Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

ИМРЕ ХОРВАТ
МӘСКӘҮДӘН КИЛГӘН ҖЫР
-Кошлар җырын мин күп ишеттем Урманнарда йөреп кичләрен. Аңламадым ләкин ничектер Аларның мин шатлык хисләрен.
Күп уйладым: нидән куанып Матур моңнар болар сибә?—дип,— Карурманның һәрбер куагы, һәр үләне корый, кибә бит...
Ишеттем мин: җырлый флейта. Сандугачтан кимен куймый ул. Нәрсә көйли, кемгә ни әйтә? Үкенеп һәм үксеп туймый ул.
Теләнчеләр торды тезелеп — Мин чатларда җырлар ишеттем. Каным катты тәндә боз булып — Хәсрәт моңы шулай өшетте.
Ишеттем мин: быргы ду килеп Чакырганны сугыш кырына... Бу үткәндә булды, бу элек... Син колак сал яңа җырына
Азатлык һәм ирек иленең! йөрәк тыңлый, йөрәк сөенә. Сулар шаулап, таулар сөенеп Кушылалар аның көенә.
Нурсыз идек көне-төне без — Ул чакларда бездән нур качты. Килде менә җырлы көнебез, — Бөек җиңү аңа юл ачты!
Җырлар оча әллә кайларга, Җыр Мәскәүдән килә агылып, Әйтерсең лә, якты таңнарда Кошлар сайрый канат кагынып.
Килә матур, килә яңа җыр, Тыңлаучыны көчле итә ул. Кояш булып гүя яна җыр, — Йөрәкләргә тирән үтә нур.
59
Елмаялар җырлап эшчеләр, Гашыйк алар дәртле җырларга. Колхозчылар җырлап эшлиләр, — Чыга шул җыр күмәк кырларга.
Сибел син, җыр, күкләр күкрәтеп, Син, флейта, уйна өздереп!
Безне хәзер сагыш тетрәтми, Тормый хәзер камчы сызгырып.
Шундый хәзер минем йөрәгем: Җыр канатын җилпеп оча ул, Җырның аңлый җирдә кирәген, һәм җыр белән җирне коча ул.
1952.
ФЕРЕНЦ СЕМЛЕР
КЫШКЫ АЛМА
-Льыш котыра әле — җил кар куа, Тау-тау булып өелә кар йортка. Яңа тормыш, яңа яшәү туа Кыш көне дә ләкин парникта.
Шушы җылы гүя өйгә керә Хисләремә шатлык өстәргә. Читлекләрдә кошлар көйләп тора, Татлы алма тора өстәлдә.
Хәтерләтә миңа зур җәй көнен Хуш исләре шушы алманың. Кичә генә өзеп кергән кебек — Ул һаман да тора алланып.
Бераз гына гәрчә йомшарса да һаман саф ул, һаман ямьле ул. Эчләрендә татлы дым саклана — Яшәү тәме, тормыш тәме ул.
Ул балкыса — өем түре якты, Аның уты күркәм ялтырый. Әйтерсең, мин кояш нуры каптым — Ләззәтеннән уртым калтырый.
Уйладым мин: алма булсаң иде...
Шулай балку — нинди зур бәхет! Кыш көне дә янып торсаң иде Җәй ялкынын кыю дөрләтеп.
1957.
ЕНЁ КИШ
ЮЛ ҖЫРЛАРЫННАН ТЕЗМӘ Һт кайчан да онытмам мин бу юлымны, Бу тузанлы сукмак белән бу болынны. Иңбашыма салып җиңел пальтомны мин, Каршыладым йөреп монда һәр таңны мин.
60
Дулкын-дулкын булып кайчак йөзде болыт. Күксел күлләр күренделәр көзге булып. Кайчакларда алмаз төсле чыкка манды Тугайларда үләннәрне айлы төннәр. Кайчакларда балкып кояш чыккалады — Көзне куды, әйтерсең лә, җәйге көннәр. Юк, онытмам көзнең саргылт юрганнарын, Юк, онытмам бу якларның урманнарын!
Тирән бәхет диңгезендә йөзәм кебек, һәр авазны тыңлыйм, аңлыйм, сизәм кебек.
Егерме ел узды моннан киткәнемә. Зур бер тарих итеп карыйм үткәнемә. Йөреп туймыйм, эзлим иске дусларымны, йөрим, уйлыйм, җырга салам хисләремне.
Бар да якын миңа монда:
җиләс җилләр, Иркен кырлар,
зәңгәр кичләр,
күксел күлләр, Кара күзләр,
нечкә билләр, кыйгач кашлар...
Сусаганда — сулар, йөреп туйгач — ашлар.
Ял итәргә дәшеп яфрак шебердәве, Такыр юлда агач арба дөбердәве... — Бар да якын!
, Хәтта дуңгыз көтүләре Сокландыра!
Бигрәк ямьле үтүләре...
Күл буенда үсә иде куе камыш.
Миңа анда киндер талку көе таныш.
Бик хәтерлим: суда коңгыз күргән чакны. Ярда кызлар куркып чыр-чу килгән чакны. Көз җиттеме —
ел да шулай була иде: Күл буйлары чүбек белән тула иде, Нур сибелә,
җиләс җилләр исә иде, Сүс чүпләре ялтыр-йолтыр итә иде. Хәзер монда
бүтән куллар киндер талкый: Моторларны эшкә җиккән
венгр халкы.
Сүс талкыла,
яңа уңыш җилгәрелә, Иске чүпләр җилгә очырып җибәрелә. Күңел көйли яңа җырда мактап барын: Колхозымның клубларын, мәктәпләрен. Җырлы иткән туып-үскән җирне кеше.
61
Моңлы икән
кырда мотор гөрелтесе.
Сәер карап оча кошлар чәчкечләргә... Эш күп монда безнең яңа, яшь көчләргә. Яши авыл көр һәм иркен сулыш белән, йөкләр авыр — колхоз бик күп уңыш бүлә. Ә кешеләр!
Алар шундый талантлылар — Әйтерсең лә, бөтенесе канатлылар. Ә көшелләр!
Алар шундый гәрәбәләр — Күзләр чагыла озак торсаң карап әгәр. Коллективта, партиядә һәм Советта Укый кеше, җиңә кеше, эшли кеше. Мин туймадым сокланып та, таң калып та. Җырымда да һич тә телдән төшми кеше. ... Әйбәт тә соң!
Көнем йөреп үтә минем. Ләкин инде китәр вакыт җитә минем. Өс-башымны алыштырып киенәм мин. Хисләремне тыялмыйча сөенәм мин: Рәхмәт, авыл! w
һич онытмам юлларыңны — Күпме эзем кала синдә, күпме йөрдем! Күп ятладым синең яңа җырларыңны, Бик күп нәрсә аңладым мин, күпне күрдем!
1952.
ЭРНЁ ШАЛАМОН
КИЛӘЧӘК БУЫННАРГА
Мин байлар җәберен күп татып көн иттем. Миңа эш булмады — эш эзләп интектем. Ышандым ләкин мин — сүнмәде өметем, Гаделлек туасын ышанып мин көттем.
Язмышын котлыйм мин туачак улларның! Аларны елатмас газаплы бу чаклар. Тынычлык яктыртыр аларның юлларын, Яшь түксә түгәрләр тик укып китаплар.
Сөенеп сайларлар хезмәтнең шат юлын, һәр хезмәт аталыр мактаулы хезмәт дип. Күңелләр елмаер, мәхәббәт саф булыр, Аталар куаныр: «Туеңны тизләт!» — дип.
Үсәрсең, ныгырсың, кечкенә халкым син, Йөрәкләр татырлар зур сөю җылысын. Күкләргә очынып хисләрең талпынсын, Мәңгегә булырсың биюле, җырлы син.
Елама, Илона, караңгы елларда, Сыкранып вакытсыз картайдык, димә син. Котла син куанып: туачак улларга «Кешелек бәйрәме!» дигән көн киләсен.
1941—1942.
62
ЛАСЛО ТОМПО
ХАЛЫК ШАГЫЙРЬЛӘРЕНӘ
Теге якта, чикләр артында, Кешеләрне һаман куркытып, һаман уйлап алдау хакында, Хәйләләүгә һаман юл тотып,
Тынычлыкның изге нигезен Җимермәкче шакшы капитал, Батырмакчы канга җир йөзен, Ятып калганчы, дип, атып кал.
Шул дошманга төбим ук итеп Нәфрәт сүзен, йөрәк үчен мин. Мин борчылам, яшим ут йотып, Үзем өчен ләкин борчылмыйм.
Еладым мин түгеп ил яшен, Җырладым мин зурлап халкымны. Борчылам мин уйлап сердәшем һәм илһамчым булган хатынны.
Аның белән кердем мин утка, Хисләремә канат булды ул, Авыр чакта, кыен минутта Көчле булып кала белде ул.
Өч оныгы үлде янында — Зур кайгысы артты өчләтә. (Үтерергә шулар җанын да Америка бомба эшләтә...).
Эзләр суык, инде юк алар... Әрнү ята күңел төбендә.
Борчылам мин барлык Юткалар, һәм Иваннар өчен бүген дә.
Кешелеген җирнең уйлыйм мин, Киләчәген аның кайгыртам. Тырышлыкны мактап туймыйм мин,. Тыныч булсын өчен һәрбер таң.
Кайгыртам мин каплап күкләрне
Авыл-шәһәр янмасын өчен, Хәзинәсе безнең үткәннең Бүген көлгә калмасын өчен.
63
йөрәгемдә — бик күп хатирә, Тыныч таңда бик күп йөрим мин. Шуны яклап күпне әйтергә һәм эшләргә күпне телим мин.
Минем җырым ярсып, талпынып Үтсен иде илдән илләргә.
Әйтмәсәм дә туган халкымның Теләген мин төрле телләрдә,
Шыткан чакта җырым йөрәктә Хәтерлим мин чәчәк серкәсен, Чөнки беләм: ерак-еракка Язгы җилләр аны илтәсен.
Мин ышанам: җирдә җырлар да Серкә төсле очып үтәләр.
Төрле илдә, төрле телләрдә Дәвам итәр аны бүтәннәр.
Очар ул җыр үтеп чикләрне, Андый җырны дуслар кадерләр. ’ Бердәм итәр ул җыр күпләрне! Без дуслар бит җирдә, шагыйрьләр.
Бергә җырлыйк, бергә, дусларым, Бер сүз әйтик бергә берләшеп: Ялкынлатып сугыш утларын Хәтәр җилләр җирдә өрмәсен.
...Күкрәтик без күген дошманның, Кырыс сүзне кыю яшьнәтик. Сизгерлеге үссен дусларның — Сөйләп бирик сугыш дәһшәтен.
Лозунг әйтик, марш әзерлик, Ничек мөмкин — шулай тырышыйк, йөрәкләрдә безнең — гаделлек, Хак сүзләр күп бездә җыр өчен.
Яшәсен җыр — өндәп, чакырып, Серкә сипсен язгы җил өреп.
Җиңеп була дошман мәкерен, Планнарын була җимереп.
1954.

ЛАЙОШ ЛЕТАЙ
БОРЧЫЛУЛАР ҺӘМ ШАТЛЫКЛАР
Тагын җәй җитте, күкрәде күкләр, Бакчага төннәр саф сулыш өрде.
Чәчәкле-гөлле
язлар бик күпләр, Ләкин бу җәй ул бигрәк тә гөлле! Шифалы җилләр
гүя ашкынып Сирпелде җиргә
тау түбәсеннән. Сибелде кинәт
ләйсән ташкыны, Куркышып тынды
пар күгәрченнәр...
Шуларның барысы
бергә җыелып Минем борчылу
һәм шатлык була. Бирмиләр алар
миңа тынгылык — Барчасы минем
йөрәккә тула. Мин шулар белән
бергә куанам, Мин шулар белән бергә уянам.
Күр, яңгыр ничек
җирне яңартты! Тормышта мин дә шулай җаваплы.
Башак коела —
җыеп алмасам, Чапмасам әгәр —
кибә чирәмнәр. Җирне актарып
юллар салмасам — Бернинди байлык
чыкмый тирәннән.
Ялвара елга:
— Минем суны эч!.. Карт әткәм әйтә:
— Кими, улым, көч... Балама инде
киң бишек кирәк... Барысын күр, күңел,
һәм ишет, йөрәк.
Яфракны җилдән
сакларга кирәк,
о4

•% ,С. Ә." № 6 65
Якларга кирәк
ялкыннар ямен. Япаны эзләп
атларга кирәк, Җыр кабатланса — сүз җуя ямен, һәрнәрсә җирдә гадел сүз көтә, һәрнәрсә илдә мине үз итә. Ни сизә йөрәк — әйтеп бир чынына Ил эше өчен
яшә борчылып!
Илем хезмәте
мул җимеш бирә, — Борчылуым да,
шатлыгым да шул. һәрбер сагышны хөр бәхет җиңә, Нур булып уйный саф күгемдә ул. Матур җәйләрнең балкуы төсле, Инде бәхетле,
инде көчле без! Минем эшем ул — халкымның эше. Ә ул эшне без
бергә эшлибез.
1954
ЭРИК МАЙ ТЕНИ
ЛЕНИННЫ ОНЫТМЫЙБЫЗ
.Zj/ллар үтә.
Бик күп матур таңнар безнең Истән чыга
узган заман җыры булып.
Ә ул яши
йөрәгендә һәммәбезнең Торган саен якын булып, тере булып!
«Бездә шундый партия бар! Бар ул!» —
диеп Әйткән иде.
Әйе, бар ул! һәм ул — бөек. Зурлау сүзен
йөрәкләрдән күккә чөеп, Хәзер аны бик күп йөрәк котлый сөеп.
66
«Бөтен власть — Советларга!» диеп язып
Мәңге сүнмәс изге байрак күтәрде ул.
Җирдә туды
Азатлык һәм Ирек язы, Күңелләрен аяз итте күпләрнең ул.
Яктылыкны җирдә Ленин иҗат итте. Мирас итеп,
Ленин тиңсез көч калдырды.
Аның сүзе планетаны урап үтте, — Хәтерләтеп
лачын булып очкан җырны.
Онытмыйбыз, исебездән чыкмый бер дә.
Без Ленинны ник яраттык, сөйдек болай? —
Онытмыйбыз, ул булмаса, чөнки җирдә Көрәшә һәм җиңә алмас идек болай.
1957
ЗОЛТАН ХАЙДУ
АВГУСТ МАРШЫ
/Гүтәрел син, байрак, күтәрел югары, Күтәрел биеккә — юлдаш бул йолдызга!
Партия шулай ди күрсәтеп юлларны.
Партия үзе дә — зур йолдыз ул безгә.
Алга оч, безнең җыр, дөньяны әйләнеп,
Илләрдән илгә оч, шат хисләр җиле. син.
Ил тутырып шаула син, 5 зур Август бәйрәме, Син безнең тантана,
безнең зур Җиңү син.
Юлларга нур түк син, өйләргә кер, кояш, Сез парлап балкыйсыз — күрүе күңелле:

Кешелек күгендә бар тагын бер кояш —
Ул хисне яшәртә, яктырта күңелне.
Советлар кояшын
тәбриклә, халкым, сип,
Азатлык кояшын котла син җыр белән.
Зурлыйбыз
күкләрдә иярчен балкышын,
Мактанып
тиңдәшсез батыр бу чор белән.
Җилфердә, ал байрак, йолдызга тиеп син, Кыю бас, илдәшем, кушылып маршка.
Партия, син — канат!
Партия — бөек син,
Син булгач — без көчле, җиңәрбез һәр эштә.
1958 Зәки Нури тәрҗемәләре.