Хроника
КАЗАНДА ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА МОНУМЕНТАЛЬ ЬӘЙКӘЛ АЧЫЛДЫ 9 августта, көндезге сәгать 3 тә, Казанның Островский һәм Татарстан урамнары чатындагы бакчада, партия, совет, профсоюз оешмалары, предприятияләр, уку йортлары вәкилләре, язучылар, композиторлар, художниклар һәм журналистлар катнашында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга монументаль һәйкәл ачылды. һәйкәлне ачу тантанасын Татарстан АССР Министрлар Советы председателе иптәш С. М. Ш ә р ә ф и е в башлап җн- бәрде. Ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелуның республикабыз хезмәт ияләре өчен зур вакыйга булуы турында, шагыйрь иҗатының халыкчанлыгы, сугышчан хисләр һәм интернационализм рухы белән сугарылган булуы турында сөйләде. Аннары иптәш С. М. Шәрәфиев, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты, Татарстан АССР Министрлар Советы, КПССның Казан шәһәр комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы башкарма комитеты тапшыруы буенча, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга салынган һәйкәлне ачты. «Габдулла Тукай». Мәһабәт һәйкәлнең постаментына әнә шулай дип уеп язылган. Шагыйрь үзенең моңлы, уйчан, батыр карашын еракка төбәп басып тора. Ерак һәм караңгы еллар аркылы ул безнең заманны, үзенең теләкләре, халык омтылышлары тормышка ашкан бәхетле заманны күрә кебек. Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе иптәш Афзал Шамов Тукайның халык бәхете өчен туктаусыз көрәше, яшен ташларыдай дәһшәтле шигырьләре, шагыйрьнең туган җиргә, Казанга булган мәхәббәте турында дулкынланып сөйләде һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзинең һәйкәлгә венок итеп язган шигырен укыды. Митингта речьләр белән Казан «Спартак» комбинаты эшчесе Н. П. Д е р га ч е- в а, шагыйрь Ш. Маннур, Казан шәһәр Советы башкарма комитеты председателе П. Д. Т у н а к о в, Казан дәүләт университеты ректоры М. Т. Н у ж и н иптәшләр чыкты. Митингта КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш К. Ф. Фасеев чыгыш ясады. һәйкәл скульптор Лев Кребель һәм Лев Присаревский катнашында РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык художнигы Садри Ахун тарафыннан эшләнгән. Постамент Белоруссиядән китерелгән ташлардан архитектор Леонид Павлов проекты буенча ясалган, һәйкәлне төзүдә бу эштә осталыклары белән танылган Мәскәүнең скульптура әйберләре ясау комбинаты мастерлары В. Д. Сюравчик, П. Е. Домомлючников, В. М. Щеголев, В. В. Константинов, Г. Р. Харитонов эшләгән. һәйкәлне җыю һәм кору бригадасына ташны художестволы эшләү мастеры иптәш В. Сюравчик җитәкчелек иткән. һәйкәлнең бөтен биеклеге 9, ә шагыйрьнең фигурасы 4 метр. АЗИЯ ЬӘМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ АЛДЫННАН Шушы елның октябренда Ташкент шәһәрендә булачак Азия һәм Африка илләре язучыларының конференциясе уңае белән Татарстан китап нәшрияты «Гарәп хикәяләре»^ «Мисыр новеллалары»н, «Вьетнам хикәяләре»н татар телендә бастырып чыгара. 4 июльдә Ташкентта Совет Хәзерлек комитеты утырышы уздырылды. Бу утырышта комитет членнарыннан таҗик язучысы Мирза Турсун-задә, төрекмән язучысы Кара Сәйтлиев, татар язучысы Гомәр Бәширов һ. б. лар үз республикаларында конференциягә хәзерлек турында, тугандаш 4 республика һәм Көнчыгыш илләре язучыларының әсәрләрен^ бастыру елдан-ел арта баруы турында сөйләделәр. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Тәнкыйтьчеләр секциясенең 11 июньдә үткәрелгән чираттагы утырышында филология фәннәре кандидаты X. Мөхәммәтовныи «Татар әдәбияты кайсы чордан башлана» исемле мәкаләсе укып тикшерелде. Мәкалә буенча фикер алышуларда катнашкан Ә. Булатов, Ш. Абилов, Ә. Әфлә- тунов, Р. Иәфигов, Г. Халит, Б. Гыйззәт иптәшләр мәкаләнең, уңышлы якларын билгеләп үтү белән бергә, күп кенә кимчелекләрен дә күрсәттеләр, аерым тезисларның гыйльми яктан фактлар белән дәлил- ләнеп җитмәгәнлеген, мәкаләнең таркаулыгын әйттеләр. ӘДӘБИЯТ БУЕНЧА ДИССЕРТАЦИЯЛӘР ЯКЛАУ 22 майда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Казан университетының тарих-филология факультеты Гыйльми советы утырышында Алабуга педагогия институты директоры Габделхәй Әминов «Хәзерге татар прозасында яңа кеше образлары («Матур туган- . да» һәм «Намус» романнары буенча)» дигән темага филология фәннәре .кандидаты дигән фәнни дәрәҗә алу өчен диссертация яклады. Рәсми оппонентлар — филология фәннәре кандидаты доцент X. Усманов, филология фәннәре кандидаты доцент Я. Агишев, филология фәннәре кандидаты И. Нуруллин һәм чыгып сөйләүче башка ^иптәшләр диссертациягә уңай бәя бирделәр. Гыйльми совет утырышы Г. Әминов- ның бу хезмәтен кандидатлык дәрәҗәсенә лаеклы дип тапты. 24 июньдә шул ук Гыйльми совет утырышында «Муса Җәлил поэмалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклау булды. Бу хезмәтнең авторы — яшь әдә- биятчытәнкыйтьче Нил Юзеев. Рәсми оппонентлар — филология фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми эшчесе Л. Җәләй, шул ук институтның өлкән гыйльми эшчесе, филология фәннәре кандидаты Г. Халит, чыгып сөйләүчеләр: тәнкыйтьче Г. Каш- шаф, филология фәннәре докторы А. Вознесенский, филология фәннәре кандидаты 3. Мәҗитов диссертантның герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын фәнни тикшерү буенча шактый зур эш башкаруын билгеләп үттеләр. Гыйльми советка диссертация буенча язма рецензияләр дә килде. СССР Фәннәр Академиясенең Бөтендөнья әдәбияты институты гыйльми эшчесе филология фәннәре кандидаты Р. Бикмөхәммәтов, Алабуга педагогия институтының әдәбият кафедрасы мөдире филология фәннәре кандидаты К. Рәшидов, Буа районы әдәбият түгәрәге членнары исеменнән Б. Камалов үзләренең рецензияләрендә яшь әдәбиятчының фәнни эшенә уңай бәя бирәләр. Гыйльми совет утырышы бу хезмәтнең авторын бертавыштан филология фәннәре кандидаты исемле фәнни дәрәҗәгә лаеклы дип тапты. ЯЗУЧЫ ЗАРИФ БӘШИРИГӘ 70 ЯШЬ «Шаян Фәһим», «Чуваш кызы Әнисә», «Яман аталар», «Нургали солдат», «Өч юлбасар хикәясе» кебек әсәрләре белән революциягә кадәр укучылар арасында танылган һәм чуваш, мордва, үзбәк, казакъ, башкорт, таранчы, таҗик халыклары тормышын, этнографиясен сурәтләгән күп кенә очерклар авторы Зариф Бәширигә бу елның маенда 70 яшь тулып үтте. Татарстан китап нәшрияты хәзер татар һәм башкорт әдәби хәрәкәтеннән истәлекләр һәм мемуарлар язу белән шөгыльләнә торган бу карт язучының сайланма хикәяләре һәм шигырьләреннән торган җыелмасын чыгарырга хәзерли. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ Тууына 70 яшь тулган һәм «Ямьсез тормыш», «Дошманнар», «Зәңгәр алан», «Зәкван мулла шәҗәрәсе», «Зөбәрҗәт» һ. б. пьесалар, күп кенә хикәяләр һәм «Өч нарат» романы авторы Фатих Сәйфи-Ка- занлының иҗат мирасын туплау һәм бастырып чыгару өчен Татарстан язучылары союзы идарәсе язучының тормыш иптәше Абруй ханым Сәйфи, филология фәннәре кандидаты X. Хисмәтуллин һәм А. Гумеров составында комиссия төзеде. Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк яза башлап, күп кенә шигырьләр һәм поэмалар биргән, Г. Гейне, Дж. Байрон, шулай ук рус классик" шагыйрьләреннән тәрҗемәләр һәм «Интернацнонал»ның татарча беренче тәрҗемәсен эшләгән шагыйрь Сә- гыйт Сүнчәләйнең иҗат мирасын барлау, сайланма җыелмасын төзеп бастыру өчен Татарстан язучылары союзы идарәсе шагыйрьнең туганы Ш. Сүнчәләй, драматург Р. Ишморат һәм язучы Ә. Еники составында комиссия төзеде.