Логотип Казан Утлары
Поэма

ФӘРИТ-ФӘРИДӘ

Комсомолның 40 еллыгына багышлыйм. Алар икәү Ап-ак стенадан Рам эченнән карап торалар; Карашларын төбәп еракларга, Нидер әйткән кебек булалар. Ап-ак чәчле ана озак-озак, Өзелеп-өзелеп карый-карый да Кочакларга, иркәләргә теләп, Рәсемнәргә килеп кагыла. Түзәлмичә шундый авырлыкка, Көмеш чулпылары чыңлап куя. Түзәлмичә шундый авырлыкка, Өзелеп төшәр кебек тынлыкта. «Нидер әйтер кебек карыйсыз сез... Рәсемегез бар — юк шул телегез. Язгы гөлләр җыеп кайттым менә — Сезнең бүген туган көнегез. Яшьләр! Сез килегез... Мин сөйләрмен сезгә, гыйбрәт итеп, Ничек якын алар бәгырьгә, Стенадан Тып-тын, Берни дәшми, Карап торыр ФәритФәридә». ...Мәктәбеннән кайтып керүе булды — Тәрәзәгә килеп сарылды. — Әнкәй! Безгә хәзер Фәрит, киләм, диде, Тау шуарга... — Бар, Фәридә кызым, бар инде. Шулчак Фәридәнең, Гаҗәпләнеп, күтәрелде кара кашлары. 4 Тышта, көтмәгәндә, буран башланды. — Бураны да шунда, вакыт тапкан... Тау шуарга ирек бирмәс микәнни инде? Әнкәй! Фәрит бүген килмәс микәнни инде? Буран тәрәзәгә юрган сыра, Ә Фәридә тышка карап тора, Тәрәзәгә ике «күз» ясый, Күз ясый да ике сүз ясый: «Фәрит-Фәридә». Бантик белән үргән чәч толымын Башын чайкап артка куя да, Тып-тын калып чума хыялга. Ниләр булган аның йөрәгенә, Нәрсә көтеп шулай ярсына?.. Хыялларын шундук оныта да, Йөгереп бара көзге каршына. Яңа калкып килгән күкрәкләре Сулыш алган саен тирбәлә. Иренендә зәңгәр кара күреп, Ул пырхылдап көлеп җибәрә. Фәридәнең яшьлегенә кызыгып, Стенада Боегып тора шахтер лампасы: «Күлмәкләре бигрәк ак та соң, Йөзкәйләре, ай-һай, пакь тә соң... Әй бу яшь чак, әй бу юләр чак! Сезнең әле уйнар-көләр чак. Кояшлары, бураннары белән Көтә сезне алда киләчәк. Әй бу яшь чак, әй бу юләр чак, Киләчәктә сагынып сөйләр чак!» Тышта буран, Әйдә, Ьич туктама, Бөтен җирне айкап йөр әле. Буран тели, Тынмас буран тели Фәридәнең шашкын йөрәге. Әй... Болай булгач Фәрит килмәс инде... Бураны да тынмый. Кич җитә. Кара! Әбәү, мәхәббәтсез, Бөтен өйне тутырып, Фәрит көлеп тора ишектә. — Фәридә! Кар-бураннан куркып, Нишләп утырасың син өйдә? Фәридә! Киен әйдә. 5 Киттек тауга чаңгы шуарга. — Әй... Бармыйк, Фәрит, бигрәк буран ла... Юк ла, юри әйтәм, Тау шууы кызык буранда. Әйдә! Алар икәү, кеше чыгалмаслык Салкын кышны кызык иттеләр. Кулга-кул тотышып, көлә-көлә, Кар-буранга каршы киттеләр. ...Буран бетә. Айлар йөгереп үтә. Чаңгы эзен кояш эретә. Их! Икәү бергә, бер партада утырып, Гөрләп укуларга ни җитә! Тәрәзәдә калган ике сүзне Кояш урлый. Ә ул сүзләрне Тагын укый елга комлыгында. Юк! Урлап булмый икән яшь йөрәккә Уелып барган тирән эзләрне! Көз. Көзге суык үтә үзәккә. Каенкаем, Түз! Салкын җилләр бармас озакка. Яфракларың Күз яшьләре булып коелалар,— Кар килә. Көз. Тирән шомга чумган бар тирә. Җил, Исәсең син кайсы яклардан? Шәһәр, урам, өйләр, бакча, гөлләр Җимерелгән, янган, тапталган. Әй, карт нарат, Йөзгә туры карап, Әйт син безгә... Ниләр булды шәһәребезгә? Көз. Көзге суык үтә үзәккә. Каенкаем, 6 Түз! Салкын җилләр бармас озакка! Өй. Тәрәзәгә Бозлы карлар килеп сылана. Көз. — Әнкәй, бәгърем, җитәр, елама... Кич. Шахтер балалары Җыелдылар Шәһәр читендәге бер өйдә. Ваня, Грицько, Фәрит, Фәридә... Күрәсезме, Әнә мәктәп яна, Күккә үрли ялкын телләре. Яна, яна, яна Класстагы үрмә гөлләре. Яна, яна, яна Парталарда узган балачак. Нәрсә булыр тагын киләчәктә, Бер сүз дәшми шулай карасак? «Кем булырга?» дигән иншаларны Таптап үтә фашист олтаны. Йөрәкләрне, кайнар йөрәкләрне, Таптап үтсен мәллә ул тагы?! Булмас! Кемнең йөрәгендә нәфрәт ташый,— Классташлар, монда килегез! — Дуслар, Безгә — Фәрит белән Фәридәгә — Иң-иң авыр эшне бирегез... ...Бер көн уза... Кинәт Станция шартлый... Карлар яна. Алсу шәүлә уйный һәр өйдә. Төн карасы. Атыш. Кычкырулар. Ике шәүлә: Фәрит, Фәридә. Көннәр үтә. Күпер. Тагын шартлау. 7 Гаҗәпләнү. Кемнең эше бу? Икенче көн... (Әллә шайтан инде!) Күккә оча хәрби эшелон. Ләкин һаман таныш урамнардан Фашист үтә. ...Каенкайның шәле өзгәләнгән. Бар табигать тилмереп яз көтә. Ана, Чал керфекләр белән бозны эретеп, Тәрәзәгә күпме бакмады,— Тик барыбер, Фәридә дә Һәм Фәрит тә өйгә кайтмады. Ана, Калтыранган иреннәре белән, Алар исемен күпме ятлады — Тик барыбер алар кайтмады. Алар икәү, җитәкләшеп, Кара төндә чыгып киттеләр, Иптәшләре Таңга кадәр күпме көттеләр... Кара төнне янгын каплады— Куанычлы таңнар атмады, Алар икәү кире кайтмады. Унсигез ел буе шушы күзләр Туган җиргә сөеп караган. Фәридәнең чәчен унсигез ел Туган илнең җиле тараган. Әллә инде чибәр аккаенкай Бүләк иткән ап-ак күлмәген... Дулкыннары күчкән күзләренә Җил-давыллы зәңгәр күлләрнең. Ә Фәритнең кара күзләренә Шомыртларның төсе таралган, Туган илнең шаулы, мәхәббәтле Якты көне карый алардан. Унсигез ел буе шушы күзләр Табигатьне сөеп туймаган... Шушы күзләр Фашист бәбәгенә Карар диеп кемнәр уйлаган?.. Ул бәбәкләр... Кан шикелле кызгылт-каралар. 8 Күзләрдәге Туган җир шәүләсен Тартып алам диеп яналар. — Сез әйтегез, Кайда дусларыгыз? Кемнәр кушты? Кемнәр булышты? ...Күз алдына килде Зәй буенда Шаулап үткән балачаклары. Кочакларын җәеп каршы алган Днепр суы, Донбасс яклары. Алар туган, Таһир-Зөһрә кебек, Бер үк көнне елап туганнар, Бер бишектә тирбәлмәсәләр дә, Күрше булганнар. Икәү бергә, Кулга-кул тотышып, Яланаяк атлап киткәннәр, Туган җирнең яшел үләннәре Ялан тәпиләрен үпкәннәр. — Кемнәр кушты?! — Йөрәк кушты, Туган җирнең төне, һәр агачы, Ьәр сукмагы безгә булышты,— Дип әйтәсе килде аларның, Ләкин җансыз кызгылт бәбәкләрнең Мөмкинме соң моны аңлавы!.. Алар дәшмәделәр. — Я! Ник тындыгыз! Әй син, малай, Тизрәк җавап бир! — Юкка гына... Бер сүз алалмассыз, Берни чыкмас — Безнең җавап бер! — Ах, шулаймы?!— Гестапочы, кинәт сикереп торып, Каерып алды аның кулбашын. Авыртудан Фәрит тетрәп китте, Тик чыкмады сыкрау-ыңгырашу... Ә Фәридә Солдат кулларыннан ычкынды да Үзәк өзгеч итеп кычкырды: — Сез тимәгез аңа, тимәгез! Менә мине, мине кыйнагыз! Зур бәбәкләр, Җиңдем дигән кебек, Өстән карап тора аларга. — Хәзер икесен дә Аерым-аерым илтеп ябарга! Җәзаларга! 10 Күз аллары Кап-караңгы. Тавыш-тын да юк. Йөрәк кенә дулый. Яра әрни. Фәридә дә, кар да, тау да юк. Соң, ул хәзер сыңар канат белән Оча алмас микәнни инде, Фәридәсен Күрә алмас микәнни инде, Коча алмас микәнни инде? Ул кычкыра, Ләкин җавап килми, Таш стена каплый араны. «Тик син генә мине дәваларсың, Фәридәкәй, бәйлә ярамны. Мин түзәрмен барлык авырлыкка. Менә сине, сине күрәсем килә, Хәлләреңне беләсем килә». Таш идәнгә аның каны тамды. Күтәрелде. Янә егылды. Фәридә бит анда сине эзли, Фәрит, тизрәк, тизрәк тор инде. Ике тавыш төнлә, Сак-Сок кебек, Ишетелеп торды һәр җирдә: — Фәрит!.. — Фәридә!.. Ике тавыш Тирән подвалларда Кабатланды көчле хор булып, Төрмә тәрәзәсе аша үтеп, Каенкайга җитте җыр булып. Аваз китте Яшькелт бөреләре Ачылырга торган талларга, Җирдән бәреп чыккан чишмәләргә, Әллә кая, әллә кайларга... Онытылгандай булды тәннәрдәге Яралар да, тирән әрнү дә. Симфония булып Килер язга Каршы китте: — Фә-ри-т! — Фә-ри-дә! * * * Ыңгырашулар. Җырлар. Кычкырулар. 11 Камчы тавышы. Һаман төн әле... Бүген таң атканда Фәрит белән Фәридәнең туган көннәре; Тик аларны котлап, өстәлләргә Килмәс язның иркә гөлләре. Һәрнәрсәдән: Төнбоектан, умырзаядан Алар мәхрүм, алар күрәлми; Монда чәчәк түгел, Таң нуры да үтеп керәлми. Фәридәнең кыска чәч толымын Үргән бантиклары өзелгән. Караңгыны җиңеп, Күзләреннән Зәңгәр нурлар төшкән йөзенә. Тышта, Сахраларда Яз гөлләре чәчәк аталар. Ә Фәридә белән Фәрит икәү Таш идәндә хәлсез яталар. Фәрит, ыңгырашып, Көч-хәл белән генә, тырышып, Күтәрелде һәм... янында гына Тойды Фәридәнең сулышын. — Фәридә... Без тагын да бергә, без бергә. Я, тор инде, Тыңла инде минем сүземне... Ач күзеңне... Менә шулай. Сине нинди каты кыйнаганнар! — Фәрит!.. Ялгышмыйммы? Кайнар сулышыңны сизәм мин. Мине кыйнадылар... Юк, әйтмәдем! Син бар чакта Тешләремне кысып түзәм мин. — Фәридәкәй, онытмадыңмы? Шушы таңда Без туганбыз... Әйдә, күтәрел! ...Туган көнебезне үткәрергә Дусларыбыз анда көтәдер. — Фәрит, кара, Мин таң нурын күрәм! Алар тәрәзәнең 12 Рәшәткәсен үтеп керәләр — Яз килүен хәбәр бирәләр. — Әйе, әйе, Ерак түгел инде Кояш чыгып таңнар атарга!.. ...Шул вакытта төрмә ачкычлары Хәбәр алып килде аларга: Шомлы хәбәр, Соңгы хәбәр... Таң нурлары куа кара төнне... Гомер минутлары азая. Соңгы сәлам биреп язгы җилгә, гөлгә, умырзаяга, Алсу каннар тамган ак күлмәкләр Кызыл байрак кебек яналар. Алар икәү, Кулга-кул тотышып, Үлем күзенә карап баралар. Берсе кара күзле, Берсе — зәңгәр... Ә үзләре Яңа гына ачылырга торган Төнбоекны хәтерләтәләр. Гүя алар, без үләргә түгел, Без яшәргә тудык, диеп әйтәләр. Алсу каннар тамган ак күлмәкләр Кызыл байрак булып яналар. Алар икәү, кулга-кул тотышып, Үлем күзенә карап баралар. Юк, юк... Безнең бүген туган көнебез! Умырзая, давыл чәчәкләре, Еламагыз, юк, юк, көлегез! Юл буенда үскән каенкайлар, еламагыз! Без дошманнан шәфкать сорамабыз! Дошман безне тиздән үтерер. Безнең үлем салкын табигатькә Язлар китерер. Алда кабер. Артта фашист тора. -Язмышыгыз инде язылган, 13 Сезнең өчен кабер казылган. Бәлки, тагын Кире уйларга да Өлгерерсез, Әле соң түгел. Бәлкем, зур батырлык күрсәтергә теләп, Ялгышкандыр сезнең яшь күңел?! Я!.. Бер! ...Соңгы минут. Фашист штыклары Күтәрелде. Тынлык. — Ике!.. «Тукта, Әллә инде саташтырамы?» Фашист аптырады. Алар, берни булмагандай, Чәчәкләргә карап торалар. — Боерам! Шайтан балалары, Артка карап, тезләнегез! Карамасын безгә күзләрегез... — Тезләнгәнне безнең көтәсезме? — Юк, без тезләнүне белмибез! — Елаганны өмет итәсезме? — Елый белмибез! Еламыйбыз шуңа, Ышанабыз: Азат булыр туган җиребез. — Елмаябыз шуңа: Безнең бүген туган көнебез! Фашист, гаҗәпләнеп Һәм аптырап, артка чигенде! «Ничек инде!..» ...Соңгы минут. Ах, ник бу минутлар Сизелмичә бик тиз үттеләр. Каннан алсуланган ал чәчәкләр Соңгы тапкыр Ялан аякларны үптеләр. — Фәрит! Фәритем... Ишет, ишетеп кал, Мәңгелеккә сине яр иттем... — Ишетәм, Ишетәм сине, бәгърем Фәридә. Мин яратып, Мин яратып үләм — Без мәңгегә бергә кабердә... — Туасы көн нинди матур булыр! 14 Күктә нурлар уйный, Таң алды. — Дусларыбыз, урман, яфрак, гөлләр, Каенкайлар күрер аларны. ...Шулчак табигатьтә Фәрит белән Фәридәнең җыры таралды: «Таң алдыннан якты йолдыз кебек Сүнәбез без — Фәрит, Фәридә. Туган җирдә сызылып таң атуын Күрәбез без — Фәрит, Фәридә. Җир-әнкәйнең изге туфракларын Үбәбез без — Фәрит, Фәридә. Кабергәчә бер-беребезне сөеп, Үләбез без — Фәрит, Фәридә». Бар табигать: Җилгәк чәчәкләре, Яшь чыршылар, таллар, наратлар, Фәрит, Фәридәгә җавап бирде Шаулап, күкрәп, җырны кабатлап. — Өч! Шулчак Залп шартлады, Каенкайның кардай күлмәгенә Чәчрәделәр ал кан таплары. Алар, икәү, Кочаклашып җиргә аудылар. Каенкайның тәүге яфраклары Кан-яшь булып җиргә яудылар. Ике тавыш, Аккош җыры кебек, Ишетелеп торды кабердән: — Мин яратам сине, Фәритем, — Мин яратам сине, Фәридәм. Яз. Каенкаем, Ап-ак күлмәгеңне Бүләк итте мәллә Фәридә? Кыска толымнарын мәңгелеккә Биреп китте мәллә Фәридә? Мәхәббәтле, шаулы зәңгәр кичләр! Сезгә Фәрит белән Фәридәнең Сөюләре күчтеме әллә? «Мин яратам сине, бик яратам», Диюләре күчтеме әллә? Ал чәчәкләр, гөлләр, таңнар, сезгә Алар каны тамдымы әллә? Мәктәптәге ал байраклар төсе Шул каннардан калдымы әллә? Ап-ак чәчле ана, озак-озак, Өзелепөзелеп карый-карый да, Шәүләләрне кочакларга теләп, Рәсемнәргә килеп кагыла: — Фәрит... Фәридә... Сезгә караганда Ул елларның Ишетелгәндәй була өннәре. Яшьләр! Сез килегез миңа... Бүген Фәрит белән Фәридәнең туган көннәре. Өстәлләрдә язның алар сөйгән Яңа чәчәкләнгән гөлләре. Сез килегез! Бүген Фәрит белән Фәридәнең туган көннәре. Шаулап яз килгәндә, Умырзая Чәчәк аткан чакта, әле дә Ишетелгәндәй була өзелеп-өзелеп Ике аваз: — Фәрит! — Фәридә!