ЕГЕТ СҮЗЕ» КОМЕДИЯСЕ ТУРЫНДА
Абдулла Әхмәтнең «Егет сүзе» дигән комедиясе тамашачыларга һәм укучыларга тәкъдим ителгәч, тәнкыйтьче Б. Гыйззәт «Совет Татарстаны» газетасында бу әсәрнең җитди кимчелекләрен күрсәтеп чыккан иде. Быел автор үзенең комедиясен аерым китап итеп бастырды һ Ләкин, кызганычка каршы, драматург тәнкыйтькә колак салмаган һәм комедиясен, тиешле төзәтмәләр ясамастан, бернинди үзгәрешсез чыгарган. Урыны-урыны белән бу комедиядә эчкерсез шат көлү тавышлары ишетелеп киткәләсә дә, тулаем алганда, коллизияләрнең ясалмалыгы, телнең төгәлсезлеге күзгә ташлана; хәрәкәтләр ышанычсыз, характерлар акланып җитмәгән, проблема художество югарылыгына күтәрелеп ачылмаган. Драматург әсәрнең төп конфликтын баш герой Мөбарәк өчен барган көрәш тирәсенә җыйган. Мөбарәк нефтьче булып китәргә тели. 1 А. Әхмәт. «Егет сүзе». Татарстан китап нәшрияты. 1958, Әмма әтисе Сәмыйк абзый моңа тешетырнагы белән каршы тора- «Мин сине үз урыныма колхоз председателе итеп калдырам», — ди. Менә бер каршылык. Икенче яктан, нефтькә китсә, сөйгәне Маһинур моңаеп кала. Бу бит әле төенләнешне генә китереп чыгара, бөтен әсәрне оештыру өчен һич тә нигез була алмый, диярләр. Без үзебез бу реплика белән килешү ягында торыр идек. Әмма хикмәт тә шунда, автор әлеге каршылык дигәнен әсәрнең буеннан-буена сузып бара. Дөресен әйткәндә, аның монысы да әле комедия башланганчы ук хәл ителүгә якын китереп куелган. Улының теләгенә әнисе артык каршы төшми, ул инде күптән юл капчыгына азык-төлекләр тутырып биргән. Ә әтисе? Ул да шул ялварудан һәм ачулангандай булып кыланудан ерак китми. Ә инде беренче күренешнең ахырында үзе үк Мөбарәкне озатырга колхоз машинасын чакырта. Күрәсез, каршылык бетте. Әмма шундый, әйтергә яраса, «чыпчык бураны» эчендә күкрәге белән юл ярып барган Мөбарәк җитмәсә тагын «мин үзем теләгәнне барыбер булдырмыйча калмыйм» дип мактанып тора. Хәзер инде вакыйгаларның кай якка юнәлеш алачагын алдан ук әйтеп куярга мөмкин. Егет китеп бара, җир астына борау никадәр тизрәк төшсә, Мөбарәк эш урынында шулкадәр тизрәк күтәрелә. Ләкин тамашачыны ничектер мавыктырып барырга кирәк. Әгәр, югарыдагы кебек драматик киеренкелек йомшаса, сәхнә белән зал арасындагы бәйләнеш өзелә, тамашачы, сәхнәдәге вакыйгаларга катнашып барудан бигрәк, бу вакыйгаларны ышанмаучылык тойгысы белән пассив күзәтеп утыра башлый. Болай килеп чыкмасын өчен, автор ихтыяры белән Мөбарәк әлеге аерылышкан чакта туган «каршылыкларны» искә төшереп тора һәм ахырдан (шулай ук автор ихтыяры белән) нефтьне дә ташлап китмәкче була. Сүз дә юк, уңай геройда да үсеш белән бәйләнешле эчке каршылыклар чагылырга мөмА 122 кин. Ләкин бу очракта Мөбарәкнең нефтьтән китәргә җыенуы художество ягыннан да, логик яктан да акланмаган. Күптән түгел генә бит әле ул тоткан юлыннан тайпылмаячагы турында белдергән иде. Биредә автор герой характерының бөтенлеген җимерә. Мөбарәкнең карарлары гаҗәп дәрәҗәдә эзлексез. Мөбарәк бораулау конторасы директорының да, әтисенең дә һәм тамашачының да күңеле белән уйный. Күп тә үтми, ул тагын нефтьтә калырга ниятли, ә инде яңа ятмаларны эзләп, туган авылына кайткач, өйне күчерергә туры килә дип, әтисен ачуландырып маташа. Комедиядә драматургның көтелмәгән ситуацияләр кулланырга тулы хакы бар. Ләкин бер шарт белән: комик дигән ситуация балалар уенын хәтерләтмәсен. Күзәткәнегез бардыр, ике бала бергә килсә, «син шунда качкан бул, МИН сине тапкан булыйм» дип уйныйлар. Мөбарәкнең әтисен куркытуы һәм тамашачыларны киеренкерәк хәлгә куярга азаплануы да әнә шуны искә төшерә. Чөнки Мөбарәк үзе яхшы белә, монда куркырлык берни дә юк, башта ук өй турын читтән кыеклатып борауларга планлаштырылган булган. Мөбарәк образында драматург ил байлыгын ишәйтергә, производствода эшләргә омтылучыны, ә Сәмыйк абзый образында үз колхозының патриотын күрсәтергә тели. Яхшы тема. Ләкин художество тукымасына үрелмәгән булса, теләк һәм тема гына мәсьәләне хәл итми. «Егет сү- зе»ндә автор проблеманың образлы чагылышын күз алдына китереп җиткермәгән. Биредә ясалма каршылыклар характерны ачарга ярдәм итмиләр, киресенчә, характерны буташтыралар, сюжет табигый рәвештә үсми, аны автор үзе генә «тартып бара». Мөбарәккә һәр җирдә җитәкчелек эше әзерләп куелган: колхозда — председатель, бораулауда — мастер урыны. Ләкин мастер урынын бушатыр өчен, аннан кемне дә булса алырга кирәк. Карт мастер Зарифны автор Мөбарәккә урын бирер өчен генә тискәре герой итеп сурәтли кебек тоела. Чыннан да, бораулау конторасы директоры Бакланов аны яшьләргә юл бирмәүдә, яңа техниканы файдаланмауда гаепли һәм шуның өчен эшеннән ала. Ләкин «яшьләргә юл бирмәү» нәрсәдә чагыла ул — без моны күрмибез. Автор үзе дә соңыннан бу кешене уңай яктан сурәтләргә тырыша. Автор комедиягә мәхәббәт интригалары да керткәй, һәм мәхәббәт каршылыклары төп ко и ф л и кт иы ң бер тармагын дәгъва итәләр. Ләкин мәхәббәт каршылыклары да үсә торган каршылык түгел. ДАәхәббәт линиясе аркылы драматург Мөбарәкнең һәркем өчен кадерле кеше икәнлеген күрсәтергә тели. Авылда аның өчен Маһинур өзелеп тора, нефтьтә Кадриянең күзе төшә. Шунысы игътибарга лаеклы, аларның берсендә дә кызларга хас тойгылар тыйнаклыгы юк, саф күңелле Маһинур да тизрәк туй ясауны ашыктыра, хиссез Кадрия дә егетне кулга эләктерергә чамалый. Кызлар шулкадәр Мөбарәкнең «теңкәсенә тигәннәр», хәтта ул болай дип әйтә (сүз нефтьтән китү турында бара): «Шул ай рак, Алексей Тимофеевич. Килгән саен әти кайт дип бәйләнә, әни, килен хезмәте күрә алмыйм, дип рәнҗи. Кыз да үпкәләп хат яза. Ә монда Кадрия бәйләнә». Татар әдәбиятындагы иң яхшы әсәрләр мәхәббәт кебек нәфис хисне тыйнак итеп тасвирлаулары белән хөрмәткә лаеклылар. Бу комедиядә исә яшьләр ике сүзнең берендә «әй, җаным», «әй, җанкисәгем» сүзләрен кабатлыйлар, автор ихтыяры буенча, Маһинур һәрвакыт Мөбарәккә «сыена», Кадрия гел «сырпалана». Мәхәббәт тойгыларын, кичерешләрне тасвирлаудагы тел ярлылыгы егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтне салкын һәм шыксыз итә. Бу комедиядә музыка мәсьәләсе әһәмиятле урын алып тора. Драматург бу проблеманы композитор Фә- риди образында күтәрә. Дөрес, сюжеттан ул беркадәр читтәрәк тора. Сәхнә әсәренең гомумән төрле проблемаларга тармаклана алмаганлы- гын, барлык вакыйгаларның бер үзәк идея, сюжет сызыгы тирәсенә 123 генә җыелганлыгын искә төшерсәк, бу образның сюжет тышындарак калганлыгы тагын да ачыграк аңлашылыр. Ләкин шулай булуга да карамастан, комедиядә эстетика мәсьәләләренең чагылуын без урынсыз дип әйтә алмыйбыз. Биредә драматургның татар музыкасының үсеш юллары турында, аерым бер композиторларның музыкадан милли моңны кырып ташлаулары турында уйлануы, моның өчен борчылуы чагыла. Ләкин моннан котылу юлын автор дөрес билгеләми. Фәриди музыкасы турында картлар болай диләр: «Дыңгыр да даңгыр. Башны авырттыра. Бер генә дә татар көенә охшамаган шул». Менә шул композитор, үз иҗатындагы кризисны аңлап һәм аннан чыгарга теләп, нефтьчеләргә багышланган музыка язу нияте белән эшчеләр янына килә, сөйләшеп, күзәтеп, мотор тавышларын тыңлап йөри. Автор шушыны тормыш белән танышу, тормыштан артта калмау дип атый. Бу, билгеле, бик примитив яңгырый. Чынбарлыкны, кешене язучы бер төрле, композитор исә икенче төрле өйрәнә. Әлеге композиторның начар көйләр язуы машина ритмын онытуыннан түгел бит. Фәридигә, пропусклар ала-ала, буровойга кереп йөрү нинди файда бирә? Көйне нефтьчеләргә багышлагач та, ул аны аерым бер цех, завод өчен, мәгълүм бер производство тармагы кешеләре өчен генә иҗат итми бит, ул бөтен халык өчен яза. Көй аерым профессия кешеләренең генә кичерешләрен чагылдырмый, бәлки бөтен эшчеләрнең дә тойгыларын чагылдыра. Төрле рухтагы, төрле иастроениедәге, төрле тондагы җырлар бар икән, бу төрлелек бары тик кешенең рухи халәтенең, настроениесенең, кичерешләренең төрлелегенә генә бәйләнгән. Нефтьчеләргә багышланган җырны без көйдән бигрәк сүздән беләбез. Шуңа күрә Фәридинең өйрәнү объектын фәләненче «номерлы буровой» белән генә чикләү аның үсешен томалау дигән сүз булыр иде. Фәриди исә, драматург сурәтләвенчә, «Мөбарәкләрнең тавышларын» тыңлый, эш процессын күзәтә һәм бер җыр ишетә дә менә дигән көй язып чыгара. Катлаулы иҗат процессын болай схематик сурәтләү ышандырмый. «Егет сүзе»ндә без күп кенә үткен репликалар, тапкыр сүз уйнатулар очратабыз. Комедиядә андый хәлләр була. Алар комедиянең көлү көчен арттыралар. Сүзне икенче төрле аңлау, сүз уйнату юлы белән художник кире геройны тамашачы алдында ачып сала. Бер-ике мисал китерик. «Фәриди. Зариф абзый, яхшылап кына сөйләшик әле: сез дә су белән эшләүгә күчтегезме? 3 а р и ф. Сыекча белән генә... Фәриди. Ә, шуңа күрә дә эшегез сыекмыни». Бу алым аеруча Шәриф Камал иҗатында актив кулланылды. Ул аның гаҗәп оригиналь үрнәкләрен бирде. Абдулла Әхмәт персонажлар теленең үзенчәлекле булырга тиешлеген белеп эш иткән. Моны мисаллар раслый. Комедиядә Мөбарәкнең әнисе Гайшә образы бар. Ул тормышка бик гади карый. Коеп яңгыр яуган чакта композитор Фәридинең саз ярып килүен күргәч, мондый сөйләшү булып ала: «С ә м ы й к. Шундый пычракта нишләп йөри икән ул. Шәһәрендә генә утырса... Г а й ш ә. Утырса, утырса, һ ә ркемнеңүз к ә с е б е д и г ә н д ә й, кушканнардыр». Бу җөмләдән без Гайшәнең мәсьәләгә тирәннән карамавын, иҗат процессының катлаулылыгын күз алдына китермәвен аңлыйбыз. Ләкин соңга таба ул шушы сүзләрне бик еш кабатлый башлый, нәтиҗәдә ул сүзләр характерны ачу чарасыннан характерны төссезләндерү чарасына әйләнеп китәләр. Автор гомумән персонажлар телен индивидуальләштерүгә таррак карый. Ул, башлыча, теге яки бу геройга нинди дә булса сүз яки сүзләр тезмәсе беркетеп куя, һәм персонажлар бөтен комедия буена шуларны кирәк чакта да, кирәкмәс вакытта да кабатлап барырга тиеш булалар. Мәсәлән, Кадрия — «честное слово», Зариф — «җае чыккач, әйтим» һ. б. Бу — арзанлы алым, герой телен индивидуальләштерүнең тышкы күренеше генә. Автор, күрәсең, үз геройларының сөйләшүләренә тиешенчә колак салып карамаган. Аларның сүзләре һәр җирдә дә табигый яңгырамый. Безнеңчә, автор персонажларның характерларын тормыштагыча бөтен, ачык, реаль итеп күз алдына китермәгән. Геройлар табигый каршылыклар белән көрәшмиләр, бәлки автор ясаган коллизияләр эчендә йөриләр. Ә бу, үз чиратында, әсәрнең иллюстратив характерыннан килә. Драматург тормыштагы, әйтик, нефтьчеләр тормышындагы нинди дә булса яңа, зур проблема күтәрми, бәлки моңа кадәр газета мәкаләләрендә, очеркларда, докладларда әйтелгән фикерләргә җанлы мисаллар китерә, ягъни тормыш мәсьәләләрен пассив кабатлый. Кыскасы, «Егет сүзе» комедиясен шактый эшлисе, төзәтәсе бар әле. Автор бу турыда үзенең әсәрен аерым китап итеп чыгарганчы ук уйларга тиеш иде. Тәнкыйтьнең язылып чыгуы гына җитми, аңа колак салырга да кирәк.