ТУГАНДАШ ЧУВАШ ХАЛКЫНЫҢ ЗУР ШАГЫЙРЕ ТУРЫНДА МОНОГРАФИЯV
Совет әдәбиятына нигез салган һәм аны үстерү өчен армый-талмый эшләп килгән А. М. Горький төрле милләт әдәбиятлары үсеше белән һәрвакыт кызыксынып торган. Якын күршебез тугандаш чуваш халкы әдәбияты да Горькийның игътибарыннан читтә калмаган. Бөек язучы бу бай һәм үзенчәлекле әдәбиятның язучылары белән шәхси таныш та булган, даими язышып та торган. Иркен илебездә какшамас дус семья булып коммунизм төзүче төрле халыклар әдәбиятларын мөмкин кадәр тулырак, киңрәк һәм тирәнрәк өйрәнү күп милләтле совет әдәбиятының идеяхудожество байлыгын күз алдына китерүдә зур роль уйный. Рус һәм башка халыклар әдәбиятчыларының бу юнәлештәге хезмәтләре А. М. Горькийның зирәк күрсәтмәләренең берсен үтәү юлындагы практик адым булып тора. Филология фәннәре докторы М. И. Фетисовның Чабаксарда, Чувашстан дәүләт нәшрияты басмасында, рус телендә басылып чыккан «Чувашстанның халык шагыйре П. П. Хузангай» исемле- монографиясе тугандаш әдәбиятларны өйрәнүдә күренекле бер фәнни хезмәт. Педер Хузангай татар язучыларына гына түгел, татар укучыларына да яхшы таныш. Татар укучылары аның күп кенә шигырьләрен үз ана телләрендә яратып укыйлар. Бо- ларның барысы өстенә V Лк И. Фетисов. Народный поэт Чувашии П. П. Хузангай. (Чувашстаиның халык шагыйре П. П. Хузангай). Рус телендә. Чувашстан дәүләт нәшрияты. Чабаксар. 1957 ел, 276 бит. Бәясе 8 сум 75 тиен. Педер Хузан- гайның шәхси биографиясе дә Татарстан белән бәйле булуын әйтергә кирәк. Педер Хузангай хәзерге Татарстанның Алексеевский районында туган һәм, авыл мәктәбен тәмамлагач, 1923 елда Казанга килеп, Чуваш педтехникумыида, аннан соң Көнчыгыш педагогия институтында укыган. Аның беренче иҗат адымнары да Казанда башланган. Ул татар язучыларыннан Һади Такташ, Гадел Ку туй һәм башкалар белән аралашкан һәм дуслашкан. 1931 елдан башлап Хузангай Мәскәүдә чыга торган чуваш газетасында эшләгән. Үз ана телен һәм халык иҗатын яхшы өйрәнү, бөек рус культурасын иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә Хузангай чуваш һәм рус телләрендә бер үк дәрәҗәдә шигырьләр яза алуга кадәр үсә. Моның өстенә Хузангай Советлар Союзының бик күп өлкәләрендә — Төркмәнстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Украина республикаларында һәм башка бик күп урыннарда була; төрле милләт халыкларының тормышы, культурасы белән якыннан таныша. Шулар аңа киң карашлы, югары культуралы язучы булып формалашырга ярдәм итәләр. Хузангайның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре дә сокланырлык матур һәм югары художестволы. Хузангай уналты ел тырыш хезмәте нәтиҗәсендә А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» романының чувашча тәрҗемәсен бирә, Маяков- скийның «Ленин» поэмасын тәрҗемә итә, чуваш классик шагыйре Ивановның «Нарспи» дигән атаклы поэмасын зур осталык белән рус теленә тәрҗемә итә. М. И. Фетисов шушы күренекле чуваш язучысының иҗатына күзәтү ясауны, чуваш халкының әдәбияты һәм культурасы үсешенә бәйләп, аның иҗатында булган уңышларны күрсәтүне максат итеп куйган. Чуваш халкының тарихын һәм үзенчә С лекле культурасының үсешен, аның классик әдәбиятында булган уңай якларны җентекләп өйрәнү монографиянең авторына нык ярдәм иткәнен ачык әйтергә кирәк. М. И. Фетисов Хузаигайның иҗатында уңышларның Чувашстанда совет шартларында, Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүен бик хаклы рәвештә басым ясап күрсәтә. Бөек Ватан сугышына гади солдат булып катнашкан Хузангай анда бик күп халыкларның вәкилләре белән аралаша. Болар барысы да аның иҗатында интернационализм идеяләренең тагы да тирәнрәк һәм тыгызрак гәүдәләнүенә китерә. Бу яктан шагыйрьнең 1942 елның сентябрендә язылган һәм татар Кәри- мов, Кустанай казахы Баязинов, үзбәк Хәмит, чуваш Искәндәров, украинлы Квитконың төнлә сугыш- ! ка керү алдыннан гаҗәп җылы һәм дусларча сөйләшүләрен сурәтләгән «Сугышка керү алдындагы төн» дигән шигыре характерлы. Күп милләтле совет әдәбиятының аерым отрядларының аерым вәкилләре иҗатын, шулар эчендә күренекле чуваш шагыйре Педер Хузангай иҗатын өйрәнүгә Мәскәү галимнәренең игътибар итүләре шатлыклы күренеш. Бу, үз чиратында, рус һәм аерым милләт язучыларының туганнарча иҗади эшләүләренең конкрет үрнәге дә. М. И. Фетисовка Хузаигайның шәхси архивы һәм Сироткинның чуваш әдәбияты буенча язган хезмәтләре белән танышу зур ярдәм иткән. Шагыйрьнең иҗатындагы уңышларны күрсәтү белән беррэттән, аның • үсү юлындагы җитешсез якларны әйтеп кенә калмыйча, аларны бетерү юлларын да билгеләргә омтылу монографиянең кыйммәтен тагын да күтәрә. Язучылар турындагы монографияләрне иҗат һәм тормыш юллары төгәлләнгән язучылар турында гына язу бездә гадәт булып киткән. Ә М. И. Фетисовның бу хезмәте бүген дә уңышлы иҗат итеп килгән талантлы язучыга җитди киңәшләр, зур ышаныч белән теләкләр белдерүе аркасында иҗади булышлыкның ачык мисалы да булып тора. М. И. Фетисов чуваш халкының азатлык өчен көрәшен сурәтләгән һәм Хузангай иҗатында зур урын тоткан «Аптраман нәселе» дип аталган шигъри романны анализлауга зур урын бирә. Ул, бу романның язылуы тәҗрибәсеннән килеп һәм Хузаигайның иҗат планнарын истә тотып, шагыйрьнең киләчәктә чуваш халкы тарихы турында зур эпопея язарга сәләтле булуын күрсәтә, бик хаклы рәвештә шагыйрьне шул зур эшкә дәртләндерә. Зур кызыксыну белән укыла торган һәм шиксез файдалы булган бу монографиянең кайбер җитешсезлекләре дә юк түгел. Алар беренче чиратта гыйльми хезмәт стилендә язылган тәнкыйть әсәренең урыны-урыны белән мактауга артыграк бирелүендә күренә. Бу, әлбәттә, тәнкыйтьченең үзе өйрәнгән халыкка, аның зур язучысына мәхәббәтеннән, теләктәшлек итүеннән килә. Китапның тагын бер җитешсезлеге — шагыйрьнең үзе туыпүскән һәм тәрбияләнгән Татарстан тормышына багышлап язган шигырьләренең монографиядә тиешенчә тулылыкта күрсәтелмәве. Моның өстенә, теле, стиле ягыннан гомумән яхшы язылган бу китапта, катлаулы эпитетлар куллану аркасында, урыныурыны белән авыр аңлашыла торган җөмләләр очравын әйтергә кирәк. П. Хузангай турындагы бу монография шагыйрьнең иҗатына анализ ясау ягыннан гына түгел, бәлки хезмәт сөючәи чуваш халкының культурасы һәм әдәбияты .үсешен күрсәтүе ягыннан да зур әһәмиятле. Китап укыр өчен күңелле итеп һәм укучыларга белем бирерлек итеп, композицион яктан оста уйланып язылган. Аерым милләт халыкларының талантлы язучылары турында шундый җентекләп эшләнгән монографияләрнең киләчәктә тагын да күбрәк булуына өмет итеп, шагыйрь П. Ху- зангайга һәм фәнни эшчәнлеген СССР халыклары әдәбиятларын өйрәнүгә багышлаган М. И. Фетисовка зур уңышлар телибез.