КАЗАГСТАННЫҢ ЧИРӘМ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҖӘЙЛӘҮДӘ
Иркен тынлык. Кайсы якка гына карама, очсыз-кырыйсыз дала, хәтфә келәмдәй түшәлгән тигезлек. Караш иңмәс бу киңлекләр иркендә күпме сарыклар үрчетеп була! Күрәсезме: сезнең алдыгызда ничәмә төрле чәчәкле, ничәмә төрле яфраклы, ничәмә төрле исле үсемлекләр диңгезе. Алар барысы да сиңа карыйлар. Бу бай далалар, бу юмарт җәйләүләр нинди зур байлык вәгьдә итә. Анда үскән үләннәрнең бер-берсенә тоташып тибрәнүеннән туган дулкыннар күпереп торган мамык, йомшак йон елгалары булып күренәләр. Табигатьнең шундый күркәм почмагына урнашкан «Кара тал» колхозының биләмәләре меңнәрчә гектарга сузыла. Биш мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр, утыз мең гектарда — болынлык һәм искиткеч бай җәйләүләр. Әйе, колачны киң җәеп була бу урыннарда! Сезнең шундый җирләрдә кояш чыкканын күзәткәнегез бармы?.. Менә зәпзәңг^р, ап-ачык күк йөзе әкрен-әкрен генә яктыра башлый. Бу яктылык куера барып, алсу бер төс ала. Шуннан бер мәлне офыкта зур бер утлы шар күренә, ул бик тиз югары күтәрелә, кечерәя бара, кечерәйгән саен аңардан көлтә-көлтә нурлар мулрак сибелә. Әй рәхәт тә соң шул минутларда! Ә даланың ямен күрсәң, күңелең шатлык белән тула. Әлеге үләннәрнең чәчәкләрендә, яфракларында, төнге йолдызларның җемелдәвен хәтерләтеп, дымлы энҗеләр уйный. Таң җәелгән саен аларның дәрте сүрелә бара, һәм, ниһаять, алар эреп юкка чыгалар, йомшак мендәрендә көлеп уянган яшь баладай, дала киерелә. Салкынча саф һавага яшел дәрьялардан бөркелеп хуш ис тарала. Күкрәк тутырып сулыйсы, онытылып җырлыйсы килә шундый минутларда! Кайдадыр, еракта, казлар кыйгаклый, үрдәкләр бакылдый, тавыклар кытаклый, әтәчләр кычкыра... Авыллар уяна. Бил тиңентен үскән үләннәрне шаулатып шаян җил йөгереп үтә. Бормалысырмалы юлларда тузаннар күтәрелә... Якында гына атлар пошкырганы ишетелде. Озакламый җайдакларның үзләре дә күренде. Алар—икәү. Берсе — җилгә ашалган ябык кара чырайлы, җыерчык йөзле, озын буйлы бер карт. Икенчесе — биш ■5. ЖС. Ә.“ № 8 И 65 .66 тиен бакырдай ялтырап торган шома бнтле, җәлпәк борынлы, киң күкрәкле, таза беләкле яшь егет. Сакалы биленә җиткәне — башына өч колаклы йонлы малахай, өстенә тиредән сырып теккән кыска бишмәт, аягына киез эчле итек кигән. Ә яшьрәге — киез эшләпәдәй, якасы ачык сатин күлмәктән, коңгырт төстәге хәтфә чалбардан. Анысының аркасына җицелчә нәрсәдер асылган, думбыра булса кирәк. Сөлек кебек уйнап-сыгылып торган атлар өстендә утыручы аталы- уллы чабаннар үз җайлары белән әкрен генә баралар да баралар. Алдында җәйрәп яткан даланы күргәндә, Бәйсән карт бервакытта да тыныч кала алмый. Бу юлы да ул дәртләнеп җырлап җибәрде: Ак ефәктәй сакалымны җилләр тарый. Сиңа, далам, туя алмыйм карый-карый. Синдә, далам, куйлар әйдәп аз чапмадым, Уа, чаптарым, кайда минем яшь чакларым?! Бераз баргач: — Балам, — диде ул Оразайга борылып, — минем яшем җитмешкә җитеп калды. Саулыгымны үзең күрәсең. Абыйларың, апаларың үсеп кулымнан киттеләр. Төпчегем булып син калдың. Мин исән чакта эшкә, һөнәргә өйрән. — Күңелемә ошаганы — куй багу, атай. — Яхшы эш ул, балам. Әмма аның да үзенә күрә серләре күп. Көтүне далага мөмкин кадәр иртәрәк, бөркү һава таралганчы алып чыгарга кирәк. Куйларыңны һәрвакытта иртәсен башлары белән кояш ягына каратып әйдә. — Ни өчен, атай? — Көннең кызуында коега су эчертергә китергәндә, аларның башлары кояшка каршы якта, салкында була, аңладыңмы? Эсселек сүрелә төшкәнче шунда, кое тирәсендәрәк тот үзләрен, күбрәк яңа чабылган үлән ашат. Терлек куе, искермәгән төрле-төрле азыкны ярата. Дүрт- биш көнгә бер көтүлек урынын алмаштырып торырга кирәк. Малыңны җәйләүдә озаграк тот, кайтырга караңгы төшкәч тә өлгерерсең. — Куйларны багу — үзе бер фән ул, карагым1 . Мисал өчен, атлар табунын алыйк. Бушатып далага җибәрәсең дә, эшең бетте. Менә шулай көтүне таратып кара, куйларың ачтан кырылып бетәр. Аларны ашата белергә дә кирәк. Олы юлдан читтәрәк, диңгездәге утрау кебек калкып, каен әрәмәсе күренде. Кэтүне шул юнәлешкә бордылар. Аларның уе — туктап, бераз ял итеп алу иде. Ата белән ул әрәмәнең күләгәле ягына барып утырдылар. Оразай карын кыллы, җәен балыгына охшаш йомры башлы думбырасын алып көйли башлады. Бәйсән карт мөгезгә уеп эшләнгән тәмәке тартмасын кесәсеннән суырып чыгарды да учына бер чеметем насыбай 4 5 бушатып, аны аскы ирене белән алдынгы теш камашы арасына салып-кыстырып куйды. Аннан ул сузылып чалкан ятты. Күзләрен йомып, үз алдына нәрсәдер мыгырданды. Ә егет бу минутта уйлары белән куйларында түгел, буйдагында 6 иде. «Их, Марҗанай, Марҗанай! Тиңләмисең син мине. Синең күкрәгеңдә — көмеш орден. Минем күкрәгемдә — йөнтәс йон. Синең кулыңда — алтын сәгать. Минем кулымда — каеш камчы. Син бөтен илгә данлыклы. Ә мине куйларымның да барысы белеп бетерми әле. Син матур. Мин ямьсез... Их, Маржанай, Марҗанай! Нигә күрдем, нигә белдем, нигә сөйдем мин сине?» Хисләреннән егет кабынып китте, уң кулының бармаклары думбыра кылларын җитез хәрәкәткә китерде; күзләре, очкынланып, киселгән бер агач төбенә төбәлде. 4 Карагым — кадерлем. 5 Насыбай — борын тәмәкесе. 6 Буйдак — кияүгә чыкмаган я өйләнмәгән кеше. 5* 67 Юанычым: думбыра һәм чаптар атым, Йортым — дала, малларым—тиңсез алтын, Марҗанай! Бердәнберем син генә, айналаеи, Яратмаска мине юк синең хакың, Марҗанай! Язның зәңгәр төнендә, Ялгыз каен төбендә, Исеңдәме, калкатай-ау, I Вәгъдәләштек ай гомергә. Бәйсән карт улының Марҗанайны яратуын күптән белә. «Яшь чакта була торган хәл» дип, ул аны борчымый. Думбырасын күкрәгенә ныграк кыса төште егет. Аның хәзер куллары гына түгел, бөтен гәүдәсе, бөтен тәне калтыранып уйный. Ярсулы сагыш, газаплы яну ишетелә аның тавышында: Мине үпкән син идең ул, син идең, Юк, төш түгел, чын иде бу, өн иде, Марҗанай! Итәрсеңме мине тиң, итмәссеңме, Орден алып Мәскәүдән кайткач инде, Марҗанай?! Язның зәңгәр төнендә, Ялгыз каен төбендә, Исеңдәме, калкатай-ау, Вәгъдәләштек ай гомергә. Егет җырлавыннан туктаса да, думбырасын әкрен генә чиертте дә чиертте. Нәзек аяклы, авыр гәүдәле, бер төркем көяз куйлар аның кар- шысына килеп басканнар да күзләрен акайтып тик карап торалар. Әллә шуңа инде, әллә атасы эндәшүенә яшь чабанның уйлары буйдагыннан кире куйларына кайтты. — Атай, — диде ул, думбырасын читкә куеп. — Әйт әле, күп итеп куй үрчетер өчен нәрсә эшләргә кирәк? — Ул, карагым, җиңел эш түгел. Мин менә гомерем буе чабан. Шул дәвер эчендә 12600 бәрән үстердем. 48000 килограммнан артык әйбәт йон алдым. 80500 метрлык тукыма дигән сүз ул, аңлыйсыңмы? Ә шулай да 100 баш куйдан 110 нан артык бәрән ала алганым юк, бер сарыктан 3 килограммнан артык йон тапшыра алганым юк. — Ә синнән артык бирүчеләр булдымы соң, атай? — Нигә булмасын. Бар андыйлар, хәтта бик күп. Мисал өчен Ставрополь ягын кара. Анда бер сарык бер кыркуда 30 килограмм менә дигән йон бирә. — Уй-юй-юй!—дип сызгырып куйды яшь көтүче. — Әйбәт'Чабан булу четрекле һәм кыен эш ул, Оразай. Әйтик, токымны яхшыртуның төп шартларыннан берсе — кыш. Кышкы бәрәннәр эре, тиз үсүчән һәм яшәүчән булалар. Алар язын ук җәйләүгә дә чыга башлыйлар. Андыйлары инде йонны да күп бирәләр... Алар икесе дә урыннарыннан күтәрелеп, кагыиа-төзәтенә, атларына атланып, көтүләрен куа киттеләр. — Кукуруз белән судан үләне дә малга бик файдалы,—дип карт тагын сөйли башлады. — Кукуруз күп мал азыгы бирсә, судан үләненнән бер җәйдә ике мәртәбә уңыш алып була. Ел кызу килеп, дала көйгән чакта, ул азыклар мал өчен бердәнбер ризык. Алардаи кышка мул итеп азык хәзерләп калдырсаң, җаның тыныч. Ә бездә нибары кукуруз 1600 гектар, судан үләне 400 гектар чәчелгән. Аз, бик аз бу...— Бәйсән карт уң кулы белән ерактан урман кебек үсеп утырган яшеллс- каралы кукуруз кырына күрсәтте.—Аннан соң, әйтик, көтүне кышын да җәйләүдә йөртеп була. Куйлар суыктан курыкмый алар, киресенчә, ачык һавада үзләрен иркенрәк сизәләр. Бик салкыннарда, җилле-бураи- лы көннәрдә генә абзарда тотарга кирәк. Ул чакта инде ал арның торган урыннары якты да, чиста да, коры да булырга тиеш. Болары, улым, әлифбаның кычкырып торган беренче хәрефләре генә. Әле аның китапка язылмаган, күзгә күренмәгән хикмәтләре әллә нихәтле! 68 Вакыт төшкә авышты. Терлекләрне сугару сәгатьләре дә якынлашты. Көтүне зур чоңгыл ягына бордылар. — Чокыр дигәч, искә төште әле, Оразай, — диде Бәйсән карт. — Су белән эш начар бит безнең. Ышанып торганыбыз бердәнбер шушы казылма. Куйлар да шуннан эчә, атлар да, сыерлар да, кайчак хәтта кешеләр дә... Ә менә бер атнадан соң без 30—40 чакрымдагы көтүлекләргә күчәбез. Шунда нишләрбез: терсәк тешләрбезме? Сусыз җәйләү — йонсыз куй ул, карагым. Оразай күп уйлап тормастан: — Кое казырбыз, — диде. — Бер генә кое җитми шул анда. — Икене казырбыз... бишне... җитмәсә унны... ә кирәк икән унбишне дә казырбыз, — диде егет, кызып-дәртләнёп. Үзе эченнән генә: «Әгәр мин анда су тапсам, Марҗанай мине, һичшиксез, яратачак», — дип уйлап куйды. — Су булыр, атай, сусыз калмабыз!.. Ун көннән соң алар яңа җәйләүгә күчкән иделәр инде. Бәйсән карт, Оразай һәм шәһәрдән чакырылган инженер-геолог Михаил Лежнев кое казырга урыннар сайладылар. 20 төшкә казык кагылды. Күп тә үтмәде, 20 урында кое да казылды. Җир астыннан арык агызыр өчен аларны төптән тоташтырырга кирәк иде. Кем мондый җир асты «ишекләр»ен тишәргә алыныр соң? Беркем дә кыюлык итмәде . Грунты ышанычсыз. Өстеңә җир ишелеп төшүе ихтимал. Шул чакны: — Мин барам!—диде яшь чабан, үзенә нык ышанып. Оразай 13 метр тирәнлегендәге коега төште. Җирне кырын яткан килеш казырга туры килде аңа. Беренче көнне ике коены тоташтырды ул. Аннары аңа үзе кебек кыю яшьләр ярдәм иттеләр. Ниһаять, җир асты «ишекләре»е ачык! Егерме коеда берьюлы быгырдап егерме су баганасы күтәрелде. Бәйрәм төсен алды бу көн. Бөтен колхоз җәйләүгә җыелды: «Котлыйбыз да котлыйбыз!» — Егет яуда сынала, ди. Молодец! Ерып чыктың, бала, — дип, колхоз председателе Олҗабай Җакетов җиңүченең мотоцикл белән бүләкләнүен әйтте. «Әллә кайчан кызыгып йөри идем шуңарга. Шәп булды әле бу. Инде дә тиң күрмәсме Марҗанай?» — дип, яшь чабан эченнән генә сөенеп куйды. Бәйләм-бәйләм чәчәкләр тотып кызлар да килгәннәр. Алар арасында Марҗанай да бар. Ул бүген аеруча матур киенгән. Калын чем кара толымнарын, көмеш тәңкәләр салындырып, бик күркәм итеп үргән ул. Башында аның ап-ак каурыйлы кызыл хәтфә калфак. Өстенә кигән зәңгәрсу ефәк күлмәге нечкә билле, калку күкрәкле җыйнак тәненә сыланып кына тора. Бәйсән картны яшьләр уратып алганнар. Ул кулларын болгый-болгый аларга нәрсәдер сөйли: — Мин үскәндә, безнең янда бер су бар иде. Ул да булса пычрак һәм тар иде. Бер заман миңа әйтәләр: күрше Сартамар авылы тирәсендә тугыз күл бар, тугызы да саф сулы, имеш. Җитмәсә шул авылның бик зур бер бае мине җәйләүдә очратып: «Килсәңче, Бәйсән, җолкы суйдым, бишбармактан авыз итәрсең», дип тә ымсындыргач, тәвәккәлләп, көтүемне әйдәп киттем. Тугыз дигәннәре ярты, саф дигәннәре сасы булып чыкты. Гарьлегемнән үзләренә үләң7 әйтеп кайттым. Менә ул: Кем икән тугыз күлнең исемен куйган? Күпме чабан килеп монда башын җуйган. Ун көндәй тугыз күлнең суын эчеп. Корт чыкты тугыз метр үлгән куйдан. — Ә бай ничек каршы алды соң? — Ачуым килмәгәе, аңа да өлеш чыгардым: 7 Үләң — җыр, шигырь>. 69 Җолкы суйдым дигәч, бардым Исхак байга, Җол җоктан камчы салдым кара тайга; Җолкысыннан саран байның җилләр искән, Җылан, хәтта туйдырмады кара чәйгә. Яшьләр пырх итеп көлеп җибәрделәр. — Ә хәзер кара: нинди күлләр тудыра адәм баласы! Илле бишенче ел артта калды. Су — проблема түгел инде. Оразай да үсте — бригадир ул хәзер. Әтисе аксакал өйдә утыра. Юк-юк та эче пошып, иске гадәтенчә, җәйләүгә чыгып керә. Улының көтүләренә сокланып: — Куйларың синең, — ди, — карап туймаслык: симезләр, шаяннар, җитезләр. Куй түгел, алтын алар. Күрәсеңме, елга кебек ничек гөрләп агылалар. Оразай тыйнак кына елмая: — Рәхмәт сиңа, атай! Өйрәттең, — ди. — Инде үзем дә яхшы аңлыйм: куй дигәнең сизгер терлек икән. Безнең бурыч, атай: бу мәсьәләдә Американы куып җитеп, узып китү. Алтмышынчы елның ахырына куйлар санын Казагстан буенча 40 миллион башка җиткерергә, 103 мең тонна йон алырга кирәк. Ә безнең колхозда куйлар саны 15 меңгә җитәчәк. Безнең артель быел йон тапшырып, 392300 сум доход алды, үткән елдагыга караганда 42 меңгә артыграк. — Җаксы, карагым, җаксы. Үзеңнең уңышларың кай тирәдә? — 100 баш куйдан 130 бәрән алдым. Бер куйдан 5 килограмм йон тапшырдым. Шуның өчен үземә төп хезмәт хакыннан тыш өстәмә түләү тәртибендә 75 бәрән бирделәр. Акчага күчереп әйтсәк, 18—20 мең чамасы була ул. — Җаксы, карагым, җаксы. Киленнең ни хәле бар? — Ике атна инде Марҗанай эшләми. Бәби көтәбез. — Җаксы, карагым, җаксы! Оразай әтисен мотоциклга утыртып, үзенә кунакка алып китте... КАРАБАЙ ҺӘМ ЯШЬЛӘР Ындыр табагы. Тау-тау булып көшелләр өелгән. Бер өемнең бодаен җилләтәләр, икенчесенекен чистарталар, өченчесенекен кызмасын өчен агач көрәкләр белән таратып киптерәләр. Ә инде җилләнгән, чистартылган бодайны автомашиналарга төйиләр дә дәүләт амбарларына, элеваторларга озаталар. Кешеләр арасында, кәкре башлы таягына таянып, җиңелчә бөкрәйгән хәлдә, ябык кына гәүдәле бер карт йөри. Өстендә аның шактый таушалган күлмәк. Сул як түше өстенә «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале тагылган. Ул аны бер дә салмый, «ил тапшырган алтын тәңкә», дип атый. Картка инде озакламый 80 яшь тула. — Карабай. Бу исем аның өчен якын да, кадерле дә, рәхәт тә. Шуңа күрә «Уа, Карабай!» дигән тавышны ишетүгә ул, калкып чыккан яңак сөякләрен хәрәкәтләндереп: «Ни бар, карагым?» — дип, җыерчыклы чырае белән елмая-елмая синең яныңа килә. — Хәлең ничек, аксакал? — Биш яшьлек ата бөркеттәй. — Кәефең ничек, аксакал? — Тургай җыры шикелле. — Хезмәтең ничек, аксакал? — Алтын тәңкәдәй елтырап тора. — Семьяң ничек, аксакал? — Кояш белән ай бишегендә тирбәлә. 70 — Моны ничек аңларга, аксакал? Болай гой: әелем 8 кояш булып миңа көч, куәт бирә, шуның җылысында мин ай булып яктырам. Ә бишек дигәне безнең икебез арасындагы мәхәббәт. Семьям — әйбәт, җайлы оя. Семьям минем полный интернационал. — Ничек ул алай?—дигәч, Карабай, күкрәге белән таягына таянып, бераз уйга калып торды да ашыкмыйча гына бәйнә-бәйнә узган гомерен сөйләргә тотынды. — Минем бабам да, атам да дала казакълары булган. Үзем дә бала чактан даланы яраттым. Кечкенәдән далада көтү көтеп үстем. Совет килгәч тә шул эшемне ташламадым. Киров совхозы төзелгәч, көтүче булып йөрдем: 60 бөртек куйны 300 башка җиткердем. Акчаны күп эшли идем. Өйләнсәңче. Карабай, төпләнсәңче, дпп әйтә башлады дус- ишләрем. Мин әйтәм, бераз йөрим әле, дим. Яшең иллегә җитеп килә, үзең һаман ялгыз, сайласаңчы берәрсен, дип үгетләп өлгермиләр,— хәер, син картлачка кем чыксын, дип үртәп тә куялар. Моңа минем бик ачуым килде, бик гарьләндем. Тәвәккәлләп казакъның бер кызын әйттереп карыйм — килми, икенчесен димлим—кире кага, өченчесенә сүз кушам — күнми. Тфү, мин әйтәм, беткәнмени хатын-кыз. Тоттым да бер көнне Галина атлы бер рус хатынына йөрәгемне ачып салдым. Бәхетемә каршы, ул «согласна» дип әйтеп куймасынмы. Җылкы суеп, «бишбармак» пешереп, казан асып туй ясадык. Шуннан әелемне алып, Сары-айгыр атлы авылга күчеп килдем. Егерме бишенче елны кызыбыз туды. Нинди исем кушарга белмибез үзенә? Минем бик яшьли үлеп киткән Сара дигән апам бар иде. Балама шуның исемен бирдек. Кырык икенче елны Киров колхозының бер отделениесениән «Советский» совхозы оештырылды. Өчәүләшеп шунда эшли башладык. Кызым Сараны, үсеп буйга җиткәч, Вольф исемле бер немец егетенә кияүгә озаттык. Матур гына семья корып җибәрделәр. Хәзер аларның казакъ-руснемец каны катыш өч балалары бар. Интернационал булмый нәрсә бу... Сүзен бетергәч, аксакал кеткелдәп көлә-көлә, башын селкеп куйды. Карабай Мишелевның кияве Владимир Вольф — совхозның алдынгы комбайнчысы. Карт аңардан үзе дә калышмый. Күптән пенсиягә чыгуына карамастан, хезмәттән читләшми: ул я яшелчә бакчасын каравыллый, я совхоз эшчеләренең терлеген көтә, я кырда эшләүчеләргә мичкә белән су ташый, ә бүген менә ындыр табагына килгән. Җиргә сибелеп-түгелеп калган бөртекләрне җыеп ала, бодай чүпләргә маташучы кош-кортларны куалый, ялкаурак яшьләрне «чыбыркылый»... Эш күп Карабайга! — Су бетте ич, аксакал, — диде шунда ындыр табагы мөдире Алексей Корягин. — Хәзер, була ул, начальник җолдас. Атын җигеп, Карабай суга китте... Бер өем көшел янына яшьләр аеруча күп җыелган. Шунда ук «Казахстанская правда» газетасының махсус хәбәрчесе белән ТАСС фоторепортеры да кайнаша. Мөгаен, берәр хикмәт бардыр анда. Карыйм: бер студент абына-сөртенә кырга таба чапты да, күп тә үтми, кыр чәчәкләреннән букет җыеп, озын гына буйлы зур зәңгәр күзле кызның кулына тоттырды: — Чын күңелдән котлыйбыз, Людмила! Артта арба шыгырдаган тавыш ишетелде. Баксаң — бу Карабай, кычкырабакыра атын куып, су алып кайта икән: Рду, еду гашыктан, Мнн-водовоз ашыккан, Мәлдер су бар, дустар, ей, Кому надо — поскорей! 8 Әелем — хатыным. 71 Атын туарып далага җибәрде дә, үзе яңадан яшьләргә килеп кушылды ул. Мин тантаналы җанлылыкның сәбәбен аңлап өлгергәнче, Карабай аның серен белеп тә алган: студент кыз Людмила Пеньковага бүген егерме яшь тулган икән. Юбиляр туташ иптәшләре белән алтын көшел өстенә җайлап кына менеп баскан. Сиксән яшьлек казакъ карты, кәкре таягын думбыра итеп кыландырып, үләң әйтә. Дусты Мария хуш исле букет суза. Ахирәте Зина аны баштанаяк учларына тутырып салган бодай белән коендыра. Людмиланың чәчләренә кунып калган бодай бөртекләре кояш нурында вак энҗеләргә охшап җемелдиләр. — Менә шулай әйбәт. Бер минутка дикъкать, иптәшләр!—ди фоторепортер, Карабай белән яшьләрне рәсемгә алып. 20 яшь! Гомернең иң матур һәм иң күңелле чоры. Матурлык, көч, хыял дисеңме — барысы да бу яшьтә иң югары ноктада. Яшьлекнең чынлап та яшен чагы бу. — Туктагыз, иптәшләр, сез бер Людмиланы гына котламагыз әле, монда аның Русланы да бар ич. — Кем соң ул тагы? — Кем булсын ди, Анатолий Самыкин, механика факультетыннан. — Каян аңа егерме тулсын ди, унике генәдер әле. — Нишләп алай дисез? — Буен кара бичараның: җирдән бер карыш кына ич. — Буйдамыни хикмәт. «Мал золотник, да дорог» ди бит руслар. — Ертык тишектән көлә, ха-ха-ха!.. Үзеңне генә кара инде, чистый уклау йоткан диярсең: оп-озыи, неп-нечкә, татарларның сабан туендагы колгаларымыни! — Ярар, чебешләр, чыелдашып юкка вакыт уздырмагыз әле, давае- гыз, давай ашлык чистартырга! — дип, Карабай тантана кызыгына чумып, кызып киткән яшьләрне үз урыннарына таратты. Бераздан ындыр табагы яңадан үзенең элекке кпренкелеге белән гөжли башлады... Үзәк утар. Вакыт — кичке тугызлар. Бу чакта ашханә ябыла инде, ә бүген, киресенчә, аның тәрәзәләреннән гадәттәгедән көчлерәк утлар яктыра, күңелле һәм җиңел музыка яңгырый. Зал. Төрле-төрле ризыклар белән тулы өстәл формасы белән «П» хәрефенә охшый. Көндезен ындыр табагындагы майланып, каралып беткән спецовкалардагы кыз һәм егетләрне хәзер танып та булмый. Аларның барысы да диярлек төрле-төрле төстәге матур күлмәкләрдән, җиңел костюмнардан. Воронеж урман хуҗалыгы институты студентлары Людмила белән Анатолийның туган көннәрен билгеләп үтәргә җыелганнар. Бер почмакта яшьләр көлешә-көлешә юбилярлар адресына килгән телеграммаларны укыйлар. Кунаклар утырышалар. Беренче сүзне араларында иң олы саналган, институтның партбюро члены, таза гына гәүдәле Дмитрий Пащенко ала: — Иптәшләр, без, 180 студент, быел үзебез теләп чирәм җирләргә шушы совхозга булышырга килдек. Анатолийлар группасында егерме студент булса, аларның барысы да монда бүген. Безнең кайберебез кирпеч заводында, кайберебез — йортлар сала, кайберебез — ындыр табагында, кайберебез — кырда эшли. Менә бер ай узды инде, ләкин совхоз дирекциясе тарафыннан беребезнең дә шелтә я кисәтү алганы юк. Димәк, безнең коллективыбыз тату һәм дус, бердәм һәм көчле. Беренче тостны мин менә шул матур дуслар хөрмәтенә күтәрергә тәкъдим итәм. Барысы да аяк үрә басып мөлдерәвек вино белән тулы рюмкаларны чәкәштерәләр. Өстәл тирәсе, умарталыктагы бал кортларының безелдә 72 венә охшап гөжләп тора. Кинәт бер юбилярның «Ах» — дигән тавышы чыңлап үтә. Нәрсә булды соң? Бу баксаң, «Үс, тайчыгым, үс тизрәк!» ди-ди янында утыручы сөйгән кызы егетнең колагыннан тарта, имеш. «Аз гына өзеп чыгармады бит», — ди Анатолий, уттай кызарып янган колагын уа-уа. Ул гына бетеп өлгерми, «Карак тотылды, карак!» — дип, вино белән тулы консерв савытын берсе өстәлгә китереп утырта. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрә. Бу исә икенче юбилярның сюрпризы булып чыкты. Людмила тост күтәргән саен, рюмкадагы вииосын сиздермичә генә шул савытка бушатып барган икән... Болай да күңелле мәҗлеснең рухын тагы да күтәрә төшеп, «Мәс- кәү яны кичләре» исемле җыр яңгырый. Җиңел аккордлар астында яшьләр вальс әйләнәләр. Яңа пластинка — «Кабардинка». Уртага күзе лә, чәче дә, бите дә кап-кара Нариман исемле әзербәйҗаи егете атылып чыга да «асса!» ди-ди орчыктай бөтерелә. Бүтәннәр дә кабынып китәләр. «Гопак»ны куегыз», — ди арадан берсе. «Хай живи!»—ди Катя, кулларын чәбәкли-чәбәкли. Повар булып эшләүче Раузанованы «Әпипә»гә биетәләр. — Их, Карабай да булсачы! Кичә кызганнан-кыза. Чираттагы тостны кунаклардан әйттерәләр. — Студент иптәшләр, — дип башлый сүзен махсус хәбәрче, — сез — бәхетле яшьләр. Хәтерлим, егерме яшь тулганда, мин кулга корал тотып, фронтта фашистларга каршы сугышып йөри идем. Күп кенә кадерле илдәшләребез егерме яшьләрендә канлы кырларда сыкранып жан бирделәр. Алар бу матур көннәрне, мондый күңелле мәҗлесләрне- күрә алмадылар... Бу тостымны җирдә мәңге сугыш булмасын өчен, кешеләр мәңге тыныч һәм шат яшәсеннәр өчен күтәрәм. Бу юлы Людмила да эчмичә булдыра алмады. — Браво, браво! ЧӘЧЛӘР ЮККА АГАРМЫЙЛАР Совхоз директоры Чаусов партиянең район комитеты утырышыннан бик соң кайтса да, тиз генә йокыга китә алмады. «Була ул,—диде үз алдына, —'балчык бар бездә, су өчен чокыр казытабыз, машинасын булдырырга үзем булышам, ә мичен, — бераз уйланып торды ул,— мичен менә бу брошюрада күрсәтелгәнчә күмәк көч белән үзебез чыгарабыз. Димәк, үзебезнең кирпечебез була. Ә үзәк усадьбаны кирпечсез 2—3 ел эчендә генә төзеп булмый шул». Тышта таң беленеп килә иде. Павел Иванович җилкәсенә плащын элде дә конторага таба атлады. Үзенең эш бүлмәсендә бер-ике сәгатькә якын нәрсәләрдер язып-сызып, исәпләп-хисаплап утырды да курьер малайга Тюленев белән Шевченконы чакырып килергә кушты. Директор сайлап алган бу кешеләр әйткәннәргә игътибар белән колак салып, озак кына уйлаштылар. — Аңлыйм, хәзер ул җирдә тап-такыр урын, — диде Чаусов, иснәнеп, — алда торган бурыч, әлбәттә, катлаулы, авырлыклар зур, ә эшчеләргә, менә сезгә әйбәт өйләр кирәкме? Кирәк. Кирпечсез яхшы йортлар салып буламы? Булмый. Безгә кирпеч үзе күктән явып төшмәс, бит. Ярый, мин теләмим ди. Тюленев кире каксын ди. Шевченконың бу турыда ишетәсе дә килмәсен ди. Ә кем соң безгә кирпеч табып бирер? Юк инде, егетләр, үзебезгә бу турыда, үзебезгә уйланырга вакыт. Менә мә, ал! — Чаусов кулындагы юка китапны Тюленевка. тоттырды. — Укы, өйрән, чертежларын тикшер. Аңламаган урыннары булса, кил, сора. Ярдәм итәрбез. — Ә кирпеч суга торган машинаны нишләтербез?—дип, Шевченко^ борын астыннан мыгырданды. 73 — Анысы өчен борчылмагыз. Менә бу куллар... — Чаусов буынланып каткан бармакларына күз төшерде,—станокны онытмаганнар әле. Тәбәнәк буйлы йомры Тюленев белән колгасар Шевченко әкрен генә бүлмәдән чыгып киттеләр. Павел Иванович тагын бер кат иснәнеп, киерелеп алды: — йокы килә, шайтан алгыры. Ә эшлисе эшләр — океан! — Кинәт каршы стенага эленгән көзгедә ул үзен күрде. — Әй-йе, чәчләр юкка агармыйлар... Чебеш чыгарырга утырган тавыклар кебек Тюленев белән Шевченко проект өстендә көн утырдылар, төн утырдылар, атна утырдылар, ай утырдылар. Үзара сүзгә дә килешеп беттеләр. Ташлап та карадылар — директор коры тота шул — яңадан баш ватарга тотындылар. Ни- һаягь, йомгакның очы күренә башлады кебек. Тюленев бёлән Шевченко килеп кергәндә, Чаусов телефонда сөйләшә иде. Алар дулкынланудан бер утырдылар, бер тордылар; аптырагач, бүлмә буйлап ишеклетүрле йөри башладылар. Директор аларның кичерешләрен сизде булса кирәк, трубкага: «Ярый, соңыннан дәвам итәрбез», — дип, сөйләшүен кырт өзде. — Тыңлыйм, егетләр. Кирпеч миченең проектын Чаусовның алдына җәеп үк салдылар. — Эһе... монысы болай... әйе, әйе... бу монда... — Павел Иванович брошюраны ачып нәрсәдер тикшереп алды, — ярыйсы шикелле. Я, алайса, котлыйм үзегезне. Инде тәвәккәлләп эшкә тотынырга кирәк. Алар, сабан туенда җиңеп чыккан пәһлеваннар кебек, чын күңелдәй иелә-иелә кул кысыштылар... Өч ел үтте. Кирпеч яндырыла торган түгәрәк мич эксплуатациягә әле күптән түгел генә бирелде. Менә биредә — кирпеч заводының бер цехы. Мичкә бер юлы 50 мең данә дымлы кирпеч салына. Ул бертуктаусыз яндырыла. Яңа мич — «Советский» совхозының горурлыгы— 150 меңнән артык кирпеч биреп өлгерде инде. Хәзер ул бөтен тирә-юньгә атаклы. Күрше совхоз кешеләре: «Менә кемнән өйрәнергә кирәк ул төзү эшенә», — диләр. Кирпеч суга торган машина шау-гөр килеп әйләнеп тора. Воронеж студентларын искә алмаганда, биредә күбесе олы яшьтәге кешеләр эшли. Әнә, ерак түгел карьерда, өч студент балчык казый. Ике студент, үгезгә җигелгән арбага салып, аны машина янына китереп аудара. 60 яшьлек Иван Власович Тронников белән 55 яшьлек Прасковья Ивановна Брагина балчыкны чүмеч белән салып транспортер буенча өскә менгезәләр. Анда Кондрат Миронович Пацюк су белән бутап балчыкны аска төшерә, төелеп, тыгызланып чыккан куе массаны Павел Андреевич Смирнов станок ярдәмендә тигез кисәкләргә бүлеп тора- Ә инде дымлы кирпечләрне Екатерина Ильинична Исакова, тачкаларга төяп алып китеп, махсус сарайларга бушата. Нигездә, биредә картлар эшләсәләр дә — тизлек, өлгерлек, булганлык ягыннан алар яшьләргә һич тә бирешмиләр: сменага 6 мең урынына 8—9 мең кирпеч сугалар... Бригада төшке ялга туктады. Студентлар таза, зур гәүдәле, түгәрәк тулы битле, башына таушалган кепка, өстенә күк спецовка кигән эшчене бункердан төшүгә уратып алдылар. Аларны бу кеше күптән кызыксындыра иде. «Үзе яшь чырайлы, ә чәчләре мамык кебек ап-ак...» диләр алар. — Сез, Кондрат Миронович, ничә яшьтә инде? — дип башлады сүзне Алла Шаловских. — Минем яшь нәрсәгә сезгә? — Шулай да? — Быел көзгә илле тула. 74 Барысы да берьюлы гаҗәпкә калдылар. — Нигә алайса сез бик яшь күренәсез? — ЛАеыэ анысын белмим инде. — Җәйләүдә үскән, Сөт-кымыз эчкән, Авырып йөрмәгән, Нужа күрмәгән,—дип шаркылдап көлеп җибәрде почык борынлы бер кыз. — Олы кеше белән алай шаярырга ярамый, Альбина, — диде Клара Быстрикова.— Кешенең чәчләре тик торганда нишләп агарсын. Студентлар бердәм Клараны якладылар: — Дөрес әйтәсең, бик дөрес. Җилбәзәк Альбина, нишләргә дә белмичә, ашханәгә чапты. Кондрат /Миронович, бүрәнә өстенә утырган килеш, сөйли башлады: — Акыллы әйтте сезнең иптәшегез: тик торганда кешенең чәчләре агармый шул. Минем башымнан бик күп нәрсәләр үтте. Беренче мәртәбә мине төрмәгә япканда — сезнең кебек яшь чырайлы малай гына идем әле. — Пичәдә идегез? — Унтугызларда. Студентлар бер-берсенә мәгънәле итеп карашып алдылар. — Бу — Көнбатыш Украинаның Новель өязендә булган хәл. Егерме җиденче елны мин Коммунистлар партиясенә кердем. Без милли азатлык өчен көрәш алып бара идек. Егерме тугызынчы елның беренче маенда 20 мең кеше катнашкан демонстрация оештырдык, демократик лозунглар кычкырдык. Безгә полицайлар пулеметтан ата башладылар. Шул кичне бер хыянәтче күрсәтүе буенча йөзләп кешене кулга алдылар. Шул исәптән мине дә. Ай буе кыйнадылар безне. Миңа резин камчы белән 300 мәртәбә сукканнарын хәтерлим, аннан соң инде аңымны җуйганмын. Кыйныйлар-кыйныйлар да салкын суга ыргыталар. Аннан чыгуга, бармакларың арасыннан чыбык уздырып, кулыңны ишек яңагына тыгып кысалар... Их, шул минутларда җанның ничек тетрәгәнен белсәгез!.. Утыз өченче елга кадәр Луцк һәм Дорогобыч зинданнарында интектем. Аннан туган авылыма кайтып ике ел да эшләмәдем, яңадан кулга алып, Польша белән Германия чигендәге Равич төрмәсенә сигез елга озаттылар үземне. Утыз тугызынчы елның 1 нче сентябрендә фашистлар Польша җирләренә басып керүгә, төрмә хуҗалары — паннар әллә кая юк булдылар. Без, тоткыннар, үз-үзебезне азат итеп, көнчыгышка кача башладык. Бәхетсезлеккә каршы, мин кинәт авырып, аяк-кулларым шешеп, Вжесня дигән авылда ятып калдым, йөрерлек хәлгә килүгә, урман сукмаклары буйлап яңадан көнчыгышка ашыктым. Бөтен теләгем Россиягә эләгү иде. Көтмәгәндә мине фашистларның кыр полициясе тотып, Познань төрмәсенә озатты. Ай ул вәхшиләр! Ниләр генә күрсәтмәде алар безгә. Менә шулай 20—30 кешене камерадан алып чыгалар да конвой астында кабер казыталар. Ә ул кабергә үзләре белән утырган иптәшләрен үзләреннән үк тере килеш күмдерәләр... О, ул кыямәтне күрсәгез! Берәүләр, түзә алмыйча, акылдан шашалар, икенчеләре, күтәрә алмыйча һуштан язалар. Минем чәчләрем әнә шунда агардылар. — Я, я, шуннан, Кондрат Миронович?—дип, йотылып сорады Клара, яшьле күзләрен ялтыратып. — Шуннан кырык бишенче елны Кызыл Армия безне азат итте. Барысы да җиңел сулап куйдылар. — Хәзер менә матур гына яшим. Өйләндем. Хатыным белән икәүләшеп эшлибез. Ольга һәм Галя исемле чибәр кызларым бар. Үз өем, үз бакчам, үз сыерым — тагын нәрсә кирәк миңа?.. 75 ШАКИРҖАН ФАТИХИН Төшке ялдан соң эш тагы да гөрли төште. Кояш, кызарып, офык читенә кунды. Эш беткәч тә студентлар торакларына ашыкмадылар. Алар бу юлы инде Иван Власович Тронни- ковны тыңладылар. Аның бөтен гомере Харбин шәһәрендә узган. Илле бишенче елны ул бөтен семьясы белән Советлар Союзына күчеп килгән. — Кытай халкы, — ди ул, — гаҗәп эшчән һәм бердәм халык. Алар- ның совет кешеләренә булган мәхәббәтләрен сүз белән генә аңлатуы читен. Без Россиягә кайтабыз дигәч тә, «Ник китәсез? Әллә үпкәләттекме?— дип, теңкәбезгә тиделәр. — һәр елны кунакка килегез, үз туганыбыз кебек кабул итәрбез», — дип, чәчәкләр белән озатып калдылар. — Ә сез кытайча беләсезме? —дип, кызыксынды тик тормас Алла. — Сөйләшәм дә, язам да. Иван Власов куен кесәсеннән кытайча язылган кәгазь кисәге чыгарып укый да башлады. Студентлар берни аңламасалар да, хәйран калып, тыңлап тордылар. Бу кәгазь — күптән түгел аның Кытайдагы дусларыннан алынган хат иде... Кирпеч заводында бер татар егете дә эшли. Исеме — Шакирҗан, фамилиясе — Фатихин. — Я, хәлләрең ничек? — Татарстанны сагындым бик... Их, бер кайтып күрәсе иде үзен. — Үзең кайсы якныкы соң? — Әлмәт районы. «Кызыл юл» колхозыннан. Яшьләй киткән идем. Казакълашып беттем инде. Үзем гел авыл хуҗалыгында. Тракторчы да, комбайнчы да булып эшләдем. Армиядән кайткач, партиягә кердем. Абруем бар. Тормышым әйбәт. Шунда да туган як барыбер сагындыра. — Өйләндеңме соң әле? — Менә дигән татар кызы алдым. Хәиия исемле. Бик кызык булды ул минем өйләнү. Сөйләп күрсәтим әле. Тыңла, туган. Шакирҗан дус, аякларын бөкләп, яшел чирәм өстенә утырды да күңеленнән нәрсәләрнедер хәтерләп сөйләргә тотынды: — Бер заман өйләнер вакытлар җитте. Шулай, өченче ел көзен, Булаево элеваторына ашлык ташыйм. Кире кайтышлый, Булаеводан чыкканда, бер апа кул күтәрә. Утырттым. Кабинада шулай барабыз. Күршем дә, мин дә казакъча сөйләшәбез. «Их, мии әйтәм, апа җаным, синең урыныңда бер татар кызы булса, мең алтын бирер идем!» Кинәт ул: «Әллә син нугаймы?» — ди. «Нугай түгел, чеп-чи татар мин», — дим. — Таныш булыйк алайса, бу — Маһрибикә Кәримова апаң булыр. Валлаһи, машинамнан егылып төшәм дип торам. — «Чынлапмы?» — дим. — Икмәкнең чыраен күрмим, — ди. — Ә мии, апа җаным, Яхиятдин улы Шакирҗан Фатихин булам. Бер заман апаң мине җайлап-майлап кына сөйләтергә тотына, ип- ләп-сипләп кенә сораштыра башлый. Миңа нәрсә? Теләсә кайсы соравына җавапны ярам да салам. Шуннан бу: «Советский» совхозын беләсеңме?»— ди. «Безнең белән янәшә», — дим. «Өченче отделенненең сыерлар фермасын таба аласыңмы?» — ди. «Анысын ничек тә булдыра алырмын»,—дим. «Менә шул ферма янында ялгыз бер йорт бар, шул йортта ялгыз бер татар апасының ялгыз бер кызы бар», — ди. «Исеме ничек?» дим. «Анысын үзе әйтер»,—ди. Ничек кенә ялынып карамадым, тәки әйтмәде. Бер заман машинаны полный скоростька куам. «Тавыкка тары сибеп, үз башыма бәла алдыммы әллә, исән-сау гына кайтып җитсәм ярар иде», — дип, апакаем эченнән әллә ниләр укына. Озак та үтмәде: «Туктат, энем! Мин җиттем инде», — дип, күршем рәхмәт әйтеп төшеп калды. Дулкынлануымнан «Сау бул» дип әйтү урынына, «әссәламәгаләйкем» дип кычкырып җибәргәнмен. Ул машина оча, машинадан болай күкрәкне тишеп чыгардай булып йөрәк оча. Кайтуым булды, аннан-моннан сабынлап юындым да, өс-башны алмаштырдым да, буявы кубып беткән гармоиемне култык астына кыстырдым да марш кыз янына! Әй барам, әй чабам. Бер туктыйм, бер йөгерәм — җитеп кенә булмый бит. Бер заман күземә бер йорт күренде. Мөгаен, шулдыр, дим. Төзәтендем, кагындым, чәчләрне икегә аерып тарап җибәрдем, чиккән күлмәк якасын аерып ачтым, гармонь каешын җилкәгә астым, теге йортка җиткәндә генә тальян телләрен басып, җырлап җибәрдем. Алма бакчасына кереп, Хат язарга исәбем; Хатта сүзем бетмәс, үзең Күрен, алма кисәгем. Бер заман пәрдәнең читеннән генә төймә зурлыгындагы бер нәрсә ялтырады. «Булды, мәйтәм, йөзләр йөзгә хәзер карашачак». Теге ныграк ялтырый башлады. «Ай-яй күзләре, мәйтәм, чаяның чаялары икән». Ул — баксам, мәче булып чыкты. Икенче тәрәзәгә йөгер. Берни күренми. Гармоньны сузам да сузам, ә кирәк җыр искә генә төшми. Кинәт өйдә ут кабынды. «Әһә, мәйтәм, хәзер күрәбез сине». Үзем гармоньны уйный торам, үзем бер пәрдәнең ярыгыннан тырышып-тырышып өй эчен карыйм. Ни күзем белән күрим: өстәл башында әлеге апа утыра. «Ах, бәлеш авыз, бу үз кызын димли икән әле. Хәер, зарар юк. Яшь булса, көләч булса, тотам да әйләнәм», дим дә җырлап җибәрәм: Әрем сибелә, әрем сибелә, Әрем сибелә үрләргә; Маһри апа, кертмә мине Тере килеш гүрләргә. Шулай җырлавым булды, ишектән «Рәхим итегез, Шакирҗан!» дигән тавыш та ишетелде. Өйгә керсәм, берәү дә юк. Хуҗа Насретдин кебек түргә үк менеп утырдым. Әллә яшеренгәнме, дип, борылып-бо- рылып кызны эзлим. Юк. Бер минут утырам, ике минут утырам, ярты сәгать утырам, бер җан иясе күренми дә, керми дә. Бер заман көлтә- көлтә толымнарын иңенә салындырып, ап-ак күлмәктән, оялып кына, тартынып кына теге кыз килеп чыкмасынмы. Телемне йоттым да җибәрдем сөйләшә генә алмыйм. Ул да дәшми. — Авызыгызга су каптыгызмы әллә, яшьләр, — дип, Маһри апа көлә дә көлә. Бер сәгать узгач,«Исемегез ничек?» — дип сорау бирдем. Ә кыз: «Нигә кирәк ул сезгә?» — дип ачылган телемне яңадан япты. Ул көнне борчак пешмәде. Моңаеп кына өйдән чыктым да, аякларымны көчкә өстерәп, гармоньны җилкәгә аскан килеш, китеп тә бардым. Бер чакрым җир үтүгә, юләр кеше төсле, тальянны сайратып җибәрмимме. Алма бирәм, алма бирәм, Ашамас булсаң гына; i J i Сөйдем, дустым, вәгъдә бирәм, Ташламас булсаң гына. Иңнәремнән тау төшкәндәй булып китте. Шулай да күп йөрмәдем, тәки шул кызга өйләндем бит әй... Нинди генә язмышлар, нинди генә кешеләр юк бу якларда! Казагстан.-