Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ЭШЕНЕҢ ӘЬӘМИЯТЛЕ БЕР ТАРМАГЫ

Октябрь революциясенең иң зур казанышларыннан берсе — көннән-көн үсә барган күп милләтле совет культурасы, совет әдәбияты һәм сәнгате. Күп милләтле совет әдәбиятының бердәм семьясында татар совет әдәбияты да 40 ел эчендә иҗади эзләнүләрне, каршылыкларны кичереп, чит идеологии йогынтыларга каршы, буржуаз милләтчелеккә каршы көрәштә чыныгып үсте һәм зур уңышларга иреште. Хәзер татар әдәбияты әледән-әле яңа романнар, повестьлар, пьесалар һәм шигъри әсәрләр белән байый тора, социалистик реализм әдәбиятын үстерү юлында ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең әдәбият Ленин һәм Сталин премиясе лауреатлары белән горурлана һәм яңа лауреатлар өстәләчәгенә ышаныч белән карый. Татар совет әдәбияты хәзер инде хаклы рәвештә бөтен Союз мәйданына чыкты. «Намус», «Язгы җилләр», «Тапшырылмаган хатлар», «Алтын йолдыз» («Орлята») һ. б. әсәрләребез чит илләрдә дә тәрҗемә ителеп, үзләренә укучылар таптылар. Татар халкының сөекле улы, батыр сугышчы, ялкынлы шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил шигырьләре бөтен дөньяга таралды һәм аның исемен һәр җирдә зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән телгә алалар. Былтыр Мәскәүдә булып узган Декада көннәрендә татар совет әдәбияты бөтен совет халкы алдында зур сынау үтте һәм үзен чын-чыннан җитлеккән көчле әдәбиятларның берсе итеп танытты. Татар совет әдәбиятының үткән юлына без горурлык белән карыйбыз. Аның бай тарихы, традициясе бар, аның мәңге үлмәслек әсәрләр биргән, үзенчәлекле иҗат йөзе булган атаклы язучылары бар. Әнә шул бай иҗат тәҗрибәсе, социалистик реализм әдәбиятын үстерү өчен көрәш тарихы, кыскасы, татар совет әдәбияты тарихы, үкенечкә каршы, әле җитәрлек өйрәнелмәгән, марксизм- ленинизм яктылыгында аның фәнни тарихы тудырылмаган. Билгеле, әдәбиятның тулы фәнни тарихын бөтен тирәнлеге белән өйрәнеп, ачып салу, системалаштырыл- ган тарихын язу җиңел эш түгел. Ул әдәбият эшенең иң җаваплы һәм әһәмиятле тармакларыннан берсе. Әдәбият тарихының әһәмияте бик зур: ул әдәбииҗат практикасы язучылар өчен генә түгел, бөтен халык өчен кирәк, әдәбият фәне, эстетик фикер үсеше өчен дә кирәк. Әдәбиятның фәнни тарихы зур игътибар бирүне сорый. Аны әдәбият белгечләренең һәм язучыларның көчләрен берләштерү, күмәк хезмәт кую нәтиҗәсендә генә тудырырга мөмкин. Моны киң җәмәгатьчелек күптән таләп итә, моны хәзерге әдәбиятның үсүенә бәйләнгән бурычлар сорый. Татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү буенча бездә бернәрсә дә эшләнми дип әйтү дөрес булмас иде. 40 ел эчендә татар совет әдәбияты белеме дә билгеле күләмдә үсте. Әдәбият үсеше процессын чагылдырган, аерым язучыларның иҗатларын тикшерүгә багышланган О 105 уңышлы гына хезмәтләр дә бар. Г. Ибраһимов, проф. Г. Сәгъди, проф. Г. Нигъмәти, Г. Гали һ. б. ларның яхшы хезмәтләре хәзер дә игътибарга лаеклылар. Дөрес, ул хезмәтләрдә искергән моментлар, вульгар социологизм йогынтысы астында туган ялгыш карашлар да юк түгел. Ләкин әдәбият тарихын өйрәнүчеләр бу хезмәтләрдә уңышлы, кыйммәтле материаллар таба алалар. Әдәбият тарихы һәм тәнкыйть өлкәсендә эзлекле эшләп килгән Г. Халит, М. Максуд, М. Гайнуллин, Г. Каш- шаф, X. Госманов, X. Хнсмәтуллин, Я. Агишев, Б. Гыйззәт һ. б. иптәшләрнең монографик хезмәтләре һәм мәкаләләре, шулай ук күренекле язучыларыбызның чыгышлары, мәкаләләре татар совет әдәбияты тарихын тагын да киңрәк өйрәнү өчен юл ачалар, бүгенге әдәбиятыбызны тулырак аңларга ярдәм итәләр. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң аерым язучыларга багышланган берничә монографик хезмәт басылып чыкты (Һ. Такташ, М. Җәлил, К. Нәҗми, Т. Гыйззәт турында һ. б.), берничәсе дөньяга чыгу алдында тора (Г. Ибраһимов, К. Тинчурнн, М. Фәйзи, Г. Кутуй, Г. Бәширов һ. б. турында). Совет әдәбияты мәсьәләләренә багышланган дистәгә якын кандидатлык диссертациясе якланды. Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми сотрудниклары «Татар совет әдәбияты тарихы буенча очерклар»ны (күләме 40 табак чамасы) эшләп бетерделәр һәм ул, Татарстан китап нәшрияты планында билгеләнгәнчә, 1959 елда дөньяга чыгарга тиеш. Менә боларның барысы да татар совет әдәбиятының тулы фәнни тарихын тудыруга яхшы һәм нык нигез була алалар. Киләчәктә аерым язучылар иҗатын тикшергән монографияләр һәм әдәби-тари- хи процессны яктырткан проблемаларны тикшерүләр тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез. А. Гыйниятуллпна тарафыннан төзелгән «Татарстан язучылары» ■исемле био-библиографик белешмәкитап шулай ук бер уңай факт булып тора. Хәзер гыйльми нигездә төзелгән тулы библиографияне булдырырга кирәк. Бездә тәҗрибәле библиографлар бар (М. Бурнашева, И. Рәми, А. Кәримуллин, А. Гыйни- ятуллина һ. б.). Аларның эшләрен оештыру Казан дәүләт университеты, Тел, әдәбият һәм тарих институты, Китап палатасы, Татарстан китап нәшрияты өстенә төшә. Билгеле, тиешле хәзерлек нигезендә, конкрет фәнни-тикшеренү хезмәтләре базасында гына зур фәнни тарихны тудырырга мөмкин. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съезды карарлары бүгенге әдәби хәрәкәткә җанлылык кертте. Марксизм өчен чит булган шәхес кулыгының йогынтыларыннан арыну, вульгар социологизм калдыкларына, догматизмга каршы көрәш ачу әдәбият белеменең һәм тәнкыйтьнең яңа үсешенә киң юл ачты. XX съезддан соң әдәби мирас мәсьәләләре кыюрак яктыртыла башлады һәм совет әдәбияты байлыгын туплау, тулырак өйрәнү бурычлары тагын да кискенрәк һәм киңрәк күләмдә безнең алга килеп басты. Партиябезнең ленинчыл Үзәк Комитеты кайгырту- чанлыгы нәтиҗәсендә,’моңарчы егерме ел буена хаксызга «онытылып» торган хөрмәтле язучыларыбызның иҗатлары халыкка кайтарылды, әдәбият тарихыбызның кайбер елларына караган «бушлык» бетә инде. Г. Ибраһимов, К. Тинчурнн, Ф. Борнаш, Ш. Усманов. Ф. Сәйфи, Г. То- лымбайский, М. Галәү, Г. Нигъмәти. Г. Гали һ. б. әсәрләренең яңа басмалары басылып чыга килә. Хәзер инде әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр алдында әдәби-тарихи фактларны дөрес аңлау һәм халыкка дөрес аңлатып җиткерү бурычы тора. Моңарчы әдәбият тарихыннан «төшеп калган» әдәби иҗат фактларын өйрәнеп бәяләү уңае белән кайбер мәсьәләләрнең, теге яки бу хезмәтләребездә урын алган карашларның яңа баштан каралырга тиешлеге үзеннән-үзе килеп чыгачак һәм яңа проблемалар конкрет хәл итүне сораячак. Ә татар совет әдәбияты тарихында тиешенчә өйрәнелмәгән һәм хәл ителмәгән яки вульгар социологизм, догматизм йогынтысы нәтиҗәсендә бик тар, берьяклы хәл ителгән мәсьәләләр аз түгел. Әдәбият тарихының иң әһәмиятле кайбер мәсьәләләре 106 нең тиешенчә өйрәнелмәве теоретик фикернең үсешен дә тоткарламый калмый һәм, киресенчә, әдәбият турында теоретик фикернең, артталыгы әдәбият тарихын киң планда өйрәнүгә, гомумиләштергән төпле хезмәт тудыруга, гомумән иҗат практикасына тискәре йогынты ясый. Без югарыда татар совет әдәбиятының фәнни тарихын тудыру бурычларының өлгергәнлеген әйттек. Моның өчен, беренче чиратта, периодизация мәсьәләсен, татар совет әдәбиятында социалистик реализм үсеше этапларын билгеләүне һәм кайбер аерым проблемаларны, киң фактик материал нигезендә өйрәнеп, хәл итәргә кирәк. Бездә шушы көнгә кадәр татар әдәбиятында социалистик реализм тууы һәм үсү этапларын тикшерүгә багышланган төпле бер хезмәт тә юк. Мин биредә, фикер уртаклашу теләге белән, әдәбият тарихына кагылган берничә мәсьәләне куярга кирәк дип уйлыйм. Иң элек периодизация турында. Әдәбият тарихын чорларга бүлү — ул матур әдәбиятның үсеш процессын, үсү баскычларын өйрәнү, һәр этапның үзенчәлеген ачып салу, әдәби-пдеологик көрәш процессындагы төп тарихи тенденцияләрне билгеләү дигән сүз. Моңарчы совет әдәбияты тарихы «КПСС тарихының кыскача курсы»н- да бирелгән чорларга карап, партия тарихы, Совет дәүләтенең гомуми тарихы схемасы кысасында бирелеп килде: гражданнар сугышы чоры әдәбияты, халык хуҗалыгын торгызу һәм социалистик реконструкцияләү чорындагы әдәбият, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чоры әдәбияты һ. б. Ләкин мондый бүленеш әдәби процессның үзенчәлеген тиешенчә ачмый, схематизм тудыра иде. Дөрес, әдәбият тарихы җәмгыятьнең иҗтимагый-политик үсеш тарихы белән билгеләнә, әдәбият конкрет тормыш фактлары нигезендә, сыйныфлар көрәше яктылыгында өйрәнелә. Совет халыклары тормышында яңа борылыш чорлары булган Октябрь революциясе, илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы әдәбият өчен дә хәлиткеч роль уйныйлар. Әмма әдәбият тарихының аерым чорлары партия тарихы һәм совет җәмгыяте тарихы этапларының хронологик чикләренә билгеле дәрәҗәдә туры килмәскә мөмкин. Социалистик реализм үсеш этаплары конкрет әдәби иҗат фактлары нигезендә өйрәнелергә, һәр милли совет әдәбиятыбызга хас үзенчәлекләр искә алынып эшләнергә тиеш. Мәсәлән, күп еллар дәвамында туган «Клим Самгин тормышы», «Газаплар аша үтү» («Хождение по мукам»), «Тый Дон» кебек әсәрләрне вак кисәкләргә бүлгәләп, бер тар рамка эченә куеп тикшерү дөрес булмас иде. Шулай ук, егерменче елларда ук языла башлаган һәм шул чорны чагылдырган Ш. Камалның «Матур туганда» романын егерменче еллар чорына кертеп булмый. Совет әдәбияты тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе буенча соңгы вакытта рус әдәбиятчылары арасында җитди фикер алышу булып үтте. Галимнәрнең күпчелеге элекке бүленешне яраксыз дип тапты. Алар рус совет әдәбияты тарихы түбәндәге зур дүрт чорга бүленергә тиеш дигән карашны яклыйлар: 1) Октябрь революциясеннән утызынчы еллар башына кадәр, 2) утызынчы еллардан Ватан сугышына кадәр, 3) Бөек Ватан сугышы чоры, 4) сугыштан соңгы чор. Әдәбият тарихы нинди характерда булырга тиешлеге дә хәзер берникадәр ачыкланды инде. Гомуми обзорлар белән бергә аерым язучылар турында монографик бүлекләр эшләнергә тиешле табылды. Соңгы елларда басылып чыккан украин, белорус, литва, чуваш һ. б. халыкларның әдәбият тарихларында уңышлы гына тәҗрибәләр бар. Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан хәзерләнгән «Татар совет әдәбияты тарихы буенча очерклар» китабы да әнә шул тәҗрибәне искә алып эшләнде. СССР халыкларының аерым милли үзенчәлекләре искә алынган хәлдә, совет әдәбияты тарихы чорлары, әлбәттә, бердәм принципка нигезләнергә тиеш. Теге я бу әдәбиятның, шул җөмләдән татар әдәбиятының да, үсеш тарихындагы үзенчәлекле яклары бер бөтен итеп алынган зур 107 чорның бүлекчәләрендә билгеләнер. Моның шулай эшләнергә кирәклеген татар совет әдәбиятында социалистик реализмның үсешен өйрәнү ачык күрсәтә. Мәсәлән, егерменче елларда рус әдәбияты М. Горький романнары, В. Маяковский поэмалары, «Тимер ташкын», «Чапаев», «Тар-мар» Ъ. б. шикелле классик әсәрләр белән баеп, социалистик реализмны яңа баскычка күтәрде. Бу елларда татар совет әдәбияты исә социалистик реализм методын ныклап үзләштерү чорын кичерде һәм беренче уңышлы үрнәкләр бирде (Г. Ибраһимов, Ш. Камал, һ. Такташ һ. б. әсәрләре). Безнең әдәбият өчен мондый бер факт та характерлы: егерменче елларда, башка жанрлар белән чагыштырганда, поэзия шактый алда булды, үзенең көче, байлыгы белән беренче урынны поэзия алып торды дисәк, һич ялгыш булмас. Татар совет әдәбияты тарихының чорлары нигездә рус әдәбиятында кабул ителгән периодизациягә туры килә. Институт тарафыннан хәзерләнгән «Татар совет әдәбияты буенча очерклар»да әдәбият тарихы түбәндәге чорларга бүленеп яктыртыла: 1) егерменче еллар әдәбияты, 2) утызынчы еллар әдәбияты, 3) Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты, 4) сугыштан соңгы әдәбият. Күрәсез, татар совет әдәбияты та- • рихы да шактый зур чорларга бүленгән. Монда төп мәгънә теге я бу чорны еллар исеме белән атауда түгел, ә татар совет әдәбиятының үсеш этаплары нәкъ менә шул еллар бүленешенә туры килүендә һәм шунда үзенчәлекле якларның ни дәрәҗәдә дөрес ачылуында. Киләчәктә, бәлки, ул чорлар башкача да аталыр. Биредә сүз бары тик чорларга бүлү принцибы турында бара. Киң күләмдә тикшерелеп, хәл ителергә тиешле иң әһәмиятле проблемаларның берсе—ул татар әдәбиятында социалистик реализмның .тууы, формалашуы һәм аның үзенчәлекле үсү этапларын билгеләү. Әдәбият белгечләренең тикшеренүләре социалистик реализмның тууы төрле әдәбиятта төрлечә булганлыгын раслыйлар. Татар әдәбиятында социалистик реализмның тууы һәм формалашуы турында безнең әдәбиятчылар арасында төрле караш яшәп килде. Берәүләр аны, рус әдәбиятындагы шикелле. үк, 1905— 07 елгы революция чорына туры килә, дип исәпләделәр; икенчеләр, бездә социалистик реализм Октябрь революциясеннән соң гына туды, дип яздылар. Хәзер инде күпчелек бер карашка килде бугай. Татар әдәбиятында социалистик реализмның аерым элементлары 1905—07 елгы революция чорында туды һәм аның формалашуы, үсүе Октябрь революциясеннән соңгы чорга туры килә дигән караш хәзер ныгый бара. Кайбер әдәбиятчылар (М. Гайнуллин, Б. Гыйззәт) уйлаганча, мәсьәлә биредә Г. Коләхметов иҗаты, «Урал» газетасы роле һәм Октябрьга кадәрге революцион поэзия белән генә чикләнми. Социалистик реализмның тууында һәм формалашуында революциоидемократнк әдәбиятның ролен, Г. Коләхметов иҗаты да революциондемократик әдәбият эстетикасы һәм традициясе белән тыгыз бәйләнгән булуын һәм шулай ук социалистик реализм әдәбиятының атасы М. Горький иҗаты йогынтысының әһәмиятен конкрет материаллар нигезендә өйрәнеп ачмыйча торып мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Әдәбиятка Октябрь революциясеннән соң килгән һәм иҗаты Октябрьга кадәр үк башланган язучыларның социалистик реализм методын ничек үзләштерүләрен күзәтү нәрсә турында сөйли соң? Башка әдәбиятлардагы кебек үк, татар әдәбиятында да социалистик реализм методын үзләштерү шома гына бармавын, ул шактый каршылыклы, катлаулы иҗади процесс икәнлеген раслый. Совет әдәбиятын башлап җибәрүче язучыларның барысына да тоташ бәя биреп, революциядән соң тудырган беренче әсәреннән үк социалистик реализм методы нигезендә иҗат иттеләр дип аңлатсак, тарихи дөреслеккә каршы килер идек, һәрбер язучы социалистик реализмга үзенчә килде. Г. Ибраһимов та, М. Гафури да, һ. Такташ та, Ф. Борнашта, һ. б. да социалистик реализм әдәбиятына каршылыксыз, кинәт кенә килеп кер 108 мәделәр. Кызганычка каршы, язучының дөньяга карашындагы һәм иҗат методы н да гы ка р ш ы л ы к л арын күрмәскә тырышу фактлары бездә һаман очрый әле. Мәсәлән, М. Хә- сәновның бер мәкаләсендә Г. Ибра- һнмов иҗаты турында бер яклы караш күренеп үтте. Хәсәнов бу зур язучының иҗатын бөтенләй каршылыксыз, тнгез юлдан барган итеп аңлата. Г. Халит «Геройларның язмышы» дигән мәкаләсендә хаклы рәвештә моңа каршы чыкты. («Совет әдәбияты» журналы, 1957, № 8.) һ. Такташ, Ф. Борнаш, К. Тиичу- рнн һ. б. иҗатларына карата да шундый ук бер яклы караш бетмәгән. һ. Такташ — бөек язучы, ләкин аның йомшак яклары да бар иде. (Бигрәк тә иҗатының беренче чорында һәм егерменче елларның уртасында.) Ләкин безнең кайбер әдәбиятчылар моның белән исәпләшергә теләмиләр, Һади Такташны шома юлдан, каршылыксыз үскән бер шагыйрь итеп күрергә телиләр. Мондый схематик караш язучының катлаулы иҗатын дөрес аңларга ярдәм итми. Рус әдәбиятчылары арасында да лМаяковскийны иҗатының беренче чорында ук чит йогынтыларны җиңеп чыккан, хәтта социалистик реализм юлына баскан шагыйрь итеп күрсәтергә теләүчеләр булды. Моның хата икәнлеге күптән исбат ителде. Татар совет әдәбият белеменең һәм тәнкыйтенең тарихы, социалистик реализм эстетикасының үсеше бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Шуның аркасында марксистик эстетика өчен көрәш, бигрәк тә егерменче еллардагы кискен идеологик-эстетик көрәш мәсьәләләрен яктыртуда ачыклык юк. Егерменче еллар әдәбияты турында язылган хезмәтләрдә еш кына романтизм һәм «гыйсъянчылык» мәсьәләләре кузгатыла һәм төрле фикерләр әйтелә. Бу — бик табигый, чөнки өйрәнү, эзләнү процессында бәхәсле мәсьәләләр туарга тиеш һәм туачак та. Алар, әлбәттә, киң күләмдә фикер алышу нәтиҗәсендә хәл ителәләр. Татар әдәбиятында реализм, романтизм турында бездә төрле карашлар булып үтте. Әдәбият тарихын өйрәнгәндә, алариы читләтеп үтү мөмкин түгел, аларга тиешле бәя бирелергә тиеш. Элекке хезмәтләр механик рәвештә «төшеп» калмыйлар. Мәсәлән, менә мондый бер фактны гына искә төшерик. Утызынчы елларда Г. Нигъмәти: «Ләкин нинди төстә булмасын, романтизм агымының Октябрьдан соңгы яшь әдәбиятта киң күләмдә җәелеп китә алмаганын күрәбез», — дип язып чыккай иде («Ун ел эчендә татар әдәбияты» җыентыгы, 1930, 25 бит). Чынлап та ул шулай идеме? Соңгы тикшерүләр моның киресен раслыйлар. Егерменче еллар башында ук безнең әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә реакцион романтизм күренешләренә каршы революцион романтизм туа һәм киң күләмдә үсә башлый, революцион романтика социалистик реализмның аерылгысыз бер өлеше, сыйфаты буларак формалаша. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин. «Татар поэзиясе аитологиясе»нең совет чоры өлешен караган кеше моны ачык күрә алыр, дип уйлыйбыз. Проза әсәрләреннән Г. Ибраһимов, М. Максуд, Ш. Усманов, А. Шамов, К. Нәҗминең повесть, хикәя> нәсерләрен искә төшерегез. Бу әсәрләрдә революцион романтиканың көчен ачык күрерсез. Әйе, 20 иче еллардагы әдәбиятта романтизмның катлаулы фактлары бар, тискәре күренешләре дә бар. Моны инкарь итеп булмый. Романтизмның каршылыклы чагылышы аеруча Ф. Борнаш поэзиясендә күренде. Менә бу үзе генә дә әдәбиятчы өчен никадәр кызыклы тема! Моннан тыш тагын түбәндәге берничә мәсьәләгә игътибар итәргә иде. «Октябрь», «Сулф» оешмаларына моңарчы бирелеп килгән бәяләр яңадан тикшерүне сорый. Моңа кадәр безнең әдәбиятта бу оешмаларның нигездә тискәре яклары гына күрсәтелә килде (әдәби мирасны инкарь итү, формализмга бирелү фактлары һ. б.). Егерменче елларның беренче яртысында, сыйнфый көрәш кискенләшкән шартларда, бу әдәби төркемнәрнең актив эшләүләре, буржуаз милләтчелек идеологиясенә каршы көрәш алып барулары басылып чыккан хезмәтләрдә бик аз яктыртыла. «Октябрь», «Сулф» оеш 109 маларының составы бертөрле булмады, «Октябрь» күмәгенә революциядән сон, килгән язучылар белән бергә, олы буын реалист язучылар да кергән иде. Шуңа күрә ул оешмаларга «тулаем» алып тискәре бәя генә бирү дөрес булмас иде. Шулай ук ТАПП яшәгән чордагы ә дә би хәр ә кәттә ге к а р ш ы л ы к л а р, уңай һәм тискәре фактлар конкрет материал нигезендә өйрәнелеп, әдәбият тарихында дөрес чагылдыры- лырга тнеш. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә партия документлары — Үзәк Комитетның «Пролеткульт турында» хаты, РКП(б)ның «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турында» дигән резолюциясе, ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-художество оешмаларын яңабаштан кору турында»™ карары, партиянең әдәбият һәм сәнгать буенча 1946—1948 еллардагы карарлары нигез документлар булып торалар. Әдәбият тарихы проблемалары буенча аерым тикшеренүләр, монографик хезмәтләр моңарчы хәл кылынмаган мәсьәләләрне ачарга зур ярдәм итәчәк. Татар әдәбиятында уңай герой, милли үзенчәлек мәсьәләсе, жанрлар тарихы, әдәби стиль, әдәби тел һ. б. кебек темаларга багышланган хезмәтләр кирәк безгә. Егерменче еллар поэзиясендә поэмалар аз түгел иде. Пафос белән язылган лирик поэма (күбрәк шигъри монолог төсендә), лирик-романтик поэма, риторик поэма һәм лиро-эпик поэма үрнәкләре туды. Такташның «Гасырлар һәм минутлар», «Сыркы- ды авылы», «Мәхәббәт тәүбәсе», лирик поэма булулары белән бергә, эпик элементларны да үз эчләренә алдылар. Хикәяләү төсендә язылган поэмаларны Ф. Борнаш, X. Туфан, М. Җәлил һ. б. ларда да очратабыз. Бигрәк тә М. Гафури поэмалары хикәяләү принцибы нигезендә иҗат ителгәннәр («Эшче»). Утызынчы елларда хикәяләү төсендә язылган поэмалар аеруча киң урын алды. Бу жанрның төгәл формалашуы утызынчы елларда булды дияргә дә мөмкин. Моңа мисал нтеп М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, Нур Баян, Ә. Исхак поэмаларын күрсәтергә кирәк. Бу еллар өчен ул характерлы бер сыйфат иде. Ни өчен, мәсәлән, шул турыда бер җитди хезмәт язмаска? ’ Яки тагын менә мондый бер фактны искә төшерик. Сугыш алдыннан, ягъни утызынчы еллар ахырында һәм кырыгынчы еллар башында, бездә яңа әдәби жанр — опера һәм музыкаль комедияләрнең либреттолары туа. Моның башлангычы «Эшче», «Сания», «Наемщик» булган булса да, бу жанр утызынчы еллар ахырында һәм кырыгынчы еллар башында формалаша һәм әдәбиятта, театрда үзенең урынын нык билгели. Монда Муса >Кәлил роле аеруча зур иде. Шагыйрь Муса Җәлил һәм композитор Нәҗип Җиһанов бу өлкәдә онытылмаслык яңа эз салдылар. Бу — чын-чыннан безнең иҗат эшендәге новаторлык күренеше булып саналырга тиеш. Татар совет драматургиясе тарихы да махсус өйрәнүчесен көтә. Социалистик реализм өчен көрәш бигрәк тә егерменче елларда драматургия өлкәсендә аеруча кискен бер төс алганлыгы әдәбиятчыларга яхшы билгеле. Драматургиянең үткән юлын ачып салу хәзерге драматургларыбыз иҗатларына да зур ярдәм итәр иде. Татар әдәбиятында роман жанрының үсешен күзәтү, аның тарихын өйрәнү шулай ук өлгергән мәсьәлә. Роман тарихы бездә XIX йөз ахырыннан ук башланса да, чын мәгънәсендә роман жанры совет елларында гына үсеп китә алды. Татар совет әдәбиятындагы роман — безнең иң зур казанышларыбызның берсе. Сугыштан соңгы елларда романнарның саны тагын да артуы һәм гаҗәп үзенчәлекле яңа романнарның бербер артлы чыгуы кемнең генә игътибарын үзенә тартмас! «Намус», «Язгы җилләр», «Алтын Йолдыз», «Гади кешеләр», «Тукай», «Җәяүле кеше сукмагы» романнары бүгенге әдәбиятыбызның социалистик реализм юлыннан һаман алга баруын раслаучы яңа сәхифәләрен ачтылар. Әдәбият тарихын өйрәнүче өчен бу үзе бер зур хәзинә һәм зур әһәмияткә ия булган кызыклы тема. Әдәбият тарихы олы язучылар, атаклы язучылар исеме белән генә чикләнми. Әдәби хәрәкәттә олысы да, яше дә катнаша. Бездә гражданнар сугышы чорында әдәбиятка бик күп яңа язучылар килде. Шуларның кайберләре моңарчы онытылган иде (Ә. Сәгъди, И. йосфый, Ш. Фидаи һ. б.). «Татар поэзиясе антологиясе» аларның исемен яңадан халыкка җиткерде. Беренче бишьеллыклар чорындагы әдәби хәрәкәткә күз салсагыз, анда да никадәр яшьләр җитлегеп үскәнен күрерсез: Г. Ильяс, X. Мөҗәй, М. Мәсгут, Ә. Түрәй, К. Рәхим, Б. Сирин, X. Рахман, Г. Мөхәметшин һ. б. һичшиксез, әдәбият үсешендә аларның да өлеше бар. Без биредә бигрәк тә М. Га- ләү, М. Крымов, Г. Ильяс, Б. Сирин, Г. Мөхәметшин иҗатларының бөтенләй өйрәнелмәгәнлеген әйтеп үтәр идек. Әдәбият тарихчысы мондый язучыларга партиялелек принципларыннан чыгып, объектив бәя бирергә тиеш. Әдәбиятыбызның үткән тарихына борылып карасаң, чынлап та, әдәби хуҗалыгыбызның никадәр зур булуын күреп сокланасың һәм, икенче яктан, шул хуҗалыкның тирәнтеи өйрәнелеп тәртипкә салынмый ятуын күреп эчтән көенәсең. Моның барысын берьюлы эшләү өчен, бәлки, безнең колач җитмидер. Хәзер инде әдәбиятчылар кадры да юк түгел кебек. Күрәсең, көчне туплау, оештыру җитешми. Беренче чиратта, әлбәттә, бу эш гыйльми учреждениеләр өстенә төшә. Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогия институты һәм Татарстан язучылар союзы арасында координация практик эш планы нигезендә оештырылганда киләчәктә тагын да күбрәк һәм күзгә күренерлек яңа хезмәтләр тудырып булыр иде. Иҗат эшчеләре өчен программа булган «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле мәгълүм документта өйрәтелгәнчә, совет әдәбияты үсешенең төп линиясе — ул әдәбиятның һәрвакыт халык тормышы белән аерылгысыз бәйләнештә бул у ы н и а н гы й б а р әт. Ә дә б и ятч ы, тәнкыйтьче дә әнә шул төп линиядән читтә тормаска тиеш. Партия безне совет халкының рухи байлыгын, бөек казанышларын бөтен тулылыгы белән өйрәнергә һәм күрсәтергә өнди. Бөтен иҗат эшчеләре белән бергә, без дә, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләр, партия чакыруына иҗат активлыгын көчәйтеп, яңа тикшеренүләр, яңа хезмәтләр белән җавап бирергә тиешбез.