Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ ДРАМАТУРГИЯ ҺӘМ ТОРМЫШЧАН КОНФЛИКТ ТУРЫНДА

Драма, поэзиядән кала, иң карт жанр. Моны дөиья әдәбияты тарихыннан да, татар әдәбияты тарихыннан да күрергә мөмкин. Борынгы классик мәхәббәт поэмасы «Йосыф вә Зөләйха» пц кульминацион урында драма формалары алып китә. Шагыйрь Гали характерлар арасындагы кискен бәрелешләрне, геройларның тирән кичерешләрен үз тасвиры аша түгел, диалог, монологлар аша бирә. «Та- һир-Зөһрә», «Бүз егет» поэмалары да шул ук алым белән язылганнар. Татар әдәбиятында драма жанры мөстәкыйль яши башлаганчы әле бик күп вакыт уза һәм без беренче драма әсәрләрен бары XIX йөзнең соңгы чирегендә генә күрәбез. Чын мәгънәсендә профессиональ драмаларның мәйданга чыгуы 1905 ел революциясе белән, шул революциянең җимеше булган татар театрының тууы белән бәйләнгән. Татар халкын феодаль-патриар- халь изүдән алып чыгарга омтылган, татар халкын культуралы, белемле итеп күрергә хыялланган Г. Камал кебек драматургларның эшчәнлеклә- ре татар театрының демократик юлдан үсеп китүенә зур этәргеч бирә. 1907—1917 еллар арасында нигездә татар драматургиясе г,аять матур һәм бөек идеал белән үсеп бара. Бу чор эчендә Ф. Әмирхан рус культурасына мәхәббәт уята торган, консерватизмга каршы көрәшә торган драмалар бирә. Г. Коләхметов — пролетарь революционер образы аша тормышны социалистик нигездә яңабаштан үзгәртеп кору, моның өчен барлык изелгән халыкларны капитализм коллыгыннан азат итү идеяләре күтәреп чыга. Революциягә кадәр революциондемократик язучылар театр аша милләтчелеккә каршы да, әдәбияттагы дпнп-мистик тенденцияләргә каршы да кискен көрәш алып бардылар. Революциядән соң татар театры чын мәгънәсендә гражданлык хокукы алды һәм иң караңгы авылларга да барып җитте. Театр белән бергә татар драматургиясе үсте. Революциянең савыктыргыч җиле бик күп яңа, яшь каләмнәрне илһамлапды- рып, алариы театрга алып килде. М. Фәйзи, Ф. Борнаш, К. Тинчурин, Ш. Усманов, К. Әмири, Т. Рахмап- кулый һ. б. революциянең беренче ун елы эчендә әдәбият тарихыбызда урын алырлык дистәләрчә әсәрләр бирделәр. Революциянең икенче ун елы — 1927— 1937 еллар — К. Тиичу- рннның иҗаты чәчәкләнгән еллар, шул ук вакытта Ш. Камал, һ. Такташ, Г. Кутуй, Р. Ишморат, Т. Гыйззәт, И. Исәнбәт, С. Баттал, X. Җәмил, Г. Ильяс, Г. Минский, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек язучыларның драматургии эшчәплеге киң колач алган еллар. Драматургия һаман үсешкә таба бара, төрлелеккә, тормышны киңрәк яктыртуга омтыла. Каләм үзенчәлекләре дә төрлечә. Монда Д 88 романтик күтәренкелек тә, сыйнфый көрәшнең кискенлеге дә, яңа кешенең — социализм төзүче кешенең эчке каршылыклары һәм тормыш фәлсәфәсе дә, төзү пафосы һәм социализмның дошманнарына утлы нәфрәт тә — барысы да чагыла. 1937 елдан башлап татар драматургиясе беркадәр кризис кичерә, аның кадрлары да азая. 1\. Тинчу- рин, Ф. Борнаш, Ф. Сәйфп-Казанлы кебек драматурглар инде иҗатларын төгәллиләр. Ш. Камалның эш- чәнлеге прозага юнәлә, С. Баттал, Г. Кутуй шулай ук башка жанрда эшлиләр. 1937—1947 ел эчендә Бөек Ватан сугышы барганлыгын онытмаска кирәк. Сугыш еллары гомумән авыр еллар, драматургия үсеше өчен аеруча, чөнки бер жанр да яңа кадрлар өстәлеп тормаса алга бара алмый. Ә сугыш елларында драматургиягә яңа исемнәр бик аз өстәлде. Шундый зур кыенлыклар кичерергә туры килсә дә, бу ун еллыктагы драматургиядә без бик гүзәл җимешләр күрәбез. Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт. Р. Ишморат кебек драматурглардан гыш, шушы өлкәдә М. Әмир, Ә. Фәйзи кебек танылган язучылар эшли башлыйлар, Г. Иасрый кебек яшьләр килә. Ләкин безне бүгенге көн кызыксындыра. Әгәр инде элекке елларга күз ташланган икән, ул бүгенге драматургиянең җирлеге уңдырышлы, аның традицияләре бай дигән фикерне раслау өчен эшләнде. Бүгенге көн — ул югары идеаллар белән яшәүне таләп итә. Бүгенге көн — уЛ совет кешесенең иҗади сәләте әкияттәге кебек киң колач алган чор. Бүгенге көн совет кешесен аның семья ыгы-зыгысы эчендә генә күреп бетерерлек түгел; аның реаль тормышның гаять катлаулы көндәлегендә, кешелек дөньясында тоткан мактаулы урынында карый белергә кирәк. Партиябезнең әледәнәле тормышка якынрак килергә өндәп, язучыларга, сәнгать эшчеләренә мөрәҗәгать итүенең тирән мәгънәсе шунда! Партия безнең үсешебезне аталарча кайгыртып тора һәм алдагы юнәлешебезне күрсәтеп тора. Безнең шушы съездыбыз алдыннан гына игълан ителгән яңа карар — өч опера әсәренә карата ялгыш бәя бирүләрне төзәтү — бу тирәннән уйландыра һәм чиксез куандыра торган карар. Партиябезнең мондый гадел кайгыртучаи карары иҗат эшчеләренең күңелләрен яңа якты нурлар белән бизи һәм ул безнең иҗат үсешебезгә бик нык ярдәм итәчәк. Партиянең XX съезды безнең һәркайсыбыз алдына гаҗәп зур бурычлар куйды. Н. С. Хрущев: «Безнең илнең сәнгате һәм әдәбияты эчтәлек байлыгы буенча гына түгел, ә бәлки художество көче һәм осталыгы буенча да дөньяда беренче урынны алуга ирешә алалар һәм ирешергә тиешләр», — диде. Бу мактаулы бурычны үтәү юлында безнең драматурглар да тырышып эшлиләр. Соңгы елларда безнең драматургиябезне башка халыклар да таный башладылар. Н. Исәнбәт драмалары хәзер кардәш халыклар арасында популяр булып китте. Р. Ишморат үзенең «Үлмәс җыр» драмасы белән рус сәхнәсенә күтәрелде, аның шул ук драмасы чуваш халкы тарафыннан да җылы каршыланды. Татар драматургиясенең үсү тенденциясе дөрес юлда һәм аның киләчәк уңышларына ышанырга була. Татар театрының 50 еллык юбилее уздырылды, узган ел зур уңыш белән Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы булды. Бу тарихи вакыйгалар татар драматургиясенең дә тантанасы иде. Татар драматургиясе театрларның иҗади ярдәме белән үзенең тарихи үсешендә ирешкән уңышларын декада вакытында күрсәтте. Башкала тамашачыларына К. Тинчурин, Т. Гыйззәт,. М. Фәйзи, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, М. Әмир, Ә. Фәйзи, М. Җәлил (опера буенча) һәм яшь драматург Юныс Әминов әсәрләре күрсәтелде. Күрәсез, төрле буын драматурглары, төрле юнәлеш вәкилләре... Декадага драматургиянең совет власте еллары вакытында ирешелгән иң күренекле, иң уңышлы үрнәкләре алып барылды. Бу — беренче декада өчен табигый иде. Бүгенге көннең уңышы бе 89 лән генә түгел, драматургияне тарихи үсеш процессында алу яхшы иде. Безнең драматургиянең сәләтен күрсәтә иде ул. Күрәсез, соңгы елларда бездә драманың яңа төре — опера драматургиясе барлыкка килде. М. Җәлил һәм Ә. Фәйзи тарафыннан башланган опера драматургиясендә без К. Нәҗми, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, X. Вахит һ. б. исемнәрне күрәбез. Бу бит революциягә кадәр бөтенләй булмаган, бары хыялда гына йөргән сәнгать! Дөрес, либреттолар иҗат итүдә әле безнең эшлисе эшләребез күп, ләкин шагыйрьләр белән композиторлар арасындагы иҗат багланышы — чын иҗат дуслыгы бу жанрның тагын да үсүен, югары күтәрелүен тәэмин итәр. Ләкин безгә тарихи уңышлар күләгәсенә озак яшеренеп торырга ярамый. Уңышлар белән тынычланып калу, гомумән, совет халкының характерына ят нәрсә. Шуңа күрә без бүгенге драматургиянең артта калуына күз йомып китә алмыйбыз. Бу артталыкны бетерү өчен Язучылар союзы, Культура министрлыгы тарафыннан чаралар да күрелә, совет җәмәгатьчелеге шулай ук драматургларга мораль ярдәм итеп, аларның һәр уңышына сөенеп, алкышлап тора. Яшь кадрларыбызның үсеп килүе, соңгы елларда, мәсәлән, Шәриф Хөсәенов. Сәет Кальметов, Юныс Әминов, Хәй Вахит кебек яшьләрнең актив иҗат эшенә тотынулары, Габделхәй Сабитов кебек яшьләрнең әдәбият институтында драматургия буенча махсус белем алулары безгә өметле булырга, аларның талантына ышанырга кушалар. Үсеп килүче яшьләр арасында Гөлшат Зәйнашева, Рәисә Ишморатова кебек хатын-кызлар бар. Бу — безнең драматургиягә килүче хатын-кызлардан Д. Аппакова- дан соң беренче карлыгачлар. Татарстан Культура министрлыгы һәм Язучылар союзы ябык конкурс шълан иттеләр. Конкурста Н. Исәнбәт. Р. Ишморат, М. Әмир, Ә. Фәйзи, Г. IIасрый, Г. Минский, С. Баттал, А. Әхмәт, Ә. Камал һәм Ю. Әминов иптәшләр катнашалар. Моңа кадәр үз әсәрләре белән танылган бу иптәшләргә зур бурычлар йөкләнә һәм халык алардан бик күпне өмет итә, чорыбызның бөек идеяләрен, бөек хисләрен гәүдәләндергән, заманыбызның үрнәк булырлык алдынгы кешесен тормыштагыча киң колачлы итеп күрсәткән әсәрләр көтә. Без уңыш телик аларга! Съездга хәзерлек уңае белән драматургиянең артталыгы турында матбугатта бик күп язылды. Соңгы ун ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрдән бары өч-дүрте генә сәхнәдә калуы күрсәтелде һәм мондый артта калуга төп сәбәп итеп, беренче чиратта, драматургның җанлы тормыштан җитәрлек хәбәрдар булмавы әйтелде. Хәзер моны кабатлау кирәк түгел, тик бу турыда сөйләүчеләргә колак салырга кирәк, моңа акыл өйрәтүченең сүзе итеп карамаска, бәлки аны йөрәк белән кабул итәргә кирәк. Драматург тормышка аеруча үткен күз белән, шагыйрь булып карарга өйрәнергә тиеш, чөнки драма — бик катлаулы һәм сәнгатьнең барлык төрләренең иң якты нурларын үзенә туплаган сәнгать. Драматургка үткен күзлелек — үткән тарихны үтәдән-үтә күрергә һәм киләчәккә дә үтеп керергә, бүгенгене барлык нечкәлекләре белән сиземләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта драматургның шагыйрь булырга тиешлеген тарих үзе күрсәтә. Борынгы дастаннарны, «Бүз егет», «ТаһирЗөһрә»ләрне хәтерләгез. Проза бёлән сөйләнеп бара торган вакыйга, үзенең кульминациясенә җиткәч, әсәргә драматургия элементлары кергәч, автор шигырьгә күчә торган булган. Әйе, драматург — ул, беренче чиратта, шагыйрь! Борынгы трагик Эсхилны, комедия атасы Аристофанны, Шекспир, Мольер, Островскийларны хәтерләгез. Алар барысы да шагыйрь булганнар. Бу традиция хәзер дә дәвам итә — И. Исәнбәт, Ә. Фәйзи, Ф. Хөсни, С. Баттал, Г. Насрый кебек драматурглар бер үк вакытта шагыйрьләр дә. Башкортларда да ул шулай: Баязит Бикбай, Кадир Даян, Мостай Кәрим — яхшы драматург һәм яхшы шагыйрьләр. Шагыйрьлек драматургиягә булыша, драманың эмоциональ 90 көчен үстерүгә, сүздә кыскалыкка, мәгънә җыйнаклыгына ярдәм итә. Аерым язучылар арасында, драма инде искерде, ул модада түгел, хәзер беренче урында кнно бара һәм кино драманы кысрыклый, шуңа күрә драматургиянең артта баруына гаҗәпләнергә ярамый, дип.караучылар бар. Билгеле, һәрбер жанр заман таләпләренә карап үзгәрә, төрләнә. Хәзерге драмалар борынгы әсәрләргә охшамыйлар. Урын, вакыт берлеге кебек классик төшенчәләр инде күптән җимерелделәр. Кино кебек, хәзерге заманның иң массачыл сәнгать төренең бик нык алга китеше шулай ук драматургия-театрга тәэсир ясамый калмый. Шуны да хәтергә төшерик, күк блуза, җанлы газеталар — заманында театрны алыштыру максаты белән бик кыю һәм кызыл фразалар чәчеп сәхнәгә атылганнар иде. Совет чынбарлыгы трагедия жанрына үсәргә җирлек бирми, шуңа күрә трагедия үлә торган жанр, дип раслауларны ишетергә туры килә иде. Ләкин вакытлы модалы кычкырынулар үтте, ә театр һаман яши һәм үсеп бара. Төрле экспериментлар инде онытылды, ләкин алар театрның, драматургиянең реалистик үсешенә вакытында бик нык зарар иттеләр. Тормыш үзе биргән материалны өйрәнеп, Н. Исәнбәт һәм Р. Ишморат Муса Җәлилнең героик көрәше һәм батыр үлеме турында трагедия, драма яздылар. Халык массасы аларны кабул итте, без ул әсәрләрне татар совет драматургиясенең бүгенге казанышы итеп таныйбыз. Шушы әсәрләр үзләре генә дә совет әдәбияты трагедияне сыйдыра алмый дигән карашны җимереп ташлый. Әгәр инде безнең тормышыбыз драма төрләре өчен материал бирми дип караучылар булса (заманында мондый карашлар булды һәм шул нигездә бервакыт конфликтсызлык теориясе тамыр җәйгән иде) — алар- ның карашы шулай ук нигезсез. Социалистик тормышта драманың һәр төренә дә рәхәтләнеп үсәргә мөмкинлек бар. Мондый мөмкинлек конфликтны фәкать бер сызыклы итеп күрергә өйрәнгән кеше өчеи генә аңлашылмас. Әгәр тормыш искелек белән яңалык көрәше итеп каралып, ә көрәш бюрократ начальник белән алдынгы ударник арасындагы тартыш төсендә генә күз алдына китерелсә, әлбәттә, ерак китү кыеп булачак. Тормышны туры сызыклы итеп, бер якта уңай, икенче якта кире итеп кенә күрү — үзе шаблонга, схемага алып керә, җанлы тормыштан аера. Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында, мәсәлән, конфликт сизелми генә башланып китә, анда тормышның сулышы, аның гади чынлыгы зур социаль тетрәүләргә таба бара һәм шул вакыйгалар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне билгели. Ы. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясендәге конфликт ике система— ике идеология арасында бара. Шушы ук конфликт баррикадалар корып көрәшүгә корылса, башка бер төрле әсәр сорар иде. Монда исә коммунист көрәшченең героик эшчәи- леге, кешелек дөньясын фашизмнан азат итү өчен барган көрәш чаралары дошманның үз өнендә алып барыла. Шунысы характерлы, шул ук образ, шул ук көрәш башка әсәрләрдә дә бирелә. Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» драмасы шул ук вакыйгаларны сурәтли, шул ук җирлектә бара. Шушы ук тема, шул ук образ Ә. Фәйзинең «Муса» либреттосында бирелә. Ләкин болар — өчесе өч әсәр, һәркайсысы үзенчәлекле эшләнгән драмалар. Дөрес, аларда уртаклыклар юк түгел, уртаклык урыны белән параллельлек тә китереп чыгара. Ләкин без бүген алардагы уртаклыклар турында түгел, бәлки конфликтларның тормышчанлыгы турында сөйлибез. Бу конфликт безнең драматургларга Муса Җәлил кебек бөтен кешелек дөньясы тарафыннан тәкъдир ителә торган үлемсез батырның көрәшен җанландырырга ярдәм иткән. Бу көрәш җанлы әкият итеп сөйләрлек дәрәҗәдә тулы һәм катлаулы итеп бирелмәсә дә, ул шактый үзенчәлекле, реаль чынлыкны күз алдына китерерлек итеп эшләнгән (без бу әсәрләрдәге геройларның эчке кичерешләре төрлечә һәм төрле 91 тирәнлектә эшләнүен дә бу урында искә алмыйбыз). Яшь язучы Юныс Әминов «Гөлчәчәк» исемле драмасында конфликтны катлаулы психологик кичерешләр нигезенә корган. Сөйгәнен үлемнән коткару өчен Гөлчәчәк тәвәккәллек эшли һәм соңыннан үзе авырып кала. Егет — Илшат — кызның авыру икәнен белгәч, мәхәббәтен икенче кешегә — Сөмбелгә юнәлтә, ә Сөмбел — дуслык, кешелек бурычы, намус, йөрәк кушуы кебек каршылыклы хисләр өермәсендә бөтерелә. Бу бик табигый һәм тормышчан хисләр, алар тормышчан конфликт тудыралар. Ш. Зәйни, Ф. Әмирхан хикәяләре м оти в л а р ы 11 н а и ф а й д а л а и ы п, « Хәз - рәт үгетләргә килде» исемле комедиядә кызыклы сюжет бирә һәм яшьләр белән картлар — реакцион муллалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли. Кон фл иктиың ясалма формалар ы да юк түгел. А. Әхмәтнең «Егет сүзе» драмасын искә төшерегез! Алдынгы колхозның председателе үз улын нефть эшенә җибәрәсе килми. Мондый хәлнең тормышта булуы мөмкин. Димәк, конфликтның җирлеге бар. Ләкин аны кеше ышанырлык итеп, реалистик итеп күрсәтә дә белергә кирәк. Председательнең карашы нәрсәгә нигезләнә? Председатель колхоз идарәсе печатен малаена биреп, үзе инде картлык ялына чыкмакчы була. Председатель — колхозчылар тарафыннан сайланып куелган кеше, димәк, малаеның да сайланырга тиеш икәнлеген белә булыр, печатьне аңа бирерләрме, әллә башкагамы? Бу конфликт нефтьче образын бирү өчен түгел, бәлки колхоз председателенең сатирик образын күрсәтү өчен уңышлы булыр иде. Конфликт көчле булсын, тамашачы нәрсәгә булса да өйрәнеп, гыйбрәт алып китсен дип, драматурглар төрле проблемалар тирәсендә әйләнәләр. Ләкин проблема, конфликтның эченә яшерелгән булмаса, ышандырмый да, кешене бернигә өйрәтә дә алмый. М. Әмирнең «Профессор Саматов» исемле драмасында, мәсәлән, проблема йөз дә бер корамадан—Хмех кисәкләреннән тун тегү мөмкинлеген яктырта, ләкин бу тун тамашачыны җылытмый. Шул ук М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасында бик күп проблемалар күтәрелә, ләкин алар образның кичергән хисләреннән, аның тормышка, кешеләргә булган мөнәсәбәтеннән аерылгысыз (артта калган колхозның хуҗалыгын күтәрү өчен җитәкчелекне ныгыту проблемасы, яшьләрне һәм массаны тәрбия итү һәм алар- ның патриотик хисләрен үстерү мәсьәләсе, авырлыкларны җиңеп чыгу һ. б.),— болар барысы да тормышчан конфликт аша биреләләр. Конфликтны тормышчан итеп оештыру өчен осталык кирәк. Осталык һәм талант — берсе-берсен тутыра торган нәрсәләр. Талант — өзлексез хәрәкәттә, эштә булырга тиеш, юкса ул йоклан калучан була. Шуңа күрә А. М. Горький, талант — бер процент булса, 99 процент тырышлык, тынгысыз эш, хезмәт кирәк, дип әйтә. Кызганычка каршы, безнең драматургларга тырышлык җитеп бетми. Шуңа күрә булган талант та еш кына ачылып бетми кала, бик матур материал уңышсызлыкка очрый. Г. Ахунов белән Ф. Мостафин «Җир куенында» исемле драмада нефть бораулаучы мастерның һәлакәтле үлемен сурәтләргә булганнар. Ләкин моны сәхнә чаралары белән күрсәтү турында җитәрлек уйланмаганнар. Корыч шәмнең югарыдан очып төшеп кеше үтерүен сәхнәдә күрсәтү, әлбәттә, мөмкин түгел. Шуңа күрә бу трагедия күренеше үзенең сәхнәдә чагылу формасын табарга тиеш. Виктор Гюго, драматургның нәрсәгә омтылырга тиешлегенә тукталып, болай язган: «Драматург үзенең сәнгатькә булган карашларыннан башка, иң элек Корнель шикелле бөеклеккә яки Мольер шикелле дөреслеккә омтылырга тиеш, шул чагында ул даһи кешеләрчә иң зур югарылыкка ирешә, бөеклек белән дөреслекне бергә кушып, Шекспир үрнәгендә, бөеклекне дөреслектән, дөреслекне бөеклектән таба». Совет халкының героик көрәше һәм героик хезмәте нәкъ шул бөек- 92 лек белән чынлыкны бергә кушарга кирәклекне сорый. Безнең чынбарлык — бөек чынлык, бу чынлык драматургның фантазиясенә әйтеп бетергесез бай азык бирә. Без әле бөеклекне күрсәтергә өйрәнеп җиткәнебез юк, үзебезнең тирәдә, өй эчендә генә буран уйната алабыз шикелле. Шуңа күрә бик күп темалар яктыртылмыйча, драматургларны көтеп яталар. Авыл .хуҗалыгын күтәрү, яңа шәһәрләр салу, республикабызның культурасы, экономикасы танымаслык булып үзгәреп үсүе, нефть промышленностеның җәелүе. Казанның биш диңгез портына әйләнүе һ. б. никадәр күңелле һәм дулкынландыргыч күренешләр. Яки Бөек Ватан сугышы темасын алыйк. Мин бу героик теманы искергән тема димәс идем. Киресенчә, нәкъ шушы темада Шекспирча бөеклек һәм чынлыкны куша белү осталыгы сорала. Кыскасы, Шекспир колачы белән эшли торган зур темалар, дәүләт күләм әһәмиятле темалар бик күп. Бу исә драма жанрының тагын да киңрәк колач белән эш итәргә тиешлеге турында һәм тормышчан конфликтларның чиксезлеге турында сөйли. Комедияләр турында берничә сүз әйтергә кирәк. Безнең хәзерге тамашачы комедияне аеруча ярата. Бу хәл халыкның уенкөлке яратуыннан гына түгел, минемчә, бәлки авыр сугыш еллары кичергән, фаҗигаларны бик күп күргәне өчен, яңадан да шомлы, дәһшәтле вакыйгаларны яки көндәлек тормыштагы драмаларны карап, йөрәк җәрәхәтен яңартасы килмәүдәндер! Бу — табигый хәл бит, шуның өстенә тамашачының онытылып, көндәлек ыгы-зыгы турында баш ватмыйча утырасы да килә. Шунысы да характерлы — әгәр драма булса, тамашачы аның бәхетле тәмамлануын тели. «Рәүфә» драмасының сәхнәгә куелу тарихы моны ачык күрсәтә — авыр фаҗига белән тәмамланган вариантын тамашачы кабул итмәде. Комедияләр бездә күп языла, күп уйнала. Чын мәгънәсендә комедияләр сәхнәдән төшми йөриләр — «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Банкрот», «Бүләк өчен», «Җилкәнсезләр», «Хуҗа Насретдин» һ. б. шундыйлардан. Моннан соң да ул шулай булыр. Шуңа күрә язучыларның игътибарын комедиягә юнәлдерү кирәк дисәк хата булмас. Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Көр күңелле, героик характерлы, тау ишәрлек сәләтле халык — иң авыр вакытта да, җилкәсенә иң зур фаҗига менеп атланырга торган чакта да төшенкелеккә бирелми, үзенең хәленнән мәзәк эзли башлый, авырлыкны шаянлык белән, уеи-көл- ке белән җиңә. Шул ук Мусаның Моабит төрмәсендә, үлем көткәндә, шаяи җырлар язуы, ачы итеп көлә* белүе — моңа бик ачык мисал. Тормыш үзе комедия өчен бай материал бирә. Бездә комедияләр бар, ләкин бездә сатира юк дәрәҗәсендә. Бу юлда моңа кадәр булган тыр ы шл ы к л ар уңыш китерм әде. Чөнки, кайбер очракта, сатирик үзе утырган ботакны кисәргә кереште, кайбер очракта, сатирада кире образ белән уңай образлар арасындагы проңентларпропорцияләр турындагы «теория»ләр дә комачаулады. Шуның өстенә драматургларның бу өлкәдәге осталыклары да чамалы булды, юкса — чын художник очраклы «теория»ләргә ияреп китми... Ни булса булды, ләкин тулысымча сатира әсәре хәзер дә бездә юк. Сатирик образ күбесенчә комедия эчендә йөри. Комедияне дә безнең арада бары фаш итү коралы дип .кенә караучылар бар. Ләкин аны фәкать фаш итү коралы дип, тукмау коральГднп карау белән килешеп булмый. Комедия ул — фаш итү генә түгел. _ у л^ раслый да. Момын классик мисалын К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр»еи- нән күрергә мөмкин. Тинчурин сатирасы — совет чынбарлыгын карага буяу өчен түгел, киресенчә, совет чынлыгын раслау өчем хезмәт итә. Шуңа күрә бу әсәр турында бер-ике сүз әйтми булмый. Тинчуринның бу әсәре татар театрында куелгач, күп кенә кешеләр өчен ул яңалык булды. Аны күптән язылган сатира дип кабул иттеләр. Әсәр 1925 елда ук язылган, 93 ләкин аны бүген дә өр-яңа әсәр итеп, рәхәтләнеп карап утырабыз, һәрбер сүзе саен тыела алмыйча көләбез. Бу — чыннан да, бездә бердәнбер диярлек сатира. Кәрим Тинчурин бу әсәрне язганда, сатира ничек язылырга тиеш, дип уйландымы икән? Анда шушы кадәрлесе кире тип, шушы чаклысы раслаучы — уңай тип булырга тиеш дип, тормыштагы кешеләрне процентларга салып утырдымы икән?! Юк, әлбәттә. Бу сатираның уңыш сере шунда — ул тормыштагыча алынган. Тинчурин, совет язучысы буларак, тормышның тарихи барышын өйрәнгән, череп таркала торган, киләчәк җирлеге җимерелгән - җилкәнсез буржуа тормышын социалистик революциянең савыктыргыч көче яктылыгына тотып караган. Бик характерлы: әсәрдә пролетариат вәкиле дә чагылып кына китә, совет кешеләре дә күренми диярлек, ләкин пролетариат революциясенең триумфаль адымы, революциянең гуманистик характеры, җирдәге паразитларны себереп килүе, — буржуа-мещан, контрреволюционерның, аферистларның сулыш алуларыннан ук сизелеп тора. Кәрим Тинчурин буржуа, контр өерен бер аренага бастырган да, үзе җиңүче совет халкы югарылыгында торып, котырган этләрдән каһкаһәләп көлә. Дөресрәге, ул үзе бер як читтән карап тора, ә буржуа үз-үзен кыйный. Дошманның һәрбер сүзе аның үз йөрәгенә хәнҗәр булып кадала, һәрбер адымы үзен һәлакәт базына илтә. Тинчурин традицияләрен яхшылап өйрәнгәндә, хәзерге сатираның, комедиянең җирлеге — реаль тормыш һәм аны бик тирәннән белергә кирәк дигән ышаныч туа. Н. Г. Чернышевский болай ди: «Сәнгатьтә көлкенең чын өлкәсе — кеше, кешелек җәмгыяте, кешенең тормышы, чөнки кешедә ул үзе булдыра алырдай нәрсәләргә омтылыш кына үсми, ә бәлки, урынсыз, уңышсыз, мәгънәсез претензияләр дә үсә». («Сәнгать турында», СССР Сәнгать Акад, нәшрияты, 1950 ел, 154 бит). Бездә үзен министр итеп күрергә омтылучы буш куыклар азмыни? Безнең иркен, киң демократиябездән файдаланып, үзен булдыклы итеп күрсәтергә тырышучы карьеристлар, җылы урын сайлаучылар юкмыни? Алар бар һәм алармы күрсәтә белергә кирәк. II. Исәнбәтнең «Зифа» комедиясендәге Илдерхан Балтаев шундый типларның уңышлы чагылышы. Илдерхан үзенең кабинетына хатыны белән бозылышкан архитектор Айдарны һәм аның хатыны Зифаны чакырта. Ир белән хатынны килештерергә азаплануында никадәр бюрократлык, формализм чагыла, барысыннан бигрәк Илдерханның үз урындыгы өчен калтырап торуы, аның эчке бозыклыгы фаш ителә. Шул ук комедиядә Кәләмзә образы бар. Аның Бикәмәткә кияүгә чыгарга тырышып йөрүләре чын мәгънәсендә комедия. Яше узган, чәчкәсе коелган булса да ул әле тагып бер тапкыр чәчәк атарга уйлый һәм шул омтылышы аны көлкегә калдыра. Мирсәй Әмирнең жиңелчә генә, халык әкиятләренә нигезләнеп язылган «Гөлшаян» комедиясе бар. Ул тәнкыйть сүзе ишетмәде әле, узып барганда гына аңа бер-ике тапкыр селтәнеп алдылар, ләкин аны тамашачы җылы каршылады. Әсәр бүгенге көн турында язылмаган, ләкин шулай да анда бүгенге көндә дә яшәп килә торган көнчелек, семья бозу кебек күренешләр көлке астына алыналар һәм драматург, комедия жанры сораган таләпләр белән хисаплашып, карар өчен күңелле әсәр бирә. Фәйзелкәбир, мулла, Төхбәт, староста — барысы, Гөлшаян түбән һәм безнең сүзне җиргә салып таптамас, дип уйлыйлар, үзләренең фәхеш тәкъдимнәре белән киләләр һәм хур булалар. Шуны да әйтергә кирәк. М. Әмирне?ң бу образлары — халык' ХЫЯЛБПТ- ДЙ эшләнгән образлар, ДИМЗКГ"УЛ әсәр татар драматургиясенә яңа образлар өстәми, монда авторның бары композицион осталыгы һәм тел~оаилыгы гына чагыла. Гамир Насрыйның «Яшел эшләпә» исемле комедиясе дә тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Бу әсәрдә егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәт бик табигый һәм тормышчан булып ачыла. Элек бер- берсен сөеп йөргән Гөлбикә белән 94 Сәйфи, өйләнеп, тормыш кору вакыты җиткәч» кыз егеткә әйләнеп тә карамый башлый. Ни өчен? Бәлки, бу аның капризы гынадыр? Түгел. Гөлбикә җанлы тормыш эчендә кайнаган, ул инде курслар тәмамлаган, комбайнчы булып эшләргә җыена, ә шул вакытта егет туй итү өчен «күп акча» артыннан куып йөргән һәм артка калган. Комсомол путевкасы белән чирәм җирләрне күтәрешергә киткән Сәйфи, аннан качып, төрле җирләрдә шофер булып йөри һәм машина тәгәрмәче аны шул ук җанлы, героик тормыштан аерып, сазлыкка, обывательлеккә илтеп кертә. Мондагы конфликт тормышчан һәм ул кире типны фаш итәргә дә. уңай образны расларга, аңа мәхәббәт уятырга да ярдәм итә. Комедиянең бу сызыгы әйбәт, ләкин башка яшь драматурглар кебек үк. Г. Насрый да жанр берлеге саклый белми, тормышчан комедия урыны- урыны белән фарска әйләнеп китә һәм тормыш үзе бирә торган комик хәлләр — аңлашылмаучылык, очраклылыкка корылган (эшләпәне саташтыру, бер кешене икенчесе белән бутау һ. б.) арзанлы күренешләр белән алышына. Әнә шундый хәл Г. Насрыйның башка әсәрләрендә дә күп кенә һәм ул аңа үсәргә комачаулый. Әхмәт Фәйзинең «Рәүфә» драмасында хатын ташлау вакыйгасыннан тыш бик кызыклы икенче сюжет җебе сузыла. Анда чын комизм бар. Без аның соңгысын яклар идек, чөнки нәкъ шунда ул характерларны ача. Менә шундый кешене күз алдына китерегез: интеллигент кыяфәтле, затлы гына чибәр ханым — Энҗе — үзенең абыйсын (Шәмгун Урманов- ны) ярата һәм аны хатыныннан аертырга йөри. Моның өчен сәбәп юк, абыйсына хатыны Рәүфә ошый, алар мәхәббәт белән тора да беләләр. Рәүфәнең килешкилбәте, гакы- лы-фигыле дә шикләнерлек түгел, киресенчә, акылы белән башкалардан ул өстенрәк тә, хезмәт урыны да бик югары, үзе танылган җәмәгать эшчесе — депутат. Шул кеше кайни- гәчкә ярамый, чөнки килен өстен! Үз ирен бармагына урап йөртә торган, яхшы киенергә, яхшы яшәргә дигән бердәнбер идеалга табынган ханым уңышка ирешү алдында. Аның абыйсын — Шәмгунны инде урыныннан алганнар, трестта шактый зур сумманың кая тотылуы турында кәгазь җитешми. Бу хәл Энҗене, аның министр урынбасары булып эшләүче ирен — Зөфәрне һәм министрлыктагы куштан-ял агайларны зур кайгыга сала. Ничек?! Шәмгунны урыныннан алганнар! Ләкин бу кайгы — кеше хәленә керү түгел, үзләрен саклау чарасы, чөнки җитми торган акчаны төрле хәйлә юллары белән алар министр урынбасарына дача салу өчен тотканнар. Шушы вакыйгаларда драматургның көче күренә. Бу — әсәрнең бер юнәлеше һәм ул яхшы бирелгән. Шул ук вакытта әсәрнең икенче — төп юнәлеше бар. Драматург шушы җирәнеч типлар фонында, чыннан да комедия каһарманнары була ала торган, халык көлүе аша нәфрәткә лаеклы булган кешеләр фонында, бүгенге көйнең алдынгы кешесен бирергә уйлаган. Ләкин ул барып чыкмаган, чөнки язучы эзлекле түгел. Ул башта — геройның үлеме белән әсәрне төгәлләргә уйлаган, соңыннан, кинәт, кискен борылыш ясап, әсәрне бәхетле кавышу белән тәмамлаган. Ә бит яхшы язылган әсәрдә геройлар авторның иркеиә бик үк буйсынып бетмиләр. Иҗат процессының үз законнары бар, геройның әсәрдәге көрәш, тормыш юлы, аның хәрәкәт итү логикасы эзлекле рәвештә бара. Автор үтерергә теләгән герой исән калырга һәм исән калырга тиешлесе үләргә мөмкин. Бу комедиядә нәкъ шул эчке логик юнәлеш җитми. Язучы безгә Рәүфәне сөйдерерлек материал бирми, ул схематик эшләнгән. Аның ире Шәмгун исә — бөтенләй кире образ, ул иң соңыннан гына тәүбәгә килгән бер кеше. Рәүфәнең һични булмагандай үзен ташлап киткән Шәмгунга килүе һәм моңа чаклы булганнарны онытуы ышандырмый. Аның Энҗе — Зөфәрләр төркеме белән очрашып, кискен бәрелешкә керергә тиешлеге, нәкъ шунда аның характеры ачылырга тиешлеге вакыйгаларның логик үсеше белән зарур бер нәрсә булып тора, ә ул юк. 95 Бездә комедиягә омтылу көчле, М. Әмир, Г. Насрый, А. Әхмәт кебек драматургларда бик матур юмор, күтәренке хис чагыла. Сәет Кальме- тов, Шәриф Хөсәеиов, Юныс Әмииов кебек яшьләр дә комедияләр белән сәхнәгә күтәрелделәр. Тамашачылар аларга зур өмет баглады. Бу өч драматург өчесе дә иркен генә көлеп, артта калган кешеләрне тәнкыйтьләп чыктылар. Фаш итү пафосы аларда көчле булды. Драматург өчен бу сыйфат бик мөһим, тик монда бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Әгәр дә барлык комедияләр дә шушы алымда гына — кире образларны алгы планга куеп, аларны фаш итүне генә максат итеп алса- • лар, бик ямьсез булыр иде. Комедия бер генә сукмактан бара алмый. К. Тинчурнн традициясе дә, Г. Камал методы да, рус классикасындагы үрнәкләр дә әзер өлге булып калырга тиеш түгел. Автор әзер өлгеләр буенча эшли башласа, формализмга, схемага кереп чума, тормышны стандартлаштыра башлый. Ә. Фәйзинең «Рәүфә»се иҗади образны алгы планга куярга уйлаган, тик аның кире образлары уңайны күмеп киткән. Комедия алгы планга, беренче урынга алдынгы совет кешесен куя ала, шулай ук ул аны халыкара вакыйгалар яктылыгында да күрсәтергә тиеш. Совет кешесенең сәләтлелеген, осталыгын, тапкырлыгын, зирәклеген, киң колачлы эшчәилегеи раслау өчен дә бик күп темалар һәм тормышчан конфликтлар белән эш итәргә мөмкин булыр иде. Моның өчен язучылар күбрәк эзләнергә, күбрәк янарга һәм, таланты торгынлыкта калмасын өчен, көн-төн эшләргә тиеш! Башкорт шагыйре Мостай Кәрим «Кыз урлау» исемле күңелле коме1 диясендә, мәсәлән, көлке объекты итеп бюрократны да, самодуриы да, кулак калдыгын яки буржуа идеологын да алмаган. Үзебезнең арада йөри торган гади, бик сөйкемле кешеләрне сурәтләгән. Алай гына да түгел, аларның күпчелеге колхозның хезмәтләре белән дан казанган, хөрмәт ителә торган алдынгы кешеләре. Көлке объекты итеп алгач, ул инде мотлака жулик яки корткыч булырга тиеш, дип карамаган Мостай. Комедиянең уңышы да, безнеңчә, шунда. Капитализм калдыгы, иске гадәт-йолаларга бик тиз ияреп китү- чәплек, мактану кебек йомшак сыйфатлар— язучының шаян каләменә илһам биргәннәр. Кыскасы, драматург бүгенге көннең героикасын раслау өчен, аның алдынгы кешесен — космосны яулап алган, дөньяны таң калдырган совет кешесен гәүдәләндерү өчен бик күп формалар белән эш итәргә тиеш. Җирнең ясалма юлдашларын иҗат иткән совет кешесенең геронк колачы, романтик пафосы гәүдәләнергә тиеш. Юкса безнең әсәрләрдә еш кына тискәре образлар — хаклы рәвештә фаш ителергә тиешле кире кешеләр — бөтен пьесаны биләп алалар һәм аларның калын гәүдәләре артыннан уңай геройны күрүе, бүгенге көннең алдынгы кешесен күрүе бик кыен була. һәрбер әсәрнең үз әһәмияте бар, үзенең кыйммәте бар. Ләкин без соңгы елларда драматургиядә уртак бер чир булып киткән нәрсәне әйтми уза алмыйбыз. Бу — сюжет параллельлеге, вакыйгаларның охшашлыгы. Юныс Әминовның «Язылмаган законнар»ында ир үзенең хатынын ташлап китә. Шул ук авторның «Аерылу» исемле бер пәрдәлек әсәрендә, әле өч ай гына элек өйләнешкән ферма мөдире Мансур белән аның чибәр хатыны Рәхимә аерылалар, чөнки хатынның мәктәптә счетоводлык эшен ташлап, фермага эшкә күчәсе килми. Җитмәсә, кызның әнисе бу аерылышуны хуплап тора. Кайсы ана үзенең яңа гына кияүгә чыккан кызы иреннән китсен өчен тырышып йөри?! Фатих Хөснинең «Еллар һәм юллар» драмасында Фоат — агроном шул ук сызык белән бара, аерма тик шунда — хатын (Зөбәйдә) атасы өенә кайтып китәргә мәҗбүр була. Рәисә Ишморатоваиың «Тормыш юлында» исемле драмасында шулай ук — агроном башка хатыннар белән типтерә, үз семьясын оныта һәм хатыны аңардан китәргә мәҗбүр була. 96 Әхмәт Фәйзинең «Рәүфә» драмасындагы төп сызыкта типтерү, уйнаш кебек нәрсәләр бирелми, ләкин анда да ирне көнләштереп, юк кына бер гауга аркасында хатынын ташлап китәргә мәҗбүр итәләр. Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» комедиясен хәтерләгез. Дөрес, монда хатын ташлап чыгып китү дәрәҗәсенә килеп җитмиләр, анда икенче мәсьәләләр, башка кешеләрнең мөнәсәбәте ачыклана, шулай да бу да семья проблемасын яктырта, семья мораленә багышлана. Мин бу әсәрләрнең кирәклеген инкарь итмим. Аларның художество кыйммәте турында да аерым-аерым сөйләргә мөмкин. Ләкин эш айда түгел, авторлар телиләрме-юкмы, мондый параллельләр белән безнең бай тормышыбызны бик фәкыйрьләндерәләр, схемага әйләндереп калдыралар. Мондый сюжет сызыгын элек кем башлаган, кем кемгә аңлы яки инерция буенча ияргән икәнен тикшерү әһәмиятле түгел. Шунысы бәхәссез — әгәр шушы драма яки комедияләргә карап безнең чор кешесен өйрәнергә теләсәләр — киләчәктә ул шулай булыр — бик ямьсез һәм зәвыксыз тормыш сурәтләнер иде. Безнең бүгенге көн геройларыбыз кайда соң? Алар гел шул хатын-кыз белән булышып кына йөриләрмени? Нигә бер үк нәрсәне шулкадәр чәйнәргә? Шагыйрь Зәки Нури шушы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт драматургиянең төп принцибы булып әверелүен үзенең шигырендә бик дөрес тәнкыйтьли: Академда бүген «Хатын» бара, Күрсәтәләр «Иране Күчмәдә. «Дннамоада исә районара Футбол ярышы сәгать өчләрдә... Кая барыйк, сайлыйк икән кайсын, Мөмкинлекләр бүген берничә. Футбол карыйк, анда ни буласын Утырасың алдан белмичә, — дип яза 3. Нури. «Кече форма» дип йөртелә торган, ләкин әһәмияте белән бик зур булган әсәрләр турында берничә сүз әйтәсе килә. Бу өлкәдә озак еллардан бирле Әнәс Камал эшләп килә, хәзер Хәй Вахит уңышлы гына әсәрләр яза, башка драматурглар «кече форманы» сирәкмирәк кенә искә төшереп алалар. Бу гаҗәп җаваплы һәм мавыктыргыч эш төре. Г. Камал бу форманың безнең әдәбиятта классик үрнәкләрен калдырды. Бер пәрдәлек әсәрләрне һәрбер авылда, һәрбер мәктәптә сәхнәгә куялар, ул миллионнарча яшьләргә эстетик тәрбия бирә, аларны батырлыкка өнди, җптешсезлекләргә каршы көрәшергә чакыра, әдәп-әхлакка өйрәтә яки күңелле ял иттерә. Бездә әле, кызганычка каршы, кече форманың сәнгатьчә эшләнешенә тиешле игътибар җитми. Бу өлкәдә классиклардан өйрәнү сизелми. А. П. Чеховның тәҗрибәсе, мәсәлән, тиешенчә өйрәнелә дип буламы? Юк! Аның бер генә битле әсәрләре бар. Анда бары бер генә кеше сөйли, димәк, бер монолог бирелә. Ләкин Чехов ул монологта да характер ача, үз чорының җанлы кешесен сәхнәгә бастыра. Шул кечкенә әсәрдә дә әшәкелек һәм ялган белән тулы иске дөнья кешесен, аның су өстендәге йомычка кебек чайкалып, бер калкып, бер чумып яшәвен күрәсең, «вак» кешенең трагик авазын ишетәсең. Кыскасы, Чехов кечкенә деталь аша да образ сурәтли. Бездә «кече форма»га вак эш дип карау яши, шуңа күрә бу төр әсәрләр арасыннан чын сәнгать югарылыгына күтәрелгән үрнәкләр табуы кыен. Дөрес, бер пәрдәлек әсәр язу өч-дүрт пәрдәлек пьеса язуга караганда авыррак. Чөнки монда артык сүз генә түгел, артык хәреф тә булмаска тиешле. Бер пәрдә эчендә вакыйга төенләнә, үсә һәм чишелә. Шул вакыт эчендә конфликт туа һәм хәл ителә. Димәк, кече форма аеруча осталык сорый. Соңгы елларда язылган «кече форма» әсәрләрдә әнә шул осталыкка омтылу аз сизелә. Конфликтлар тормышчан булмаганлыктан, бармактан суырып уйлап чыгарылганлыктан, анда сурәтләнгән вакыйгаларга ышануы кыен, кешеләрнең язмышы исә һич дулкынландыра алмый. Әле күптән түгел генә Халык иҗат йорты һәм Язучылар союзы оештырган конкурста бүләкләнгән һәм куяр га тәкъдим ителгән берничә әсәрне алып карыйк. Менә Хан Җәмилнең «Буровойда» исемле бер пәрдәле әсәре. Ул Комсомолның 40 еллык бәйрәменә багышланган. Әсәрдә Солтанов исемле нефтьченең вахтасы ике смена эшләгәнлеге әйтелә һәм өченче сменага да калырга туры килә, чөнки тышта буран. Әсәрнең төп конфликты — буран, машина йөри алмый, юлны кар күмгән. Верховой Шакиров концертка билет алган булган, хәзер ул кайта алмый, шуңа эче поша, чөнки аңа сөйгән кызы Галия икенче кеше белән китәр һәм танцевать итәр кебек тоела. Әсәрдә берсе-берсеннән исемнәре белән генә аерыла торган алты кеше катнаша. Ниһаять, буранны ерып, чаңгыда Галия килә. Вакыйга тәэсирлерәк булсын өчен Галиянең бер чаңгысы сындырыла. Бүгенге кешенең батырлыгымы бу? Түгел. Буран безнең ил өчен бик яңа нәрсә түгел, әнә совет кешеләре Антарктикада да 70—80 градуслы •салкыннарда эшлиләр. Галия буровойга чаңгысы сыйса да килә алган, эшкә килергә тиешле эшчеләр машина йөри, алмаганга өйдән чыкмаганнар. Монда нинди тормышчанлык бар соң? Галиянең килүе Шакировның шикләнүен бетерү өчен генә түгелме? Шакиров — Галиянең чыи-чынлап сөюенә шикләнеп карый иде, хәзер инде — сөя була. Әсәр үзенең сәнгатьчә эшләнеше өчен түгел, темасы өчен бүләкләнгән. Яки менә Рәисә Ишморатованың «Өйрәнелгән гадәт буенча» исемле комедиясен алып карагыз. Ул да бүләкләнгән. Гаделлек өчен шуны да әйтергә кирәк, әсәрдә урыны-уры- ны белән матур күренешләр бар. Бу Хәлил белән Мәдинә диалогларында сизелә. Аларны укуы күңелле, ләкин конфликт ясалма, тормышка һич ятышып тормый. Спекулянт хатынның кызы аракылы шешәне су тутырылган бутылка белән алыштыра һәм шул бер бутылка су бөтен нәрсәне хәл итә. Кешене бер бутылка су төзәтүенә без һич тә ышана алмыйбыз, чөнки ул тормышчан нәрсә түгел. Кечкенә форма әсәрләр арасында ни өчен язылганлыклары билгеле булмаган «Күрше хакы» (А. Әхмәт), «Сынау» (Г. Фәтхуллин), «Аерылышу» (Ю. Әминов) һ. б. кебек әсәрләр дә бар. Халык иҗаты йортының һәм гомумән конкурс жюрисенең таләпчәнле- ге булмавын күрсәтер өчен башка әсәрләрне әйтеп тормаска да мөмкин. Ләкин Риза Ишморатның «Иске дуслар» исемле комедиясе турында бер-ике сүз әйтми булмый. Чөнки Р. Ишморат бик матур максат куеп, «социалистик чынбарлыгыбызның безнең тормышыбызны, кешеләребезне нигездә үзгәртүе» (бу сүзләр авторның режиссер күрсәтмәсендә әйтелә) турында язып та объектны дөрес сайламаган. Чыннан да, малай вакытта көтүче булып, хәзер профессор дәрәҗәсен алган яки министр урынбасары югарылыгына күтәрелгән кешеләр күп һәм алар безнең совет кешеләренең культура, аң, белем дәрәҗәләре бик нык үскәнлеген күрсәтәләр. Әсәрнең максаты шундый югарылыкта торган совет кешеләрен гәүдәләндерү булгач, чыннан да аларны яхшы итеп, мөлаем итеп, башкаларга үрнәк булырлык итеп күрәсе килә. Шундый кешеләрне сурәтләү урынына Р. Ишморат бюрократ, тормыштан артта калган урынбасарны һәм шулай ук үз дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган профессорны сурәтләгән. Шуңа күрә әсәрнең ышандыру көче бик шикле. Авторның бу пьесага карата язган аңлатмасы укучыны бигрәк тә аптырашта калдыра. Ишморат болай дип яза: «Беренче укып чыгуда әсәр бездәге кайбер бюрократизм күренешләрен, кабинетлык, массадан аерылып эш итүне тәнкыйть иткән кебек күренсә дә, пьесаның төп фикерен шулай гына аңлау аның идея-художество эчтәлеген бик тарайтып аңлау булыр иде». Бюрократизмны, массадай аерылуны тәнкыйть итү бик тар нәрсә булып чыга. Колхозчылардан да артта калган профессор белән министрны, тормыштан, халыктан аерылган бюрократны автор социалистик чынбарлыкның җимеше дип тәкъдим итүенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. 7. . C. ә.- № 8 97 98 Бер генә нәтиҗә сорала. Бу җавапсызлык бетәргә тиеш. Ниһаять, кече форманы да сәнгать югарылыгына күтәрергә вакыт инде, бу өлкәдә җаваплылыкны бик нык көчәйтергә кирәк. Драматургиянең үсешенә театр гаять зур ярдәм итә, бу бәхәссез нәрсә һәм ул турыда аз сөйләнми. Бу мәсьәләгә карата Р. Ишморат- ның «Совет Татарстаны» газетасында (12 июнь, 1958 ел) басылган мәкаләсе белән без килешәбез. Татар театры белән бергә Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Борнаш, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт кебек халык мактана алырлык зур һәм талантлы драматурглар үсеп чыктылар. Академия театры бүгенге көндә илебезнең иң бөек бүләген алу шәрәфенә ирешкән икән — бу бүләкне алышуда шушы исемнәре саналган драматургларның да хезмәте зур. Без үзебезнең театрыбызны яратабыз, аны хөрмәт итәбез һәм аның тагын да югарырак күтәрелүен телибез. Академия театры күп кенә уңышлы постановкалар бирә, ләкин шул ук вакытта ул үз дәрәҗәсенә тиң булмаган әсәрләр белән дә ма- выккалый. Кайбер әсәрләр «касса өчен» дигән сылтау белән сәхнәгә менәләр. Безнеңчә, «касса өчен» дигән сүз начар әсәрләр куелганда түгел, «Муса Җәлил» трагедиясе, «Миңлекамал», «Ташкыннар» кебек әсәрләр куелганда телгә алынырга тиеш! Югары сыйфатлы әсәрләр югары сыйфатлы постановкалар таләп итәләр, ә инде постановка югары сыйфатлы булса, «касса» да тәэмин ителә. Шул «касса өчен» дигән спектакльләргә бирелү аркасында бездә кайбер җитди постановкалар тиешле югарылыкка күтәрелә алмый. Моннан берничә ел элек М. Әмирнең «Җыр дәвам итә» кебек, яшь новатор агроном Мостафа образын һәм аның әтисе — колхоз председателе образын сурәтләгән, чын мәгънәсендә художестволы язылган әсәрен театр бик сүлпән башкарган иде. Риза Ишморатның производство алдынгыларын сурәтләгән «Бистә кызы» драмасын да театр яшәүчән спектакль итеп эшләүдә көчен салып бетермәде. Фатих Хөснинең «Еллар һәм юллар» әсәре художество эшләнеше ягыннан берәүдә дә шик кузгатмый иде. Фатих Хөсни — үзенчәлекле художник һәм образларының эчке сыйфатларын нечкә итеп эшләүдә, кеше хисенең үзгәрешләрен тотып ала белүдә танылган язучы. Аның «Еллар һәм юллар» драмасында кайбер образларының бирелеше бәхәсле булуына карамастан, мәсәлән, Зөбәйдә Алкинаның бөтен җанлы тормыштан аерылып, имение- сен эчеп бетергән боярның бәхетсез бикәседәй, шомлы һәм хәвефле уйлар эчендә йотылып калуы турында автор тагын бер кат уйларга тиеш иде, — шулай булуга да карамастан, бу әсәр безнең ике съезд арасында язылган уңышлы драмаларыбызның берсе дияр идем мин. Ә менә Академия театры аның образларының художество тукымасын ача белмәде. Фоат Мансуров, Фәсәхәт образлары — бүгенге көн яшьләренең көчле һәм йомшак яклары сәхнәдән тирәнрәк чагылуын таләп итәләр иде. Постановка безне уйландырырга, бәхәсләштерергә тормыш фәлсәфәсенең катлаулы якларын күрсәтергә тиеш иде. Ул булмады. Ә хәзер отчет саен ул спектакльгә тотылган расход турында гына сөйлиләр. Татар театры үзенең яшәү дәверендә бик мактаулы эшләр эшләде, ул көнчыгыш халыклары театрлары өчен якты маяк булып килде, аның талантлы актерлары башкорт театрын үстерүдә дә, казакъ, үзбәк театрларын тудырышуда да катнаштылар, әзербәйҗан театрына да булышлык күрсәттеләр. Хәзер дә ул иҗат тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша алырлык югарылыктан төшмәскә тиеш! Театр үзенең югары класслы ак- / терларының матур традицияләрен онытып калдырмаска, бәлки шул җирлектә алга омтылырга тиеш. Шул җирлектә ул яшь драматурглар белән дә җанлы иҗади эш алып барырга тиеш. Театрлар каршына таләпләр кую белән бергә без үзебезнең ярдәмебез турында да оныт маска тиешбез. Драматурглар, театр безгә аз ярдәм итә, диләр. Ә театрга драматургларның ярдәме җитәрлекме? Юк, җитәрлек түгел. Безгә иҗат багланышын көчәйтергә кирәк. Әгәр без уи ел эчендә сәхнәдә гомерле булып калган әсәрләрнең санын 5—6 дан арттыра алмаганбыз икән, димәк театрга әле ярдәмебез бик аз булган! Балалар театры турында ике сүз. Д. Аппаковадан, А. Әхмәттән, Г. Бакировтаи, X. Вахитовтан башка — пионерлар өчен, мәктәп балалары өчен драма, комедияләр язган кеше юк шикелле. Язылган пьесалар да әле һич тә канәгатьләнерлек түгел. Бездә әле балалар театры юк. Бу эшне Мәгариф министрлыгы да, Культура министрлыгы да үз кулларына алганнары юк. Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә, аларны куркусыз, эш сөючән, патриот итеп үстерүдә балалар театры бик зур роль уйнар иде. Аның тәҗрибәсендә меңнәрчә мәктәпләрдә үзешчән коллективлар эшләп китәр иде. Балалар театры турында кайгырту балалар әдәбияты секциясе рамкаларыннан чыкканы юк. Безнең шушы съезд карарларында ул дәүләт күләмендәге әһәмиятле чара булып күтәрелергә тиеш. Сүздән эшкә күчәргә вакыт — безгә балалар театры оештырырга бикбик кирәк! Ниһаять, без драматургияне үстерү чаралары турында сөйлибез икән, сәнгать әсәренә сәнгать күзеннән карый белергә өйрәнү турында да әйтергә кирәк. Безнең тәнкыйтькә шул сыйфат җитми. Хәтерегездәдер, бер вакыт «Рәйхан» спектаклен юкка чыгарырга тырышучылар булды. Янәсе, ни өчен Марат Рәйханга вәгъдә йөзеге биргән? Нәрсәгә кирәк мондый мещанлык, патриархальлек? Хәзер исә әнә комсомолның XIII съезды трибунасыннан нәкъ шул вәгъдә йөзекләре алышуның мораль сафлыгы турында сөйләделәр. Ахунов һәм Мостафинның «Җир куенында» исемле әсәрләре әле тамашачыга билгеле түгел, әсәрнең постановкасы эшләнү процессында, ләкин аның турында ямьсез сүзләр шактый таралып бара. Генеральный репетициядән соң спектакльне тикшерү өчен калган иптәшләр арасында бик сәер фикерләр белән чыгучылар булды. Янәсе, ни өчен егерме ел производствода эшләгән алдынгы нефтьченең улы карьерист булып үскән? Бу бит эшчегә яла ягу! — диделәр. Әсәрне төзәтергә, эшләргә кирәклеге турында бәхәсләшмим. Ләкин мондый логика белән сәнгать әсәренә якын килгәндә бертөрле дә сәнгать булмаячак. Художество образына формаль карашлардан чыгып бәя бирү бетәргә тиеш, ул драматургияне үстерергә комачаулый торган вульгар социологик караш! Сүзне Ы. С. Хрущевның сүзләрен искә төшерү белән тәмамлыйсы килә. Совет интеллигенциясе хөрмәтенә үткәрелгән Кремльдәге мәҗлестә ул болай дигән иде: «Язучыларыбызга, театр, кино, музыка, сыйлы сәнгать эшлеклеләренә нәрсә телисе килә? — Эзләнүләрдә күбрәк кыюлык, тормышка, кешеләргә күбрәк игътибар! Хәзерге заманга күбрәк мөрәҗәгать итегез».