Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КӨННӘР ПОЭЗИЯСЕ

Ж Д ин хәзер татар совет ша- фЕ гыйрьләренең соңгы дүрт ел i * * вакыт эчендә иҗат иткән поэтик әсәрләре турында сөйләргә тиешмен. Дүрт ел... Бу дүрт ел — яңадан бик нык уйланулар, яңача эзләнүләр, зур яңа үзгәреш еллары дияр идем мин. Үзгәреш бөтен тармакта. Партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумыннан соң аерата авыл бөтенләй башка төскә кереп бара. Күпме кешеләр киткән җирләреннән кире кайтты, бер-бер артлы күпме яңа буралар күтәрелде, йортлар тор- гызылды... Хәзер авыл читтә эшләп йөргән тракторчыларын, комбайнчыларын, механикларын үзенә чакырып хатлар яза. Алары да инде әүвәлге кебек ялындырмыйлар, кайталар, шунда төпләнәләр. Юк, армия хезмәтеннән бушаган солдатлар да хәзер кайдадыр икенче төштә тукталып калмыйлар, туры үз колхозларына борылалар. Әллә шушы кайтулар галәмәте инде: авылда күзгә күренеп туйлар күбәйде. Атлар матур итеп бизәлгәннәр, урамнарда, авыл белән авыл арасында кыңгыраулар чыңлый. Дугаларда гына түгел, миңа калса, һәркемнең күңелендә дәрт, бәхет кыңгыравы чыңлыйдыр кебек тоела... Дүрт ел... Шушы дүрт елда безнең әдәбиятның рамкалары да шактый киңәя төште. Элегрәк әгәр дә сиңа әдәби мәсьәләләр буенча лирик чигенеш ясарга туры килсә, син Тукайдан да ары китә алмый идең. Хәзер мин кирәк икән Габделҗаб- бар Кандалыйларга хәтле, алай гына да түгел, хәтта XII йөзнен азакларында яшәгән һәм атаклы «Йосыф вә Зөләйха» поэмасын язган шагыйрь Галинең үзенә кадәр чигенә алам, иркенләп маневр ясый алам. Әйе, партиянең XX съездыннан соң әдәби мираска чын-чынлап торып игътибар көчәйде. Бу да зур үзгәреш бит. Безнең бай әдәби мирасыбыз, шуннан үсеп чыккан прогрессив традицияләребез бар. Кайсы гына әдәбиятны алма, аның яхшы якларын икенче буын яңа шартларда дәвам иттергән, үстергән. Мин бүгенгене аның үткәненнән механик рәвештә аерып куя алмыйм. Мәсәлән, Тукай тапшырган эстафетаның Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек шагыйрьләрнең кулларында булуына кем шик тотар? Аиы ераграк илтергә теләүче, өлкән агаларына лаек булырлык яңа талантлар, яңа көчләр азмыни бездә! Хәзерге поэзия буенча ниндирәк темага бәхәсләшү турында сүз чыккач, укучылар безгә: сез мөмкин кадәр яхшы шигырь хакында күбрәк сөйләгез инде, диләр. Без, шагыйрьләр, шигырьне политик, публицистик, фәлсәфи, лирик дип нинди генә төрләргә бүлгәләп бетермибез. Ә укучыга бары яхшы шигырь генә кирәк икән. .Яхшы шигырь, яхшы җыр, яхшы поэма... Поэма да, лирик шигырь, җыр һәм башка формалар бездә күптән яши. Шуңа күрә осталык хакында сүз йөрткәндә поэзиянең дүрт еллыгыннан чыгып кына түгел, безгә 105 кадәр дә, әй, карале, әйбәт кенә шагыйрьләр яшәгән икән дип, бераз ераккарак карап, тирә-юньгә күз төшереп сөйләшенсә, дөресрәк булмасмы икән? Узган чор, имеш, ара ерак, имеш. Шигырьдә, гомумән, ара ераклыгын үлчәве бик читен. Чын шагыйрь сулышы бөркелсә, әллә кайдагы һәм әллә кайчангы материал да бүгенге булып, бүгенге укучыны дәртләндерә торган булып яңача терелә ала, поэтик сулыш белән җылыта алмасац, бүгенге материалны да имгәтеп ташларга мөмкин! Без элеккенең нинди традицияләрен алга сөрдек? Безнең поэзиянең нигез ташы булып яткан төп бер сыйфат — элек-электән үк килә торган сыйфат бу — җир белән, көнкүреш, үз халкының тормышы белән нык тоташканлык. Яков Емельяновның «Кайгы», «Ярлы тормыш» кебек авыл кешесенең мохтаҗлыгын бернинди буяусыз, булганынча күрсәткән шигырьләрен укып карасагыз да, яки Нәҗип Думавиның һәр сүзе таш күмере шикелле тыгыз, салмак «Җир күмере казучылар»ы- на күз салсагыз да, шуны күрерсез. Кайда ул бакчалар, гөлләр, былбыллар белән мавыгу, бу шагыйрьләрдән алар кайдадыр читтә, еракта. Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай әсәрләрендә бу реалистик чынлык тагын да тулырак, ачыграк чагыла. Безнең поэзияне олы, киң юлга алып чыккан икенче нәрсә — аның зур гражданлык тойгылары белән сугарылган булуында. Шул ук Думавиның «Сугыш» шигыренең язылуына илле ел үтүгә дә карамастан, халыкның ул вакытта сугышка каршы белдергән протесты, нәфрәте бүген дә безне кузгата, димәк, шигырь искермәгән. Тукайның «Китмибез»ен безнең бүгенге яшь укучыларыбыз нигә күңелләренә ятлаган, шагыйрьгә Кырлайда һәйкәл куйганда мәктәп баласы нигә шушы шигырьне укый? Кырлай — туган җирнең бер почмагы. «Китмибез»гә ватан белән бәйле бөтен нечкә хисләр салынган, ул хисләр безгә бүген дә якын. Безнең поэзиянең күзгә төртеп торган кайбер якларын татар әдәбияты белән танышкан рус шагыйрьләре, тәрҗемәчеләр дә бик тиз күреп алдылар. Ул иптәшләр Мәскәү- дә үткәрелгән Декада вакытында татар поэзиясен солдат поэзиясе дип атадылар. Бу бик дөрес әйтелгән фикер. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, илнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен көрәшләрдә актив катнашуы аның шагыйрьләренең иҗатларында да үзенең ачык чагылышын тапкан. Поход икән — шагыйрьләр дә походта. Менә гражданнар сугышы чоры шагыйре Ибраһим Иосфи. Ул кавалериядә хезмәт итә. Совет власте дошманнарына каршы сугыша, кылычын шигырьләренә чарлый. Аның тугай елы да, үлгән елы да билгеле түгел. Эше, романтик образы үзе бер әсәр. ЛАондый шагыйрьләрнең безнең тормышны ничек итеп яклый да белү, раслый да белү традициясе соңыннан Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуй һәм аларның батыр чордашларына күчмәдемени? Фатих Кәримнең 30 нчы елларда тормышның әле җиңелрәк ягын гына күргән комсомолецларын Бөек Ватан сугышында инде без бүтән халыкларны азат итүдә искиткеч батырлыклар эшләгән Идел егетләре итеп таныйбыз. «Сугыш судында тимер тавы» кайчандыр авылда колхоз төзешеп йөргән гади колхозчыларга, тимерче Саттарларга килеп бәрелде. Шушы белдерүдә мин танкларның гына түгел, шагыйрь шигыренең дә зыңгылдап, чыңлап китүен ишетәм. Әгәр шигырьгә таҗ кидерергә мөмкин икән, аны бары көрәшнең шушылай уртасында барган кешеләр генә кигезә аладыр. Бәлки таҗга хәтле әле өстендәге шинеленең һәм башындагы малахаеның да утта көйри төшүе кирәк булгандырЫшанам, алар әле шагыйрьлекләрен дә онытканнардыр. Николай Островскийның үзенең укучыларына ничек язучы булуымны әйтә алмыйм, әмма ничек большевик булып китүемне яхшы беләм, дип җавап бирүенең дә мәгънәсе бер: иң башта син — көрәшче.... Безнең әлеге түзем, чыдам солдат поэзиясенең «Моабит дәфтә- ре»нә хәтле сузылган сугышчан юлы 106 ярылып ята. Үз традицияләрен саклап, милли үзенчәлекләрен югалтмаган хәлдә, элек-электән үк рус халкының алдынгы культурасына таянган һәм, бер үк вакытта, көнчыгыш поэзиясенең дә яхшы үрнәкләреннән үзенә тәҗрибә туплаган бу поэзиянең ваклануга баруы мөмкин түгел. Киресенчә, нәкъ менә шушы сыйфатларны үзендә берләштергән шагыйрьләрнең иҗатлары киңрәк, тирәнрәк, зур сулышлырак. Бездә дә кайчан да булса татар поэзиясен чорлары белән җентекләп, аны яратып өйрәнүчеләр табылыр. Әле йөгереп кенә узганда да күзгә әллә никадәр нәрсә чагыла. Совет әдәбиятына ревизия ясаучы, аның уңышларын инкарь итүчеләрнең лыгырдауларын юкка чыгару өчен үзебезнең поэзияне — күп милләтле совет әдәбиятының гади бер отряды булган татар поэзиясен күздән кичерү дә җитә. Бу гади отряд, ләкин аның нихәтле чыныккан солдатлары бар. Октябрьның 40 еллыгы эчендә бездә төрле стиль, төрле алымнар белән иҗат итүче ничаклы талантлы шагыйрьләр формалашты. Кызык өчен чагыштырып карагыз: Һади Такташ — Хәсән Туфан, Фәтхи Борнаш — Бари Рәхмәт, Муса Җәлил— Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи — Шәйхи Маннур, Салих Бат- тал — Әхмәт Исхак, Нур Баян — Әхмәт Ерикәй, Сирин — Демьян Фәтхи һ. б. Монда әле поэзиягә бераз соңрак килгән яңадан шушы кадәр сәләтле иптәшләрне өстәргә була. Бу безнең совет әдәбиятының чиксез бай икәнлегенә, төрле аһәңле икәнлегенә иң яхшы дәлил! Без поэзиябезнең уңышларын күбрәк үзебезнең дошманнарыбыз белән бәхәскә, полемикага кергәндә искә алабыз. Башка чакта, поэзиянең торышын үзара тикшергән чакта аның аерым кимчелекләренә тотынып, үзебез дә сизмәстән, бер якка сугылабыз, еш кына объективлыкны югалтабызЮк, татар совет поэзиясе бөтен чорларында бертигез барды, дип кем дә әйтмәс. Яхшысы белән бергә бездә риторик, примитив әсәрләр элек тә шактый иде, хәзер дә җитәрлек. Поэзиянең кайвакытта күтәрелеп, вакыты белән сынатып куйган чагы да булгалыйдыр, әмма моннан чыгып атлаган саен кризис эзләргә кирәк микән? Рус шагыйре Павел Антокольский үзенең «Сугыштан соңгы поэзия» дигән мәкаләсендә шул кризис эзләүчеләргә карата болайрак ди: «Безнең поэзия турында ялгыш карашлар шактый еш очрый хәзер. Шундый карашларның берсе — безнең поэзия кризис кичерә дип карау. Поэзиянең кризисы турындагы фикерләр Маяковский заманында да булган, хәзер дә әледәи-әле кабатланып килә. Билгеле булганча, бар нәрсә дә үсә, үскән чакта кризис кичерә. Мәсәлән, сабый балага теш чыга — бу кризис түгелмени? Нинди генә кризис әле, җитмәсә күтәренке температура белән. Яшүсмер егет беренче мәртәбә гашыйк була, бу кризис түгелмени? Төн йокыларын оныта гашыйк егет. Әмма киләчәккә ышанган кеше (безнең бу ышанычыбызны беркем дә тартып ала алмый) моның ише «кризис»тан куркучы врачка елмаеп кына җавап бирә». Кризис турындагы сүзләрне сугыштан соң без күп ишеттек. Ләкин ныклап тикшерә башлагач, ул сүзләрнең нигезсез икәнен күрдек. Ел тәүлегенә эшләгәнебезнең яхшысын, начарын бизмәннең ике тәлинкәсенә салып үлчәгәндә яхшыбыз һәрвакытта баса төшә. Яхшыны күрә белү, аңа тиешле бәясен биреп, юл ачып җибәрә белү — бу үзе бер осталык. Горький бит менә шушылай эшләгән. Партия Үзәк Комитетының В. Мураделиның «Бөек дуслык» операсына карата чыгарган карарының нигезендә дә сәнгать һәм иҗат кешеләре турында шушы тирәнтеи кайгырту ята. Моңа хәтле бездә тәнкыйть, поэзиянең спецификасын тикшерәсе урында, коры социологизм белән шөгыльләнде, көшел өйгәндәге шикелле бөртеген бөртеккә, кибәген кибәккә аерасы урында, барын да бергә өереп йөртте. Язучының көче бүгенге тормышны ни дәрәҗәдә оста күрсәтә белүендә. Бүгенге көннең конкрет де 107 тальләрен безнең һәркайсыбызның әсәрләреннән табарга була. Берәүләрдән ул детальләрне тырышып эзлисең, берәүләрдән ул тормышның үзәгендәге кебек мул. Әдәбиятның үсү тенденциясен тормышка кыюрак кергән, аның белән үзен бер итеп, органик итеп сизгән, шул тормышны мөмкин кадәр тулырак ачкан төрле индивидуаль юнәлештәге язучыларның иҗатлары билгели. Мин бүген шатлыклы бер хәл күрәм: безнең поэзиядә талантлы яшьләр хисабына бик нык яңару бара. Бу яктан дүрт яшь шагыйрьнең: Хисам Камалов, Гамил Афзал, Илдар Юзеев һәм Шәүкәт Галиев- нең иҗатлары кызык кына. Алар тормышның дүрт ягына дүртесе дүрт төрле ябышканнар, һәркайсы тормыш, кешеләр турында үз сүзләре белән әйтүне кирәк саный, берсендә юкны икенчесе таба, тутыра кебек. Дүртесендә дүрт төрле моң, тик юмор гына икесенә ни өчендер җитми калган. Хисам Камаловта моң куерак, аңа кичерешләрнең драматик киеренкелеге хас. Менә «Күкрәп үсә имән» шигыреннән бер өзек: Яфракларын берәм-берәм җилләр урлый, Гомер сәгатьләрен шулай көннәр урлый. Кешеләргә, туган илгә файдам аз дип, Күкрәгемдә көне-төне керпе тырный. Шул чәнчүне йөрәгемдә тоя-тоя, Утызынчы көзем инде яфрак коя. Шагыйрь әгәр тормышны тагын да ямьлерәк, кешеләрне тагын да бәхетлерәк күрергә теләп көенә икән, һәр каршылык анда борчылу уята икән, бу — файдалы борчылу, борчыла бирсен, шунсыз шагыйрь яза да алмый. Мин бу шагыйрьләрнең үз алымнары бар дидем. Камаловның шигырьләре бер караганда ятышсыз, бик үк төзек түгел шикелле, юллар, рифмалар мугыллы-мугыллы. Шигырьдәге хисләр яшерен, эчке агымлы, алар сине үз артларыннан ияртеп алып кереп китәләр. Шигырьләренең формасы ягыннан бу шагыйрь «Алтын тайга трагедиясе»нең авторы —гаҗәп үзенчәлекле, әдәбиятчылар тарафыннан онытыла язган Демьян Фәтхине хәтерләтә. Гамил Афзалның да бигрәк тә юмористик әсәрләрендә Габдулла Тукай һәм Шәйхзадә Бабичтан килә торган традиция сизелә. Монда да тышкы яктан иярү түгел, иҗади эзләнү күзгә ташлана. Фикер үткенлеге, халыкның үзеннән алынган юмор, халыкча җөмлә сөрелеше, халыкның теленә ятышлы гадилек, барысын да шуларның үзенә сыйдырган яңа форма — болар бу шигырьләрнең уртак бер сыйфаты. «Әсмабикә җаным, ахирәт», «Тәвәккәл әби», «Тәнкыйть сүзе»ндә дә Гамил Афзал юморның характерына карап һәркайсыиың үз форма- сын таба. Без кыйммәтле мирасыбыз бар икәнен сүздә таныдык. Ләкин бу әле, минемчә, бары формаль тану. Мәсәлән, катл аул ы, к а р ш ы л ы кл ы Дәрдмәид иҗатын без бөтенләе белән кабул итәргә җыенмыйбыз. Әмма Дәрдмәнднең коеп куйган шигырь остасы, тел остасы икәнен дә онытырга ярамый. Сезнең Дәрдмәнд шигырьләренең формасы, техникасы турында мавыгып укырлык кайчан, кайда берәр хезмәт укыганыгыз бар? Әгәр кайбер шагыйрьләрнең кыска, тирән мәгънәле шигырьләре Дәрдмәнднең осталыгын хәтерләтәләр икән — моның нәрсәсе куркыныч! Яшьләр иҗатына яңадан кире кайтыйк. Алай ярлы түгел икән безнең лирика. Хисам Камаловның туган җир, аның моңсурак табигатенә, кешеләренең хисләренә чытырдап ябышкан шигырьләре янына Гамил Афзалның «Вөҗдан сүзе», «Зирек җырлый», «Мыштыбый», «Бер талпынгач», «Мулланур», «Печәнче» һәм «Коммунист йөрәге турында баллада»сын, шуларга Илдар Юзеевның «Атомнар һәм ятимнәр», «Тынычлык тели күңел», «Авторучка». «Кыядагы кабер», «Анкета», «Көтә», «Тып-тын иртә» кебек җирдә тынычлык өчен көрәш белән турыдантуры бәйләнгән, Так- ташча да, үзенчә дә итеп әйтелгән әсәрләрен кушсак, аларда гражданлык хисләренең дә бай икәнен күрербез. Тып-тын иртә. Кеше бара атлап протез аяк белән, Гәүдәсен ул тота бары таяк белән. 1 108 Тып-тын иртә. йөрәкләргә төшә протез шыгырдавы. Бу кадәрле булмый хәтта теш сызлавы. Тыптын иртә. һәр шыгырдау искә төшерә таза чагып. Шыгырдый ул, шыгырдый ул адым саен. Тыптын иртә. Таяк гүя морзе кебек хәбәр йөртә: «Сак булыгыз дошманнардан!» диеп үтә. Бу шигырьгә яңадан бернәрсә дә өстисе килми, бөтенесе дә үзендә җитәрлек. Бөек Ленинның Разливта үткәргән көннәрен тасвирлап бездә күпме шигырь язылмаган. Гамил Афзалның «Печәнче»се шуларга охшамавы, үз образлары, үз җылысы булуы белән аерылып тора. Күрәсең, эзләгән кешеләргә тема кабатлануы да уңайсызламый икән. Тан. Учак. «...Торыр да ул хәзер өстен кагар, (Ак кәгазе әллә беткәнме?) Чалгысының йөзен капшап карар, Чабып китәр төсле печәнне...» Шагыйрь Әнвәр Давыдовның «Авылдагы бер вакыйга»сы да Ленинның халык күңеленә никадәр якын булуы турында сөйли. Әсәр күрелгән, кичерелгән детальләргә корылган, аның ышандыру көче зур. Татар Ленинны ак күлмәктән, кара түбәтәйдән күз алдына китерә, чәйне дә сөтләп эчәдер, татар моңын тыңлап, уйланып утырырга яратадыр дип уйлый. Әйе, һәр милләт үзендә булган сыйфатларны анда күрергә тели. Бик күп уртак темалар бар- Шуларның чагылышында һәр халыкның үзенчә фикер йөртү формасын тоясы, төсмерлисе килә. Кайбер шагыйрьләр милли колорит, милли үзенчәлекләрне әйләнеп үтәләр. Бу — әдәбиятка, гомуми культура байлыгына үзеннән бернәрсә дә өстәми торган җиңел юл. Милли колорит, милли үзенчәлек тышкы бизәкләрдә түгел. Ул беренче чиратта халыкның гасырлар буена тудырган теленең — аның тормышын, язмышын, характерын тирәннән ачкан теленең үзенә хас байлыгында. Мин, Тукайда, Бабичта, Такташта булсын, шул телнең бөтен эчке матурлыкларының меңәр төрле нечкә борылышларда сине әсир итеп уйнавын күрәм. Менә шуңа да инде без аларны кайда да тапыйбыз. Алар шул ук вакытта бүтән халыкларга да бер үк дәрәҗәдә якын. Давыдов үзенең «Авылдагы бер вакыйга»сында эзләнгән, аның үз колориты бар. Аны, мәсәлән, әрмән шагыйре Чаренцның Ленин турындагы балладалары белән берничек тә бутый алмыйсың. Давыдовның «Хиросима» фильмын карадым» шигырен без чын мәгънәсендә яраттык. Монда һәртөрле вәхшиләрчә җимерүләргә нәфрәтләнү, әрнүдән соң бөтен җирне матурлау өчен синдә эшлисе, фәкать эшлисе килү хисе уяна. Әйбәт хис бу! Аның Американы ярышка чакырган «Әйдәгез, ярышыйк» шигыре «...Азатлык, тигезлек, хакыйкать муллыгына» да ирешегез дип бетә. Бу да бик урынлы чакыру! Без мондый шигырьләрнең күбрәк булуын телибезШагыйрьнең тормыштагы вакыйгаларга карата сизгерлеген Зәки Нури иптәш безгә ярканат образы аша җиткерергә уйлый. Кая табан, кайчан, ничек очасын 'Тавыш аулап белә, дпләр, ярканат. Тормыш тавышын аулап көн-төн очасын Син дә, шагыйрь! Бер йөрәгең — пар канат. Алдан ук шуны әйтик: ярканат көндез пычагым да күрми, качып ята. Бары төнлә генә ауга чыга. Шагыйрьнең тормыштагы урынын, вазифасын билгеләүдә мин бу чагыштыруны бер дә уңышлы димәс идем. Юк, Зәки туган, көпә-көндез бернәрсә дә күрмәүче ярканат — шагыйрьләрнең минем әле кулга тотарлык нәрсә дә булса аулый алганнарын ишеткәнем юк. Тормышның үзе шикелле, поэзиянең дә күп кырлы булуы әйбәт. Шагыйрьнең күңел яктысы тормышның бөтен почмакларына да үтеп керергә тиеш. Зәки Нури иптәш китабын «Күңел яктысы» дип атаганда, бәлки, шул еракка төшкән яктыны күз алдына китергәндер. Бу китапта бигрәк тә «-Яңа ел хикәясе» күтәренке рухлы, колхозчыларның үзләре кебек гади, чәнечкеле-шаян телле. Безгә һәрвакыт кирәкле, күңелне үстергән, күңелне 109 җилкеткән дәрт, якты күп бу шигырьләрдә. Зәки Нуриның «Күңел яктысы»н- да Зыя Мансурның «Уйлаиулар»ы ачыграк күренә төсле. Чыннан да кайсыбер шагыйрьләр үзләре дә күзгә чекерәеп кереп торырга яратмыйлар, шигырьләре дә... Зыя Мансур шигырьләрен никтер «Бөтнек чәчәкләре» белән чагыштырасы килә. Алар да артык күзгә бәрелмиләр, кайдадыр читтәрәк үсеп утыралар, таптыңмы — тиз генә аерыла алмыйсың. Бөтнеге дә кирәк аның. Пушкинның әиә әллә кайчан китап битләре арасына кыстырылган «Чәчәге» әле һаман да яши. Саный китсәң, өч-дүрт ел эчендә басылган шигырь китапларының саны берничә дистәгә җитә. Алар арасында балаларның да, олыларның да яраткан шагыйре Бари Рәхмәтнең сайланмасы, Бөек Ватан сугышы алдыннан үзе кебек тере, оптимист шигырьләре белән безнең поэзиягә килеп кергән Галимҗан Мөхә м итш и и н ы ң « Я ш ь л ек дәвам итә»се, күптән инде үз укучысын тапкан Шәрәф Мөдәрриснең «Минем яшьтәш»е, Нәби Дәүлинең «Иртәнге җыр», «Юлда», Мөхәммәт Садриның «Йөрәк тибүе», Нури Арслаиовның «Яшьлек чишмәсе», Галимҗан Латыйпның «Кыр чәчәге», Зәет Мәҗитнең «Яшь каеинар»ы, Рәшит Гәрәйнең «Сагынылган җирләрдә», Роберт Әхмәтҗановның «Егерменче яз»ы, Әнәс Галиевнең «Кыен юл»ы һәм башкалар бар. Бер җепкә тезә башласаң, шактый икән шул. Әхмәт Исхак бездә бармак белән генә саналып йөртелгән мәсәлчеләрнең иң активы, шулай ук иң талантлысы дисәм дә бер дә ялгыш булмас. Аның «Җырда очрашуындагы «Мөхәммәт һәм тау», «Ике Башак»,- «Мәче һәм Рәсем» шикелле яңа мәсәлләре бу өлкәдә берөзлексез эзләнүен күрсәтә. Китаптагы дүрт сонетны да шагыйрьнең уңышлы әсәрләре рәтенә теркисе килә. Мине шушы күпләгән шигырь дәфтәрләре эченнән аерата үзенә тартып торганы Хәсән Туфан китабы булды. Моннан күп еллар элек, әле аерым хуҗалык вакытта без ура торган җиребезне кишәрлекләп бүлеп ала торган идек. Игеннең куе җире дә, сирәк җире дә була. Сирәк җире туры килсә — куанасың, чөнки уруы җиңел. Туфан шигырьләре куе кишәрлек, йөгереп кенә узып китеп булмый. Монда төрле характердагы — иҗтимагый мәсьәләләрне кузгаткан шигырьләрдән алып, иң интим дигәннәре дә — барысы да бергә. Һәр яңа көн — бүтәнчә яңа: һәрбер көннең аерым төсе бар, һәрбер көннең аерым эзе бар... Талантлы шагыйрь, нинди генә шигыре булмасын, аңа үзенең олы җанын сала. Туфанның яшьлегенә, гомер дустына багышланган «Сиңа», «Ромашкалар»ыннан тиз генә аерылып булмаган кебек, «Чәчәк сибелә җилдә»се укый башлау белән сине яңадан ычкындырмый. Атты фашист... Урман үкереп куйды: — Үтерәләр бит кешене, — дигән күк, Борылды да читкә китте пуля, Читкә китте, протест биргән күк. Туфан катлаулы тормыш юлы узган шагыйрь. Китапта борчылулар, кичерүләр бик күп. Әмма шул кичерешләр арасында ул югалып калмый. Киләчәккә нык ышанган оптимистик рух, бүгенгенең алдынгы идеаллары белән янып яшәү — аның иҗатының төп линиясе. Моның шушылай икәнен күрү өчен «Эстафета», «Агрессорга», «Җир әйләнә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Битараф ай», «Байрак», «Ильич истәлекләре», «Титаннар», «Сугыш килә Мисыр өстенә», «Күңелле көннәр» кебек шигырьләрне укып чыгу да җитә. Кайбер иптәшләр, элекке гадәт буенча, Туфан шигырьләре авыр, укучылар, имеш, аңлап бетермиләр дип инде шик салырга да өлгерделәр. Аның баштагы иҗатын яхшы белгән кешеләр әйтерләр, хәзер, минемчә, ул элеккегә караганда күп гади. Туфан классик формаларга кайтып төште. Ләкин йөрәгеңне яндырырлык фикерләрең, хисләрең булганда, классик формалар да бер дә искермиләр икән. 110 Бер кимчелеген шагыйрь үзе дә сизенеп йөри, алар турында ярты сүз дә язмаган өчен аны туган ягының гөлләре дә тиргидер кебек. Менә бу юллар авторның үзенә генә түгел, бөтенебезгә дә юнәл- телгән: йөрисе бар әле җир йөзендә Керз итекләр ун кат тузганчы, Матурлыгын аның күрә алган, Сизә алган көннәр узганчы... Әйе, үзендә гражданлык хисләренә суынырга ирек бирмәгән поэзия генә — олы поэзия. Пушкиннар, Тукайлар, Маяковскнйлар, Такташлар безгә ниндидер онытыла язган чыбык очы түгел, бик якын туганнар, остазлар. Әсәрләрен актарган саен гаҗәпләнәсең. Укыйсың — хисләр, кеше хисләре... Укыйсың — бүленми торган бер бөтен шигырь, бүленми торган бер бөтен шагыйрь генә торып кала. «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрне дә мин берничек тә бүлгәли алмадым, монда бар да бергә үрелгән, монда көрәшче-шагыйрьнең бер йөрәге — лирикасын, публицистикасын, политикасын бергә кристаллаштырган, дошманның йөзенә катырак бәрү өчен йомры шигырь иткән үлмәс бер йөрәге бар. Лирик поэзиянең югары бер формасы— җыр. Җыр шигырьдән алданрак йөри. Шигырь халыкка барып кергәнче, яхшы җыр берничә тапкыр дөньяны әйләнеп чыга. Күптән, бик күптән яшәгән шагыйрьләрне дә җырлары буенча табуы җиңелрәк. Я, әйтегез әле, «Ермакның үлеме» дигән җырны , сезнең кайсыгыз белми? Аның язылуына йөз утыз елдан артык вакыт үткән, ул һаман җырлана. Тагын? Тагын Суриков «Миләш»енең җырлана башлавына да озакламый йөз ел тула. Габдулла Тукайның «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү»ен дә татар халкы инде ярты гасыр чамасы тыңлап килә. Ә «Туган тел»е бишек белән бергә тирбәлеп колакка кергән. Җырларның киңлеккә, иреккә омтылганнары, халык рухы белән сугарылганнары халыклашып китте. Бары тышкы яктан гына ияреп язылган җырларны халык кабул итмәде. Тукай «Халык моңиары»на ке- рештә: «Мин—шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган «милли шүрәле» булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым»,— дип яза. Соңгы сүзен ул «яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» дип бетерә. Тукайның халык җырларын яратуы, аларны өйрәнүе очраклы хәл түгел, ул халыкның поэтик иҗат байлыгына таяна, аңа милли-поэтик чыганак итеп карый. Аның үзен «милли шүрәле» дип әйтүенең бөтен хикмәте шунда, ул татар шагыйре буларак та, үз халкының җыр үзенчәлекләрен, рухын өйрәнә. Соңыннан халык җырын үзе баета, идея ягыннан аның поэтик дөньясын киңәйтеп җибәрә. Бүгенге җырларның да чыганагы бер үк: халык тормышы, халыкның гасырлар буе туплаган иҗат байлыгы. Бездә бигрәк тә Бөек Ватан сугышы алды елларында, сугыш вакытында шагыйрьләрдән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Гамир Насрый, Мөхәммәт Садри, Сахаб Урайский республиканың талантлы композиторлары белән берлектә совет кешеләренең хезмәтен, мораль сафлыгын, мәхәббәтен, туган илне зурлый торган җырлар тудырдылар. Бу — җырның канатланган, көн саен югары күтәрелгән еллары. Аннан соң? Аннан соң ниндидер сүлпәнлек башланды. Нәкый Исәнбәтнең «Сабан туе», Нури Арсланов- ның «Зоя», Шәйхи Маннурның «Чәчебез чәчкә бәйләнгән», Мостафа Ногманның «Татбригада», Гамир Насрыйның «Яз шатлыгы», Мөхәммәт Садрипың «Иделдә», Мәхмүт Хөсәеннең «Юкә», «Кияүләр», Илдар Юзеевның «Шофер җыры», Нур Гайсинның «Җирән кашка», Гамил Афзалның «Газинур»ында азмы- күпме эзләнү күренеп тора: алар сюжетлы, конкрет, тематик яктан да төрле. Тик мондый уңышлы дигән текстлар унунбиштән узмый. Күпчелек җырларның сыйфаты безне һич тә канәгатьләндерми, җыр 111 соңгы вакытта күзгә күренеп вагай- ■ ды, түбәнәйде. Ул җырларда безнең тормыш коточкыч ярлы, бер төсле. Җырның йөргән юлы, йөргән сукмагы ике бер-берсен өзлексез сагына торган кешеләр арасында гына тараеп калды. Кемдер гел каядыр аерылып китә, киткәне аның я кай- • та, я юк. Кайтканнары һаман кушыла алмый йөриләр. Күп кенә җырларның төп мотивлары нигездә шушыңа кайтып кала. «Тыңларсыңмы минем җырымны», «Хөршидә-Мөршидә» шикелле әйбәт кенә җыр текстлары яза башлаган Зәйнашева бу кимчелекне кабатламаска тиеш иде. Ул да җиңел юлны сайларга уйлый ахры. Моны җырларының исемнәреннән үк күреп була: «Соңга калма», «Үзең аңла», «Кит, бәгърем» һ. б. Иҗатын тулы килеш җырга багышлаган шагыйрь Әхмәт Ерикәй иптәшнең бу өлкәдә хезмәте, һичшиксез, зур. Әмма бай тәҗрибәле булуына карамастан, ул да гомумилектән арына алмый. Татарстан яшьләренең беренче фестивале конкурсында икенче урынны алган «Син керәсең минем йөрәгемә» исемле җыры безнең йөрәккә кермә- I де, айда күңелне әз генә җылытыр - . лык ник бер яңа чагыштыру, ник бер яңа образ булсын. Иркен сулыш алып зур Москвадан, Күгәрченнәр кебек гөрләшеп Безнең халык җырлый дуслыкка дан... Бу юллар исә Мөхәммәт Садриның 1957 елда бүләкләнгән текстыннан алынды. Бәлки, калган өлеше әйбәтрәктер? Юк, бер чамада. Безнең кулларда — октябрь байрагы, Безнең сафларда — дуслык берлеге. Безгә караганда музыканы күбрәк аңлый, нечкәрәк тоярга өйрәнгән Хай Вахит бу юллардан үзе ничегрәк тәэсирләнә икән? Халык җырларында нинди генә формалар юк! Алар кая ташланган, ник өйрәнелми? Нигә бу нәрсә поэзиянең төп көчләрен борчымый? Рус совет язучысы Петр Павленко үзенең язмаларында: «Җырны сөйләп биреп буламы?» дигән сорау куя да, шунда ук: «Җырны сөйләп биреп булмый, җыр ул бары җырлана гына», — ди. Менә җырның табигате нинди аның. Йөрәгендә озак асрап йөрткән уйларыңны кемгәдер бары җыр итеп кенә әйтәсе килә, шул чагында гына ул сине тизрәк аңлар кебек. Халыкта үз араларындагы оста җырчыларга: шул җырларың белән сихерләдең инде, диләр. Халык моны киләчәктә безнең шагыйрьләргә карата да әйтсен иде. Безнең шагыйрьләрне поэма жанрында пассив эшлиләр дип кем дә гаепләмәс. Салих Батталның колхоз кешеләрен күрсәтүгә багышланган, узган съезд вакытында татар һәм рус телләрендә басылып чыккан «Олы юл буйлап» әсәре сугыштан соңгы поэмалар арасында иң уңышлысы санала. Татарстанда нефть промышленностеның тиз үсеп китүе безнең шагыйрьләрне дә урыннарыннан кузгатты, берәүләр бер-ике шигырь, җыр эләктереп кайтты, берәүләр повесть, роман... Шагыйрь Шәйхи Маннур нефтьчеләр тормышыннан «Җир-әнкәнең сылу кызы» исемле шигъри повестен язды. Бу — җитди поэтик әсәрләрнең берсе. Шагыйрь схемалардан ычкынып, геройларның уйлануларына, кичерешләренә бирелгән урыннарда үзе дә бөтенләй иркенләп китә, безгә дә җиңелрәк булып кала. Сугыш ятим иткән Гөлфаяның тормыш юлын, мәхәббәт, яшьлек турында уйланулар, хезмәт матурлыгын— нефтьнең беренче тапкыр бәреп чыгуын күрсәткән, туган җирнең табигатен сурәтләгән урыннарда ул үз авылының болынында йөргән кебек йөри... Повестьта су белән бораулауның файдасы, шуңа бәйләнгән конфликтлар хакында автор болай гына әйтеп китсә дә, укучы ышанган булыр иде. Мәсәлән, татар халкының элекке һәм бүгенге язмышы турында сөйләнгән шагыйрь уйлануларын сыекча да, су да, бик кадерле саналган нефть үзе дә алыштыра алмый- һәртөрле схемаларны бер кырыйга атып, безгә әнә шундый поэтик фикерләүләр җитми, зур язмыш — зур фикерләрне дә . сөйрәп чыгара бит ул. Шәүкәт Галиевнең «Әткәйгә хатлар»ында авыл малаеның сугыш 112 вакытындагы үз кичерешләре бирелгән. Ләкин ул кичерешләр аның үзенеке генә булып калмыйлар... Детальләр — кешене ничектер зурайта торган детальләр. Күзгә чалынып калган шахтер лампасы авторга менә ни өчен кирәк булган: Җир астында йөреп исән кайттың, Җир өстендә йөреп күмелдең. Бүтән халыкларны да азат итешеп, көрәшеп үлгән совет кешесен сагынасын, бу сагынуның әле әйтелеп бетмәгән романтикасы бар: Чит чәчәкләр үсә яннарыңда, Баш очыңда шаулый чит урман... Мондый чакта авторга карата: автор әсәрдә үзен тапкан, диләр, үзеңне таба белү сәнгатьтә зур нәрсә ул. Аның кабатланмас матур юлы шуннан башлана да инде. Кай- чакта син шушы поэмачыкны гәүдәсе белән, үзенең шаушуы белән дә басып, күмеп китәрлек әсәр укыйсың. Моны укыйсың, ә күңелдә — тегесе... Хәзерге күпчелек поэмаларның уңышсызлыгының төп сәбәбе алар- ның хроника төсендә вакыйгаларны бер-бер артлы тезеп, ярым натуралистик формада сөйләп чыгуга корылуында, композицион яктан сыек, таркау булуында. Авторның тормышка актив мөнәсәбәтен, кичереш, уйлануларын озын итеп салкын тасвирлаулар, рифмага салынган биографияләр кысрыклый. Моны проза дияр идең, прозаиклар да моның белән килешмәсләр. Бәлки араласыннар өчен өлкәнрәк шагыйрьләргә сыенырга мөмкиидер? Менә Александр Блокның «Унике»се, Сергей Есенинның «Анна Снегин а»- сы, Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе», «Киләчәккә хатлар»ы... Алар- га бу натуралистик сурәтләү бөтенләй ят. Бу — поэзиянең әллә кайчан үткән юлы. Пушкин үз поэмаларының искиткеч бөтенлегенә классицизмнан килгән озынлык, таркаулыкларны җимереп ирешә. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында бездә хәзер дистәләгән шигырь, берничә поэма язылды. Әмма халык җырларлык җыр, халык кулыннан төшерми укырлык әсәрләр юк әле. Фашист тоткыны булуның нәрсә икәнен җилкәсендә татыган, үз башыннан кичергән Нәби Дәү- линең «Тормыш белән үлем арасында» исемле прозаик әсәре «Онытылмас дус» поэмасыннан күп югары. Герой-шагыйрь турындагы әсәрләрдә кайчандыр безнең арабызда йөргән, талашкаи-сугышкан, туйларда тиз генә эпиграммалар да язып ыргыткан киң күңелле, бай рухлы Муса юк. Шушы гади сыйфатлар геройларга ят микәнни? Геройлыкны югары кешелек сыйфатлары үзе тудырмый микән? Гали Хуҗиев «Безнең Муса» поэмасына керешкәнче, бу өлкәдә шактый эшләгән авторларның берсе. Аның Фатих Кәримнең реалистик образын тудырган «Гражданин, солдат, шагыйрь»е укучыларга күптән билгеле. «Безнең /Муса» фикер тирәнлеге, образлылык, әдәби көче ягыннан тагын да югарырак күтәрелергә тиеш иде. Ләкин алай килеп чыкмаган, Гали Хуҗиев «Идел хи- кәясе»идәге шикелле үк биография сөйләү белән мавыга. Аннан Мусаның үз шигырьләрен атлаган саен кабатлау» шуларга тотынып бару күңелдә ризасызлык ята. ДТәсәлән: Читтә лагерь. Тимер чыбык белән Алынган ул урап, киртәләп. Тоткыннарны фашистконвойчылар Уяталар таңда типкәләп. Мусада: Чәнечкеле тимер чыбык белән Уратылган безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә тирес корты без. Болариың эмоциональ яктан кайсысы көчлерәк тәэсир итүен аңлатып тору кирәкме икән соң? Тирес корты. Бу чагыштыруда ничаклы кимсенү, гарьләнү яшеренгән. Кем ташлады безне бу зинданга? Урыным бик бар йөзем чытарга, Кандалалар белән хуҗаңны да Тотарга да иде, сытарга... Мусада шул ук фикер нинди ритмик энергияле: — Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде, сытасы иде. Мондый юл белән иң яхшы дигән шигырьләрдән дә халыкның күңелен биздерергә мөмкин. Муса Җәлил шигырьләрен без рифмалы комментарийсыз да бик яхшы аңлыйбыз бит. Минем шагыйрьләргә бер соравым бар: әгәр синең язганың «Моабит дәфтәре»ндәге вакыйгаларның бары салкын, озын күләгәсе икән, «Моабит дәфтәре»н яңадан укып чыгу артыграк түгелме? Мин ул дәфтәрдән Мусаны күбрәк таныйм: шигырьләре көрәш үзе тудырган, шуның өстенә милли колоритлы шигырьләр... Еш кына тәнкыйтьчеләрдән зур темаларга әсәрләр юк дигән сүзләрне ишетәсең. Дөреслектә шулаймы соң? Бу болай гына әйтелгән сүз. Такташтан башлап хәзергә хәтле язылган поэмаларны мин юри генә, үзем өчен генә санап карадым. Алар бик күп. Арада сигезәр-тугы- зар поэма язган шагыйрьләр бар. Бер поэма — Әхмәт Исхакның «Кара каш батыр»ы гына теге заманныкы..- Күпмесе яши? Яшәгәне бер дистәдән узар микән? Язучы тормышны да белә ди, зур нәрсә дә күтәрде ди. Шуның белән мәсьәлә хәл ителәме? Тормышны белүне осталык белән бергә кушкан художниклар гына уңышка ирешкәннәр. Бу исә үз чиратында язучының зур культуралы булуын таләп итә. Поэма жанрында эшләр гел ис- кечә түгел. Әдип Маликовның «Ташчы», Зәки Нуриның «Без танышлар түгел», Нури Арслановның «Егет яуда еынала», Мостафа Ногманның «Күптәнге моң», Илдар Юзеевның «Фәрит—Фәридә» кебек тормышның төрле ягына кереп, моңарчы күрелмәгән бер почмагын яктырткан, үз пошынулары, үз эзләнүләре сизелеп торган әсәрләр безне шатландыра, алар бу өлкәдә борылыш буласын хәбәр итәләр. Безнең шагыйрьләр сафы үсә, көчәя бара. Поэзиядә утызар ел хезмәт иткән тәҗрибәле иптәшләр рәтенә инде икешәр-өчәр җыентык чыгарып өлгергән талантлы яшьләр кушылды. Безнең резервта әле поэзиянең зур юлына аяк басарга әзерләнүче Роберт Әхмәтҗанов, Мидхәт Миншин, Нәҗип Мадъяров, Раил Шакиров, Илдар Әхсәнов, Энҗе Гыйрфановалар бар. Мондый резерв поэзиянең киләчәге ул. Борылыш халык тормышын тирәнрәк күрсәтүдә һәр шагыйрьнең иҗатында ясалырга тиеш. Югыйсә хәзергә әле без йөкнең яртысын гына тартабыз, Тукайның: «Без тынычта аттан артык эшлибез» дигән сүзләре шагыйрьләргә карата бик үк туры килми. Ә безнең бүгенге тормышның киеренкелеген онытып, эленке-салынкы эшләргә бернинди хакыбыз юк. Партия безне халык белән ныграк аралашырга чакыра. Бу исә һәр шагыйрьнең икеләтә энергия, икеләтә активлык белән эшләвен сорый. Эшләсәң, эш җитәрлек. Менә бер мисал: 1958 елда Казанны төзекләндерү өчен генә дә 50 миллионга якын акча тотыла. Аның читенәрәк чыксаң? Нефть районнарының эченәрәк керсәң? Совет кешеләренең тормышын җиңеләйтү, матурландыруга күпме хезмәт салына, ә матурлык булган төштә нигә җыр тумасын!