ДУСЛАР, ТУГАННАР СҮЗЕ
V Ж^үптән түгел мин Америка Кушма Штатларында булып кайттым. 1 к Без Нью-Иоркта зур, мәһабәт биналарны, инженерлык сәнгатенең, гаҗәеп үрнәкләрен күрдек. Америка театрларының берсендә булырга теләвебезне белдергәч, безгә болай диделәр: — Бездә театрлар юк, бездә спектакль куярга мөмкин булган биналар гына бар. Без шунда уйлап куйдык: шундый илдә театр салырга акча э^иткерә алмыйлар! Театр өчен җайлаштырылмаган кечкенә генә биналарда талантлы режиссерларның тамашачылардан поднос белән, кем күпме бирә — шул тикле, акча җыеп йөрүләрен күрдек. Һәм Америкада без үзебезне уңайсыз хис итә башладык... Сезнең, совет язучыларының, бу театрда, шушы сәнгать храмында җыелуыгыз һәм татар әдәбиятының уңышлары белән шатлануыгыз — бу үзе поэзия ич! Без, рус язучылары, Муса Җәлилнең шигъри һәм гражданлык геройлыгы белән милли горурлык хисе кичермибезмени! Һәм бу үзе поэзия түгелмени! Язучылар тормышны өйрәнергә тиешләр, дигәнне ишеткәч, минем әйтәсем килә: «Никита Сергеевич Хрущевка карагыз! Ул бит инде олы яшьтәге кеше. Шулай да ул нинди хәрәкәтчән, барлык нәрсәне үз күзе белән күрү өчен ул бөтен җирдә булырга өлгерә». Без хәрәкәтсез, тик ятуга каршы. Без, совет язучылары — көрәш сафында, шуңа күрә дә хәрәкәтчән булырга тиешбез... Вадим Кожевников, рус язучысы, «Знамя» журналының баш редактору. Төрекмәнстан — Советлар Союзының көньягында, Татарстан аның төньягында булса да, безнең аралар бер дә ерак түгел. Казанда көн саен болыт уйнап, яңгыр явып торса, Ашхабадта, киресенчә, кояш үзенең эссе нурлары белән кочып ала... Табигать төрле урында төрлечә булуга карамастан, без барыбыз да бер үк һаваны — совет һавасын сулыйбыз Коммунизмга тиз җитү өчен, барлык совет халыклары белән беррәттән, төрекмән халкы да, татар халкы да бөтен көчләрен биреп эшлиләр. Күп гасырлар буе суга интегеп яшәгән төрекмән халкы.җансыз чүлләрдә йөзләрчә километрлык канал үткәрсә, ак алтынны эшкә оциксә, татар халкы, туң тимерләргә— моторларга җан кертү, тормышны алга җибәрү өчен, җирне бораулап, кара алтын чыгара. Татар халкының җиңүе — безнеке, безнең җиңү — сезнеке ул. Мин революциядән элек тә, аннан соң да зур татар әдәбиятын күп укыган идем һәм хәзер дә укыйм. Толстой, Горький, Шолохов белән беррәттән Тукайны һәм Ибраһимовны мин үземнең чын остазларым саныйм, мин алардан күп V Котлау ныгышларыннан кыскартып алынды. 8* 115 нәрсәгә өйрәндем. LU унын, өчен дә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов кебек классикларны биргән татар халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хөрмәтле дуслар, данлыклы татар әдәбиятының, татар культурасының үз халкына гына түгел, бәлки бөтен совет халкына хезмәт итүен, тагы да үсүен, аның бөтен дөньяга балкуын телим! Берды Кербабаев, төрекмән язучысыМин Киевта самолетка утырганда, мул сулы Днепрга, уңдырышлы иген кырларына тагын бер тапкыр күз салдым. Шул чагында туган җиремнең тыныч һәм акыллы сүзләре колагыма ишетелгәндәй булды: «Биек Карпат тауларыннан, Харьков һәм Запорожьедан, борынгы Чернигов каласыннан, Одесса һәм Львовтан татар халкына сәлам тапшыр. Украина (җире яраланып канга батып яткан көннәрдә татар халкының иң яхшы улларының батырлыкларын, соклангыч эшләрен без онытмадык, дип әйт!» Туган (җиремнең бу сүзләрне әйтүен мин йөрәгем белән тойдым. Шул вакыт интервентларга каршы, Украинаның бәхете һәм азатлыгы өчен, барлык халыкларның уллары белән бер сафта торып көрәшкән Кави Нәҗмине хәтерләдем, гражданнар сугышының кыен походларын үткән Афзал Шамов турында уйладым, котырынган Махноны җимерү өчен Александр Пархоменко отрядындагы Донец егетләре белән бергә аның разведкага баруын күз алдыма китердем. Немец фашистларына каршы сугыш барган көннәрдә мин Шамовны кабат сугыш кырында күрдем. Перекоп дивизиясенең гади сугышчысы, әле ул чагында «Намус»ның авторы булмаган, әмма Фрунзе армиясендә намус белән Сивашны кичеп чыккан Гомәр Бәширов күз алдыма килеп басты. Украинаның азатлыгы һәм бәхете өчен (җаннарын кызганмый көрәшкән батыр татар егетләрен минем туган җирем оныта аламы соң! Днепрны кичкән чактагы батырлыклары өчен күп кенә татар сугышчыларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Сугыш кырында үлеп калган шагыйрь Фатих Кәрим үзенең «Идел егете» поэмасында татар сугышчысының украин кызын гитлерчылар мәсхәрәләвеннән коткарып калуын бик матур итеп тасвирлый. Фатих Кәримнең шушы кыз образында Украина җирен күз алдында тотуын аңлавы кыен түгел. Авыр чигенү көннәрендә Украинаның язмышы өчен чын күңелдән сызланган батыр татар шагыйре Муса Җәлилне искә төшерми кала алмадым. Украинаны фашистлар коллыгыннан азат итүдә татар халкының ярдәм итүе белән Җәлил чын күңеленнән горурланган. «Туганлык» шигырендә ул үзенең совет патриоты, хисләрен рухландыргыч итеп сурәтли... Муса Җәлилнең Тарас Шевченко поэзиясен яратуы да безнең өчен бик әһәмиятле. «Наймычка» һәм «Байга офтанма» поэмасын тәрҗемә иткәндә, Шевченко поэмасы татар укучысына якын һәм аңлаешлы булсын дип ул бөтен көчен һәм илһамын биреп эшләгән. Шевченко тууга 125 ел тулу юбилее тантанасына Җәлил дә катнашты. Истәлек өчен бүләк итеп бирелгән китапларны ул өенә алып кайткан. Шевчен- коның «Кобзарь»ын, шулай ук бөек украин шагыйре хөрмәтенә чыгарылган медальне кадерләп саклаган. Бу фактлар күп нәрсә турында сөйлиләр. Берлинны штурмлаган сугышчылар Моабит төрмәсен яулап алалар һәм шунда бер немец китабын табалар. Бу китапның соңгы битенә: «Мин, күренекле татар шагыйре, политика өчен Моабит төрмәсенә ябылган һәм атылырга хөкем ителгән Муса Җәлил... Александр Фадеевка, Павло Тычинага, туганнарыма сәламемне тапшыруыгызны үтенәм», — дип язылган була. Фашистларның җан кыйгыч төрмәсендә язган ялкынлы шигырьләренең украин укучысына ирешү генә түгел, бәлки аларны үзе Шевченко иҗатын йөрәгенә якын итеп күргән шикелле яратып укыганнарын күрсә, Муса Җәлил никадәр шатланган булыр иде! 116 Украинаны фашистлар изүеннән азат итү өчен Сибгат Хәким, Зәки Нури, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Мөхәммәт Сабри, Риза Ишморат, Гали Хуҗиев, Госман Бакиров, Кәшфи Басыйров кебек үз-үзләрен аямыйча көрәшкән татар язучыларын да без онытмыйбыз. Без — Украина һәм Татарстан язучылары — дуслыкның аерылмаслык җепләре белән бәйләнгәнбез, Татарстан язучыларының Дүртенче съезды барган көннәрдә Украинаның дәүләт әдәбият нәшрияты Габдулла Тукайның Павло Тычина тәрҗемәсендә хәзерләнгән һәм аның сүз башы белән бирелгән шигырьләр җыентыгын производствога тапшырды. Украин укучысы Тукайның гүзәл әсәрләрен тиздән үз ана телендә укыячак,.. Алексей Новицкий, украин шагыйре. Үзбәк язучылары һәм укучылары татар интеллигенциясенең дусларча булышлыкларын чын күңелдән канәгатьләнү белән искә алалар. Борынгы дастан- нарыбызның уртак исемнәре, легендаларыбызның уртак вакыйгалары безнең кардәшләрчә культура мөнәсәбәтебезнең дәлиле булып торалар, Үзбәк культурасының үсешендә, үзбәк хезмәт ияләренең яктылыкка чыгуында, күзләре ачылуында татар мәгърифәтчеләренең өлеше шактый зур. Сәмәрканд, Бохара, Ташкент һәм Фәрганәдә ачылган башлангыч совет мәктәпләренең беренче укытучылары татар интеллигенциясе булды. Рус культурасын өйрәнүдә башлангыч күперебез — татар теле, татар әдәбияты булды. Үзбәкнең беренче совет шагыйре Хәмзә Хәкимзадә Пушкин әсәрләре белән татар һәм әзербәйҗан телләре аркылы танышканлыгын үзе икърар итә. Хәмзә Хәкимзадәнең «Кара чәч» операсында, аның яраткан музыкаль әсәрләрендә татар һәм әзербайҗан моңнары яңгырый. Такташның якын дусты Гафур Гү- ләм, Тукай һәм Такташ иҗатыннан күп нәрсәләр өйрәнгән. Уйгун, Миртимер, Солтан Җура кебек талантлы шагыйрьләребез һәм барлык үзбәк язучылары татар әдәбиятының һәрбер уңышын куаныч белән күзәтеп баралар. Үзбәк хезмәт ияләре Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов һәм бигрәк тә татар халкының милли каһарманы Муса Җәлил әсәрләрен үз ана телләрендә зур мәхәббәт белән укыйлар... Әсгать Мохтар, үзбәк язучысы. ...Мин речемдә «татар» һәм «рус» сүзләрен берничә тапкыр кабатлыйм. Әмма бу сүзләр безнең милләтебезне генә күрсәтәләр, ә аларның асылын исә өченче бер сүз — «совет» сүзе белдерә. Шуңа күрә татар язучылары съезды — ул совет язучыларының съезды. Мондагы сөйләшү тугандаш республикалар съездыннан, өлкәләрдә уздырыла торган җыелышлардан эзлекле рәвештә язучыларның Беренче Бөтенроссия съездына һәм Өченче Бөтенсоюз съездына күчә һәм. дәвам иттереләчәк. Без катлаулы заманда яшибез, һәм шуңа күрә барыбызга да совет әдәбиятының югары әхлакый сафлыгын, аның тормышны раслаучан асылын тагы да ныгыту, әдәбиятта нигилизм һәм мещанлык скепсисының барлык формаларының эзен дә булдырмау турында уйларга кирәк. Коммунистлар партиясе җитәкләп алга алып бара торган туган халкыбызның иҗади көчләренә совет язучылары бик нык ышаналар һәм совет патриотизмы белән сугарылган, заманыбызга лаеклы яңа әсәрләр иҗат итү өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр. Сергей Сартаков, РСФСР Язучылары Союзын оештыру комитеты председателе урынбасары. 117 Әзербайҗанның онытылмас халык шагыйре Самед Вургун, Казанга килгәч, Муса Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итәргә сүз биргән иде. Ләкин вакытсыз үлем аңа бу вәгъдәсен үтәргә мөмкинлек бирмәде. Без, Самед Вургунның кече туганнары, аның вәгъдәсен тормышка ашырдык. Муса Җәлил шигырьләре хәзер әзербайэи;ан телендә дә яңгырый. Талет Ә ю п о в, әзербайҗан шагыйре. Мин татар белән башкорт халыклары кебек шулай гомер буена аралашып, үзләренең культура һәм рухи байлыкларын шулай уртаклашып яшәгән башка халыкларны белмим. Бу ике халык гасырлар буена үзләренең өлкән агалары — бөек рус халкының, рус пролетариатының җитәкчелеге астында, азат, бәхетле тормыш яулап алу өчен бергәләп көрәштеләр. Бөек Октябрь революциясе һәм Коммунистлар партиясенең милли политикасы аларны тагын да ныграк дуслаштырды. Башкорт совет әдәбиятының үсешенә рус классик әдәбиятыннан кала иң зур ярдәм күрсәткән әдәбият татар әдәбияты һәм аның классик традициясе булды. Ул гына да түгел, башкорт әдәбиятының Шәехзадә Бабич, Афзал Таһиров, Давыт Юлтый, И май Насыйри, Гариф Гомәр, Булат Ишемгулов, Төхфәт Янәби, Гайнан Хәйри, Сәгыйть Агиш кебек өлкән буын язучылары җитди эшчәнлекләренең башлангыч чорында әсәрләрен татар телендә яздылар. Тугандаш татар әдәбиятының бу ярдәменә карата без үзебезнең йөрәкләребездә һичкайчан суынмас ихтирам саклыйбыз. Татар әдәбиятының бу хезмәте, уңай йогынтысы башка тугандаш әдәбиятларның вәкилләренә дә билгеле. Әгәр дә мин, 1905 елгы беренче рус революциясеннән соң, барлык тугандаш халыкларның реалистик поэзияләренең үсешендә бөек Тукайның бәрәкәтле йогынтысы булды, дип әйтсәм, шушы залда утыручы төрекмән язучысы Берды Кербабаев, казакъ Җубан Мулдагалиев, кыргыз Камчы Җунусов, үзбәк Әсгать Мохтар иптәшләр бу сүзләрне кире какмаслар дип ышанам... Сәйфи К у д а ш, башкорт шагыйре. Без, рус язучылары һәм шагыйрьләре, бөек совет әдәбиятының куәтле отряды булган тугандаш Татарстан язучыларына чын күңелдән яңа уңышлар, яңа иҗади күтәрелеш, яңа иҗади исемнәр һәм өзлексез иҗат янулары телибез. Мин совет әдәбиятын, аерым алганда татар әдәбиятын үзебезнең сөекле Идел-анабыз белән чагыштырыр идем. Ул елдан-ел гүзәлләнә, киңәя, тирәнәя, изге максат — коммунистик җәмгыять төзү эшенә торган саен зуррак өлеш кертә. Бу куәтле агым барлык җирләрдәге миллионнарча хезмәт ияләренең азатчыкка, дуслыкка, иҗат итүгә булган сусауларын рухи канәгатьләндерә. Кешелеклелек горурлыгына тап төшерә торган барлык чит, ят нәрсәне юлыбыздан себереп юк итә барган замандашларыбызның характерын формалаштыручы, кешеләргә яшәү шатлыгы китерүче бу куәтле агымның кристалл сафлыгын арттыру безнең гомуми бурычыбыз. Чөнки совет кешесенә безнең сүзебез икмәк һәм су, ут һәм һава кебек кирәк. Сергей Смирнов, рус шагыйре. Без, чуваш язучылары, Мәскәүдә булып үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасының зур уңышларын сөенеп күзәтеп бардык. Үлемсез шагыйрь, татар халкының данлы улы Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелү турындагы хәбәр сезнең белән бергә безне дә гадәттән тыш дулкынландырды. Соңгы дүрт ел эчендә ике тугандаш республиканың язучылар союзлары арасында татар, чуваш, башкорт, удмурт һәм башка халыкларның язучылары алдында торган гомуми актуаль бурычларны хәл итүдә тиешле бәйләнеш булдырылды... 118 Татар язучыларының күп әсәрләрен, күп китапларын бездә чуваш телендә укыйлар. Кайберләрен генә санап үтим: Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Габдрахман Минский, Әмирхан Еники, Риза Ишморат, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Шәрәф Мөдәррис, Гариф Гобәй һәм башка күпләр. Чуваш язучылары талантлы һәм батыр йөрәкле татар халкы әдәбияты белән бик кызыксыналар. Совет властеның беренче елларында ук Тукай һәм Такташ шигырьләре чуваш телендә басылып чыккан. Халык шагыйре Шелепи шактый вакыт Казанда яшәгән, күп татар язучылары белән дус булган, татар телен бик яхшы белгән. Һәм ул татар совет язучыларының әсәрләре о^ыенты- гын чуваш телендә чыгару буенча беренче инициатор да булды. Соңгы елларда Шелепи традициясен халык шагыйре Хузангай, Калган, Шавлы һәм башкалар дәвам иттерә. Безнең язучылар союзы каршында татар телен өйрәнү түгәрәге эшли. Бу түгәрәктә күп кенә чуваш язучылары актив катнашалар. Алексей Т а л в и р, Чувашстан язучылары союзы идарәсе председателе. Мордва халкы үз җирләрендә татар халкының күренекле уллары Һади Такташ һәм Шәриф Камал туу белән горурлана. Шәриф Камалның күп кенә әсәрләрендә безнең якның тормышы сурәтләнә. Һади Такташның «Урман» исемле автобиографик характердагы шигырендә безнең як урманнарына мәхәббәте ачык сизелә. Безнең язучылар белән татар язучылары арасында иҗади бәйләнеш, кызганычка каршы, җитәрлек түгел әле. Татарстан язучыларының Дүртенче съездыннан соң бу бәйләнеш ныгыр дип ышанабыз. Бездә Муса Җәлил шигырьләре мукшы һәм эрзя телләренә тәрҗемә ителде. Озакламый тугандаш республика язучылары әсәрләре оцыентыгы басылып чыга. Анда татар язучыларының да әсәрләре бар. Иван Антонов, мордва язучысы. Татар халкы белән удмурт халкы элек-электән үзара якын дус булып, бер- берсе белән аралашып яшәгәннәр. Менә шуңа күрә «халык», «сәлам», «яратам», «матур» кебек күп кенә сүзләр һәр ике телдә дә уртак мәгънәне аңлата. Шәһәрләребездә, күп кенә колхозларыбызда рус, удмурт, татар кешеләре бергәләшеп эшлиләр, уртак максат өчен бергәләшеп көрәшәләр. Удмурт укучылары, башка тугандаш милләтләрнең хезмәт ияләре кебек үк, Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләрен үз ана телләрендә укыйлар. Бу әсәрләр татар телендә ничек матур яңгыраса, аларны татар укучылары ничек яратып укыса, удмурт телендә дә алар шулай яңгырыйлар һәм аларны удмурт укучысы да яратып укый. Трофим Архипов, удмурт язучысы. Без, казакъ язучылары, татар совет әдәбияты үсешен өзлексез күзәтеп барабыз һәм аның уңышларына шатланабыз. Казакъ халкы үзенең үсешендә татар әдәбияты, татар халкының бай культурасы белән тыгыз элемтәдә булды. Революциягә кадәр казакъ балаларына белем бирүче аз гына укытучыларның да күбесе татарлар булган һәм ул вакытта безнең барлык китапларыбыз диярлек, шулар исәбеннән Абайның беренче шигырьләр җыентыгы да, Казанда басылган. Бу факт үзе генә дә татар халкы, аның культурасының казакълар өчен нинди әһәмияткә ия булуын ачык күрсәтә. Һәм шуңа күрә казакъ язучылары тудырган иң яхшы художество образлары галереясында тугандаш татар халкы вәкилләренең образлары шактый гына урын алган. Әгәр дә мин, казакъ әдәбиятының бер вәкиле буларак, татар халкына булган мәхәббәтебезне сезнең һәм безнең якын дустыбыз Муса Җәлилгә багышлап язган «Җыр турын да җыр» дип исемләнгән поэмада чагылдырдым, дөресрәге чагылдырырга теләдем дисәм, гаеп итмәссез. Поэма казакъ һәм рус телләрендә басылып чыкты. Бездә казакъ телендә Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил поэзияләре, Галимәдан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов романнары киң таралган. Ләкин татар әдәбияты кебек зур әдәбиятның безнең әдәбиятта мондый гына үрнәкләре ок; ит әрле к дип әйтеп булмый. Татар телендә дә казакъ әдәбияты үрнәкләре артык күп түгелдер. Хәзерге әдәбиятларыбызның иң яхшы әсәрләре белән һәр ике халыкны киңрәк таныштыру турында уйласак әйбәт булыр иде. Безнең халыклар борын-борыннан тәрҗемәчесез дә аралаштылар. Без бер-беребезне тәро^емәчесез дә яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә Алма-Атада татар әдәбияты, Казанда казакъ әдәбияты кичәләрен безгә нигә оештырмаска?.. Жубан Мулдагалиев, казакъ шагыйре. Кыргыз халкы татар әдәбиятын татар телендә дә, үз ана телендә дә укый. Бездә Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрамхан Әпсәләмов һәм башка татар язучыларының әсәрләрен яхшы беләләр. Хәзер Тукайның кыргыз телендә яңа басмасы хәзерләнә. Үткән елны Муса Җәлил әсәрләре басылып чыкты һәм китап халык арасында бик тиз таралып бетте. 1959 елда бу китапны кабат бастырып чыгару планлаштырылды. Алардан тыш бүтән татар язучыларының әсәрләре дә кыргыз теленә тәрҗемә ителә. Кыргыз әдәбияты Урта Азия республикалары әдәбиятлары арасында иң яше. Аның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң киң колач белән үсеп китүендә рус, үзбәк, таҗик, төрекмән, казакъ, әзербәайҗан халыкларының әдәбиятлары белән бергә, татар әдәбиятының да йогынтысы зур булды. Камчы Ж у н у с о в, кыргыз шагыйре. Бездә, Мари республикасында, шулай ук республиканың башкаласы — Пошкар-Олада күп кенә татарлар яши. Әмма, кызганычка каршы, китап магазиннарында татар әдәбияты бик аз. Татарстанда да күп кенә мари авыллары бар. Аларда да мари әдәбияты аз. Шуңа күрә республикалардагы китап сәүдәсе оешмалары арасында элемтәне ныгытырга кирәк... Мари әдәбиятында рус һәм татар халыклары белән дуслык темасы иң зур урыннарның берсен алып тора. Бездә үз әсәрләрендә тугандаш халыкларның, беренче чиратта рус һәм татар халыкларының образларын сурәтләмәгән бер генә язучы да юк. Бу бик табигый, чөнки мари халкы рус һәм татар халыклары белән бергә яши. Мари әдәбияты үсеше белән татар әдәбияты һәм Идел буенда яшәүче башка халыклар әдәбияты үсешендә күп кенә уртаклыклар бар. Мари әдәбиятына татар әдәбиятының йогынтысы зур булды... Татар язучыларының әсәрләрен мари укучылары яратып укыйлар. Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй әсәрләре мари телендә дә басылып чыкты. Әхмәт Асылбае в, мари язучысы