Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ПРОЗАСЫ ТУРЫНДА

Татар әдәбиятының берничә гасырга сузылган шактый бай тарихы, әдәби-иҗат традициясе бар. Татар совет әдәбияты үткәндәге прогрессив традицияләр җирлегендә һәм елдаи-елга яңа сыйфатлар өстәп үсә бара. Бу катларлы үсеш тарихында һәр жанрның үзенчәлекле урыны, иҗтимагый тормыш, иҗтимагый фикер үсеше белән бәйләнгән үзенчәлекле роле бар. Поэзия жанры белән чагыштырганда, татар әдәбияты тарихында проза белән драматургия әле шактый яшь жанрлар дип әйтергә мөмкин. Безнең чын реалистик прозаның үткәндәге гомере, Каюм Насыйридан башлап санасак, күп дигәндә 80—90 еллардан артмый. Билгеле, чагыштырмача ул да аз түгел. Татар реалистик прозасының демократик традициясе бигрәк тә беренче рус революциясе чорында Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. иҗатларында формалашты. Безнең проза Октябрь революциясеннән соң яңа баскычка күтәрелде, социалистик реализм юлында чәчәк атты һәм, шул юлда яңа уңышларга ирешеп, ышанычлы адымнар белән алга баруында дәвам итә. 40 ел эчендә татар совет прозасы, башка жанрлар кебек үк, зур иҗади эш тәҗрибәләре туплады. Татар әдәбиятында проза жанры сугыштан соңгы елларда аеруча зур уңышларга иреште. Сугыштан соң татар язучылары 15 тән артык роман, 25 ләп повесть һәм бик күп хикәя, очерклар бирделәр. Алардан, мәсәлән, Г. Бәшировның «Намусын, К. Нәҗминең «Язгы җилләр»’ ен, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газину р»7һәм «Сүнмәс утлар» романнарын, М. Әмирнең «Ялантау кешеләре», Ә. Фәйзинең «Тукай» романын, И. Газиның «Гади кешеләр»ен, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романын һәм «Авыл өстендә йолдызлар» повестен, Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз чәчәге» повестьларын, А. Расихның «Дустздм Мансур» романын, Гариф Гобәй повестьларын һ. б. ларны күрсәтергә мөмкин. Соңгы елларда талантлы яңа прозаиклар килделәр. Гариф Ахунов «Яшьлек яме» повестен, Нурихан Фәттах «Сезнеңчә ничек?» романын язды. Л. Ихсанова, Р. Төхфәтуллин, С. Сабиров, Р. Шәй- хетдииов, Э. Касыймов, М. Шарифуллин, Б. Камалов, Ф. Мостафин һ. б. ларның повесть һәм хикәяләре чыкты. Әдәбиятыбызның уңышлары турында сөйләгәндә, аларны берничә ел белән генә чикләү бик читен. Татарстан язучыларының Өченче съездыннан соң үткән дүрт ел проза өчен әллә ни зур аралык булмаса да, билгеле күләмдә яңа иҗат күтәрелешен, яңа җанлануны ачык күрергә мөмкин. Соңгы дүрт ел эчендә безнең прозаиклардан аеруча Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни һәм Әмирхан Еникинең актив һәм уңышлы эшләүләрен әйтергә кирәк. Г. Әпсәләмовның әле яңа гына басылып чыккан «Сүнмәс утлар» .романы, И. Газиның МәсТ 101 кәүдә декада вакытында югары бәя алган һәм бик әһәмиятле иҗади бәхәс тудырган «Гади кешеләр» романы, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романы белән «Авыл өстендә йолдызлар» повесте һәм Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» повесте әдәбиятыбызны яңа образлар белән баеттылар, алар бу язучыларның үзенчәлекле талантлары, осталыклары һаман үсә һәм ныгый баруын күрсәттеләр. Безнең прозаиклар, табигый, татар халкының Октябрьгә кадәрге тормышы, тарихы белән дә кызыксыналар. «Язгы җилләр», «Тукай», «Онытылмас еллар» һәм К. Тинчу- ринның элегрәк елларда язылып та, соңгы вакытта гына басылып чыккан «Утыз өч көн» исемле повесте тарихи-революцион темаларга багышланганнар. Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романын соңгы вакытта бу өлкәдәге иң уңышлы әсәрләрдән исәпләргә кирәк. Бу әсәр танылган каләм остал арыбыздан Ф. Хөсни иҗатының үзенчәлеген һәм көчен тагын да тулырак гәүдәләндерде. «Җәяүле кеше сукмагы» теле ягыннан булсын, образларның характерлары, рухи тормышлары белән булсын, татар әдәбиятының чын мәгънәсендә халыкчан милли романы дип аталырга хаклы. Хәзерге татар прозасында зур эңйк әсәрлбр" ЯЗУ тенденциясе көчәя бара. Күп кырлы вакыйгаларга бай бөек коммунистик төзелеш практикасы, хезмәт пафосы белән сугарылган безнең тормыш үзе үк зур полотнолы әсәрләр иҗат итүне, бөек чорыбызның көрәшен һәм хезмәтен чагылдырган әсәрләр булдыруны сорый. Безнең язучылар әнә шул заман таләбен үтәү өстендә илһамланып эшлиләр. Бүгенге татар прозасының үзәгендә татар халкының революцион көрәше, Октябрь революциясе тудырган бөек җиңүләре, халкыбызның бүгенге хезмәт батырлыгы темалары тора. Коммунизм төзелеше кешесенең ге- роик образын, заман герое образын әдәбиятта чагылдыру бурычы язучыларны иҗади кыюлыкка, иҗади эзләнүләргә һәм әдәби осталыкны күтәрү өстендә эшләргә өнди. А. Расих, М. Шәйми һәм Н. Дәү- ли дә бик әһәмиятле темаларны яктырткан зур гына әсәрләр бирделәр. Аерым кимчелекләренә карамастан, «Дустым Мансур» романы, «Сынау» һәм «Яшәү белән үлем арасында» повестьлары соңгы еллардагы прозабызның җанлы хәрәкәтен, иҗади эзләнү процессын характерлыйлар. Алар шулай ук безнең кайбер йомшак якларыбызны да, әдәби осталыкны күтәрү өстендә әле җитәрлек эшләмәвебезне дә күрсәтәләр. Беренче бишьеллык чорындагы яңа төзелештә хезмәт пафосы белән сугарылган яңа кеше тууын күрсәтүгә багышланган «Дустым Мансур» романы — А. Расих иҗаты өчен яңалык, әлбәттә. Романда билгеле күләмдә истә калырлык итеп сурәтләнгән Мансур, Хисам абзый кебек җанлы кешеләр образлары да бар. Ләкин аның күп кенә образлары әле билгеләнеп кенә калганнар. Романның төп кимчелеге — минемчә, авторның детектив моментлар белән артык мавыгуында. Тарихи чынлык ягыннан булсын, сәнгать чынлыгы ягыннан булсын һич тә ышанып булмый торган «шаккатыргыч» маҗаралар әсәрнең реалистик көчен йомшарталар, әсәрнең төп фикерен сүрелдерәләр, томалыйлар. Шагыйрь Н. Дәүлннең «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәре безнең прозага яңа тема өстәде. Фашистлар тоткынлыгындагы әсирләр тормышын татар прозасында беренче тапкыр киң күләмдәрәк яктырткан әсәр бу. Аны автор нигәдер повесть дип атаган. Безнеңчә, ул истәлекләргә, мемуар жанрына якынрак тора. Ул яхшы ук эчтәлекле, кызыклы һәм чын күңелдән дулкынлану белән язылган. Әгәр дә язучы совет солдатларының фашистлар тылында батырларча көрәш алып бару фактларын киңрәк күрсәтүгә игътибар иткән булса, әсәр тагын да отышлырак чыккан булыр иде. Бу хәлендә әле күрсәтелгән кешеләрнең ничек тә булса үзләрен саклап калу турында борчылу мотивлары әсәрдә урыны- урыны белән өстенлек ала һәм совет 102 патриотизмы идеясенең иҗтимагый - политик эчтәлеге бер кадәр тарая төшә. М. Шәйминең «Сынау» повестен кайбер иптәшләр конфликтсызлык «теория»сенә ачык бер мисал итеп карыйлар. Безнеңчә, аңарда бу «теория»нең йогынтысын эзләү урынсыз. Асылда Шәйми повестеның йомшаклыгы әдәби осталыкның җитәрлек булмавына кайтып кала. Язучы эпик әсәрнең сурәтләү, хикәяләү осталыгын, кешенең психологик нечкәлекләрен художникларча күреп һәм аңлап тасвирлау осталыгын үзләштереп бетермәгән. Автор материалны яхшы өйрәнгән, кирәкле теманы тота да белә. Ләкин сәнгать әсәре өчен ул гына җитми. Әсәрнең идеясе, язучының үткәрергә теләгән фикере конкрет художестволы образлар системасы, характер һәм типлар үсеше аркылы бирелергә тиеш. «Сынау» повестенда исә истә калырлык характер, типлар юк диярлек. Конфликтның йомшаклыгы да характерларның һәм сюжетның эшләнеп бетмәвеннән килеп чыккан. М. Шәйми бу повестен дөньяга чыгарырга ашыкмыйча, тагын да ныграк эшләү турында уйланган булса, һичшиксез, яхшырак нәтиҗәгә ирешкән булыр иде. Җитлекмәгән әсәрне ашыгып бастыру — ул әдәбият җирлегенә кысыр орлык ташлау белән бер бит. Киң колачлы, зур эпик әсәр — роман һәм повестьлар иҗат итүгә омтылу — күркәм күренеш. Ләкин хикәя жанрын да онытырга ярамый. Соңгы вакытларда хикәя жанрына ниндидер сәбәпләр аркасында хөрмәт һәм игътибар кимүе сизелә. Газета һәм журнал битләрендә дә кыска хикәяләр бик сирәк күренә. Дөрес, А. Шамов, Г. Әпсәләмов, Г. Минский, Ә. Еники, Г. Галиевнең хикәяләре чыкты. Кайбер яшь язучылар да хикәя жанры белән кызыксыналар. Ләкин алар гына таләпчән укучыл арыбызны һич тә канәгатьләндерә алмый. Күп кенә хикәяләребез сәнгатьчә эшләнү ягыннан нык аксыйлар, төссез булып чыгалар. Шулай ук балалар өчен язылган прозаик әсәрләрнең бик чикле булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу өлкәдә эшләүче язучылар сан ягыннан да безне канәгатьләндерә алмый әле. Хәзерге прозаның тематик диапазоны киңәя бара. Совет кешеләренең иҗади хезмәте һәм көнкүреше, аларның уйтойгылары, шатлык һәм кайгылары, матур хыяллары, коммунистик киләчәккә юнәлгән романтик омтылышлары — әдәбиятыбызның, шул җөмләдән прозабызның төп темалары булып торалар. И. Гази, Г. Әпсәләмов, А. Шамов, Ә. Еники, Р. Төхфәтуллин һәм бик күп прозаикларның соңгы әсәрләре нигездә бүгенге тормыш тематикасына багышланганнар. Аеруча И. Гази, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, А. Шамов, Р. Төхфәтуллин иптәшләрнең бүгенге заман сулышы белән яшәүләрен һәм әсәрләре белән укучыларга актив йогынты ясарга омтылуларын әйтеп үтәргә кирәк. Теманың актуальлеге, заман герое, заман тойгысы мәсьәләләре, әлбәттә, һәрбер язучыны кызыксындыра. Бу турыда съезд алдыннан матбугат битләрендә кечкенә генә бәхәс тә чагылып үтте. Г. Әпсәләмов «Совет Татарстаны»нда бастырган бер мәкаләсендә безнең язучылар арасында зарарлы «дистанция тео- риясе»нең тискәре йогынтысы турында язган иде. Моңа каршы Г. Минский мәкаләсе чыкты. Ул тема актуальлегенең, замандаш теманың чиген тар билгеләргә ярамавын әйтеп, Әпсәләмовны моны бүгенге тормыш рамкасы эчендә генә карауда тәнкыйтьләде. Безнеңчә, бу җитди мәсьәләне ваклау дөрес булмас иде. Хикмәт чикләрне билгеләүдә түгел. Замандаш герой проблемасы, актуальлек, әлбәттә, беренче чиратта, бүгенге тормыш таләпләре, илебез каршында торган бүгенге бурычлар яктылыгында каралырга һәм совет халкының бүгенге эше, тормышы һәм көрәше чагылышында каралырга тиеш. Тарихи теманың яки моннан 15—20 ел элек булган тарихи вакыйгаларның теге я бу әсәрдә тасвирлануы, аның бүгенге көн белән аваздаш булуы турында сүз бармый 103 бит. һичшиксез, тарихи теманың да үз урыны һәм әһәмияте бар, тарихи темалар өстендә эшләүче язучыларыбыз да бүгенге төзелештә актив катнаша алалар һәм катнашалар да. Без биредә беренче чиратта совет халкының бүгенге тормышы, хезмәт героикасы темаларына төп игътибарны юнәлтергә кирәклеген әйтәбез. Г. Әпсәләмов «дистанция теориясе»нең зарарлы булуын бик дөрес әйтә һәм язучыларны иҗат активлыгына, бүгенгене җырларга, җанлы тормыш процессыннан артта калмыйча зур тарихи үзгәрешләрне, бүгенге геройларны әдәбият үзәгендә чагылдырырга өнди, һәм ул бик хаклы. Совет язучысы — ул күзәтүче түгел, ул актив көрәшче, алгы сафта баручы. Язучының дөньяга карашы киң, төпле булган хәлдә һәм шул нигездә осталыгы һаман камилләшә барган хәлдә генә ул тормышның эченә тагын да тирәнрәк керә ала. Дөрес, иҗат психологиясе, иҗат практикасы һәр язучыда үзенчәлекле, һәркемнең үз колачы, көче бар. А. Фадеев бу уңай белән бик хаклы рәвештә болан ди: «Чынбарлыкка никадәр якынрак булса, тормыш материалы никадәр азрак тупланып өйрәнелә алынган булса, аны сәнгатьчә гомумиләштерү һәм сурәтләү шулкадәр авыррак ул. Ләкин үткәннең зур язучыларының заманы өчен алдынгы булган дөньяга карашлары аларга заман белән бер адымнан атлап барырга ярдәм иткән. Димәк, совет җәмгыяте язучылары өчен бу аеруча хас булырга тиеш» I Чынлап та, моны раслый торган фактлар әдәбият тарихында тулып ята. М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»е, А. Фадеевның «Яшь гвар- дия»се, А. Корнейчук пьесалары, А. Твардовскийиың «Василий Теркин» һ. б. бик күп әсәрләрне атарга мөмкин. Ә татар әдәбиятында Г. Ибраһимовның «Яна кешеләр»е, «Тирән тамырлар»ы шулай ук үз заманында язылмаганнармыни? Яки Г. Бәшировның «Намус»ы, М. Әмпр1 А. Фадеев, «Заметки о литературе», «Литературная газета», 29 сентябрь, 1955 ел. нең иң уңышлы пьесасы «Миңлекамал»ыи, И. Газиның «Гади кеше- ләр»ен һ. б. искә төшерегез. Татарстан хәзер илебезнең зур промышленность үзәкләреннән берсе. Соңгы елларда аеруча үсеп киткән нефть промышленносте республикабызның йөзен бик нык үзгәртеп җибәрде. Үкенечкә каршы, нефтьчеләрнең тормышы һәм эше татар әдәбиятында һаман киң чагылдырылмый әле. Дөрес, бу юлда беренче адымнар ясалды инде: Татарстан нефтьчеләре турында И. Газиның «Гади кешеләр» романы, А. Шамов, Ш. Маннур очерклары чыкты. Ләкин алар зур теманы чагылдыру юлындагы башлангыч кына әле. Колхоз авылы тормышын, аның үсешен сурәтләгән әсәрләр бездә аз түгел. Алар эчендә күләм ягыннан зурысы, кечесе бар, уңышлысы һәм уңышсызы бар. Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» һәм Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» повестьлары һәм Р. Төхфәтуллинның хикәяләре бу темага багышланган иң уңышлы әсәрләр дпп танылды. Әмма бүгенге колхоз авылында барган яңа күтәрелеш, яңа үзгәрешләрне яктырткан зур әсәрләрне — роман һәм повестьларны әле без күрсәтә алмыйбыз, бу — алдагы пң әһәмиятле бурычларның берсе, булып тора. Совет әдәбияты социалистик идеал өчен, яңаның җиңүе өчен көрәшә, искелек калдыкларын рәхимсез фаш итә килә. Тормыштагы кимчелекләрне тәнкыйтьләгәндә совет язучысы партиялелек принцибыннан чыгып, коммунистик идеал ноктасыннан карап иҗат итә. Безнең пң яхшы әсәрләребез әнә шул сыйфатлары белән аерылалар да. һичшиксез, теманың актуальлеге генә әсәрнең уңышын күрсәтми әле. Ул художество осталыгыннан аерым торган бер сыйфат түгел. Кимчелекләрне тәнкыйтьләүдә, чит идеология күренешләренә каршы көрәштә сатира белән юмор жанрының әһәмияте аеруча зур. Татар әдәбиятында бу жанр буенча шактый бай традиция бар. Ләкин соңгы елларда безнең проза сатира һәм юмор буенча зур әсәр өсти алмады. Биредә бары тик М. Әмирнең үткен тел 104 белән язылган хматур хикәяләре туплянган «Хысыр. хәсрәт» җыенхцгын, Г. Минскии, Еникинең берничә хикәясен һәм «Чаян»да басылган кайбер хикәяләрне күрсәтү белән чикләнергә туры килә. Ә. Еникинең ^Хи- кәядә Тамара Сергеевнаның ялгызлык газабының сәбәпләре, эчке мотивлары дөрес аңлатылмый, автор логикага каршы килгән мотивлар куя. Автор бу ханымның бәхет- сезлеген бигрәк тә ир заты күрүгә мохтаҗлыгыннан дип исәпли. Язучы болай ди: «Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә, кабынып китәргә... Сез аңлагыз күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Я, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?» Хикәядә тасвирланган Бөреле совхозы — серле утрау тү лы сузарлык кеше юк икән? Ә ул ( тормыш”’тәҗ7 рибәсе баи, лёнипгра’д сугышларын ленинградлыларга, эвакуацияләнеп килгәннәргә туганнарча ярдәм кулы суздылар. Аерым алганда, бу М. Әмирнең «Ялантау кешеләре»ыдә көчле күрсәтелгән иде. Асылда бит Тамара Сергеевнаның шәхси трагедиясе — бөтен семьясын югалтуда, ә моны автор гади бер. нәрсә төсендә генә итеп әйтеп үтәл Ә инде «ялгызлык» мотивы пәм «иргә сусау» һәм үзенә «тормыш иптәшен эзләү» мотивына корылган Тамара Сергеевна ялгышлыгы, бер яшь җилкуар Котовтан алдануы — минемчә, уйдырма, ясалма. '«Ялгызлык» хикәясезлекме* зоо- • техник, хәзер инде совхоз директоры исеменнән сөйләнелә. Хикәядә сөйләнгән нәрсәләрнең иясе совхоз директоры булуы бик шикле, аның карашы, фактларны бәяләве, Тамара Сергеевнаның ялгышына мөнәсәбәте юк. Асылда директорга автор үз холкын, үз карашын таккан. Рухи кимчелекле, үз хисләрендә буталып, аптырашта калган, гел үзе генә эчтән газапланучы типлар Ә. Еники әсәрләрендә очраклы күренеш түгел. Алар аның элекке әсәрләрендә дә бар. 1956 елда язылган «Кем җырлады?» хикәясендәге яра- лы солдат обра'зы да шундыйларга керә. Үлем алдыннан саташучы солдатның уй-тойгылары тасвирланган өлешен укыганда ниндидер әллә кайчан язылган хикәяләр стиле, кеше үзенең намусын тик хыялында, саташуында гына таба алуы мөмкин дигән идеалистик хикәяләр искә төшә. Ә. Еники әсәрләрендә милли колорит, үзенчәлек ачык сизелеп тора, диләр. Әйе, аның күп кенә әсәрләре өчен ул характерлы һәм ул аның уңай якларының берсе. Ә менә «Ялгызлык», «Кем җырлады?» кебек хикәяләрендә киресенчә. Аның Тамара Сергеевиасы һәм Котовы — ии рус түгел, ни татар түгел. гел бит. Ничек инде анда Тамара - Сергеевнаны аңларлык, ярдәм ку күргән, коточкыч авыр көннәрдә шунда ата-аиасы, ире, ике баласы үлгән. Бөтен совет халкы бит 107 Милли форма, «милли рух» мәсьәләсе^ һәр язучыны кызыксындыра, һәм бу өлкәдә фикер алышырлык күп кенә бәхәсле нәрсәләр бар. Теоретик яктан аның тиешенчә өйрәнелеп бетмәве, конкрет милли әдәбият үзенчәлекләре аз өйрәнелүе иҗат эшенә дә тискәре йогынты , ясавы ихтимал. Билгеле, һәр язучы үзенең әсәрен конкрет милли фор- - ма рамкасы эчендә иҗат итә, яңаны эзли һәм яңаны өстәргә, моңарчы күренмәгән якларын ачарга тырыша. Билгеле булганча, марксизм эстетикасы форманы эчтәлек билгели дип өйрәтә. Менә шушы ап-ачык хакыйкатькә ка р а м аста н, эчтәлек тә, форма да милли буТта дип ТГслиЦу чиләр иар.""ЬезнеңчәГбу дөрес түгел. Эчтәлек милли рамка белән генә чикләнми. Әгәр дә без әдәби әсәрнең эчтәлегенә тормыш материалы, темасы итеп кенә карамыйбыз икән, эчтәлеккә әсәрнең идеясе, язучының идея-эстетик карашлары да керә дип саныйбыз икән, ул вакытта, әлбәттә, эчтәлекне милли категориягә кертү һич дөрес түгел. Әдәбиятта милли форма, милли үзенчәлек мәсьәләсе — зур, җитди мәсьәлә. Аны бер өстәмә докладта гына тулы яктырту яки хәл итү мөмкин түгел. Мин биредә бары тик игътибарны бу мәсьәләгә юнәлтеп, аның күптән өлгергәнлеген һәм фикер алышырга күптән инде вакыт җиткәнлеген әйтергә телим. Милли форма—ул бары тик тел, сурәтләү чараларыннан гыйбарәт дип аңлату бик тар, берьяклы булыр иде. Ул — киң мәгънәсендә конкрет эчтәлекле һәм тарихи төшенчә. Теге я бү халыкның милли үзенчәлеге социалистик тормыш тудырган гомуми сыйфатларга, совет халыклары өчен уртак булган яңа сыйфатларга, интернационализм идеясенә һич тә каршы килми. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә социалистик тормыш төзегән совет халыкларының көрәшендә, эшендә, көнкүрешендә туган уртак күренешләр, яңа этикмораль үзгәрешләр, әлбәттә, безнең әсәрләрдә дөрес чагылырга тиешләр. Әгәр дә язучы гел милли аерымлыклар эзләү белән мавыкса, уртаклык, дуслык идеяләреннән читләшсә, ул, һичшиксез, милли чикләнүчелеккә илтәчәк, шулай ук һәм тормыш дөреслеге һәм художество чынлыгы принцибын да җимерәчәк. «Гади кешеләр» белән «Җәяүле кеше сукмагы» романнарын чагыштырып карагыз. Беренчесе хәзерге тормышны, Татарстан нефтьчеләре тормышын һәм кешеләрен тасвирлауга багышланган, икенчесе татар халкының Октябрьгә кадәрге тормышын, авылдагы төрле сыйнфый катлау кешеләрен гәүдәләндерә. Боларда ике тарихи чор чагыла. Бер-берсенә охшамаган бу ике романда язучыларының үзенчәлекләре, форма төрлелеге белән бергә, аларда социалистик реализм эстетикасына нигезләнгән уртак моментлар да бар: тормышка аңлы рәвештә социалистик идеал ноктасыннан карау, чынбарлыкны революцион үсешендә һәм тарихиконкрет җирлектә дөрес яктырту. Билгеле, һәр образ үзенә генә хас индивидуаль сыйфатларында, теге я бу милләт кешесе буларак конкрет, җанлы булырга тиеш. Сәнгатьнең милли үзенчәлекле, тормышчан образлары гомуми кешелекнең иҗади хәзинәсенә дә керә алуын без яхшы аңлыйбыз. Бу — бик ачык нәрсә кебек. Шуңа карамастан, безнең кайбер әсәрләрдә милли конкретлыгы булмаган, димәк, индивидуаль характеры да бөтен катлаулылыгы белән ачылмаган образлар очрый. Мәсәлән, бер үк авторның, Габдрахман Миискийның «Гарифулла абзый» белән «/Мәхәббәт» хикәяләрен чагыштырып карагыз. «Гарифулла абзый»да милли колорит, җайлы милли тип бар, ләкин нигездә яхшы эчтәлекле «Мәхәббәттә исә бүгенге безнең әйбәт кешеләребез турында гомуми сөйләү, образларда индивидуаль үзенчәлеккә җитәрлек әһәмият бирмәү сизелә. «Мәхәббәт» хикәясендәге Фәрит белән Светлана кебек балаларда һәм Фатыйма белән Добренцов кебек ата-аналарда, бәлки, чынлап та «милли» үзенчәлек күптән беткәндер? Безнең кешеләр өчен хәзер уртак сыйфатлар гына характерлы, милли үзенчәлеккә җирлек юк дип карау бардыр, бәлки? Әгәр дә алай уйласа, автор һичшиксез ялгыша. Асылда мондый хикәяләребездәге кимчелек әдәби осталык, халыкчанлык сыйфаты җитеп бетмәүдән килеп чыга. Ф. Хөснинең образларын алыгыз: Айдар, Тәзкирә, Сәфәргали, Зәйтүнә һ. б.— барысы да, уңай геройлары да, тискәре геройлары да, конкрет милли үзенчәлекләре, конкрет сыйнфый җирлекләре белән тасвирланалар. Бигрәк тә Сәфәргали образының зур осталык белән иҗат ителгәнен әйтергә кирәк. «'Милли рух» кертер өчен кайчак- та безнең прозаиклар үзләренең әсәрләренә органик рәвештә бәйләнмәсә дә, халык җырларын өстиләр яки геройларыннан Тукай, Такташ шигырьләрен укыталар. Бу алым гаҗәп бер стандартка әйләнеп бара, күп әсәрләрдә кабатлану аркасында схемага әйләнеп, төссезлеккә илтә башлады. Шулай ук им-томчы, динче карткоры образларының бер төрле кабатлануларын да әйтергә кирәк. Хәтта аерым очракларда бу картларның дини хисләре үзенчәлекле бер «милли» сыйфат рәвешендә артык объектив тонда бирелә. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, гомумән хәзер нигәдер безнең язучылар дингә каршы, төрле хорафатчылыкка ышануга каршы көрәш темасына тиешле әһәмият бирми башладылар. Бу темага багышланган хикәяләрдән мин Г. Минский- ның «Фал иясе» исемле юмористик хикәясен күрсәтер идем. Әнә шундыйларны күбәйтергә кирәк иде безгә. Партиянең ленинчыл политикасы тормышка ашырылу нигезендә, совет тормышы шартларында, 40 ел эчендә татар халкы да нык үзгәрде. Ул инде хәзер Тукай заманындагы төсле түгел. Татар халкыннан атаклы геройлар, хезмәт батырлары, галимнәр, күренекле талантлы кешеләр чыкты һәм Бөтенсоюз күләмендә танылды. Социалистик татар милләтендә булган тарихи үзгәрешләрне чагылдырган, бөтен бер тарихи чорны эченә алган киң колачлы ромаиэпопея тудыру турында да җитди уйланырга вакыт. Әйткәнебезчә, безнең прозада үрнәк алырлык җанлы әдәби образлар, халык теленә кергән геройлар бар. Уңай геройлар иҗат итүдә яхшы ук уңышларыбыз булуга карамастан, без чорыбыз өчен характерлы, совет кешеләренең бөек эшләрен һәм рухи байлыкларын ти- рәнтеи ачып биргән зур масштаблы, киң колачлы герой образын тудырдык инде дип мактана алмыйбыз әле. А. М. Горький әйткәнчә, хәзер-, ге заманның иң көчле драматик герое — ул дөньяны танып белүче аңлы кеше, яңа кешелекнең кыю йөрәкле, көчле характерлы зур кешесе... Укучылар массасы әнә шундый геройны әдәбиятта күрергә тели; Бөек Ватан сугышы кырларында җиңеп чыккан, атом энергиясен үзенә буйсындырган, Җир иярченнәрен җибәреп дөньяны таңга калдырган, яткын җирләрне яулап алган геройны күрергә һәм аның көчен аңларга тели. Партия язучыларны үзләренең әдәби осталыкларын күтәрү өстендә эшләргә һәрвакыт өндәп килә. Иптәш Хрущев XX съездда ясаган докладында әдәбият һәм сәнгать эшчеләренең бурычларын билгеләп, болай дип әйткән иде: «Безнең илебез сәнгате һәм әдәбияты эчтәлегенең байлыгы ягыннан гына түгел, бәлки художество көче һәм осталыгы ягыннан да дөньяда, беренче урынга чыга ала һәм чыгарга тиеш». Татар язучылары, шул җөмләдән прозаиклары да, бу зур бурычны үтәү юлында ышаныч һәм дәрт белән эшлиләр, үзләренең яңа әсәрләре белән гомуми иҗат казанышларына лаеклы өлешләрен кертәләр. Татар совет прозаиклары якын киләчәктә совет әдәбияты классикасы хәзинәсенә керерлек яңа киң полотнолар тудырырлар дип ышанабыз.