МАРИ ӘДӘБИЯТЫ
Татар халкының якын күршесе һәм тугандашы мари халкының әдәбияты — иң яшь әдәбиятларның берсе. Бөек Октябрьга кадәр мари халкы милли культурасын үстерү юлында һәрвакытта да зур каршылыклар һәм киртәләр күреп килә. Ул үзенең уйларын һәм тойгыларын, алдагы якты киләчәккә өметләрен башлыча авыз иҗаты әсәрләрендә — әкиятләрдә, җырларда, мәкальләрдә генә белдерергә мәҗбүр була. 1905 елгы беренче рус революциясе тәэсирендә мари халкында да культурага, белемгә омтылыш көчәя, мари телендә беренче язма әдәби әсәрләр мәйданга чыга башлый. 1908 елда Казанда С. Чавайнның мари телендә беренче шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы басыла (тууына быел 70 ел тулган бу әдип мари әдәбиятына нигез салучы санала). Күп тә үтми, мари язучыларыннан Г. Микай, И. Мухин һәм В. Васильев әдәби-иҗат эшенә керешәләр. Шулай да мари әдәбияты бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына чын-чынлап чәчәк атып үсү мөмкинлегенә иреште. Революция ялкыннары эченнән М. Шкетан, И. Шабдар, А. Конаков, Н. Игнатьев, В. Мухин һәм И. Борисов кебек күренекле язучылар күтәрелде. Илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыр у чорында мари әдәбияты яңа каләм көчләренә баеды (мәсәлән, Я. Ялкайн, Н. Лекайн, С. Николаев, Олык Ипай, Пыван Кырля, И. Осмин, Н. Ильяков кебек язучылар һәм шагыйрьләрне күрсәтергә мөмкин). Бөек Ватан сугышы алдыннан мари әдәбиятына М. Казаков, В. Чалай, С. Вишневский, Л. Бик, Л1. Майн, Мичурин-Азмакейлар килде. Мари әдәбияты нык һәм ышанычлы адымнар белән, үзенчәлекле матурлык белән үсә. Хәзер аның поэзия, проза һәм драматургия ок^анр ларының һәркайсын- да чыныккан һәм һичбер ташламасыз тәнкыйтьне күтәрә ала торган әдипләре бар инде. С. Чавайнның «Умарталык», «Акпатыр», «Марий рота» һ. б. пьесалары бүген мари сәхнәсеннән төшмичә уйналалар. М. Шабдарның лирикасын халык кулыннан төшерми. Беренче тавышлы совет кинофильмы «Тормышка путевка»да Мостафа ролен башкарган талантлы актер Иыван Кырля шигырьләре мари әдәбияты хәзинәсендә мактаулы урын билиләр. Аларга А. М. Горький белән шәхсән таныш булган Я. Ялкайнны, мари халык язучылары хикәяче Н. Лекайн белән драматург С. Николаевны, 1951 елда Сталин премиясе белән бүләкләнгән шагыйрь Миклай Казаковны, беренче мари балеты «Шымавый»ның либреттосы авторы драматург А. Волковны, беренче мари операсы «Акпатыр»ның либреттосын язган Г. Матюковский, И. Осмин һәм М. Якимовны, талантлы шагыйрьләрдән С. Вишневский, М. Майн, В. Чалайны, соңгы елларда гынй әдәбиятка килгән В. Юксерн, Б. Данилов, И. Васильев, В. Бояринова һ. б. ларны өстәргә була. Соңгы берничә ел эчендә мари әдәбиятының тәнкыйтьче кадрларының җитди эшли башлаганнарын да әйтеп үтәргә кирәк. Әдәби-тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы чыгарган Ә. Асылбаев, мари прозаиклары турындагы тикшеренү китабын язган С. Эман, «Шабдарның тормыш һәм иҗат юлы» исемле монографиянең авторы С. Черных бу юлда мактаулы хезмәтләр башкардылар. Мари язучылары хәзер зур һәм мактаулы эш өстендә — мари һәм рус телләрендә «Мари прозасы антологиясе» һәм «Мари поэзиясе антологиясе»н чыгару өстендә эшлиләр. К. ВАСИН. 53 С. ЧАВАЙН ДӘҮ ИМӘН Иркен басу уртасында Дәү бер имән үсә иде, Күләгәсе, күләгәсе Ярты кырга төшә иде... «Борын заман бу тирәдә Алып бабай нәселе торган. Алар өчен куаклыклар Билдән-тездән генә булган. Гайрәтлерәк бер егете Имән аша атлый алган, Чикмән чабулары гына Ботакка эләгеп калган...о Без бәләкәй чакта картлар Сөйли иде шушы хакта. Ә имәнне яшен сукты, Үсми инде безнең якта... Хәзер баһадир халыкны Искә алучылар сирәк, Тик мин хәтерлим имәнне Бик ярсыган чакта йөрәк. Хәтерлим зур кешеләрне — Күңелемә кереп калган. Дәү имәнне атлап чыккан Егетне һич оныталмам! Шәүкәт Галиев тәрҗемәсе. МИКЛАЙ КАЗАКОВ АЛТЫН АЛМА «Алтын алма» дигән бер әкият бар; Халык аны үзе чыгарган: Кешеләрне анда Таң иленә Илтә алма туры юллардан. Алтын алма, әйе, гүзәл алма! Булмаган ул ләкин чынлыкта. Таң илләрен уйлап хезмәт халкы Яшәп килгән һаман коллыкта... Йөрим бүген Идел буенда мин, Тибрәндерәм шатлык дулкынын, Күрәм бүген Идел буенда мин Курчакларын ефәк кортының. Кеше өчен, күрче, бәхет булып, Азмы ефәк монда чорналган! Бу якларда бәхет турында бит Җырда гына элек җырланган. Таң иле ул менә кайда икән, Белдем инде хәзер, аңладым, Үз күзләрем белән күрәм җирдә Нурлануын алтын алманың! ГЕННАДИЙ МАТЮКОВСКИЙ КАРАМА ТИәһабәт, зәңгәр кыяда, Беләм мин, күрәм һаман: Карама үсеп утыра, Үрелеп күккә табан. Шикләнәм, күңел сагая; Көчле җил бәрсә килеп, Карама хәзер биектән Упкынга очар кебек. Ләкин ул һаман бирешми, Шаулый һәм үсә һаман. Ярата туган кыясын, Мәңге аерылмас аннан! Зыя Мансур тәрҗемәләре.