БҮГЕНГЕ УДМУРТ ӘДӘБИЯТЫ
Удмурт әдәбияты — Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң туып-үсеп киткән яшь әдәбиятларның берсе. Революциягә чаклы удмурт телендә бердәнбер әдәби әсәр — 1910 елда «Удмурт календаре»нда М. Мож- гинның «Качкын» исемле поэмасы гына басылган. Удмурт әдәбиятының туу елларында төп урынны поэзия ала. Максим Прокопьев (1884— 1919) һәм Даниил Майоров (1889—1923) кебек ша- > гыйрьләр үзләренең әсәрләрендә гражданнар сугышы героикасын чагылдыралар, азатлык өчен көрәш турында җырлыйлар. 20 нче елларда беренче удмурт шагыйрәсе Л. Г, Векшина (Ашәлчи Оки) халык җырлары үрнәгендә лирик шигырьләр иҗат итә. И. Т. Дядюковның революциягәчә заманда удмурт авылындагы батракларның авыр тормышы, кулакларның башбаштаклыгы турында язылган «Пашка Педор» исемле повесте — удмурт әдәбиятының беренче зур прозаик әсәре. 30 нчы елларда әдәбиятка Ф. Кедров, М. Петров, А. Бутолин, И. Гаврилов, П. Блинов, Л, Лужанин, Г. Медведев, М. Коновалов, Д. Корепанов (Кедра Митрей), П. Чайников һ. б. киләләр. Ул елларда иҗат ителгән иң зур әсәрләрдән А. Миронов белән Т. Ар- хиповның «Ызаннарны сөргәндә» исемле очеркларын, М. Петровның «Батрак», И. Гавриловның «Бала елгасы шаулый» исемле пьесаларын, Кедра Митрейнең «Золым», «Иске авыл», Г. Медведевнең «Лозя ызаны», «Кыйкар тау итәгендә», М. Коноваловның «Гаян», «Җөйле бит», П. Блиновның ' «Яшисе килә», Ф. Кедровның «Катя» исемле роман һәм повестьларын күр- > сәтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы елларында язучыларның күбесе (Кедров, Блинов, Гаврилов, Лямин һ. б.), кулларына корал тотып, Ватанны саклауда кат-[ нашалар. Алар иҗатында фашистларга каршы көрәш темасы төп урынны ала. Сугыштан соңгы елларда хезмәт, халыклар дуслыгы, совет патриотизмы, тынычлык өчен көрәш темалары удмурт әдәбиятының үзәгендә тора. М. Петров әсәрләре, Т. Архиповның «Лудзинка буенда», М. Ляминның «Бәхет өчен», Г. Красильниковның «Көннәрдән бер көнне», «Иске йорт». В. Широбоковның «Олы юл» исемле хикәя, повестьлары, С. Широбоковның поэмалары, «Чын йөрәктән» исемле шигырьләр җыентыгы, А. Лужанинның мәсәлләре, В. Садовников белән М. Тронинның «Зәңгәр диңгез дулкынлана», И. Гавриловның «Яз көннәре», Л. Перевощиковның «Кадерле бүләк», С. Шйробоковның «Бүренең үз сукмагы бар» исемле пьесалары әнә шул темага багышланганнар. Удмурт совет язучылары үзләренең чираттагы съездларын иҗат уңышлары белән каршылыйлар. Журналыбызның бу санында без күрше каләмдәшләребезнең берничә әсәрен урнаштырабыз. 56 А. ЛУЖАНИН ТУГАН ИЛ -Кочар идем сине, әнкәм итеп, илем, Киңлекләрең кочагыма сыймас минем. Көрәштә дә һәм эштә дә җиңү өчен Көч күп синдә — тиңсез көч ул синең көчең. Син кушканда бердәм сафта атладык без, Сине уттан һәм бәладән сакладык без: Елгаларың көйләп дулкын каксын, дидек, Йөрәкләрдән таныш моңнар аксын, дидек; Донецта да һәм Валда да юкәләрең Чәчәк атсын, дидек, нурда иркәләнеп; Чәчәкле дә һәм гөлле дә бул син, дидек, Кеше бәхете синдә чиксез булсын, дидек. Әнкәсе син җирдә азат халыкларның. Синең юллар һаман алга алып барыр. Безнең бурыч — җиңеп яуда, сөеп эшне Үстерергә синең данны, синең көчне. Зәки Н ури тәрҗемәсе» М. ПОКЧИ—ПЕТРОВ ЧЫРШЫ Гамьсез генә, тыныч-тын гына Иркәләнеп кояш нурында, Яшь бер чыршы үсеп утыра Урмандагы сукмак буенда. Җил-давыллы салкын кыш килде, Бил тигентен карга батырды. Ботакларына, башына атланып, Җиргә бөкте чыршы фәкыйрьне. Әлегә бик авыр булса да, Наратны җил, хәтта, екса да, Кояшлы яз барыбер киләчәк, Чыршы моца анык ышана. Тоя чыршы: якын ул көннәр, Бу явыз кыш барыбер узачак, Иңендәге карларын атып, Кояшка ул кулын сузачак. МИХАИЛ ПЕТРОЙ КОЯШ Ныклардагы чаткыларыңны Барын бергә тупласам иде, Алмаз итеп сырласам иде, Көпчәк итеп нур тармакларын, Шул көпчәктә олы җир шарын Шат көннәргә чыгарсаң иде; Синең алтын нурың җепләрен Йомгак итеп урыйсы иде, Алтын күлмәк тукыйсы иде, Төш чактагы балкуларыңны, Аландагы алсуларыңны Барысын бергә туплыйсы иде. Кара төннәр аша узганда Балкып торсын өчен барча як, Нурлар сибәр идем юлларга: Сукыр калып шушы нурларда Калтырансын өчен ябалак, Төннәр бетсен өчен дөньяда! И ЙӨРӘГЕМ!.. И йөрәгем, нишләдең Тыныч көннәр җиткәндә, Нигә сүрән тибәсең Халык бәйрәм иткәндә? Сугыштагы шикелле Чая булыйк, йөрәгем: Үтәп җитмәдек әле Кешелекнең теләген. Хәсән Туфан тәрҗемәсе.