Эзләнү
Көзге чәчүнең соңга калуы «Көчле ирек» колхозы председателе Җәләлиевнең төн йокысын качырды. Ул, җанын кая куярга белмичә, әле басуга тракторлар янына чапты, әле МТСка шалтыратты. Ләкин күпме генә ярсып йөрмәсен, эш ул көткән нәтиҗәне бирмәде. 130 гектар җир әле һаман да сөрелмәгән, чәчелмәгән килеш ята бирде. Инде районның барлык колхозларында диярлек көзге чәчү эшләре тәмамланган иде. Барлык авыл хуҗалыгы эшләрендә алдынгылар рәтендә барырга гадәтләнгән «Көчле ирек» колхозы бу юлы артта сөйрәлүче булып калды. Бигрәк тә шунысы эчне пошыра: «Көчле ирек» белән ярыша торган «Кызыл партизан» колхозы моннан берничә көн элек чәчүне тәмамлаган иде инде. Көзге чәчү соңга калуның төп сәбәбе чәчүле парның күп булуында иде. Быел чәчеләчәк 600 гектар уҗымның бары 160 гектары гына чиста парга туры килә. 1956 елны һәр 100 гектардан алынган уңыш буенча районда алардан бары тик «Активист» колхозы гына алга чыкты. 1957 елны, Куйбышев ГЭСе төзелеп беткәч, Зөя суы да күтәрелде. Басуларның шактый өлеше озак вакытка су астында калды. Чәчүле парлар тагын да артты. Шунлыктан силоска дип чәчелгән 100 гектардан артык кукуруз җиренә дә уҗым чәчү планга кертелде... Җәләлиев җиңел машинасы белән кыр уртасына килеп туктаганда, трактор юлдан ерак киткән иде. Председатель, моторны сүндереп, җир өстенә кереп китте. Тигезсез һәм сай сөрелгән җирдә зур-зур кантарларны, күмелмәгән кукуруз камылларын күреп, болай да кәефсез председательнең ачуы чыкты. Ул, зур бер кантар янына килеп, аны үлчәргә теләгәндәй, урыныннан кузгатып, әйләндереп ташлады, аннары аңа тибеп җибәрде. Ләкин кантар ватылмады, председательнең аягы гына авыртты. Берәр кеше карап тормадымы диптерме, ул тиз генә тирә-ягына күз йөртеп алды. Басу өстендә беркем дә юк. җәйге челләдә тузанлы юлдан кайтып килүче көтүне хәтерләтеп, юлдан шактый читтә тузан туздырып трактор гына җир сөрә иде. Председатель, кантарлар өстеннән аксый- аксый, шул якка юнәлде. Трактор янына килеп җитәрәк, кулын болгап, тракторчыга тракторны туктатырга кушты һәм аны сөрелгән җир ягына чакырып алды. — Ничек җир йотмый сине, Фидаил? — диде ул, зур-зур кантарларны күрсәтеп. — Безгә синең гектар саның кирәкми, җирең — җир булсын! Председательнең ярсуы йөзенә чыккан иде. Кыска буйлы, киң җилкәле Фидаил Хәмидуллии элек, председательнең мондый ачулы вакытларында, авызын йомып калмый торган иде. Бу юлы дәшмәде, ни әйтергә белми аптырап калды. Эш Җәләлиевнең К 71 ачуындамыни! Җире җир түгел. Трактор , артыннан күпереп калмый. Ничек чәчәсең аңа... Фидаил мазутка майланган итегенең борынына озак кына карап торды. Аннары, гаепле кешесыман әкрен генә әйтеп куйды: — Бик тырышып карыйбыз, Госман абый. Барып чыкмый шул. Председатель тракторчыга усал гына карап алды, аннан соң җитез генә сикереп плугарь урынына менеп утырды да кулын селтәде: — Әйдә, сөйрәт! Ул сабанны 18—20 сантиметр тирәнлегенә көйләгән иде. Ләкин төрән трактор кузгалу белән сикереп өскә калкып чыкты. Аннары Җәләлиев сабанны тирәнгәрәк җибәреп карады. Гомердә кояш нуры күрмәгән, йөз еллар буе кузгалмый яткан, ярмаланып торган әрлән туфрак каерылып өскә чыкты. Ул да булмады, трактор әллә нинди куркынычлы тавыш чыгарып үкерергә кереште һәм берничә тапкыр бар көченә талпынып алды да кинәт тынып калды... Бу эш тә уңышсыз бетте. Җәләлиев тракторның болай тукталып калуында Хәмидуллинны гаепләде, юри туктатты дип уйлады. Аны орышырга ниятләп, усал итеп бер карап алды. Хәмидуллин ашыкмый гына тракторыннан төште, ачулы председательне бөтенләй күрмәмешкә салышып, мут күзләрен аска төбәп, радиатор янына килде, капотны ачты, моторга иелеп, бик җитди кыяфәт белән нәрсәдер чокчына башлады. Җәләлиев беравык аңа шулай карап торды, әйтер сүз тапмады, аннары капыл борылды да җил-җил атлап машинасына таба китеп барды. Председатель машинасы тәмам күздән югалгач, Хәмидуллин капотны ябып куйды. Иркенләп сулыш алды, папиросын кабызды да трактор тирәли бер әйләнеп чыкты һәм сабан янында тукталып калды. Трактор гөрелтесе булмагач, бөтен басу өсте тып-тын иде. Күз күреме җирдә Зөя үзәнлеге сузыла. Ерактарак озынчалап өелгән салам эскертләре дә болынлыктагы әрәмәләр арасында печән кибәннәре генә калкып тора. Кояш инде кичкә авышкан. Шулай да көн эссе. Хәмидуллин кепкасы белән тирләгән битен сөртеп алды һәм, сабан рамы өстенә утырып, уйга калды. «Инде ни эшләргә?.. Сөрергәме, көтәргәме?.. Әллә инде Зөядә су коенып киләсе...» Ул да булмады, юлда яңадан «Газик» күренде. Кантарлар өстеннән сикерәсикерә килеп, бу юлы машина трактор янында ук тукталды. «Моңа тагын ни җитмәгән инде», — дип уйлап алды тракторчы һәм председательне каршылап аяк өстенә басты. Председательнең йөзендә баягы ачуы сизелми иде инде. — Сабанның бишенче корпусын алып сукаласаң, ничегрәк булыр, Фидаил, ә? — диде Җәләлиев, машина ишеген шап итеп ябып. Председательнең киңәш төсендәрәк әйтелгән бу сүзләренә Хәмидул- .линның кәефе килде: — Алай итсәкме... белмим шул, — диде ул, азрак уйланып торгач. — Тракторга җиңел була инде ул. Бәлки, сыйфат ягы да яхшырыр. Әмма ләкин перерасходка чыккан ягулыкны нишләтербез икән? — МТС директоры белән сөйләшермен, — дип шунда ук җавап кайтарды Җәләлиев, — һич булмаса, перерасход өчен синнән тотылачак акчаны колхоз түләр. Болай җайлап сөйләшкәч, Хәмидуллннга бу юлы председатель «молодец кеше» булып күренде. Ул Җәләлиевнең сүзләрен бик акыллы тапты һәм, тиз генә кабинага менеп, утыргыч астыннан кирәкле ачкычларны алды. Тиз-тиз гайкаларны бора башлады. .Җәләлиев тә җиңнәрен сызганды, үзенә кирәкле ачкычны сайлап алды, тракторчыга булышырга кереште. Алар эшләрен тиз тәмамладылар. «... Менә бит кешене кинәт кенә белеп тә бетереп булмый, — дип уйлады Фидаил Җәләлиев турында һәм аның төк баскан, арыган йөзенә карап куйды. — Гел кыза, орыша, ярсый, ә болай үзе рәтле кеше икән. Ачуын сакламый. Эшкә дә кулы ята. Мөгаен, элек тракторчы булгандыр әле». Бу турыда ул председательнең үзеннән дә сорады. — Юк, тракторчы булырга туры килмәде, — диде председатель. — Фронтта шофер булып йөрдем. Кайткач тракторда эшләргә исәп бар иде дә, туры килмәде... Фидаил трактор моторын кабызды. Сөрү сыйфаты азрак яхшырды, ләкин 72 канәгатьләнерлек түгел, трактор сөреп үткән басу өсте күз төше* pen алу белән үк күңелне тырный, эчне пошыра иде... Җәләлиев сөрелгән җирнең сыйфатын яхшырту турында агроном Фәттахов белән яңадан киңәшүне кирәк санамады. Агрономның нәрсә әйтәсен белә иде инде ул. Моннан берничә көн элек председатель белән агроном арасында бу турыда кайнар бәхәс булып алган иде. Ул көнне тракторлар кукуруз җыеп алынган басуны сөрергә керешмәгәннәр иде әле. Агроном, яңгырлар булмаса, ул җирне сөрүнең файдасыз икәнен әйтте: — Көз коры килде, җир каты. Кантарларны тырма белән дә, катоклар белән дә ваклап бетереп булмас, — диде. — Ә син нишләтмәкче буласың?—диде аңа каршы Җәләлиев. — Сөрми генә чәчик, дим. Моны ишеткәч, Җәләлиев агрономны шаярта дип уйлады. Ничек инде ул сөрмичә-нитмичә камыл өстенә чәчү? Башында акылы булган кешенең шулай уйлавы мөмкинме? Дөрес, картлардан ишеткәне бар аның: революциягә кадәр аты-ние булмаган ярлылар арышны камыл өстенә чәчкәннәр дә, аннары, берәрсеннән ат алып торып, җирне аннан* моннан ерткалап чыкканнар. Бу бит революциягә кадәр. Ул вакытта бит аты булмаганга, байлыгы, хәле җитмәгәнгә ярлы-ябагай гына шулай эшләргә мәҗбүр булган. Ә хәзер... Шундый көчле тракторлар... Никадәрле машина... Агрономның берәр мәзәк сүз әйтүен көтеп Җәләлиев аңа карады. Ләкин агрономның йөзе җитди, иреннәре кысылган, үткен күзләре очкынланган. Ул үз тәкъдименә карата председательнең фикерен көта иде. — Тукта әле, тукта! Акылыңдамы син?—диде Җәләлиев, агрономга туры карап. Аның бу карашында мыскыллау да, «Әй, Фәттахов, Фәттахов, көймәң шул дәрәҗәдә комга терәлдеме инде синең» дигән- сыман кызгану да бар иде. — Юк, син элек тыңла, — диде агроном, кискен итеп. — Эш көчен дә, вакытны да бушка әрәм итмик. Барыбер рәт чыгарлык түгел. Минемчә, аркылыга-буйлыга дисклы лущильниклар белән эшкәртсәк, яхт шырак булыр. Орлыклар кирәкле тирәнлеккә тигез күмеләчәкләр. Уйлап кара, таш кебек кантарлар астыннан орлык ничек тишелеп чык- сын! Ә мин әйткәнчә эшләсәк, орлыклар тигез тишелер. — Ә чүп үләннәрен ни эшләтмәкче буласың? — Күп еллык чүп үләннәре юк диярлек бит. Ә берьеллыклары дисклаганда бетә... Җәләлиев агрономга сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Юк белән башымны катырма әле, — дип, кырт кисте ул. — Ак белән караны гына аера беләм әле. Бутама. Ләкин агрономның туктарга исәбе юк иде. Ул ничек тә фикерен председательгә исбат итәргә тырышты: 73 — Моны бит мин үз башымнан уйлап чыгармыйм. — Фәттаховиың тавышында хәзер таләп итү түгел, ә үтенү дип әйтикме, ялыну дипме, ничектер, шуңа охшашлырак бернәрсә сизелә иде. — Мальцев методы белән җирне эшкәртү шушы үзе бит инде... Председатель, бу мәсьәләгә карата артык сөйләшергә теләмәгәнле- ген белдереп, кепкасын рәтләде, сәгатенә карап алды да әйтеп куйды: — Бутама әле, Фәттахов, Мальцев методы белән эшкәрткәндә, элек калаксыз сабан белән тирән итеп сөрәләр, аннары лущить итеп чәчәләр. Шуны да белми дип исәплисеңме әллә син мине? — Алай димим. Ә кукуруз нинди җиргә чәчелде соң? Тирән итеп сөрелгән, эшкәртелгән җиргә бит. Шулай булгач... — Шулай булгачмы? Шулай булгач, берни дә чыкмый. Колхозчыларны икмәксез калдырасым килми. Әгәр, син әйткәнчә, аның файдасы булса, әллә кайчан бүтән колхозлар шулай чәчкән булырлар иде. Нихәтле галимнәр, профессорлар бар. Тәкъдим итәрләр иде. Кукурузны бер быел гына чәчмибез...- Җәләлиев шуны әйтте дә борылып китеп барды. Фәттахов үз-үзен тиргитирги яшелчә бакчасына юнәлде. «Ышандырып булмады бит, — дип уйлады ул, көрсенеп. Җитәрлек дәлилләр китерә алмадым шул. Тапканмын урынын. Урам уртасында, аяк өстендә сөйләшә торган сүзмени ул...» Әнә бит 1942 елда академик Лысенко Көньяк Урал далаларында гел камыл өстеиә чәчтергән әле. Ә нәтиҗәсе нинди булган! Бик гыйбрәтле вакыйга бит бу. Әнә шул вакыйганы да сөйләп бирергә кирәк иде!.. Галимнәр дә, агрономнар да, шулай ук колхозчылар да Көньяк Урал далаларында көзге бодайдан яхшы уңыш алудан өмет өзгәннәр. Җирне никадәр генә яхшылап эшкәртмәсеннәр, иген һич уңмаган. Хәтта уртача уңыш та унунбиш елга бер генә булган. Галимнәр, агрономнар баштарак моның сәбәбен салкыннан күргәннәр. Бу зонада гадәттә кыш көне була торган каты салкыннар бодай, арыш уҗымнарын һәлак итә. дип уйлаганнар. Бу культураларның салкынга чыдамлы сортларын да чәчеп караганнар алар. Ләкин нәтиҗә һаман канәгатьләнерлек булмаган. Моның серен академик Лысенко ачкан. ДАенә ул бервакыт көзге бодай чәчелгән, ләкин чүп үләне басып киткән кыр өстендә йөри. Басуда чүп үләннәре арасында бодай башаклары бөтенләй күренми диярлек. Никадәр халык байлыгы әрәм булган! Лысенко шулай йөргәндә кинәт тукталып кала. Аның алдында, юл читендә, бөтенләй сөрелмәгән каты җирдә, озын булып үскән тыгыз һәм тук башаклы берничә төп бодай талгын җилдә әкрен генә тирбәлә. Нинди могъҗиза бу? Яхшы сукаланган җирдә бодай харап булган. -Ә монда, такыр җирдә исән калган, менә дигән булып үскән. Бу нәрсәне аңлата? Ә менә нәрсәне. Димәк, бодайга салкын тәэсир итми, ә башка нәрсә тәэсир итә. Сөрелгән җир көзге яңгырлар вакытында дым белән күбенә, чөнки туфракта дымны суыра торган бушлыклар күп кала. Салкыннар башлангач, әлеге бушлыкларга тулган су боз булып ката. Уҗым тамырлары боз эчендә кала. Яз көне бозлы туфрак эри, киңәя, шуның нәтиҗәсендә уҗым тамырлары өзелә. Ә юл читендә бодай бөртекләре сөрелмәгән тыгыз җиргә төшкән. Бу җирдә боз кристаллары барлыкка килерлек бушлыклар калмаган. Анда яз көне үзгәрешләр дә булмый. Шуларны искә алып, Лысенко бер уйга килә: бу зонада уҗым культураларын чиста пар өстенә түгел, ә турыдан-туры камыл өстенә чәчсәң? һәм 1942 елның көзендә Чиләбедәге селекцион тәҗрибә станциясендә билгеле бер мәйданда көзге бодайны чиста парга һәм камыл өстенә чәчеп карыйлар. Чиста парга чәчелгән бодайның гектарыннан 74 уңыш 4 центнер чамасы алына, ә камыл өстенә чәчелгәннән 14 центнердан арта. Арыш та шундый нәтиҗәне бирә. Әлбәттә, географик шартлар Көньяк Урал далаларында бер, ә Татарстанда икенче. Анда үткәргән тәҗрибәне турыдан-туры монда күчерү турында уйларга да ярамый. Шулай да Лысенконың бу тәҗрибәсе Фәттаховны шактый уйланырга мәҗбүр итте... Чиләбе селекцион станциясендә камыл өстенә чәчүдән дә уңыш алганнар, хәзер дә алып киләләр. Әгәр бездә камыл өстенә түгел, ә лущить ителгән кукуруз басуы өстенә чәчсәң, ничек булыр икән? Бер уйлаганда Мальцев методы да шул ич инде. Фәттахов быелгы табигать шартларында бу фикернең уңышлы нәтиҗә бирәчәгенә ышана иде... $ Кичен, наряд биргәннән соң, әлеге бәхәс яңадан дәвам итте. Агроном үз фикерен кабат әйтте. Колхозның партоешма секретаре Зөләйха Гарәфиева да, трактор бригадасы бригадиры Саттаров та Фәттахрв фикерен якладылар. Ләкин Җәләлиев тиз генә риза булмады. — Бүтән колхозларда алай эшләгәнне һич тә ишеткәнем юк, — диде ул. — Ни өчен яңалык безнең колхозда түгел, бүтән колхозда сыналырга тиеш?—дип аңа каршы төште Гарәфиева. — Чөнки такыр басуга чәчеп, каргаларны, чыпчыкларны туендыру өчен икмәк фонды бүлеп куймадык, — дип җавап кайтарды председатель, кинаяле тавыш белән. — Файдаланусыз яткан артык җиребез дә юк. Председательнең мондый сүзләреннән соң сабыр холыклы агрономның да ачуы чыкты. Ачуың чыкмаслык та түгел бит! Колхозга зыян китерү өчен әйтәмени ул. Бөтен кешегә бит билгеле: терлекчелек буенча шактый инде алга киттек, ә кырчылыктан һаман адәм рәтле уңыш алган юк. Бу нәрсә председательне дә борчырга тиештер инде. Ә ул үзе аяк чала, яхшы ният белән тырышып йөргән кешегә күрәләтә торып бәла яга. Имеш, агроном сүзенә карап җирне дә, орлыкны да әрәм итәргә теләми. — Әллә синең җирме ул, синең икмәкме? — диде агроном, үсә барган ачуын басарга тырышып. Аның күзләре Җәләлиевкә текәлгән, ә бармаклары имән урындык артына барабан суга иде. — Сиңа әйтәсе сүземне әйттем инде мин. Нигә тагын кычытмаган җирне кашыйсың? Әллә дан кирәкме? — диде Җәләлиев, агрономга карамый гына. Әйтерсең, аның каршында үзе белән бергә колхозның барлык эшләре өчен җаваплы булган агроном түгел, ә аңа бөтенләй дошман кеше утыра иде. Фәттахов аңа ачы итеп нәрсәдер җавап кайтарырга теләде, ләкин теленә андый сүз килмәде, ул каты итеп тешләрен генә кысты. Председательнең соңгы сүзе аны бөтенләй аптырашта калдырган иде... Шул вакыт моңа кадәр бер читтәрәк сүзсез генә тыңлап утырган Саттаров тамагын кырып куйды, аяк өстенә басты, өстәл янына килде һәм председательнең үзенә генә карап сүз башлады: — Алай түгел бит ул, иптәш Җәләлиев... Шул сүзләрне әйткәннән соң ул, бүлмәдәгеләрнең игътибарын үзенә ныграк тартыр өчендерме, берникадәр дәшми торды, аннары яңадан тамагын кырды, стена буендагы урындыкларга утырган бригадирларга, агрономга, партоешма секретарена берәм-берәм күз йөртеп чыкты да сүзен дәвам итте: — Менә монда, сезнең бәхәсне тыңлап утырганда, бик гыйбрәтле хикәят искә төште минем. Ишеткәнегез дә бардыр. Бәлки, кайберегез 75 аны оныткандыр да. Әмма онытмаска кирәк ул хикәятне. Сөйләп күрсәтим әле, озын түгел ул... Тыңлагыз! — Берәү улын өйләндермәкче булган икән. Ә яхшы, акыллы киленне ничек табарга?.. Ата кеше беркөнне улын урамга алып чыккан. Улы безнең шикелле йомшаграк характерлы булгандыр инде аның. Югыйсә, атасына ияреп, урам буйлап йөрмәс иде. Йөриләр икән шулай урамда. Очраган һәр кыз янында картлач уңлап-суллап улына яңакка җибәрә икән. — Улыңның ни гаебе бар, абзый? Ник кыйныйсың аны, — дип сорый бер кыз. — Әйткәнне тыңлый, — дип җавап бирә икән карт, ә үзе һаман малаен яңаклый. — Соң тыңлагач, ни җитмәгән сиңа, карт җүләр,—ди кыз. — Тың- ламаса кыйнасаң да ярар иде... Шулай йөри-йөри күп кенә кызлар очраталар болар, һәр очраган кыз янында егеткә шактый эләгә. Кайтырга дип кенә торганда, тагын бер кыз очрый. Егетне тагын яңаклый башлый карт. — Улыңның ни гаебе бар? — дип сорый кыз. — Әйткәнне тыңлый!—ди карт, улының яңагына кизәнебрәк сугып. — Дөрес эшлисең, абзый. Шулай кирәк аңа, — ди кыз, — үзе белеп эшләргә вакыт инде аңа. Әйткәнне генә көтеп тормасын... Менә шул хикәят искә төште. Бик гыйбрәтле хикәят. Без дә бит югарыдан әйткәнне көтеп ятабыз. Шуңа күрә безне дә яңакларга кирәк, бик кирәк. Үзебез яңа методлар турында сөйләнәбез, ә эшкә килсәк, төртеләбез. Колхоз үзебезнеке, халыкныкы. Үз байлыгыбызны үзебез арттырырга тиешбез. Безгә чәйнәп каптыручы булмас, һәр яңалыктан куркып калсак, ерак китә алмабыз. Бер урында таптану колхозчыларны да, дәүләтне дә канәгатьләндерми. Эзләнеп карыйк. Барып чыгар кебек бу эш. Алга да күз ташларга кирәктер, минемчә. Тауга карап, тау башында нәрсә барын белгән галим — галим түгел, тауга карап, тау артында нәрсә барын белгән галим — чын галим, диләр картлар. Дөрес әйтәләр... МТС оешканнан бирле тракторчы булып эшләгән, авыл хуҗалыгында бөтен эшләрнең рәтен-чиратын бик нечкәләп белә торган Саттаров- ның бу сүзләрне әйтүен Җәләлиев көтмәгән иде. Ул аңа гаҗәпләнеп, күзләрен зур ачып озак вакыт карап торды. — Син дә шулай дисеңме?.. — Җәләлиев өстәл өстендә яткан наряд кенәгәсен шап итеп ябып куйды. Ярсуын тыярга тырышып, әзрәк дәшми торды. Аның карандаш тоткан уң кулы калтырый иде... — Ярар... Теләсә генә нәрсә сөйләгез. Мин коры сүзгә генә ышанмыйм. Колхозның җире өчен дә, орлыгы өчен дә мин җавап бирәм... — Ун-унбиш гектарда чәчеп карыйк, Госман абый, юкка гына сөйләмәсләр, — диде бригадирларның берсе. Председатель усал итеп карап аның сүзен бүлде. Саттаровның ышанычлы, акыллы сүзләре Фәттаховны азрак тынычландырды. Ул үзен-үзе кулга алды. Берникадәр уйланып торганнан соң, рәсми җыйналган утырыштагы кебек Гарәфиевага мөрәҗәгать итеп, үзенә сүз бирүне сорады. Чыннан да бу бәхәс мөһим бер утырышка әверелеп китте. Бригадирлар, колхоз активлары турыдан-туры үз фикерләрен әйтергә кыймасалар да (күбесе өчен Фәттахов тәкъдиме яңалык — бу четрекле мәсьәләнең асылына төшенеп тә бетмәгәннәр иде әле алар), эчтән агрономга теләктәшлек белдерәләр иде. Фәттахов утырышка катнашучыларга бу тәкъдимнең асылын киңрәк итеп аңлатып бирергә уйлады. Ул башта моннан ун еллар элек «Активист» колхозында булган бер вакыйганы искә төшереп үтте: ел саен, ике елга бер алышынып торган председательләрнең берсе, әллә үзен данга күмәргә теләпме, әллә райондагы кайбер җитәкчеләрнең киңәше беләнме, ал дын-артын уйлап та житкермәстән? үз колхозында һәр гектар җирдән 40 центнер иген уңышы алырга йөкләмә ала. Әлбәттә, йөкләмә гомуми жыелышта да укыла. Колхозчыларның күбесе көлемсерәп кенә карыйлар моңа. Ләкин трибунага менеп сүз әйтүче булмый: «Әйдә, сөйләнсен, шапырынсын, — дип уйлый алар, — чебешне көз көне саныйлар». Мондый күтәренке йөкләмә бөтен республикада шау-шу тудыра, радио да, газета битләре дә актнвистлыларның «үрнәген» мактый. Йөкләмә турындагы хәбәр хәтта үзәктәге газеталарда да басыла. Дан алуның гаять җиңел юлы: тир түгәсе, хезмәт куясы юк. Кәгазь кисәген алдың да чәчәкле сүзләрне тезеп, колхозчылар алдына чыгып укыдың. Моңа каршы кул күтәрмәделәрме? Юк. Каршы сүз әйтүче булса... Димәк, ул икмәкне күп житештерүгә аяк чала... Ә нәтижә?.. Уңыш йөкләмәдә күрсәтелгәннең дүрттән бер өлеше генә алына. Сәбәбе нәрсәдә соң?.. — Мин бу вакыйганы искә төшерү белән, — дип дәвам итте агроном.— «йөкләмә»дә күрсәтелгән кадәр безнең шартларда уңыш алу мөмкин түгел дип әйтергә теләмим. Фәлән җирдә фәлән кадәр центнердан артык уңыш алып булмый дип кырт кисеп әйтү хәтта җинаять булыр иде. Атаклы академик Вильямс жирдән уңыш алуның чиге юк дигән фикерне тикмәгә генә әйтмәгән. Революциягә кадәр ачлык белән бөтен Россиядә даны чыккан Шадрин өязендә хәзер колхозчы-академик Мальцевның гажәеп уңышлы нәтижәләргә ирешүе моңа ачык мисал. Бер Мальцев кынамыни. Ерак барасы түгел. Чувашиядәге Ленин исемендәге колхозда һәр елны гектардан 20—30 центнер уңыш алалар. Шартлар аларда да бездәге кебек. Дөресрәге, аларда бездән уңайсыз- рак. Безнең жирләр башлыча — Зөя үзәнлегендә, уңдырышлы кара туфрак. Ә аларда җир бездәге кебек түгел. Эш нәрсәдә соң? Алар жирне югары уңыш бирерлек итеп хәзерләгәннәр, җирнең мөмкинлекләреннән тулы файдалана беләләр. Безнең кебек яңалыктан курыкмыйлар. «Уңыш бездә шуңа начар, ел коры килде», дибез. Бу бит сәбәп түгел! Сәбәпне климаттан гына эзләргә кирәкми. Безнең үзебездә гаеп. Климатка, табигать шартларына яраша белергә дә кирәк безгә, һәр елны жирне үз вакытында эшкәртергә, .дымны саклау чараларын күрергә кирәк. Аннан тыш җирнең һәм табигатьнең дә үзенчәлекләре бар. Аларның барысын да искә алып эш итмәсәк, әлбәттә, без югары уңыш ала алмыйбыз. Гектарыннан 40 центнерны төшебездә дә күрәсебез юк... Җәләлиевтән башкалары агроном сүзен йотлыгып тыңлыйлар иде. Бүлмәдә чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык. Тик председатель генә бер утыра, бер бүлмә буйлап йөреп килә. Әнә ул, күптән инде тәмәке тартуны ташлаган булса да, Саттаровтан папирос сорап алды. Папиросны кабызды да комсызланып тирән итеп төтен суырды. Аннары буылып йөткерергә кереште. «Бүтәннәр булмаса мин сөйләгәнне тыңлап утырмас иде инде ул, чыгып китәргә килештерми генә тора, — дип уйлап куйды Фәттахов, председатель йөткергән арада сүзеннән туктап.— Төп мәсьәләгә күчәргә кирәк, сүз артыннан сүз чыгып, читкәрәк киттем, ахры...» — Сөрмичә чәчүгә килсәк, — дип дәвам итте ул сүзен, — бу эш быелгы шартларда һичшиксез уңышлы нәтижә бирәчәк. Үзегез күрәсез, сөргәннән соң нинди кантарлар кала. Тукмак белән дә ватып булмый аларны. Орлык ничек тишелеп чыксын да, ничек уңыш булсын анда. Ә безнең жирләр яхшы, нык эшкәртелгән. Чүп үсәрлек түгел. Шулай булгач, кайбер басуларда сөрмичә, лущить итеп кенә чәчү — безнең өчен иң яхшысы. Яңгырлар булмаса да, туфракта түбән горизонттан орлык өчен җитәрлек дым килеп торачак. Бу алымны кулланудан куркып калырга да, аның нәтиҗәсеннән шикләнергә дә һич урын юк. Менә 77 мин бүген китапханәгә кереп, брошюралар, газеталар актарып утырдым. Чувашиядә, Ленин исемендәге колхозда бу алымны инде берничә елдан бирле кулланалар икән. Аларда да кукуруз, вика катыш солы, борчак җыеп алынган басуны сөреп тормыйлар, ә орлык күмелерлек тирәнлеккә культивацияләп кенә чыгалар һәм уҗым чәчәләр. Чәчүле пардан шул рәвешле файдалану нәтиҗәсендә алар өстәмә рәвештә һәр гектардан 20 шәр центнер өстәмә уңыш алалар. Иптәш Җәләлиев моңа ничек карый икән?! Аннары шуны да әйтим.әле: кайсы гына галиммен китабын укыма, берсендә дә җирне һәр елны сөрү мәҗбүри дип язылмаган. Киресенчә, 1881 елны бөек рус галиме Менделеев,..— Фәттахов кесәсеннән блокнотын чыгарды һәм тиз-тиз аиыц битләрен актарып, кирәкле урынны тапты, — менә нәрсә дигән: «Сөрүнең санына килсәк, бик күпләр никадәр күп сөрсәң, шулкадәр яхшырак дип ялгышалар... Еш сөрүнең монда бернинди әһәмияте юк... Сөрү, беренче чиратта, чүп үләннәрен юк итү өчен эшләнә...» Ә безнең басуның шактый өлеше чүптән чистартылган... Мондый фикерләр бер Менделеевта гына түгел, бүтән галимнәрнең китапларында да очратырга була аларны. Терентий Мальцев методы, аның тәҗрибәләре нәрсә турында сөйли? Шадрин районында революциягә кадәр еш кына чәчкәннән дә азрак уңыш җыеп алганнар, ә хәзер җирне тиешле хәзерләү, аның үзенчәлекләрен белеп эш итү, яңа методлар куллану нәтиҗәсендә һәр елны, хәтта яңгырсыз елларда да, гектардан йөз илле, ике йөз пот, аннан да артыграк уңыш алалар. Безнең шартта мин тәкъдим иткән бу методны куллану тнк файда гына бирәчәк!.. Фәттахов сүзен тәмамлагач, тирләгән битен сөртә-сөртә, бүлмәдәге- ләрнең барысына берьюлы күз ташлады. Бригадирлар, идарә членнары агроном сүзләреннән уйга калганнар. Бүлмә эче тып-тын. Бу тынлыкны берәүнең дә бозасы килми ахры, сүз дәшүче, сорау бирүче, хәтта урыннан кузгалучы да юк. Агроном, кемнең дә булса үз фикерен белдерүен көтеп, урынына утырды. Тынлыкны башлап председатель бозды. Ул, кайтырга җыенып, кепкасын киде, өстәл өстендәге кайбер кәгазьләрне җыеп, тартмага бикләде һәм кинаяле итеп әйтеп куйды: — Кадереңне белмибез икән синең, Фәттахов. Студентлар алдында лекция генә укып йөрерлегең бар икән. Ятасың монда әрәм булып... Алай бик теләгең бар икән инде, әгәр идарә членнары риза булса, мин каршы түгел. Сынап карагыз. Но, зур мәйданда түгел. Ике-өч гектарда гына. Председатель, әллә Фәттахов дәлилләренә ышанып, әллә үз сүзле агроном артык дәрәҗәдә аның тецкәсенә тигәнгә, уңай җавап бирмичә булдыра алмады. Хәер, аның инде хәзер дә каршы килүе мәгънәсезлек булыр иде. Ул шуны, ниһаять, аңлады бугай. ДАондагы кискен сөйләшүдән соң партия оешмасы да, МТС та агрономны яклаячакларына төшенгәндер инде ул, мөгаен... Иртәгесен иртән үк агроном трактор бригадасы бригадиры Саттаров белән чәчеләчәк басуны яңадан бер кабат әйләнеп чыкты. Фәттахов лущить ителеп чәчеләсе кукуруз басуының чикләрен билгеләде. Председатель ике-өч гектарда гына сынап карарга дисә дә, агроном ун гектар мәйданны бүлеп куйды. Аннары алар тракторчы Фидаил янына килделәр. Фидаил лущильиик- ны көйләп ята иде. Аны өчәүләп бик тиз җайладылар. Шул ук көнне бу ун гектар җир лущить ителде, чәчелеп тә бетте. Сөрелмәгән, лущить ителеп кенә чәчелгән бу мәйдан читтән караганда ямьсез күренә: анда да, монда да кукуруз камыллары, куралар тырпаеп тора. Беренче карашка, монда арыш чәчелгән икәнлегенә ышанырлык та түгел иде... 78 Кайбер принципиаль мәсьәләләрдә агроном белән председатель бик нык бәхәсләшеп алсалар да, гомумән, алар дус яшиләр, теге яки бу эшләруе бергә хәл итәләр, бергәләшеп бригадаларга йөриләр. Яңа методны кулланып карарга рөхсәт иткәннән соң (гәрчә бик кыенлык белән булса да!)? Фәттахов Җәләлиевнең кайбер дорфарак эндәшүләренә дә әһәмият бирмәде. Нәтиҗә билгеле булганчы, уҗымнар тишелеп чыкканчы, председательнең әлеге вакыйганы исенә төшермәвен теләде. Кем белә аны, я яңадан «орлыкны юкка әрәм иттек, мин сезгә ун гектарга чәчәргә кушмаган идем» дип, тавыш чыгара башлар... Уҗымның тишелеп чыгуын Фәттахов түземсезлек белән көтте. Иртә- кичен гел шуның турында уйлады. Бу мәйданны һәркөнне аркылыга- буйга йөреп чыкты. Басуга чыккан чакларында аны билгесез бер өмет җилкендерә, күз алдына әле ямь-яшел уҗым өсте, әле дуга биеклеге булып үскән, өлгереп килә торган куе арыш басуы килә иде. Ә. кайвакыт ул бөтенләй өметен өзә, бу эштән, Җәләлиев әйтмешли, берни дә чыкмас дигән уй йөрәген тырный; хәтта аның үзүзеиә ышанычын югалткан чаклары да була, әлеге мәйдан кукуруз камылларыннан, чүп үләне сабакларыннан бервакытта да арынмас, гел менә шул килеш, эчне пошыргыч, күңелсез бушлык җир хәлендә калыр кебек тоела иде. Фәттаховның төшенә дә шул арыш уҗымы кереп җәфалады. Имеш, бу ун гектар җир шундый уңыш биргән икән, бөтен келәтләр, амбарлар арыш белән тулган, ындыр буенда эскертләр булып салам түгел, арыш көшеле өелгән икән. Ә комбайн һаман ура да ура икән. Бункерга арыш көшеле урынына ап-ак бодай оныннан да аграк арыш оны җыела бара икән... Ниһаять, борчулы көннәр узып китте. Баштарак Фәттахов уҗымнарның тишелеше турында председательнең үзе сүз кузгатуын көтте. Көн артыннан көн уза торды. Ләкин Җәләлиевнең бу мәсьәләгә кагылышлы бер генә дә сүз әйткәне булмады. Әйтерсең, ул сөрелмичә чәчелгән әлеге мәйдан турында бөтенләй оныткан иде. Председатель басуда йөргәндә дә, бу участокта уҗым урынына кара басу күрермен диптерме, гел читләтеп уза иде. АгронохМ моны берничә мәртәбә искәрде... Октябрь башлары иде. Кояш җылылыгын киметкән иде инде. Ләкин көннәр әле һаман да явымсыз. Шулай да берничә көн рәттән җилләп тора: Зөя үзәнлегендәге тал куаклары, өянкеләр дулкынлана, юлда, сукалаган җир өсләрендә тузан бөтерелә. Гадәттә, мондый берничә көнгә сузылган җилдән соң, тоташ яңгырлар башлана... Шундый көннәрнең берсендә Фәттахов белән Җәләлиев басуда йөрделәр. Бүген агроном ничек тә председательне әлеге участокка алып барырга ниятләде. Җәләлиев авылны чыккач та, агрономның бу теләген белде, аны-моны әйтмәде: чыннан да аның нәтиҗәсе белән кызыксынырга күптән вакыт бит инде. Нәрсә булып чыккан икән?.. Менә хәтфә палас кебек җәелгән ямь-яшел уҗым өсте. Гади күз белән караганда да, бу участокка чәчелгән уҗым башкалардан аерылып тора. Куе, биеклеге белән дә бүтән участоклардан артыграк. Хәзер инде җир өстендә утырып калган кукуруз камыллары да беленми. Агроном белән председатель бер квадрат метрга туры килгән үсемлекләр санын исәпләп карадылар. Нәтиҗә председательне чыи-чыилап гаҗәпләндерде. Бу участокта тишелеп чыккан үсемлек саны сөреп чәчелгән басудагыга караганда бер ярымга артыграк иде! Җир өсте каз мендәре кебек күпереп киткән. Үсемлек тамырларына дым да, һава да җитәрлек үтеп торачак. Бу участокта уңышның яхшы буласы көн кебек ачык иде. — Синеңчә барып чыкты бит, Фәттахов, ә! — диде председатель, туфракка буялган кулларын чистарта-чистарта. Ул нәрсәдер исәпләп уйланып торды. — Кара әле, ә, — диде ул аннары, үз-узенә сөйләгәндәй.— йөз гектар кукуруздан 150 шәр центнер яшел масса алсаң да, мең ярым тонна силос дигән сүз бит ул. Шуның өстенә никадәр эш көче кими. Сөрәсең дә кукуруз чәчәсең. Уңышны җыеп алгач, камылны кистереп, арыш чәчәсең. Шәп бит, ә? Икеләтә файда! Агроном председательнең бу мактавына исе китмәде, ул үзен күптән борчып торган мәсьәлә турында тыйнак кына әйтеп куйды: — Кыюлык җитми шул әле бездә. Эзләнмибез. Шуның аркасында гына да ел саен әллә никадәр байлыкны кулдан ычкындырабыз... Ничек тә вакыт табып, фән белән дә кызыксынсагыз иде, Госман абый. Файдасы тияр иде аның! — Шулайрак шул, — дип килеште Җәләлиев, — дагалы ат таймас, дип юкка гына әйтмиләр... # * Менә кыш та үтеп китте. Зарыктырып көткән яз җитте. Колхоз кешеләре өчен зур шатлык алып килде бу яз. Колхозлар хәзер үз тракторларын, үз комбайннарын булдыра алалар, аларны үз теләгәнчә файдалана алалар. «Көчле ирек» колхозының да хәзер дүрт «ДТ-54» тракторы, бер «Беларусь»ы, биш комбайны, әллә нихәтле тагылхма машиналары бар. Кыскасы, алар Норлат МТСыннан 382 мең сумлык машина сатып алдылар. Менә озакламый чәчүгә чыгарга да вакыт җитә. Кар инде чокыр-чакырларда, тау битләрендә, урман ышыкларында гына калган. Көннәр шулай матур торса, ике-өч көннән җирләр өлгереп тә җитәр. Чәчүгә чыгарга инде бөтен нәрсә әзер. Тракторлар үзләренеке, көч җитәрлек. Быел язгы чәчүне иң кыска вакыт эчендә төгәлләргә мөмкин... Фәттахов шулар турында уйлана-уйлана инде карлардан әрчелергә дә өлгергән басулар буйлап атка атланып сабан чәчеләчәк җирләрне карап йөри. Аяз күктә, тигез сафларга тезелешеп, җылы яктан кайтучы кыр казлары, үрдәкләре оча. Алар Идел кебек булып җәелгән Зөя суына төшеп ял итәләр дә үз юлларына ашыгалар. Кайберләре бу якларны яратып, оя корырга, бала чыгарырга, монда гына калалар. Биектә, биектә язны мактап, иксез-чиксез кыр киңлекләрен мактап сабан тургае мәңгелек җырын җырлый... Фәттахов үзе дә белешмәстән, атын якындагы уҗым басуына борды. Әнә, ямь-яшел болынны хәтерләтеп, уҗым өсте җәелеп киткән. Кинәт агрономның бөтен тәне буйлап рәхәт бер җылылык йөгерде. Менә алда — зур кыенлык белән яулап алынган яңалыкның матур нәтиҗәсе. Фәттахов атыннан сикереп төште дә ызан буйлап алгарак атлады. Азрак баргач, тукталып калды һәм яхшы уңыш вәгъдә иткән уҗым өстенә озак кына вакыт карап торды. Язгы җил, куе булып үсеп килә торган үсемлекләрнең ныклыгын сынап карарга теләгәндәй, яшел тигезлек өстенә ' сугып-сугып ала, ә уҗымның гүя җилгә бирешергә исәбе юк — күңелле генә дулкынланып-дулкынланып куя. Җилгә каршы карасаң, сиңа таба вак-вак дулкыннар йөгереп килә кебек. Менә алар килеп җитәрләр дә аякларга йомшак кына бәрелерләр дип көтәсең. Юк, алар аякка бәрелмиләр, иркәләп кенә йөрәкне сыйпап узалар. Кинәт күңел күтәрелеп китә. Ваемсыз сабый вакытлар искә төшә, әнә шул дулкынланып торган яшел, тигезлек өстендә яланаяк йөгереп уйныйсы килә...