Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДАГЫ РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ

Татарстан язучыл арының Өченче съездында рус секциясеннән И. Заботин белән берничә башлап язучы гына катнашты. Ул чагында әле секциядә СССР язучылары союзы члены булган кеше дә бер Бруно Зернит кына иде. Шуннан соңгы дүрт ел эчендә Казанда рус телендә яза торган авторларның саны шактый артты һәм алар арасында байтагы үзләренең әсәрләре белән Татарстанда гына түгел, бөтен Союзга танылдылар. Хәзер инде безнең секциядә унике кеше СССР язучылары союзы члены, болардан тыш төрле жанрларда актив эшләп килүче егермеләп прозаик, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче һәм сценаристлар бар. Хәзер укучыларга инде таныш булган Т. Журавлев, К. Лебедев, Ян Винецкий, Т. Яп, А. Мелузннков, А. Салмин, Б. Зернит, М. Елизарова, яшь авторлар И. Кәлимуллин, Ю. Белостоцкий, В. Подгорпов, О. Шадрин, Ю. Ма- левинский, Б. Железнов, Ф. Кузнецов, А. Булгаков, Дм. Сычов һәм башка бик күпләрне санап китәргә була. Яшь авторлар әдәбиятка яшьлек дәрте, романтика һәм оптимизм алып киләләр. Алар арасыннан инде танылган язучы буларак үсеп, формалашып җиткән Тихон Журавлев иҗаты турында берничә сүз әйтеп китәсе килә. «Рядовой Антипов», «Комбайнчылар», «Курган» әсәрләрен биргән Тихон Журавлевны совет укучылары гына түгел, халык демократиясе илләрендә дә беләләр. В. Овечкин «Колхоз тормышы һәм әдәбият» дигән докладында аның турында бик дөрес итеп шундый фикер әйтеп киткән иде: «Комбайнчылар» повестеның авторы Т. Журавлев — иң гади нәрсәләр турында да сокланырлык матур итеп сөйли белүче бик үзенчәлекле бер язучы. Аның повестенда кеше тавышын комбайннар гөрелтесе күмеп китми. Автор авыл белән дә узып барышлый гына танышмаган. Сугыштан соң «Рядовой Антипов» дигән беренче повесте белән беркадәр иҗат уңышына ирешкәч, ул, МТС ка барып, бер ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Аннары яңадан язарга кереште». «Курган» романында Т. Журавлев сәнгать тормышның эченә үтеп керергә тиешлек мәсьәләсен күтәрә. ААТС механизаторлары турында әсәр язу өчен комбайн штурвалы артына басып эшләү мәҗбүриме соң? Әлбәттә, мәҗбүри түгел. Әмма шулай да язучы, кулына каләм алып язарга керешкәнче, әсәрендә күрсәтәчәк кешеләрнең эшхезмәт процессын бөтен нечкәлеге белән өйрәнергә, белергә тиеш. Автор үз геройларының тормышы белән яшәргә, аларның барлык уйкичерешләрен уртаклашырга тиеш. Т. Журавлев авыл механизаторларының тормышын һичшиксез белеп яза, гади совет кешеләренең хезмәтен шигъри бер матурлык белән тасвирлап бггрә, бүгенге көн вакыйгаларына ал күзлек аркылы гына караучы эшлексез, ялкау кешеләргә дә мөнәсәбәтен ачык сиздерә. Тихон Журавлев заман хисен тоеп яши торган язучылардан. Аның очерклары һәрвакыт проблемалар Т 112 кузгатып, тормышның эченә кереп язылган була. Ул вак-төяк кимчелекләрне күпертми, һәммә нәрсәне дә юкка чыгарырга тырышмый, бәлки мәсьәләгә хуҗаларча карап, кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтә. Быел Татарстан китап нәшриятында аның «Шәһәр чите» дигән очерклар җыентыгы басылып чыга. Күптән түгел «Молодая гвардия» нәшриятында аның «Сугыш хикәяләре» исемле китабы чыкты. Ян Винецкий укучыларга «Тугрылык», «Кеше тауга менә», «Сандугач», «Мадрид повесте» исемле китаплары һәм вакытлы матбугат битләрендә басылып барган хикәяләре, очерклары белән таныш. Автор беренче әсәрләрендә («Тугрылык», «Кеше тауга менә») заманның ак- луаль бер мәсьәләсен чишәргә — безнең эшчеләр сыйныфының иң яхшы традицияләре үрнәгендә яшь буын эшчеләр тәрбияләнеп үсүен күрсәтергә омтыла. Бу әсәрләр кызык кына уйланышлары белән укучыны мавыктырсалар да, геройларны ачуда схематизм, тел купшылыгы сизелеп тора иде. Аның «Сандугач» дигән яңа әсәрендә андый җитешсезлекләр кабатланмый инде. Чын итеп тасвирланган Сиерра Гвадаррама күренешләре (Испаниядә) белән, фран- кочыларга каршы көрәшүче көчле рухлы, батыр кешеләре белән повесть күңелгә кереп кала. «Мадрид повесте»нда испан халкының фашизмга каршы героик көрәше тагын да тулырак күрсәтелгән. Язучы моннан егерме ел элек булып узган хәлләрне бүгенгедәй, дулкынланып укырлык итеп биргән. Ян Винецкий батыр испан халкы уллары белән бергә Испания республикасының хәрби һава көчләре сафларында Франко фетнәчеләренә каршы үзе дә сугышкан. Әсәрдә сурәтләнгән хәлләр барысы да авторның үз башыннан кичкән. «Мадрид повесте»н укыганда андагы зур вакыйгаларның рухын тоеп торасың, бөтен дөнья фашизмына каршы булган беренче сугышның гөрелтесен ишетәсең, Испаниянең үзенә генә хас таулары фонында испан халкының юлбашчылары Долорес Ибаррури, Хосе Диас, генерал Лукач, Энрико Алетер һәм башка коммунистлар күз алдына килеп баса. Ян Винецкий хәзер атаклы рус очучысы Петр Нестеров турында яңа тарихи романын тәмамлап килә. Константин Лебедевның «Знамя» журналында басылган «Кешеләр һәм дәрәҗәләр» исемле яңа романын укучылар яратып каршы алдылар. Бу роман язучының икенче зур әсәре иде. 1949 елда К. Лебедев «Сыналу көннәре» дигән беренче романын бастырып чыгарган иде. Художество ягыннан зур гына кимчелекләре һәм хәрби фактларны бирү ягыннан кайбер төгәлсезлекләре булуга карамастан (романда Бөек Ватан сугышы эпизодлары кайбер урыннарда дөрес күрсәтелми), әсәр лирик җылылыгы белән күңелне яулап ала иде. «Кешеләр һәм дәрәҗәләр» дигән икенче романы К- Лебедевның художник булып үсә баруын, тормышка тирәнрәк үтеп керүен күрсәтә. Ул бу әсәрендә үзләрен фәкать дәрәҗә алуга гына багышлаган ялган галимнәрне фаш итә. Геройларның э ш -тор м ы ш ср еда сы и, студентлар тормышын, фәнни лабораторияне язучы яхшы белә, катлаулы медицина процессларын җентекләп тасвирлый. Алексей Салминның язмышы кызыклы гына. Күптән түгел аңа 65 яшь тулды. Гадәттә бу яшькә җиткәч язучылар инде үзләренең иҗат эшләренә йомгак ясый торган булалар. Алексей Ивановичның әле иҗат көче яңа гына чәчәк аткан чагы. 1956 елда аның «Иделдә давыл» исемле беренче китабы басылып чыкты. Укучылар бу әсәрне яратып каршы алдылар. Быел бу әсәрнең икенче китабы басылып чыга. Хәзер язучы Идел турындагы эпопеясенең соңгы, өченче кисәген яза. А. Салмин Идел кешеләренең — балыкчылар, матрослар, грузчикларның— ирек сөюче батыр кешеләрнең үзенчәлекле тормышларын күрсәтә. Романның үзәгендә — балыкчы Василий Чилим образы тора. Аның атабабалары да балыкчы булган. Василий Чилимның язмышы бөек революцион вакыйгалар чоңгылына, «Иделдәге давылга» эләккән гади кешеләр язмышы белән үрелеп бара. Автор Идел буендагы эшкуарлар, кулаклар тарафыннан изелеп килгән аңсыз кешеләрдән революция өчен көрәшүчеләр — яшь совет властеның терәк көче үсеп җитешүен ышандырырлык итеп күрсәтә, халык җилкәсендә симереп яткан соры кортларны — Прониннарны, стрижовларны, шулар белән беррәттән пароход һәм балык промыслолары хуҗаларын, кабак тотучыларны фаш итә. Павел Евгеньевнең «Бездна» дигән повесте XIX нчы йөздә Россиядә крестьяннарны азат итү сылтавы астында алдауга каршы Казан губернасы Спас өязендә күтәрелгән кузгалышка багышланган. «Бездна»ның авторы узган елны Антон Петровның туган җиренә — моннан йөз ел элек Бездна крестьяннарының канлы трагедиясе булган җиргә яңадан барып кайтты. П. Евгеньев Антон Петровның чын азатлык яулап алып, үз җирләренә хуҗа булып калган бәхетле оныклары — Бездна авылы колхозчыларының бүгенге тормышы турында әйбәт кенә очерк язды. Узган елны яшь прозаик Юрий Белостоцкийның «Текә вираж» исемле китабы басылып чыкты. Александр Булгаков төзүчеләр турында хикәяләр китабы язды. Татарстан китап нәшриятында Софья Радзиев- ская, Василий Подгорнов, Ольга Клементьеваның әсәрләре, яшь шагыйрь Борис Железновның шигырьләр җыентыгы һәм башка рус авторларның китаплары басылып чыгарга хәзерләнә. Шунысы әһәмиятле: безнең секциянең күпчелеге прозаиклардан тора. Иң зур әсәрләр алар тарафыннан иҗат ителде. Татарстандагы рус шагыйрьләренең бөтен Союз аренасына чыгып, дулкынландыргыч көчле шигырьләр белән үзләрен күрсәтә алганнары юк әле. Дөрес, быел «Советский писатель» нәшриятында Леонид Топчий- ның шигырьләр җыентыгы басылып чыгарга хәзерләнә. Бу безнең беренче карлыгачыбыз булачак. Күптән түгел булып узган эшче- авыл хәбәрчеләренең съездында бик дөрес, урынлы итеп: «Шигырьләр күп, ә поэзия юк» дип әйткәннәр иде. Республика күләмендәге газета һәм альманах битләреннән бер саннан икенче санга теге яки бу датага яраштырылган мәкалә-шигырьләр күчеп килә. Аларда заман сулышы бөтенләй диярлек сизелми. Бернинди фикерсез, хиссез язылган мондый коры язмалар укучының шигырь уку теләген генә бетерәләр. Хәзер инде шагыйрьләребезнең әсәрләренә әдәбиятның зур таләпләреннән чыгып бәя бирергә бик вакыт. Шагыйрьләребез арасында беренче урыннарның берсен Тамара Ян алып тора. 1949 елда ул «Идел шигырьләре» исемле беренче җыентыгын чыгарган иде. Бу китапта уңышлы гына образлар, шигъри юллар белән бергә байтак кимчелекләр дә бар иде. Т. Ян «Лирик шигырьләр» һәм «Өрәңге яфрагы» дигән яңа җыентыкларында бу кимчелекләрнең күбесеннән арынган. Аның шигырьләре матур хис, гади, саф интонациясе һәм уйландыра торган фикерләре белән укучының күңеленә кереп кала. Тамара Ян туган якның матурлыгын, мәхәббәт һәм дуслык тойгыларын җырлый, намуслы, көчле кешеләрнең образларын тасвирлый. Шулай да әле аның шигырьләренә олы поэзиябезгә хас булган киң колач һәм зур омтылыш җитми. Аңар халык белән ешрак аралашырга, күбрәк йөрергә, тормышны күбрәк күрергә кирәк. Тамара Ян драма жанрында да уңышлы гына иҗат итә. Аның «Күк чәчәк» исемле әкият-пьесасыи яшь тамашачылар яратып каршы алдылар. Күптән түгел Тамара Ян, Л. Щеглов белән бергә, «Күз яше ташларны тишә» исемле легенда- драма язды. Бу драма авторның профессиональ осталыгы үсә барганлыгын күрсәтә. Шулай да шагыйрәне, борынгы заман халыкларының тарихы шикелле, бүгенге заманыбыз да дулкынландырсын иде диясе килә. Анатолий Мелузииков мәсәлләре һәм фельетоннары белән соңгы вакытларда шактый популярлашып китте. Шагыйрьнең сатира өлкәсендәге эшенең нәтиҗәсе буларак «Таныштырырга рөхсәт итегез» исемле җыентыгы басылып чыкты. Мәсәлче үткен сүзе белән тормышыбызда оч s. „С. Ә." № 6. 113 рый торган һәр төрле искелек калдыкларын — акыл сатучы лыгырдыкларны, бюрократларны, тел бистәләрен фаш итә, алариың тамырын корытырга ярдәм итә. А. Мелузников сатира осталыгына ирешкәнче күп кенә иҗат уцышсызлыкларына очрады. Ул берничә ел вакытын информация төсендәге вак-төяк шигырьләр язуга әрәхм итте. Рус секциясе аңа төп юлга чыгарга булышты, һәм нәтиҗәдә А. Мелузников күңелдә калырлык матурматур әсәрләр иҗат итте. Шулай да аңар ирешкән уңышлары белән канәгать булып туктап калырга ярамый, иҗат осталыгын тагын да үстерә төшәргә кирәк. Шагыйрь үзенең мәсәлләрен кыскарак, үткенрәк итеп язсын иде диясе килә. Быел А. Мелузников нәшриятка сатирик әсәрләренең яңа җыентыгын хәзерләп бирде. Яшь шагыйрь Илгиз Кәлимуллинның дулкынландыргыч биографиясен укучылар яхшы беләләр. Илгиз Кәлимуллин, бала вакытыннан ук аяккулсыз калган булса да, бу авыруны җиңәрлек көч табып, безнең белән бер сафка баскан егет. Рус секциясе яшь шагыйрьгә ярдәм итте. И. Кәли- муллин «Сафта» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгарды. «Литературный Татарстан» альманахында, «Юность» журналында, «Комсомольская правда» газетасында ул үзенең шигырьләрен бастырды. И. Кәлимул- лин ике телне яхшы белә, татарчадан русчага әйбәтәйбәт тәрҗемәләр эшләп килә. Яшь шагыйрь үзенең шигырьләре белән матбугат битләрендә актив катнашып килә. Аның әсәрләрендә гражданлык пафосы, заман тойгысы бар. И. Кәлимуллии поэтик осталыгын үстерү өстендә тырышып эшли. Күптән түгел генә әле беренче әсәрләре белән матбугатка чыккан яшь шагыйрьләр , Феликс Кузнецов, Борис Железнов һәм Олег Шадринның да киләчәктә үсеп китүләренә өмет зур. Рус секциясе республикадагы әдәби түгәрәкләр исәбенә үсә. Татарстанның шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә чыга торган газета редакцияләре тирәсенә яшь әдәби көчләр туплана. Чистайдагы һәм Алабугадагы әдәби түгәрәкләр яшь авторларның әсәрләрен аерым җыентык итеп бастырып чыгардылар. Зелено- дольск белән Бөгелмәдәге түгәрәкләр дә оешкан төстә эшләп киләләр. «Зеленодольский рабочий» газетасы каршындагы әдәби түгәрәк быел, чпетайлылар һәм алабугалылар үрнәгендә, яшь авторларның беренче китабын хәзерли. Татарстан язучылар союзы каршындагы рус секциясе республикабыздагы барлык әдәби түгәрәкләрне оештырып алып баручы бер үзәк булырга, иң сәләтле яшь авторларны табып, аларга мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтергә тиеш. Татарстан язучыларының Дүртенче съездында Казан язучылары республикабызда русча әдәби журнал чыгару мәсьәләсен куярга тиешләр. Елга бер тапкыр чыга торган сигез табаклы альманах кына канәгатьләндерә алмый. Рус авторларының әсәрләрен санап кына караганда да «Литературный Татарстан»да урын җитмәве, әдәбиятка яңадаи-яңа көчләр киләчәген исәпкә алганда исә, ул урынның бөтенләй аз булуы бик ачык. Аннары без бу хәлдә рус укучыларын татар язучыларының иң яхшы әсәрләре белән дә таныштыра алмыйбыз. Казан — Идел буендагы иң зур культура үзәкләренең берсе. Вузлардагы укытучылар, Казан әдәбиятчылары һәм тәнкыйтьчеләре яңа журналга үзләренең кызыклы-кызыклы мәкаләләре белән катнаша алырлар иде. Татарстандагы рус язучылары отряды, яңадаи-яңа әсәрләр иҗат итеп, үсә, ныгый. Ләкин безнең эшлисе эшләребез дә байтак әле. Моңарчы әле колхоз авылы кешеләре турында, республикабызның мактанычы булган нефтьчеләр турында, яшьләр турында бер генә дә зур әсәр иҗат итә алганыбыз юк. Рус язучылары, каләмдәш татар дусларыбыз белән бергәләп, бу зур иҗади бурычны хәл итеп, бөтен Союз күләмендәге олы әдәбиятка чыгарга тиешләр.