Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ

Министрлар Советы күренекле татар шагыйре һәм драматургы, РСФСР- ның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Сафа улы Фәйзинең 1958 елның 11 августында вакытсыз үлүе турында тирән кайгы белән белдерәләр. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты. ТАССР Министрлар Советы

Озакка сузылган каты авырудан соң шушы елның 11 августында атаклы татар шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Әхмәт Фәйзи үлде. Әхмәт Сафа улы Фәйзи 1903 елда, Уфа шәһәрендә, кустарь семьясында туа. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, соңыннан рус-татар мәктәбендә укый. Аннары Оренбург шәһәрендәге Татар халык мәгарифе институтына укырга керә. Ләкин 1921 елгы ачлык аңа укуын дәвам иттерергә мөмкинлек бирми. Ул Төркмәнстанга китә, анда авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә укыта. 1924— 27 елларда Донбасста татар шахтерлары арасында культура-агарту эшләре алып бара. 1928 елда Мәскәүгә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәт Фәйзи үзе теләп фронтка китә һәм андагы татар газеталарында эшли. Сугышчан хезмәтләре өчен хөкүмәт тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә. Әхмәт Фәйзи 15—16 яшьләрендә үк яза башлый. Шагыйрь үзенең гаҗәп бай һәм киң иҗат эшчәнлеге чорында әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен баеткан күп кенә яңа әсәрләр бирде. Ул зур талантлы шагыйрь булып кына түгел, проза остасы, драматург, опера һәм балет либреттолары авторы, эру- дияцияле публицист булып та танылды. Муса Җәлилнең якын дусты булган Әхмәт Фәйзи татар операсын тудыруга актив катнашты. Татар опера һәм балет театры үзенең беренче эшен аның либреттосына язылган «Качкын» операсы белән башлады, аның ук либреттосы буенча эшләнгән «Шүрәле» балеты Советлар Союзында гына түгел, бәлки чит илләрдә дә татар совет сәнгатенең зур уңышы булып яңгырый. Соңгы елларда Әхмәт Фәйзи халкыбызның герой улы Муса Җәлилгә багышлап «Җәлил» операсы либреттосын язды. Әхмәт Фәйзинең тарихи-эпик жанрда язылган «Тукай», «Пугачев Казанда» драмалары һәм башка пьесалары, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын сурәтләгән «Тукай» романы тамашачылар һәм укучыларның хаклы рәвештә зур хөрмәтен казанды. 1958 елда Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өчен республикабызның Тукай исемендәге премиясе белән бүләкләнде. Әхмәт Фәйзи бөтен иҗаты белән Коммунистлар партиясенә, Ватаныбызга чын күңелдән бирелеп, халкыбызга армый-талмый хезмәт итте. Атаклы шагыйребез, якын дустыбыз Әхмәт Фәйзинең нурлы истәлеге күңелебездә мәңге сакланыр. Я. Абдуллин, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, С. Әдһәмова, С. Батыев, Г. Бәши- ров, С. Вәлиди, М. Гайнуллин, А. Гумеров, И. Гази, Н. Даутов, Н. Дәүли, Ә. Еники, Ә. Җәлилова, Н. Җиһанов, М. Замова, Б. Зернит, Ә. Исхак, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Г. Кашшаф, М. Колодин, Ш. Маннур, М. МакСУД» Г. Минский, Ш. Мөдәррис, 3. Нури, Г. Паушкин, X. Рәхмәтуллин, Г. Рябков, Ш. Сарымсаков, Г. Сафин, Al. Садри, Ф. Табиев, Н. Арсланов, 3. Тинчурин, X. Туфан, К. Фасеев, А. Әхмәт, Р. Фәизова, Җ. Фәйзи, С. Хәким, А. Хәсәнова, Г. Хуҗи, Ф. Хөсни, А. Шамов, С. Шәрәфиев, Д. Шакир- җанова, X. Хәйри, Г. Янкин.