ХАЛЫК БЕЛӘН, ИЛ БЕЛӘН БЕРГӘ
Дүртенче съездыбызны дусларыбыз белән бергә ачуыбыз, халык алдында бирәчәк хисапны һәм татар совет әдәбияты турында җитди, принципиаль төстә фикер алышуны кадерле кунакларыбыз катнашында башлап җибәрүебез безнең өчен, орденлы Татарстан язучылары өчен, зур шатлык. Без бөек рус әдәбияты вәкилләрен, бик ерактан, әмма күңелебезгә якын торган союздаш республикалардан, чал Днепр елгасы һәм Урал тавы буйларыннан килгән кунакларыбызны чын күңелдән сәламлибез. Гасырлар буе туганнарча бергә яшәгән һәм киләчәккә таба, тагын да гүзәлрәк көннәргә таба бергә баручы якын күршеләребез вәкилләрен дә шулай ук бик куанып каршылыйбыз. Безнең съездыбыз үзенең эшен татар халкының батыр улы, коммунист шагыйрь Муса Җәлил исемендәге шушы кунакчыл бинада, гүзәл музыка йортында башлый. Сөекле шагыйребезнең онытылмас образы, күзгә күренмәсә дә, барыбер безнең арабызда кебек һәм безгә дәрт бирә, рухландыра кебек тоела. Безнең республикабызның атап күрсәтерлек һәм горурланырлык казанышлары һәм тарихи шәхесләре бар. Казан дәүләт университетында яшь студент Володя Ульяновның ялкынлы революцион фикерләре җитлеккән. Соңыннан бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы, бөек фикер иясе һәм безнең совет дәүләтенең җитәкчесе булып җитлеккән шушы иң кешелекле кешенең — Владимир Ильич Ленинның көрәш юлы менә шуннан башланып киткән. Безнең университетыбызда дөнья әдәбиятының титаны Лев Толстой укыган. Ленинның ышанычлы вәкиле булып килгән курку белмәс комиссар Мулланур Вахитов шушы Казан урамнарында Советлар власте өчен көрәшкән һәм акгвардиячеләргә каршы сугышта батырларча һәлак булган. Халкыбызның сөекле шагыйре, безнең Тукаебыз үзенең ялкынлы шигырьләрен шушы Казанда язган. һәркайсыбызга чиксез якын, чиксез кадерле булган бу исемнәр безгә бик зур җаваплылык та йөклиләр. Әмма без бөек якташларыбызның һәрвакыт лаеклы варислары, эшчән шәкертләре булырга тырышып килдек. Әгәр инде арабызда остазлардан күбрәк тә, яхшырак та эшләргә омтылучы кыю талантлар килеп чыга икән, ышаныгыз, безнең биек күгебез астында ал арга да урын җитәрлек! Билгеле булганча, Татарстан язучыларының Өченче съездыннан соң үткән еллар зур халык эшләренә, тарихи әһәмиятле зур вакыйгаларга бай еллар булдылар. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Н. С. Хрущев иптәшнең «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» дигән чыгышы илебезнең культура тормышында зур вакыйгаларның бер- IV Съездда ясалган докладлар кыскартып биреләләр. Ред. Д 93 укучыларга хәзерге эшчеләр тормышының шактый зур кисәген, эшчеләр сыйныфы вәкилләренең истә калырлык образларын күрсәтте дип әйтергә була. Бу әсәр дөньяга чыгу белән әдәбиятыбызга патша строен штурмлаганда революцион халыкның алдында барган, партиябез һәм хөкүмәтебез башлаган барлык зур эшләрдә төп терәк, төп көч булган эшче гвардия вәкиле — ике йөрәкле Сөләйманның бик үзенчәлекле образы килеп керде. Автор романның башка образларын да бик белеп һәм яратып сурәтләгән. Бу әсәрнең иң яхшы сәхифәләре рус эшчесе белән Сөләйман карт арасындагы озак еллар буе дәвам иткән нык дуслыкка һәм мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган. Моннан тыш иптәш Әпсәләмов- ның иҗади хезмәткә бик җитди каравын бөтен сәләтен, көчен биреп, вакытын һич әрәм-шәрәм итмичә, иҗади эшен дөрес оештыра белүен басым ясап әйтәсе килә. Нигә яшереп торырга, безнең язучыларыбызиың кайберләре укучыларга таулар вәгъдә итәләр, ә эшләгәннәре шырпы тартмасына сыеп бетә. Әпсәләмов исә киресенчә: ул аз сөйли, күп эшли. Әпсәлә- мовның өлгерлегенең тагын бер «сере» шунда, ул заманның сорауларын һәм таләпләрен бик нык сизеп тора, хәзерге тормыш вакыйгаларының барышын җентекләп күзәтә, алариы өйрәнеп бара һәм заманның бу сорауларына үзенең зур китаплары белән генә түгел, бәлки очерклары, публицистик мәкаләләре, радио буенча һәм киң катлау укучылар аудиториясе алдында чыгышлары белән дә җавап бирә. Бу юлда без аңа моннан соң тагын да зуррак уңышлар телик. Безнең төрле жанрларны эченә алган, зур традицияләре булган һәм Ватанга, халыкка хезмәт итүдә бөек үрнәкләр күрсәткән поэзиябездә чын-чыннан поэтик әсәрләр бик күп. Яшь шагыйрь Илдар Юзеевның кечкенә генә шигыреннән башлап Шәйхи Маннурның шигъри повестена, яки Әнвәр Давыдовның поэмасына хәтле булган зур поэтик байлыкта хәтердә калырлык бик күп нәрсә бар. Үзләренең садәлекләре, гадилекләре, поэтик көче һәм нәфислекләре белән алар галимне дә, эшчене дә, колхозчыны да — барлык укучыларны да дулкынландыра, шатландыра һәм сокландыралар. Соңгы вакытларда, бик үк еш булмаса да, талантлы язылган яхшы поэмалар, шигырьләр, җырлар һәм үткен сатирик әсәрләр ара-тирә күренгәли башлады. Шагыйрь Сибгат ХәкихМ байтак кына поэтик әсәрләр язды. Ул язганнарның күбесе халыкның яраткан .җырлары булып әверелде, аның «Суд залыннан» дигән шигырьләр бәйләме зур популярлык казанды. Ләкин безнең зур поэзиябез өчен болар гына җитенкерәми шул. Безнең шагыйрьләребезнең күбесе әле һаман да элекке авыр йөктән — риторикадан тулысынча котылып җитә алганы юк. Поэзиянең шаулап чәчәк атуына комачаулый торган төп сәбәпләрнең берсе шул булса кирәк. Шагыйрьләрнең кайберләре уйлану, эзләнү һәм яңалык эзләү чорын кичерәләр. Ләкин шагыйрь туганнарыбыздан шуны сорыйсы килә: бу уйланулар, эзләнүләрегез артык озакка китмәдеме икән? Батыраеп һәм кыюланып яңа дәрт белән яңа әсәрләргә тотынырга, поэтик бизәкләр һәм отышлы формалар сайлауда «Антология»дәге классиклар белән чынлап торып ярыша башларга вакыт түгел микән? Дөрес, мондый ярыш җиңел булмас, ул тырышып эшләүне һәм зур осталыкны таләп итә. Ләкин аксакаллар, «Егет яуда беленер», дигәннәр. Үзеңнең көчеңне зур көрәшләрдә сынарга, яшьләрнең һәм тәҗрибәле шагыйрьләрнең уртак көче белән поэзиябезне тагы да югарырак күтәрергә кирәк. Яңа поэтик әсәрләрнең чыгуы язучылар өчен генә түгел, бәлки барлык укучыларыбыз өчен дә шатлыкка әйләнсен иде. Үткән елны Декадада безнең балалар әдәбияты шактый кискен, ләкин хаклы тәнкыйтькә очрады. Тикшерүгә катнашучылар хәзерге татар балалар әдәбиятының бик нык 95 лыклариы җиңәләр, искиткеч ныклык, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Совет язучыл арының бөек остазы А. М. Горький безне гади хезмәттән дә героик һәм бөек сыйфатлар эзләргә, алар турында поэзия теле белән сөйләргә өйрәтә иде. Безгә балаларыбызны һәм яшьләребезне үзләрен чолгап алган табигатьтә һәм кешеләрнең гади хезмәтендә, көнкүрешендә искиткеч вакыйгалар булып ятуына, иң гади көндәлек тормышта да аларның әгәр игътибар белән күзәтсәләр, кызыклы һәм соклангыч батырлыклар, фидакарьлек, гали җанлылык үрнәкләре очратуларына ышандырырга кирәк. Аларга шундый, гади матурлыкны да күрсәтә белергә, аларда кызыксыну уятырга, аларны яхшы нәрсәгә куанырга һәм барлык әшәкелекне, мещанлыкны дошман күрергә өйрәтергә кирәк. Тирә-ягыбызда, хәтта Казанның үзендә үк язуны көтеп торган данлыклы, искиткеч вакыйгалар, төрле кызыклы, катлаулы хәлләр азмыни? Аларны өйрәнү өчен иҗат командировкаларына да барып йөрисе юк, Уссури тайгасын әйтмим дә инде. Татар халкының бер әкиятендә ■тылсым иясе булган бер батыр егет төн уртасында яланга чыга да гыйфритләрен чакырып әйтә: таң атканчы менә шушы яланда диңгез булсын, анда кораблар йөзеп торсын, яр буйларында алма агачлар үсеп утырсын, алмалары пешеп торсын, ди. Менә шул әкият безнең күз алдыбызда тормышка ашты. Бер заман яр буена батыр егетләр килеп : чыктылар, тылсымлы машиналары ’ белән миллионнарча тонна комнар күчерделәр, биек дамбалар өйделәр, челтәрле күперләр салдылар. Шулай итеп көннәрнең берсендә Казан Кремленең диварлары буенда чын диңгез барлыкка килде, аңарда ка- ■терлар һәм теплоходлар йөри башлады, яңа диңгез өстеңдә төрле утлар җемелдәргә тотынды, дамба буйлап машиналар чабыша башлады. Моны чын-чыннан әкият дияргә була, ә балалар әкиятне бик яраталар. Әмма без ул хакта кызыгып укырлык бернәрсә дә язмадык. Киресенчә, бездә чынбарлыкта булган һәм әкияттәгедәй матур вакыйгалар күп кенә әсәрләрдә бик күңелсез бер сүз тезмәсенә әйләнә. Ә. Бик- чәнтәеваның Казан балалары турында язылган «Ана йөрәге» дигән повестенда малайлар белән кыз балалар шул ук тирәдә яшиләр, шул ук җирләрдән үтәләр, ләкин язучы апалары искедән, яңадан аларга берни күрсәтми. Повестьта берничә әшәке малайның, бер ай лагерьда булу нәтиҗәсендә, кинәт кенә яхшырып кайтулары языла, эчпошыргыч һәм кызыксыз итеп языла. Язучы хыялының менә шундый чикләнгәнлеге, фәкыйрьлеге кайбер балалар язучыларына, хәер, зурлар язучыларына да, бик комачаулый. Балалар әдәбияты әсәрләренең шактыена романтик күтәренкелек һәм кызыклык җитми. Шуңа күрә нефтьчеләр, төзүчеләр, механизаторлар һәм башкаләр турында язылган, әмма фикер очкыны да, сурәтләү матурлыгы да булмаган поэмалар, шигырьләр яки хикәяләргә караганда яхшы очеркларны укуы кызыклырак та, файдалырак та була. Ә бу гади кешеләрнең хезмәтендә чын романтика, батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре соклангыч дәрәҗәдә күп бит! Тагын бер мәсьәләгә тукталасы килә. Мәктәпләрдә балаларны эстетик яктан тәрбияләүгә бездә тиешенчә игътибар ителми. Егетләребез белән кызларыбызның күбесе мәктәпне тәмамлап чыкканда музыка белән дә, сынлы сәнгать белән дә, хәтта әдәбият белән дә чын-чыннан ләззәтләнә алырлык хәзерлек белән чыкмыйлар. Алар әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен рухи ихтыяҗны канәгатьләндерү чыганагы итеп файдалану дәрәҗәсенә күтәрелмәгән булалар. Шуңа күрә аларның кай- берәүләренең рухи дөньялары гаҗәп ярлы, ә культура ихтыяҗлары үтә чикләнгән була. Безнең заман өчен бу һич ярый торган хәл түгел, бу бик зур кимчелек. Шунлыктан, педагоглар бу эшкә ныклап керешкәнче, балаларны һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүнең зур өлеше язучылар өстенә төшә. Әгәр дә без балаларыбыз рухи яктан да нык, 96 сәламәт һәм матур булып үссеннәр дисәк, аларда китапларыбыз аркылы матурлыкны ярату хисе, кешене рухи яктан матур, күркәм итә торган барлык гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Драматургия турында ике генә сүз әйтәсем килә. Драматургларыбыз иң төп нәрсәне: заманның таләбен дөрес һәм тирән аңласыннар иде. Заманыбызның таләбе партия документларында да, тамашачыларның фикерләрендә дә бик ачык гәүдәләнгән. Яңа пьесаларда тар көнкүреш темаларының кысынкы чикләреннән киңлеккә чыгарга, бик кыю һәм кискен төстә чыгарга кирәк, моңа күптән вакыт инде. Классикларның иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, театрл арыбызның күп кырлы һәм зур иҗади тәҗрибәләренә таянып замандашларыбыз- ның көчле, катлаулы характерларын иҗат итәргә кирәк. Безнең театрларыбыз совет кешеләренең хезмәте белән тормышның һәм көрәшнең романтикасын, рухи байлыгын лаеклы рәвештә һәм тиешле югарылыкта чагылдырган яхшы әсәрләргә бик мохтаҗ. Ләкин моны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган һәм беренче карашка бик вак булып күренгән тормыш детальләреннән гомумән качарга өндәү дип уйларга ярамый. Тормышның вак детальләреннән дә зур социаль гомумиләштерүләргә юл табарга мөмкин. Андый детальләрсез сәнгать гомумән яши алмый. Тәнкыйтьчеләрне бездә һәрвакытта да диярлек орышалар. Хәер, алар моңа үзләре дә күнегеп беткәннәр булса кирәк, һәрхәлдә аларның үзләрен тәнкыйтьләүгә каршы җискен протест белдергәннәре ишетелми, алар үзләрен юкка, нигезсез орышалар дип расларга бик үк тырышмыйлар кебек күренә. Хәлбуки, гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда безнең тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбиятчыларыбыз шактый зур эшләр башкардылар. М. Гайнуллин, X. Госман, X. Мөхәммәтов һәм X. Ярми иптәшләр бик актив рәвештә «Татар поэзиясе антологиясе»!! төзүгә катнаштылар. Г. Халит һәм X. Хәйринең рус телендә җитди хезмәтләре басылып чыкты. Яшь тәнкыйтьчеләрдән Нур Гыйззәтуллин һәм Б. Гыйззәт Кави Нәҗми һәм Таҗи Гыйззәт иҗатлары турында монографияләр яздылар. Гази Кашшаф- ның Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы турында язган зур очеркын күрсәтеп үтәргә кирәк. Тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбиятчыларның күп елларга сузылган тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, ниһаять, татар әдәбияты тарихы буенча очерк язылды. Тарихта беренче тапкыр «Совет Татарстаны язучылары» дигән биобиблиографик белешмә басылып чыкты. Вакытлы матбугат битләрендә, бик үк эзлекле рәвештә булмаса да, аратирә тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, һ. б. чыга тора. Күрәсез, тәнкыйтьчеләр кул кушырып тик утырмыйлар, алар эшлиләр. Ләкин ничек эшлиләр? Бөтен көчләрен, сәләтләрен салыпмы? Менә нәрсәдә мәсьәлә! Эш шунда ки, тәнкыйтьчеләребез артык дәрәҗәдә «академиклашып» киттеләр, күбесе үзүзләренә бикләнделәр, хәзерге заманга артык игътибарсызлык күрсәтә башладылар. Аларның кайберләре хәтта хәзерге заман әдәбиятының иң кискен мәсьәләләренә дә илтифат итми үтәләр. Кайчакны шулай була: әдәбиятта бик зур яңа вакыйга туа — шагыйрь яхшы -поэма язган була, я булмаса, бик матур шигырь яки пьеса дөньяга чыга. Тәнкыйтьчеләр дәшмиләр. Менә кызыклы зур роман тәмамлана. Язучылар шатлана, шагыйрьләр, драматурглар да куаналар, редакцияләргә хатлар ява башлый, радио буенча яңа әсәрнең өзекләрен тапшыралар. Кыскасы, якын-тирә шаугөр килә. Тәнкыйтьчеләр исә һаман дәшмиләр. Иптәшләр борчыла һәм үзара сүзгә керешәләр: — Бик зур вакыйга бит бу, нигә теге тәнкыйтьче яки монысы дәшми? Андый чакта болай дип җавап бирәләр: — Тәнкыйтьче классик өстендә утыра. 7. .с. Ә." № 7. 97 Соңыннан аңлашылуынча, тәнкыйтьче чыннан да классик өстендә утыра икән, ягъни аның әсәрләре өстендә тикшеренә, эзләнә, ләкин аларны да дөньяга чыгармый, яңа китаплар турында да язмый. Кызганычка каршы, тәнкыйтьчеләребез арасында хәзерге әдәбиятны белмәүне үзенчә бер эрелекме, нәрсәме дип санаучы, ә үзен исә үзе күпме утырып та төшенеп җитә алмаган классиктан да өстен саный торган кешеләр бездә юк түгел. Соң, совет әдәбиятын пропагандалау, укучыда китапка мәхәббәт уяту, аңа әсәрнең яхшы, бөек идеясен ачып күрсәтү, соң исәптә хәтта укучының эстетик зәвыгын тәрбияләү үзе — тәнкыйтьнең иң беренче һәм иң изге бурычы түгелмени?! Тәнкыйтьне әдәби хәрәкәтнең иң характерлы якларын, аеруча яңалык тенденцияләрен ачык итеп чагылдыра торган көзге булырга тиеш диләр. Ләкин без андый көзгене күрмибез, аерым әсәрләргә карата да, заманыбызның зур әдәби вакыйгалары турында да тирәнтен һәм җентекләп өйрәнү нәтиҗәсе булган төпле фикер ишетмибез. Мәсәлән, соңгы елларда шагыйрьләребез бик күп лирик шигырьләр яздылар. Болар арасында укучылар яратып каршы алган бик әйбәт шигырьләр дә байтак кына. Ләкин эчпошыргыч дәрәҗәдә вакчыл, мәгънәсез, хәтта шигырь булып җитмәгән «шигырьләр» дә аз түгел. Шигырьне белүчеләр әйтәләр: лирик герой ваграк, тар карашлырак булып чыккан, диләр. Соң хикмәт нәрсәдә? Нилектән алай ул? һаман шулай дәвам итсә, тора-бара поэзияне кайсы якка таба сөйрәр? Бу хәлгә тирән анализ ясалмады, тәнкыйтьчеләрнең моңа төптән уйлап, фәлсәфи гомумиләштереп әйткән профессиональ җавабы булмады. һәркайсыбызга билгеле булганча, татар халкының әдәби мирасы җидесигез гасыр эчендә иҗат иткән бик күп язучыларның һәм галимнәрнең әсәрләреннән гыйбарәт. Бу зур мәдәни байлыкны хуҗаларча барлап чыгарга һәм җентекләп өйрәнергә кирәк. Хәзер үткәннең теге яки бу язучысының үзе һәм иҗаты турында гомуми сүз, гомуми бәяләр генә җитми инде. Хәзер һәр язучының иҗаты аерым алып өйрәнелергә тиеш. Мәсәлән, борынгылардан фәлән шагыйрьнең яки язучының, я булмаса шул ук Дәрдмәнднең яки Яков Емельяновның шигъри осталыгы нидән гыйбарәт? Ни сәбәпле без моннан берничә йөз ел элек язылган шигырьләрне хәзер дә сокланып, аерыла алмыйча укыйбыз? Бу шигырьләрнең озын гомерле булып чыгуларының сере нидә? Шул рәвешчә өйрәнеп, социалистик культурабызны үстерергә файдасы тиярдәй әсәрләрне халыкка чыгарырга, алар турында язарга кирәк. Тәнкыйтьче һәм әдәбиятчыларыбыз теоретик мәсьәләләр белән дә бик аз чыгалар. Партиянең XX съездыннан соң Л1әскәүдә язучылар белән галимнәр социалистик реализм һәм башка шундый тирән кызыксындыра торган мәсьәләләр турында дискуссияләр үткәрделәр. Безнең тәнкыйтьчеләребез белән әдәбиятчыларыбызга матур әдәбият интеллигенциясен — язучы, художник, композитор, артистларны, педагогларны шул мәсьәләләр белән таныштырырга ярамый идемени? Татар совет әдәбияты материалына таянып, шул ук мәсьәләләр хакында бәхәсләшергә, фикер алышырга бик мөмкин һәм кирәк иде. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында, университетта һәм пединститутта байтак әдәбиятчылар булуга карамастан, андый бәхәс булмый калды. Ревизионистлар һәм империализмның чит илдәге башка агентлары совет әдәбиятына каршы өзлексез көрәш алып баралар, аңа каршы төрле уйдырмалар белән чыгалар. Алар бигрәк тә совет әдәбиятының иҗат методы булган социалистик реализмга һөҗүм итәләр. Шулай ук алар безнең милли әдәбиятларыбызга, язучыларыбызга да пычрак аталар. Алар безнең язучыларыбызның үз әсәрләрендә туган җиребезнең көннәнкөн яңара, матурлана баруына, совет кешеләренең эчке матурлыгына сокланып язуларын, ка 98 питалистик тормыштан һәм буржуаз «азатлык»тан аяусыз көлүләрен яратмыйлар, шуның өчен аларга эт булып ырылдыйлар. Кыскасы, социалистик реализм әдәбияты белән ревизионизм арасында аяусыз һәм кискен көрәш бара, ә без, бу көрәшнең гөрелтесе монда бик үк ачык ишетелмәгәнгә күрә, тыныч кына, читтән генә карап торабыз. Дөрес түгел бу! Без барыбыз да бер үк идеология фронтының солдатлары. Шуңа күрә без буржуаз идеологиягә каршы көрәш мәсьәләсендә. безгә чи дошман булган ревизионизмны һәм башкаларны фаш итүдә дәшми кала алмыйбыз, читтән генә карап, үз республикабыз эчендә генә йомылып ята алмыйбыз. Бу көрәштә актив катнашу — безнең интернациональ бурычыбыз. Бу мәсьәләдә безгә Такташтан үрнәк алырга кирәк иде. Такташ төрле милләтчеләргә, һәртөрле чемберленнарга әледән-әле каршы чыга, кыяркыймас, ярым-йорты гына түгел, бәлки үзен куәтле бөек совет державасының тулы хокуклы вәкиле итеп хис иткән хәлдә, кыю, усал шигырьләр, ялкынлы мәкаләләр белән чыга торган иде. Такташ эшнең асылы чемберленнарны сүгүдә генә булмавын, бәлки капитализмга каршы уяулык саклау өчен халыкны буржуаз идеология белән килешмәү- чәнлек рухында тәрбияләргә, һәртөрле черек настроениеләргә тамыр җәяргә юл куймаска кирәклеген яхшы аңлый иде. Тәнкыйтьчеләребезнең әдәби осталыгы турында да берничә сүз әйтәсе килә. Шагыйрь, прозаик яисә драматург үзенең әсәрен язганда иң элек аның укучыга ошарлык, кызыксынып, мавыгып укырлык булуын күздә тота, мөмкин кадәр матур, оста тел белән язарга, акыллы, тирән фикерләр әйтергә тырыша. Форманың нәфис, әсәрнең оста язылган булырга тиешлеге — барлык заман әдипләре алдына куела торган төп таләпләрнең берсе ләбаса. Әсәреңнең кызыксыз буласын, көчәнеп, авыр укылачагын алдан ук сизәсең икән, ул чагында язып торуның нигә кирәге бар? Әмма кайбер тәнкыйтьчеләр икенче төрлерәк фикердә булсалар кирәк. Аларның күбесе: мин язам икән, димәк, укырга тиешләр! —дип уйлый, күрәсең. Мәсәлән, Г. Халитның күп кенә тәнкыйть әсәрләре бик кыен аңлаешлы, чиктән тыш авыр тел белән язылганлыгы берәүгә дә сер түгел. Башка тәнкыйтьчеләрнең, шулар арасыннан, мәсәлән, X. Хәйринең әсәрләре дә берни дә бирми торган гомуми сүзләр, социологик төшенчәләр белән тулган була. Тәнкыйтьчеләрнең дә профессиональ горурлыгы бардыр бит! — дип әйтәсе килә. Соңгы елларда берничә яшь тәнкыйтьче әдәбиятка яшьлек ялкыны алып килеп, үзләренчә яңачарак тавыш бирә башлаганнар иде. Алар эчтәлекне сөйләп чыгу белән генә чикләнеп калмыйлар, кайбер олы абзыйлары шикелле акыл да сатмыйлар, нотация дә укымыйлар, бәлки әсәрнең художество нечкәлекләренә керергә, бу образ нилектән уңышлы, бу җөмлә нигә нәфис икәнлеген мисаллар белән аңлатып бирергә тырышалар иде. Бу үзенчәлек бигрәк тә Г. Ахуновта, Н. Юзеевта һәм тагын кайберәүләрдә күренде. Әмма хәзер без борчуга калдык: яшьләрнең үткен каләмнәре ничек шулай бик тиз үтмәсләнде, ни өчен аларның яшьлек ялкыннары бик тиз сүрелде? Яшь тәнкыйтьче Н. Гыйззә- туллинның «Халык тормышын киң һәм тулы чагылдыру юлында» дигән чиктән тыш зур бүрек кидерелгән мәкаләсе дә бездә шундый күңелсез тәэсир калдырды. Без бу мәкаләдән никадәр генә тырышып эзләп карасак та, бүгенге проза әсәрләре турында бер генә дә яңа һәм төпле тирән фикер, үзенчә әйткән бер генә дә яңа сүз таба алмадык. Шул ук гомуми сүзләр, шул ук акыл сату. Кызганычка каршы, бу очраклы хәл генә түгел, андый мәкаләләр күрен- гәли тора. Тәнкыйтьчеләр эшенә карата мин шактый кырыс сүзләр әйтеп киттем. Әгәр безнең тәнкыйтьчеләребез шундый зур таләпләргә җавап бирерлек хәзерлекле булмасалар, мондый таләпләр куелмас та иде. Шик юк ки, тәнкыйтьче һәм әдәбиятчыларыбыз үз эшләренә күп тапкыр җаваплы 7* 99 рак карасалар, әдәбиятны үстерүдә һичшиксез бик күп файдалы эш башкара алачаклар. Без моңа чын күңелдән ышанабыз. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Язучылар союзы идарәсе тәнкыйть мәсьәләләре белән, тәнкыйтьчеләр комиссиясенең эшен яхшырту, алариың иҗат эшен оештыру мәсьәләләре белән җитәрлек шөгыльләнмәде. Яна идарәгә тәнкыйтьчеләргә бик нык ярдәм итәргә, алариың инициативаларын хупларга, яшьләргә дә, олыларга да әдәбиятыбызның иң актуаль җитди мәсьәләләрен эшкәртүдә якыннан торып булышырга кирәк булыр. Безнең әдәбиятыбызда художество әсәрләрен тәрҗемә итү зур гына урынны алып тора. Татарстандагы әдәби тәрҗемәнең зур тарихы бар. Татар халкы рус, Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш әдәбиятының бик күп классикларын революциягә чаклы ук үз телләрендә укыганнар. Совет заманында халыклар арасында культура хәзинәләре белән уртаклашу өчен, аерым алганда, әдәби тәрҗемә өчен бик зур мөмкинлекләр туды. Әдәби тәрҗемә өлкәсендә талантлы яңа кадрлар җитеште. Бу мактаулы эш белән М. Максуд, Ф. Борнаш, А. Шамов, Ә. Исхак, И. Гази, Ш. Маннур, С. Әдһә- мова, С. Фәйзуллин, Г. Кутуй, А. Го- мәр кебек тәҗрибәле язучылар һәм шагыйрьләр шөгыльләнә башладылар. Күп еллык тәҗрибә туплану, озак бәхәсләр һәм фикер алышулар нәтиҗәсендә әдәби тәрҗемәнең бурычлары һәм төп принциплары да нигездә ачыклана төште шикелле. Әдәби әсәрләрне чит телләрдән татар теленә тәрҗемә итеп бастыруда безнең республикабыз барлык союздаш һәм автономияле республикалар арасында дүртенче урында, ә татар язучылары әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсендә бишенче урында тора. Руслардан тыш, украиннар, белоруслар, Балтик буе Совет республикалары, Үзбәк- стан, Молдавия, Казагстан, Кыргызстан, Таҗикстаи һәм башка республикаларның халыклары татар язучыларының бик күп әсәрләрен үз телләрендә укыйлар. Соңгы дүрт ел эчендә татар теленә Л. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясының дүрт томы, М. Горький әсәрләренең алты томы, A. Пушкинның ике томы, А. Чеховның ике томы, В. Маяковскийның сайланма шигырьләре һәм поэмалары, Некрасовның сайланма әсәрләре, М. Әуезовиың «Абай» романы, Шекспирның сайланма трагедияләре, B. Погоның «Хокуксызлар», Войничиың «Кигәвен», Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», «Давылда туганнар» романнары, А. Макаренконың «Педагогик поэма»сы һәм башка бик күп әсәрләр тәрҗемә ителеп басылдылар. Бу әсәрләрнең байтагысы икенче, өченче тапкыр басылып чыкты. Бу елларда шулай ук аерым китап булып кытай, корея, румын, болгар, чех, һинд, чуваш, башкорт, украин, белорус хикәяләре һәм әкиятләре басылып чыкты. Татар теленә тәрҗемә ителеп, республикабыз хезмәт ияләре тарафыннан яратып укыла торган бик күп башка милләт язучыларының әсәрләрен дә санап китәргә мөмкин булыр иде. Көнбатыштагы буржуаз милләтчеләр һәм сатлык язучылар, үзләренең хуҗаларына ярарга тырышып, әлеге дә баягы шул «тимер пәрдә» турында, милли республикаларда культураның язмышы турында искереп, таушалып беткән гайбәтне әле һаман да чәйнәргә яраталар. Бу ялганны юкка чыгару өчен безнең нәшриятта татар телендә басылып чыккан Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш язучылары әсәрләренең санын әйтеп китү генә дә җитә. Бер Татарстан китап нәшрияты гына да 1957 елда алты миллионнан артык тираж белән 675 исемдә әдәби әсәр бастырып чыгарды. Гади эшчел’эр һәм колхозчыларның китап киштәләрендә, татар язучыларының әсәрләре белән беррәттәи, бик еш Толстой, Пушкин, Горький, Шекспир, Гюго, Низами кебек дөнья әдәбияты даһиларының томнарын да очратырга мөмкин. Безнең язучылар союзында байтак кына рус язучылары да эшлиләр. 100 Ике съезд арасында рус секциясе бик нык үсеп китте. Бездә хәзер рус иптәшләрдән унике кеше союз члены булып тора. Моннан тыш. республикабыздагы әдәби түгәрәкләрдә дистәләгән сәләтле яшьләр иҗат тәҗрибәләре туплыйлар. Рус иптәшләребез тарафыннан күп кенә яхшы әсәрләр иҗат ителде. Әмма аларның эшендә дә кимчелекләр юк түгел. Рус язучылары н ы ң б а йта гысы н а тор м ы ш к а актив катнашу җитеп бетми. Соңгы елларда без яшьләр белән эшләүне беркадәр яхшырта төштек. Алда әйтеп кителгәнчә, ике съезд арасында язучылар союзына яшьләрдән егермедән артык кеше член итеп алынды. Ел саен семинарлар үткәрү практикага кереп китте. Мәсәлән. былтыр яшьләр семинарында егерме тугыз авторның әсәре тикшерелде. Бу семинарга утыздан артык тәҗрибәле язучы катнашып, яшьләргә киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Республикабыздагы әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләр дә яхшырак эшли башладылар. Әлмәт шәһәрендәге әдәби түгәрәк хәзер үз тирәсенә сәләтле яшьләрдән егерме биштән артык кешене туплаган. Боларныц күбесе — нефтьчеләр, төзүчеләр. Бу яшь авторлар әйбәт кенә очерклар, хикәяләр, шигырьләр язып, өлкә күләмендәге газета-журңалларда басылдылар. Түгәрәкнең җитәкчесе Әдип Маликов яңа әсәрләр бирде. Ф. Мостафин нефтьчеләр турында повесть яза. Яшь төзүче Ш. Бикчу- рин берничә очерк һәм хикәя бастырды. Хәзер ул Карабаш су саклагычын ясаучылар турындагы зур әсәр өстендә эшли. Казанның Ленин районындагы әдәби түгәрәккә эшче яшьләрдән утызлап кеше йөри. Мондагы күпчелек авторларның әсәрләре завод һәм өлкә матбугаты битләрендә басылып килә. Язучылар белән очрашулар оештырыла, эшчеләр клубларында әдәби кичәләр үткәрелә. Соңгы вакытларда безнең язучыларыбыз анда барып, әдәби осталыкның төрле мәсьәләләре турында, проза, поэзия, мәсәл һәм газета жанрларының үзенчәлекләре турында әңгәмәләр уздырдылар. «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршындагы, университет һәм пединституттагы әдәби түгәрәкләрдә дә шундый ук эш алып барыла. А. Расих, Ш. Мөдәррис һәм Г. Хуҗиев иптәшләр яшьләр беләп эшләүгә күп көч куялар. Соңгы дүрт ел эчендә безнең нәшриятта яшь язучыларның кырыктан артык китабы басылып чыкты. Яшьләр әдәбиятка нинди яңалык алып киләләр? Яшьләрнең төп темасы — замандашларыбыз тормышы. ЛА. Кәримовның «Айтагаи». Б. Камаловның «Тормыш юлында» повестьлары, яшь драматург Ю. Әмииовның «Язылмаган законнар», «Гөлчәчәк» пьесалары, Р. Төхфәтуллин, Ә. Фазылҗанов, Г. ЛАөхәмитшин, ЛА. Шәрифуллиннарның байтак кына хикәяләре совет чынбарлыгының теге яки бу ягын ярыйсы гына чагылдыралар. Соңгы елларда поэзиягә шактый көчле яшь шагыйрьләр төркеме килде. И. Юзеев, X. Камалов, Ш. Галиев, Г. Афзал, Р. Әхмәтҗанов, И. Әх- сәиов, Ә. Баянов, А. Сәләхетдинов. Р. Шакиров һ. б. лар поэзия өлкәсендә актив эшлиләр. Боларның күбесе безнең поэзиябездә үзләренең яңа сүзләрен әйтмәкче булалар. Шулай да күп кенә яшь шагыйрьләребезиең әсәрләренә фикер тирәнлеге, сәнгатьчә тирән гомумиләштерү һәм милли колорит җитенкерәми. Аларның кайберләре бернинди иҗтимагый яңгырашы һәм эстетик кыйммәте булмаган кечтеки генә, төссез генә йомык шигырьләр язу белән мавыгалар. Соңгы елларда уңышсыз мәхәббәт, ямансулап аерылышу, аерылышкач ямансулау, ялгызлык сагышы, уфылдаулар, фәләннәр бик еш ишетелә башлады. Яшьләрнең тормыш белән аралашулары, җанлы чынбарлыкны өйрәнү мәсьәләсе бик җитди тора. Байтак кына яшьләрнең тормыш сукмаклары шундый баскычлар аша үтә: балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йорты — берәр редакция. Тормышны шундый шома юл белән генә үткән иптәш, хәтта таланты булса да, ни турында гына язар икән соң? Аның тормыш тәҗрибәсе дә, тормышны озаклап өйрәнү һәм күзәтү нәтиҗәләре дә юк, кешеләрне дә белми! Гадәттә мондый шома һәм 101 «җиңел» биографияле яшьләр бер- ике әсәр язганнан соң ук туктыйлар, чөнки аларның яңа китап язарга тормыш тәҗрибәләре калмый. Иҗатка сәләтле яшьләргә матбугат йортына эшкә урнашырга ашыкмаска кирәк, алар хәтта Казанда калырга да кызыкмасыннар иде. Бальзакның: «Шагыйрьләр провинциядә туып, Парижда үләләр» дигән сүзе бар. Җитәрлек тормыш тәҗрибәсе туплап, чын язучы булырга ярдәм итә алырлык бик күп төрле чыныгулар, яхшы сыйфатларга баеганнан соң да Казанга күчәргә өлгерерсез. Зур төзелешләр, зур үзгәрешләр барган, материаль һәм рухи байлыклар җитештерелгән җирләргә, язачак китапларыңның геройлары белән турыдан-туры аралаша алырдай урыннарга омтылырга кирәк. Халык арасында күп булу, колхозга, нефть промыселларына, заводка һәм башка шундый җирләргә барып, андагы кешеләрнең тормышын ныклап өйрәнү яшьләр өчен генә түгел, барлык язучылар өчен дә бик файдалы. И. Газиның нефтьчеләр турындагы «Гади кешеләр» романы һәм III. Маннурның «Җир-әнкәнең сылу ЕЫЗЫ» исемле шигъри повесте халык белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә тудылар. А. Шамов колхозларда һәм нефть районнарында озак кына йөреп, бик кирәкле әйбәт әдәби очерклар язды. Союз идарәсе башка язучыларга да тормышка якынаерга, мәсәлән, озак вакытка колхозларга, нефть районнарына барырга, завод коллективлары, төзүчеләр, галимнәр белән даими бәйләнешкә керүдә ярдәм итәргә тырышып карады. Ләкин безнең язучыларның байтагысы үзләренең язу өстәлләренә шул хәтле нык ябышканнар ки, аларны урыннарыннан кузгатуы бик кыен. Күп нәрсә югалтуларын белсәләр дә, алар өйдә утыруны яхшырак күрәләр. Яшьләр белән эшләү мәсьәләсенә яңадан кайтып, югарыда санап үтелгән чараларның гына бик аз икәнлеген әйтәсе килә. Идарә яшьләр белән эшләүнең яңа юлларын табарга, барлык әдәби түгәрәкләрнең эшен җанландырып җибәрергә, союзның һәрбер члены яшьләргә яки башлап язучыларга даими иҗат ярдәме күрсәтүгә ирешергә тиеш. Соңгы вакытларда өлкә һәм район газеталары битләрендә яшь авторларның әсәрләре, әдәби түгәрәкләрнең эше һәм тормышы турындагы' материаллар ешрак күренә башлады. Шулай да республика газеталары әдәбият һәм сәнгатьнең төп мәсьәләләре турында бик аз язалар әле. Кайвакыт исә чиле-пешле шигырьләр, хикәяләр бастырып, халтурага, коры шалтыравыкка, буш сүзләргә дә урын бирәләр. Без комсомол һәм профсоюз эшлеклеләреннән, урта мәктәп укытучыларыннан сәләтле яшьләрне табып алуда һәм тәрбияләүдә союзга ярдәм итүләрен, бу эшне мәктәптән үк башлап, профсоюзларда, эшчеләр клубларында һәм югары уку йортларында дәвам иттерүләрен үтенер идек. Иҗат секцияләренең эше турында берничә сүз. Соңгы вакытта секцияләрдә әдәби осталык мәсьәләләренә игътибарның артуын, язучыларның әдәбиятның үзәк һәм теоретик мәсьәләләре белән күбрәк кызыксына башлауларын секция эшендәге яңа бер сыйфат дип карарга кирәк. Балалар әдәбияты турындагы зур киңәшмәнең, татар шигырь төзелеше буенча булып узган дискуссиянең йомгаклары, поэма жанры һәм сатира жанры турында хәзерләнә торган әдәби бәхәс материаллары да шул турыда сөйли. Шушы съездга һәм Россия Федерациясе язучыларының беренче учредительный съездына хәзерлек тәртибендә үткәрелгән бу дискуссияләрдә Мәскәү язучылары, тугандаш казакъ, башкорт, каракалпак әдәбияты вәкилләре дә катнашты. Тугандаш әдәбиятлар белән иҗади багланышның бу формасын без киләчәктә тагын да киңрәк гамәлгә ашырырга тиешбез. Яхшы эшли торган секцияләрнең утырышларында, мәсәлән, поэзия секциясендә яңа әсәрләрне тикшерү әйбәт нәтиҗә бирә. Яңа кулъязмалар материалы нигезендә әдәби осталык, тел һәм стиль үзенчәлекләре, язучылык технологиясенең аерым элемент - 102 лары (мәсәлән, конфликт, сюжет, композиция, ритм, рифма Һ. б.) мәсьәләләре тикшерелә. Кыскасы, иҗат секцияләре барыннан да бигрәк әдәби осталык мәктәбе, иҗат тәҗрибәсе трибунасы, әдәби алмашчыларыбызны тәрбияләү мәктәбе булып килә. Секцияләрнең эшен киләчәктә дә шул юнәлештә оештырырга кирәк. Секцияләрдә яшь авторларның әсәрләре аеруча игътибар белән өйрәнелеп җентекләп тикшерелергә тиеш. Без үзебезнең язучылар семьясына чынчыннан сәләтле, тырышып эшли торган актив яшьләр килүен кайгыртырга тиешбез. Язучының иҗаты аның шәхесеннән, иҗтимагый һәм әхлакый йөзеннән аерылгысыз. Шуңа күрә безнең иҗат секцияләребез теге яки бу яшь авторны язучылар союзына членлыкка тәкъдим иткәндә булачак членның бу сыйфатларын һәрьяклап ти- рәнтен тикшерергә тиешләр. Мәсәлән, шагыйрьләр секциясе Мәхмүт Хөсәенне үз-үзен популярлаштыру белән мавыгуы, масаюы, тыйнаксызлыгы өчен Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итүдән тыелып торырга дип бертавыштан карар кабул итте һәм бик дөрес эшләде. М. Хөсәен иҗат эшенә мөнәсәбәтен үзгәртсә, үз-үзенә таләпчән булса һәм тәртибен яхшыртса, секция үзенең карашын үзгәртер, әгәр шуңа лаек булса, ихтимал аны членлыкка да тәкъдим итәр. Иҗат секцияләренең эшен төрләндереп, тирәнәйтеп җибәрү өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Ләкин кайбер язучылар иҗади бәхәсләрнең, бер-береңә үзара ярдәм итешүнең файдалы һәм бик кирәкле булуына әһәмият биреп бетермиләр. Мәсәлән, язучы Г. Минский, былтыр проза секциясенең җитәкчесе булып сайлангач, секциянең бик күптәннән килгән әйбәт традицияләрен дәвам иттермәде, секциянең эшен юньләп оештырмады һәм шуның аркасында бик хаклы рәвештә иптәшләреннән шелтә сүзләре ишетте. Иҗат секцияләре аркылы шагыйрьләрнең һәм драматургларның композиторлар, театрлар белән бәйләнешен көчәйтергә кирәк. Электәге яхшы традицияләр, М. Җәлил, Г. Кутуй белән композиторлар С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов һ. б. арасындагы иҗат дуслыгы, иң яхшы җырларның һәм опера әсәрләренең әнә шундый иҗади аралашу, иҗади дуслык нәтиҗәсендә туганлыгын күрсәтә. Язучыларның укучылар белән бәйләнеше, матур әдәбият әсәрләрен халыкка җиткерү турында да бер-ике сүз әйтеп үтик. Союз каршында пропаганда бюросы бар. Бу бюроның җитәкчесе шагыйрь Мөхәммәт Садри, идарәнең секретаре белән бергә, шагыйрьләр һәм язучыларның катнашы белән зур эшләр башкардылар. Быелгы өч ай ярым вакыт эчендә генә дә без йөзгә якын очрашу һәм кичәләр уздырдык, шунда меңләгән авыл һәм шәһәр укучылары язучыларының чыгышларын тыңладылар. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк, язучылар республиканың ераграк районнарына һаман да бик сирәк баралар әле. Очрашуларның берсендә бер карт солдат болай диде: — Мин үз гомеремдә өч сугышка катнаштым. Зур кешеләрнең һәммәсен дә күрдем. Генералны да, адмиралны да, хәтта маршалны да күрдем. Ләкин үз гомеремдә бер генә тере язучыны да очратканым юк иде әле. Минемчә, бу карт солдатның сүзләрен истә тотарга кирәктер. Татарстан язучылары союзының һәм яңа идарәнең төп бурычы үзебезнең сафларыбызны партиянең бөек идеяләре тирәсенә тагын да ныграк туплаудан, язучыларыбыз- ның иҗади фикерен совет кешеләренең рухи матурлыгы һәм гүзәл заманыбыз турында югары сыйфатлы әдәби әсәрләр иҗат итүгә юнәлтүдән гыйбарәт. Үзебезнең республикабыз тормышыннан алынган цифрлар һәм фактлар гына да безнең искиткеч бер заманда яшәвебез турында сөйлиләр. Шул фактларны әйтүдән элек, рус халкының бөек улы, татарларның иң яраткан язучысы М. Горкий- ның 1930 елда Соррентодан язган сүзләрен китереп китәсем килә. «...Татар республикасы үз гомеренең ун еллыгын бәйрәм итә. Мин ышанам: хезмәт халкының көче белән тудырыла торган бу тарих баласы үсеп баһадир булыр. Минем бу ышанычым ягымлылыкны үз максатына ирешүдәге тырышлык белән куша белүче аек акыллы, саф күңелле, эш сөючәи татар халкы турында бала чагымнан ук белгәннәремнәи туа. Минем бу ышанычымны Татарстан республикасының культура үсеше турында белгәннәрем дә раслый. Яшәсен мин яраткан татар халкының социалистик совет республикасы!» Горькийның бу сүзләре безнең заманда чынга ашты. Безнең республикабыз, элекке Казан губернасы белән чагыштырганда, чыннан да баһадир булып әверелде. Социалистик халыкларның тату семьясында, партиябез һәм хөкүмәтебезнең ярдәме белән, Татарстан республикасы куәтле индустрия һәм колхоз республикасына әйләнде. Шуны гына әйтү дә җитә: безнең республикабызның тулай продукциясе элекке Казан губернасының тулай продукциясеннән 106 тапкыр артык! Республикабыз хезмәт ияләре ел саен 12 миллиард сумлык төрле продукция җитештерәләр. Татарстан нефтенең бөтен илдә нинди урын алуын күз алдына китерү өчен, киң Ватаныбызның хисапсыз күп юллары буйлап чабучы чиксез күп машиналарның һәр дүртеннән берсен безнең Татарстан нефте хәрәкәткә китерүен әйтү генә дә җитә. һәркайсыбызга билгеле: иң яхшы китапларны хезмәт дәрте белән янып, мул тормыш коручы халык белән бергә баручы, ил белән бергә сулаучы язучылар иҗат итәчәкләр. Без менә шуңа омтылыйк!