Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кәләш

Язгы җылы кичләрнең берсендә идарә членнарыннан унлап кеше утырышка җыелганнар иде. Вакыт шактый соң иде инде, кайберәүләр, авыз ачып иснәнә-пснәнә, утырышны очларга вакыт, бүген генә көн түгел, дигәндәй, ишек ягына күз дә сал- галый башлаганнар иде. — Туктагыз әле, иптәшләр, тагын бер мәсьәләне хәл итәсебез бар икән. Петрушин менә фермага бер кеше сорый, сыер саварга...—диде председатель, урыныннан торып. Ферма мөдире Петрушин — кечерәк буйлы, какча гәүдәле, олы яшьләрдәге кеше — идарә членнарына күз йөртеп алды да аптыраган бер кыяфәт белән кулларын җәеп әйтә куйды: — Кирәк булгач, нишлим инде. Кирәкмәсә сорамас та идем... /Маня Пронькина күптән инде авырыйм дип зарланып йөри, кичә: «Фермадан бөтенләйгә китәм» диде. Аның урынына бүтән кеше куярга иде. Шул хәл булмаса, мин авыз да ачмас идем... Хатын-кызлардан берәү мөдиргә усал гына чәнчеп куйды: — Дядя Паша, андый хәл килеп чыккан икән, Майя урынына тот да үзең эшлә! Анда әллә ни эш юк бит. Сыерларың сөтне барыбер кәҗә хәтле дә бирә алмыйлар! Идарә членнары көлешеп куйдылар, бүлмә эче җанланыбрак китте. — Дядя Паша, чынлап, үзең тотынып кара әле. Шәт, берәр хикмәт чыгарырсың! — Сорагыз әле үзеннән: сыерны кай яктан саварга кирәген беләме икән? Койрыгыннан саумасын тагын! — Ха-ха-ха, койрыгыннан сауса, сөт белән коендыра инде ул! Петрушин савар! Председатель, Петрушинга күз салып, аны ошатмыйча кашларын җыерып куйды: «Бигрәк юаш инде, үзеннән көләләр, ә ул иренен кыймылдатып тик утыра. Эх, мөдирлеккә бүтән кеше куясы иде хәзер! Андый эшкә йомшак шул ул, булдыра алмый... Алмаштырырлык кешесе дә юк бит аның,. Колхозда болай да кеше җитми». Председатель бу ферма белән тәмам аптырады инде: сыерларның саны да җитәрлек, шуларга тотылган фуражның исәбе-хисабы юк, ә сөте... бер атна сауганнарын бер кул арбасына салып илтерлек. Кайсысыдыр бик дөрес әйтте шул: малны яхшы карый торган кешенең кәҗәсе дә сөтне аннан күбрәк бирә!.. 5. ,с. ә.- № 7. Я 65 (6 — Фермага барыбер кемне дә булса куярга кирәк бит. Тере хайван лабаса, карарга кирәк, — диде председатель. Бригадир Вася Белов, утырышта сөйләнгәннәрне колак чите белән генә тыңлап, председатель өстәле янында хисапчы кыз Тоняга күз кыска- лап утыра иде. Тоняга һәр утырыш, җыелыш саен беркетмә язарга кушалар. Менә ул бүген дә кичтән бирле беркетмә язып утыра. Тоня кәгазьдән башын күтәрү белән, Вася кызга уң күзен кыскалый башлый, ә сулы белән сагаеп кына председательгә карап ала. Тоня аның бу кыланышын ошатмый ахры, борынын җыерып, яңадай кәгазь өстенә иелә. «Озатып куяргамы соң үзен?—дип унынчы катмы сорый инде Вася үз-үзеннән. — Кыланып утыруын күр әле, беркетмә язган өчен мактау кәгазе алганмыни! Катырак кысып кочакласаң,’ май була инде үзе!..» Нәкъ шул чакны председатель Васяга борылып карады. — Белов, нишләп кыбырсып утырасың син, борча тешлиме әллә? Тоня. битен кәгазь белән каплап, пырхылдап көлеп җибәрде. — Әйдә, уйла әле, фермага кемне бирәсең? Сине бит бригадир итеп бакча карачкысы урынына куймаганнар. Вася тиз генә торып, туп-туры басты да сумка бавы белән итек кунычына сугып, әйтеп салды: — һе, бер мин генә бригадир түгел бит! Башкалар нигә бирмиләр? Тапканнар сүз! — Белов, үзеңнең кайда утырганыңны онытма син. Бу сиңа аулак өй түгел, сораганга әйбәтләп җавап бир. Синең бригадада фермага куярлык кем бар? Вася утырган урынында селкенгәләп, кашларын җыерып куйды. «Бер Беловны гына беләләр: «Бир дә бир!» имеш. Нәрсә мин ал арга? Берни булса, миннән сорыйлар... Шайтан белсен, кемне бирергә соң бу Петру- шпнга? Аптыраган! Ә бәлки... теге кемне?.. Әлбәттә, шуиы!» — Фермага Балашованы алыгыз, шуның белән вәссәлам! — Балашовалар бездә бик күп алар. Кайсысын? — Әнә теге... Аннаны! Әйтүе булды, кып-кызыл булып кызара да башлады. Идарәдә утыручылар барысы да үзенә авыз читләре белән генә көлеп карап торалар кебек тоелды аңа. — Анна Балашованы дисеңме? Ярый, аны дисең икән, аны куярбыз. Башкалардан бер дә кпм җире юк. Иртәгә син аңа, Белов, фермага барырга дип үзең әйтерсең. — Әйтермен, әлбәттә... Утырыштан соң Вася хисапчы кызны озата китте, тик ни өчендер аз сүзле, кәефсез иде ул. Тоня башта аның белән янәшә барды, аннары, егетнең кәефе юклыгын сизеп, кулын Васяның култыгыннан ычкындырды да көлеп әйтеп куйды: — Васенька, нишләп болай күңелсез син? Кәләшеңне фермага куюларына хәтерең калдымы әллә? Ха-ха, үзе әйтте, үзенең кәефе киткән! Вася сумка бавын кулына урап, йодрыгын кысты да кашын җимереп: — Алай дип ачуымны китермә син минем, аңлашылдымы? Юкса... — дип янап куйды. Тоня, шундук туктап, бөеренә таянды да күзләрен кыса төшеп: — Ой, куркытты! Башлагансың икән, я, әйтеп бетер, «юкса» нишлә- мәкче буласың? Ошамадымыни? Шулайдыр шул... Ярәшкән кызың бит ул! — диде. Вася хисапчы кызны шуннан ары озатмады, саубуллашып та тормас- тан, тыкырыкка борылды. Өйләре янына кайтып җиткәч, амбар катына китереп ташланган бүрәнә өстенә утырды да тешләрен кысып: «Кәләш имеш... Тапканнар сүз. Эх!..» дип куйды. 5* 67 ... Беловлар Балашовлар белән бер урамда торалар, йортлары ура4м аркылы чатлаш салынган. Үзләре бик тату яшиләр, бәйрәм көннәрендә бер-беренә гел кунакка йөрешәләр, беркайчан да сүзгә килгәннәре юк иде. Ике йортның да, туганлашып, араны тагын да якынайтырга исәпләре бар, тик моның җае гына күренми иде. Менә бер заман җае чыкты: Беловларның Вася исемле улларына өч яшь тулганда Никифор Балашовның хатыны больницадан кыз алып кайтты. Бала туу шатлыгыннан Балашовлар ярты авылны диярлек ашка чакырдылар. Шунда Васяның әнисе бер тустаган мөлдерәмә җиләк настойкасы сузып, барча кунакка ишетелерлек итеп әйтеп куйды: — Орина, менә безнең улыбыз үсеп килә, сезнең хәзер кызыгыз бар. Кызыңны минехм Васенькага кияүгә бирерсеңме? Үсеп җитсеннәр, аннары, алла боерса, туйларын ясарбыз!.. Улым менә, кәләшеңне килеп кара, таныш! Әнә ничек кулларын бутый, сине күреп сөенә ул!—диде. Киреләнеп торган Васяны бишек янына төрткәләп китерделәр, һәм Вася, башын ия төшеп, биләүсәдә яткан «кәләшенә» маңгай астыннан гына карап алды да, борынын тартып, тиз генә китеп тә барды. Менә шуннан башлап инде Васяга көн бетте. Олылар, аны урамда күрсәләр, яннарына чакырып алып, тегене-моны сораштырган булалар да, аннары кычыткан белән чаккан шикелле итеп: «Васек, я, әйт әле, кәләшең янына барасыңмы? Аннушка белән кайчан туегыз була инде?» дип сорап куялар. Вася елап-чинап аларның кулыннан ычкына да бакчага яисә лапаска качып, шунда бер ялгызы гына «кәләше»ннән моның үчен кайтару турында план кора иде. Аннушка кечкенә чагында камыт аяклы иде. Әнә ул, үрдәк кебек бер уңга, бер сулга авышкалап, урамга чыга һәм курчакларын өй нигезе буена тезеп куеп, шуларга балчыктан төрле ашлар хәзерләргә керешә. Шул вакыт Вася, өйләрендә утыра торган булса, тәрәзәдән Аннушкага карап, эченнән усал ачу белән: «У-у, тагын урамга чыккан, өйдә генә утырырга ярамаган!» дип куя. йөгереп чыгып, урамнан куып кына кертәсе иде дә бит аны, Васяның кыюлыгы җитеп бетми: күрсәләр, тагы да усалрак итеп үрти башлаулары бар. Шуңа күрә ул өйдән чыкмый, тәрәзәдән Балашовлар йортына карап: «Өйдә генә утырсын иде бу кәкре сыйрак, урамга чыкмасын иде» дип эченнән генә теләп кала. Дус малайлары белән ачуланышканда да Васяны: «Әнә җирән кәләшең янына бар!» дип үртиләр иде. Шулай итеп, Васяга, кая барса да, «кияү» дигән кушамат тагылып йөри башлады. Армиягә алынгач, Вася тиешле срогын тутырды да үз авылларына кайтты. Армиягә китәсе яшь җилкенчәкләр Вася Беловка көнләшеп карап калалар иде. Ә кызлар инде... Демобилизацияләнеп кайткан солдатка аларның нинди күз белән каравы билгеле инде. Егет менә дигән, дөнья да күреп кайткан, кулыннан теләсә нинди эш тә килә. Аннан да бигрәге — гомере буенча егет булып йөрмәс бит ул, өйләнер! Ә кемгә күзе төшәр икән аның? Армиягә киткәнче, егетнең яраткан кызы булса, бер хәер әле, шуңа өйләнә ул. Ә менә булмаса?.. Васяның армиягә киткәнче яраткан кызы юк иде. Ул аулак өйләргә,, күңел ачу кичәләренә йөрде, әмма берәр кыз белән дуслашырга, гыйшык уты дөрләтергә бер дә исәбе күренмәде. Вася рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, табаныннан ут чыгарып биергә өйрәнде, аннары яшьтәшләре белән бергә армиягә китте... Армиядән сержант Василий Белов бик көяз егет булып кайтты. Ул авиациядә хезмәт иткән икән, авылга кайтканнан соң да, мундирындагы канатлы тамгалар тагылган зәңгәр погоннарын бик озак алмый йөрде. Кызлар урамда аның белән очрашсалар, кызаралар, Васяның күзенә ту- ры карый алмыйлар, ә йөрәкләре үз алдына җилкенә башлый иде. Вася Z58 моны сизә, килешне тагын да арттырыбрак җибәрә: сөйләшкәндә бер аякны яигарак куеп баса, папирос кабызып җибәрә дә бер суырган саен, папиросына чиртеп, өргәләп ала. Сөйләшүе дә кызык кына: бер- ике сүз әйттеме, «Шулай ул. Аңлашылдымы?!» дип куя. Шулай ул, дип нәрсәне әйтә торгандыр — анысын аңлавы кыен... Кыскасы, аның болай үзен эрерәк тотуыдырмы яки бүтән бер сәбәп бардырмы: Вася кызларга күп сер бирми. Тик хисапчы кыз Тоня белән генә башкачарак сөйләшә. Тоняның болай үзе иптәш кызлары арасыннан аерылып торырлык әллә ни чибәрлеге дә юк-югын, ләкин үзен эре тота, хәтта Ва- сяны мыскыл итеп көлгәләп тә ала иде. Кызның әнә шул ягы инде егетне тәмам «үтереп» ташлады: димәк, Тоняның аңа исе китми! Вася, үч итеп, хисапчы кыз артыннан чаба башлады: кичәләрдән соң аны капка төпләренә чаклы озата бара, идарәдә булса, кызга якынрак килеп утыра да йөрәген тотып: «Их, Тонечка, менә монда ниләр барын белсәң икән син?..» дип авыр сулап куя. Ә үзеннән сорап карыйсы иде: хисапчы кызны яратамы икән ул? Турысын гына әйткәндә, ярату турында аның уйлаганы да юк. Тоняны холкы ягыннан ошатып та бетерми. Васяның фәкать кызга, үч итеп, сер бирәсе килми: «Ах, шулаймыни әле, миңа әйләнеп тә карамыйсыңмы? Аңлашылды. Алайса син үзең минем арттан чабарсың!» ди иде ул, кызның кыланышына үртәлеп. Әлбәттә, эшнең бу ягын күп кеше сизми иде, шуңа күрә: «Хисапчы кыз беләи аның эшләре көйле генә икән, көзгә туйлары буласы, имеш!» дип тә сөйли башладылар. Ә менә кызлар моңа икенче төрлерәк карадылар: Вася бер кыз белән йөри башлаган икән, димәк, бүтәннәргә хәзер аны уйлап янып-көеп йөрисе юк. Баштарак беришеләренең хәтерләре дә калды: нигә шул Тоняны сайлаган ул Вася, авылда аңардан да яхшырак кызлар беткәнмени? Бүтән бер кыз белән дуслаша алмый идемени ул? — дип аптырап йөрделәр. Әлбәттә, шуннан соң алар Васяга карата мөнәсәбәтне бик тиз үзгәрттеләр. Моңарчы аларның Вася каршында оялып, кызарып, кечелеклеләнеп йөрүләре юкка гына булган икән. Хәзер әнә шуның ачуыннан кызлар аны, җае чыккан саен, «чеметкәли» башладылар. Эштә чакта яки кичәгә җыелгач, сүз уңаеннан гына китереп әйткәндәй: «Вася, дөресме ул: элекке кәләшеңне ташлагансың имеш син? Аниушканы кирәксенмисеңмени инде?» дип сорап куялар иде. Мондый чакларда бригадир ачудан нидер мыгырдана да кызлар яныннан тизрәк таю ягын карый. Л1ондый сүзләргә аның җен ачулары чыга, лә.кин берни эшли дә алмый: кешенең авызына сугып булмый бит! Шулай икән шул: Вася Белов армиягә китеп, өч ел хезмәт итеп кайтты. авылның бер дигән егетләреннән санала башлады, бригадир булды, ә үзен яңадан мыскыл итә башладылар. ’ «Кәләшен» Вася армиядән кайткан көнне үк күрде. Ул өйләрендә өстәл катында әнисе куйган сыйлар беләи сыйланып, ашап-эчеп утыра иде. Бер мәлне башын тәрәзәгә таба борып, урамга күз салды: каршы рәт ягыннан, ашыгып кына, ак яулыклы, зәңгәр чәчәкле ак күлмәк кигән бер кыз үтеп бара, үзе күз кырые белән генә Беловларның тәрәзәләренә ка- рангалап ала иде. Васяны күргәч, башын тиз генә борды да бүтән бер дә карамыйча узып китте. — Әнкәй, әле үтеп китүче кем иде ул? Танымадым, — диде Вася. Әнисе: — Теге кем ләбаса, улым, синең...—дип әйтә башлаган иде, тотлыгып калды. — Орина кызы, шундый зур үсте инде ул. — Ә-ә, аңлашылды...—дип куйды Вася, шуннан бүтән сүз әйтмәде. Күңеленнән: «Зур үскән икән шул... Үзем генә булсам, һич таный алмас идем» дип уйлады. Аннары кечкенә чагында үзен «кияү» дип үртәү- 69 лэре хәтеренә килеп: «Хәзер үрти алмаслар инде. Һе, кәләш, имеш. Мина ярый торган түгел ул...» дип эченнән көлеп куйды. Берәр атна ял иткәннән соң, Вася, колхоз идарәсенә барып, председательдән үзенә эш бирүләрен сорады. — Әйдә, әйдә, Василий Петрович, бик хуп!—дип, олылап каршы алды аиы председатель. — Колхозда безгә кеше бик кирәк! Мин инде тагын сине дә район үзәгенәме яки берәр калага китәрме дип уйлаган идем. Димәк, колхозда каласың? Идарәдә киңәшербез, бригадирлыкка куярбыз үзеңне: нәкъ кирәк чагына туры килдең! — диде. IТГул рәвешчә элекке сержант Василий Белов колхоз бригадиры булып китте. Атланып йөрү өчен колхозның кара айгырын сайлап алды, йөгәненә җиз тәңкәләр такты. Иртән Вася атка атланып, хәрби фуражкасын төзәтебрәк кия дә тезгенне тартып җибәрә. Айгыр, пошкырынып, бер чүгеп куя һәм юыртып та китә; ул арада инде Вася урам буйлап җилдертеп бара, карлыгып кычкырган тавышы гына ишетелеп кала: — Әй, Марина түткәй, бик озак йоклыйсың, йоклаган өчен эш көне язмаслар, аңлашылдымы? Бүген җитен утарга барырсың, — ди. Бер минуттан инде аның тавышы урамның икенче очыннан ишетелә: — Тпру-у. юньсез!.. Әй, Никита агай, кайда син? Амбарлар янындагы күпер җимерелгән, бернигә ярамый, ремонт кирәк. Инструментларың бармы синең, барырсыңмы? Әһә, аңлашылды! Балашовлар йорты катына бригадир иң соңыннан гына килә. Айгырның тезгенен тартып тотып, йөзенә кырыс бер төс чыгара да йодрыгы белән тәрәзә капкачына кага. Тәрәзәгә, үч иткән кебек, һәрвакыт Анна килә. Вася аны күрү белән үк башын читкә борып, караңгы чырай белән: — Тирес түгәргә чыгарсың!—ди дә, артыннан кемдер куа килгән кебек, айгырын чаптырып китеп тә бара. Анна эшкә чыга аламы-юкмы? — анысы белән кызыксынмый да, ике-өч кенә сүз әйтә. Дөрес, Аннаның бригадир кушкан эштән баш тартып, бармый калганы юк иде. Вася аны гомумән, бар дип тә белмәгән кебек, күрмәгәнгә салыша иде. Инде менә кызлар Васяны «ярәшеп куйган кәләше» белән мыскыл итә башлагач, егетнең Аннага тәмам ачуы кузгалды. Бригадир аның кызыл чәчен (Анна чәчен толымлап үреп, баш тирәли кайтарып урап йөртә иде) битендәге сипкелләрен, көйләбрәк сөйләшә торган оялчан тавышын исенә төшердеме, кыздан тәмам гайрәте чигеп куя иде. «Ичмасам, берәр җиргә китсен иде! Я булмаса кияүгә чыксын иде... Эх, нинди егет алсын соң аны? Чибәрлеге дә юк, белеме дә аз. Сазаган кыз булып утырып калыр шунда... Кирәге бар иде аның миңа!» дип эченнән көеп уйланып куя иде Вася. Идарә утырышында ул-Аннаны фермага эшкә куярга дип юри күрсәтте. Ичмасам, аның күз алдыннан югалыр, көн саен иртән тәрәзә төпләренә барасы булмас. Аннары тагын ферма дигәннәре дә юньле урын түгел, кыз анда эшләп хур булачак, Васяны онытып, Аннаның үзеннән көлә башлаячаклар... Балашовларның тәрәзә төбенә бригадир гадәттә булмаганча бик иртә килеп җитте. Анна ат аягы тавышы ишетеп тәрәзәгә килде, пыяла аркылы Васяның йөзен күрде. Бригадир нәрсәдер әйтте, ләкин кыз рәтләп ишетми калды, тәрәзәне ачты. — Фермага барырсың, дим, Петрушин карамагына!—диде Вася, авызын мыскыллы гына ерып. Айгыр баскан урынында тик тормый, таптана, авызлыгыннан ап-ак күбек очкалап төшә иде, Вася, тезгенне каты гына тартып: 70 — Тпру, юньсез!.. — диде. — Ишетәсеңме, фермага сыерлар саваргабарырсың, дим! Идарәнең карары шундый... Бер әйткәч, артыңнан кабат йөртмә, тәрәзә төбегезгә бүтән килмим. Аңлашылдымы? Анна аңар: «Тәрәзә төбенә килеп йөрисе юк, мин болай да бригадирдан иртәрәк торам!» дип авыз ачмакчы булган иде дә, әйтергә өлгермәде, Вася ерак киткән иде инде. Анна тәрәзәдән башын чыгара төшеп, аның артыннан карап калды. «Ой, кыланышы бу Васяның, үзен әллә кемгә саный, кеше белән рәтләп сөйләшми дә. Чамадан тыш масая инде..л дип уйлап куйды. Масайса тагын, Аннага барыбер. Васяиы идарәдәге Тоня белән йөри диләр. Йөрсен, начар кыз түгел ул, сүз сорап кешегә әҗәткә керми, егетләргә дә ошый... Ә менә Аннаның көзге каршына килеп бер дә үзенә багарлыгы юк: чәчләре дисә, чәчләре кешенеке төсле түгел, бөтен бите сипкел. Кыз кешегә бит егерме яшь тулгач ул сипкелләр комачаулыйлар, бик комачаулыйлар! Ләкин Анна анысыннан да бигрәк чәчләрен яратмый, шуңа күрә башына гел яулык бәйләп йөри. Кечкенә вакытта аны «җирән чәч» дип үрти торганнар иде, шуннан бирле ул кешеләрдән уңайсызлана торган булып калды. Шуның өчендер, күрәсең, егетләр дә аңар күз атмыйлар. Кичәгә барса, аны берсе дә озатмый, өйләренә берүзе кайта. Тик бер вакытны күрше авыл егетләре килгәч кенә, шуларның берсе кичнең-кич буе аның белән танцевать итте, аннары озата барды. Анна, әлбәттә, үзен озаттырудан баш тартмады, ә менә берәр егеткә ошап куюына үзе һаман да ышанып бетә алмады. Икенче көнне теге егет аның янына да килеп карамады. Башка егетләр аңардан: «Эх син, Аннадан бүтәнне тапмадыңмыни!» — дип көлгәннәр, күрәсең. Ул егет, әлбәттә, караңгыда кызның чәчен күрмәгәндер, өстәвенә тагын Анна башыннан яулыгын да салмаган иде. Шуннан соң инде аны берәү дә озатмады, аннары Анна кичәләргә йөрми башлады... Кечкенә чагында ул гел малайлардан курка иде, иң курыккан кешесе Вася Белов иде. Вася кызларны гел кыйный торган иде, ә менә хәзер ул бөтенләй борын чөя башлаган: сөйләшкән чакта кешегә карамый да. Кара- маса соң, Аннаның бер дә исе киткәне юк әле аңар... Тормышта әгәр бәхете бар икән, Анна ул бәхетен барыбер табар. Тик менә Васяның аның алдында шулкадәр кәпрәюен генә аңлап бетерә алмый. Анна бит аның юлына аркылы төшкәне юк, кеше белән бераз ягымлырак та сөйләшергә була... Ә ул Аннага исеме белән дә эндәшми... Анна тирән итеп сулап куйды да тәрәзәне япты. Почмак яктан әнисе чыгып, нидер сынаган кебек, кызына карады. — Нәрсә ди Вася? Нинди эшкә кушты? — Фермага. Сыерлар саварга... — Ай аллам, бар икән бушка чиләнәселәрең!—диде Орина, кызы өчен кайгырып. — Шулай инде, андый эшкә әле дә син бар! Ул фермада хезмәт көне төшми сиңа, һаман да шул тирес җыештырып ятырсың... Бармыйм, дип әйтергә дә җибәрергә иде! Ул сыерлардан ни файда бар? Аякларын да көчкә сөйрәп йөриләр бит... Акыллы кешеләр фермадан качалар, ә син күрә торып үзең барып керәсең! Ай аллам... — Эш кайда да бер инде, әни, — дип көйләп кенә әйтеп куйды Анна.— Чынлап тотынсаң, бәлки, җайга салып булыр. — Булмаганны сөйләмә! Башкалар шунда муеннарын сындырдылар инде, ә син тагын нәрсә уйлыйсың? Бер үзең генә җайга сала алмассың... Теләсәң ни эшлә, үзеңә кара! Ферма тау астында, кечкенә генә инеш аръягында иде. Анна ашап- капкалап алды да сукмак буйлап шунда таба төшеп китте. Сепаратор йорты янында, әйләндереп җиргә каплап куйган бидон өстендә мөдир Петрушин, ягъни дядя Паша утыра иде. Ул, Аннаны күргәч, иренеп кенә ана таба башын борды. — Килдең, димәк? — Килдем менә. 71 — Килсәң, ял ит... Сыерлар хәзер болында, кич кенә кайталар, саварга килерсең. Сава беләсеңдер бит? — Белә идем. Өйдә үзебезнекен саугалаганым бар. — Алайса ярый, эшләрсең. Сүз шуның белән бетте. Анна сепаратор йортына кереп китте. Почмакта эленеп торган керле халатларны тотып карады. Анна якынрак килүгә, өстәл өстеннән мыжгыган чебен өере купты... Шуннан соң ул сыерлар абзарына керде. Борынына клевер аралаш әллә кайчаннан бирле сасып яткан тирес исе килеп бәрелде. Бүлемнәрнең күбесе ишелгән, стеналар да күптән агартылмаган, күрәсең. Анна, нидер тыңлаган кебек, беравык уйга калып торды. Әнисенең: «Бер үзең генә җайга сала алмассың!» дигән сүзләрен исенә төшерде. Әйе, бер үзең генә монда әллә ни эш кырып булмас. Башкалар ярдәм ит- мәсә, берни эшли алмассың. Бер ягыннан рәтләрсең, икенче ягыннан таркала барыр... Эшнең нидән башланганын хәзер әйтүе дә кыен инде. Анна керләнеп, каралып беткән халатларның барысын җыйды да шул ук көнне инешкә төшеп юды. Бәлки, шуннан башланып киткәндер дә. Кичкырын, көтү кайтыр алдыннан, фермага сыер савучы башка кызлар да килделәр. Анна, уңайсызланган кебек, акрын гына әйтә куйды: — Кызлар, абзарларны чистартасы иде. Аяк атлап керерлек түгел бит... — диде. Сыер савучылар арасындагы иң үткен кыз Оня Бармина, моны ишеткәч: — Ай, ай, энекәем, күрегез әле моны! Фермага килеп җитмәгән, баш була да башлаган. Ай, тотыгыз, егылып үләм!.. — дип, бот чабып көләргә кереште. Анна бер сүз дә дәшмәде, кулына сәнәк алды да абзарга кереп китте. Кызларның нишләп калуларына әйләнеп тә карамады. Ә алар, Анна артыннан карап, сүзсез калып, нишләргә белми аптырап торалар иде. Шуннан соң кызык кына булды: Оня Бармина тиз генә кулына сәнәк алды да, ул да абзарга кереп китте. Оня артыннан башкалар да кузгалдылар. Фермадагы гаҗәп үзгәрешләр, бәлки, шуннан башлангандыр? Хәзер инде эшнең ничек булганын әйтүе кыен. Моның хикмәтен Петрушин да, председатель дә, Вася Белов үзе дә анык кына белми. Аннан бирле бер ел вакыт узды бит инде. Хәер, Анна ни өчен шул хәтле тырышып эшләгәнен үзе дә рәтләп сөйләп бирә алмас иде. Бәлки, аның тормышында шундый вакыт җиткәндер, шуны йөрәге сизгәндер. Бернигә дә карамыйча, ул көнен-төнен фермада эшләп уздыра, өйләре барлыгын исенә дә кертми. Төнлә соң гына кайтып кергәч, әнисе ачулана башлый: бу ферма дип ал-ял күрмисең, ябыгып беттең инде, ул кадәр эшләп барыбер берәүне дә шаккатыра алмассың, дн. Анна аның сүзләренә каршы: «Эш кайда да бер инде ул, әни» дип кенә җавап кайтара, үзе шунда көлеп: «Әгәр дә, әни, минем ул эшем өчен берәр бүләк бирсәләр, нәрсә әйтерсең?» дип тә куя. Әнисе кулын кына селкә: «И аллам, бирмәгән кая, бирерләр, көт!» ди. Анна җаны-тәие белән дигәндәй эшкә бирелеп китте. Бервакытны ул күрше Березовка авылында булып кайткан иде, шуннан соң көн саен диярлек анда барып йөри башлады. Березовка колхозының сыерлары бик көр, чиләк чаклы җиленнәрен көчкә күтәреп йөриләр, бөтен фермаларыннан сөт исе аңкып тора. Анна бу хәлгә сокланды, көнләште, эченнән генә ут йотып куйды: аларның үз фермаларында сөт исе бик аз шул әле, сөттән бигрәк тирес исе борынны ярып керә... Березовкада ул яшь кенә бер зоотехник егет белән танышып китте. Егет аңа бөтен хуҗалыкларын күрсәтеп, аңлатып йөрде. Анна барысына да колак салды, аяламаган нәрсәләрне сорашты, аңардан ишетеп белгәннәрен үз фермаларына кай 72 тып эшләп карады, иптәш кызларына сөйләде. Хәзер инде Оня Бармина аның авызыннан чыккан һәр сүзне тотып алырга гына тора, Аннаның яңа нәрсәләр сөйләгәнен көтеп кенә йөри. Анна көтүчеләр белән дә сүзгә килеп алды, чөнки алар терлек белән аз кызыксыналар, сыерларны тапталып беткән болында йөртәләр икән. Көтүчеләр белән ачуланышканнан соң Анна тиз генә атлар дворына барып ат җикте дә сыерларга ашатырга дип яшел клевер алырга китте. Березовка зоотехнигы аны үләнгә тоз кушарга өйрәтте, шуннан соң Анна складтан потлап- потлап тоз яздырып ала башлады. Кладовойчы бу хәлгә аптырады: «Нәрсәгә әрәм итәсең син шул чаклы тозны?» дип мыгырданып әйтеп куйды. Анна аны сөйрәп дип әйтерлек фермага алып китте, бик тәмләп клевер ашап яткан сыерларны күрсәтеп: — Күрдеңме инде нәрсәгә әрәм иткәнне? — дип, кладовойчыдан уй- ныйкөлә сорап куйды. — Ә-ә... алай икән... Бик шәп!—диде тегесе. — Шәп шул! Без уйлап чыгарган нәрсә түгел: сыерның сөте телендә, — диде кыз. Анна рационнар ясарга өйрәнде, төрлесен төрлечә эшләп карады, ә үзенең күңелендә бер генә уй: күбрәк ашасын иде бу сыерлар! —дип уйлый иде. Моның өчен ниләр генә эшләп карамады ул. Менә шуннан соң инде фермада сөт арта башлады. Башта, һәр сыердан граммлап дигәндәй, бик үк сизелерлек түгел иде, соңга таба инде сөтне гөбердәтеп сава башладылар! Аннага карап, сыер савучы башка кызларның да калышасылары килмәде. Оня Бармина: — Ой, Анька, хәзер без бүләк алабыз да алабыз инде, менә күрерсең! Ой, кызлар, егылып үләм бит, тотыгыз!.. — дип шаярта-көлеп, Анна тирәсендә бөтерелеп йөри башлады. Әнә шундый көннәрнең берсендә фермага бригадир Вася Белов килеп чыкты. Егетнең бер йомшак ягы бар иде: кызлар янына килсә, сәгатьләр буена юкны-барны сөйләшеп вакыт уздырырга ярата иде. Ә фермада кызлар күп, алар янында Вася үзен бер көтү үрдәк арасындагы ата үрдәк кебек хис итә. Аңа беренче булып очраган кеше Петрушин булды. Петрушин гадәттәге урынында сепаратор йорты янында утыра, тик бу юлы инде ул сөт бидоны өстендә түгел, — анысы өчен кызлар ачуланалар, — ә каяндыр утырыр өчен махсус китереп куелган имән бүкәнгә кунаклаган иде. — Исәнме, дядя Паша! һаман да чалбар төбе шомартып утырабызмы? — диде Вася. Петрушин җавап кайтарырга ашыкмады. Фермада эшләр шәбәя башлаганнан бирле, мөдирнең характеры үзгәреп китте. Алмаштырып куйдылармыни аны: үзен бик эре, салмак тота, җавап сүзен бик озак көттереп кенә әйтә башлады. — Исәнме,—диде Петрушин, байтак вакыт сәлам бирми торганнан соң. — Эшләр ничек соң, дядя Паша? — Бара шулай әкрен генә... Петрушин шуннан бүтән сүз әйтмәде. Васяның: «Кызлар кайда?» дип соравына да башы белән абзар ягына таба ымлап кына күрсәтте. Бригадир, күңеленнән мөдирне ачуланып, абзарга юнәлде. Зур ишекне ике якка ачып, эчкә керде. Чип-чиста итеп себерелгән идәндә кояш нурлары уйный, стеналар, бүлем такталары ап-ак булып балкып торалар иде. Вася тамак кырып куйды: «Эһем, кызлар тырышканнар, аңлашыла!» Абзар эче тып-тын иде. Вася инде, Петрушин алдашты ахры, монда бер кыз да юк, дип, чыгып та китмәкче иде. Нәкъ шул минутта коридорның аргы башында чиләк шылтыраганы, аннары кемнеңдер әкрен генә 73 җырлый башлаганы ишетелде. Тавышы беркадәр моңсу, таныш та төсле тоелды, ләкин кем тавышы икәнен ачык аера алмады. ...Ах, дусларым, белсәгез лә: Аерылу яман икән. Синнән башка янып-көеп, Саргаеп калам икән... Вася, итекләре белән акрынрак басарга тырышып, тавыш килгән якка таба китте. Коридорның иң аргы башында такта бүлем эчендә әкрен генә җыр- лыйжырлый, Анна кайнар су белән улак юып кайнаша. Күлмәк итәкләрен чылатмас өчен, кайтарып, путасына кыстырып куйган иде. Аннаның тездән югарырак ялангач ботларына күзе төшеп, Вася уңайсызланып китте. «Күрмәс борын китәргә кирәк. Я күз салгалап йөри дип уйлар. Аннары нинди сүз тараласы билгеле!..» дигән уй чагылып китте аның башыннан. ' Нәкъ шул минутта Анна чиләк алырга үрелде һәм артында кеше басып торганын күреп, сискәнеп: — Ай!.. Кем бу? Шундый курыктым... — дип кычкырып җибәрде. Васяга әдәп өчен аның белән сөйләшүдән бүтән чара калмады: бер сүз дә әйтмичә китеп булмый бит инде! Каян килеп керде соң ул монда!.. — Нигә шаккаттың, кеше күргәнең юкмы әллә? Кызлар янына килгән идем... Анна нигәдер авыз кырые белән генә көлеп куйды, ә бәлки, Васяның күзенә генә шулай күренгәндер. — Кызлар юк шул, кайтып киттеләр. Менә мин үзем генә... дежур торам. — Ә-ә... аңлашылды. Анна яланбаш иде. Кинәт аның чәчләре кояш нурына туры килеп, чын алтын төсле, гаҗәп җете булып, ут кебек балкып китте. Вася үзе дә сизмәстән эсселәп куйды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады: бу минутта шундый чибәр иде Анна!.. Ул беравык сүзсез калып, кызга текәләп карап торды да, кем янында басып торганлыгы кинәт исенә төшеп, борылып китә башлады. — Ярый алайса... сау бул, — дип, юри каты-каты басып китеп барды. — Исән бул, бригадир! — дип кычкырып калды Анна. Васяга кызның бу сүзләре дә көлеп әйтелгән кебек тоелды, бәлки, шулай ишетелгән генәдер... Идарәгә кайтып кергәч, председатель аңа район газетасын күрсәтте. — Кил әле, кара әле, Белов, безнең кызлар нишләтәләр хәзер! Анда түгел, менә монда, сводканы кара.Беренче урында Березовка. Аның артыннан? Безнең колхоз! Менә шулай ул, Белов! Болай булыр дип кем* нең уена килгән? Син үзең дә башыңа китерә алмаган булыр идең әле, ә? Моның өчен Балашова Анна алдына барып баш ияргә кирәк! Бик сәләтле кыз булып чыкты! Талант, чын талант! Балашова хәзер бик ерак китәчәк, мин әйткәнне исеңдә тот. Кызыбыз канат ярган кош кебек хәзер, төскә-биткә дә бик чибәрләнеп китте! Шул чакны, ни хикмәттер, Васяның йөрәге авыртып сулкылдап куйды. Моның нидән булганын ул үзе дә аңлап бетермәде. Соңыннан, шактый вакыт узгач, төшенде ул төшенүен дә... «Үләсеңне белсәң, кабер казып куяр идең!» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер шул, күрәсең. Бер атна-ун көннән газетада Аннаның портретын басып чыгардылар. Әнисе, газетаны кулына тотып, озак кына карап торды да: — Үз-үзеңә бик үк охшап та бетмәгәнсең кебек, кызым. Битләрең тулы чыккан, — диде. Анна көлеп куйды. 74 Әллә кайчангы карточкам бит ул, әни, өченче елны ук төшкән идем. Ул чагында фермада эшләми идем әле... Нәкъ шул көнне Вася хисапчы кыз Тоня белән ачуланышты. Кич белән алар икәүдәп-икәү генә идарәдә утыралар иде. Васяиыц нигәдер кәефе юк, теләртеләмәс кенә сөйләшә иде. Тоня моны бик тиз сизде, шулай да, Вася үзе әйтер әле, дип, шундук сорашырга керешмәде. Өстәлдә яткан газетаны алып, көлеп әйтә куйды: — Күрдеңме Аннушканы? Хәзер инде аңар якын да килеп булмас: газетада рәсемен басканнар бит! Борынын бик яман чөяр инде!.. Ха-ха, кайчан гына әле тирес арасында казынып ята иде, ә хәзер газеталарга язалар үзен. Мондый хәлгә кемнең дә башы әйләнер!.. Вася аңар караңгы бер чырай белән карап куйды. — Тәти кул белән счет төймәсе тартып утыруыңа мактанасыңмыни? Кеше эшләгәнне санап утыруы ансат ул, — диде. Тоня колак яфракларына чаклы кызарды, рәнҗегән бер төс белән Ва- еяга карап алды да: — Ах, җан кисәгем, йөрәгеңнән һаман китмимени әле ул? Шулайдыр шул, кәләшең ич... Бөтеи кешенең күзе аңарда ич хәзер, бар, чап тизрәк, аның янында син дә кеше күзенә күренерсең. Ай, шикләнәм, Васенька: карар микән ул сиңа хәзер!—дин әйтеп салды. Васяның ачулары кайнап китте, үз-үзеи белештермичә, сумкасы белән өстәлгә сугып: — Минем өчен борчылма син!.. Аның миңа кем тиешле булуында да эшең юк! Аңлашылдымы?!—диде дә ишекне шап иттереп ябып, идарәдән чыгып китте. Тоня аның артыннан: «Китмәгәең. Бик кирәгең бар иде!» дип. агарынган иреннәре белән пышылдап калды. Аннары әкрен- ләп-әкренләп күзләренә мөлдерәп яшь тулды: ни дисәң дә Васяны үз итеп, ярата башлаган иде инде ул... Көз көне, Октябрь бәйрәме алдыннан, райондагы Культура йортына якынтирәдәге авыллардан бик күп халык җыелды. Колхоз машиналарына, иң яхшы атларга утырып килделәр. Туйга баргандагы кебек, атларның ялларына ефәк тасмалар тактылар, кыңгыраулар, шөлдерләр астылар. Васялар колхозыннан район үзәгенә йөк машинасы белән киттеләр. Председатель Анна Балашованы шофер янына кабинага утыртты, ә үзе кузовка менеп утырды. Сикәлтә саен кузов кырыена янтавын бәрә-бәрә, Вася да шунда утырып барды. Кызлар җырларга керештеләр, Васяны да кыстый башладылар, ләкин Вася кәефсезрәк иде, күрәсең, җырламыйм, дип башын гына селкеде. Шул чакны Оня Бармина: «Вася бүген кире ягы белән торган, ахры» дип куйды, аннары кайсысыдыр: «Аның урынындагы кешегә торып та йөрисе юк иде!» диюгә, барысы да шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Культура йортының зур залы халык белән шыгрым тулы иде. Вася арткы рәтләрдән көчкә-көчкә урын табып, Петрушин янына килеп утырды. Тантаналы җыелышның президиумын сайладылар. Ерактан, томан артыннан гына ишетелгән кебек, Васяның колагына Аннаның исеме чалынып китте. Шуннан соң ул алдарак утырган кешеләрнең баш араларыннан Аннаның үзен дә күрде. Анна кызыл материя ябылган озын өстәл артында утыра, бер ягына Березовкадан килгән зоотехник егет, икенче ягына райком секретаре иптәш Четунов утырган иде. Вася, үзеннән алдагы кешенең өстеиә иелә төшеп, «Кәләшеннән» күзен алмый карап тора башлады. Анна теге зәңгәр чәчәкле күлмәген кигән, хәзер инде ул берәүдән дә уңайсызланмый, күрәсең: үзенә бөтеи зал карап торса да, яланбаш, яулыксыз гына утыра. Бу юлы да ул Васяга, теге, абзарда вакытта гы шикелле, гаҗәп чибәр булып күренде. Анна шактый ерак утыра иде, Васяның якынрак барып, аны тагын да әйбәтләбрәк күрәсе килә башлады. Менә Березовка зоотехнигы кызга иелеп нидер әйтте. Анна, елмаеп, «әйе, әйе» дигән кебек баш какты. Вася, аңардан күзен алмыйча, утырган урынында селкенгәләп куйды... Тантаналы утырыштан соң кемнәрнең нәрсә белән бүләкләнүләрен әйтә башладылар. Сергей Пермяков — Березовка зоотехнигының нсем- фамилиясе шулай икән, — мотоцикл алды, шуның артыннан ук Бала- шоваиы әйтеп: «Районыбызның алдынгы сыер савучысы Балашова Анна Никифоровна кул сәгате белән бүләкләнә!» диделәр. Залда кемнәрнеңдер җиңел сулап куюлары ишетелде, аннары шаулатып кул чаба башладылар. Петрушин, урыныннан күтәрелеп, кулларын алга суза төшеп, ты- рышып-тырышып чабарга тотынды. «Нәрсәгә тырышкан була тагын бу, бүләкне үзе алганмыни!» дип, Петрушиины сәерсенеп, уйлап куйды Вася. — Күрдеңме Аннушканы? Безнең кеше бит, безнең фермада эшләп алдынгылыкка чыкты!—дип кычкырды Петрушин, Васяның колагы төбенә үк иелеп. Бригадирның аны урынына утыртып, Аннаны ул эшкә беренче булып мин куйдырттым бит, дип әйтәсе килде. Яз көне идарә утырышында Анна Балашованы фермага куярга дип ул әйтте ләбаса! Ә хәзер Васяны беркем, ичмасам, телгә дә алмый... Петрушин инде аны тыңламый, чит колхоздан килгән берәүгә Анна турында нидер сөйләп тора иде. Барлык бүләкләрне әйтеп бетергәч, халык тарала башлады. Вася Аннаның чыкканын ишек төбендә озак кына көтеп торды. Аннары сәхнәдә кешеләр урап алдылар, ниләрдер әйтә-әйтә аның кулын кыстылар. Ниһаять, кыз үзе генә калгач, Вася туп-туры аның янына китте. — Тәбрик итәм... Анна! Кыз аны күреп бер дә гаҗәпләнмәде, шат чырай белән: — Ә-ә, син икәнсең әле, Вася! Рәхмәт, бик зур рәхмәт, — дип кенә әйтеп куйды. Вася ничек сүз башларга белмичә бераз аптырабрак торды, аннары елмаерга тырышып: — Менә бит хикмәт...—диде. — Гомер шул хәтле тиз уза, сизми дә каласың... Әле без кайчан гына бала идек, әйеме, Анна? Хәтерлисеңме әле син безне ярәштереп куйганнарын? Мин менә шуны... һич оныта алмыйм әле, хәтеремдә... Анна башта аңа сәерсенеп карап куйды, аннары, уңайсызланып, күзен читкә алды. — Ә-ә... ул турыда әни миңа әйткән иде, күптән инде... Шаяртып кына сөйләнгән сүз булгандыр ул... Гафу ит, Вася, мине Сергей көтеп тора, гафу ит инде, ашыгам... — диде дә китеп тә барды. Шунда инде Вася тәмам аңлады: аның яныннан зур бәхете узып киткән икән, шул бәхет үзе Васяга таба омтылган булган, егет аны читкә каккан. Бәхетең белән кайчан очрашасыңны кайдан беләсең бит аны. Нинди булып каршыңа килеп басасын да алдан белеп булмый! — Аңлашылды!—дип, авыр сулап куйды Вася. X. Я х и н тәрҗемәсе.