Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШЕКСПИР СОНЕТЛАРЫ

 

53 Ңидән генә яратылган синең гәүдә? Иксез-чиксез күп ят төсләр сибеп тора. Тик һәр ят төс бирә фәкать берәр шәүлә, Синең йөзең мең-мең шәүлә биреп тора. Адонисны1 жәлләп куям, сынын карап, Охшатырга маташканнар, дустым, сиңа! Юнан1 2 киемен кисәң әгәр, синдә кабат Еленаның3 күркәм йөзе балкый миңа. Язгы көн дә, бәрәкәтле көзге ай да Матур итеп чагылдыра синең сының: Берсе — гүзәл төсең булса минем алда, Берсе — синең юмарт җаның, йөрәк җылың! Бөтен тышкы матурлыгың — синең сыйфат, Ләкин миңа тугрылыклы җаның кыйбат. 54 Аһ, ничаклы гүзәл була гүзәл нәрсә, Бизәкләнеп, балкып торса хаклык белән! Әгәр чәчәк тәмле, татлы хуш ис чәчсә, Кеше карый аңар зуррак шатлык белән. Корт оясы булып яткан өтек гөл дә Роза төсле хуш ис сибә, төскә чибәр. Ул да уйный, чәчәк селки җәйге көндә, Бер карауга бар да аңар «әйбәт» диләр. Ләкин ул гөл матур була бик аз вакыт, Караучысыз, ялгыз башы һәлак була. Роза дисәң, аның хәтта үлеме — бәхет, Бөтен җиргә татлы, рәхәт хуш ис тула. Сулса синең чибәр яшьлек, гүзәл гомер, Минем җырга тугры җаның, рухың керер. 1 Адонис — Финикия мифологиясендә алла. Борынгы Грециядә һәм Римдә матурлык өлгесе. 3 Юнан — Греция. 3 Елена - борынгы грек мифологиясенең героинясе, Спарта патшасы Мене- лайның хатыны. Троя шаһзадәсе Парие аны урлап китә һәм, янәсе, аның аркасында Троя сугышы башлана. 55 Патша үлсә — алтын һәйкәл, мәрмәр төрбә1 , Тик кодрәттә минем җырга кайсы тиңдәш? Заман җиле ялап узган ташлар бер дә, Синең кебек, үлмәс рухын, нурын бирмәс. Сугыш узса, мәрмәр сыннар җирдә ауный, Таш диварны ватып китә фетнә җиле. Син — бу җырда, Марс 2 кылычы турый алмый, Ут һәм ялкын җиңә алмый һич тә сине. Җиңә алмый явыз үлем, көнче дошман, Мактау белән гасырларга исемең барыр. Кыямәткәчә җитәрсең син безнең чордан, Буыннарда синең гомер гел яшь калыр. Дустым, сыйрат күпереннән үтмәс борын, Сине һаман исән саклар минем җырым. 56 Мәхәббәтем, ымсынганда әйбәт кара, Үтмәс икән, димәсеннәр, синең йөзне. Сусау да бит бер су эчкәч, тупас кала, Иртәгесен — үткен була, кылыч төсле. Син дә шулай, җаның әгәр ачлык сизсә, Бер туен да, йом күзеңне, рәхәт чигеп. Иртәгесен, гамьсезлекне рухың җиңсә, Тагын туй да, күзең ач син, сусау сизеп. Аерым вакыт — булсын әйдә моңсу океан, Кара-каршы ярда торсын гашыйк җаннар. Бер-берсенә омтылсыннар каршы яктан, Гыйшык булыр элеккедән күбрәк кайнар! Аерым вакыт —кыш булса да, язмыш хаклы, Язны көтү нинди рәхәт, нинди татлы! 57 Мин — бер колың, теләгеңне үтәр өчен һәр чакта да әзер тормый нишлим тагы? һич юк минем бүтән мәлем, үзгә эшем, Синең сүзең, фәрманыңны көткәч бары... Җөрьәт итмим үпкәләргә, — мине белми Тик ятсаң да, хөкемдарым, ничә сәгать. Аерылганда газап чикми җаным берни, Кирәк икән, чыгып китәм, — ымла фәкать! Җөрьәт итмим сорашырга синең хакта, Көнләшергә «нишли ул?*, дип, «кайда ул?*, дип. Мин бер колың, уйлыйм фәкать андый чакта «Бер мескенгә бәхет биреп кайта ул*, — дип. Гыйшык — тиле, ләкин бит ул синең теләк, Ни кылсаң да, шелтәләмәс минем йөрәк. ’ Төрбә — мавзолей. 3 Марс — борынгы Римдә сугыш алласы. 46 58 Тәңре мине колың иткән. Дустым, шуңар Синең хәлне тикшермәскә куша миңа. Мин санамыйм: сәгать арты сәгать сугар, Тик рәхәтлән, синең теләк—хуҗа миңа. Аһ, түзем бир! Ымладыңмы — читкә китәм, Сиңа тәмам ирек биреп, юкка чыгам. Сүзсез генә буем сонып, форсат көтәм, Сине бер дә шелтәләмим, мин гел чыдам. Ихтыярың! Чөнки синең сүзең кискен, Вакытыңа, язмышыңа үзең хәким! Тәнбиһ-мазар ясый алмас сиңа һичкем, Гаеп эшлә — аклаучысы үзең ләкин! Миңа — тәмуг, көтәм буш бер сәгатеңне, Шелтәләмим яхшы-яман рәхәтеңне... 59 Һәр яңа да күптән таныш, иске нәрсә, Тик ми генә «яңа бу» дип, алдый бара. Интегәбез көмән йөртеп, инде гәрчә Әллә кайчан туган була шул ук бала. Ах, әгәр мин кояш узган бөгк юлның Биш йөз еллык елъязмасын бага алсам; Бик борынгы бер китапта булып урның, Шуннан синең тәүге сының таба алсам, — Ул чакта мин күрер идем: ничек аңар Борынгылар карап торган гаҗәпләнеп. Камиллектә безме көчле, әллә алар? — Әллә зәвык тора микән кабатланып? Юк, мин беләм: борынгылар талымлаган, Әмма синнән гүзәлрәге табылмаган! 60 Комлы ярга дулкын арты дулкын бәрә, Шулай менә минут арты минут чаба. Алдагылар бетә бара, җуела бара, Арттагысы — ыргый һаман алга таба. Туган ай да, яктылыкка йөзен бизәп, «Тулам» диеп, кигән була көмеш таҗын. Тотылырга мәҗбүр була ләкин кинәт, Биргән ямен кире даулый Вакыт тагын. Вакыг кисә яшь гомернең чәчкәләрен, Чибәр йөзгә җыерчыклар сарып китә. Ашый җирнең иң-иң гүзәл нәрсәләрен, Барын-барын чалгы белән чабып китә. Тик минем җыр Вакыт белән каты торыр, Аның явыз кулларыннан сине йолыр. 61 Керфекләрем йома алмыйм, йокым кача, Бәлки, син үк телисеңдер миңа газап. Сиңа охшаш сихри шәүлә алга баса, Мине һаман алдап тора, күзгә карап. 47 Әллә шулай җибәрәмсең рухың миңа, Төнлә килеп, минем хәлне карар өчен? — Рәхәт чигеп, этлек кылсам шунда сиңа, Көнчелеккә төпле сәбәп табар өчен? Аһ, юк! Синең мәхәббәтең көчле түгел, Минем гыйшык — миңа иптәш ялгыз чакта. Тугры гыйшык йокы белми, чөнки ул гел Синең өчен, минем өчен һаман сакта. Әмма син дә уйламыйсың йоклау ягын, Миннән ерак, берәүләргә — бигрәк якын... 62 Үз-үземне артык сөям. Шушы язык Биләп алган җаным-тәнем, бөтен җирем. Һич дәва юк. Һаман саен тора азып, Йөрәгемә үтте тәмам әрсез чирем. Минем йөздән сөйкемлерәк йөз юк кебек, Миннән тугры, миннән . гадел — юк күк җирдә. Тик мин генә сөйлим төсле барын белеп, Нинди гүзәл яклар булса — барсы миндә! Ләкин менә чынын әйтә миңа көзге, — Кемдә гаеп? Көзге түгел, авыз — кыйшык. Йөзем нурсыз, чарпаланган каеры төсле, Мәсхәрәгә кала шулай минем гыйшык. Сөюем — сиңа, яшим шуңар шатлык белән, Картлыгымны бизим синең яшьлек белән. 63 Вакыт — юньсез, аның кулы ватар, изәр, Мәхәббәтем үзем төсле тәмам сулыр. Сәгать арты сәгать синең канны имәр, Маңгаеңда җыерчыклар тирән булыр... Кереп бетсә тирән төнгә яшьлек таңың, Бөтен ямең, гүзәллегең шиңеп кипсә, — Вакыт — каһәр — тутыктырса сафлык таҗың, Синең язның хәзинәсен урлап китсә, — Картлыгыңның һәлак иткеч хәнҗәренә Каршы чыгам, җимерелмәс киртә корам. Калыр сының кереп күңел дәфтәремә, Җисмең үлсә — исемең өчен сакта торам. Тезәм шуңар бер-бер артлы шигырьҮолын, Син мәңге яшь, рәхәт яшәр шәп бер урын! 64 Күрәм, беләм: вакыт очыра барын җилгә, Үткән чорның зиннәтләрен кабер көтә. Биек-биек манаралар егыла җиргә, Мәңгелекнең колы — бронза уалып бетә. Күрәм, беләм: комсыз океан ярлар ашый, Дәүләт чиген һаман кысып, ярсып тора. Яхут, судан яулап алып, тугай ясый, — Коры җир дә шуның саен артып тора. Күрәм, беләм: патшалыклар күпкә түгел, Үскән була, аннан кала көлгә дүнеп. Хәрабәләр күргән саен уйлый күңел: Вакыт җиткәч, минем дус та бетәр сүнеп. Бу уй миңа, үлем кебек, бигрәк авыр... Кайгым калыр, гыйшыгымны туфрак алыр. 65 Җиз дә, таш та, җир дә, су да көчсез икән, Ьәлакәткә каршы торсын нинди нәрсә? Ничек үлем давылыннан калсын исән Синең шушы гүзәллегең — назлы чәчкә? Аһ, ничек соң җәйнең татлы, баллы тыны Чыдый алсын Вакыт җиле искән чакта? Җимерелмәс таш кыя да — аның колы, Аның юлын чиклимени корыч капка? Кем соң Вакыт асылташын йолып калыр, Вакыт — гуҗның сандыгына кабат бирмәс? Нинди көч соң синең өчен яуга барыр, Ничек итсәң, нәфислегең мәңге шиңмәс? Юк, юк! Көтмим могъҗизалар, бар ич чарам: Саклар синең нурлы төсне кара карам! Инглиз теленнән Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.