Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ТОРМЫШЫН КИҢ ҺӘМ ТУЛЫ ЧАГЫЛДЫРУ ЮЛЫНДА

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарафыннан коллектив җитәкчелек итүдә ленинчыл принципларның тормышка ашырылуы һәм шәхескә табыну калдыкларына каршы көрәш язучыларның иҗат активлыгын үстерүдә күренекле роль уйнады; халык тормышын киң, тулы һәм дөрес итеп чагылдыра һәм халыкка хезмәт итә торган яңа әсәрләр барлыкка китерүне бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куйды. Совет халкын һәм, беренче чиратта, яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү эшендә язучыларның җаваплы- лыгы тагын да артты. Татар совет әдәбиятының да үсүе һәм яңа матур әсәрләр белән баюы шушы гомуми күтәренкелек белән бәйле, һәм аның нәтиҗәләре татар әдәбияты һәм сәнгатенең узган ел ЛАәскәүдә булган Декадасы көннәрендә ачык күренде. Декада көннәре безнең Өченче һәм быелгы Дүртенче съездыбыз арасында зур имтихан, әдәбиятның үсешендә яңа чор башланып китүен күрсәткән көннәр булды. 1957 елның көзендә исә без Бөек Октябрьның данлы кырык еллыгын бәйрәм иттек һәм Совет власте елларында ирешкән уңышларыбызга бер йомгак ясадык, яңа бурычлар билгеләдек. Бу елларда татар матур әдәбияты, бигрәк тә аның прозасы зур күләмле берничә яңа әсәр белән баеды. Соңгы дүрт елдагы прозада бүгенге тормышыбыз һәм безнең хезмәт кешеләребез тулырак күрсәтелә башлады. И. Газиның «Гади кешеләр», яшь прозаик Н. Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» исемле романнарында, Ә. Еникинең «Саз чәчәге», Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар», Р. Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби», Г. Ахуновның «Яшьлек яме» исемле повестьларында, күп сандагы хикәяләрдә һәм очеркларда замандашларыбызның эше һәм тормышы яктыртыла. Бөек Ватан сугышыннан соң аерата көчле үсеп киткән тарихиреволюцион тематика буенча да яңа әсәрләр туды. Бу исәпкә А. Расихның «Дустым Мансур», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» исемле яңа әсәрләрен кертергә була. Н. Дәүли үзенең «Яшәү белән үлем арасында» исемле повестенда совет кешеләренең дошман тылындагы, әсирлектәге газаплы тормышын сурәтләде. Дөрес, бу урында соңгы дүрт ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрнең барысын да искә алу максат итеп куелмады, һәм аларны санап чыгуның кирәге дә юк. Ләкин исемнәре әйтелеп үткән әсәрләр мисалында да хәзерге татар совет прозасында роман һәм повесть жанрларының ныклы рәвештә беренче планга күчүе ачык күренә. Бу хәл табигый да. Бай тарихлы татар прозасы хәзер үзенең үсешендә яңа чор кичерә. Бу чор — Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ш. Усманов, К. Нәҗми һәм башка күренекле татар совет прозаикларының иҗаты белән үстерелгән эпиклык сыйфатының тагын да киңрәк урын ала баруы белән характерлы. Без хәзер, һичбер арттырусыз, татар С 96 совет прозасының җитлеккән проза икәнлеген һәм анда бүгенге тормышның да, үткән көрәш елларының да югары художестволы образлар ярдәмендә тасвирлануын әйтә алабыз. 4s ’ 46 Безнең бүгенге тормыш, бүгенге кешеләребез, аларның эшләре һәм хисләре, кайгы һәм шатлыклары — менә шуларны яхшы өйрәнмәгәндә, әдәбиятның үсеше өчен хәлиткеч булган замандаш темаларга яңа яхшы әсәрләрнең барлыкка килүе мөмкин түгел. Чынлап та, нефтьчеләр тормышын якыннан өйрәнмәсә И. Гази «Гади кешеләр» романын яза алмаган булыр иде. Әле моннан биш-алты ел гына элек язучыларның җыелышларында, матбугат битләрендә булсын, «Ни өчен безнең язучылар Татарстан нефтьчеләре тормышыннан зур күләмле әсәрләр бирмиләр?» дигән таләп күп куела иде... И. Гази Татарстан нефтьчеләре тормышының шактый үзенчәлекле якларын ачкан, бораулау остасы Габитов, парторг Камышев, инженер Алмаев, Нурулла, Соня кебек образларны матур сурәтләгән. Язучы бигрәк тә Мансур Га- битовның үзенә генә хас сыйфатларын, аның эштә һәм семьясында үз- үзен тотуын реалистик тасвирлап биргән. Язучының үз геройлары тормышын якыннан күреп яшәве һәм алар белән даими аралашуы никадәр нәтиҗәле икәнлеген Р. Төхфәтуллин- ның «Авылдашым Нәби» исемле повесте мисалында да ачык күрергә мөмкин. Үзенең «Таныш гөрелте», «Җәйге челләдә» һәм башка беренче хикәяләре белән үк укучыны кызыксындырырга өлгергән бу яшь автор бүгенге колхоз авылын һәм аның кешеләрен яхшы белә. Ул үзе күргән тормыш, үзен үстергән колхоз төзелеше, таныш кешеләре турында яза һәм аларны зур осталык белән тасвирлый. Р. Төхфәтуллин повесте колхоз авылында сугыштан соңгы елларда булган кимчелекләрне кыю тәнкыйтьли, районнан килгән бушбугаз вәкил, Шүрлек Шакир кебек типларны фаш итә. Ләкин бу аның төп юнәлеше түгел. Әсәр гади колхозчы Нәбинең катлаулы, үзенчәлекле характерын тулы ачып бирүе, гади авыл кешесенең психологиясенә тирән үтеп керүе белән көчле. «— Нәбигә эш — кәләш тә, калач та аңар... Эш арасында ул еш кына әнә шулай дияргә ярата торган иде. Бары тик Нәбигә, Нәбинең үзенә генә билгеле булган бер мәгънә салып, хәйләкәр генә, шул ук вакытта шактый моңсу елмаеп әйтә ул бу сүзләрне. Төптән юан, базык гәүдәле, уң күзе мәңгегә йомылып7*сул күзе дә кысылыбрак торган, каш турыларын тирән яра җөйләре чуарлаган бу кеше бик тә сөйкемле күренә бу вакытларда. Әиә сез аның күпләр йөз чөереп кенә маташтыра торган тирес түгү, .apaiu нар чистарту кебек эшләрне генә дә ничек чын рухлану белән башкарганын күрсәгез икән. Себерке-сәнәк аның кулларында бик җитез һәм бик күндәхм җанлы нәрсә кебек уйнаклап тора. Себеркесен күз иярмәс тизлек белән шундый җиңел итеп, җиргә тидерер-тидермәс кенә селтәп җибәрдеме, анда инде ялап алгандай чисталык кала. Сәнәген дә, бер дә көчәнмичә, өемгә төртеп-төртеп кенә алгандай итә ул, ә инде олау күз ачып йомганчы төялеп тә бетә... Аның тик торганын бер генә минутка да күрмәссең». Повестьта символик планда алынган чал имән кебек, Нәби дә тормышның давыллы сынауларын үзенең ихтыяр көче белән җиңеп чыга. Әсәрдә аның тормышка, кешеләргә, колхоз эшенә ышанычы матур итеп ачылган. Нәбинең улы Гали, колхоз председателе Кашшаф кебек образлар да повестьта зур гына урын алып торалар. Бу кешеләр — бүгенге колхозның төп көчләре. Р. Төхфәтуллин повестеның уңышы оста һәм оригиналь сурәтләү чаралары, чыи мәгънәсендә әдәби тел белән язылган булуына нык бәйләнгән. Аның Нәби, Сәрвәр, Гали, Шакир һәм районнан килгән вәкил кебек образлары үзләренә генә хас тел белән сөйлиләр. Автор сөйләме җыйнаклыгы һәм фикер тыгызлыгы бе лән бигрәк тә уңай тәэсир калдыра. Ачык әйтергә кирәк, Р. Төхфәтуллин әдәби әсәрләренең теле өстендә уңышлы эшләве белән безнең яшь прозаиклар арасында гына түгел, бәлки кайбер өлкән язучылардан да аерылып тора. Аның соңгы повесте — моның ачык бер мисалы. Соңгы өч-дүрт ел эчендәге прозада бигрәк тә кешеләрнең рухи дөньясын, тормышның катлаулы күренешләрен, эчке каршылыкларны җиңү процессында характерның үсүен күрсәтүгә омтылыш көчәйде. Психологик анализлау осталыгы шактый артты. Язучылар әхлакый эчтәлекле конфликтларга күбрәк мөрәҗәгать итә башладылар. Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» һәм Ә. Еникинең «Саз чәчәге» исемле повестьларында характерлар әнә шундый конфликтларда ачылалар. Бу язучылар геройларының эчке дөньясына, аларның уй һәм хисләренә тирәнтен үтеп керергә, психологик анализлау ярдәмендә замандашларыбызның характерларын ачып бирергә омтылалар. Аларның үзләренә генә хас язу алымнары бар. Ф. Хөсни лирик тонда, автор сөйләменә төрле чигенешләр кушып, шигъри тел белән яза, Ә. Еники исә геройларның эчке монологларын автор сөйләме белән оста бәйли. Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повестенда гади хезмәт кешесенең каршылыкларны җиңә бару юлында формалашуы үзәк проблема итеп алына, һәм ул хезмәт, семья, мәхәббәт мәсьәләләре, колхоздагы эшләр җирлегендә, психологик планда чишелә. Язучы характерларны катлаулы эчке конфликтлар ярдәмендә ачарга омтыла. Ул геройларының уй-хисләрен тирән аңлый, психологик анализлау ярдәмендә характерларны шактый оста сурәтли. Әйтергә кирәк, Ф. Хөсни повестеның көче һәм укучыларга тәэсир итү «сере» дә әнә шул психологик анализга бәйләнгән. Язучы, геройларын дөньяга карашлары, коллектив һәм шәхси эшләргә мөнәсәбәте планында ачу өчен, характерлар бәрелешен үзәккә куя. Әсәрнең конфликты да шул нигезгә корылган. Повестьның үзәк герое — Бөек Ватан сугышында танк экипажы командиры булып катнашкан Айдар Зөбәеров тракторчылар бригадасының бригадиры итеп билгеләнә һәм, Наратбаш авылына килеп, зур дәрт белән эшкә керешә. Айдарның колхоз председателе Гыйбадуллин белән бәрелешләре, бригадада сәгатьлек эш графигы кертүгә комачаулап торган тракторчы Хәйдәровның каршылыгын өзүе, шулай ук, әтисе Гафиятулла карт белән, Тәзкирә, Халидә белән катлаулы мөнәсәбәтләргә керүе дә бик табигый һәм ышандырырлык сурәтләнгән. Айдар, бер яктан, гаять үзсүзле кеше, аңарда үз-үзенә артык, д әр әҗә дә ы ш а н у ч а н л ы к, эго и стл ы к сыйфатлары да бар; икенче яктан, ул — коллектив эшен беренче планга куючы, хезмәткә чын күңелдән бирелгән булдыклы егет. Әтисе Гафиятулла карт та, хатыны Халидә дә Айдарны торгынлык сазлыгына, обывательләрчә «бәхетле» тормышка, «ефәк кабык» эчендәге тыныч, көрәшсез, сөрсегән тормышка өстериләр. Яшел калай түбәле йорт, җиләк-җимеш бакчасы, шыңгырдап ачыла торган капка һәм мәшәкатьсез генә гомер кичерү — менә Гафиятулла карт белән аның килене Халидәнең тормыш идеалы. Ләкин Айдар үзендә бу хосусый милекчелек дөньясының пычрак пәрәвезеннән котылырлык көч таба. Чөнки ул эш интересларын башка барлык интереслардан да югары куя. Язучының уңышы — повестьтагы төп геройларның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм характерларын хезмәттә, колхоз авылында яңаның һәм искенең көрәше процессында оста тасвирлап бирүендә. Ф. Хөсни кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа моральнең — совет мораленең өстенлеген ача, кешенең иҗтимагый йөзен аның мораль сыйфатлары белән бәйли. Повестьның рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан яңа редакциясендә бу уңышлы яклар тагын да көчәйтелгән. Яңа редакциядә Айдар, Тәзкирә, Халидә кебек образлар тулырак ачы7. ,С. Ә." № 6. 97 98 лалар, яңа сюжет сызыклары өстәлә. Колхоз председателе Гыйбадуллин, тракторчы Галләмов кебек образлар бөтенләй яца яктылыкта сурәтләнә. МТС директоры Бурнашев, район җир бүлеге мөдире Ялышев кебек яңа образлар кертелгән. «Прожектор» колхозы кешеләренең һәм МТС механизаторларының тормышы Татарстан нефтьчеләре тормышы белән дә бәйләнештә күрсәтелә. Болар барысы да Ф. Хөсни повестеның соңгы еллардагы татар совет прозасында уңышлы әсәрләрнең берсе булуын тагын да ачыграк исбатлыйлар. «Саз чәчәге» исемле повестенда Ә. Еники бездә еш очрый торган шаблон һәм стандартлыктан котылырга, үзенчәлекле характерларны табып һәм сурәтләп бирергә омтыла. Ә. Еникидә үткен күзәтүчәнлек сәләте. тормыштагы кызыклы фактларны сайлап алу осталыгы бар. Ул кечкенә штрихлар белән дә характерларны ачыклый, чагыштыру, диалоглар, әдәби параллельләр ярдәмендә герой психологиясенә үтеп керү өчен ачкыч таба. «Жалуньяң тәмәкедән артмый, ә мин сиңа наган сабы кимереп ятарга килмәдем», — дип милиционер ирен битәрләүче мещанка Майпәрвәзнен. шәхси бәхетләре өчен генә яшәүче Наҗия һәм Мостафин- нарның эчке дөньясын ачып бирә. Язучы эчке мәгънәви сарказм белән Байгузиннар дөньясын перспектив планда фаш итә. Чынлап та, Идият кебек типлардан нэп чорында кулаклар үсеп чыкмадымыни, вакытлыча фашистлар оккупациясенә эләккән җирләрдә алар, полицайлар һәм старосталар булып, агулы гөмбәләр кебек, башларын калкытмады- лармыни? Язучының әдәби параллельләр үткәрүе дә бик урынлы. Элекке хатыны Мәрьямнең әнисен Шакир Мос- тафин бик матур итеп искә ала һәм аны яна әбисе Майпәрвәз белән чагыштыра. Ләкин бу — «акшарлы битенә елмаю каткан «әби» Мостафин- ның оекбашына йомшак итеп ямау салучы түгел инде. Пылау белән сыйлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берсендә «Шакир!» дип дәшәр, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан «менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!» дигән горур кисәтү сизелеп торыр...» Әйтергә кирәк, соңгы еллардагы татар прозасында мондый көчле сарказм белән фаш ителгән хәзерге заман мещанкасы образының күренгәне юк иде әле. Ә бит Майпәрвәз шикелле типлар безнең бүгенге тормышта да очрый. Ә. Еники әнә шундый типларның үзара охшаш сыйфатларын бу образда зур табигый чынлык белән туплап биргән. Менә шушы семьяга килеп уралган Мостафин аңа каршы көрәшә алмый, халыктан аерыла, обывательлеккә төшә, мещанлык сазлыгына бата. Ул моны үзе дә сизә, ләкин аңарда бу сазлыктан котылу өчен рух көче дә, ихтыяр көче дә юк... Ләкин повестьта Байгузиннар сазлыгына һәм шул сазлыкка баткан Мостафиннарга каршы куелган Андреев образы әле тиешенчә ачылмаган, райкомның икенче секретаре булып эшләгән Мостафиниың ялгышларын күреп торучы һәм аларга бәя бирүче гади колхозчылар күрсәтелмәгән. 1956 елда «Совет әдәбияты» журналының 7 санында И. Нуруллин бу әсәр турында рецензия белән чыккан иде. Ул үзенең рецензиясендә повестьның кызыклы булуын күрсәтте. Рецензент партия эшчеләренең һәм гомумән җитәкче оешмалардагы работникларның халык тормышы белән якыннан таныш булуларын, халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә вакытта гына нәтиҗәле эшләячәген әсәрнең төп мәсьәләсе итеп билгеләгән иде. Ләкин ул бу фи- 1 керне абстракт ике тәнкыйтьченең бәхәсләшүе формасында биреп, ачык белдерми калды. Гомуми нәтиҗә чыгарып, әсәргә ул мондый бәя бирде: «Саз чәчәге» повесте, проблематик әсәр буларак, тормыштагы хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә прожектор утын юнәлтә, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә, җитәкче работникларның үз эшләрендәге кайбер кимчелекләрне бетерү юлларын күрсәтә. Менә моны без чынбарлыкка үтеп-бәреп керү дибез». Тик аңлашылып җитми: ни өчен рецензент бу әсәрне «проблематик әсәр» дип бәяли? 7* 99 Безнең уебызча, проблематик әсәр халык тормышында инде өлгереп җиткән һәм әле моңа кадәр яктыртылмаган зур әһәмиятле мәсьәләләрне оригиналь алымнар белән күрсәтергә тиеш. Ә «Саз чәчәге»ндә яктыртылган мәсьәлә исә безнең халык тормышында бер дә проблема түгел һәм аңа, тормыштагы хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип карап, «прожектор утын юнәлтү»нең дә кирәге бармы икән? Әсәрнең төп герое Мостафин, райком секретаре итеп бирелсә дә, аның эше бик аз күрсәтелә, күп вакыт ул вакыйгалар агышына пассив рәвештә ияреп бара. Аның «тәгәрәве» дә логик яктан гына аңлашыла, ә сәнгатьчә эшләнеш ягыннан караганда м оти в л а шты р ы л ы п җитм и. Моның төп сәбәбе — авторның геройларына карата мөнәсәбәтен ачык белдермәүдә, бөтен нәтиҗә чыгаруларны укучының үзенә генә калдыруда, геройларга карата битараф позиция алуда. Бездә әле әдәби техника осталыгы белән гомумән әдәби осталыкны бер итеп карау, тормыш һәм сәнгать дөреслеген натуралистик планда кушу тенденциясе сизелеп үткәли. Бу тенденция аерым әсәрләрне тикшерүдә дә, шулай ук матбугаттагы чыгышларда да очрый. Әдәби осталык мәсьәләсе, — билгеле, катлаулы мәсьәлә. Ул үз эченә тормыш дөреслеген күрә белүне, язучының алдына куйган идеяне раслауны, кирәкле фактик материал сайлап, аны художестволы формада тасвирлап бирүне ала. Бу таләпләрне һич тә берберсеннән аерып булмый. Шулардан сюжет мәсьәләсенә генә килгәндә дә, әдәби осталыкның формага гына түгел, бәлки язучының чынбарлыкка мөнәсәбәтенә, әсәрнең идеясенә һәм андагы художестволы гомумиләштерүләргә дә бәйле икәнлеге ачык күренә. «...Характерларны сәнгатьчә тасвирлау осталыгы шунда, — ди В. Г. Белинский, — әгәр дә герой шагыйрь (гомумән язучы мәгънәсендә. — Н. Г.) тарафыннан тормышның билгеле бер моментында гына бирелгән булса да, сез ул геройның бу моменттан элек һәм аннан соң булган бөтен тормышын инде үзегез сөйләп чыга аласыз» Герой тормышын әнә шул рәвешчә сурәтләү өчен, язучы үзенең әсәрендә һәрбер эпизод һәм вакыйганы табигый дөреслегендә тасвирлап бирергә, аларны геройның характеры белән бәйләргә тиеш. Әсәрнең конфликты герой характерын ачудан башка тулы күрсәтелә алмый. Теманың әһәмиятле һәм актуаль булуы— әле эшнең яртысы гына. Ул теманы сәнгатьчә көчле сурәтләү чаралары белән ачарга кирәк. М. Шәйминең «Сынау» исемле повестенда хәзерге эшчеләр тормышы, завод коллективының партия оешмасы җитәкчелегендә зур җиңүгә ирешүе сурәтләнә. Ләкин повестьның геройлары — завод директоры Куприянов, парторг Хәкимов та, гади эшче егет Касыйм Исламов та, колхоздан килгән яшь кыз Хәят та әле чын мәгънәсендә художестволы образ булып эшләнеп җитмәгәннәр. Мисал өчен повестьның, үзәк герое — парторг Хәкимов образын гына алып карыйк. Парторг буларак ул зур эш алып бара. Ләкин аның функциясе, массаларны политик тәрбияләүдән һәм аларны дәүләт планын үтәүгә мобилизацияләүдән бигрәк, хуҗалык эшләре белән генә чикләнә. Повестьның 12-бүлегендә аның Касыйм һәм Хәят белән беседа алып баруы исә аны бөтенләй буш бер кеше итеп күрсәтә. Бөтен завод эшен тоткарлап торучы Вәлишинне, исерекбаш Кал- мурзиниы яклавында да аның парторг буларак принципиаль позициясе юк. Автор, менә Хәкимов нинди яхшы кеше, менә ул кешеләрне ничек тәрбия итә, дигән фикерен декларатив планда гына бирә. Чынлап та, 11 птә шл әр суды н д а Ка л хм у р з и н и ы тикшергән вакытта, барлык эшчеләрдән соң ясаган чыгышында беренче сүз итеп ул: «Безнең алда зур җинаятьче утыра»,— дип белдерә, ә ахырдан, «залдагыларның барысын берьюлы кочакларга теләгәндәй, кулларын киң җәеп», «әйдәгез, җыйнаулашып, Калмурзинны үзебез тәрбиялик, иптәшләр!» — дип мөрәҗә1 В. Г. В е л и н с к и й. Әсәрләр. Өч томда. 1 том, 486 бит. 100 гать итә. Аның бу сүзләре вакыйгаларның моңа кадәрге агышы белән логик нигезләнми. «Әгәр дә характерлар ачык билгеләнгән булсалар — аларның үзара бәрелешкә керүе котылгысыз»II , — ди А. М. Горький. Нәкъ менә шул «ачык билгеләнгән» характерларның булмавы нәтиҗәсендә, М. Шәйми повестендагы геройлар арасында килеп чыккан каршылыклар башланырга өлгерми сүнәләр, конфликт дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмиләр. Хәкимов белән аның хатыны Мөнҗия арасындагы а ңл а ш ы л м а у ч ы л ык, Ка сы й м белән Хәят арасындагы мөнәсәбәтләр бик ясалма. Вәлишин белән Кал- мурзин образлары да әдәби яктан эшләнеп җитмәгәннәр. Журналда басылган редакциясе буенча караганда, бу повесть — инде күптән тәнкыйть ителгән конфликтсызлык теориясенең соңгы еллардагы татар прозасында «үрнәк» чагылышының берсе дисәк, хата булмас. Шуның өчен аны аерым китап итеп хәзерләгән вакытта, автор әсәрнең төп конфликтын тулырак ачарга, бигрәк тә Хәкимов образының эшләнешенә нык игътибар итәргә тиеш. Хәзерге әдәбиятыбызны алга үстерү өчен замандаш темаларга мөрәҗәгать итүнең хәлиткеч булуы беркемне дә шикләндерми. Безнең бүгенге эшчеләребезнең һәм колхозчыларыбызның, интеллигенция вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен киң колач белән, эпик киңлектә күрсәтергә кирәк, һәм бу бурыч беренче чиратта прозаиклар өстенә төшә. Алдынгы промышленность үзәкләренең берсе булып әверелгән республикабызның эшчеләрен һәм нефтьчеләрен бигрәк тә тулы күрсәтергә, яңа характерлар һәм тормышчан конфликтларны күтәрергә кирәк. Дөрес, бу өлкәдә аерым уңышлар да бар. И. Газиның «Гади кешеләр» исемле романы, А. Шамов, Ш. Маннур, М. Максуд, С. Сабиров, Ф. Мос- тафин һәм башкаларның очерклары нефтьчеләр, Казан мехчылары, эшчеләр, порт кешеләре тормышын яктырттылар. Шушы көннәрдә Г. Әп- сәләмовиың Казан эшчеләре тормышын сурәтләгән «Сүнмәс утлар» исемле яңа зур романы басылып чыга. II А. М. Горьки й. Әсәрләр, 29 том, 262 бит. Ә бит татар совет прозасында Ш. Камалның берничә әсәре, 14. Гази («Бригадир кыз»), 14. Туктаров («81-иче штольня») һәм тагыи берничә язучының әсәре белән генә эшчеләр тормышы сурәтләнә башлагап иде. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда гына эшчеләр тормышы тулырак күрсәтелә башлады. Димәк, әдәбиятның милли традицияләре бу өлкәдә әле ярлы булуы күренә түгелме соң? Шуның өчен язучыларга тормышны тагын да ныграк өйрәнергә, яңа әдәби чаралар эзләргә, башка тугандаш әдәбиятлар ирешкән тәҗрибәләргә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин бу һич тә аларны гомумән татар әдәбиятының халык тормышын чагылдырудагы алдынгы милли традицияләреннән аера алмый. Бары тик шул нигездә генә героик хезмәт үрнәкләрен күрсәтүче гади хезмәт кешеләребезнеи югары художестволы образларын барлыкка китереп булачак. •*£ * * Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллардагы татар прозасында халыкның азатлык өчен көрәш тарихы, аның күренекле улларының тормышы зур күләмле әсәрләрдә матур гына сурәтләнде. Бигрәк тә тарихның борылышлы елларына —революцион хәрәкәтләр чорына игътибар көчәйде. Тарихи-революцион һәм тарихи-биографик романнарда бу тема халык массаларының тормышын сурәтләү белән тыгыз бәйле иде. Соңгы елларда язылган мондый әсәрләрдә эпик сурәтләү көче сизелерлек үсте, аларның композицион төзелешендә күп планлылык зур урын алды, сюжет сызыкларына кертелгән һәрбер төп вакыйга һәм эпизод диярлек халыкның азатлык өчен көрәше проблемасы белән тыгыз бәйләнештә тасвирланды. К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Ә. Фәйзинең «Тукай» исемле романнарында, 14. Газиның «Онытылмас еллар» исемле повестенда ге р о й л а р н ы ң язмышы революцион 101 хәрәкәт белән тыгыз мөнәсәбәттә, әсәрдәге әһәмиятле вакыйгалар белән органик бәйләнештә сурәтләнә. Татар язучыларының Өчепче съездыннан соң басылып чыккан яңа тарихи әсәрләрдә дә бу үзенчәлекле сыйфат үзенең теге яки бу күләмдәге чагылышын тапты. К. Нәҗми «Тирән агым» исемле (кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган) яңа әсәрендә гражданнар сугышы елларындагы вакыйгаларны һәм бу чорда герои к характерларның формалашуын күрсәтүне бурыч итеп ала. Гади авыл егете Рөстәм образы зур осталык белән язылган, шулай ук Нәсимә, Хәйбүш карт образлары да табигыйлекләре белән көчле. А. Расих «Дустым Мансур» исемле романында егерменче елларның ахырында авыллардагы кискен сыйнфый көрәш эпизодларын, промышленность предприятиеләре төзүне һәм шул процесста яңа, совет кешеләренең үсеп чыгуын сурәтләде. Дөрес, А. Расихның романында барлык образлар да, бигрәк тә Тимерша Заһитов, Гарәфи, Муллагали кебек образлар, җитәрлек тулы эшләнеп бетмәгәннәр әле. Ләкин әсәрдә Мансур, аның абыйсы Хисам кебек образлар үзләренең ышандыргыч булулары белән укучыны беркадәр кызыксындыралар дияргә мөмкин. Язучы социалистик төзелеш процессында, сыйнфый дошман калдыкларына каршы аяусыз көрәштә урталыкта калу мөмкин түгеллеген, һәм шушы процесста Мансур кебек яшь көчләрнең формалашуын, Хисам кебек, үз гомерендә элек адәм рәтле тормыш күрмәгән, көннекен көнгә көч-хәл белән генә ялгап килгән кешеләрнең дә нык үзгәрүен күрсәтә. Тик бу әсәрдәге вакыйгаларның үзара бәйләнеше әле үтә йомшак. Романның соңгы өлешләрендә сурәтләнгән төзелештә эшләүче гади хезмәт кешеләренең геройлыгы тулы ачылмаган. Сюжет үсешендә мотивлаштырылып җитмәгән кайбер моментлар (мәсәлән, төзелештәге корткычларны фаш итү эпизодлары, Мансур, Хәдичә һәм Гарәфи арасындагы мөнәсәбәтләр), тел-стиль кимчелекләре нәтиҗәсендә аерым бүлекләренең авыр укылуы да аның сәнгатьчә ныклап эшкәртелмәве белән бәйле. Тормыш фактларына бай, Мансур һәм Хисам кебек уңышлы образларга ия булган бу романы өстендә эшләгәндә А. Расих бигрәк тә әнә шул якларга игътибар итсә яхшы булыр иде. Халык бәхете, яңа тормыш өчен көрәшкә катлаулы һәм авыр юллар буйлап килүче кеше образы Ф. Хөснинең әле быел гына басылып чыккан «Җәяүле кеше сукмагы» исемле яңа романында көчле тасвирланды. Гаять үзенчәлекле һәм йөгерек матур тел белән язылган бу әсәрдә гади татар егете Сәфәргали образы аерата уңышлы. Әтисе Корбангали карт кебек, Сәфәргали дә башта бәхетенә «җәяүләп кенә» барып җитәргә уйлый. Ләкин аңа бу бәхеткә, хаклыкка һәм тормышны аңлауга катлаулы юллар узып ирешергә туры килә... Ф. Хөснинең яраткан темасы бар. Ул үзенең күп кенә әсәрләрен әнә шулай «җәяүләп бәхет эзләүчеләрнең» язмышын тасвирлауга багышлый. Әле Бөек Ватан сугышына кадәр үк язылган «Гармоньчы», 1942 елда басылып чыккан «Йөзек кашы» һәм ахыр чиктә — «Авыл өстендәге йолдызлар» исемле повестьларында ул тормышта үз юлын, үз бәхетен эзләүче бунтарь йөрәкле егет образын үзәк итеп ала, аның әйләнмәле юллар аша хаклыкка, тормышны һәм кешеләрне аңлауга килүен сурәтли. Аның геройлары төрле психологик каршылыкларга һәм конфликтларга керәләр. Алар, гадәттә, бик гади кешеләр. Ләкин аларда Ф. Хөсничә генә сурәтләнгән рухи җылылык, эчке тирән мәхәббәт бар. Язучы зур осталык белән аларны бер карашта бөтенләй чыгу юлы булмаган катлаулы конфликтларга алып керә, һәм укучыны да, үзенең героена ияртеп, дөнья, кешеләр, мәхәббәт, семья һәм башка бик күп мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Аның соңгы романында да бу үзенчәлек күзгә ташлана. Ф. Хөсни татар әдәбиятының хатынкызлар тормышын сурәтләүдә ирешкән матур традицияләрен дә 102 уңышлы дәвам иттерә. Мисал өчен Зәйтүнәнең Сәлмән карт йортына килен булып төшүен сурәтләгән бүлекләрне генә дә алу җитә. Боларда Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», А. Шамовның «Рәүфә» һәм башка кайбер әсәрләр белән уртаклык сизелә. Шуның белән бергә, Ф. Хөсни классик әдәбиятта көчле чагылдырылган хаклык эзләүче кешеләр типларын да ныклап өйрәнгән. Аның әсәрендә менә шул традицияләр җирлегендә татар халкының Октябрь революциясенә кадәрге тормышының төрле күренешләре бөтенләй яңача итеп тасвирланганнар. Ф. Хөсни бу әсәрендә дә үзенең язу алымнарына турылыклы булып калган. Ул геройларының психологиясенә тирән үтеп керә, төрле кешеләрнең төрле ситуацияләрдә үз-үзлә- рен тотышларын зур осталык белән күрсәтеп, характерларның эчке дөньясын матур ача. Сәфәргали белән Зәйтүнәнең өч-дүрт ел буена берберсең күрми торганнан соң, инде үсеп җиткән егет белән кыз булып очрашуын сурәтләгән эпизодны искә алыйк. Никадәр гадилек бу эпизодта! һәм ул үзенең гадилеге белән дә табигый, ышандыргыч! Шуның белән бергә, романда лирик чигенешләрнең кайчакта артык күбәеп китүен, авторның «мин»е бик еш искә алынуын да әйтергә кирәк. Ул бик үк аклап җиткермәстән артык фәлсәфәгә бирелә, һәм шуның белән аерым очракларда вакыйгалар үсешенең динамикасына беркадәр зарар китерә. Әсәрнең беренче битләрендә үк Мәтәскә авылы малайларын, авторның «үз кендеге аларга береккән булуларын» искә алулар вакыйгаларның агышы белән тыгыз бәйләнмәгәннәр. Сәфәргалинең киләчәге турында искәртеп куюдан соң ук Зәйтүнә турында да: «Ә кем белә, бәлки Зәйтүнәнең бәйрәме, киләчәктә күз яшьләренә чыланачак һәм бозлы яңгырлар белән коендырылачак бәйрәме нәкъ менә шул көннәрдә башлана башлагандыр? Хәер, кемнең бәйрәме нинди булачагын һәм кайчан башланачагын безнең кайсыбыз гына соң алдан әйтеп бирә ала?» кебек сүзләрнең кирәге юк. Вакыйгаларның агышы болай да укучы күз алдында ич. Сәфәргали белән Фәсхи арасындагы мөнәсәбәтләрне тулырак ачарга кирәк иде. Әсәрнең соңгы өлеше исә ашыгып язылган кебек тәэсир калдыра. Ләкин, шуңа да карамастан, бу әсәр Ф. Хөсни иҗатында тормышның катлаулы күренешләрен киң эпик колач белән сурәтләү осталыгының шактый үскәнлеген ачык исбатлый. Соңгы елларда язылган зур күләмле күп кенә әсәрләрдән һәм шулай ук Ф. Хөснинең үзенең үк элекке әсәрләреннән ул уңай якка аерылып тора. Бөек Октябрь көннәрендә туган һәм гражданнар сугышының давыллы елларында беренче чыныгу алган татар совет әдәбияты да илебезнең бөтен тормышын тамырыннан үзгәрткән бишьеллыклар чорында, социализм төзү өчен көрәштә иҗади өлгерде һәм тормышны реалистик сурәтләү тәҗрибәсе белән баеды. Ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда халык белән бергә зур сынаулар аша яңа уңышларга иреште. Безнең хәзерге әдәбият та үзенең тамырлары белән үткән еллар әдәбиятына барып тоташа. Бүгенге прозаны гына алганда да, анда татар әдәбиятының үзенең милли традицияләре, рус һәм башка тугандаш әдәбиятлар белән тыгыз бәйләнеше, әдәбиятларның үзара байый барулары ачык күренә. Күп милләтле совет әдәбиятының аерылмас өлеше булган татар әдәбияты үзенең Габдулла Тукае һәм Муса Җәлиле белән, «Тапшырылмаган хатлар», «Язгы җилләр», «Намус», «Алтын йолдыз» һәм башка әсәрләре белән дөнья аренасына чыкты. Совет әдәбиятының иң зур бурычы һәрвакытта да безнең кешеләре- безиең уңай сыйфатлары аша бүген- гебезне раслау, иртәгәге, тагын да яктырак коммунистик киләчәгебезне күрү һәм күрсәтә белү, халыкның бөек эшенә комачаулык итеп торучы бюрократларны һәм һәртөрле тискәре типларны фаш итү булды. Соңгы өчдүрт елдагы татар совет прозасының иң зур күпчелек әсәрләрендә дә төп сыйфат әнә шул иде. Шулай ук, соңгы ике съездыбыз арасында язылган проза әсәрләрендә, әдәбиятның башка жанрларындагы кебек, гади кешеләрнең интим дөньясын да тулырак ачу омтылышы нык көчәйде. Бу омтылыш Ф. Хөсни, А. Шамов, И. Гази, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, Ә. Еники, Г. Минский һәм башка өлкән язучыларның хикәяләрендә, повесть һәм романнарында да, Р. Төх- фәтуллии, Н. Фәттах, Г. Ахунов кебек әле беренче зур күләмле әсәрләрен язган яшь прозаиклар иҗатында да ачык күренә. Бу хәл, һичшиксез, безнең прозаның реалистик көче үсә баруын раслый. Безнең проза үткән авыр көрәш елларын, бүгенге азат һәм бәхетле тормышның зур югалтулар һәм авырлыклар белән яулап алынуын да күрсәтте. Югарыда искә алынган әсәрләрдәге геройларның күпчелеге тормышның һәм хезмәтнең төрле мо- ментл арында, а в ырл ыкл арны җи ңү процессында, коллектив белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә күрсәтеләләр. Аларпың характер үзенчәлекләре нинди формада һәм нинди генә шартларда ачылмасын, без алардан өйрәнәбез, алардан оптимизм һәм яңалык өчен көрәш рухы үрнәге эзлибез. Безнең хәзерге әдәбиятның тәрбияви әһәмияте дә шупда. Безнең әдәбият алдында хәзер тагын да зуррак бурычлар тора. Язучылар эшчеләребезнең, колхозчыларыбызның, интеллигенциянең, укучы яшьләрнең тормышын ныклап өйрәнергә, халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләүдә партиягә һәм хөкүмәтебезгә ярдәм итәргә, халык тормышын дөрес чагылдырырга тиешләр. Без бөек чорда — кешелек акылының яңа җиңүләре, бөтен дөньяда т ы н ы ч л ы к н ы, илләрнең им и и л е ге н саклап калу өчен көрәшнең тагын да кискенләшүе чорында яшибез. Әдәбият та бу көрәштән, заман таләпләреннән читтә кала алмый. Безнең бөтен халкыбыз алдында торган зур тарихи планнар киңлегеннән чыгып иҗат итү — язучыларыбызның изге бурычы