КИЕРЕНКЕ КӨННӘР
1 I шчеләрне көндезге сменага алып килә торган вахта машинасы тауны менеп, карьерга якынлашып килә иде инде. Шунда Чупай тавыннан таш чыгару карьеры начальнигы Клейменов нәрсәнедер юксынып алды, пошынып, тәрәзәләргә, йокымсырап утыручы эшчеләргә карана башлады. — Машинаның берсе эшләми, ахрысы. Ни булды икән? Тагын фрез микән? Әйе, шул икән. Автобусның забойлар турына җитүе булды, ул кичтән әйбәт кенә эшләп калган таш кискеч комбайнның туктап ятканын шәйләп алды. — Туктат машинаңны!—дип кычкырып җибәрде Клейменов, шоферны сискәндерерлек итеп, һәм үзе, машинаның тукталып җиткәнен дә көтмәстән, ишектән сикереп төште. Карьер начальнигы якынлашканда, машинист, ике рельс арасына сузылып ятып, гамьсез генә тәмәке тарта, ә таш кистерү цехы начальнигы Насыйбуллии, башын түбән иеп, бер читтә утырып тора иде. — Нишләп табаныңны кыздырып ятасың?—дип тупас кына сорап куйды начальник, ачуы килеп. Л\ашинист, сискәнеп, сикереп торды, баш астында калып кыйшайган фуражкасын рәтләп алды һәм цех начальнигына карап кулларын җәйде. — Начальство кушты! Хикмәтле итеп әйтелгән бу сүзләрдән соң Клейменов Насыйбуллин- га ташланды: — Синме? Нәрсәгә? — Менә, инженер кичтән комбайнны күчерергә кушкан иде дә, сезне көттем. — Кая күчерергә? — Яңа урынга, сынауга! Клейменовның күзләре зураеп китте, иреннәре күперде, кыяфәтенә караганда, ул үзенең инженерын менә тотып ашар кебек иде. Ул тиресеннән чыгардай булып җикеренгән арада, инженер Гушанов та килеп җитче. Аңар исәнләшергә, авыз ачарга да ирек бирмәде начальник: — Бу нинди башбаштаклык тагын, бу нинди анархия? — Кызмагыз әле, Михаил Афанасьевич, кызмагыз, аңлашырга кирәк,— дия-дия Гушанов начальникны тынычландырырга азапланды. 1 «Ташлы тауда» циклыннан икенче очерк. Беренчесе журналның 1957 елгы 8 нче санында басылды. Э 61 Михаил Афанасьевич һаман үзенекен итте: — Карьерның тамырына балта чабасың! — Әдәпле генә сөйләшегез әле, Михаил Афанасьевич, аның урыны монда түгел, — дип, Гушанов конторага таба китте, нәрсәләрдер әйтә- әйтә, аңа Клейменов та иярде. Бераз баргач, борылып, усал итеп, Насыйбуллинга да бармак янады: — Моннан соң минем приказымнан башка машиналарны туктатсаң, үзеңә үпкәлә! Инженер белән карьер начальнигы кычкырышып ардылармы, әллә хәзер генә әйтелгән кискен-кискеи сүзләрдән кайсысының булса да хәтере калдымы — тындылар. Инде бүлмәдә ачык тәрәзәдән кергән талгын җилнең ничек кәгазьләрне кыштырдатуы һәм карьерда эшләүче ташкискеч машиналарның тавышы гына ишетелә иде. Михаил Афанасьевич ачуын әле дә баса алмыйча, инженерның агара һәм пеләшләнә төшкән башына текәлгән. Алар шырпы һәм шырпы кабы кебек берберенә чак кына ышкылу белән кабынып китәргә торалар иде. — Яңалык дигәндә, сезнең котыгыз оча инде, тешегез-тырнагыгыз белән каршы, — дип сүз башлады Гушанов. Инженер моннан биш-алты ай элек булып узган вакыйгаларны начальникның исенә төшерде. Ул вакытта инженер ташкискеч машиналар белән дә комбайнныкы кебек дүрт кырлы ташлар алып булганын Клеймеиовка исбат иткән иде. Моны искә төшерү начальникның ачуын гына кабартты, суынырга өлгермәгән талашның башланып китүенә генә сәбәп булды. Тик бу юлы инде, ул шактый тыныч характер алган иде. — Соң башың булса, уйлап кара, Аскар Галиханович, бер машинаны икегә ярырдай булып торабыз лабаса! Клейменов йонлач бармагы белән стенадагы план үтәлеше графигына төртеп күрсәтте. Графикның калын сызыгы башта текә генә күтәрелеп киткән дә сөзәкләнеп түбән төшә башлаган һәм җәй айларында, сынып китеп, башы белән җиргә кадалган. Гушанов йөзен чытып читкә борылды. «Әйе, кичә зур ялгыш эшләдем, тәвәккәл таш яра дигән булып баш ярдым, ахры»,— дип куйды үзенә үзе. Таш катламый ташкискеч машиналар белән буйга кистереп чыгып, аркылысына комбайнны керткәндә, алты кырлы таш алып булачагы турында бервакыт Клеймеиовка сөйләгән иде инде ул. Начальник та ул яңалыкны хуп күргән иде. Ләкин ул алымны сынарга урын юк иде әле. Кичә андый урый табылды, ләкин менә көтелмәгән күңелсезлек килеп чыкты... Гушанов, Насыйбуллин яиына килеп, төнлә белән комбайнны яңа урынга күчерергә, алты кырлы ташлар кисә башларга кушып китте. Насыйбуллин ныклабрак сорарга, аңлашырга да өлгерә алмый калды, ул арада инженер да китеп барган иде. «Ялгыш әйтмәде микән бу Әскәр абый, — дип Наил уйга калды, — мондый чакта, карьерда ике генә бөртек машина калганда, нинди сынау ясап яту булыр икән? Сынау айдан артык вакытны алачак бит, төзүчеләр таш сорап килсәләр, ни әйтербез? Начальник белән килешенде микән?» Аларның гадәтләрен дә яхшы белә Наил: берсе бер төрле сөйли, икенчесе икенче төрле! Ут белән су арасында кала цех начальнигы, күчерергә дә, күчермәскә дә белми. Уйлый-уйлый да үзенчә — өченче төрле эшләп ташлый: машиналарны сүндерә дә иртәне көтә. Шуннан килеп чыккан тавыш иде бу. Гушанов гафу үтенергәрәк исәпләп утырганда, карьер ягыннан ишетелә торган ташкискеч тавышы өзелде, бүлмә эче тынып калды. Тәрә 62 зәдән җил белән өрелеп кемнеңдер каргаулы авазы бәреп керде. Клейменов белән Гушанов икесе берьюлы урыннарыннан тордылар. — Тагын берсе туктады, — диде Клейменов шомлы тавыш белән һәм кабаланып өстәлдәге фуражкасын киде. — 26 нчыдыр, әфсүн укып кына йөртә идек,—дип көрсенде инженер һәм ишектән чыгып баручы Клеименовка иярде. Алар, әлеге кычкырышулары турында бөтенләй онытып, ташлар, базлар, чокырлар аша сикерә-сикерә, 26 нчы номерлы ташкискеч машина янына — карьерның иң аргы башына юнәлделәр. — Фрезмы?—дип сорады Клейменов килеп җитү белән машинист Хаҗиевтан, ә үзе, җавап-фәләи дә көтеп тормастан, фрез янына килде: пычкының тешләре коелып чыккан, роликлары ватылган иде. Алда кин мәйдан. Алда рельслар салынган юл. Үтеләсе ара бик күп, ә машина гүя арган да үзенең рельслары өстенә ятып йоклаган кебек тынып калган. Машинистның иске пычкы белән азаплануыннан ачуы чыккан, начальникларны, тагын әллә кемнәрне телгә алып, сүгенә-сүгенә кулы белән фрезны әйләндерә: — Кырык ай буена сөйләнәләр, авызларын корт чаккыры, берсендә- бер рәт юк! Әйтерсең, дөньяда тимер беткән! Эшләргә булса, давай! Планыңны тутыр, давай!.. Гушанов белән Клейменов башларын түбән салындырып тыңлап торалар һәм, үз адресларына тигән бу сүзләрдән уңайсызланып, берберенә карашып алалар... Карьер җитәкчеләре фрезлар турында кайгыртмадылар түгел инде, кайгырттылар. Машиналар яңа чакта, пычкылары бар вакытта ук Клейменов Әлмәтнефтестрой тресты җитәкчеләренә: «Заводка заказ бирик, фрезлар кайтартыйк», — дип, запас пычкылар хәстәрләп кую турында сүз кузгаткан ;иде. Бу мәсьәлә берничә мәртәбәләр контора, трест җыелышларында да куелды, ләкин трест җитәкчеләре борчылмадылар. Соңгы пычкылар машиналарга куелгач кына исләренә төште. Әй китте ярдәм итүне сорап партиянең Әлмәт шәһәр комитетына чабу, әй китте Мәскәүнең «Строймашина» заводы директорына хатлар язу,, телеграммалар сугу! Тик файдасыз. Ялыну, ялваруларга завод комплектта каралган ике данә пычкыдан башканы бирә алмавын белдерде. Фрез табу үзе бер зур проблема булып калды. Ниһаять, фрезлар сафтан чыга башладылар. Аларны озак вакытлар ремонтлап, реставрацияләп эшләргә туры килде. Пычкы гомере төрле яңа ысуллар, уйлап табулар белән озайтылып каралды, һәрбер фантазиянең чиге бар бит, әйбер мәңге тормый — ничек итсәң дә, эш яңа пычкыга килеп терәлде. Үкереп эшләп торган җиде ташкискеч машинаның башта берсе, аннан икенчесе, өченчесе туктады. Берәм-берәм калганнарына да чират җитте. Җәйнең иң матур көннәрендә — эшнең иң кызу бара торган бервакытыида — Чупай таш карьерын коточкыч күңелсезлек басты. Төрле нефть районнарыннан килгән йөк машиналары Чупай тавыннан буш борылып кайттылар. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә салына торган йортлар таш юклыктан тукталып калдылар. Октябрь Норлатында төзелергә тиеш булган яңа шикәр заводының заказы өзелде. Эшсез калган машинистларның кайберләре карьерны ташлап киттеләр, икенчеләре, балталар, ломнар белән забойларга төшеп, ташны бабайлар ысулы белән чыгара башларга мәҗбүр булдылар. Әле карьерга җан өреп дигәндәй, азмы-күпме таш биреп, производство планын шушы барлы-юклы ике ташкискеч машина тартып бара иде, аның да берсе сафтан чыкты. Начальник белән инженер, машинист егетнең сүгенү яңгыры астында аптырап тордылар-тордылар да, тавыш-тынсыз гына икесе ике якка- китеп бардылар. •* 63 Гушанов күз чите белой генә начальникның әле бер якка, әле икенче якка сугылуын, тегендә дә, монда да урын тапмыйча карьерны таптап йөрүен берникадәр вакыт күзәтеп торды. «Аңа да бик авыр инде. Җитмәсә бүген мин борчыдым», — дип уйлады Гушанов. Бер иске забойга төшеп, бу гаугалы дөньядан биш кенә минутка булса да аерылып, тәмәке тартырга исәпләде. Зур гына бер таш өстенә утырды. Биредә тыныч. Болытлы күктән һәм забой аша узган берничә пар нечкә электр чыбыгыннан башка бернәрсә күренми. Чыбыкларга ышыкланып, әкрен генә сентябрь җиле сызгыра, гүя ниндидер яшерен көч сызып скрипка уйный. Гушанов, үзе дә сизмәстән, әллә нинди сагышларга, ямьсез уйларга, төшенкелеккә бирелеп китте. Имеш, ул монда артык түзә алмас, карьерны ташлар, хатынын, балаларын ияртер дә яңадан үзенең туган-үскән якларына, сөекле Уралына кайтып китәр... Аның мондый вакытларда күңеле нечкәрә, башына кырыкмаса- кырык төрле уйлар керә. Әллә кайчан үтелгән еллар, авыр вакытлар, шулар арасында кыска гына, елмаеп кына алган бәхетле минутлар, шатлыклы көннәр — бар да күз алдына баса, итәгеңә килеп сырыша, тәмәке төтене белән тирәңдә очып йөри башлый. Әллә узгангамы, авырлыклары да аның гел дә авыр булмаган, уен гына булган шикелле. Барыннан да бигрәк хәзергесе, бүгенгесе кыен. Югыйсә, авыр вакытлар аз булмады инде. Ярлы семьяда ачлы-туклы үсү, яшьли шахтер булып эшләү, шунда кичке рабфакта уку. Яше утыздан узгач, Свердловск шәһәренә китеп, тау институтына керү, андагы студент еллар... Студент чагында яшь Әскәр кайдадыр биек Урал таулары башында, күз камаштыргыч матур, төрле-төрле төстәге мәрмәр чыга торган җирләрдә инженер булып эшләрмен дип хыяллана иде. Ләкин ул мәрмәрләрне класста, күргәзмә материалларда күрү белән генә чикләнде. Тормыш яшь инженерны бөтенләй икенче якларга өстерәде, башка эшләргә кушты. Аңа Кизел күмер шахталарында, Чиләбе рудникларында булырга, бакыр ятмалары эзләп, тирән җир асларына төшәргә туры килде. Анысы бер хәл, ә менә бирегә килеп, кечкенә бер авылда, кечкенә бер тау башында табигый ташлар чыгаруда инженер булып эшләрмен, Татарстан нефтьчеләренә йортлар, шәһәрләр салуда катнашырмын дип кем уйлаган? Менә шулай чокырга төшеп утырырмын дип кем башына китергән? Гушанов тәмәкесен еш-еш суырып алды да: — Бәлки монысы да үтәр әле, шулай сагынып кына сөйләргә калыр,— дип юатты үзен. Чупай тавы башта ук әллә ничек күренде аңа. Авыл кырыеннан ук башланып киткән тау. Урал таулары белән чагыштырганда, атасы янында басып торган бала кебек кенә. Урал тауларындагы үркәчле кыялар да, тирән упкыннар да, текә ярлы ерганаклар да юк-монда. Тау битләрендә ылысларын салындырып утырган чыршы, карагайлар да юк. Болытлар да андагы төсле тау түбәсенә орынып йөрмиләр, биектә, югарыда йөзәләр. Гомумән, монда Урал тауларындагы матурлык та, мәһабәтлек тә юк. Тау аңа ошамады. — Таумыни бу!—дип үртәнеп уйлады ул беренче мәртәбә карьерга килгәндә. — Ә менә ташлары! Ташлары шәп! Ак мәрмәрдән бер дә ким түгел. Мәрмәр бит ул бизәк әйберсе, ә бу — тормыш өчен кирәкле төзү материалы! — Көн буе сокланып йөрде ул аларга: «Кемнәр килеп тапкан мондый байлыкны! Биредәге кебек ак ташлар Уралда да юктыр, хәтта!» Бу яктан тау ошады аңа. 64 Әскәр ул көнне кешеләр белән дә танышты. Беренчеләрдән булып Насыйбуллин очрады. Аяк астындагы ташлар кебек ак итек, өстенә килешле генә кара тун кигән. Күрәсең, яңа инженерның килгәнен ишеткән. Әвен кебек дәү гәүдәсен җитез генә уйнатып килде дә, күзләрен тутырып карап торды һәм кыюсыз гына күреште: — Насынбуллин. Карьерның өлкән механигы. — Яшь икән, тәҗрибәсе юктыр, — дип бәя биреп алды Гушанов, эченнән генә. Насынбуллин аңа таш юнучылар, таш чыгаручыларны күрсәтте, аны ташкискеч машиналар янына алып китте, машинистлар яныннан узганда, өзекөзек кенә сүзләр белән аңлатмалар бирә барды: — Әсәф Бәхретдинов. Яна машинист. Бу авылныкы. — Яңа машина. Павел Крутиков эшли. Аңлы малай. — Сабиров. Исеме Нурияздан. Тырыш егет. Өлкән механик тагын күпмедер «тырыш», «зирәк», «уңган» сүзләрен санап узды, Гушанов түзмәде, төрттереп алды: — Сездә бар да яхшылар гына икән! — Дөрес! Үзем сайлап алдым, үзем өйрәттем. Бездә махсус укып кайтканнар юк! — диде механик. Чынлап та. Насыйбуллин үзе дә махсус укып кайткан дипломлы механик түгел иде. Моннан биш ел элек Чупай карьерында таш ватучыларның балта, чүкеч тавышлары гына ишетелә иде. Кешеләр тирән базларда ташларны тимер чөйләр кагып, ломнар белән каерып чыгаралар, балталар белән юнып, кирпеч ясап өяләр иде. Әлмәт шәһәре шул юнган ташлардан салына башлады. Карьерда, яңгыр астында каяндыр кайтарылган ике ташкискеч машина күгәреп ята, аның турында уйлаучы да юк иде. Ә карьер начальнигы Маврин һәр көнне исерек, бер нәрсә белән дә кызыксынмый. Эштә тәртип юк, хезмәт дисциплинасы түбән иде. Берәүләр көн буе таш чабып та хезмәт хакьгаз ала, икенчеләре тик утырып та кесә тулы акча ясыйлар иде. Карьерның планы үтәлмәгән, миллион сум бурычка баткан. Наил Насыйбуллин карьерга шул чакта дизельче булып эшкә керде. Мавринны эштән кудылар. Аның урынына Клейменовны — Чупай тавының шартлатучылар командасы җитәкчесен куйдылар. Клейменов тиз арада карьерда тәртип урнаштырды, хезмәт хакын юлга салды, эшчеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртты. Алар өчен карьерда ашханә, магазин, җылыну будкалары, кызыл почмак салдырды, газ, су керттерде. Авылда ташчыларның зур клубы салынды. Клейменовның күзе теге машиналарны да читләмәде, ләкин аларны эшләтә белүче юк иде. Хәтта ал арның эшләгәнен читтән генә күргән кеше дә юк! Клейменов берничә көн ташкискечләр тирәсендә бөтерелеп йөрде дә Наил янына йөгереп килде: — Син машина янында кайнаша торган кеше, көйләп җибәрә алмассыңмы? — Ай-Һай, Михаил Афанасьевич, мин аларны күргән-ниткән кеше түгел, бозып ташламам микән?—диде Наил, ләкин үзенең аларны йөртәсе бик килә иде. Армиядә ул самолет механигы булып хезмәт иткән, кайткач, бораулаучы кадрлар мәктәбен бетереп, дизелист булган, техник белеме яхшы гына. Ул ташкискечләр янында атна буе казынып ятты — сүтте, майлады, җыйды, өйрәнде, машинаны таш өстендәге рельска китереп бастырды. ААашина аңа буйсынды, тау тарихында беренче тапкыр ата-баба күрмәгән тизлек, җитезлек белән карьерны яңгыратып, кисә, чибәр-чибәр ташлар чыгара башлады. Наил шул көннән ташкискечиең беренче машинисты булды. Уңышлардан рухланган начальник тагын машиналар кайтартты. Наил, карьерда үзенә ошаган иң яхшы таш ватучы егетләрне сайлап алып, машинистлар хәзерләде, үзе өлкән машинист булып калды. Хезмәт аны механик итте, өлкән механик итте, цех начальнигы дәрәҗәсенә күтәрде. Карьер кадрларны үзенең эченнән сайлап алып үзендә тәрбияләде, үзендә үстерде. Ташкискеч комбайнның машинисты Әмир Сәфәров хәзер механик, карьерның элеккеге электромонтеры Фәлдәп Ризванов — техник-энергетик. Иске машинистлар инде күптән өлкән машинист булып эшлиләр. Ә яңа инженер юктан бар булган машиналар турында да, гади эшчедән катлаулы техника белән идарә итүче кешеләр хакында да бер нәрсә белми иде әле. Шулай да Гушаиовны биредәге техника, авыр эшләрне механизацияләү кадәресе канәгатьләндереп бетермәде. Уралдагы техника белән чагыштырганда, монда җир белән күк арасы иде. Бу көнне яңа инженер үзенең изге бурычы итеп таш чыгару эшен 'камилләштерүне куйган иде. Ике елга якын эшләү дәверендә ул моңа шактый иреште дә. Таш кистерүдә миллион сум файда бирә торган берничә яңа тәкъдим кертте, машиналарның эшләү радиусларын илле метрдан йөз егерме метрга кадәр арттырды. Карьер, ул килгәндә, биш йөз кубометр таш бирә иде, соңыннан мең кубометр бирә башлады. — Менә хәзер яңадан иске эзгә кайтабыз!—дип уйлады инженер һәм, тәмәке төпчеген ыргытып, урыныннан торды. Аңа таш чокырында ялгызы моңаеп утыру читен дә, оят та булып китте. Ул өскә чыкты. Өстә инде бөтенләй икенче дөнья — әлеге гаугалы дөнья: шау-шу, тавыш, җил... Карьерның төрле якларында тынсыз калган ташкискечләр күзеңә керердәй булып торалар. Чокырларда таш ватучы машинистлар аңа: «Менә нинди көнгә калдырдыгыз безне!» — дигән кебек карап алалар. Яннарында таш алырга килгән төзүчеләр ташларны яратмыйча йөз чыталарсыман. Араларында берәү инженерны чакырып кул да изи бугай. Тик берсенә дә аның туры карыйсы килми. Гушанов, машинист Хаҗневиың һаман да машинасы янында басып торуын күргәч, аның янына китте. «Соң, әйтәсе иде бит бер сүз, алар күзеннән качып йөрү килешмәс. Теләге булса, таш ватарга китсен, булмаса...» Инженерның һич кенә дә машинистларны карьердан җибәрәсе килми иде. Фрезлар гомер булмый тормас, ул кешеләр тагын кирәк булырлар. Күптән түгел инженер белән бергә яңа алымны сынауда катнашкан машинистлардан Мөхәммәтшин беләи Грушин да карьерны ташлап киттеләр, бик кызганды ул аларны. Укыган, өйрәнгән, тәҗрибә туплаган егетләр иде бит. Андый кешеләрне табу бик ансат түгел. Кешене машинада эшләргә өйрәтү ул музыка коралында, әйтик, гармонь- да уйнарга өйрәтү белән бер. Кулына беренче тапкыр гармонь алган кешене башта ничек тотарга, ничек сузарга, ничек итеп телләренә басарга өйрәтсәң, булачак машинистны да шулай ук ничек рычагларны тотарга, ничек кнопкаларына басарга өйрәтергә кирәк. Билгеле, музыкант та, машинист та башта көй чыгара алмый азапланалар, куллары, бармаклары тыңламый, талчыга. Аннан әкрен-әкрен күнә, бармаклар, куллар да яхшы хәрәкәтләнә башлыйлар. Ул бармаклар инде тора-бара йөгереп йөриләр һәм үзләре үк кирәк урынга басарга гадәтләнәләр, кеше теләгән көйне чыгаралар. Әлбәттә, гармоньчы кебек үк, машинист та сәләте, тырышлыгы булса гына өйрәнә ала. 5. .с. ә.- № 6. 65 66 Галәви сәләтле машинистларның берсе иде. Гушановның аны пичек булса да үгетләп карьерда калдырасы килде, ләкин ул, аның янына килгәч, машинистны тынычландырырлык бер сүз дә тапмады. Галәвинең тумыштан гел үпкәләгән төсле булып салынган аскы иреннәренә карап алды да: — Син инде һаман безне сүгәсең бугай, Галәви, эш бездән торамыни? — диде. — Миннәнмени?—дип кырт кисте машинист. — Бәлки сездә дә бардыр гаеп. Үзегезгә — машинистларга җыелып заводка хат җибәрергә булмый идемени? Анысы бар: карьер эшчеләре, гомумән, начальникларга салынырга, берәр җнтешсезлекне начальниктан яки инженерларыннан күрергә яраталар. Үзләре инициатива күрсәтеп, үзләре башлап йөрү, җитешсезлек- ләрне бетерүдә администрациягә ярдәм итү аларның исләренә дә кереп чыкмый. Гушанов, шаярып, Галәвинең аркасына сугып алды: — Кем өйрәтте дисәләр, үзем беләм диген, аңладыңмы? Хәзергә әнә анда иптәшләрең янында эшли тор, бар! Гушанов, тагын кемнәрнедер үгетләргә исәпләп, ташчылар янына китте. Клейменов белән алар бер забойда очраштылар. Михаил Афанасьевич аны эзләп тинтерәп беткән икән. — Менә нәрсә, Аскар Галиханович, — диде ул, ашыгып. — Миңа Мәскәүгә китәргә кирәк, заводка! Шунсыз эш чыкмас. — Күптән кирәк иде, Михаил Афанасьевич, күптән! Инде адәм күзенә күренергә оят безгә! Фикерен инженер да хуплагач, Клейменов тагын да үсенебрәк китте: — Барам, билләһи, барам! Иртәгә үк юлга чыгам! Алып кайтмасам, карьерга да кайтып күренмим! * — Пычкысыз ни пычагыма кирәк без монда! Ялын-ялвар, ничек кенә булса да алып кайт. Хәер, анысын син үзең беләсең инде, әрсезлегең бар... Алар озак итеп сөйләштеләр. Уртак хәсрәт яңадан инженер белән начальникны күпмегәдер дуслаштырып өлгерде. Кичен Михаил Афанасьевич бик кирәкле документларны, кәгазьләрне инженерга тапшырып, эш турында кайбер күрсәтмәләр, киңәшләр биреп утырды. Бик саклап, кадерләп кенә янчыкта йөртә торган түгәрәк печатен чыгарды. — Тик зинһар өчен дип әйтәм, мин киткәч, сынау-фәлән дип, хикмәтләр ясый күрмә инде, — дип үтенде ул, — хәлне үзең аңлыйсың... Соңыннан үзе әйтә куйды: — Әгәр күбрәк фрезлар алып кайта алсам, өр-яңа бер пычкы, машина һәм комбайн артындагы мәйдан синеке! — Бир бишне!—дип кулын сузды Гушанов, начальнигының юмартланып китүеннән файдаланып. — Мә, сүзем сүз булсын! Алып кайтуымны телә! Икенче көнне начальник Мәскәүгә китте. II Мондый киеренке көннәрдә начальникның карьерны ташлап командировкага китеп баруы Гушановның башына тимер таяк булып төште. Үз эше кырык җирдә кырылып ятканда, төрле мәсьәләләр белән әле эшчеләр, әле мастерлар, әле механиклар мөрәҗәгать итеп тора, кочагы- кочагы белән кәгазь күтәреп, бухгалтеры, плановигы, нормировщигы керә, минут саен телефон шалтырый — башың катар! Өстәвенә көн 5» 67 нең-көн буе таш сорап төзүчеләр теңкәгә тия. Булмаганын белә торып сорыйлар. Яшерен-батырыи түгел, кайчакларда Гушанов үзенең эшен начальникныкына караганда күбрәк тә, җаваплырак та дип уйлый иде — ялгышканына хәзер тәмам ышанды. «Берүк, тизрәк кенә кайтсын да, үз эшендә үзе генә эшли бирсен»,— дип уйлады ул, Клейменовны сагынып. Эш белән карьерда йөргәндә, кешеләргә сиздерми генә еш-еш олы юлга күз салгалады. Күңелгә менә- менә пычкылар төягән машина килеп чыгар, карьерга туктар, аның кабинасыннан елмаеп Клейменов төшәр шикелле. Начальник кайтканчы эшлисе эшләре дә күп: машиналарның ремонтлыйсын ремонтлатып бетерәсе, рәтлисен рәтләп куясы бар. Пычкылар күбрәк кайта калса, җиде машинага эшләргә урын да тар. Яңалыкны сынау өчен тагын мәйдан кирәк булачак... Шулай мәшәкатьләргә чумып йөри торгач, ун көнләп вакыт үтеп тә китте. Гушанов экскаваторлар янында йөри иде. — Клейменов кайта! — диделәр аңа. Инженер, барлык эшен ташлап, конторага таба чапты. Ул килгәндә, контораның ишек төбенә эшчеләр җыелган; машинистлар шаулашып, пычкы алу өчен шобага тотышып яталар иде инде. Клейменов, фуражкасын тезләре өстенә куеп, ишек янындагы таш өстенә утырган да, каралып беткән кулъяулыгы белән- битләрендәге тузаннарны сөртә-сөртә, машинистларның кыланышларын тамаша кыла, рәхәтләнеп көлә. «Юлы уңган икән», — дип уйлады Гушанов, начальникның көләч йөзен күреп. Клейменов аны аяк өсте басып каршы алды. Җылы гына күрештеләр. Инженерның беренче сүзе: — Ну, ничек, юл уңдымы? — булды. — Дүртәү генә булган ла!—дип, Клейменов өчен җавап бирде бер читтә моңаеп калган Наил. — Әнә, күрмисеңмени, ничек шаулашалар. Ул башы белән машинистларны күрсәтте. — Тоҗырган икән!—диде Гушанов, чеп-чи татарча итеп. Аннары Клейменовка карамый гына өстәде: — Дүрт пычкы белән ми кырырга уйлыйсыз? — Әле болариы ничек алдың диген, Аскар Галиханович! — диде аңа каршы начальник. — Бәла, бәла булды ул! — һәм ашыгып-ашыгып Мәс- кәү хәлләрен сөйләргә кереште: — «Строймашина» заводы кечкенә генә завод икән. Ә үзе Советлар Союзында тау машиналары чыгара торган бердәнбер завод. Заказлар — Уралдан да, Кавказдан да, Урта Азиядән дә килә. Кая сиңа, анда безнең Чупай тавының барлыгын да белмиләр! йөзләгән заказ арасында безнең заказлар бөтенләй күмелеп калган. Директорына кердем, карьерның әһәмиятен аңлатып бирдем. «Безнең ташлардан Татарстанның нефть районында өч-дүрт шәһәр салына», мин әйтәм. «Машиналар таш чыгару өчен түгел, мрамор, гранит кистерү өчен эшләнәләр»,— ди бу миңа. «Безнең таш бер дә мрамордан ким түгел, ышанмасагыз, барып карагыз, мин әйтәм, йорт стеналары ак мрамордан тышланган кебек!» «Ышануын да ышанам, иптәш, ләкин фрезлар бирә алмыйм», ди. Ишеген бикли дә чыгып китә. Мин дә иярәм. Цехларга'керсә, анда керәм, чыкса, чыгам, үзем ялынам: «Иптәш директор, һич югында җидесигезне генә булса да!» Директор дәшми, тагын бер цехка керә. Мин дә үкчәсенә басып барам. Тар гына цех. Өч-дүрт кеше эшли. Ике пычкы ясый торган, бер теши торган станогы бар. Шул була торгандыр инде, мин әйтәм, фрезлар цехы! «Менә, ди директор, ышанмасагыз күрегез, бу цех бөтен илне тәэмин итә аламы? Сез 68 фрезга интеккән кебек, без дә пычкы ясый торган корычка туймыйбыз, әле ике ай корычсыз җәфа чиктек», — ди. «Да. мин әйтәм, эчтән генә, чынлап караганда, безнең карьерны да тәэмин итә алырлык түгел икән болар!» Ә кире чигенергә, буш кайтырга исәп юк. сүзем сүз! Җитәкчеләр бар да бер сорт икән, шайтан, акча өчен көрәшә: «Машиналары белән алсагыз, пожалуйста, һәрбе- ренә ике комплект пычкы бирә алабыз», ди. «Юк, мин әйтәм, җиде машина үзебездә дә тик ята. безгә фрсзлар гына кирәк!» Килешеп булмады. Директор тагын кузгалды. «Соң, иптәш директор, дим, неужели миңа пычкысыз кайтырга'-’ Уйлап карагыз, нинди ерак җирдән өметләнеп, расходлар тотып килдем. кайткач эшчеләрем күзенә ничек күренермен?» Бу юлы инде директор сөйләшеп тә тормады — машинасына утырды да каядыр сызды. Үз машинам булса, билләһи, артыннан киткән булыр идем! Чын! Тыңлап торучылар карьерны яңгыратып көлештеләр, Клейменовнын сүзләрен мәзәккә борып алып киттеләр: — Машинасы артына ябышып китәргә идегез! — Кайтканда поезд астына керәм дип куркыталар аны! Клейменов: — Бер дә көлке түгел, башыңа төшсә, анысын да эшләрсең!—диде, җитди итеп. Клейменов моны кызык өчен сөйләмәде. Үзе ничек йөргән, күргән, кичергән булса, шуларны коллектив алдында түкми-чәчми сурәтләве генә иде аның. Арада Гушанов кына көлмәде. Аңа кызык та түгел иде. Көлгәннәрнең дә авызларына чабардай булып торды ул. Тапканнар көлке, дүрт пычкы алганнар да — шатлык, имеш! Клейменов юл маҗараларын да сөйләп бетерергә ашыкмады. Ничек итеп директор кабинетының ишек төбендә завод хуҗасын саклап утыруларын, анда ятып йоклауларын, директор артыннан күләгә булып тагылып йөрүләрен, ахырда завод директорының, түземлеге бетеп, дүрт пычкы бирүен бик кызыклы итеп, бәйнә-бәйнә сөйләде. Гушанов. сүз тәмам дип уйлап, машинистларны карьерга әйди башлаган иде. Клейменов яңадан сөйли башлады. Клейменовның болай озак сөйләшүен Гушанов бер дә ошатмады: «Нәкъ Сәрби әби тавыгы — гомерендә бер чикләвек кадәр йомырка салды, дөнья бетереп кытаклый!» — диде үзенә үзе. Начальник бу юлы инде, юри ирештереп, Гушановның тыңлыйсы килмәгәнен сизеп, озыпгарак сузып сөйләргә кереште. Аның нияте инженерга көтелмәгән сюрприз ясау иде. Гушанов, ашыгып, сәгатенә карап алды. — Аз гына сабыр ит инде, Аскар Галихаиович, өлгерерсең! Бер генә сәгать! — Төш узып бара бит, Михаил Афанасьевич! — Алайса ярар. Шулай, китәргә әзерләнеп йөрим, бервакыт мине директор чакырта, диләр. Чукынды, мин әйтәм, биргән дүрт пычкысын кир? алыргадыр... Курка-курка гына киттем. Директор бүлмәсенә керсәм, теге фрез ясаучылар да, баш Инженер да, тагын әллә кемнәр дә җыелган. — Сезгә,— ди директор,— эшчеләр планнан тыш унсигез пычкы ясап бирмэкче булдылар, кайткач эшчеләреңә җиткер, — ди. Өнемме төшемме дип торам, үземә үзем ышанмыйм. Беләсеңме, Аскар Галиха- пович, безнең эшчеләр завод эшчеләренә хат язганнар икән! — Китсәнә! Кайчан? Менә монысы пешкән!—диде Гушанов, эшчеләргә карап бот чапты. — Әйдәгез әле, егетләр, алайса кузгалдык! Шаулатыйк әле бер карьерны!.. Өч ай буена сузылган күңелсез тынгылыктан соң, машинистлар, таш базларыннан чыгып, яңадан үз урыннарына — идарә пультлары янына кайттылар. Ташлы тау өстендә барысы өчен дә тансык булган гөрелте җәелде. Карьерга көн саен диярлек яңа пычкылар кайтып торды, мәйданда көн туу белән яңа машина тавышы артты. Кайбер урыннарда инде төзүчеләрнең күзләрен кызыктырырлык булып тигез таш өемнәре дә күтәрелергә өлгергән иде. Җанга рәхәт: беркайда нервланып кычкырулар, ызгышлар ишетелми. Начальник белән инженер мондый көннәрдә ахирәт дуслар — икәү бергә карьерда булырга, иркенләп гәпләшергә, планны үтәү, арттырып үтәү кебек кәефкә якынрак нәрсәләр турында сөйләшергә, хыялланырга яраталар. Бүген дә алар карьерның нәкъ уртасына басканнар да, кулларын машиналарга суза-суза, нидер серләшәләр, ахры, әлеге дә баягы, производство планын үтәү хакында. Кем белсен, өметсез шайтан ди, өч айдан артык вакыт бар, эшләр болай барса, эшчеләр еллык заданиелә- рен үтәп тә куярлар әле! Шунда Гушанов начальникның Мәскәүгә китәр алдыннан вәгъдә иткәннәрен исенә төшереп алды: — Комбайн арты да чистарып килә, теге мәсьәлә ничек соң, Михаил Афанасьевич? Алты кырлыны әйтәм. — Ә, әйе, хәтеремнән чыга язган, Аскар Галиханович, чын! Алайса әйдә, башла!..