Логотип Казан Утлары
Повесть

ДУСТЫМ МӘХӘББӘТЕ

I Мин чәчәкләр яратам. Җәй көне бакчамда үрмәле гөлләр үс- терәм. Алар шундый матур, шундый купшы була, сокланмаган кеше калмый. Үрмәле гөлләр—дуслык билгесе ул. Минем дустымның исеме — Мин Ин. Ул кытай кызы. Ул әллә нинди зур эшләр дә башкармаган, зур батырлыклар да күрсәтмәгән. Ул синең белән минем кебек тормышны һәм илен яратучы гади бер кыз. Ләкин аның яшәве, аның дөньяда булуы — минем өчен зур бәхет. Мин Ин белән танышкач, аның бу дөньяда яшәве синең өчен дә бәхет булыр дип уйлыйм. Хәзер Мин Ин янымда юк. Ләкин ул һәрвакыт минем күз алдымда җанлы булып басып тора. Мин аның үзенә генә хас матур тавышын, дери төшеп көлүен ишетәм. Бадам чикләвеге төсле куе коңгырт күзләре ^елтырап миңа карап торалар шикелле. Мин аны еракта итеп түгел, күрше бүлмәдә генә дип хис итәм. Менә җилтерәп ишек ачылыр да аннан Мин Ин йөгереп килеп керер һәм миңа^сарылып: — Томузе, Рәмзия!—дип шатланып әйтер кебек. Ләкин, язарга дип кулыма каләм алсам, әле генә күз алдымда басып торган якын дустым, куркытылган кошсыман, каядыр китеп югала, хәтта колак төбемдә генә яңгыраган тавышы да ишетелми башлый. Миңа бик ямансу булып китә. Яңагыма таянам да тәрәзәдән карап тора башлыйм. Җәен үрмәле гөлләргә күмелә торган бакчам ялангач әле. Ләкин бүген инде түбә кыекларыннан тамчылар тама, зәп-зәңгәр күк йөзеннән, талгын гына тирбәлеп, төркем-төркем ак болытлар агыла. Мин беләм: алар җиргә җылы алып киләләр. Шуннан яз башлана. Урамнар буйлап йомшак җил исә. Бакчалардагы агачлар, койма такталары, каралты түбәләре дымсу-кара, аларга, әйтерсең, юеш хәтфә япканнар. Кыш буе ком, көл, шлак сибүдән каралып, тапталып беткән тротуар бозы өстеннән язның беренче гөрләвекләре юл салалар. Тротуар кырыйларына, ишек алларына өелгән кар өемнәренең кояш ягы киртләчләнеп, корт ашаган кебек, челтәрләнә башлаган. Тәрәзә башларында күгәрченнәр гөрләшә. Бүген ял көне, әле сәгать ун да тулмаган. Шулай да мин өйдән чыгып китәм һәм бик озак шәһәр урамнарында йөрим. Атап әйтерлек эшем юк минем. Язгы тамчылар җырына, кояшлы саф һавага сөенеп тик йөрим. Ямансулауларым әкренләп тарала. Миңа җиңел һәм рәхәт булып китә. М 4 Шулай йөри-йөри аякларым талгач, юлымда очраган бер бакчага кереп ял итәргә утырдым. Аркаңны ак буяулы урындыкның артына терәп» күзләреңне йомып хыялга чумып утыруы нинди рәхәт! Үлекләргә дә җан өрерлек җылы яз сулышыннан йөрәк җилкенеп куя, ниндидер яшерен бәхет, ниндидер яшерен шатлык тоеп куана. йомык күз кабакларыма кояшның рәхәт җылысы килеп орына. Мин кар астыннан аккан гөрләвекләрнең ниндидер тотып ала алмаслык нәфис бер көйсыман челтерәүләрен ишетәм. Тирәмдә эрегән кар, яңа ачыла башлаган җир, бүрткән бөре һәм умырзая исләре аңкып тора. Ул умырзаяларны мин урамга чыккач сатып алган идем. Алар хәзер дә минем кулымда. Күпмедер вакыттан соң керфекләремне күтәрәм. Ләкин урынымнан кузгалмыйм, шәрә агачлар арасыннан биек таш йортларга карап утырам. Көз, кыш көннәрендә ул биек таш пулатлар ничектер авыр, соры, караңгы чырайлы булып күренәләр, алар сине шул сорылыклары белән изәләр, басалар кебек. Ә хәзер, язгы кояшлы бер көндә, алар мәшһүр кытай рәссамнарының чынаякка төшергән бизәкләре кебек гаҗәеп бер җиңеллек белән сулыйлар, гүя алар җирдә түгел, ә һавага ашканнар. Саф һавада һәр ботагы аерым-ачык булып күренеп торган шәрә агачлар арасыннан мин шушы тылсымлы ташпулатларга бик озак сокланып, сөенеп карап утырам һәм бернәрсәне рәтләп төшенә алмыйм: нилектән бу болай? Соңгы вакытларда мин җир асты коммуникацияләрен проектлау, заводфабрикаларга һәм торак кварталларга газ үткәргечләр кертү буенча эшләдем. Кичә әнә шушы бакча артындагы таш йортларга газ кертүне тәмамладык. Ә эштән кайтканда юлыбыз ничектер баш инженер белән бергә туры килде. Шимбә көннәрдә ул гел җәяү кайта иде. Ләкин без, яшьрәк инженерлар, аны урамда күрсәк, ул килә торган яктан икенче якка чыгарга тырышабыз. Чөнки ул кулларын артка куеп әкрен генә атлый. Куып җиткәч узып китәр идең, карт кешедән яхшы түгел кебек, янәшә барыр идең, сүзгә бик саран ул: аның авызыннан бер сүз чыкканчы бер квартал юл үтәсең. Ләкин бу юлы мин абайламый- чарак калганмын, баш инженер белән янәшә атлавымны ул миңа исемемне атап дәшкәч кенә күрдем һәм беләсеңме, Мин Ин, нәрсә дип әйтте ул миңа? Кыюрак булырга, колачлырак итеп эшләргә кушты. «Сез бик сәләтле инженер», диде. Баш инженерның бу сүзләре мине әйтеп бетергесез дәрәҗәдә куандырды. Эченнән һәр кеше үзен әллә кем дип йөри ала. Ләкин бу әле башкалар каршында да син «әллә кем» дигән сүз түгел. Үземнән бик күп тәҗрибәлерәк булган кешеләр алдында беренче тапкыр танылуым иде бу минем. ...Мин тиз генә урынымнан торам да ашыгып өйгә кайтам. Тиз-тиз чишенеп, өстәл янына узам. Өстәлдә ап-ак кәгазь ята. Мин кулыма каләм алып, яза башлыйм... II Саргылт тәнле, кысыграк коңгырт күзле, кара чәчле Мин Ин үз тиңнәре арасында тышкы кыяфәтеннән бигрәк гаҗәп бер холкы белән аерылып тора иде. Аның йөзендә беркайчан да борчылу билгесе күрмәссең, әйтерсең, ул чын йөзен яшерер өчен битлек кигән дә бернәрсәгә дә исе китмичә карап тора. Бу гадәте аны үз яшеннән олырак итеп күрсәтә икән, аның чынында матур һәгл сөйкемле йөзенә салкын бер төс бирә икән, анда аның эше юк. Ул үзенең кыяфәтен үзгәртми. Белмим, әллә ул чакта минем күзәтүчәнлегем җитешеп бетмәгәнме, әллә Мин Инның йөзендәге ясалма битлексыман гамьсезлек миңа аеру 5 ча тәэсир иткәнгәме, баштарак мин аның үзен дә салкын күңелле бер кыз дин уйлап йөрдем. Була бит шундый кешеләр, рәтләп борчыла да, куана да белмиләр, беркемне дә, бернәрсәне дә чынлап торып сөймиләр, беркемгә дә, бернәрсәгә дә ачуланмыйлар, ниндидер төссез, хиссез бер тормыш белән үз алларына яшиләр. Андый кешеләрне мин тере мәет итеп саныйм, ләкин миналарны кызганмыйм, киресенчә, тукмыйсым килә, чөнки андый кешеләр әйләнәтирәләрендәге кайнап торган тормышның да ямен җибәрәләр. Андый кешеләр белән дус булуны мин башыма сыйдыра алмыйм. Мин Ин да шундый бер кыз түгелме дип котым очкан иде. Бәхеткә каршы, алай булып чыкмады. Мин аның йөзе — бары тик холкының гына көзгесе булуын, ә күңел көзгесе күзләрендә икәнен төшендем. Шатланган минутларында Мин Инның күзләре сизелер-сизелмәс кенә нурланалар, яктыралар һәм терекөмеш кебек уйный башлыйлар. Борчылганда ничектер арыгансыман булып китәләр, тоныкланалар. Уйга калганда, сагышланганда ул күзләрен бер ноктага төби һәм син алар- дагы акыллылыкны күреп хәйран каласың. Мондый чакларда тагын Мин Инның үзенә генә хас бер торышы була иде: ул я стенага аркасы белән сөялеп, я булмаса кайда булса да аудитория, коридор уртасында кисәктән туктап, кулларын бөгеп, терсәкләре белән билен кыса да, тырпайтып куйган баш бармакларына карап тора. Әйтерсең, бармак башларында ниндидер тылсым бар да, ул шуннан ниндидер бер хикмәт чыгарырга уйлый,. Мин Ин белән без Мәскәүдә, нефть институтында укыганда таныштык. Безнең группага ул өч кытай егете белән икенче курста укыган чакта килде. Русча сөйләшә белмәгәилектән, беренче курсны алар аерым укыганнар. Безгә килеп кушылгач та бер-ике ай чамасы алар үз төркемнәре белән генә йөрделәр, безнең белән якыннан аралашмадылар. Мин алариы болай күреп белсәм дә, исем-фамилияләрен белми идем әле. Беркөнне без, гадәттәгечә, лекңиягә җыелдык. Профессор Тулпанов теоретик механикадан лекция укырга тиеш иде. Студентлар барлык профессорларны да яратып бетермиләр һәм барысының да лекцияләренә бердәй йөрмиләр иде. Профессор Тулпановны студентлар яраталар, аның лекцияләрен калдырмаска тырышалар иде. Безне профессорның төпле белеме, лекцияләрне кызыклы һәм аңлаешлы итеп укуы гына түгел, аның үз предметын чиксез яратуы һәм шул яратуны ничектер бер дә басым ясамыйча безгә дә җиткерә белүе, безне канатландыра, дәртләндерә алуы, барыннан да бигрәк, аның кешелеклеге тарта иде. Лекция башланырга әле берничә минут булса да, аудиториядә бер генә буш урын да калмаган иде инде. Мин алгы рәттә, буш минуттан файдаланып, Жорж Сандның «Консуэло» романын укып утыра идем. Шул чакта аудитория ишеге төбендә өч кытай егете белән бер кытай кызы күренде. Алар, буш урыннар эзләп, тирә-якларына карансалар да, бер генә буш урындык та күрмәгәч, аптырап калдылар: һәр урындыкка я бәләкәй чемодан, я берәр папка, китап, дәфтәр куелган иде. Нәкъ шул минутта мин китабымны ябып, дәфтәремне ала башлаган идем. Ишек төбендә басып торган кытай кызы кинәт кыю гына атлап минем яныма килде дә русча: — Рәмзия, синең янда урын бармы? — дип сорады. Миңа аның бадам чикләвеге төсле елтыр күзләре, самими елмаюы һәм рус сүзләрен бераз көйли төшеп әйтүе, ә барыннан да бигрәк, исемем белән эндәшүе ошады. Мин исә, аның исемен белмәгәнгә, кызарып куйдым һәм тиз генә үзебезнең группа студентлары утырган алгы рәткә карап алдым. Биредә дә барлык урыннарны алып бетергәннәр иде. — Буш урын юк шул, — дидем мин уңайсызланып, һәм шунда ба 6 шыма бер фикер килеп; — Әйдәгез, чертеж кабинетыннан урындыклар алып киләбез, — дидем. Мин аны кулыннан тоттым да күрше аудиториягә алып киттем. Анда һәрберебез икешәр урындык алып, яңадан үз аудиториябезгә кайттык. Урындыкларның өчесен Мин Инның иптәшләренә бирдек Егетләр, безгә рәхмәт укый-укый, урындыкларын күтәреп, иң арткы рәткә киттеләр, 1Мин Ин минем яныма, беренче рәткә утырды. Ул көнне тәнәфес вакытларында да без гел Мин Ин белән бергә булдык. Мин аның исемен сорадым. Ул әйтте. Мин бер әйтүдә үк хәтерләп калдым, чөнки бу исем безнең телгә әйтелеше белән бик якын иде. Мин Ин моңа шатланды булса кирәк: күзләре яктырып, нурланып китте. Шулай да соңыннан без аның исемен русчалаштырып, сөеп- яратып, күбрәк «Минаша» дип йөртә башладык. Ул моңа бер дә ачуланмады. Еш кына аудитория ишекләре төбендә бер мәлгә ыгы-зыгы булып ала торган иде. Бер группа лекциядән чыга, икенче группа урын алып калырга ашыга. Безнең инстититутның яңа бинасы ул чакта әле салынып бетмәгәнгә, аудиториядән аудиториягә күчеп йөрү безнең көндәлек студент тормышы өчен бик характерлы бер күренеш иде. Студентлар арасында алдан урын ала белүдә даннары чыккан кешеләр дә бар иде. Соңга таба алар исемлегенә Мин Ин да өстәлде. Ул төркем эченнән ничектер балык кебек кысылып үтә һәм малайлардан да алда урын алып, миңа ерактан ук кул болгап: — Рәмзия, бирегә кил!—дип кычкыра иде. Мин алгарак киттем бугай. Дуслашуыбызның беренче көнендә ук Мин Ин мине үзенең иптәшләре белән дә таныштырды. Аларның берсе — Пан Чан, икенчесе — Чжан Шунь һәм өченчесе Ли Си исемле икән. Озын буйлы, матур коңгырт күзле, яңак калкымнары килешле генә түгәрәкләнеп торган Чжан Шунь иптәшләре арасында иң чибәр егет иде. Бигрәк тә аның тавышы ошады миңа. Хәтфә кебек йомшак, ягымлы, саф тавыш иде ул. Мондый тавыш күбрәк җырчыларда була. Мин ялгышмаганмын икән, соңыннан аның бик шәп жырчы икәнен белдем. Студентларның үзешчән кичәләрендә ул гел җырлый, кытай студентлары хорына да җитәкчелек итә иде. Бу хорга, тавышы бик шәп бул- маса да, Мин Ин да катнаша иде. Шуның өстенә Чжан Шунь бамбук агачыннан ясалган, безнең курайга охшаганрак бер музыка коралында да бик оста уйный иде. Мин Инга карап алган чакларда Чжан Шуньның күзләре ниндидер әйтеп булмый торган җылы бер нур белән өретеләләр иде. Без, кызлар,, мондый нәрсәләрне беренче караштан ук күреп алабыз, чөнки мондый нәрсәләргә безнең күзләр очлы. «Чжан Шунь Мин Инны сөя!» дип уйладым мин һәм... белмим, нинди сәер тойгыдыр инде бу, гомеремдә бе- ренде тапкыр сөйләшкән Чжан Шуньны күңелемнең кай җире беләндер Мин Иннан көнләшеп куйдым. Хәер, бу шундый бик аз вакытлы, шундый тиз үтүчән бер тойгы иде, мин аны үзем дә шундук оныттым. Ли Си мыштымрак егет иде. Ул сүзгә бөтенләй диярлек катнашмады. Соңыннан да ул ничектер бездән читтәрәк йөрде. Без аның белән очрашканда исәнләшеп уза торган танышлар гына булып калдык. Аның җәенке, яссы йөзендә гүя шундый сүзләр язылган иде: «/Мин кызлар белән дуслашырга теләмим, кызлар миңа тиң түгел». Пан Чан, Ли Синың нәкъ киресе буларак, шаян һәм мәзәкче бер егет иде. Ул беренче танышканда ук миннән барысын да сорашып өлгерде, кызлар белән биергә яратуын да әйтте, хәтта фокус та күрсәтеп алды. Ул мине гел көлдереп торды, үзенең дә киң бакыр йөзеннән якты, шаян елмаю китмәде. Икенче көнне мин аңардан кытайча «исәнмесез» дигән сүзне сорадым. Пан Чан, бик күңелле нәрсә ишеткән кебек, кара калын кашын сикертеп, тешләрен күрсәтеп елмайды да: 7 — Ли-хоу, — диде. Аннары барлык мәзәкче егетләргә хас бер тәкәллефсезлек белән, шуның өстенә, каш-күзләрен дә уйнаткалап: —Моның нигә кирәк булуын белергә рөхсәт итегез әле,— диде. Русча әле начар белүенә карамастан, ул шулай озын итеп, китапча итеп сөйләргә тырыша иде. һәм шулай сөйләшә алуы, кызлар алдында үзен чын кавалерларча тота белүе белән горурлана да иде. Мин егетләр белән чытлыкланырга яратмыйм, андый нәрсәне белмим дә. Шулай да бу юлы әллә инде студентлар арасында болай нечкәләп сөйләшүчеләр булмагангамы, әллә Пан Чанның иң югары әдәплелек белеменнән дә үзенең хәбәрдар булуын күрсәтергә тырышуыннанмы, мин аңа бармак янап: «Күп белсәң, тиз картаерсың»,—дидем. Бу сүзләр аңа шул хәтле ошады ахрысы, соңыннан ул бу сүзләрне еллар буена, институтны тәмамлаганчы гел кабатлап йөрде. «Дәресләремне белсәм дә картаермынмы икән?—дип сорый иде ул. — О, алай булса мин алармы белергә дә теләмим. Мин әле өйләнмәгән егет», — ди иде ул. Күп тә үтмәде, безнең янга Мин Ин килде. Аның өстендә карасу зәңгәр төстәге килешле костюм, аягында биек үкчәле кара туфли, чәчен кыектан аерып ике толым итеп үргән. Салкыннан кергәнгә бит урталары азрак алсуланган, күзләре күңелле елтырый иде. Мин аңа сарылып: — Ли-хоу, Мин Ин? — дидем. Моңа ул шундый шатланды, көне буе янымнан китмәде. Ә өйгә кайтырга чыккач, урам чатында аерылганда, миңа: — Дзайдзе (хушыгыз), — диде. Аннары ул тулай торакка кайтырга дип троллейбуска утырды, мин апаларыма киттем. Мин апаларда тора идем. III Мин Ин белән дуслаша башлауга байтак көннәр үтте инде. Хәзер без гел бергә булабыз, бергә йөрибез, бергә дәрес әзерлибез. Ул миңа көн- нән-көн ныграк ияләшә бара. Мин дә аны ярата башладым. Көннәрдән беркөнне мин аңардан үзенең тормышы, әти-әниләре, туганнары турында сөйләвен үтендем. «Сөйгән егетең бармы?»—дип тә сорадым. Ул елмайды, күзләре яктырып китте. Аннары «юк» дигән кебек башын чайкады. — Син нидер әйтеп бетермисең, Мин Ин, — дидем мин аның бу сүзсез җавабына ышанмыйча. — Кызлар сер саклаган була бит. — Юк, мин барысын да әйттем, — диде Мин Ин, кырт кисеп. Мпн аның дөресен әйтүеннән бигрәк бу турыда сөйләшәсе килмидер дип аңладым. Әти-әниләре, туганнары турында сөйләгәндә Мин Инның йөзе сагышланып китте. Ул алардан аерылып тору никадәр авыр икәнен әйтмәде, ләкин анысы болай да бик җиңел аңлашыла иде. Мин Инның әти-әнисе гомер-гомердән Шанхайда яшәгәннәр һәм хәзер дә анда торалар икән. Әтисе бухгалтер булып эшли, әнисе беркайда да эшләми: Мин Инның апасы авырый икән, Мин Ин да аның турында уйлап бик каты борчыла. Ләкин Мин Ин инде аңа хат та яза алмый... Бу сүзләрне әйткән чакта Мин Инның зур коңгырт күзләренә мөлдерәп яшь тулган иде. Ул байтак вакыт эндәшми торды, аннары сүзен дәвам иттереп, тагын апасы турында сөйләп китте. Мин Инның апасы бик сәләтле кыз булган. Бик яшьләй борынгы кытай телен өйрәнгән, инглиз, француз һәм немец телләрендә сөйләшә алган. Шанхай университетына математика бүлегенә укырга кергән. Ул чакта тормышлары бик читен булганга, әти-әниләренең барлык тапкан маллары Мин Инның апасын укыту өчен түләүгә киткән. Үзләренә ипи- 8 лек тә акчалары калмый торган көннәре еш булган. Шулай да семьядай берәү дә зарланмаган, берәү дә сыкранмаган. Барысы да Мин Ин апасының укып зур кеше булуын көткәннәр, бөтен өметләрен шуңа багла^ ганнар. Ләкин аларның өметләре тормышка ашмаган. Ачлы-туклы тормыш, чиксез күп уку Мин Инның апасын аяктан еккан, ул авырып.... акылга җиңеләеп калган. Мин Инның абыйлары бәхетлерәк булганнар. Алар яңа Кытайда белем алганнар. Өлкән абыйсы хәзер Шанхай университетында рус телен укыта икән. Мин Ин белән гел хат язышып тора. Уртанчы абыйлары икесе дә машинист булып эшлиләр. Сеңелесе Шанхай университетының химия бүлегендә укый. Мин Ин үзе дә башта шул университетта математика бүлегендә укыган. Ул, апасы кебек, математика фәннәре докторы булырга хыялланган. Ләкин хәзерге вакытта яңа Кытайга нефтьче инженерлар кирәк. Шуңа күрә Мин Инны Мәскәүгә укырга җибәргәннәр. Мин аңа үзебезнең семья турында сөйләдем. Әнием белән апа-сеңелләрем барлыгын, әтиемнең сугышта һәлак булуын, үземнең хәзерге вакытта олы апаларымда торуымны әйттем. Ләкин ничектер шулай килеп чыкты, мин аңа үземнең татар кызы булуымны әйтә алмаганмын, ә ул мине рус кызы дип йөргән икән. Соңыннан, минем татар кызы икәнемне белгәч, ул мине астыртынлыкта гаепләп, әзрәк үпкәләп тә алды. Болан булды бу. Беркөнне тәнәфес вакытында румын студенты Пауль — безнең институтта румыннар да шактый күп укый иде — мине бер читкә алып китте- дә, һичбер кереш ясамыйча: — Рәмзия, кичә сезгә кайсы артист бигрәк ошады? — дип сорады. Мин, төшенеп җитмичә: — Кайда? — дип сорадым. — Кичә, татар концертында. — Әллә сез дә анда булдыгызмы? — дип сорадым мин. — Әйе,—диде Пауль елмаеп, — булдык та, сезне дә күрдек. Тик сез безгә борылып карарга теләмәдегез. Яныгызда кавалер бар иде. Хәрби кеше. — Апаның ире иде ул, минем җизнәм,— дидем мин һәм Паульдән: — Концерт сезгә ошадымы соң?—дип сорадым. Аның татар концертында булуына мин бер дә гаҗәпләнмәдем. Румыннар җыр яраталар, Мәскәү- дә милли телләрдә була торган барлык концертларга да диярлек йөриләр иде. Шуның өстенә Паульнең композитор булырга хыяллануын да белә идем мин. — Миңа бигрәк тә бер җырчыгыз ошады, — диде ул. — Фамилиясе хәтеремдә калмаган. Тәбәнәк кенә, йомры гына. Җырлаганда матур кызларга карап каш сикертә. «Башмагым»ны җырлады. Көе бик матур, сүзләрен төшенә алмадым. Кайсы артист турында сүз барганлыгын мин шундук төшенеп алдым һәм Паульгә аның фамилиясен әйттем. Бер уңайдан җырын да тәрҗемә иттем — дөресрәге, ул җырның русча тәрҗемәсен яттан белә идем. Пауль блокнотын чыгарып шунда ук яза барды. Шул вакытны безнең янга Мин Ин килде. Барлык кызлар кебек, Мии Ии да кызыксы- нучан иде. Ул миннән: «Нинди җыр ул? Сер булмаса, миңа да әйт әле»,— дип үтенде. Мин аңлатып бирдем һәм үземнең татар кызы икәнемне әйттем. Моңа Мин Инның аз гына да исе китмәде, һәрхәлдә йөзендәдер гаҗәпләнү билгесе күренмәде. Тик кичен, институттан чыгып, троллейбус остановкасына барган чакта гына ул: — Рәмзия, син астыртын кыз икәнсең, — диде беркадәр үпкәләгән тавыш белән. — Үзеңнең татар кызы булуыңны да әйтми йөрисең, концертка да чакырмадың. Ә минем татар музыкасын тыңлыйсым килә. Ул безнекенә охшаган. Бер тапкыр радиода ишеткәч, кытай көйләрен тапшыралар икән дип алданганым да бар. 9 Мин, Мии Инның музыкага әллә ни исе китмәвен, аның үпкәсе дус^- лыкка кер кундырасы килмәүдән генә әйтелгәнлеген белсәм дә, шактый уңайсыз хәлдә калдым һәм, гаебемне акларга теләп, шунда ук аңа татар музыкасы, татар композиторлары, җырчылары, шагыйрьләре турында сөйләп бирдем. Мин, мавыгып китеп, шактый озак сөйләгәнмен, ләкин Мин Ин мине бер генә тапкыр да бүлдермәде. Туганда ук математик булып туган бу Минаша ике сәгать буе ничек тыңлап торды икән минем сөйләгәниәрем- не, ничек түземе җитте икән, дип гаҗәпләнә башладым мин. Чөнки без,- яшь кызлар, барыбыз да диярлек, түземсезлек чире белән авырыйбыз.- Үзебез яраткан күңелле әйберне тыңлый алсак та, күңелсезенә бер минут та түзә алмыйбыз: я нәфрәтләнәбез, я бүлдерәбез. IV Өченче курста укыган чакта бездә математика һәм сопромат дәресләре бик күп булды. Кызларның күпчелеге өчен, минем өчен аерата, бу дәресләр үтә кыен иде. Алардан мин уттан курыккан кебек курка идем. Шуңа күрә унынчыда укыганда ук мин техник вузга түгел, бәлки гуманитар уку йортларының берсенә кереп, я әдәбият, я тарих, я география буенча белем алырга хыяллана торган идем. Әмма тормыш гел син уйлаганча гына эшләми икән. Синең юлыңны ул кая гына бормый, ничек кенә сынамый. Түзсәң түзәсең, түзмәсәң — юлыннан алып ташлый. Тырыша торгач, математиканы ерып чыксам да, сопромат минем тәмам теңкәмне корытты. Мин «вращение моментов, деление сил, сгибы, кручение» дигән нәрсәләрнең асылына төшенә алмыйча, аптырап беттем, нишләргә белми башладым. Яшермим, кайбер көннәрдә институттан китү турында да уйлый идем. «Юк, миннән беркайчан да инженер чыкмаячак. Монда кереп ялгышканмын мин», дип уйлый идем. Тик минем холкымда шундый бер сыйфат бар (мин аны нинди сүз белән әйтергә дә белмим), бер-бер эшне булдыра алмасам, бик каты гарьләнәм. «Булдыра алмаганга институтны ташлап киттем», дип әйтү, шуны башкалар алдында да, үз алдымда да тану миңа үлем белән бер булыр кебек иде. Шулай да хәлем хәл иде минем. Сопромат буенча беренче контроль эшне язар өчен укытучы янына дүрт тапкыр барып, дүрт тапкыр кире борылып кайттым. Ә безнең институтта шундый тәртип: контроль эшеңне тапшырмасаң, шул фән буенча сиңа имтиханга керергә рөхсәт итмиләр. Кайчагында төне буе газапланып утыргач, урынымнан торып, көзге алдына килеп, үз-үземне кызганып: «И мескен Рәмзия! Үләсең бит инде, йөзеңдә адәм төсе калмаган бит!» дия идем һәм ике кулым белән башымны кысып ала идем. Ә башым чуен кебек шаулый, ]менә-меиә урталай ярылыр төсле иде: Бу вакытта мин иптәшләремнән дә кача башлаган идем, аларның күзләренә күренергә ояла идем. Шулай да беркөнне Мин Ин минем яныма килеп: — Томузе (иптәш), син кайгырып йөрисең,—диде. Ул: «Ник болай кайгырып йөрисең?» — дип сорамады. Мин Ин, гомумән, сорауларны бик аз бирә иде. Күбрәк ул раслап сөйли иде. Ул чакта мии аның бу үзенчәлеген бик үк белеп бетерми идем әле. Аптырап калдым. Аның кайгымны раслап әйтүендә кыюлык та, аз гына кызгану да һәм аз гына үртәү дә бар иде. Ләкин аның елтыравык күзләрендә шул хәтле теләктәшлек иде, мин дөресен әйтмичә булдыра алмадым. — Минаша, бу сопромат җанымны ала бит минем,—дидем. — Контроль эшеңне әле тапшырмагансың. — Юк шул. 10 Мин Ин ике терсәге белән билен кысып, кулларын алга сузып, тырпайтып^ куйган баш бармакларына карап, бераз уйга калып торды да, гаҗәп бер ышаныч һәм кыюлык белән: — Кайгырма, томузе. Бер атна тырышып уку контроль эшне хәл итәчәк, — диде. Мин ачыну катыш елмаеп куйдым. Бер генә атна тырышканмын мин! Мин Ин да минем өметсез елмаюымны күрде һәм үзенә хас бер турылык белән: — Юк, Рәмзия, бакчаң чәчәк атмаганга кояшка үпкәләмә. Үзеңә үпкәлә, томузе...—диде. Мин Ин минем хәлемне аңлады булса кирәк, кулымнан тотып, үзенең ярдәм итәчәген әйтте. Мин моңа да ышанмадым. Дөрес, Мин Ин безнең группада гына түгел, бөтен курста иң шәп математик иде. Ике сәгатьлек контроль эшне ул ун-унбиш минутта эшләп чыга иде. Әйтерсең, ул уйлап та тормый, тиз-тиз күчереп кенә яза. Безне уттан алып суга ташлый торган «дифференцирование белән интегрирование» аңа күңелле ял төсле генә иде. Шулай да аның ярдәменнән файда булуына ышанмадым. Чөнки Мин Ин ул чакта русча бик начар сөйләшә иде, мин аның сөйләвеннән бернәрсә дә аңламам дип курыктым. Ләкин бүтән кемнән ярдәм сорыйсың? Безнең группада миннән башка берничә кыз бар барын, ләкин алар үзләре дә миннән ерак китмиләр. Егетләр, бәлки, булышырлар иде дә, алар- га сер бирәсе килми. Мин аңа рәхмәт әйттем, ә күңелемдә шундый әрнү, шундый газап кузгалды, өйгә кайткач түзмәдем, яулык читен тешләп елап җибәрдем. Кеше бер еласа, җиңеләеп китә, диләр. Бәлки, башка очракларда бу шулайдыр да. Әмма студентка елаудан җиңеллек килми. Монысын мин яхшы беләм. Шулай итеп, без Мин Ин белән сопроматны өйрәнә башладык. Лекцияләрдән соң, тиз генә студентлар ашханәсенә барып, берәр стакан кайнар чәй, икешәр бутерброд ашап алабыз да, аулак урынга — институтның беркем йөрми торган аулак баскычына батарея янына килеп утырабыз. Аудиторияләрдә, коридорларда шау-шу, тавыш, ә монда тып-тын, беркем юк, Мин Ин да мин генә. Батарея җылы. Тонык кына булып лампочка яна. Студентка тагын ни кирәк? Мин Ин — болай да кычкырып сөйләшә торган кыз. Мин аның сүзләрен төшенеп бетә алмасам, ул тагын да катырак кычкыра, кулларын болгый. Никадәр катырак кычкырса, мин шулкадәр яхшырак төшенергә тиеш,—дип уйлый ахрысы, мескенкәем. Аның беренче кичтә үк тамагы карлыгып бетте. Мин бер нәрсәгә чиксез шат идем: Мин Ин гаҗәп түземле кыз икән. Бер үк мәсьәләне ул ун-унбиш тапкыр аңлатырга да иренми иде. Дөрес, мин үземнең булдыксызлыгымнан бик нык гарьләнә идем, ләкин чигенергә дә теләми идем. Мин Ин күпмегә түзә алса, мин дә шуңа түзәргә риза идем. Без төнге бер тулганда гына, институтны бикләр вакыт җиткәч кенә кайтып китә башладык. Кайчакта, кызып китеп, сәгатькә карарга да онытабыз. Беренче көнне уборщицалар безне барлык аудиторияләрдән эзләп йөргәннәр, ләкин күпме эзләсәләр дә таба алмаганнар. Ишекне дә бикли алмаганнар, чөнки вешалкада ике студентканың өс киеме эленеп тора. Шуннан төнге сакчы карт үзе сукрана-сукрана эзләргә керешкән. Безне эзләп тапкач бик озак әрләде ул. — Икенче эзләп тә тормыйм, биклим дә куям. Институтта кунарсыз, — дип куркытты. Шулай да яхшы күңелле карт ул безнең вахтер. Без аңа конфет, пирожки бирдек. «Ярлы студент акчасына сатып алдык, бик тәмле», дигән булдык. Ул башын чайкап көлемсерәде дә ачуын бөтенләй онытып: 11 — Эх сез, кызлар!—дип куйды һәм икенче тапкыр беренче яртыдан да соңга калмаска кушты. Без яңадан кичеккәч, тагын сукрана-сукрана безнең янга килде. — Менә таяк белән куыйм әле мин сезне, төн күгәрченнәрен! — диде. Шулай без кичләребезне аулак баскычта үткәрәбез/Хәзер инде Мин Ии азрак кычкыра, кулларын да сирәгрәк болгый. Чөнки мин сопро- матиың хикмәтләренә төшенә башладым. Үземнең дә күңелем күтәрелеп китте. Эчемнән Мин Инга ун мең рәхмәт укыйм. (Без күп дигән мәгънәне белдерергә теләгәндә йөз, мең тапкыр дибез. КытайЯар мондый очракларда ун мең тапкыр диләр. Шуңа әйтүем инде.) Билгеле, ул ун мең рәхмәтне Мин Инга телдән әйтмәдем, чөнки төчеләнүне ул бер дә яратмый, мин хискә бирелә башласам, гел үртәп көлә иде. Шимбә көн нәкъ бер атна үтте дигәндә, мин Мин Инга әйтә куйдым: — Мииаша, дүшәмбе көн контроль эшемне биреп карасам, ничек булыр икән? — дидем. — Син үзеңә ышан, — диде ул миңа җавап бирмичә. — Үз-үзеңә ышансаң, тапшырып кара. Мин уңайсызланып киттем. Күңелемдә әле мең төрле шөбһәм бар иде. Мин Иннан мин катгый җавап көткән идем, аның җавабы минем шул шикләремне бетереп, ышанычымны арттырырга ярдәм итәргә тиеш иде. Ә ул барысын да минем үземә кайтарды. Мин Ин минем шөбһәләнүемне сизде булса кирәк, шелтәле бер тавыш •белән: — Син, Рәмзия, комсомолларча эшләмисең! Үзең җитмәсә факультет 'бюросы члены әле, — диде. Гаҗәп, бу сүзләрне башка берәү әйтсә, мин моңа ачуланыр идем, ә Мин Инга тузан бөртеге кадәр дә күңелемдә үпкә тумады, чөнки бу сүзләрне ул чын йөрәктән, чын ышаныч белән әйтә иде. Ул үзе дә комсомолка иде. Дүшәмбе көн мин контроль эшемне тапшыру нияте белән сопромат укытучыбыз доцент Русаков янына кердем. Минем өстемдә кара йон күлмәк һәм спортчылар кия торган фуфайка иде. Мин юри гадирәк киенеп килдем. Чөнки Русаковның сәер гадәтләре бар иде. Ул модага иярүчеләрне яратып бетерми, ә стилягаларны бөтенләй күрә дә алмый иде. Шуңа күрә стилягалар аның дәресенә я бөтенләй килмиләр, я киемнәрен алмаштырып киләләр иде. Әгәр инде берәрсе, киреләнеп, лекциягә тутый кош кебек чуар киемен киеп килсә, Русаков аны такта янына чакырып чыгара да бөтен студентлар алдында аңардан көләргә тотына иде. Ул шундый үрти, бөтен аудитория шаркылдап көлә иде. Русаковның икенче бер сәер ягы шунда иде, ул беркемгә дә бишле •билгесе куймый, әйтерсең, ул бишле дигән билгене белми дә иде. Шуңа күрә студентлар аны яратмыйлар иде. Менә шушы кеше алдында инде мин җанымны учыма йомарлап басып торам. Ни булыр? Җитмәсә, бүген ул нигәдер сүрән дә күренә, каш астыннан гына карый. Киемемә бәйләнер урын юк кебек. Әллә сүтелә башлаган толымнарымны яратмады микән? Мин толымнарымны тиз генә артка алып ташлыйм, һай, харап булдым бугай! Чигә чәчләремә карый бит. Минем китап укыганда чигә чәчләремне бармакка урый торган юньсез гадәтем бар. Шуңа күрә чигә чәчләрем һәрвакыт ике яктан да алкаланып торалар. Миңа калса, Русаков хәзер: «Башта бу фин- тифлюшкаларыңны кыркып ташла, аннары зачетка керерсең», — дип әйтер төсле. Шикләнгән кешенең күңеле ниләр генә уйламый бит. Кы- зарганнан-кызара барам. Ахрысы, түзмәм, тагын борылып кайтып китәрмен. Әллә инде Русаков минем күңел газапларымны сизеп алып мине кыз- J2 тандымы, әллә чыннан да бәйләнер урын тапмадымы, киемемә карата* һичбер сүз әйтмичә, сопроматтан бер мәсьәлә бирде. Мин мәсьәләне күчереп алдым да буш урындыкларның берсенә барып утырдым. Аудиториядә минем шикелле зачет бирүче тагын берничә студент бар иде. Алар миңа бер күтәрелеп карап алдылар да дәфтәрләрен.? иелделәр. Аларның кыяфәтләреннән үк кайсының эше шәп, кайсының көймәсе комга терәлгәнен белеп булыр иде. Тик күзәтергә минем вакытым гына юк иде. Мин мәсьәләгә күз йөртеп чыктым да шундук эчемнән сөенеп куйдым. Бәхет! Мондый мәсьәләләрне без Мин Ин белән аулак баскычта әллә нихәтле чишкән идек. Күңелемнән дустыма янә ун мең рәхмәт укып, эшкэ керештем һәм бик тиз арада, хәтта миннән алда эшкә утырган иптәшләрдән дә алдарак, мәсьәләне чыгарып та ташладым. Инде булды, инде- котылдым дип торам. Сез инде көлмәгез, мин күзләремнең шатлыктан ялтырый башлавын сизәм, ихтыярсыз елмаясым килә, ләкин юләр булып күренергә дә теләмим. Шуңа күрә ясалма җитди бер кыяфәт белән кәгазьләремне җыям да әле һаман да газапланып утырган иптәшләргә- бер карап алып, зачет кенәгәсен кулыма тоткан хәлдә укытучы өстәле янына барып басам һәм кәгаземне аңа сузам. Ул күзлеген киң, шома маңгаеннан борын өстенә төшереп, минем кәгаземә карый. Бер карый,, ике карый. Аннары күз кырые белән генә минем үземә дә карап ала. Мин зачет кенәгәмне арткарак яшерәм. Кинәт йөрәгем «жу-у!» итеп китә. Русаков миннән шикләнә. Ул мәсьәләне үзем чыгаруыма ышанмый,, берәрсе «шпаргалка» ташламады микән дип иптәшләргә берәм-берәм: карап чыга. Моны иптәшләр дә сизеп алалар һәм барысы, эшләрен бүлеп, миңа карыйлар. Менә Русаков күзлеген маңгаена күтәрде, аннары өстәле яныннан торып бер йөреп килде. Мин, һичбер гаебем булмаса да, бик каты куркам, чөнки мондый очракларда Русаковның студентларны зачеттан куып.; чыгарулары да булгалаган иде. Ләкин бу юлы күк күкрәмәде, яшен яшьнәмәде. Русаков миңа хәтта, ачуланмады да, тик зачет кенәгәмне дә сорамады. Үз янына утырырга; кушты да сәбәбен да аңлатмыйча: — Мин сезгә икенче бер темага мәсьәлә бирергә мәҗбүрмен,—диде; Әйтегез, мин нишләргә тиеш идем? Мин көттем. Ул бер кәгазь кисәгенә саннар язды да, мәсьәләне аңлатып, миңа сузды. Бу минутта мин шулкадәр аптыраган идем, мәсьәләне һич ничек төшенә алмадым. Карандаш тоткан кулым дер-дер калтырый. Русаков исә’ ирен почмагы белән елмаеп утыра иде. «Әһә, эләктеңме, кызый!» дип әйтә иде шикелле аның бу елмаюы. Минем ачуым килде, гарьләндем. Ә гарьләнү кайчакта кешегә көч тә бирә икән. Мин тешемне кысып, уйлана, башладым. Бераз тынычлана да төштем бугай. Шуннан соң күз алларым яктырып китте. Бу мәсьәләгә охшашлы мисалларны да Мин Ип белән аулак баскычта өйрәнгән идек бит. Мин бу мәсьәләне дә әллә нинди зур кыенлыкка очрамыйча эшләп чыктым. Шул вакытны минем белән бергә аудиториядә утыручы ике студент эшләрен бетереп Русаковка тапшырдылар. Ул аларның эшләрен карап чыкты да, канәгать булмыйча, икесенә дә өчле билгесе куйды. Минем мәсьәләне тикшергәннән соң, Русаков миңа шактый озак карап торды. Аның баягы мыскыллап елмаюы беткән иде инде. Ул минем зачет кенәгәмне сорап алды да дүртле билгесе куеп чыгарды. Мин Ин мине ишек төбендә көтеп тора иде. Йөзе шундый гамьсез, әйтерсең, ул минем өчен аз гына да борчылмаган. Әмма минем хисләрем ташый иде, мин дустымны муеныннан кочып алдым да, коридорның аргы башына алып китеп, көлә-көлә булган хәлне сөйләргә керештем. Гаҗәп,, мин үзем турында сөйләнүдән бигрәк, Русаков турында сөйләгәнмен^ икән. Моны Мин Ин әйткәч кенә белдем. 13 Хәзер инде без лекцияләргә көн саен йөрмибез, атнага ике көн генә • барабыз. Мин Ии белән бер-беребезне күрми торган арада тәмам сагынышып бетәбез. Очрашсак, бер-беребезгә әллә кайдан ук елмаешып каршы киләбез дә, сарылышып, хисләнеп сөйләшергә керешәбез. Минем бүтән дус кызларым да күп. Әмма Мин Ин алар арасында үзенә бер урынны алып килә. Моның ни өчен шулай булуын мин аңлатып та бирә алмам кебек. Мин Инның дуслык хисендә ниндидер үтә бер сафлык, тугрылык сизәм. Аның тышкы билгеләргә, тышкы сыйфатларга бик саран булган дуслыгы үзенең эчке тирәнлеге белән бай, һәм бу байлык әкрен генә синең үзеңә дә күчә бара кебек. Еш кына без бергәләп кинога, концертка, танцыларга йөрибез. Мин мәктәптә чакта ук биергә өйрәнгән идем, хәзер Мин Инны да биергә өй- рәтәм. Шулай да танцылар безне артык кызыксындырмый. Ә рәсем сәнгате белән без шактый мавыгып киттек һәм Третьяков галереясендә була торган лекцияләрнең берсен дә калдырмый йөри башладык. Лекцияләрдән соң култыклашып, шул турыда бәхәсләшә-бәхәсләшә, шаулы Мәскәү урамнары буйлап җәяүләп кайтабыз. Кайчакта бер-беребезгә күңел серләребезне дә ачабыз. Ике кыз бергә туры килсә, сөйләгәне егет була дигәндәй, без дә еш кына үзебез белгән егетләр турында сөйләшеп алабыз. Бу яктан барлык милләт кызлары да бер икән. Ләкин безнең бу сөйләшүләрне берсе читтән юри тыңлап килсә, берни аңламас иде. Чөнки без бер сүз әйтәбез дә көләбез. Бигрәк тә мин көләм. Мин Ин күбрәк елмаерга ярата иде. Чжан Шуньның Мин Инны яратуын мин күптән күреп килсәм дә, Мин Инның аңа ничек каравын ачык белми идем. Шул нәрсә эчемне гел кытыклап торганга, беркөнне, шулай бакча буйлап култыклашып кайтканда, Мин Иннан шул турыда сорап та алдым. Мин Ин минем соравыма тиз генә җавап кайтармады. Ул ничектер тынып калгандай булды, йөзе уйчанланды, күзләре тоныкланды. «Әллә күңел ярасына кагылдыммы?» дип уйлап та алдым мин. Бу вакытта без машиналар күп йөри торган Киров урамына килеп җиткән идек. Светофор яшел күзен ачканчы тротуар кырыена шактый күп халык җыелып өлгерде. Светофор яшел күзен ачкач, без ашыгып урамны аркылы чыктык та, бераздан метро бинасы кырыеннан үтеп, Чистые пруды бульварына борылдык. Мин Ин минем соравыма бөтенләй җавап бирмәде, дип торганда ул үзе миннән: — Чжан Шунь сиңа ошыймы?—дип сорады. Мин бу көтелмәгән сорауга бераз гаҗәпләнебрәк калдым, аннары г.шаярткан булып: — Миңа ошамаса да, сиңа ошый ул. Ул җырлаганда син гел аның янында буласың бит, — дидем. Чыннан да Чжан Шунь җырлаганда яки курай уйнаганда Мин Ин гел аның янында була иде. Мин Ин үзе бары тик «Мәскәү — Пекин» җырын гына беркадәр яхшы җырлый иде. Үзе җырлый белмәгән кеше башкаларның матур җырлавына һәрвакыт кызыгучан була. Миңа калса, Мин Ин Чжан Шуньның җырлавына гына түгел, аның үзенә дә соклана иде кебек. Мин моңа хәтта ышана да идем. Ләкин Мин Инның җавабы мине тәмам гаҗәпкә калдырды. — Чжан Шунь — эгоист, мин аны яратмыйм,—диде ул. Минем белүемчә, Чжан Шуньга андый гаеп ташларга һичбер нигез юк иде. Мин шул турыда сөйләргә дип авыз ачкан гына идем, Мин Ин мине бүлдереп: — Рәмзия, мин моны уйнап әйттем бит, — диде. 14 Ул чакта мин әле Мин Инның тагын бер сыйфатын белми идем. Җит- ди сорауларга ул шунда ук җавап бирми икән, башта уйлый, ә аннары үз- фикерен кыска, катгый итеп әйтә. Мин Инның шушы сыйфатын белмәгәнгә һәм ул шаярта дип уйлап: — ^Алайса, сиңа безнең старостабыз Вася Дубровин ошый инде,— дип әйтүемне сизми дә калдым. Билгеле, минем болай дип әйтергә дә һичбер нигезем юк иде. Очраклы рәвештә аларның сөйләшүләрен күреп калу яки без Мин Ин белән икәү сөйләшеп торган чакта Васяның безнең янга килеп сүзгә кушылуы моңа нигез бирми иде, әлбәттә. Әмма Васяның исемен ишеткәч, Мин Ин миңа ничектер бик сәер итеп күз очы белән генә карап алды. Бу карашта ниндидер бер рәнҗү бар кебек иде. Мин, үземнең саксызлыгымнан үзем үк үкенеп, Мин Иннан гафу үтендем. — Нигә гафу үтенергә,—диде ул бик таркау гына, ләкин тавышында шундый бернәрсә бар иде, мин сагая калдым. Икенче курста укыган чакта Вася Дубровин Алочка Сергеевага гашыйк булган иде. Алочка минем дустым булганга, шуның өстенә такылдарга да яратканга, миннән бернәрсә дә яшерми иде: — Рәмзия. — ди иде ул миңа еш кына, — ишеттеңме әле, бу имән күсәге — Вася Дубровин миңа гыйшык тота башлаган бит, синнән башкаг Алочка, саргаеп үләм, дигән була, ә мин һич югында берәр доцентка кияүгә чыгарга уйлап куйдым. Югыйсә, Краснодар хәтле ерак Краснодардан Мәскәүгә килер идеммени! Алочка Сергеева шигырьләр дә язгалаганга, курста аны җиңелрәк холыклы бер кыз дип йөриләр иде. Күп вакытта ул үзе моңа сәбәпче була иде. Чөнки ул шигырьләрен урынлы-урынсыз укып, шуның артыннан ук үзенең шигырьләреннән үзе үк көлеп, минем бу шигырьләремә бер редакция дә гонорар түләмәс, шуңа күрә мин гонорарны бай киявем кесәсеннән генә алырга уйлыйм, ди иде. Боларны Алочка чынлап әйтә идеме, шаяртып сөйли идеме, белмим, һәрхәлдә ул Васяга чәчрәп ябышмый иде. Ләкин шул ук вакытта Васяны кулдан ычкындырырга да ашыкмый иде. Миңа Алочканың болай уйнавы ошап бетми иде. Вася Дубровин, минемчә, безнең группада иң җитди, иң төпле егет. Ул инде тормышны да белеп өлгергән — ундурт яшеннән партизанлыкта йөргән, аннары армиядә хезмәт иткән. Вася аз сүзле, кырысрак холыклы. Миңа калса, Алочка аның шушы кырыс холкын аңлап бетерми, шуңа күрә аны мыскыллап «имән күсәге» дип атый. Бу турыда мин бер тапкыр Алочканың үзенә да әйткән идем. Ул миннән көлде дә: «Васяның катлаулы йөрәген ачар өчен иң гади ишек ачкычы да ярый», диде. Ләкин хәзер Алочка бу сүзләре- өчен үкенә инде, чөнки өченче курска чыккач, Васяның Алочкага булган мөнәсәбәтендә ниндидер кискен үзгәреш сизелә башлады, ул аңа табынмый иде инде. Ә Алочка, киресенчә, аңа ныграк омтыла иде. Белә идеме боларны Мин Ин, юкмы, әйтә алмыйм. Әмма бөтенләй очраклы рәвештә Васяны телгә алгач, аның күзләре шактый ялтырап киттеләр. Мин аптырашта калдым. Менә бит кызлар күңеле нинди була ул. Син берәүгә юрыйсың, ә ул бөтенләй башканы уйлый икән. VI Без Бакуга беренче практикага барабыз! Бу хәбәр безгә кыш урталарында ук билгеле булган иде инде. Шуннан соң «гүзәл Баку», «җан Баку» безнең телләрдән төшмәде. Җәй якынлаша башлагач, бу турыда бигрәк тә күп сөйләшә торган булдык без. Баку безгә ничектер якын, үз булып китте. Без аның атаклы нефть осталары, андагы яңалыклар белән үтә кызыксынабыз. Бу турыда газета-журналларда яки радиода бер-бер 15 яңа хәбәр булса, ул, минуты-сәгате белән дигәндәй, безнең арада тарала һәм без студентларга гына хас бер дәрт, ялкын белән бу турыда үзара бәхәсләшә башлыйбыз. Бигрәк тә безне диңгез промыслолары кызыксындыра. Бу, бердән, яңа нәрсә әле, икенчедән, аның киләчәге бик зур. Без моны беләбез. Кайчакта янып-кызып бәхәсләшә торгач, кинәт барыбыз та тынып калабыз һәм я тәрәзәдән язгы урамга карап, я карашыбызны түшәмдәге,, стенадагы берәр ноктага төбәп уйга чумабыз. Әле генә шаулаган кызу бәхәсебез безгә инде беркадәр көлке яки беркатлы булып тоела башлый. Ничектер шулай булган инде: безнең группадагы студентларның күбесе нефть промыслоларыи үз күзләре белән күреп белмиләр иде. Ротор белән бораулау турында, цемент измәсе, аны забойга куып кертү һәм башка шуның кебек эшләр турында без күп сөйлибез, әмма роторның колак тондыргыч гөрелтесен беребезнең дә ишеткәне юк, беребезнең дә цемент измәсенә буялганы юк. Диңгез буровойларын әйтмисең дә инде. Мин үзем бигрәк тә борчылам. Дөресен әйткәндә, минем тормышта бернәрсәне дә рәтләп күргәнем юк әле. Сугыш вакытында мин бала идем һәм балалык белән ул елларның авырлыгын сизмәгәнмен. Унынчы классны тәмамлагач, туп-туры институтка килеп кердем. Анда да ничек кердем әле! Безнең семьяда һәм кардәшләребез арасында сәнгать белән эш иткән бер генә кеше булмаса да, өебездә сәнгать, әдәбият турында бөтенләй диярлек сөйләшмәсәк тә, мин бала вакытта ук берәр әдәбият институтына, я Көнчыгышны өйрәнү институтына керергә хыяллана идем. Бу хыялны, билгеле, минем күңелемдә яраткан укытучыларым кабызган иде. һәм мин хыялыма туп-туры һәм иң кыска юлдан барырмын дип уйлый идем. Шул өмет белән мин өлгергәнлек аттестаты алгач та, Мәскәүгә бертуган апам янына киттем һәм бер дә икеләнеп тормыйча, документларымны Көнчыгышны өйрәнү институтына илтеп бирдем. Дөрес, анда башта ук минем документларымны ике куллап каршы алмадылар. Бездә студентлар саны шактый аз, ә керергә теләүчеләр шактый күп була, аннары без күбрәк малайларны алабыз, диделәр. Бу җавап миңа шул хәтле хәтер калдыргыч булып тоелды, мин үзем дә сизмәстән: — Минем кай җирем малайлардан ким!—дип әйтеп ташладым.— Мин конкурстан курыкмыйм. Миңа берни куркыныч түгел. Ап-ак чәчле, очлаеп торган кечкенә ак сакаллы декан миңа елмая төшеп карап алды да башын чайкап куйды. — Ни өчен сез Көнчыгышны өйрәнү институтына керергә телисез, ни өчен башка бер институтка түгел?—дип сорады. — Бу минем бердәнбер хыялым!—дидем мин өзеп. Ниһаять, көннәрдән беркөнне миңа быел бу институтка бөтенләй набор булмаячагын әйткәч, минем никадәр кайгыруымны сез аңларсыз инде. Миңа, күк ишелеп төшеп, мин ниндидер авыр сыныклар астында калдым кебек тоелды. Инде нишләргә? Мин кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнен белә идем. Бу турыда безгә укытучылар да, комсомол җыелышларында да күп сөйләделәр. Ләкин безне ул кыенлыкларны ничек җиңәргә кирәклеген өйрәтүче булмады, һәм мин аптырап калдым. Ә инде аңыма килеп, документларымны икенче бер институтка бирергә дип өйдән чыкканда, соңга калган идем. Мин Мәскәүнең барлык уку йортларын диярлек әйләнеп чыктым. Бары тик нефть институтында гына гаризалар кабул итәләр иде әле. Мин, беркем белән дә, хәтта апам һәм җизнәм белән дә киңәшмичә, күзләремне йомып дигәндәй, тоттым да гаризамны шул бердәнбер нефть институтына илтеп бирдем. Минем бу акылсыз эшем өчен апам белән җизнәм ачуланырлар инде дип курка-курка өйгә кайтып керсәм, алар мине бер дә ачуланмадылар. 16 •— Бик яхшы эшләгәнсең, Татарстанның киләчәге нефтьтә. Аңа белгечләр кирәк, — диде җизни. Апам икенче нәрсәгә шатланды. — Институтны тәмамлагач, әнкәй янына кайтырсың, югыйсә, ул ялгыз бит. — диде. Мин икенче бүлмәгә чыктым да балавыз сыга башладым. Менә шуннан соң өч ел үтеп тә китте инде. Тагын ике елдан диплом алып инженер буласы. Ләкин күңелем әле һаман үз-үзеннән канәгать түгел, балалыгымнан аерылганнан бирле күп үзгәрсәм дә, күп нәрсәне аңласам да, кешенең үз хыялына туры юлдан гына бармавын акылым белән төшенсәм дә, күңелем һаман башканы уйлый: болар барысы да дөрес, ләкин болар сине юатыр өчен генә ярый. Күңелемдә теш корты кебек борчучы бер шик торып калган да шул мине һаман газаплый: «Буровойларны, андагы эшләү шартларын үз күзем белән күргәч, бу институтка керүем өчен тагын да ныграк үкенмәмме икән? Күңелем кайтмасмы?» Танышларымнан кайберәүләр соң булмас борын икенче бер институтка күчеп калырга киңәш итәләр. Шундый сылу кыз башың белән ул кара, пычрак нефть эшендә нишләрсең, диләр. Белмим, минем сылулыгым ничектер дә, матурлыгым ничектер. Менә шундый күңелсез уйларымның очына чыга алмыйча Баку поездына утырырга дип вокзалга төштем. Вокзал шау-гөр килеп тора иде. Халык, бигрәк тә яшьләр бик күп. Кайда яшьлек, шунда чәчәкләр, җыр, бию, музыка. Ялгыз чактагы пошыну, ямансулауларым бу үз көченә чыдый алмыйча кайнап торган төркем эчендә берьюлы юкка чыктылар һәм мин үзгәреп, җанланып киттем. Студентлар утырасы вагоннар янында халык төркеме бигрәк тә җанлы. Мин монда үзебезнең китәсе һәм каласы иптәшләребезне барысын күрәм. Тагын шунысы күзгә ташлана: бу төркемгә, әйтерсең, дөньядагы барлык милләт вәкилләре җыелган. Әнә Чжан Шунь беләи Мин Ин, әнә Алочка Сергеева, әнә Пауль, әнә бер төркем әзербәйҗан- нар, әнә грузиннар, башкортлар, татарлар... Бу дуслык чишмәсе булып гөрләгән төркемдә берәү дә артык түгел, берәү дә башкалардан үзен өстен тотмый, башкаларны кимсетми, какмый. Бар да тигез, бар да дус. Без, шундый коллективта яшәргә күнеккән яшьләр, күп вакыт бу турыда уйламыйбыз да, бу җәйге кояш көлеп торган кебек, җиләс җил искән кебек, кызлар кулындагы бәйләм-бәйләм чәчәкләр кебек, безнең шат җырыбыз һәм гамьсез көлүебез кебек үк табигый тоела һәм берәрсе моңа бүтән бер үзгәреш кертергә яки кул сузарга теләсә, без барыбыз да нәфрәтләнеп, бер булып моңа каршы күтәрелер идек. Поезд кузгала. Без ачык тәрәзәләргә ябырылып кулъяулыклар болгыйбыз. «Хат языгыз!», «Сәлам әйтегез!» дип әллә ничә тапкыр әйтелгән сүзләрне тагын бер кат, бу юлы инде тәрәзәдән кычкырабыз. Аннары тагын, бер мәл Мәскәү тирәләренә сокланып карап барабыз да җырлап җибәрәбез. Безнең купеда алты кеше: Мин Ин, Алочка, Лена, Валя, Вася һәм мин. Әле институтта билетларны өләшкәндә үк кайбер кешеләрнең холыклары беленә башлаган иде, хәзер тагы да ачыграк булып күзгә ташлана. Лена Сахновская урынының аста булуын гына таләп иткән иде. Хәзер ул бик тырышып үз урынын матурлый, өстәлчеккә китап белән бергә хушбуй, одеколон шешәләре, тырнак чистарта торган әйберләрен тезеп куйды. Димәк, юлда ул я китап укый, я тырнак чистартачак. — Ник шушы салкын фәрештәне безнең купега утырттылар,—дип пышылдады минем колагыма Алочка. — Васяның эшедер инде бу, хәерсезнең. Моның өчен колагын борам әле мин аның. Әйтерсең, Ленаның гына хушбуйлары, кайчылары, игәүләре бар. Алочка иреннәрен турсайтып куйды да пырылдап башка купега китеп барды. Ленаны Алочка гына түгел, башка студентлар да яратмыйлар иде. Ул гел үзе турында гына уйлый, үзе турында гына кайгырта, хыяллары да аның шөһрәт турында гына иде. Ул безнең беребез белән дә дус түгел, күбебезне бар дип тә белми. Ләкин Лена Сахновская — гаҗәп дәрәҗәдә тырыш, түземле һәм сәләтле кыз. Мин аның бу сыйфатларына сокланам. Шуңа күрә аның кимчелекләренә артык игътибар итмим. Минемчә, нәкъ менә шундый кешеләрдән галимнәр җитешә. Ә галимнәргә сәерлекне ходай үзе бирә, ди. Мин Ин тәрәзә янында берүзе генә басып тора иде. Мин аның иңбашына кулымны салып: — Минаша, әллә ямансулыйсың инде?—дип сорадым. — Юк, мин аларның, — ул Лена белән Валяга таба баш изәп алды, — эшләре беткәнен көтәм. Шул вакыт Валя, Васяны чакырып алып, чемоданын югары киштәгә куярга кушты һәм мин Мин Инның чак кына сискәнеп китүен сизеп калдым. Буе-сынының нәфислеге, коңгырт чәченең куелыгы, зәңгәр күзләренең серлелеге һәм йөзенең үтә ак булуы белән Валя безнең кызлар арасында аерылып тора иде. Ул бераз моңсу да, хыялчан да, ничектер бик матур итеп назлана да белә. Укуы аның уртача гына, ул, Лена кебек галим булырга, шөһрәт казанырга җыенмый. Укып бетергәч тә Сахалинга китәргә уйлый. Мин Ин сискәнеп куйганнан соң, мин дә Валяга карап алдым. Ни әйтим, ул безнең арада чыннан да төскә-биткә иң матурыбыз. Вася аңа гашыйк булса, һич тә гаҗәп түгел. Ә Алочканың Васяиы Ленадан көнләшүе миңа бөтенләй көлке тоела иде. Валя барда Вася нишләп ул салкын мадоннага карасын, ди. Чемоданын куйдырганнан соң, Валя кулы белән Васяга урын күрсәтеп, үз янына утырырга кушты һәм күзләрен уйнатып алып аңа шундый матур итеп елмаеп куйды, Вася, әйбәтләп үтүкләгән чалбар балакларын чак кына күтәрә төшеп, шунда ук аның янына утырды. Хәзер көзгедә аның бөдрәләнеп торган аксыл чәче, кечкенә зәңгәр күзләре, чөенкерәк борыны һәм тигез ак тешләре күренеп тора. Шушы тигез һәм ак тешләрен күрсәтеп елмайганда Васяның кырыс йөзе дә ничектер яктырып, матурланып китә. — Мии Ин... — дидем мин. Ләкин Мин Ии янымда юк иде инде. Мин артыма борылып карадым, ул күренмәде. Шуннан соң борчылып, Мин Инны эзләп, вагон буйлап киттем. Ул тамбурда берүзе ачык ишек янында басып тора иде. Җил аның күлмәк якасын, чәч бөртекләрен, итәген җилфердәтә. Йөзе һәрвакыттагыча тыныч, күзләре бераз кысыла төшкән. — Минаша, нишлисең монда? — дидем мин. — Карап барам,—диде ул һәм шул чакны мин аның борын яфраклары чак кына калтыравын күреп калдым. Шуннан соң без икебез дә сүзсез генә ишектән карап бара башладык. Поезд инде хәзер киң, яшел кырлар буйлап чаба. Кыр юлы буйлап барган ялгыз машина, олау яки берәр кеше күренгәләп кала. Бәләкәй станцияләр, кечкенә сары флагын күтәргән ак яулыклы стрелочиицалар күренәләр дә шунда ук югалалар. Поезд ниндидер бер станциягә килеп туктагач, без, Мин Ин белән, перронга төшеп, вагон яныннан ерак китмичә генә култыклашып йөри башладык. Мин берничә тапкыр Мин Инны сөйләтергә тырышып карадым. Ләкин аның теле ачылмады. — Рәмзия, мин уйлыйм, комачаулама әле син, — диде ул, мии аптырата башлагач. 2. „с. ә.- № 6 17 18 — Нәрсә уйлыйсың? — Әйтмим. Безнең янга Алочка йөгерен килде һәм икебезнең уртабызга ярып кереп: — Әйдәгез, домино уйныйбыз, югыйсә, теге ике фәрештә «имән күсәген» үз авызларына каратып утыралар. Әйдәгез, кәефләрен бозыйк әле туларның, — диде. Без вагонга кереп домино уйный башладык. Алочка юри Ленаның ак юрганы өстенә, Васига каршы якка утырды- һәм уйнаганда барыбыздан да катырак тавышланды. Отыла башлагач, Васины тиргәргә тотынды. «Биш кыз арасында барлы-юклы акылыңны да югалтып бетергәнсең, карап уйнарга кирәк, алты да алты миндә икәнен беләсең ич», — дип тегенең күзен ачырмады. Аннары, доминоны ташлап, карта уйнарга чакырды һәм картада да гел оттырып торды, оттырган саен Васига бәйләнде. Мин үткенлек, сүзгә осталык белән аерылып тормаган Васиның нинди читен хәлдә утыруын бик яхшы сизә идем. Ул, мескен, үзенчә безнең бишебезгә дә ярарга, беребезнең дә хәтерен калдырмаска, беребезне дә өстен куймаска тырыша, ләкин булдыра алмый. Кая ул хәзер институттагы җитди, олысымак һәм үзсүзле аяусыз староста Вася Дубровин! Лекциягә килә алмый калган көннәрдә: «Васи, зинһар, табельгә икеле билге — ягъни ике сәгатькә кичекте дип куйма», — дип никадәр генә ялынсак та, ул беребезнең дә үтенечен колагына элми, үзенең икесен куя бирә иде. Ә хәзер егетең ефәк кебек! Ни әйтсәк тә күнә. Аның саен без аңар ныграк каныгабыз. Соңга калып булса да, «икеләр» өчен үч алабыз. Шушы уен арасында мин, астыртын гына, кызларның барысына да күз йөгертеп чыгарга өлгерәм. Ленаның йөзе салкын, үзен бик һавалы тота, Валяның йөзе көләч. Ул һаман Васяны яклый, аңа елмая. Алоч- каның түгәрәк, алсу йөзе әсәрләнгән, анда ачу, нәфрәтләнү билгеләре ярылып ята. Мин Инның тыныч йөзе аз гына агарган, тик ара-тирә борын яфраклары гына селкенеп куялар. Мин Мин Инның бүген үзен беркадәр сәеррәк тотуын күрсәм дә, аның белән Вася арасында җитди бер мөнәсәбәт булуына ышанмыйм. 'Мин Инның болан кылануын мин көнчыгыш кызларының аңлашылмас холкына юрыйм. Ә Алочканың хәлен ап-ачык күрәм. Вася аның артыннан йөргәндә ул аны үзе кире какты, ә хәзер Васяга башкалар күз ата башлагач, аны бөтенесеннән көнләшә, ничек кенә булса да егетне үзенә каратырга тырыша. Ул арада Алочка, карталарын ташлады да, аякка басып: — Иптәшләр, тыңлагыз, егерменче гасыр уртасында яши торган, беркем тарафыннан да танылмаган атаклы совет шагыйрәсенең иң шәп шигырен укыйм, — диде дә шунда ук бер кызның аюсыманрак алпан- тилпән йөрүче, кызлардан куркучы бер егеткә булган бәхетсез мәхәббәте турында юмор белән язылган шигырен кычкырып укып та китте һәм укыган чакта башын иеп утырган Васяга әледән-әле мәгънәле генә карап алды. Кыска буйлы, чәчәк аткан көнбагыш төсле сары чәч белән урап алынган түгәрәк йөзле шаян һәм мәзәк Алочканың бөтен вагонны үзенә каратырга тырышуы, әсәрләнүе табигатеннән генә идеме икән? Хәер, кызлар күңелен белмәссең. Анда яз да була, көз дә була. Тәрәзәләр ачык булуга да карамастан, вагон эче бик бөркү. Лена әлсерәп, ак җәймәгә төренеп, урынына ятты. Валя юынырга китте. Алочка, тамагым кипте, эчәсем килә, дип су алырга йөгерде. Безне, Мин Ин белән икебезне, кытай егетләре килеп үз вагоннарына чакырдылар. 2* 19 Кытай егетләре мул табын хәзерләгәннәр иде. Безне тәрәзә янына түргә утырттылар. Пан Чан шунда ук миңа карап фокус күрсәтә-күр- сәтә шешәнең бөкесен ачты. Ә Чжан Шунь Мин Иннан күзен алмый утырды. Мин аның Мин Инны никадәр сагынганлыгын бик ачык күрдем һәм теге вакытта, Третьяков галереясеннәи кайткан чакта, Мин Ин аны «эгоист» дип атаса да, бүген, күрми торгач, үзе дә аны сагынгандыр дип уйлап алдым. Без рәхәтләнеп салкын эчемлек эчтек. Аннары Мин Ин Чжан Шунь- нан «Мәскәү— Пекин» җырын җырлавын үтенде. Чжан Шунь аз гына да ялындырмыйча, Мип Инга түбәнчелекле бер төс белән яратып карап алып, аның өчен генә дигәндәй матур, ягымлы тавыш белән кытайча җырлап та җибәрде. Башкалар аны күтәреп алдылар. Мин җырга русча кушылдым. Тәрәзәдән ямь-яшел урман күренә. Андагы һәр агач та безнең белән бергә җырлый кебек һәм җыр агачлар арасына яткан йомшак карасу күләгәләр кебек аланнарда ятып кала шикелле иде. Әнә тар гына елга күренде дә юк булды. Әнә көтү, ул да артта калды. Кайчакны вагон тәрәзәсенә утлы шар булып кичке кояш карый, шул вакыт күзләр чагылып китә. Ул да булмый, кояш та артта кала, җырлаучыларның баш өстеннән тар гына алтын тасма сузыла. Ш/л алтын тасма эчендә кө- мешсыман тузан бөртекләре тирбәнеп тора. Аларны да җыр тирбәтә кебек. Без Мин Ин белән үз вагоныбызга бик соң кайттык, иптәшләр йоклый иде инде. Икебезнең дә урыннар югарыда. Тавыш-тынсыз гына менеп ятабыз. Мин бик озак йоклый алмадым. Әллә нәрсәләр искә төшә, башка әллә нинди уйлар килә иде. Башкаларның күңелләрендә мәхәббәт чишмәләре челтерәп акканда нигә минем күңелем йомык булырга тиеш? Мин дә кемнедер сагынам, юксынам. Ләкин аның кайда- лыгыи гына белмим. Көндәлек дәфтәремне алып шул турыда язып та куясым килә. Ләкин шулкадәр нечкә, изге һәм яшерен хисләрне кәгазьгә ышану куркыныч та. Юк, кирәкмәс, язмыйм. Мәңгегә эчемдә калсын. Әмма үз мәхәббәтемне кәгазьгә дә ышанырга курыккан бер вакытта башкаларның мәхәббәтләрен бөтен ваклыкларына кадәр беләсем килә. Чжан Шуньның Мин Инны сөюе миңа көн кебек ачык, монда минем өчен һичбер сер юк. Әмма Мин Инның күңеле миңа караңгы. Мөгаен, аның үзенә дә караңгыдыр әле. Анда әле акыл белми торган, бары тик йөрәкнең яшерен тибешенә генә буйсына торган ниндидер хисләр ташый булса кирәк. Мин Мин Инның: «Чжан Шуньны «яратмыйм» дип өзеп әйтүенә ышанмыйм. Юк, аның күңелендә Чжанга карата нәрсәдер бар. Ә Вася? Мин Инның күңелендә аңа карата бер-бер хис бармы, әллә бу минем ялгыш күзәтүләремнән генә килеп чыккан бернәрсәме? /Мөгаен, соңгысы дөрестер. Кайчакта шулай була бит: син бер егеткә бөтенләй игътибар итми йөрисең, ә башкалар аның тирәсендә бөтерелә. Шуннан син дә аңа карыйсың. Башта болан кызык өчен генә карыйсың, аннары мавыгып та китәсең. Ләкин бу мавыгу озакка бармый, беренче сынауда ук юкка чыга. Бәлки, башка кызларның Васяга игътибар итүе Мин Инны да аңа карарга мәҗбүр иткәндер. Бәлки, аның матур кызлар белән ярышасы килә торгандыр, чынлап сөюдә түгел, бәлки үзенең көчен бер сынап карар өчен җилпенеп аласы килә торгандыр. Болай да булуы мөмкин бит. Мин Инга борылып карыйм, ул да йоклый алмый икән, күзләрен зур ачып түшәмгә карап ята. Бер толымы мендәр кырыеннан асылынып төшкән. Мин аның бу минутта нәрсә уйлавын беркадәр үземчә чамалыйм һәм аны шул уйлардан аерыр өчен: — Мин Ин, син поездда йөрергә яратасыңмы? — дип пышылдап кына сорыйм. 20 Яратам, — ди ул шундый ук акрын тавыш белән. — Ник? — Поезд гел алга бара. — Кайчакта аның юлы борылмалы да була бит. — Тормышта да юллар борылмалы. Болан үзенчәлекле итеп, бер сүз дә өстәп әйтә алмаслык итеп бары тик Мин Ин гына сүзне очлый ала иде. Мин яңадан сүз башламадым. Күзләремне йомып, вагон тирбәлгән көйгә әкрен генә йокымсырый башладым. Ләкин вакыт-вакыт поезд кинәттән генә туктап куя яки дөбер- шатыр килеп кузгала да, мин яңадан күзләремне ачам. Вагон эченнән күләгәләр йөгереп үтә, тыштагы утлардан вагон эче бер яктырып, бер караңгыланып ала. Вагон эче яктырып киткән чакта мин Мин Инның йөзен күрәм. Ул миңа таба борылып яткан. Иреннәре чак кына елмая кебек. Мөгаен, матур төш күрәдер ул. Бәлки, туган-үскән җирләренә кайтып, туганнары арасында йөри торгандыр, бәлки, сөйгәне белән сөйләшә торгандыр... VII Бакуга без төнге унбердә килеп төштек. Поезд килеп туктаган вакытларда Казан, Мәскәү вокзалларында да халык күп, ыгы-зыгы көчле була. Ләкин Баку вокзалын алар белән һич тә чагыштырып булмый. Монда бөтенләй башка бер дөнья, бөтенләй башка бер күренеш. Мондагы кызу хәрәкәт, ташкын су кебек, сине берьюлы бөтереп ала. Син кая карарга белмисең. Кешеләр гадәттән тыш кычкырып сөйләшәләр, шатлыкларын һәм бүтән төрле хисләрен шаулашып белдерәләр. Күрми күргән кешегә бу, бер яктан, гаҗәп тә, икенче яктан, сокландыра да. Бакуга беренче тапкыр килүче иптәшләргә Баку шау-шуының тәэсире тагын да көчлерәк булды. Мин әзербәйҗанча сөйләшә белмәсәм дә, татар кызы булганга, аларның кайбер сүзләрен төшенә идем. Ә Лена. Валя, Алочка һәм безнең бүтән кызларыбыз, сугышалармы әллә, дигән кебек минут саен артларына борылып карыйлар. Зур-зур чемоданнарын аркаларына аскан әзербәйҗаннарның янгынга чапкансымаи чабуларына исләре китеп карап торалар иде. Мин Мин Инны култыклап алдым. Ул өстенә ак ефәк плащ кигән килеш, әлеге көчле ыгы-зыгыга бер дә исе китмичә, бер читтәрәк басып тора һәм икенче вагонда ни өчендер тоткарлана төшкән Чжан Шуньнарны көтә иде. — Менә без гүзәл Бакуда! —дидем мин. Мин Ин чак кына елмаеп, әйе дигәисыман башын кагып алды. Аңа, көнчыгыш кызына, монда бернәрсә дә гаҗәп түгел иде, күрәсең. — Шанхайда да шулаймы?—дип сорадым мин. Мин Ин башта минем соравымны аңлап җиткермәде. Мни яныбыздан дәртле ташкын булып агылган халыкка башым белән изәп алырга мәҗбүр булдым. Шуннан соң Мин Ип аңлап: — Мин үзем дә Шанхайны уйлыйм,—диде. Вагонда чакта бик бөркү иде. Перронда салкынча, җиләс. Дымсу да кебек. Әллә яңгыр явасымы икән? Мин башымны күккә күтәреп карыйм. Күк йөзе шундый кара, бездә мондый кара күк бары тик көзге төннәрдә генә була. Кинәт әллә кайдан югарыдан дикторның көчле тавышы ишетелде: — Мәскәү нефть институтыннан Бузовпага практикага килүче студентлар! Сезне вокзал мәйданында автобус көтә. Бу вакытта халык төркеменең төп өлеше шаулап агып узган иде инде. Без якты, иркен, чиста перрон буйлап, шәһәргә чыгара торган 21 капкага таба атладык. Мәйданга чыккач, тагын бер мәл туктап тордык. Биредә безне автомобильләрнең күплеге гаҗәпләндерде. Безнең янга шофер икәнлеге әллә кайдан күренеп торган, тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, кыска кара мыеклы бер әзербәйҗан егете килде. — Студентлармы? Рәхим итегез, автобус әиә теге почмакта, диде ул. Без аңа: — Кая алып барасыз, еракмы? — дип сораулар яудыра башладык. Ул хәйләле генә елмайды да: — Моннан карасаң күренми, ләкин минем экспрессым сезне күз ачып йомганчы илтеп җиткерәчәк, — диде. Без көлешә-көлешә иске генә автобуска кереп утырдык. Вакыт соң булуга карамастан, Баку урамнары һаман халык белән тулы. Ак киемнәр күп. Чәчәк газоннары, агачлар еш күренә. Урамнар якты. Көньякта икәнлегебез бик нык сизелә. Бакчалар каршында төр- кем-төркем яшьләр җыелган. Шәһәр читенә таба яшеллекләр кими барып, ахырда берән-сәрән агачлар гына күренә башлады. Монда инде шактый караңгы иде. Автобус бик кызу бара. Шоферга якынрак утырган кызлар аны бертуктаусыз сөйләштерәләр. Аның исемен дә белеп алганнар инде. Мирза исемле икән. Кайсысыдыр Мирзадан «Гүзәл Баку»ны җырлавын үтенә башлады. Аның Рәшит Бейбутовка бик нык охшаганлыгын әйттеләр. Әллә инде Мирза үзен атаклы артистка охшатуларыннан кәефе килепме, әллә гомумән җырчы егет идеме — җырлап та җибәрде. Шуннан бөтен автобус аның җырын күтәреп алды. Ләкин ул әзербәйҗанча, без русча җырлый идек. Мин Ин җырга катнашмыйча, ачык тәрәзәдән караңгыга карап барды. Ул уйчан иде. Мин аның белән янәшә утырам. Үзем башкалар белән бергә җырлыйм, үзем әледән-әле Мин Инга карап алам. Җил аның киң кырыйлы эшләпәсен җилфердәтә. Мин Ин аны бер кулы белән тоткан. Арттагы урындыкка утырган Чжан Шунь Мин Инга таба иелеп әкрен генә нәрсәдер сөйли, ә Мин Ин аның сүзләрен бөтенләй тыңламый кебек. — Иптәшләр, сизәсезме, диңгез исе килә!—дип җыр тынган арада кычкырып җибәрде Алочка. Без барыбыз да тәрәзәгә ябырылдык. Ләкин юл буенда бары тик буровой вышкалар һәм олы ак баклар гына тезелеп киткән иде. Без, диңгезне шунда ук онытып, вышкаларга карый башладык. Кайбер вышкаларның түбәләрендә көчле электр утлары яна, яннарында кешеләр кайнаша. Вышкалар бихисап күп. Аларны, әйтерсең, адым саен утыртып барганнар да калдырып киткәннәр. — Бузовиа! —дип кычкырды Мирза һәм без барыбыз да автобустан сикереп төштек. Мирза безнең җитәкчебез Владимир Степановичны ияртеп каядыр алып китте, һәм алар шактый озак югалып тордылар. Безгә ни — җырлыйбыз да биибез. Тик Лена гына сукрана. Ул йончыган, авызын зур ачып исни һәм кызыл тырнаклы бармаклары белән чигәләрен тотып тора — бензин исеннән һәм юлдагы чайкалып килүдән аның башы әйләнә башлаган. Мирза белән Владимир Степанович әйләнеп килделәр һәм бүгенгә безгә монда урын әзерләп өлгертә алмауларын әйттеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, Лена: — Ах, беренче көннән үк... шулай булыр әле дип уйлаган идем шул, — диде. Без аңа болай сукрану килешми дип әйтә башлагач, ул тагын да ныграк гасабилаиып: — Ах, җитәрегез инде!—дип кычкырды һәм автобуска кергәч, Мин Ин утырып килгән урынга — ачык тәрәзә янына барып утырды. Моны 22 күргән Мии Ин, берни әйтмичә, ишек төбендә бераз басып торды да бер буш урынга барып утырды. Без бик озак дала буйлап бардык. Ун километрлар чамасы юл үткәч. автобусыбыз вышка янына ук сыенып утырган бер барак каршында туктады. Мирза берүзе автобустан төшеп баракка кереп китте дә, бераздан олы яшьләрдәге бер хатынны ияртеп кире чыкты. — Төшегез! — диде ул безгә. — Бүген биредә кунарсыз, ә иртәгә күз күрер. Автобустан төшкәч, Лена туп-туры баракка кереп китте, ә без барыбыз да буровойны карарга йөгердек. Бу бит безнең чын буровойны беренче күрүебез иде! VIII Вакыт соң иде инде. Барыбыз да арыган, йончыган идек. Ләкин Ленадан башка беребез дә ятарга ашыкмадык. Мондый чакта күзгә-йокы керәме соң! Без өстәл тирәсенә җыелып, үзебез дә сизмәстән, бик әсәрләнеп һәм җанланып әле генә үз күзебез белән күреп кергән буровой вышка турында сөйләшә башладык. Шулай да төн үзенекен даулый иде. Иптәшләр берәм-берәм ята башладылар. Мин дә чишенә башладым. Карасам, ак күлмәгемә нефть табы тигән! — Кызлар!—дидем мин һәм, артык ни әйтергә дә белмичә, моннан соң инде кешеләр арасында кияргә яраксыз булып калган таплы күлмәгемә карап тора башладым. Кызлар урыннарыннан тордылар. Күп белдекле Алочка: — Бу бәхет билгесе. Нефтьчеләр арасында яңа ак күлмәкне нефтькә буяу йоласы бар, имеш,—диде. Күлмәгем әрәм булса да, Алочканың бу сүзләреннән соң бераз тынычланып, күлмәгемне урындык башына аттым да ятарга хәзерләнә башладым. Шунда мин тирә-ягыма каранып алып: — Кызлар, Минаша кайда?—дип сорадым. Ул безнең бәхәс вакытында да, күлмәк караганда да биредә булмаган ахрысы. Әллә кайчан ятып та әле һаман йокыга китә алмый газапланган Лена, матур иреннәрен кыйшайтып: — Ул бөтенләй нефтькә чумгандыр, — диде. — Лена, ник көләсең син аңардан, — дидем мин халатымны кия- кия. — Бер дә килешми. Автобуста да аның урынына рөхсәтсез барып утырдың. — Абау, нинди яклаучы килгән!—диде Лена һәм тагын нидер әйтергә җыенган иде, мин, аны тыңламыйча, коридорга йөгереп чыктым. Мин Ин баскыч янындагы скамьяда сынын гаҗәп туры тотып, башын азрак артка ташлап стенага терәгән килеш бер ялгызы утыра иде. Аның карашы вышка утлары өстеннән кара хәтфә күктә җемелдәгән Тимер казык йолдызына төбәлгән иде. — Мин Ин, ник бер ялгызың утырасың? Әллә хәтерең калдымы? — дип сорадым мин борчылып һәм аның янына килеп утырдым да башымны аның иңбашына куйдым. — Уйлыйм мин, — диде ул һаман биеккә караган килеш. Аның бу сүзләрен инде берничә тапкыр ишеткәнгә, мин гаҗәпләнмәдем. — Нәрсә уйлыйсың? Сер булмаса әйт әле, Минаша? — Сер түгел. Мин үз илемә кайтып төшәсе көнемне, анда да шушындый вышкалар урманы үстерүемне уйлыйм. — Ә-ә... — дидем мин һәм ерак йолдызларга карап тора башладым. Белмим, без шулай күпме утырганбыздыр, бервакыт ягымлы тавыш ишетелде: 23 — Кызлар, ятыгыз инде! Dy безне каршы чыгып алган апаның тавышы иде. Без аяк очларыбызга баса-баса коридор буйлап үттек тә, үз бүлмәбезгә кереп, урыннарыбызга яттык. Иптәшләр йоклый иде инде. Иртән йокыдан торгач, без яңадан вышкалар тирәсендә чуала башладык. Якындагы буровойларның берсеннән ротор тавышы гүләп ишетелә иде. Без шунда ук эшли торган буровойны күрер өчен анда чаптык. Өсләренә пычранып беткән, бөгелми торган брезент курткалар, башларына киң кырыйлы эшләпәләр кигән нефтьчеләр, безнең кемнәр икәнлекне белгәч, ягымлы чырай белән каршы алдылар. Без аларга сораулар яудыра башладык. Алар безгә иренмичә җавап бирделәр, каймакны, безнең сораулар үтә беркатлы булганда, алар шаркылдап көлделәр. Яшьрәкләре, мыекларын сыпырып, күз уйнатып шаяртырга да өлгерделәр. Мәскәү кызлары белән бераз шаяртканда да ярый бит. Андый чакта без дә кәпрәеп тормыйбыз, кычкырып көләбез. Тик бер Лена гына үзен артык җитди, кырыс тота, көлми, елмаймый, ә берәр нәрсә турында сорый башласа, бөтен ваклыкларына кадәр төпченә һәм, кем белән генә сөйләшмәсен, үзе турында уңай фикер калдыра. «Бу кырыс кызыгыз эшне белә икән!» — дигән сүзләрне без беренче көнне үк ишетә башладык. Көн урталарына таба үзенең автобусы белән Мирза килеп җитте һәм безне яңадан Бузовнага алып китте. И бәхет! Безне, кызларны, диңгез буендагы ике катлы йортка, малайларны бездән йөз-йөз илле метрлар читтәрәк салынган фин йортларына урнаштырдылар. Сызылып киткән туры кара кашлы урта яшьләрдәге бер апа, икенче каттагы бер бүлмәнең ишеген ачып: — Менә шунда рәхим итегез, кызлар,—диде безгә. Бу дүрт кешелек, һәйбәт, гостиницадагы кебек чиста, якты бүлмә иде. Кроватьлар бар да никельле, мендәрләр, юрганнар, җәймәләр ак кар кебек, идәндә келәм, стеналарда рәсемнәр, бер почмакта көзгеле шифоньер, уртада бизәкле ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл. Өстәл өстендә вазада чәчәкләр. Балкон ишеге ачык. Җил ак пәрдәләрне әкрен генә тирбәлдереп тора. Алочка бүлмәгә керү белән чемоданын ишек төбенә куйды да балконга йөгереп чыкты. — Кызлар, тизрәк килегез, диңгез!—дип кычкырды ул. Без дә Мин Ин белән балконга чыктык. Лена үзенә иң җайлы кроватьны сайлап кара кашлы апа белән сөйләшеп калды. Балконга чыккач, күзләребез чагылып китте. Алдыбызда, нибары алтмышҗитмеш адымда, гаҗәеп зур булып диңгез ялтырап ята иде. Еракта, диңгез эчендә, ялгыз бер вышка һәм аннан бераз уңдарак, ләкин шактый якында бер кара кыя күренә. Сул якта диңгезгә очлаеп кергән янә бер биек кыя бар. Бу кыяның кырыйлары һәм өсте яшеллек белән капланган, ул искиткеч матур, киртләч-киртләч булып югары күтәрелә. Түбәсендә, яшел агачлар арасында, ак һәм зәңгәр буяулы матур өй күренә. Бусы кемнеңдер дачасы булса кирәк. Кыя ышыгында безнең егетләр урнашкан йортлар күренә. Егетләрнең кайсысыдыр майкасын сала-сала'диңгезгә йөгерә дә иде инде. — Ой, кызлар!—диде Алочка, чиксез сокланудан ике кулын бергә кушырып алган хәлдә.—Җәннәт бит бу! Тотыгыз мине, юкса балконнан ук диңгезгә сикерәм! Мин Ип бер кулын ак плащ кесәсенә тыккан, икенчесе белән кояшта кызган балкон култыксасына тотынган килеш диңгезгә тын гына карап тора иде. Гүя ул үз уйлары белән генә мәшгуль, диңгездә аның бер эше дә юк. «Бу кадәр дә хиссез кыз булыр икән», — дип уйладым мин. 24 Минаша, сиңа монда ошыймы?—дип сорадым мин, шатлыгымны тыя алмыйча. Ошый, — диде ул үчекләгән бер тавыш белән.—Ләкин теге баракта яхшырак иде. — Ник? — Анда буровойлар якын. — Юләр кыз син, Мин Ин!—дип кычкырып җибәрдем мин. — Диңгезнең нәрсә икәнен белмисең әле син! Мин Ин җавап кайтармады. Мирза автобусына утырып, Бакуга, трестка китеп барган Владимир Степанович кичке сәгать сигезләрдә әйләнеп кайткач, безнең барыбызны да үз бүлмәсенә чакырып, кайда, нинди буровойларда эшләячәгебезне аңлатты. Без төрлебез төрле буровойларда эшләргә тиешбез икән. — Бер үтенечем бар сезгә, — диде Владимир Степанович, — сез монда үзегезне курортта дип уйламагыз. Мин диңгездән ераграк урнаштыруларын үтенгән идем үтенүен, ләкин... — Владимир Степанович!—дип кычкырып җибәрде коенганнан соң әле чәче дә кибеп җитмәгән Алочка. — Мине, Алочка, илле өч ел инде шулай атап йөртәләр,—диде Владимир Степанович кырыс кына. — Ә син инде сарафаның киеп тә өлгергәнсең, курортница. Без барыбыз да шаркылдап көлеп җибәрдек. Алочка иңбашларын сикертеп алды. Владимир Степанович үзе ак күлмәк, кара пиджак кигән иде. — Практикага килгән студентлар курсовой проектны Мәскәүгә кайгкач та язарбыз дип уйлыйлар, —дип сүзен дәвам иттерде Владимир Степанович. — Ләкин сез моңа исәп тотмагыз. Көндез буровойда эшлисез, кичен — язасыз. Монда бик әйбәт китапханә бар. Менә шулай, Алочка. Соңыннан көрсенергә калса авыррак булачак. Тагын шуны да әйтим, эшсезләрне берсүзсез кайтарып җибәрәчәкмен. Владимир Степанович ике сәгать чамасы шулай үгет биргәннән соң безне кайтарып җибәрде. — Күрәселәребез бар икән, — диде Алочка, көрсенеп, һәм шунда ук. чәчрәп көлеп тә җибәрде. — Юк инде, диңгез ярында яшәп тә, су коенмый тормабыз. Ул үзе судан курка ахры... Әй, кызлар, карагыз әле, кыя артыннан яңа ай калка! Нинди матур, көмешмени! Без барыбыз да диңгезгә очлаеп кергән кыяга таба борылдык һәм аның түбәсенә эленгән көмеш урак төсле айга карап тора башладык. Ә бездән берничә адымда гына диңгез җәелеп ята нде. Аның вак дулкыннары, безгә нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, әкрен генә шаулый иде. IX Иртәнге алтыда радио Әзербәйҗан гимнын уйный башлый. Бу гимнның көе шундый матур, шундый аһәңле, мин аны гомерем буе оныта алмам ахры. Кая барсам да, кайда торсам да, ул һәрвакыт, минем яшьлегемнең кабатланмас көннәрен исемә төшереп, күңелемдә яңгырап торачак. Аны ишеткән саен минем йөрәгемдәге дуслык хисләрем ныграк кузгалачак, алар миңа Бакуиы гына түгел, Мин Инны да онытырга мөмкинлек бирмәячәк. Чөнки нәкъ менә биредә, диңгез ярында, мин Мин Инны якынрак, тирәнрәк аңлый башладым. А, юк! Мин бик алга сикерәм бугай. Мин Ин үзенең бөтен эчке гүзәллеге һәм тирәнлеге белән алай тиз ачылып китә торган чәчәк түгел. Ул бик әкрен ачыла. Әле ачылды дигәч тә ул үзенең барлык якларын күрсәтеп бетерми. Аны тәмам аңлап, белеп бетерер өчен еллар кирәк. Әйе, еллар кирәк! 25 Шулай да мин бик иык читкә киттем. Гимн тынуга әзербәйҗан телендә гимнастика күнегүләре тапшыра башлыйлар. Монысын инде без беребез дә тыңламыйбыз. Өскә халат киеп, кулга сөлге алып диңгезгә чабабыз. Ул иртәнге салкынча суда коенып алуның рәхәтлеге! Олырак бер кеше булсам, мин, иртәнге суда коенгач, ун елга яшәреп чыгасың, дип әйтер идем. Иртән салкын диңгез суында коенганнан соң, тәндә көч арта, бөтен гәүдәң җиңеләеп, күңел каядыр очарга әзер торгандай була. Шуннан соң без буфетка кереп тамак ялгап алабыз да тышка йөгереп чыгабыз. Безне инде Мирзаның «экспрессы» көтеп тора. Шау-гөр килеп утырышабыз да буровойларга китәбез. Хәзер инде без монда кунак кызлар түгел. Без инде эшкә җигелдек, һәрберебезнең үз эше бар. Нефтькә буялудан да курыкмыйбыз. Дөресрәге, безнең эш киемнәребез, яулыкларыбыз, эшләпәләребез инде күптән май таплары белән чуарланып беткәннәр һәм моңа берәү дә игътибар итми инде. Хәер, болары бик кечкенә нәрсә аның. Монда зуррак нәрсә бар. Мин, ничек дип әйтим, хезмәтнең тәмен, матурлыгын, дәртен аңлый башладым дисәм, артык купшы сүзләр белән әйтермен кебек. Мин өсләренә шыксыз, пычрак брезент куртка, аякларына шундый ук ямьсез резина итек, башларына пычранып беткән эшләпә кигән мастерларга, помбурларга, верховойларга гашыйк булдым. Нефтьченең эше авыр, пычрак, хәтта куркыныч икән. Ялкаулар, куркаклар, ак куллар монда эшли алмый. Монда кыю кешеләр һәм барыннан да элек күңел күзләре белән еракны күрүче, бик түземле, үз-үзләренә ышанган кешеләр кирәк. Ә андый кешеләр һәрвакыт үзләренә карата хөрмәт уяталар, аларга, әгәр йөрәгең мүкләнмәгән булса, игътибарсыз карап булмый. Минем үзем өчен тагын шунысы бик мөһим, күңелем бу авыр, пычрак һәм куркыныч эшне бер дә чирканмыйча кабул итте. Ә күңел теләгән эш үзе бер рәхәт ул. Болар минем үз сүзләрем түгел, чөнки бу сүзләрне әйтер өчен минем хакым да, тәҗрибәм дә юк әле. Ул сүзләрне мин үзем уйлап чыгарсам, шалтыравыклы буш бизәк кенә булырлар иде. Юк, аларны миңа гомер буе буровойда эшләгән, сүзнең кадерен һәм мәгънәсен белгән Мозаффар оста әйтте. Сакалцна гына түгел, кара кашларына да чал керә башлаган бу хезмәт батыры еш кына минем аркамнан сөеп: — Ярат син бу эшне, кызым. Күңел теләгән эш ул авыр да, кыен да булмый, бәйрәм була ул, — ди иде. Практикага килгән һәр студент курсовой проект язарга тиеш. Ләкин моның өчен башта буровойдагы барлык эш процесслары белән танышып чыгарга кирәк: балчык измәсен изәргә, верховой булып эшләргә, насос станцияләрен күзәтергә өйрәнүдән алып помбур, мастер башкара торган барлык хезмәт баскычларын үтәргә тиеш. Беренче килгән көннәрдә мин хәтта курка да торган идем: биек манарасыман челтәрле тимер вышка нигезенәчә дерелдәп, селкенеп тора, ротор үкерә, кешеләр бик каты кычкырып сөйләшәләр. Верховой әллә кайда югарыда утыра һәм менә-меиә егылып төшәр төсле тоела. Буровойда эшләүче егетләр мине кызганалар, ләкин минем үземне кызгапдыртасым, көчсез итеп күрсәтәсем килми. Шуңа күрә балчык измәсен дә изешәм, трубалар кирәк булса, аларын да китерешәм. Насос станциясенә дә йөгерәм. Кулларым, бияләй киюемә дә карамастан, кабарып чыктылар, кайтыр вакыт җиткәнче беләкләрем тәмам тала, ә төнлә сулкылдап сызлыйлар. Иртәнге сәгать сигезләрдә, тугызларда ук кояш шул хәтле кыздыра башлый, унберләрдә, уникеләрдә тын алырлык булмый. Шабыр тиргә 26 батасың, ашау турында уйламыйсың да, бары эчәсе генә килә. Әмма су эчкән саен тир ныграк ага. Верховой булып эшләүче әрмән егете Арон мин эшләп торган улак янына килә дә: — Әйдә минем янга меник, анда җиләс,—дип кара слива төсле зур күзләре белән вышка башына ымлап күрсәтә. Мин елмаеп башымны чайкыйм. Минем әле анда менгәнем юк. Безнең бүтән кызларның да вышка башына менгәннәре юк, ә егетләребез менгәннәр инде. Вася Дубровин беренче көннән үк верховой булып эшли башлаган. — Бер менми барыбер булмый бит инде, Рәмзия. Әйдә меник. Валлаһи. балчыкка буялып чокчынып ятуга караганда анда мең рәхәт. Бөтен әйләнәтирә уч төбендәге кебек. — Башым әйләнер дип куркам шул. Минем андый биек җиргә бер дә менгәнем юк. — Агач башына да менгәнең юкмы? — Карга йомыркалары алыргамы? Моны бездә малайлар гына эшли. Соңыннан алар карга йомыркалары белән бер-берсенә атышалар. Арон кычкырып көлеп җибәрде. Шул чакта безнең янга Мозаффар оста килеп туктады. Ул, кулын артына куеп, минем эшемә бераз карап торды да. Аронга мөрәҗәгать итеп: — Син, егет, Рәмзиягә комачаулама әле. Әнә синең белән сөйләшеп улагы бушый язган, — диде ул. Мин кызарып киттем һәм кабаланып эшли башладым. — Болай ярамый, — дип туктатты мине Мозаффар оста. — Арон, күрсәт әле ничек эшләргә икәнен... Арон миңа ничек эшләргә кирәклеген күрсәткәндә дә Мозаффар оста безнең яннан китмичә сүзсез генә карап торды. Шуңа Арон әллә юри, әллә ялгышлык белән минем битемә балчык измәсе чәчрәтте. Мин кычкырып читкә борылдым. — Эх син, уңмаган нәрсә! — дип ачуланды карт Арониы һәм йомшак кына итеп миңа дәште: — Су белән яхшылап ю. — Оста,—диде Арон, мин яңадан улак янына килеп баскач,— Рәмзиянең верховой булып эшләп карыйсы килә. Рөхсәт итсәгезче. Бу инде битемә балчык чәчрәтүдән дә яманрак иде. Мин, бурлат кебек кызарып, Аронга шундый ачу белән карадым, ул түзмәде, көлеп җибәрде. Мозаффар оста да мыек астыннан гына елмаеп куйды. — Әллә чыннан да менеп карыйсыңмы, Рәмзия? Сугыш елларында миндә бер кыз верховой булып эшләгән иде. Арон бер үлеп яңадан терелсә дә, аның кебек уңган верховой була алмый. Мозаффар останың бу сүзләреннән соң минем чигенер урыным калмаган иде. — Мин риза, — дидем. — Ярый алайса, иртәгә иртән менәрсең, — диде Мозаффар оста һәм кулын күтәреп кемгәдер: — «Сабыр ит», — дип кычкырды да безнең яннан китеп барды. Ул киткәч, мин көрәгем белән юри балчык измәсенә бәреп Аронның өстенә сыекча чәчрәттем. Ул утырган җиреннән сикереп торды да сыек балчыкны киеменнән кага башлады. — Мин сине вышкадан да төртеп төшерермен әле, икенче шаярмассың,— дидем мин аңа. Арон моңа каршы елмаеп башын гына чайкады. Төнлә мин рәтләп йоклый алмадым, һаман шул вышка белән әвәрә килеп беттем. Әллә ничә тапкыр менәргә тырышып, әллә ничә тапкыр егылып төштем. Ә иртән буровойга килгәндә минем йөзем чак кына агарган иде булса кирәк, Мозаффар оста миннән: «Авырмыйсыңмы?»— дип сорады. 27 Төнге сменаның верховое әле югарыдан төшмәгән иде. Менә ул астан өскә күтәрелеп барган трубаны тимер ыргак белән эләктереп алды да кулын нзәде. Труба шунда ук түбән төшеп китте. Арон, миңа күз кысып, башы белән вышка башына ымлады. Мин ризалыгымны белдереп баш идем. Арон елмаеп кунды. Мин һаман күземне вышкадан алмыйм. Вышка төнлә тагын да биегәйгән кебек. «Әгәр башым әйләнеп егылып төшсәм...» Арон алдан менеп китте. Бераздан Мозаффар оста миңа да баш какты. Ул моны үзенең эшчеләренә боерык биргән кебек көндәгечә бик гади итеп эшләде. Шуннан минем эчемә җылы кергәндәй булды. «Ник куркырга. Гади бер эш бит». Мин тар, текә баскычтан югары менеп киттем. Бераз менгәч, туктап сулыш алдым. Астан миңа карап торалар иде бугай. Ләкин мин үзем аска карарга курыктым. Тез буыннарым калтырый башлады. Җитмәсә, вышка да селкенеп тора, менә ава, менә ава төсле иде. Бер кире төшәргә дә уйладым, ләкин гарьләндем. Шуннан тагын югары менеп киттем. Аннары тагын туктадым, тагын мендем. Ниһаять, иң югарыга менеп, такта идәнгә аяк баскач, тирән итеп бер сулап куйдым. Арон шунда ук верховойның эшен аңлата башлады. — Тукта, тын алыйм әле, — дидем мин аңа. — Безнең вакыт аз, әнә күрәсеңме, астан оста кычкыра. Мине инде биеклек хисе биләп алган иде. Күңелгә әллә ничек рәхәт булып китте. Тирә-як, тагын бер кояш чыккандай, яктырып, балкып китте. — Арон, бик күңелле икән монда!—дип кычкырып әйтеп кундым мин, вышкалар урманы өстеннән еракка, аксыл офыкка караган килеш. — Ярар, — диде Арон, салкын гына. — Эш вакытында шигырь сөйләмиләр... Менә кара, трубаны ыргак белән болай эләктереп аласың да кире скважинага төшереп җибәрәсең. Аң бул, авыз ачып торма. Әгәр трубаныычкындырсаң, балчык чәчрәү шикелле генә булмас. Түбән таба шуып төшеп киткән труба аскы башы белән забойдагы трубага барып бәрелгәч, без басып торган идән кинәт чайкалып китте, йөрәгем урыныннан купкандай булды. — Курыкма,—диде Арон. Астан корыч аркан икенче трубаны тартып мендерә иде инде. Арон бу трубаны да тимер ыргагы белән эләктереп алып, скважинага турылап җибәрде. Мин байтак вакыттан соң гына трубаларны ыргак белән эләктереп алырга өйрәнә башладым. _,Үзд£ балчык измәсенә буялып беткән трубаларны тотып алу миңа бик җиңел булмады. Минем күз алдымда берсе өскә менеп, икенчесе аска төшеп торган трубалар өзлексез биеп торды. Бервакытны астан трубалар күтәрелми башлады. — Шабаш. Хәзер төшәргә дә мөмкин, — диде Арон һәм кинәт миңа карап кычкырып көлеп җибәрде. Мин тәмам балчык измәсенә буялып беткән идем! Өйгә гадәттә булмаганча күтәренке күңел белән кайттым. Очраган бер иптәшемә, хисләнеп, бүген верховой булып эшләвемне сөйләдем. Аннары биибии диңгезгә чаптым. Без Владимир Степановичның кисәтүләрен күптән оныткан идек инде. X Төрлебез төрле буровойда эшләгәнгә, Мин Ин белән Васяны мин кичен пляжда гына очрата идем. Хәзер алар гел бергә йөриләр, пляжга да бергә киләләр. Алар күренүгә Лена нигәдер я кайтып китә, я икенче бер урынга күчеп утыра. Моңа без барыбыз да игътибар итеп өлгергән идек инде. 28 Мин үзем башымны киссәләр дә Ленаның Вася Дубровинны яратуына ышанмас идем. Әмма бу ике атна эчендә Лена шулкадәр ябыкты, шулкадәр көйсез булып китте, аңа якын да килеп булмый иде. Төннәрен без аның пышык-пышык елавын да ишеткәли башладык. Без әллә ничә тапкыр аңардан: «Ни булды?» дип сорап та карадык. Ул безнең белән сөйләшергә теләмичә: — Зинһар, бәгыремне телмәгез әле, сездән башка да кыен миңа,— ди идеч — Кара әле, Рәмзия, — диде беркөнне миңа Алочка, — бу мадонна «имән күсәгенә» гашыйк булмадымы икән? Күзләрен бик майландырып карый. Мин берничек тә җавап бирмәдем. Чөнки ни дип уйларга да белми идем. Ләкин күп тә үтмәде, Ленаны башка студентлар белән бергә күрә башладык. Алочка түзмәде, беркөнне, сүз җаен туры китереп, шул турыда Ленаның үзенә дә әйтеп бирде. Лена мыскыллы гына елмаеп: — Бармы соң алар арасында сокланырлык егет, — диде. — Барысы да ахмаклар, берсендә дә бер акыл әсәре юк. Шуннан соң Лена тагын Вася Дубровин янында була башлады. Бу хәлгә Мин Ин сүзсез газапланса, Алочка бөтен йөрәге белән шаулап нәфрәтләнә иде. Мин Инны кызганам, ә Алочкага гаҗәпләнеп карыйм. — Алочка, нигә син Ленаны болан күрәлмисең? Син бит Васяны чынлап торып сөймисең. Сиңа барыбер түгелме?—дидем беркөнне мин аның үзенә дә. —Здрасте, — диде ул, мыскыллы көлеп, — үзем сөймәсәм дә, мин аны бу салкын мадоннага бирмим. Мин аны кызганам. — Кемне, Васянымы? — Әлбәттә, Ленаны түгел. Үзем дә тәҗрибәсез бер кыз гына булганга, мин мәхәббәтнең катлаулылыгы алдында тәмам аптырый идем. Китапларда мәхәббәт турында сөйләгәндә гадәттә өч почмак алалар. Ә монда өч түгел, дүрт, биш почмак оешып килә. Вася белән сөйләшергә дә уйлап куям, ләкин бераздан яңадан шиккә төшәм. Әгәр мин Васяга Мин Ипның, Алочканың, Ленаның кичерешләре турында сөйләсәм, аларның иң яшерен, иң кадерле серләрен ачып бирмәмме икән? Кызлар күңелендә вакыт-вакыт ниләр булмый. Аларның барысын да егетләргә белдерсәң, алар үзләрен әллә кемгә куеп, бездән көлмәсләрме соң? Дүрт-биш көн буенча кичләрен мин Васяны пляжда да, диңгез буенда да очрата алмадым. Алар төркемендәге иптәшләрдән сораган идем, алар Мин Ин белән Васяның сәгать бердән соң да буровойда калып эшләүләрен әйттеләр. — Аларның эшли алу сәләтләре, тырышлыклары шаккатарлык. Дүрткә кадәр, ә кайчакта алтыга кадәр дә эшлиләр, машина булмагач, җәяү кайталар. Владимир Степанович аларны мактап бетерә алмый,— диде иптәшләрнең берсе. XI Бераздан пляжда Вася белән Мин Ин да күренделәр. Мин аларны ташлар янына, күләгәгә чакырдым да бүген верховой булып эшләвем турында сөйләргә тотындым. Алар икесе дә мине көлемсери төшеп тыңладылар. — Минаша, син курыкма, иртәгә үк мастердан вышкага менәргә рөхсәт сора, — дидем мин, дустымны кочып. — Мин инде ике тапкыр мендем, — диде Мин Ин, елмаеп. 29 Мин ни әйтергә белмичә туктап калдым. Ул арада Мин Ин, бик эсселәдем дип, диңгезгә кереп китте. Вася минем янымда утырып калды. Вася, аз сүзле егет булып, бик сирәк очракларда гына ачылып китә иде. Бүген аның күңеле шат иде. Шат чакта ул бөтенләй бүтән кешегә әверелә: көлә, көлдерә, шаяра, шаярта, җырлый. Мондый чакта аның белән сөйләшүе дә җиңел. Васяиың егетләр арасында да, кызлар арасында да якын дуслары юк иде. Шуңа күрә без, кызларга хас кызыксынучанлык белән, аның күңел серләрен никадәр генә белергә тырышсак та, анык кына бернәрсә дә белә алмый идек. Аның күңелендәгесе күңелендә кала нде. Алочка- ның: «Аның катлаулы йөрәген теләсә нинди ачкыч белән дә ачып була»,— дигән сүзләре акланмадылар. — Вася, — дидем мин, уңайсызлануымны җиңеп, — безнең Ленага ни булды икән, белмисеңме? Мескен шулкадәр саргайды, авырып кит- мәсә ярар иде. Васяның көләч йөзенә күләгә төшкәндәй булды, караңгыланды. Аннары ул, аска караган килеш: — Нигә, ул һаман саен Мин Инны рәнҗетә? — дип үзе миңа сорау бирде. Мин Васядан мондый сорауны һич тә көтмәгәнгә, бераз аптырап калдым һәм, үземчә бер киная белән: — Анысы билгеле инде, — дигән булдым. Вася, шома чуерташларны кулына алып карый-карый: — Юк, Рәмзия, син ялгышасың, — диде. — Син Ленаны белмисең икән. Шулкадәр бергә булып та белмисең икән. Монысы бераз гаҗәб- рәк. Бу бит бик гади нәрсә... Вася су керүчеләрнең күңелле шау-шулары белән яңгырап торган диңгез ярына бер карап алды да үтә бер ачыклык һәм төгәллек белән сүзен дәвам иттерде: — Лена зур галим булырга, яңа бернәрсә ачарга тели, шуңа күрә аны безнең барыбызга да ярый торган гади производство практикасы канәгатьләндерми. Ул үзен инде моннан өстен дип саный. Ләкин яңа нәрсә ачар өчен башта ниндидер яңа идея кирәк бит. Лена бик сәләтле кыз, әгәр идея булса, ул аны чыннан да бик җентекләп башкарып чыга алыр иде. Ләкин идеяне ул үзе таба алмый. Моңа аның көче җитми... Миннән Лена идея сорый. Минем кайбер фикерләрем бар. Ул моны белә... Юк, — кинәт Вася бөтенләй икенче, кискен тавыш белән сөйләп китте,—кеше тапкай идея белән түгел, үз идеяң белән эш итәргә кирәк. Теләнеп йөрү яхшы түгел. — «Теләнеп йөрү!» — дип кабатладым мин күңелемнән. — «Лена моны белсә...» Ул арада Мин Ин мине коенырга чакыра башлады. Мин аның кызыксынудан түземсезләнүен сизә идем. Елмаеп урынымнан тордым, чәчемне чылатмас өчен башыма резина бүрек кидем дә суга чумдым. Вася күләгәдә ятып калды. Мин суга керсәм, башка кызлар кебек яр кырыенда быкырдамыйм, еракка, диңгез эчендәге кыяга кадәр үк йөзеп кптәм. Бу юлы Мин Ин мине үз яныннан җибәрмәде. Бераз назлана һәм үпкәли төшеп: «Вася белән нәрсә турында серләштегез?» — дип сорады. Мин курсовой проектым турында киңәштем, дип ялганладым. Ул, шунда ук минем ялганымны сизеп, миңа шундый мәгънәле итеп карап алды, — мнн ихтыярсыздаи көлеп җибәрдем. Ялганласам, хәйләләсәм, бик тиз тотылам шул мин. — Рәмзия, сии усал кыз,—диде Мин Ин кинәт, — мин йөзә белмим, ә син мине һаман йөзәргә өйрәтмисең. Мин Вася белән ниләр сөйләшүемне аңлатырга кирәк булмау шатлыгыннан шунда ук аны йөзәргә өйрәтә башладым. 30 Ләкин бу коточкыч эш булып чыкты. Мин Ин бер дә курыкмыйча, тирәнрәк җиргә керә дә шунда ук бата башлый иде. Аның шулай бер батып, бер калкып торуларын күргән саен, йөрәгем ярылырга җитә иде. Мондый акылсызлык өчен мин аны берничә тапкыр бик каты әрләп тә ташладым. Владимир Степановичка әйтәм дип тә куркыттым. «Башта йөзәргә өйрән, аннары тирәнгә керерсең!» — дидем. Ул мине башын иеп, авыр сулый-сулый тыңлап торды да: о— Тирәнгә кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый шул. Әгәр мин суның сай икәнен белеп торсам, һнчкайчан йөзәргә өйрәнмәячәкмен, — диде. — Юләр син, Мииаша! Диңгез белән шаярмыйлар!—дип ачуланып кычкырдым мин. — Мин шаярмыйм, — диде Мин Ин бик җитди итеп. Шуннан соң безнең арабыз бераз салкынаеп китте. Шулай да мин барлык иптәшләрдән Мин Инга күз-колак булуларын үтендем. Берүзе тирәнгә кереп харап була күрмәгәе, дидем. Беркөнне мин буровойдан бик арып кайттым да йокларга яттым. Уянгач, диңгездә кем бар икән дип, балконга чыктым. Диңгез буе, һава салкынаеп киткәнгә, гадәттә булмаганча буш иде. Тик Мин Ин гына яр буенда басып тора иде. Ул купальный костюмнан. Гәүдәсе коеп куйгандай сылу. Үзенең сәер гадәте буенча, ике терсәген биленә кысып, тырпайтылган баш бармакларына карап тора. Әйтерсең, диңгезне көрәшкә чакырырга ярыймы, юкмы? дип баш бармакларыннан киңәш сорый. Менә ул башын чак кына күтәреп, диңгез эченә карап тора башлады. Бүген жил бар. Ак сыртлы дулкыннар ярга йөгерә-йөгерә киләләр дә ташларга бәрелеп күбекләнеп чәчриләр. Минут үткән саен, дулкыннар көчәя, зурая баралар. Гүя диңгез үзсүзле кытай кызына үзенең көчен күрсәтеп: «Кара, кызый!» — дип аны кисәтеп куя. Мин Ин баскан урыныннан кузгалмый. Мин диңгезнең ачулы чагында аның суга керергә батырлыгы җитмәс дип уйладым. Ләкин Мин Ин олы, ачулы, бик күп корбаннар алган, таш кыяларны ватып, зур-зур ташларын яр кырыена ук чыгарып аткан диңгезне көрәшкә чакырырга карар итте булса кирәк, ашыкмый гына су эченә кереп китте. Мин үз- үземне белешмичә кычкырып, бүлмәдән чыктым да диңгез буена йөгердем. йөгереп барсам, ни күрим: Мин Ин дулкыннар арасында чайкала һәм үзе шат тавыш белән миңа: — Рәмзия, мин диңгездән курыкмыйм, мин йөзә беләм!—дип кычкыра. Мин, хәлсезләнеп, яр буена чүгәләдем... XII Хәзер инде миңа вышка башына менеп төшү берни түгел. Аронга рәхмәт укыйм. Шушы вышкага менгәннән соң мин үземне буровойда бөтенләй үз кеше итеп сизә башладым. Буровойдагы барлык машиналар һәм приборлар янына курыкмыйча киләм. Соңгы берничә көн эч.ен- дә мин күбрәк помбур Колосов белән бергә эшлим. Колосовка утыз биш-кырык яшьләр чамасы. Ул кыска муенлы, киң җилкәле, якты зәңгәр күзле, җитендәй ак чәчле. Ул сөйләшергә яратмый, ләкин сорауларны җавапсыз да калдырмый. Әгәр аңар берәр җиргә китәргә туры килсә яки культбудкага телефонга чакырсалар, ул миңа: — Рәмзия, диллометрны күзәт, — дип әйтә дә тиз генә китеп бара һәм бик тиз әйләнеп тә кайта. Ул бик кызу йөри. Мин әледән-әле диллометрның озын кара теленә карап-карап алам. Ул ак циферблаттагы бүлемнәр өстендә тибрәнеп тора һәм забойдагы борауга ясалган басымны күрсәтә. 31 Борау көннәп-көи тирәнгәрәк төшә бара. Помбурның әйтүенә караганда, мин әле аның нефть катламына барып җиткәнен дә күрәчәкмен. Бу хәл мине аеруча кызыксындыра. Мин моның бораулау эшендә иң җаваплы һәм иң куркыныч чор икәнен беләм. Җир астыннан ыргылып өскә күтәрелә торган газ фонтанын вакытында ябып өлгермәсәң, бөтен эшиең харап булуы, миллионнарча акчаның җилгә очуы, хәтта корбаннар булуы мөмкин. — Безнең буровойда моңарчы андый хәлләрнең булганы юк иде әле. Ләкин киләчәктә булмас дип әйтеп булмый, һәр буровой — үзенә бер тарих ул, — диде миңа Колосов. Мин шушы өлкәдәге тәҗрибә белән кызыксынам. Үземнең киләчәктә, бәлки, газовик булып китүемне әйтәм. Колосов ашыкмый гына аңлата, ә зәңгәр күзләре тирә-яктагы эшнең барышын күзәтә, берәрсе эленке- салынкырак эшләсә яки авыз ачып торса, ул шунда ук аңа кисәтү ясый һәм, берни булмаган кебек, яңадан аңлатуларын дәвам иттерә. Ул беркайчан да кызып китми. Мине авырып калган бер эшче урынына измәне карап торырга куйдылар. Бу эш миңа таныш иде инде. Ике көн әйбәт кенә эшләдем. Мозаффар оста хәтта мактап та алды. Ләкин бу минутта мин Мозаффар останы гына түгел, бөтен буровойны нинди зур куркыныч хәлгә калдыруымны уема да китермәгәнмен. Белмим ничек булгандыр, мин уйга бирелеп киткәнмен. Бервакыт аңыма килеп улакка карасам, улагым буп-буш, бөтен измә скважинага агып беткән иде. — Нишләдең син! — дип кычкырды яныма килеп баскан Мозаффар оста. — Менә ышан сиңа! Аның йөзе ачудан кыйшайган иде. Ул тиз генә артына борылды һәм әрдәнәләп өелгән цемент капчыкларына кулы белән күрсәтеп, эшчеләргә: — Тизрәк ташыгыз!—дип кычкырды. Мин мондый чакта балчык измәсенә цемент белән силикатный порошок кушып махсус сыекча хәзерләргә кирәген белсәм дә, куркудан тәмам югалып калдым. Эшчеләр, бер минутны да әрәм итмичә, сыекча әзерләргә дә керештеләр. Мозаффар оста аларга күрсәтмәләр биреп торды. Моңарчы шундый күндәм скважинабыз, әйтерсең, комсыз бернәрсәгә әверелеп китте. Күпме генә сыекча хәзерләсәк тә, барысын йотып бетерде. Моны күреп Мозаффар останың чырае караңгыланганиан-ка- раңгылана барды. Ул ниндидер куркыныч, усал бер кешегә әйләнде. Эшчеләр болай да кулларында ут уйнатып эшлиләр иде, ә мастер алар- ны һаман ашыктыра, миңа борылып та карамый иде. Бары тик ике сәгать буена тын алмый тырышканнан соң гына «китү»не туктаттык һәм буровой нормаль эшли башлады. Мин, башымны иеп, бер читтә басып торам. Арыган, хәлдән тайган эшчеләр миңа шелтәле күз белән карап-карап узалар. Минем керфекләремә яшь бөртекләре эленеп тора. Оятымнан җир ярылса, җир тишегенә төшәр идем. Мозаффар оста да хәлдән таеп, кызыл яулыгы белән тирләгән такыр башын сөртә-сөртә, цемент капчыклары өстендә утыра иде. — Кил әле монда, — диде ул, мине бармагы белән чакырып. Мин башымны күтәрми генә аның алдына килеп бастым. Әрли дип котым очып тора иде. — Менә күрдеңме инде дисциплинасызлык нинди хәлләргә китергәнен, — диде ул артык каты ачуланмыйча. — Күз йомып эшләргә ярамый бездә, ярамый. Уяу булырга кирәк. Иптәшләрең турында уйларга кирәк. Картның сүзләре миңа шул хәтле авыр булып тоелды, мин культ- будка артына посып елап та алдым. 32 — Елама, кызым, елама. Мин үзем гаепле, үзем карап җиткермәгәнмен. Мозаффар оста, аркамнан сыйпап, тагын минем янымда басып тора иде. < — Юк, юк, сез түгел, мин үзем гаепле, — дидем мин. — Сез мине катырак әрләгез, Мозаффар оста! Карт шактый озак эндәшми торды. — Ярар, сабак булыр . Әнә машина килгән, бар кайт, югыйсә соңга калырсың, — диде ул һәм, кулларын артка куеп, әкрен генә буровойга таба атлады. Хәзер ул яңадан юаш бер карт булып калган иде. Өйгә кайткач, диңгезгә коенырга да чыкмадым. Китапханәгә барып утырдым да «китү» турында укырга тотындым. Укыйм-укыйм да уйга калам. Күз алдыма буровой килеп баса. Иң арткы өстәлдә Мин Ин утыра. Ул да китаплар актара иде. Ара- тирә миңа күз салгалап ала, ләкин берни сорамый, яныма да килми. Инде караңгы төште, утлар алынды. Китапханәне ябар вакыт җитте. — Кайтыгыз инде, кызлар, — диде китапханәче апа безгә. Мин Ин минем яныма килде. — Рәмзия, синдә күңелсезлек, — диде ул, мине култыклап алып. Без тышка чыктык. Диңгез ягыннан бераз салкынча җил исә. Күк йөзе йолдызлар белән тулган. — Әйе, Минаша, бик зур күңелсезлек. Мин буровойда авария ясадым. Сыекча бетүен сизми калганмын. Владимир Степановичның да күзенә күренергә куркам,—дидем мин. Мин Ин юатмады, бары тик беләгемне геиә катырак кысып тотты. XIII Минем гаебем аркасында килеп чыккан авария турында ишеткәч, Владимир Степанович мине шундый каты ачуланды, шундый тиргәде. — Мин сезне хәзер үк кайтарып җибәрергә тиешмен. Сез бөтен группага тап төшердегез!—дип кычкырды. Аннары йомшап:—Мозаффар оста сезне яклый, югыйсә бер көн тотмас идем. Карагыз аны, икенче сынатмагыз, — диде. Көннәр үтте. Мин буровойда бик басынкы йөрдем. Эшемдә әүвәлге очкын юк иде инде. Бу хәл Мозаффар останы борчый башлады ахрысы. Беркөнне ул мине кыздырып та алды. — Теге вакытта мин сине ачуланмаган идем, ә хәзер ачуланам. Бик каты ачуланам!—диде ул миңа. — Бер кыенлыкка очрадың да коелып төштең. Командир буласы кешегә ярыймы соң шулай! Әйдә, канатыңны салындырма. Башыңны күтәр. һәм шуннан соң мин «башымны күтәрдем». Яңадан дәртем уянды. Берничә көннән инде мин буровойда йөгереп йөри башладым. *— Син хәзер минем янымда күбрәк бул, — диде миңа Мозаффар оста. — йөгереп йөрмә. Минем сүзгә колак сал, кирәк икән, язып та бар. Мин эшчеләргә боерык биргәндә минем күрсәтмәләрнең мәгънәләрен аңларга тырыш. Кайта сөйләмәм. Чөнки бер сүзне ике тапкыр сөйләргә яратмыйм. Эштә күңел күтәренке булгач, ял итүләре дә күңелле. Мии борынымны салындырып йөргән арада Мин Ин йөзәргә шундый остарып киткән, хәзер без инде бер дә курыкмыйча, әлеге диңгез эчендәге кыяга кадәр үк йөзеп китә башладык, йөзеп барабыз да, әкияттәге ике су кызы кебек, кояшта кызган кыя ташлар өстенә менеп утырабыз. Күңелне әйтеп аңлатып булмый торган киңлек тойгысы чолгап ала, рәхәт, күңелле булып китә. Беркөнне шушы кыяда ләззәтләнеп диңгезгә карап утырган чагында мин: — Минаша, нигә бүген Вася күренми? Кайткач, бик каты ачуланасым бар әле үзен. Ул сине миннән бөтенләй аерды,—дидем. Минем бу сүзләремне ишеткәч, Мин Ин миңа нәкъ теге вакытта Вася белән Лена турында сөйләшкәндәге кебек сәер итеп карап алды. Мин аның ныграк дулкынлана, борын яфраклары кызурак селкенә башлавын күреп алдым. Ул барысын да йөрәге белән сизеп тора бит. Аңа бик кыен булса кирәк. Бәлки, Лена турында да сөйләргә кирәктер. Хәзер аңлар ул, дип уйладым. Мин Инның сорауга җавап биргәндә ашыкмавын белгәнгә, аның тиз генә сүз башлавын көтми идем. Ләкин бу юлы ул гаҗәп тиз тотты. Күрәсең, җавабы әзер булган аның. — Син аңа ачуланма, Рәмзия! — диде ул һәм урыныннан ялт итеп сикереп торып, кыяның иң текә бер җиренә барып басты. Мин аңа рәтләп карап та өлгермәдем, ул кинәт кулларын алга сузып, карлыгач кебек очып, суга да сикерде. — Мин Ин!—дип ачы тавыш белән кычкырып җибәрдем мин һәм ике кулым белән йөземне капладым. Миңа калса, Мин Ин су астындагы үткер кырлы ташларга бәрелеп харап булгандыр кебек иде. һай, нинди гөнаһ шомлыгым аркасында Васяның исемен телгә алдым соң. Тәүбә, тәүбә моннан соң... Мин кыя кырыена килеп аска карадым. Анда яшькелт су астындагы ташлардан башка берни дә күренми иде. Нишләде бу юләр кыз, нишләде! Мин яңадан ике кулым белән йөземне капладым. Беркайчан да бу кадәр каты курыкканым юк иде. Кычкырырга теләдем, бугазымнан сүз чыкмады. Аска төшәргә омтылдым, аякларым ташка ябышып калган кебек иде. Шунда әллә кайдан гына Мин Инның тавышы ишетелде. Мин, өнем- метөшемме дип, кулларымны йөземнән алырга куркып, тагын бер мәл хәрәкәтсез тордым: бу Мин Инның чын тавышы түгел, бу минем колагыма гына шулай ишетелә күк тоелды: — Рәмзия, сикер! Мин Инның тавышы яңадан кабатлангач кына мин кулларымны йөземнән алдым. Мин Ин кыяны урап икенче яктан йөзеп килә иде. Мин югарыдан аның суда ап-ак булып күренгән аякларын, беләкләрен, бер читкә авышып су өстенә сузылган толымнарын күрдем һәм аның чыннан да исән булуына ышандым. Кая сикерү ул! Мин ялан аякларымны үткер ташларда авырттыраавырттыра аска төштем дә Мин Инга кулымны суздым. — Чык тизрәк, башсыз!—дидем. Шуннан әрләргә тотындым. Телемә нинди сүз килсә, барысын да әйттем. — Моннан соң мин синең белән бирегә йөзеп килмәячәкмен, — дидем. Ул мине гел аска таба карап тыңлап торды, йөзе шундый кырыс һәм тыныч, әйтерсең, мин аны бөтенләй ачуланмыйм. Тик мин елый башлагач кына ул: — Син, Рәмзия, бернәрсә дә белмисең бит! Синең йөрәгеңне берни өтми, синең йөрәгендә бернинди давыл юк, — диде. Мондый .авыр сүзләрне Мин Ин авызыннан ишетермен димәгән идем. Ник бу сүзләрне әйтте ул миңа? Мин белми торган аның нинди серләре бар тагы? Нәрсә минем йөрәгемне өтәргә тиеш тә күңелемдә нинди давыл кузгалырга тиеш? Мин хәзер үк барысын да сөйләп бирүен үтендем. Ләкин Мин Ин ул көнне миңа бернәрсә дә сөйләмәде. 3. „С. Ә." А? 6. 33 34 XIV Мин Инның: «Син бернәрсә дә белмисең бит, Рәмзия!» — дип өзелеп әйткән сүзләре, акылдан шашкан кешесыман биек кыядан төбендә үткер ташлар күренеп торган суга баштүбән сикерүе мине тирән борчуларга салып, бер генә минутка да күңелемнән китмәсә дә, йөрәгемдә ге икенче бер шатлыкны этеп, кысрыклап чыгара алмады. Бу хезмәтне сагыну, хезмәткә чуму, хезмәткә гашыйк булу шатлыгы иде. Бәлки, соңыннан, еллар үткәч, бу тойгы сүрелер, кечерәер, юкка чыгар. Ләкин хәзер ул минем бөтен барлыгымны биләп алган иде. Ятсам да, торсам да, кайда гына булсам да, ни эшләсәм дә мин шул турыда уйлыйм. Иртән буровойга барып, андагы хезмәткә җигелүне мин үземә бәхет саныйм. Сабак бушка үтмәде. Мин үз-үзем, үз көчемә көннәи-көн күбрәк ышана барам, үсүемне тоям. Мин тормышта буш урын биләп тормам, минем үзем өчен генә түгел, башкаларга да файдасы тиярдәй хезмәтем булачак. Бәлки, минем бу юлларымны укыгач, тормышка үтә салкын караучы бер кеше, миннән көлеп, мине юләр, романтик бер кыз дип атар. Андый кеше бар икән, әйдә, әйтә бирсен. Без романтиклар! Беренче тапкыр тәпи йөри башлаган, беренче тапкыр уенчыгын үз кулы белән күтәреп ала алган сабый бала никадәр шатланса, мин дә чын хезмәттә ниндидер бер эшне үз кулым, үз көчем белән башкара алуыма шулай шатланам. Бу көлкемени?! Моның өчен әрләргә ярыймы? Мин читкә киттем бугай. Мозаффар оста миңа ачулана торгандыр инде. Ул миңа кичә: иртәгә иртәрәк кил, әңгәмә кылып утырырбыз, дигән иде. Үч иткән кебек бүген Мирзаның «экспрессы» да, борынына кызыл борыч тигән кебек, төчкерә-төчкерә генә бара. Бара-бара да бөтенләй туктый. Мирза, үз телендә сүгенә-сүгенә, кабинасыннан төшен, машинасының канатын ача да моторы эчендә казына башлый. Аннары караңгы чырай белән яңадан кабинага кереп утыра һәм яңадан сукранып ала. Кичә ул бераз төшергән булса кирәк, йөзе кызарган, күзләренә бераз кан йөгергән. Аның сукранулары, бер яктай, минем ачуымны китерсә, икенче яктан, әллә ничек көлке иде. — Мирза, автобусыңның стеналары ишетми дип уйлама әле, болай кычкырып сүгенмәсәң дә ярар, — дим мин аңа ярым татарча, ярым әзербәйҗанча. Мирза кызарып, күзләрен зур ачып миңа карый. — Татар кызы, һә! — Мин Ләйлә-халага сөйләрмен! Ләйлә безнең буровойга килеп-китеп йөрүче геодизистка кыз. Буровойдагы яшьләр Мирза шул кызны ярата, дип сөйләгәннәр иде миңа. Мирза елмая, башын чайкап ала һәм автобусын кызурак куа. Ә буровойга барып җиткәч, ул мине туктата да, Ләйләгә минем турыда зинһар сөйләмә, мин аңа өйләнәсе кеше, дип пышылдый. Үзе миңа бик ук ышанып та бетми. Каткат зинһарлап үтенә. Күрәсең, Ләйләдән шүрли егет. Мин Мирзага: «Мин белгән миндә калыр», — дип вәгъдә бирәм дә буровойга йөгереп китәм. Барысы белән дә кычкырып исәнләшәм. Аннары, песи-песи атлап, Мозаффар оста янына киләм. Бүген ул караңгы чырайлы. Минем белән башын кагып кына исәнләште. Шунда гына мин иптәшләрнең дә борчулы икәнлекләрен күрдем. Бораулау эшендә ниндидер тоткарлык килеп чыккан икән. Помбур бик кабалана". Ул баштанаяк пычракка буялып беткәй. Ләкин Мозаффар оста искиткеч тыныч. Ул берәүгә дә кычкырмый, бары тик ишарәләр генә ясый. Аның ишарәләре салмак, хәтта беркадәр ялкау кебек. Әмма чал керә башлаган калын кашлары астындагы күзләре ^кысылган. Гүя ул, күзләрен шулай кысып, тирәнгә, җир астына карый да андагы тоткарлыкның серен күрергә тели. Ә борау бер урында әйләнә, аска төшми. Каты катламмы, әллә булмаса борау сынганмы? Бер з* 35 аздан эш җайга салынды һәм Мозаффар оста кул ишарәсе белән мине культбудка янына чакырып, үзе күләгәгә барып утырды. — Ни булганын сиздеңме?—дип сорады ул миннән йомшак кына. Мин әйтеп бирдем һәм карттан: — Борауның сыймавын, ә каты катламга эләгүен сез ничек белдегез?— дип сорадым. Мозаффар оста ашыкмый гына аңлатырга тотынды. Мин аның һәрбер сүзен язып бардым. Мин язганда ул минем калын дәфтәремә карап торды. Язып бетереп башымны күтәргән саен мин аның күзләрендә минем бу эшемә чиксез ихтирам күрә идем. Дөресен әйткәндә, искиткеч тәҗрибә иясе булган бер останың тәҗрибәсез бер студентның дәфтәренә шулай сөенеп карап утыруы миңа бераз сәер дә тоела иде. Мозаффар оста, гүя минем шушы уемны сизгән кебек: — Яз, кызым, иренмичә яз, кәгазьгә язган югалмый. Югыйсә, үлсәм, барысын да үзем белән алып китәчәкмен, — ди. Мин Мозаффар останың нефть эшен шулкадәр тирәнтен белүенә һәм шуны шулкадәр гади итеп аңлата алуына еш кына хәйран кала идем. Биредә мин институтта аңлый алмыйча җәфа чиккән бик күп нәрсәләрне шулкадәр җиңел төшенәм, хәзер шул турыда җиде төн уртасында уятып сорасалар да буталасым юк. Буровойда эшләүчеләрнең күбесе әзербәйҗан егетләре иде. Бер тапкыр алар мине туйга да алып бардылар. Мин аларның күмәк җырларын тыңларга ярата идем. Аларның сөйләвенә караганда, әзербәйҗан- лылар Рәшит Бейбутовтан да бигрәк Былбыл дигән җырчыларын яраталар икән. «Былбыл җырлаганда еламыйча түзеп булмый», дип ышандырырга тырыштылар алар мине. Мин үзем дә радиода Былбылны берничә тапкыр тыңладым. Аның әзербәйҗан халкының йөрәк моңы һәм һәм күңел шаянлыгы белән тулы җырлары чыннан да йөрәккә үтәрлек матур һәм аһәңле яңгырый иде. Тик әзербәйҗан телен һәм халкын яхшылап белмәгәнгә, мин Былбыл җырларының бөтен ләззәтен тотып ала алмадым һәм бу хәл минем әзербәйҗан дусларымның хәтерен дә бераз калдырды бугай. Ләкин Мозаффар оста бу урында да миңа ярдәмгә килде. — Җырны җырчылар өйрәнсен, — диде ул. — Нефтьче авызында сандугач сайратасы кеше түгел. Ул буровойны белергә, җир асты хикмәтләрен аңларга тиеш. Менә исемә төште әле, кызым, язып куй. Бервакыт шулай биш йөз дә... — Мозаффар оста сүзен бүлеп Аронга карап алды, — биш йөз дә ничәнче әле, Арон энем? — Биш йөз дә утыз өченче, оста. — Әйе, дөрес, биш йөз дә утыз өченче буровойда шундый хәл булган иде... Безгә анда скважинаны туры итеп түгел, азрак авыштырып борауларга кирәк булды... Яңа нәрсә бу... Ике көпшә белән бораулауның башы... Мозаффар оста сакал очын бөтерә-бөтерә ашыкмый гына сөйли, ә мин башымны күтәрми язам да язам. Аннары Мозаффар оста урыныннан тора да: — Әйдә, буровойны да карап килик. Сүз белән мавыгып эшне онытырга ярамый,—ди. Икенче көнне бу хәл яңадан кабатлана. Шулай минем көннәрем үтә. калын дәфтәремдә язылган битләр һаман арта бара. Карт Мозаффар оста аеруча бер горурлык белән үзенең элекке өйрәнчеге, хәзер бөтен Бакуга атаклы бораулаучы Мамед оглы турында сөйли иде һәм аның буровоен күрми китмәскә куша иде. — Останың мәртәбәсен, кызым,— ди иде ул, — аның өйрәнчегенә карап билгелиләр. Мамед оглының эшен барып күрсәң, шаять, минем дә кем икәнлекне белеп китәрсең. Мамед оглы эшне тизләтелгән метод белән алып бара. 36 XV Шул сөйләшүдән соң күп тә үтмәде, без, унбишләп студент, Мамед оглы буровоена барырга дип юлга да чыктык. Мамед оглы буровое иң ерак буровой саналып, анда бары тик җәяү генә барырга мөмкин иде. Безнең белән бергә Владимир Степанович та барды. Иртәнге сәгать җиделәр иде. Кояш әле артык каты кыздырмый. Баруы рәхәт, һәр җирдә вышкалар, бөтен җир нефть исе белән тулган. Ләкин бара торгач ак баклар белән аралашкан кара вышкалар урманы бетеп, алда дала ачылды. Тирә-як иркенәеп, яктырып киткәндәй булды. Яланаяк йөгерәсе, чабасы килә башлады. Байтак барганнан соң, шушы буш дала уртасында өч агач күренде. Аларны күрүгә, Алочка юл уртасында туктады да: В песчаных степях аравийской земли Три гордые пальмы высоко росли... — дип, күтәренке тавыш белән шигырь укый башлады. Без дә туктадык. Владимир Степанович, «ах, ах», дигән шикелле башын чайкап торды. Бөтен кыяфәте белән коеп куйган иске заман интеллигентына охшаган Владимир Степановичның шулай баш чайкавы миңа ничектер мәзәк тоелды һәм мин, көлүемне күрсәтмәс өчен, читкә борылдым. Агачлар янына килеп җиткәч, яфраклар арасында кызыл җимешләр күрдек. Ул җимешләрне ашарга ярый идеме, юкмы, тикшереп тормадык, күргән берсен өздек тә каптык. Алар безгә бик тәмле булып тоелдылар. Агачлар күләгәсендә бераз ял да итеп алдык. Мин читкәрәк китеп, Мин Ин янына утырдым. Ул вак, үткер тешләре белән үлән сабагын өзә- өзә уйчан гына җиргә карый иде. Бу араларда мин аны бер дә яхшылап күрә алганым юк иде, хәлен сораша башладым. — Син хәзер эшкә бик чумгансың, мине бөтенләй оныттың, — диде ул, бераз үпкәләп. — Син хәзер Лена белән күбрәк бергә буласың. — Минаша, бу дөрес түгел!—дидем мин тиз генә. — Мин сине Ленага алыштырмыйм. Бүген Лена безнең белән барырга теләмәде. Байтак вакыт борынын салындырып йөргәннән соң, ул, ниһаять, яңадан терелеп китте. Гайбәт булмаса, ул тресттан килеп йөри торган бер яшь инженер белән танышкан, имеш, һәм ул инженер аңа «бик шәп» бер идея биргән, имеш. Хәзер Лена шул идея белән мавыгып, бөтен дөньясын онытып эшкә җигелгән. Вася хәзер аңа кирәк түгел инде. Моны Мин Ин да сизәргә тиеш иде, чөнки Лена алар группасында. Ләкин Мин Ин ни өчендер һаман Ленадан курка иде. Мин шул турыда сорагач, ул туры җавап бирмичә: — Лена мәкерле кыз ул, — диде. Шуннан соң күпме сорашсам да, Мин Ин башка сүз әйтмәде. «Ихтимал, Лена аңа берәр авыр сүз әйткәндер»,— дип уйладым мин. Ул арада безнең янга Алочка килеп, икәү генә серләшмәгез әле, мине дә яныгызга алыгыз, дип, үзенең шау- шуы белән безнең әңгәмәне бөтенләй сүтеп ташлады. Без яңадан кузгалып киттек һәм тагын бер сәгатьтән Мамед оглы буровоенда идек инде. Мамед оглы кыска кара мыеклы, кылыч борынлы, зур кара күзле, озын буйлы, кычкырып көләргә ярата торган егерме биш яшьләр чамасындагы егет иде. Ул, буровойга кунакка гына килгән кеше кебек, чиста костюмнан иде. Без аңа, тизләтелгән методы турында сөйләвен үтенеп, сораулар яудыра башладык. 37 — Сез сорауларны берәм-берәм генә бирегез әле,—диде ул елмаеп. һәм баш бармагы белән көяз мыегын сыпырып куйды. — Мин лектор түгел бит сезгә. Мине мактауларына да бик үк ышанмагыз. Чөнки өйләнмәгән егетләрне мактаганда һәрвакыт чамасын оныталар. — Ә Мозаффар останың мактавы? — дидем мин. — Сез аның буровоенда да булдыгызмы? — Минем төп эш урыным шунда. — Мозаффар остадан соң минем янга килеп тә йөрмиләр. Анын янында мин бала гына. Шулай уенын-чынын бергә кушып, Мамед оглы үзенең тизләтелгән методы турында безгә бер дә иренмичә сөйләде дә буровоен күрсәтергә алып китте. — Акыллы,—дип бервакыт пышылдады миңа Мин Ин. — Ул башкалар күрмәгәнне күрә. Кыю. Өйгә без күтәренке күңел белән кайттык. Кайтып җитү белән барыбыз да диңгез кочагына ташландык. Кояш баеп, караңгы төшкәндә, көндәгечә диңгез буена кичке прогулкага чыктык. Безнең яраткан бер урыныбыз бар иде. Егетләр, кызлар барыбыз да шунда җыйналабыз да күмәкләшеп җырлый, бии башлыйбыз. Бер студентыбыз аккордеонда бик яхшы уйный, Чжан Шунь үзенең бамбук кураен алып чыга. Диңгез буена чыккан чакта Мин Ин зифа буена бик килешә торган сөтле кофе төсендәге күлмәген, аягына биек үкчәле кара ялтыр туфли- ләрен кия. Бу киемдә ул бик нәфис, бик сылу күренә. Бигрәк тә аяклары матур аның. Мадонналарныкы кебек салкын гүзәллеге белән тәкәбберләнгән Лена әледәнәле аның аякларына кызыгып карап ала, чөнки аның үз аяклары бераз юанрак иде. Мин Ин күбрәк я минем белән, я Алочка белән бии иде. Егетләрдән ул Пан Чаи белән генә бии. Вася белән биегәннәрен бервакытта да күрмәдем. Гомумән, халык алдында алар үзләрен бер-берсеннән бик ерак кешеләр итеп тоталар иде, һәм мин үзем моны аңлап та бетерми идем. Чжан Шунь белән Мин Ин биемәсә дә кешеләр алдында да аңардан качмый, кирәк икән аның белән бергә шаяра, көлә, җырлый. Мондый чакларда мин үз-үземә гел бер сорауны бирә идем: «Боларның кайсы белән уйный соң бу Мин Ин? һәм, гомумән, ул кемне булса да сөяме?» Соңгы вакытларда Чжан Шунь күңелсезләнебрәк йөри башлады. Бүген Мамед оглы буровоена барганда да ул күңелсез иде. Шуңа күрә мин Пан Чанны читкәрәк чакырдым да: — Чжан Шунь нигә күңелсез ул? — дип сорадым. — Ха, — диде ул, кашын сикертеп, — нигә Чжан Шунь хәлен миннән сорыйсың? Минем үз хәлем хәл бит. — Синең хәлең шәп икәнен болай да күреп торам бит, Пан Чан. — Ә монда ни барын да күрәсеңме?—Ул, елмаеп, кулы белән күкрәгенә күрсәтте. — Монда Пан Чанның хәле ташка үлчим, — диде ул башын чайкап. — Алайса, Владимир Степановичка әйтеп, доктор чакыртыйк. — Әгәр ул доктор син булсаң, — чакырыйк. — Мин доктор булсам, хәзер үк синең йөрәгеңне кисеп алып акулага ташлар идем. Пай Чан коты очкан бер кыяфәтне белдереп, күзләрен акайтып, куллары белән якын килмә дигән бер ишарә ясап, артка чигенде. Аннары шаян елмаеп: — Эх, мескен Пан Чан, кызганучы да юк бит сине,—диде.— Чжан Шуньның хәлен сорыйлар. Чжан Шуньга ни булган? Берни дә булмаган аңа, матур кызга күзе төшкән. Бөтен кайгысы шул. — Я, я, шуннан? 38 r / ) 1 c< v • , CA