Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИП ГОСМАНГА 50 ЯШЬ

Күренекле әдәбиятчы галим, язучы һәм җәмагатпъ эшлеклесе Хатип Госманга 50 яшь, педагогик һәм иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулды. Хатип Госман (Хатип Госман улы Госманов) безнең совет власте шартларында җитешкән һәм социалистик культураны үстерүгә бөтен көчен биреп хезмәт итә торган яңа интеллигенциябезнең алдынгы вәкилләреннән берсе. 1928-29 елларда киң катлау хезмәт ияләре арасында укый-яза бел- мәүчелекне бетерү буенча комсомол яшьләргә хас дәрт һәм ялкын белән эшләргә керешкән, Свердловск, Мәскәү һәм Казандагы татар газета-журнал ларының актив хәбәрчесе һәм редакция сотруднигы булып эшләгән, шул ук елларда үзенең әдәби иҗат эшен башлап җибәргән бу гади, тырыш һәм саф күңелле авыл егете, әдәбиятны яратуы һәм белемгә омтылуы нәтиҗәсендә, татар совет әдәбиятында үзенең матур-матур очерклары, хикәяләре, повестьлары һәм тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле эз калдырган язучы, тәнкыйтьче, әдәбият белеменең күренекле галиме булып күтәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында Хатип Госман фашист илбасарларга каршы солдат буларак көрәште, яңадан журналистлык эшенә күчеп, татарча чыга торган хәрби газетада эшләде. Шул ук елларда ул күп кенә хәрби очерклар, хикәяләр һәм «Ялкынлы йөрәк» повестен язды. Сугыштан соңгы елларда Хатип Госманның фәнни-педагогик эшчәнлеге тагы да активлашып китте. Ул, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе һәм укытучысы буларак, тел һәм әдәбият белгечләре— укытучылар, журналистлар, фән эшчеләре хәзерләү буенча зур эш алып бара, шул ук вакытта татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә актив катнаша. Хатип Госманның яратып тикшерә һәм өйрәнә торган өлкәсе — поэзия. Аның Һади Такташ турындагы монографиясен укучылар Һәм фән дөньясы хаклы рәвештә җылы кабул итте. Хәзер әдәбиятчыбыз татар поэзиясенең бай тарихын тикшерүгә багышланган зур фәнни хезмәт яза, докторлык диссертациясен тәмамлап килә. Хатип Госман үзенең иҗат эшен дә ташламый. Хәзер ул галимнәр тормышыннан роман яза. Татар әдәбияты фәнен үстерү буенча нәтиҗәле эшләп килгән эрудицияле галимебезгә, талантлы язучыбызга тагын да зуррак иҗат уңышлары һәм озын гомер телибез.