КУЛЬТУРА МИРАСЫН ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ ЮЛЫНДА
Соңгы елларда укучыларны әдәби мирас белән таныштыру җанланып китте. Бу өлкәдә шактый гына эшләр дә эшләнде. Татар классиклары Г. Тукайның, Г. Коләх- метовның, Г. Камалның, Ф. Әмирханның, Ш. Камалның Г. Ибраһи- мовның һ. б. томнары һәм җыентыклары басылды. «Татар поэзиясе антологиясе» чыгу безнең әдәбиятыбызның ерак тарихка ия булганлыгын күрсәтүче яңа бер документ булды. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин тарафыннан төзелгән Закир Һади һәм Шакир Мөхәм- мәдев әсәрләре җыентыклары бу өлкәдә яңа бер уңыш. Закир Һади әсәрләре җыентыгынаVI «Бәхетле кыз», «Бәхетсез кыз», С «Яңа әсхабе кәһәф», «Мәгъсүм», «Җиһанша хәзрәт» әсәрләре тупланган. Әмма үзенең тематикасы һәм эчтәлеге буенча Закир Һади әсәрләре арасында аерымрак урын тоткан «Официант» хикәясенең кертелмәве җыентыкның тулылыгына зарар китерә. Болардан «Бәхетле кыз» белән «Бәхетсез кыз» моннан илле еллар элек басылган һәм хәзер гыйльми китапханәдә генә табыла торган уникаль әсәрләр рәтенә керәләр. Башкалары да, төрле хрестоматияләрдә басылуларын исәпкә алмаганда, безнең бүгенге хәрефебез белән басылганы юк иде. Шакир МөхәммәдевнеңVII барлык әсәрләре диярлек моннан илле еллар элек я аерым китап булып яки газета һәм журналларда чыккан, яисә кулъязма хәлендә сакланганнар. Менә шундый югалып китү алдында торган һәм төрле җиргә таркалган әсәрләрне бергә туплап, тиешле аңлатмалар белән чыгаруның культура өлкәсендә зур хезмәт икәнен басым ясап әйтергә кирәк. һәрбер чор искенең үлә, бетә, яңаның туа һәм җиңә баруы, прогрессның консерватизмга каршы көрәше белән характерлы. Татар классик әдәбиятының иң төп хезмәте шундый ки, ул әнә шул консерватизмга, туңлыкка каршы көрәш ачты, халкыбызны яңа культурага, гыйлем-мәгърифәткә, азатлык өчен көрәшкә өндәде. Закир Һади да, Шакир Мөхәммәдев тә шул ук эздәй баралар. Алар да искелекне, наданлыкны тәнкыйтьли һәм фаш итәләр. Закир Һади, күбесенчә, уку һәм мәгърифәт, азатлык, бигрәк тә хатынкыз азатлыгы мәсьәләләре белән кызыксынган. Ул, белем һәм мәгърифәт кешегә бәхет китерә, дип карый. Үзенең шәхси файдасын гомуми һәм иҗтимагый интереслардан өстен куеп, халыкны караңгылыкта һәм наданлыкта тотучыларны тәнкыйтьли һәм фаш итә. Закир Һади — укытучы, педагог. Аның әдәби эшчәнлегс дә шул педагогик хезмәтнең бер элементы булып мәйданга килгән. Шакир Мөхәммәдев — иске дөнья Татарстан Культура министрлыгы каршындагы нәшрият һәм полиграфия промышленносте бүлегенең Камил Якуб исемендәге китап фабрикасында басылды. Казан, Бауман урамы, 19. 1958 ел. хуҗаларының турыдан-туры эксплуатациясе астында яшәгән кеше. Ул тормыш фәлсәфәсенең нигезенә аңлылар белән аңсызлар мөнәсәбәтен генә түгел, бәлки хезмәт белән капитал, хуҗалар белән хезмәткәрләр арасындагы социаль мөнәсәбәтләрне дә куярлык дәрәҗәгә күтәрелә алган. Ул үзенең табигате белән үк журналист, сатирик; тик ул чордагы объектив шартлар аңа бу талантын үстереп җибәрергә мөмкинлек бирмәгән. Шулай да ул бик күп төрле жанрларда язган. Аның җыентыгындагы чәчмә һәм тезмә формаларда язылган сатирик парчалар, хикәяләр, мәкаләләр, хатлар бу язучының шактый оста каләм иясе булганын күрсәтәләр. Классик әдәбиятны нинди орфография һәм пунктуация белән бастыру мәсьәләсе бездә әле һаман да чишелеп беткәне юк. Күптән түгел татар поэзиясе антологиясе чыкты, — зур хезмәт, кыйммәтле хезмәт. Ләкин борынгы әдәбият памят- никларында орфография берлеге сакланмаган. Бер үк сүз янәшә юл- басылган. Озакламый борынгы әдәбият хрестоматиясе басарга биреләчәк. Нинди орфография белән басарга? Тукай әсәрләре бер төрле орфография белән чыктылар, шул ук елларда иҗат иткән Закир Һади, Шакир Мөхәммәдев әсәрләре икенче төрле орфография белән басылганнар. Бездә шактый күп санда тел галимнәре бар. Ләкин алар бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирмиләр. Татар әдәбияты теленең, XII йөздән алып XX йөзгә чаклы озын бер дәверне эченә алган татар әдәбияты теленең, орфография сүзлеге юк. Тел галимнәре һәм әдәбиятчылар моңа игътибар итсәләр, бу мәсьәлә якындагы вакытта хәл ителер иде.