Хроника
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ДҮРТЕНЧЕ СЪЕЗДЫ КӨНДӘЛЕГЕННӘН Т атарстан язучыларының Дүртенче съездын әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, киң җәмәгатьчелек, күп санлы матур әдәбият сөючеләр, укучылар түземсезлек белән көтеп алдылар. Съездга хәзерлек көннәрендә язучылар, районнарга, колхозларга, нефть промыслоларына, фабрика һәм заводларга барып, киң катлау укучыларны яңа әсәрләре, киләчәккә булган планнары белән таныштырдылар, татар әдәбиятының хәзерге торышы турында сөйләштеләр, урыннардагы әдәби түгәрәкләрдә башлап язучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Газета-журнал битләрендә республикабыз әдәбияты киңрәк яктыртыла башлады. Тугандаш республикалардан кунаклар килде. Мәскәүдән — танылган рус язучы- ларыннан — Вадим Кожевников, Тихон Семушкин, Сергей Смирнов, Николай Томан, Рувим Моран; Украинадан — Алексей Новицкий; Төрекмәнстаннан — Берды Керба- баев; Казагстаннан— Жубан М у л д а- г а л и е в; Кыргызстаннан—Камчы Жу* н у с о в; Үзбәкстаннан — Әсгать Мохтар; Әзербайҗаннан — Талет Әюпов, Чувашстаннан — Петр Хузангай, Алексей Т а л в и р; Ульяновск өлкәсеннән — Василий Дедюхин; Куйбышев өлкәсеннән — Николай Ю р т а е в; Удмурт АССРдан — Трофим Архипов; Мари АССРдан — Әхмәт Асылбаев; Мордва АССРдан — Иван Антонов, Максим Беван; Башкортстаннан — Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Әнвәр Бикчәнтәев, Фәрит Исән гулов, Нәҗип Әсәнбаев һәм Әнгам Әтнәбаев килде. Кунаклар съезд башланганчы Казанның тарихи урыннары белән таныштылар, Габдулла Тукайның ба лачагы үткән Кырлай авылына барып укучылар белән очраштылар. 16 июньдә, иртән сәгать унда, герой-ша- гыйрь Муса Җәлил исемендәге Татар дәү> ләт опера һәм балет театры бинасына язучылар, партия-совет җәмәгатьчелеге, журналистлар, укытучылар, колхозлардагы һәм завод-фабрикалардагы күп санлы укучыларның вәкилләре җыелды. Съездны күренекле карт язучыларыбыз- дан драматург Нәкый Исәнбәт ачты. — Татарстан язучыларының Өченче съездыннан соң дүрт ел үтте, — диде ул.— Бу вакыт эчендә илебездә зур әһәмиятле вакыйгалар булды. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең искиткеч батырлык белән сугарылган гүзәл шигырьләре бөтен дөньяга яңгырады. Язучылар укучыларның бүгенге таләпләренә җавап бирә алырдай күп кенә әсәрләр яздылар... Аннары Н. Исәнбәт язучылар алдында торган яңа бурычлар турында сөйләде, съездның эшенә уңыш теләде. «Совет әдәбияты» журналының редакторы Абдулла Гу М'е р о в съездның президиум составын тәкъдим итте. Драматург Риза Ишморат съездның мактаулы президиумына КПСС Үзәк Комитеты Президиумы членнарын сайларга тәкъдим иткәч, залда утыручылар аяк өсте басып озак вакыт кул чаптылар. Съездда Татарстан язучылары союзы идарәсенең эше турында Гомәр Б ә ш и- р о в, татар поэзиясенең хәзерге торышы турында С и б г а т Хәким, соңгы еллардагы проза әсәрләре турында Хәсән Хәй- р и, драматургия һәм аның алдында торган бурычлар турында Гази Кашшаф, Татарстанда яшәүче рус язучыларының эше турында Геннадий Паушкин докладлар белән чыктылар ’. 1 Докладлар журналыбызның 7 нче һәм. 8 нче саннарында бирелә. 121 КПССныц Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Салих Батыев иптәш Татарстан азучыларының Дүртенче съездына Өлкә Комитетының котлавын тапшырды. «Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең Татарстан Өлкә Комитеты, — диелә котлауда, — Татарстан язучыларының Дүртенче съездын чын күңелдән тәбрик итә. Республикабызның культура тормышындагы бу зур вакыйга язучыларны гына түгел, бәлки әдәбиятның үсешен игътибар белән күзәтүче совет җәмәгатьчелегенең киң даирәләрен дә шатландыра. Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең XX съезды илебезнең бөтен халык хуҗалыгын бик нык күтәрергә кирәклекне әйтеп, аның өчен күп милләтле совет халкының иҗат көчләрен кузгатып җибәрде һәм кеше рухы инженерларын — язучыларны эпохабызга лаеклы, югары идеяле яна художество әсәрләре иҗат итүгә рухландырды. Өченче съезд белән Дүртенче съезд арасындагы чорда безнең прозаикларыбыз, шагыйрьләребез һәм драматургларыбыз күп кенә шактый зур әсәрләр иҗат иттеләр һәм бу әсәрләр укучылар арасында киң танылдылар. Мәскәүдә булып үткән Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы күп милләтле бөтен совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше булган хәзерге татар әдәбиятының социалистик реализм һәм халыкчанлык позицияләрендә нык торганын раслады. Язучылар тормышка кыюрак үтеп керә, әһәмиятле проблемалар күтәрә, әсәрләренең тематикасын киңәйтә башладылар, алар әдәби образлар галереясына замандашла- рыбызның — данлыклы эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм хезмәтчел интеллигенция вәкилләренең зур һәм ачык характерларын кертергә омтылалар. Республикабыз язучыларының иҗади уңышларын билгеләү белән бергә, КПСС Өлкә Комитеты сезгә, кадерле иптәшләр, Татарстан әдәбиятының әле республикабызның көчле үсә барган политик, хуҗалык һәм культура тормышыннан һаман артта калуын күрсәтеп үтәргә кирәк дип таба. Язучылар әле нефтьчеләребезнең, производство новаторларының, социалистик авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү өчен батырларча көрәшүче колхоз авылы алдынгыларының гүзәл хезмәт батырлыкларын бөтен тулылыгы белән яктырта алмадылар. Укучы язучылардан бөек коммунистик идеаллар өчен көрәштә совет кешеләренә һәм бигрәк тә яшьләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек яңа художество образлары көтә. КПСС Өлкә Комитеты республикабызның барлык язучыларына киләчәктә дә зур иҗади уңышлар тели һәм Татарстан язучыларының, тормыш белән, халык белән элемтәләрен ныгыта барып, осталыкларын тагын да күтәреп, кабатланмас героик заманыбызны дөрес һәм ачык сурәтли торган зур художество әсәрләре иҗат итәчәкләренә ышаныч белдерә». Мәскәүдән һәм тугандаш республикалардан килгән язучыларның съездда ясаган чыгышлары,, татар халкына, татар язучыларына үз халыкларыннан алып килгән сәламнәрен җиткерүләре, татар язучыларының әсәрләре шул тугандаш халыклар тарафыннан да яратылып укылуы турындагы белдерүләре күп милләтле Советлар илендә яшәүче халыкларның чын дуслыгын тагын бер кабат раслаучы дулкынлан дыргыч дәлил булды. Вадим Кожевников, Алексей Новицкий, Берды Кербабаев, Сергей Смирнов, Сәйфи Кудаш, Алексей Т а л в и р, Ж у б а н Мулда- галиев, Әсгать Мохтар, Та лет Ә ю п о в, КамчыЖунусов, Трофим Архипов, Әхмәт Асылбае в, Иван Антонов һәм башкаларның съездны тәбрикләп ясаган чыгышларындагы халыклар дуслыгына матур мисаллар залда утыручыларда олы хисләр уятты. Ул хисләр озакка сузылган алкышлар булып яңгырады. Съездга катнашучыларны котлап нәни укучылар-пионерлар килделәр. Алар язучы абыйларыннан бүгенге көн геройларын үзләренә үрнәк була алырлык итеп сурәтләгән китапларны күбрәк язуларын сорадылар. 17 июнь көнне кич кунаклар, татар язучылары һәм шагыйрьләре Колонналы залда киң җәмәгатьчелек белән очрашу үткәрделәр. Бу чынчынлап дуслык кичәсе булды. Трибунада тугандаш республикалардан килгән төрле халык вәкилләре бер-берсен алмаштырып торды, һәрберсе үзенең әсәрен укыды. Аларның чыгышларын кичәгә катнашучы Казан хезмәт ияләре зур кызыксыну белән тыңладылар. 18 июньдә съездда фикер алышуларда катнашучылар докладларны тагын да тулыландырдылар, иҗатка бәйләнешле байтак мәсьәләләр күтәрделәр. Аларның чыгышларында татар әдәбиятының үсеше, аның уңышлары, коммунизм төзүче хал кыбызның бөек эшенә мөмкин кадәр зуррак 122 рухи ярдәм күрсәтергә омтылулары, кимчелекләр өчен чын күңелдән янулары тагын бер кабат күренде. Докладлар буенча беренче булып А. Р а- с и х чыкты. Ул татар әдәбиятында жанрлар мәсьәләсе, кыска хикәяләрдә сюжет проблемасына кагылышлы кайбер фикерләр әйтте. Фатих Хөсни дулкынланып әдәбиятта актуальлек һәм заман тойгысы турында сөйләде: «Актуальлек һәм актуаль факт, кайбер иптәшләр алга сөргәнчә, бүгенге, тик бүгенге генә факт, — диде Ф. Хөсни. — Актуаль факт кичәге көн белән дә исәпләшми, аның иртәгәге көндә дә әллә ни эше юк. Образлы итеп әйткәндә, актуаль факт — катлаулы һәм дулкынланып торган тормыш агымының өстенә килеп төшкән нинди дә булса бер җим кисәге ул... Ә заман тойгысы төшенчәсе, барыннан да элек, язучыдан ике сыйфатны сорый. Беренчедән, язучы, үз чорының чын баласы буларак, шул заманның югары идеяләрен һәм кечкенә эшләрен, омтылышларын һәм зәвыкларын бик якынтын һәм бик яхшы белгән булырга тиеш. Ул шул заман вакыйгаларының чын үзәгендә торган, шулар белән бергә кайнап, шулар өчен янып-көеп, шул заман вакыйгалары өчен үзендә зур җаваплылык хисе сизеп язарга тиеш. Партиянең язучыларны тормышка якынрак килергә чакыруын мин үзем нәкъ менә шул мәгънәдә генә аңлыйм. Икенчедән, заман тойгысы дигән төшенчә язучыдан шул заманның һәм шулай ук үткән заманның да бай халык тәҗрибәсен ныклап үзләштергән булуын сорый... Безнең бай вакыйгалы һәм кайнар темпераментлы коммунистик эпохабыз язучысы өчен заман тойгысы белән коралланган булу аеруча зарур һәм әнә шул зур тойгыдан башка нинди дә булса әһәмиятле әдәби әсәр тудырырга мөмкин дип мин хәтта башыма да китерә алмыйм...» һәм ул язучыларны «судагы вак балыклар кебек кечкенә җимгә ташланып, үзара талашаталаша, шул җимне бүлгәләп азапланмаска», ә «үткен каршылыклары белән безнең яныбыздан узып бара торган тормышының үзен сурәтләргә чакырды. Фикерләрен исбатлар өчен Фатих Хөсни үз иҗатыннан кайбер мисаллар да китерде. Нәби Дәүли актуальлек мәсьәләсендә Фатих Хөсни белән бәхәскә керде. Ул поэзиядә форма һәм эчтәлек проблемасына бәйләнешле фикерләр әйтте. Хатип Госман тәнкыйть мәсьәләләренә тукталды. «Әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләү зур поэмалар, киң колачлы романнар язу кебек үк чын талант, тирән белем, зур хәзерлек һәм чын шигъри илһам сорый торган иҗат эше. Шуңа күрә бу өлкәдә эшләүче кешеләргә башка жанрда эшләүчеләргә булган кебек үк игътибарлы караш кирәк», — диде ул. Чыгышының соңында Хатип Госман әдәби тәнкыйть жанрындагы кайбер кимчелекләрне күрсәтте, бу өлкәдә алда торган бурычлар турында сөйләде, әдәбият тарихын өйрәнү, халыклар дуслыгы мәсьәләләренә тукталды. Филология фәннәре докторы И. Пех- телев Гомәр Бәширов докладындагы «әдәбият белгечләре артык академик тонда язалар» дигән фикер белән килешмәвен әйтте. «Киресенчә, — диде ул, — бу нәрсә аларда җитеп бетми. Татарстанда әдәбият белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләрнең көчле отряды бар. Алар составында — дүрт фәннәр докторы һәм илледән артык филология фәннәре кандидаты. Алар әдәбият үсешенә зур ярдәм күрсәтә алалар...» Аннары И. Пехтелев Габдулла Тукай, Һади Такташ иҗаты белән рус укучыларын таныштыру эшендәге кимчелекләрне тәнкыйть итте. «Татар әдәбиятчылары традиция мәсьәләләрен өйрәнүдә дә кыюлык күрсәтмиләр. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил һәм Сибгат Хәким иҗатларында уртак бер сызык бар. Ул уртак сызык нәрсәдән гыйбарәт? Шул проблемага багышланган эзләнүләр күренми», — диде. Салих Баттал поэзиядә әдәби осталык турында сөйләде, шигырьләрнең кыска, ләкин тирән мәгънәгә ия булуын яклады. Зәки Нуриның басылып чыккан кайбер мәкаләләрендә яшьләр иҗатына карата әйтелгән фикерләре белән килешмәвен белдерде. «Без съездда әдәбиятның төрле жанрлары турында докладлар тыңладык,— диде Салих Баттал. — Ләкин очерк телгә алынмады диярлек. Бу сугышчан жанр докладчылар тарафыннан нигәдер читләтеп үтелде. Киләчәктә идарә бу жанрга киңрәк игътибар юнәлтергә тиеш». Әхмәт Ерикәй җыр жанрының үзенчәлекләре, аның алдында торган максатны ачыклауга тукталды. «Ни өчен балалар әдәбиятында үсү юк? Бу мәсьәләләр белән, шулай ук балалар язучылары, алар язган китапларның язмышы белән Мәгариф министрлыгы да, Комсомолның Өлкә Комитеты да тирәнтен кызыксынмый. Язучылар союзы идарәсе дә балалар әдәбиятына салкын карый — анда 123 балалар язучыларыныц эше турында сирәк сөйләшәләр. Балалар китапларына рецензияләр аз языла. Язучылар союзы балалар әдәбиятына «уги бала» итеп карамаска тиеш...» — диде Гариф Гобәй. Әмирхан Еники Гомәр Бәширов белән Хәсән Хәйри докладларын «әдәбиятның бүгенге хәленә тирән анализ биреп җиткерелмәде», дип тәнкыйть итте. Шул уңайдан Өченче съезд белән Дүртенче съезд арасында чыккан әсәрләрдәге уңай яклар итеп эчтәлекнең сыйфаты яхшыруын күрсәтте. Нурихан Фәттах кыска хикәяләр, алардагы сюжет, тел, образ мәсьәләләре турында сөйләде. Мәхмүт Максуд үзенең чыгышын тәрҗемә мәсьәләләренә багышлады. Бәян Гыйззәт, әдәбиятта халыклар дуслыгы мәсьәләсенә тукталып, драматургия әсәрләрен сәхнәдә куелганчы ук аерым китап итеп бастырып чыгару кирәк дигән фикер белдерде, аннары театрлар эшендәге кайбер кимчелекле якларны тәнкыйть итте. ТАССРның Культура министры X. Рәхмәт у л л и н чыгышында татар драматургларының әсәрләрен, театрларның эшен анализлау зур урын алды. Ул театрларыбызда бик еш шаблон конфликтка корылган спектакльләр куелуын тәнкыйтьләде. «Спектакльләрдә башлыча я начар ир, я начар хатын, яки җилбәзәк кыз сурәтләнә. Безнең драматургларга кайнап торган тормышны, алдынгы совет кешеләренең бүгенге омтылышларын сурәтләүгә җиң сызганып тотынырга вакыт», — диде. Съездда М ө б ә р ә к о в, М у л л а х м е- т о в а, Р ә ф и к о в, Калинина, Аван Такташ колхозчылар, завод-фабрика эшчеләре, нефтьчеләр һәм студентлар исеменнән сөйләделәр. Юнус Әминовның «Язылмаган закон- нар»ыи, Р. Ишморатның «Шайтан таягы»н колхозчылар клуб сәхнәләрендә яратып карыйлар, — диде Әтнә район культура йорты мөдире Сабир Мөбәрәков. — Ләкин •соңгы вакытта чыккан пьесалар арасында авыл сәхнәсендә куярлык әсәрләр аз. Бер куйган пьесаны һаман куеп булмый. Дөрес, бер пәрдәлек пьесалар еш кына чыгып тора. Әмма безне алар гына канәгатьләндерми. Безнең өчдүрт пәрдәлек әсәрләр куярга да мөмкинлегебез бар хәзер. Бүгенге көн һавасы белән сугарылган, бүгенге геройларның уй-хисләрен чагылдырган яхшы пьесалар күбрәк язылсын иде». Бондюг районы, Песәй авылындагы китапханә мөдире М у л л а х м е т о в а татар язучыларыныц әсәрләрен пропагандалау тәҗрибәсен уртаклашты, аерым әсәрләргә карата укучыларның фикерен белдерде. КПССның Лениногорск шәһәр комитеты секретаре Хәят Калинина Татарстанның нефть чыгарыла торган якларында шәһәр һәм авылларның үсүе турында сөйләде, язучыларны нефтьчеләр тормышын киңрәк һәм тирәнтен өйрәнергә, алар турында матур әсәрләр язарга өндәде. Казан пединституты студенты Аван Такташ балалар әдәбиятындагы кимчелекләрне тәнкыйть итте. Габдрахман Минский республикабызда китап тарату эшенең тиешле югарылыкта тормавы турында чын күңелдән пошынып сөйләде: «Сәүдә оешмаларының бу нәрсәгә тиешле җаваплылык белән карамавы аркасында, Татарстан китап нәшрияты планыннан укучыларга бик кирәкле китаплар төшерелеп калдырыла. Тиешле оешмалар моңа җитди әһәмият бирергә тиеш. Татарстан районнарындагы китап магазиннарында китапларны саклау начар оештырылган. Алар тузанда таралышып, череп яталар. Район оешмалары моңа бер дә борчылмыйлар», диде. Гариф Ахунов тәрбия мәсьәләсендәге шаблон карашны тәнкыйтьләде, оештыру эшләре турында сөйләде. «Хәзер Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, хәтта авылларында, — диде ул, — әдәби түгәрәкләр бар. Зур шәһәрләрдәге әдәби түгәрәкләр инде хәзер әдәби берләшмәләр булып үсеп киләләр. Язучылар союзы соңгы ике елда урыннардагы әдәби көчләргә нык игътибар биреп дөрес эшләде. Ләкин хәзер оештыру эшләре әдәби түгәрәкләр белән генә чикләнеп кала алмый. Әлмәт кебек зур индустриаль үзәкләрдә Язучылар союзының бүлекчәсен ачу кебек чараларга да керешергә вакыт җитте шикелле. Әлмәт әдәби берләшмәсендә инде хәзер 25 ләп кеше бар. Мөслимдә, Азнакайда, Баулыда, Лениногорскида да әдәби түгәрәкләр эшләп килә. Без бөтенебез Әлмәткә җыелып күмәк киңәшмәләр, күмәк утырышлар үткәрә алыр идек». Татарстан художниклары союзы председателе Харис Якупов язучылар һәм художниклар арасында дуслык булдыруны, үзара иҗади очрашулар оештыруны яклап сөйләде. Съездда болардаи тыш «Азат хатын» журналы редакторы Асия Хәсән ова, «Совет әдәбияты» журналы редакторы Абдулла Гумеров, композитор Җ ә ү- д ә т Ф ә й з и, Рәисә И ш м о р ат о в а, Шэр и ф Хөсәенов, КПСС Өлкә Комитеты каршындагы Партия тарихы институты директоры Г. С ә й ф у л л и н һәм башкалар чыгып сөйләделәр. Татарстан АССРның Верховный Советы Президиумы председателе С. Н и з а м о в татар әдәбияты әсәрләрен СССР халыклары телләренә тәрҗемә итүдә һәм популярлаштыруда актив эшләүләре өчен Үзбәк- стан шагыйре М а м а р ә с ү л Бабаевны, Кыргызстан шагыйре Камчы Жунусов- н ы, Төрекмәнстан язучысы Берды К е р- бабаевны, Казагстан шагыйре Җ у б а н Мул д аг а л пев не, Украина шагыйре Алексей Николаевич Нов и ц- к и й н ы, Чувашстан язучылары союзы идарәсенең председателе Алексей Ф и- л и п п о в и ч Т а л в и р н ы, Украина шагыйре Павло Григорьевич Тычина н ы. Украина язучысы Н ик ит а М и- х е е в и ч Ш у м и л о н ы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау Язуы белән бүләкләү турында Указын укыды һәм шул бүләкләрне тапшырды. КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре Камил Фасеев үзенең чыгышында язучыларның соңгы елларда тормышка актив йогынты ясарга омтылуларын, әледән-әле республикабыз тормышында зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне күтәреп чыгуларын әйтте, аерым язучыларның әсәрләренә анализ ясады һәм съездның татар язучыларының активлыгын тагын да күтәрүдә зур роль уйнаячагына өмет белдерде. 19 июньдә иртәнге утырышта Татарстан язучыларының Дүртенче съезды яңа идарә, ревизия комиссиясе һәм РСФСР язучыларының Беренче съездына делегатлар сайлады. Татарстан язучылар союзы идарәсенә түбәндәге иптәшләр сайланды: С. X ә к и м, 3. Нури, Г. К а ш ш а ф, Г. Б ә ш и р о в, М. Әмир, Ф. Хөсни, А. Гумеров, А. Шамов, Л. И х с а н о в а, Г. П а у шк и н, Г. А-х у н о в. Союзның ревизия комиссиясенә: Ш. Г а- л и е в, Ә. Еники һәм М. Е л и з а р о- в а сайланды. РСФСР язучыларының Беренче съездына делегатлар итеп А. Ш а м о в, 3. Н у р н, Т. Ж у р а в л е в, Г. Бәширов.Г.Әпсә- л ә м о в, Н. Исәнбәт, Ә. Еники, Л. И х с а н о в а, Г. К а ш ш а ф, Г. Г о б әй һәм И. Гази сайланды. Шул ук көнне Татарстан язучылары союзының яңа сайланган идарәсенең утырышы булды. Анда оештыру мәсьәләләре каралды. Идарә председателе итеп А. Шамов, урынбасарлары итеп М. Әмир, Г. Каш- ш а ф, секретарь итеп Зәки Нури сайланды. Идарә «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы итеп А. Г у м еровны раслады. Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА БҮЛӘКЛӘРЕ КОМИТЕТЫНДА Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА БҮЛӘКЛӘРЕ БИРҮ ТУРЫНДА Г. Тукай исемендәге республика бүләкләре комитеты түбәндәге бүләкләрне бирергә карар бирде: 15 мең сумлык беренче бүләк Композитор Фәрит Заһидулла улы Я р У л л и н г а — «Ш ү р ә л е» балеты өчен. 10 мең сумлык икенче бүләкләр 1. Композитор Нәҗип Гаяз улы Җ и- һановка — «Җ ә л и л» операсы өчен. 2. Язучы Әхмәт Сафа улы Ф ә й з и- г ә — «Тука й» романы һәм Г. Тукай иҗатын популярлаштыруда актив эшләве өчен. 7 мең сумлык өченче бүләкләр 1. Режиссер Ширияздан Мөхәммәт җ а н улы Сарыме а к о в к а, художник Әнәс Ибраһим улы Т у м а- шевка, артистлар Хәлил Гали улы Әбҗәлилевкә, Фатих Әкрәм улы Колбарисовка, Асия Хәсән кызы X ә й р у л л и н а г а — Ленин орденлы Г, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Җилкәнсезләр» спектаклен куйган һәм төп рольләрне башкарган өчен. 2. Художниклар Лотфулла Әбдел- м ә н улы Фәттаховка һәм Харис Габдрахман улы '-Я к у п о в к а — «Т а- тар халык әкиятләре» китабына иллюстрацияләр өчен. 3. Нияз Курамша улы Даутов- к а — М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтын чәч» һәм «Е в г е н и й Онеги н» операларын куйган өчен. 1