ДӘҮЛӘТ КЕШЕСЕ
Торган саен матурлана бу яклар! Аз гына вакыт эчендә күпме яңа шәһәр, поселок үсеп чыкты: Әлмәт, Лениногорск, Актүбә, Акбуа, Азнакай, Зәй, Карабаш... Ис китәрлек! Тимәш, Лениногорск, Әлмәт тирәләрен әйткән дә юк инде, нефтьчеләр соңрак килеп эшли башлаган Шарлавык һәм Карабаш тирәсендә дә нинди мәһабәт корылмалар барлыкка килгән, биредәге үзәнлекләрдә күпме корыч вышкалар калыккан. Кайбер урыннарда алар тауларга да менеп басканнар инде. Челтәрле башларын күкләргә чөеп, әллә кайлардан күренеп торалар. Бөгелмә — Әлмәт юлы өстендәге Карабаш авылы зурайган, җәелгән. Аның бер очыннан икенче очы күренми. Каралтылары яхшырган. Түбәләре ак шифер белән ябылган, стена һәм тәрәзәләре матур итеп буялган яңа йортлар еш очрый, һәр өйгә радио, электр чыбыгы сузылган. Карабаш авылыннан бер читтәрәк, әле күптән түгел генә тын басу булган урында, икешәр катлы ак таш йортлары, культура сарае, стадионы, балалар бакчалары, амбулаторияләре, больницалары, төрле магазиннары, кинолары, үз телефон станциясе, җәмәгать ашханәсе, мунчасы, гаражлары булган, урамнарына асфальт җәелгән икенче бер Карабаш үсеп чыккан. Анда күп меңнәрчә нефтьчеләр, төзүчеләр яши. Яңа Карабаш шундый зур, архитектурасы ягыннан шундый килештереп салынган, аны поселок дип кенә атау дөрес булып бетмәс иде. .Якын киләчәктә ул, әлбәттә, шәһәр исемен алачак. Биредә хәзер кызу эш бара. Кая карама — эшчеләр, машиналар. Күп кенә участокларда эш төнлә дә тукталып тормый. Ком, таш, цемент төялгән машиналар бер-бер артлы килеп кенә торалар. Моңа кадәр үз иркепә агып яткан Зәй суы бикләнә һәм зур, яңа байлыклар чыганагы булып шушы урынга туплана. Урыннары су астында калачак Шарлавык, Ки- зембет, Федоровка, Толстовка авыллары яңа җиргә күчерелә. Нефтьчеләр, совет оешмалары белән берләшеп, колхозчыларны уңай, яңа йортларга күчерергә карар иткәннәр. Карабаштагы икенче номерлы төзү идарәсенә ун миллион сумга якын акча биреп, аңа авылны үз материаллары, үз көчләре белән төзеп бирергә кушканнар. •Яңа авылның проектын Ленинградтагы махсус оешма эшләгән. Колхозчылар өчен билгеләнгән йортларның бер өлеше, кухнясыннан тыш, икешәр, бер өлеше өчәр бүлмәле. Коттеджлардагы кебек чормаларына кадәр челтәрле тәрәзә куела, һәркайсы матур рәшәткә белән әйләндереп алына, ишек алды түренә кирпечтән терлек абзары, утынлык, бер почмакка бик әйбәт итеп таштан кар базы ясала. Өйләрнең идәннәре, тәрә- .зә-ишекләре, тышкы стеналары, капка-рәшәткәләр матур итеп төсле бу Т 78 яулар белән буяла. Фундаменты әйләнәсенә цемент җәелә. Йортлар,, урамнар, барлык җәмәгать биналары электр белән яктыртыла. Авыл ту- лысынча радиолаштырыла. Урамнар астына су трубалары салынып, торакларга якын урыннарга су алу колонкалары куела. •Яңа авылның юлы да гади юл булмаячак. Төзүчеләр аңа тигезләп вак таш түшиләр. Шушы яңа авыл буйлап йөргәндә мин, ихтыярсыздап, Венецуэланың атаклы язучысы Рамой Санчесның «Нефть» исемле романында тасвирланган капмакаршы вакыйгаларны, Америка капиталистларының, нефтьле җирләр табылгач, андагы халыклар белән вәхшиләрчә мөгамәлә итүләрен исемә төшердем. Санчес романында сурәтләнгән Кабимас авылы, Америка нефть «мистерлары» килү белән, хезмәт ияләре өчен коточкыч тар урынга әверелә. Бу мәйданга америкалылар килеп нефть промыселлары коргач, районның хуҗалыгы таркала, җирле халыкларның йорт-каралтыларын тракторлар, скреперлар белән җимерәләр, үзләрен ач үлемгә дучар итәләр. — Безгә яңа бәхетләр теләгез, инде яңа җирдәге яңа өйләр туена кунак булып килегез!—дип озатып калдылар безне Шарлавыкта һәм Карабашта. Бу хәл унбиш айлар элек булган иде. Шушы якларга икенче тапкыр килүебездә «Карабаш диңгезе»и ясап бетергәннәр диярлек иде инде. Ул киң булып җәелеп, нефть промыселларына күп итеп су бирә башлаган. Шат йөзле эшчеләр, ерак-еракларга җәелгән су өстенә төртеп күрсәтә-күрсәтә, шаяртып: — Суны нефтькә әйләндерәбез, — диләр. Нефть ятмасы кырыйларына су никадәр күп кудырылса, бу кыйммәтле сыек ягулык шулкадәр күбрәк һәм тизрәк чыга. Ул ике километрга кадәр тирәнлектән табигый басым астында күтәрелә, фонтанлый, димәк, насос-фәлән белән суырту өчен чыгымнар тотылмагач, бик арзанга төшә. Тирәли суландыру эше яхшы куелган Баулы нефте, мәсәлән, бөтен Советлар Союзында иң арзан нефть санала. — Кайчан гына соң су кудыру ярдәмендә Татарстандагы барлык ятмаларның басымын саклау, нефтен су белән кысрыклап чыгару эше шул дәрәҗәгә күтәрелер икән? — Зур нефть мәйданындагы промыселларда басым саклау корылмаларын өлгертү нигә болай озакка сузыла? .— Елга, күлләргә ярлы булган ул районнарыбызга Кама суын борып китерүне бөтен республикабыз халкы эше итеп игълан итәргә кирәк түгелме икән?.. Нефть алу дәвамында, катламда басым кимү сәбәпле, нефть чыгу азая баруын, ә бер өлешенең җир астында мәңгегә әрәм булып калуын белгән нефтьчеләр әнә шундый сораулар бирәләр, һәм, турысын әйтергә кирәк, урынсыз борчылу түгел бу. Яңа авылда булып кайтканнан соң, кич белән Карабаштагы — аны хәзер «Акбаш» дип атарга кирәк иде, чөнки ул бөтенләй диярлек ак таш йортлардан тора, күбесенең түбәләре дә ак шифер — күптәнге танышыбыз, хәзер Шарлавык — Карабаш якларында эшләүче атаклы бораулау мастеры Мөгаллим Гыймазовка кердек. Шактый озын буйлы, чандыррак гәүдәле, ябыграк ак чырайлы, зур зәңгәрсу, уйчан күзле бу нефтьче белән мин беренче мәртәбә моннан сигез ел чамасы элек, ул әле Баулының терлекләр фермасы янындагы өченче номерлы скважинаны бораулаганда танышкан идем. 79 Мөгаллим күп сөйләшергә ярата торган кешеләрдән түгел. Скважиналар бораулаудагы уңышлары турында да озын сөйләшергә яратмый. — Үткәннәр турында түгел, алдагылары хакында күбрәк кайгыртырга кирәк, — ди ул. Әмма фронттай җиңеп кайтып, туган ягы Баулы мәйданындагы буровойда эшли башлаган көннәрен, соңыннан мастерлыкка күтәрелеп, ул район ятмасында алган чыныгуларын әледән-әле сагынып исенә төшерә. — Хәтерлисездер, — ди мастер, — Баулыга скважиналар бораулый торган беренче турбиналар кайткан көннәрне? Шул беренче турбиналарның берсен башлап миңа үзләштерергә туры килде. Америкалылар аны бездән тикмәгә генә сатып алмадылар. Әйбәт машина! Гыймазов бригадасы турбобурны ун-унбиш көндә бөтен нечкәлекләре белән үзләштерде һәм, элек, ротор белән эшләү вакытында күп айлар буена бораулама торган тирән скважиналарны егерме тугыз-утыз көндә, соңыннан аннан да тизрәк бораулап өлгертә башлады. Әүвәл скважиналар башыннан ахырына кадәр суга үзле балчык салынып изелгән сыекча белән бораулана иде. Бу исә, эшне озакка сузу белән бергә, турбина эшен авырайта, хәтта имгәнүләргә китерә иде. Алдынгы белгечләр һәм бораулау осталары, күзәтүләр алып барып, скважинаның бөтен көпшәсен үк булмаса да, күпчелек өлешен бик иркенләп су ярдәмендә бораулап үтәргә мөмкин, дигән фикергә килделәр. Шул новаторларның берсе Баулы бораулау мастеры Гыймазов булды. — О, Баулымы? Зур мәктәп булды ул безнең барыбызга да!—ди Мөгаллим, шул үткән көннәрне искә төшереп. Аның әйткәне дөрес тә. Татарстанның хәзерге зур нефть мәйданнарын үзләштерү өчен чыннан да шундый бер Баулы мәктәбе кирәк булган. Хәзер дә нефтьтә эшләүче Мотаһар Нургалиев тә, Газим Гайфуллин да һәм башкалар да шул Баулыдай килгән егетләр бит. Әлмәт якларында җиде-сигез район җире астындагы олы нефть мәйданын бораулауда бау- лылар бик зур тырышлык күрсәтәләр. — Кирәк икән, без Алабуга — Бондюг мәйданнарына да барып, күп итеп нефть скважиналары бораулап бирербез,—диләр элекке баулылар. * Гыймазов белән әлеге очрашуыбыз бик салкын һәм буранлы көннәргә туры килде. Мөгаллим үзе минем соравыма җавап бирә, үзе әледән-әле тәрәзәгә барып карый. — Бөтен нәрсәне күмеп китәргә чамалыйдырмы бу хәерсез,—ди ул, буранга ачуланып. Төнен Мөгаллим рәтләп йокламады. Таң беленер-беленмәс торып, тиз- тиз генә җыенды да буровойга чапты. Барасы җир ерак, юл авыр иде. Ун-унбиш километр җир үткәч, машина бөтенләй бара алмый башлады. Аны ташлап, җәяүләп китәргә туры килде. Үзәнлекләрне, юл-сукмакларны әйткән дә юк, ерак басуның ачык һәм шактый калку урынында утыручы җиде йөз өченче буровой культбудкасының тәрәзәсенә кадәр кар белән капланган, вышка әйләнә-тирәсенә көртләр өелгән иде. Хәтта верховой сәндерәсенә менә торган баскычта да, тезелеп утыручы куяннарны хәтерләтеп, озынчарак ак түгәрәкләр җемелди. Иртән бата-чума сменага килүчеләр буровойдагы иптәшләре өчен бик борчылалар: — Ул-бу юкмы икән? Үтә хәтәр дулады бит. — Буровойдагылар ни хәлдә икән? — Аларның станок янына басканнарына уналты сәгать була инде. Әйтергә генә ансат бит! Төнге смена машина белән дә, җәяүләп тә кырга чыгып караган. Ләкин буровойга барып җитә алмаган. — Әйе, бу төндә буровойда эшләүчеләргә җиңел булмагандыр, әлбәттә, кичә үземә биредә куна калырга кирәк булган. Барометр сиздергән 80 лдө, сиздерүен... диде Г ыймазов, вышка юнәлешеннән күзен алмыйча алга атлый-атлый. Аннары: — Безнең егетләр — анысын-монысын күргән кешеләр, сынатмаслар, — дип өстәп куйды. Ә үзенең күз карашы алдагы вышкада, аяклары шунда таба омтыла иде. «Алай-болай имгәнмәделәрме икән. Насосларны туңдырып эштән чыгармадылармы икән?..» Барып җитәргә егерме-егерме биш метр ара калды дигәндә, скважинага сыекча үткәрүче юан шлангның сулык-сулык итеп тирбәлеп торуы күренде, тирән җир астында таш кимерүче турбинаның гүләве ишетелә башлады. Мастерның йөзе яктырып китте, юлдашлар иркен сулыш алдылар: — Тәки бирешмәгәннәр, ә! Ниһаять, иртәнге смена да, мастер да буровой эчендә. Төнге өермәдә идәннәр, станок аралары кар белән тулгандыр, дип уйлаганнар иде. Юк, алай түгел икән. Тик шәмнәрне утыртып куя торган урында гына юка боз боҗралары күренә. Бүтән җир чиста. ...Бораулау бара. Станок тоткасы соры киез итек, кара тире тун, колакчын бүрек кигән, урта буйлы, утыз яшьләр тирәсендәге таза, түгәрәк битле кеше кулында. Мастер туры аның янына атлады, вахтаны тапшырырга кушты. — Тыныч булыгыз, барысы да тәртиптә!—диде тегесе. — Шәп булган. — Хәтта эш нормасын да үтәдек. Арттырган да булыр идек, үтә каты урынга эләктек. Артык тиз эшләп булмый. — Арыгансыздыр? — Арымаган кая ул! Шулай да җиңеп чыгуның рәхәте ни тора! Олысы да, кечесе дә «дядя Ваня» дип ихтирам итеп йөртә торган Пе- ченкин дигән бораулаучы икән бу кеше. Гыймазов аңа һәм аның белән бергә тоташтан ике вахта үткәргән Зәкәрия Гыйззәтуллинга, Петр Рыковка, Михаил Бузулукка чын күңеленнән рәхмәт әйтте. Смена эшкә башлады. Бораулаучылар эш урыннарына бастылар. Гыймазов буровой хуҗалыгын йөреп чыкты да, культбудкага кереп, вахта журналын укырга кереште. Шул вакыт будка тәрәзәсен дерелдәтеп, тыштан ниндидер яман тавыш ишетелде. Гыймазов, күз ачып йомганчы, культбудкадан чыкты да юдыргыч сыекча улагын барып карады. Анда нәкъ сөт кебек ак су шаулап ага иде. Аннары идарә итү рычагын алып роторны эшләтеп карады. Ул арткы ходны бирә: борау бер урында тора, турбина һәм бөтен колонна кирегә таба әйләнә. — Кашир токымы,—диде мастер, бораулаучыларга карап, — биредә алмазсыман бернәрсә булырга тиеш. Егерме биш-утыз метр эшләп төшәргә тиеш булган борау нибары ике метрны кистергән дә тешләре кырылып эштән чыккан. Бик хикмәтле безнең Татарстанның җир аслары. Нинди генә каты ташлар юк анда! Мастер бу урынны тешләре иң каты металлдан ясалган борау белән үтәргә кушты/Гади борау алты йөз сум торса, бусы өч мең сум чамасы икән. Шуңа күрә вахталар аны бары үтә каты урыннар өчен генә саклыйлар, анда да мастер рөхсәтеннән башка скважинага төшермиләр икән. Контораның исәп дәфтәренә язылган бу саннарны уку гына ансат. Ә бит аларның һәркайсын барлыкка китерү өчен күпме тырышлык кирәк булган да күпме кыенлыкларны җиңү соралган! «Җиде миллион сумнан артык экономия ясалган» дигән сүзләргә генә игътибар итик. Бу бит яңадан җиде буровой корырлык акча дигән сүз! Мөгаллимне һәм аның бригадасын илебездә тикмәгә генә новатор дип атамыйлар. Ул су белән бораулап үтүне беренче булып куллана башлаучылардан булды. Бораулауда тизләтелгән режим дип аталган яңалыкны Татарстанда беренче буларак ул куллана башлады. Соңыннан нефть промышленностенда күп кулланыла башлаган төрле-төрле яңа җиһаз һәм коралларны инженерлар, фәнни работниклар иң элек аның буровойларында, аның катнашы белән сынап карадылар. Әле илле икенче елны, 800 метр бораулап үтү өчен ярыш барганда, Мөгаллим бригадасы 526 нчы номерлы скважинасын станок-айга 1 374 метр тизлек белән бораулап үтте. Аннан соңгы елда ул 2 011 метрлы рекорд бирде. Мең тугыз йөз илле дүртенче елда өч рекорд куйды: станок-айга 2 118, 3 023, 3 058 метр бирде. Аннан соңгы елда 459 нчы скважинаны станок-айга 3 150 метр тизлек белән бораулап, бөтен ил нефтьчеләрен таңга калдырды ул. Аның бу хезмәте, батыр очучыларыбызиың, фән эшлеклеләребезнең, әһәмиятле яңа әсәрләр тудырган әдәбият-сәнгать осталарыбызның хезмәтләре кебек, ерак чит илләргә дә ишетелде. Халык демократиясе илләрендәге хезмәт ияләрен дә куандырды. Әнә шулай Гыймазов бригадасы әледән-әле хәтсез зур җиңүләргә ирешеп килә. Ничек ирешә соң ул аларга? Сер нәрсәдә? Билгеле, бригада үз ватаныбызда эшләнгән бик камил техника белән коралланган. Әлеге совет турбобуры бер үзе генә дә ни тора! Ә алмазларны да кистереп үтәргә сәләтле бораулар? Ә күтәрү-төшерү кораллары? Җир асты тауташ токымнарын икешәр километрга кисеп төшкән меңнәрчә тонна авырлыктагы корыч колоннаның башыннан алар ничек җитез эләктереп алалар да ничек җайлы итеп суырып чыгаралар һәм, буын-буын итеп сүтеп, күперчек өстеиә тезеп куялар. Мондый техника бер Гыймазов бригадасында гына түгел. Хәзер безнең барлык бораулау коллективларына шушындый ук әйбәт машина һәм җиһазлар бирелгән. Хәзерге буровойларыбызны үзенә күрә бер завод- автоматка әйләнеп баралар дип тикмәгә генә әйтмиләр. Шулай яхшы коралланган булуга карамастан, кызганычка каршы, күп кенә бригадалар шактый түбән күрсәткечләр белән эшлиләр әле. Димәк, эш техникада гына түгел. Ә нәрсәдә соң? — Эш кешеләрдә! Мөгаллим менә шушыны бик яхшы аңлый булса кирәк. Бригадасына кешеләр сайлап алу, аларны өйрәнү, өйрәтү, урнаштыру һәм көйләп эшләтү мәсьәләләрендә бер дә битараф калырга теләмәгәнлеген аның янында кыска гына вакыт булганда да ачык күрәсең. Әнә буровойда трубалар күтәрү бара. Вахта членнарының һәркайсы үз урынында. Бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Аларның һәр хәрәкәтендә тупланганлык, югары дисциплина чагылып тора. Буровойда бу бигрәк тә кирәкле нәрсә. Биредә эшләгәндә берәрсе, әйтик, верховой яки бораулаучы аз гына игътибарсызлык күрсәттеме, уннарча тонна авырлыктагы трубаларны яки күтәрү җиһазларын ычкындырып җибәреп, кешеләрне дә, скважинаны да харап итүе бик ихтимал. ГыйМазов бригадасында сигез ел чамасы эчендә бер генә тапкыр да авария һәм башка • шундый бәхетсезлекләр булмаган икән, бу үзе генә дә биредә кешеләрнең үз эшләренә мөнәсәбәтен ачык күрсәтә. 6. .С. ә.- № 8 81 82 Гыймазов, бораулау станогы тоткасын кулына бик сирәк, тик кемгәдер берәр төрле эш алымын күрсәтеп бирергә, хаталарын төзәтергә кирәк булганда яки хәвефле хәл туардай чакларда гына ала. Нигә алырга соң? Аны кирәкмәс вакытта алуны вахта җитәкчесенә ышанмау кебек булыр иде дип карый ул. Әйе, дөрес караш! Кешеләрне көйли белсәң, никадәр катлаулы булмасыннар, машиналарны көйләп була. Бөтен нәрсә кешеләрдә. Алар үз бурычларын яхшы аңлый һәм беләләр икән, шул дәрәҗәгә күтәрелгәннәр икән, уңышка ирешергә мөмкин. Гыймазовмы син, Гай- фуллннмы, Нургалисвмы — кем генә булма! Тик җеп очларын, кирәкле буыннарны дөрес һәм вакытында күрсәтеп өлгереп кенә тора. Бу бригадада булганда, аның эшен өйрәнгәндә, кешеләре белән сөйләшкәндә моңа тагын да ныграк ышанасың. Менә биредәге бораулаучыларның берсе — инде шактый өлкән яшьтәге Григорий Яковлевич Поляков. Мөгаллим әйткәнчә, аңа бервакытта да каты әйтүнең кирәге юк. Ул һәр эшне ипчек үтисен алдай уйлап куя, вахтасын төгәл эшләтә. Григорий Яковлевич кул астындагы Рәшит Кәрпмов, Шәмси Спраҗетдинов, Хәлил Харрасов бик тырыш эшлиләр. Әйткәнне игътибар белән тыңлыйлар, аны үтәү өчен бөтен көчләрен бирәләр. Михаил Иванович Клишин, Иван Федорович Шеремет вахтасында эшләүче күп кешеләргә карата да шуны ук әйтергә мөмкин. Ә менә элегрәк атаклы бораулаучы булган Җәүдәт белән эшләр башкачарак килеп чыккан. Бригадада күптәй эшләгән һәм яхшы эшләгән ул. Күп мактаганнар үзен. Аерым да, җыелышларда да, матбугатта да мактаганнар. Кайбер кимчелекләрен күрми дә үтә торган булганнар. Бәлки, шуның да зарары тигәндер, бозылган бит бу вахта җитәкчесе тора-бара. Осталыкның тәмам чигенә җиттем дип уйлаган ахрысы. «Сине бораулаучыларның белемен күтәрү курсларына җибәрик әле», — дип тәкъдим иткәннәр. Карышкан. «Ничек инде ул, дускай, шулай укудан баш тартасыңмы? Техника, бораулау алымнары һаман камилләшә, нечкәрә бара 'бит. Бар, укып кайт, үзеңә дә, бригада өчен дә яхшы булыр»,— дигәннәр аңа. «Юк, бармыйм да бармыйм, мин болай да оста». — дип кенә җавап кайтарган. Шуннан бу ачуланган, ахрысы, расчет алып, хатынын җитәкләгән дә Казагстанга китеп барган. Анда үзе рәтле эшкә дә кермәгән тагын, йорт салып тора башлаган... Күңел бер тотынса уйнаклый бит ул. Озак та үтми, тагын бу якларга әйләнеп кайта Җәүдәт. Гыймазов бригадасында буш урын беткән була инде. Контора аны Әсгать Абдуллин бригадасына җибәрә. Аңа, тотышын яхшыртып, үзен кулга алып, матур гына эшләргә кирәк иде инде. Юк бит. Эчәргә тотынган. Үгетләгәнне дә, орышканны да белмәгән. Тәмам абруен югалта язган. Билгеле, ниндидер чара күрергә кирәк булган. Өч айга бораулаучы эшеннән алып торганнар. Моның белән Гыймазов та килешкән һәм бораулаучыны ничек тә ТӨЗӘТУ. аякка бастыру турында уйларга керешкән. — ~Жәл, конечно, — ди Мөгаллим, — элек бик уңган кеше иде. Иптәшләрем белән киңәштем дә, сорап үземә эшкә алдым. Хәзер ул яңадан минем бригадада. Буровойда эшли. Барыбыз да ярдәм итәргә тырышабыз. Үзе дә инде: «Ю.ләр булдым мин. Хуҗа Насретдин, шикелле үзем утырган ботакка үзем балта чапканмын, ди. Бу аның айный, дисциплинага утыра башлавыдыр дип ышанам. Шулай гына булсын иде. Барыбыз да шатланыр идек... Кеше менә шундый нечкә нәрсә бит ул. Аңа карата төрлечә якын килергә, зур саклык белән эш итәргә туры килә... ❖ Мөгаллим алда яңадан-яңа җиңүләргә ирешү турында өзлексез уйлый: — Моңа чаклы безнең яңа участогыбызда бораулау эше электр энергиясе җитешмәүдән тоткарлана иде, — ди ул, — Куйбышев ГЭСы чыбыклары Бөгелмә янына килеп җитте инде. Озакламый энергия кытлыгы 6* кимер. Шуның өстенә тагын кече диаметрлы бораулар белән дә эшли башларбыз. Димәк, бораулау тизлеген тагын бик күп арттырып булачак. Әмма Мөгаллимне белгечләр тарафыннан әле хәл ителеп бетмәгән оер нәрсә борчый. Анысы — скважиналарның сыйфатына кагыла. Билгеле булганча, моңарчы нефть скважиналарын төбенә кадәр су беләи бораулап үтү, эшне тизләткәнлектән, прогрессив алым булып исәпләнә иде. Хәлбуки, соңгы вакытта байтак промыселчылар һәм белгечләр моңа капма-каршы һәм бик җитди дәлилләр китерә башладылар. Аларча, скважиналарның иң күпчелек өлеше су ярдәмендә бораулап үтелсә дә, аларның нефтьле катламы, суга нәрсәдер кушылып ачылырга тиеш. Гади су белән ачарга һич тә ярамый, чөнки ул нефтьле катламның эченә бик ерак үтеп кереп, микроннар беләи үлчәнә торган тишекләрне томалый, нефтькә саркып чыгарга ирек бирми. Нәтиҗәдә өлгергән скважинаны үзләштерү, нефть бирә башлау хәленә китерү озакка сузыла һәм, гомумән, мондый скважинаның нефть биреше түбән була икән. Бу хәл Гыймазовлар конторасы бораулаган скважиналарда да булган. — Игътибарсыз калдырырга ярый торган нәрсә түгел. Тиешле фәнни- тикшеренү оешмалары үз сүзләрен тизрәк әйтсеннәр иде, — ди мастер. Март аеның җылы кояшлы бер ял көне иде. Карабаш, Шарлавык, Бөгелмә кешеләре — бу якларның меңнәрчә-меңнәрчә хезмәт ияләре СССР Верховный Советына үзләреннән депутат итеп нефтьче Мөгаллим Гыймазовны сайладылар. Менә депутат Верховный Совет сессиясеннән кайтып килә. Тимер юл станциясеннән ул эшли торган җирләргә кадәрге шактый ерак араны машинада үтәргә кирәк. Мөгаллим гадәттәге кебек тыныч түгел, ул дулкынлана, эшен, үз якларын сагынып өлгергән ахры, шоферны ашыктыра, автомобильнең иртәнге салкында парланган ян тәрәзәләрен сөртеп, әле уңга, әле сулга үрелеп карый. Асфальт юлның як-ягындагы электр чыбыклары, телефон, телеграф баганалары артка таба йөгереп узалар. Әле анда, әле монда вышкалар, каршылап башларын иеп калгандай, бер- сен-берсе алмаштыралар. Әнә түрдәрәк, оя-оя булып, көмеш төсле гигант чаннар ялтырый. Скважиналардан (Мөгаллим бригадасы эшләгәннәрен- нән дә) чыккан нефть башта шуларга җыела бит. Ә алардан инде ул юан-юан җир асты трубалары буйлап меңнәрчә километр ераклыктагы Пермь, Горький, Куйбышев шәһәрләренә һәм илебезнең башка өлкә, республикаларына китә. «Сессиядә кабул ителгән карарларыбыз уңышлы үтәлсен өчен безгә Татарстан нефть елгаларында агышны тагын да куәтләндерергә кирәк булыр. Әйе, без моны эшләрбез», дип уйлый мастер.