Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ДРАМАТУРГ ТУРЫНДА КИТАП

Әдәбиятчы-тәнкыйтьче Бәян Гыйззәтнең «Драматург Таҗи Гыйззәт» Исемле китабы күренекле татар совет драматургы Таҗи Гыйззәтнең тормыш һәм иҗат юлын тикшерүгә багышланган. Әдәбият, театр сөючеләр бу китаптан, Таҗи Гыйззәтнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу белән бергә, театр һәм драматургия буенча да шактый гына мәгълүмат таба алачаклар. Драматургның балачагы турында язылган бүлекләр аеруча уңышлы. Бу бүлекләр җиңел, йөгерек тел белән, әдәби әсәр кебек кызыклы һәм мавыктыргыч итеп бирелгән. Яшьтән үксез калган Таҗетдиннең балачагы үзе бер драма. Кәлим абзыйның авыр тормышы, җирсез, хуҗасыз калган гаиләнең фаҗигасы турында язганда Бәян Гыйззәт шул авыр драманы йөрәккә үтә торган итеп сурәтли. Автор кечкенә Таҗетдиннең тормыш юлында очраган киртәләрен күрсәтү белән генә чикләнмичә, аларны кичү баланың йөрәгенә авыр эз сала баруын күрсәтә. Т аҗетд и н н ең б а ш ы н н а н үткәннәре һәрвакыт эмоциональ караш, субъектив бәя белән җәпләнә баралар. Бер караганда, китаптагы лирик чигенешләрнең монография белән әллә ни уртаклыгы юк, алар арасында монографиянең җитдилеге, документальлеге югала кебек тоелса 1 Бәян Гыйззәт. Драматург Таҗи Гыйззәт.Татарстан китап нәшрияты. 1957. Бәясе 2 сум 35 тиен. да, Бәян Гыйззәт яшь Таҗиның уйларын, хисләрен, хыялларын аның биографиясе белән шундый тыгыз бәйләп бирә, укучы аларны чынбарлык белән бер бөтен итеп, яшь сизгер Таҗида чынбарлыкның табигый бер чагылышы итеп кабул итә. Шуның нәтиҗәсендә монографиянең эчтәлегенә аз гына да зыян килми, киресенчә, аңа моңсу бер җылылык өстәлә, драматургның эзләнүләре, иҗат газаплары һәм шатлыклары бик тә аңлаешлы булып күз алдына килеп баса. Әгәр дә монографиянең ахырына кадәр шушы алым сакланып барса, укучылар авторга бик бурычлы булырлар иде. Кызганычка каршы, автор еллар үтү белән кечкенә Таҗига да яшь өстәлүен һәм аның аңлы егет була баруын кайчак- ны оныткалый. Шуның аркасында укучы, китапта 24— 25 яшьлек Таҗетдин белән 14—15 яшьлек Таҗи аңында аерма булмауны күреп, беркадәр гаҗәпләнми кала алмый. Мәсәлән, монографиянең унынчы битендә 12 яшьлек Таҗиның китапларны су эчкән кебек укуы — бәетләр белән дә, пьесалар белән дә танышуы турында языла. Ә 14 нче биттә инде, ун ел үткәч, Таҗи алар турында беренче мәртәбә генә ишетә дигән кебек әйтелә. «Башка китаплар зур да, кечкенә дә була. Роман дигәне бигрәк тә зур. Ә пьесаның андый зур булганын күргәне юк. Андый зур булырга тиеш тә түгел күрәсең: ул вакытта аны ничек бер кичтә уйнап бетермәк кирәк... Тагын бер кызык ягы бар: китапны теләсә кайчан, теләсә кайда укып була, арысаң, я вакытың булмаса, куеп торырга да ярый. Ә менә спектакльне инде алай итеп булмый. Кемнең иртәнге якта Ә кцз&тң 126 спектакль караганы бар?»—ди автор. Шул сүзләр артыннан ук ул: «Җитмәсә ул драмтүгәрәккә яңадан- яңа әсәрләр табып торырга тиеш», — дип тә өсти (15 нче бит). Шулай итеп алда әйтелгән сүзләр түгәрәк өчен пьесалар сайлап торучы егетнең үз фикерләре түгел, бәлки авторның аңарга таккан фикерләре булып чыга. Безнеңчә, кечкенә Таҗетдин үскән саен, аның фикерләре дә үскәне күрсәтелергә һәм аның турында сөйләү тоны да үзгәрергә тиеш иде. Монографиядә Таҗи Гыйззәт турында күп кенә документаль материал бирелгән. Драматургның, басылмыйча калган яки басылып та, күпләргә мәгълүм булмаган әсәрләренең исемнәре, эчтәлекләре, хәтта аларның язылу тарихлары, шул чорларда матбугатта Таҗи Гыйззәт иҗатына карата чыккан тәнкыйтьләр турындагы күрсәтмәләр авторның нык эзләнгәнен сөйлиләр. Бер монография эчендә Таҗи Гыйззәтнең барлык пьесаларының һәрберсенә аерым-аерым тукталу мөмкин дә түгел, мәҗбүри дә түгел. Шуның өчен Бәян Гыйззәт драматургның иҗатына иң хас әсәрләрне генә үзәккә алып, калганнарының кайбер үзенчәлекләренә генә тукталып бик дөрес эшләгән. Шулай да Таҗи Гыйззәтнең иң талантлы әсәрләреннән «Ташкыннар» трилогиясенә тулы анализ булмау белән килешәсе килми. Драматургияне өйрәнү буенча җитди эшләп килгән тәнкыйтьчебез, Таҗи Гыйззәт иҗатындагы яңа драматизм нигезләрен, яңа төр сюжет төеннәрен, яңа характерларны, аларның эчке дөньясына кереп, психологик киеренкелек осталыгын күрсәтү урынына, кайчакта аларны әдәбият дәреслекләрендәгечә теркәп үтү белән генә чикләнә. Бу хәл «Наемщик» һәм «Бишбүләк» драмаларын тикшергән урыннарда сизелә. Теләсә кайсы әсәргә карата да әйтергә мөмкин булган уртак положениеләр, конкрет мәгънә аңлатмаган гомуми җөмләләр монографияне беркадәр авырайталар. Мәсәлән, «Наемщик» драмасының хәрәкәтчән булуын, ә геройларның характерлары эш, хәрәкәттә ачылуын VI 3. Һади. Сайланма әсәрләр. Татарстан китап нәшрияты. 1957. Бәясе 3 сум 95 тиен. исбат итү өчен бер биттә генә дә унбер тапкыр «хәрәкәт» һәм шул ук чама «актив динамикалы» сүзләр кулланылуга карамастан, бу пьесаның хәрәкәт- чәнлеге нәрсәдә булуы укучы өчен әле һаман тиешенчә аңлашылмый кала. Ләкин шунысы бәхәссез: Бәян Гыйззәт иптәш зур драматургның биографиясе белән иҗатын органик бәйләп күрсәтә алган. Ул Таҗи Гыйззәтне киң планда күрсәтүгә ирешкән. Менә ул халык арасында, аның тормыш-көнкүреше белән таныша, яшь драматургларга ярдәм итә, актер буларак яңа образлар иҗат итү өстендә эшли, ялкынлы публицистик мәкаләләр яза һәм шул ук вакытта үзенең төп эшен — иҗат эшен дә онытмый. Танылган драматург Таҗи Гыйззәт халкына, Ватанына көчен дә, гомерен дә кызганмыйча хезмәт итүче намуслы чын патриот булып укучы алдына килеп баса. Монографиянең кыйммәте әнә шунда.