Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

АЗИЯ ЬЭМ АФРИКА ИЛЛӘРЕ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ КОНФЕРЕН ЦИЯСЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК Шушы елның октябрендә Ташкентка җыйналачак чит ил кунакларын — Азия һәм Африка илләре язучыларын каршы алырга Үзбәкстан халкы гына түгел, бөтен Совет иле хәзерләнә. Бу тарихи конференцияне оештыру өчен үзбәк язучысы Шәрәф Рәшидов председательлегендә аерым комитет төзелде. Бу конференциягә хәзерлекне Татарстанда оештырылган комиссия дә (председателе Г. Бәширов) башлап җибәрде. Татарстан язучыларының һәм рәссамнарының әсәрләреннән, шулай ук көнчыгыш язучыларының китапханәләрдә саклана торган кулъязмаларыннан күргәзмә оештырыла, Азия һәм Африка илләре язучыларының әсәрләре тәрҗемә ителә. ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ 29 апрельдә Татарстан язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышында хәзерге поэзия турында фикер алышу үткәрелде. Җыелышта шагыйрьләр секциясе җитәкчесе Әхмәт Исхакның доклады тыңланды. 1957 елда иҗат ителгән әсәрләр турында Салих Баттал, Гали Хуҗиев, Гази Кашшаф, Гомәр Бәширов һ. б. чыгыш ясадылар. Җыелыш съездга хәзерлекне яхшыртуга юнәлдерелгән карар кабул итте. КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан культура министрлыгының Республика халык иҗаты йорты, Татарстан язучылар союзы белән берлектә, үзешчән сәнгать коллективларына репертуар булдыру өчен ябык конкурс ачкан иде. Шушы көннәрдә бу конкурска йомгак ясалды. Йөзгә якын эстрада әсәрләре килгән бу конкурста бер пәрдәлек пьесалардан: 3000 сумлык беренче премия Риза Ишморатның «Иске дуслар», 2000-әр сумлык икенче премия Хан Җәмилнең «Буровойда» һәм журналист Я. Липковичның «Буран улаган вакытта» исемле пьесаларына, 1500- әр сумлык ике өченче премия Р. Ишмора- тованың «Өйрәнелгән гадәт буенча», Абдулла Әхмәтнең «Кыска буйлы егет» пьесаларына бирелде. Хәй Вахит «Сырхавына күрә дәвасы» скетчы өчен 2000 сумлык беренче премия. Бөгелмә балалар музыка мәктәбе директоры 3. Суянгулова «Кабык сугып чәүкә очырма», Баулы районыннан И. Миңлебаев «Урынсызга тагылган дан» скетчлары өчен 1500-әр сумлык премия белән бүләкләнделәр. 1000-әр сумлык ике өченче премия Абдулла Әхмәтнең «Күрше хакы», 3. Шаһиморатның «Ирексездәи җинаятьче» скетчларына бирелде. Интермедияләр өчен яшь язучылардан Г. Зәйнашеваның интермедия, пародия һәм куплетлар җыентыгына 1500 сумлык беренче, Г. Нәбиуллинныц «Интермедияләр» җыентыгына 750 сумлык икенче, Г. На- сыйровның «Лыгырдавык» интермедиясенә 500 сумлык өченче премия бирелде. Мәхмүт Хөсәен «Яшәсен кияүләрем» һәм «Гармоньчы булсын ярың» куплетлары өчен 600 сумлык беренче, Мөхәммәт Садри «Бәхетле картлык» шигырь-куплетлары өчен 400 сумлык икенче премия белән бүләкләнде. Г. ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ДИССЕРТАЦИЯ 24 апрельдә В. И. Ленин—Ульянов исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан университетының тарих-филология факультеты гыйльми утырышында яшь тәнкыйтьче Р. Башкуров «Габдулла Тукайның рус әдәбиятыннан тәрҗемәләре» дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклады. Рәсми оппонентлар — филология фәннәре докторы И. Пехтелев, филология фәннәре кандидаты доцент Я- Агишев, чыгып сөйләүчеләр Гази Кашшаф, С. Никольский, С. Юлметова диссертациягә зур бәя бирделәр. Гыйльми совет утырышы Р. Башкуровныц бу хезмәтен кандидатлык дәрәҗәсенә лаеклы дип тапты. А. М. ГОРЬКИЙ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРНЕҢ ИДЕЛ БУЕ ГЫЙЛЬМИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Бөек рус язучысы А. М. Горький туган данлыклы шәһәрдә Горький иҗатын өйрәнүчеләрнең Идел буе гыйльми конференциясе булып үтте. Горький шәһәренең Галимнәр йортында барган бу конференциягә Мәскәү, Горький, Казан, Тбилиси, Шуя, Куйбышев галимнәре һәм бөек язучының исемендәге әдәби музейлар сотрудниклары катнашты. Татарстаннан конференциядә «М. Горький һәм татар әдәбияты» дигән темага филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин, «Яиа революцион күтәрелеш елларында М. Горькийның әдәби тәнкыйть карашлары мәсьәләсенә карата» дигән темага филология фәннәре кандидаты И. Рахлии, «Казан драма театры сәхнәсендә М. Горький пьесалары» дигән темага Казандагы А. М. Горький музее сотруднигы С. Писарева һәм «Казандагы А. М. Горький музееның 18 ел эчендәге эше турында» дигән темага музейның директоры М. Елизарова доклад ясадылар. Конференциянең эшенә бөек язучының тормыш иптәше Е. Пешкова катнашты. Конференция Горький иҗатын өйрәнүгә багышланган еллык җыентык, гыйльми конференциянең хезмәтләре җыентыгын чыгару һәм Идел буе шәһәрләрендә Горь- кийга багышланган гыйльми конференцияләр үткәрү турында карар кабул итте. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ЧЛЕНЛЫГЫНА КАБУЛ ИТҮ «Иделдә давыл» исемле романның авторы карт эшче Алексей Иванович Салмии патша Россиясендә батрак булып та. җир казучы булып та, соңыннан электромонтер булып та эшләгән. Совет шартларында ул электр станциясендә цех начальнигы булуга кадәр күтәрелә алган. Хәзер А. Салмин пенсиядә яши һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Язучылар союзы правлениесе А. Салминны Язучылар союзы члены итеп кабул итте. «Текә вираж» исемле повесть һәм очучылар тормышыннан алынган күп кенә хикәяләр һәм очерклар авторы Ю. Бело- стоцкий шушы ук утырышта шулай ук Язучылар союзы членчыгына кабул ителде.