БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯБЕЗ ТУРЫНДА
Безнең шагыйрьләр аз язалар, тормышның зур проблемаларын аз күтәрделәр, безнең шигырьләрдә иллюстрациячел- лек һәм риторика элементлары да әлегә аз түгел, шагыйрьләребез укучылар алдында әле дә зур бу- рычлылар. Ул гына да түгел, ша- гыйрьләребезнең күбесенә әле чын художество осталыгы җитеп бетми һәм, шуның аркасында, укучы күңеленә салырга теләгән бик әйбәт фикерләребезне дә еш кына чын поэзия теле белән әйтеп бирә алмыйбыз. Болар барысы да бик дөрес. Ләкин болар гомуми кимчелекләр. Әлбәттә, аларны да күрергә һәм күрсәтергә кирәк. Ләкин шул гомуми кимчелекләр арасыннан бүгенге көн өчен иң характерлыларын, иң әһәмиятлеләрен күрә белергә, бөтен көчне шул кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерергә кирәк. Шулай ук ул кимчелекләрнең кайсы участокта күбрәк урын алуын һәм аларны тудырган сәбәпләрне дә белеп эш итәргә кирәк. Югыйсә, бөтен поэзияне тулай төстә алып, анда шундый һәм шундый кимчелекләр бар, дип, гомуми сүзләр белән кычкыру бернинди нәтиҗә дә бирми һәм бирмәячәк. Поэзия бит ул зур өлкәне эченә ала. Аның аерым участоклары, аерым төрләре бар. Аның кайбер участогында эш яхшы булырга мөмкин, ә кайбер участогында гафу ителмәслек дәрәҗәдә начар барырга мөмкин. Шулай ук аны бер генә кеше дә иҗат итми. Аның уннарча вәкилләре бар. Аларның кайсының алда баруы, кайсының артта сөйрәлүе, ә кайберсенең, лавр яфраклары белән ябынып, йоклап та ятуы мөмкин. Минемчә, бүгенге көндә татар совет поэзиясенең иң зур һәм төп кимчелеге — лирикабызның бик нык аксавында, публицистик поэзияне оныта башлавыбызда һәм эпик әсәрләрнең аз булуында. Бу кимчелек безгә үзен күптән күрсәтеп килә иде инде. Ә үткән 1957 ел бу яктан аеруча күренекле булды. Моннан берничә еллар элек лирикага поэзиянең гүяки ниндидер ят бер төре, шагыйрьнең җәмгыять белән бернинди бәйләнеше булмаган, тар, шәхси хисләрен генә чагылдыра торган төре итеп, шактый читсетеп карау бар иде. Шунлыктан. лирика жанры бездә тиешенчә җәелеп китә алмый иде. Соңгы елларда лирикага караш шактый үзгәрде, без аның поэзиянең законлы төре икәнен, гомумән ансыз поэзиянең булуы мөмкин түгеллеген аңлый башладык. Нәтиҗәдә, бездә лирик әсәрләр ешрак мәйданга килә башладылар. Ләкин лирикага булган бер яклы, ялгыш карашның бер элементы — аны лирик геройның бары тик мәхәббәт тойгыларына гына, аларның да сагышлы һәм хәсрәтле якларына гьпш^баглы жанр итеп карау беркадәр”дәрәҗәдә әле дә булса яши. Еш кына хәлләрдә без лирикага шундый тойгыларны чагылдырган әсәрләрне генә кертәбез. Ә бит лирикага, билгеле булганча, шагыйрьне шатландыра да, сагышландыра да, ләззәтләидерә дә, нәфрәтләндерә дә, борчый да һәм тынычландыра да торган бөтен нәрсә керә. Белинский сүзләре белән Б 87 әйткәндә, «субъектның рухани тормышының эчтәлеген тәшкил итә торган» бөтен нәрсә керә. Безнең лирикабыз исә, күбрәк бер якка — мәхәббәт сагышы ягына үсә. Урманда, бакчада яки поездда очраган һәм үзенең матурлыгы белән күңелне җәлеп иткән чибәрне сагыну, сөйгәненә кыеп сүз әйтә алмау белән газаплану, йөрәкнең тәкәббер чибәргә алдануы, сөйгән ярыңнан аерылу, сөйгән хатыныңның яки иреңнең ташлап китүе һ. б., һ. б. шундый «фаҗигале» күренешләр турындагы шигырьләр азмыни бездә? Билгеле, бу — тормышның андый күренешләре турында язмаска кирәк дигән сүз түгел. Язарга кирәк. Ләкин аны язганда, ниндидер яңа сүз, яңа фикер әйтергә кирәк. Моңарчы инде мең мәртәбә әйтелгәнне мең дә беренче мәртәбә кабатламаска кирәк. Ә иң әһәмият- лесе — тойгыларның төрлелеге кирәк. Ә без, иң яхшы дигәндә, лирик шигырьләребездә картлык һәм яшьлек, туган илне сөю һәм дуслык мәсьәләләрен генә куябыз. Әгәр дә ул яшьлек турында булса, еш кына очракта шул яшьлекнең үтүе турында сагышланудан ерак китә алмыйбыз. Әгәр дә ул туган илгә мәхәббәт хисләрен эченә алган булса, еш кына очракларда илне саклап чик буенда тору, аны сагынып кайту яки ансыз яши алмау турында декларация ясаудан узмыйбыз. Чиләбе өлкәсеннән язучы яшь шагыйрь Камил Мостафинның быел «Татарстан яшьләре» газетасының 14 номерында басылган «Көзге җилләр һәм яшь йөрәкләр» исемле шигыре күп кенә шагыйрьләребез өчен характерлы булып тора. Егет шигырь яза. Шигырендә Көзге җилләр исеп торалар. Сары яфрак ята пычрак җирдә, Моңсу көйләр башта туалар. Бу шигырьдә мәк чәчәген коя, Кара чәчләр никтер агарган, Шагыйрь үксеп, яулык болгап тора, Имеш, яшьлек китә аңардан... Гомер, имеш, әнә бара үтеп, Инде кире кайтмас яз көне... Тар бүлмәдә шигырь яза егет, Ә урамда — Тормыш ташкыны! Әсәрнең дәвамында автор тормышның кайнап торган һәм шагыйрьләрнең әсәрләрендә урын алырга тиеш булган гүзәл күренешләрен тасвирлый. Яшь автор күпләргә хас булган кимчелекне дөрес тоткан. Поэзиягә соңгы елларда килгән яшь шагыйрьләребез күп кенә очракларда нәкъ менә яшьлекнең үтеп баруы, чәчләренә чал керә башлавы турында язу белән мавыгалар. Бу шигырьләрдә, әлбәттә, ниндидер төшенкелек, өметсезлек ноталары яңгырамый. Киресенчә, кайбер очракларда яшь шагыйрьләр моның белән хәтта горурлану хисе дә белдерәләр. Янәсе, менә без нинди буын кешеләре — юньләп олыгаерга да өлгермәдек, ә инде безнең чәчләребезгә чал керде! Мин мондый әсәрләрнең үрнәкләрен китереп тормыйм, аны һәркем үзе очрата ала, яки инде очраткандыр. Укучылар андый шигырьләр арасында хәтта «иртә коела башлаган бөдрәләр» турындагы кайбер пеләш юлларны да очратачаклар. Ләкин болар бит барысы да бер-берсен кабатлаудан һәм күңелсез кабатлаудан башка берни дә түгел. Дөресен әйтергә кирәк, мондый әсәрләрдә әле, һәрхәлдә, тормышның ниндидер бер конкрет күренеше, конкрет бер чагылышы алына. Әйтик, берәү сөйгән ярыннан аерылган һәм аны бик нык сагына, шул сагыш аның йөрәген әрнетә. Шуның өстенә, тиз генә кавышуга өмет тә юк. Монда, һичшиксез, хәсрәтләнергә урын бар. Ә менә шагыйрь Әнвәр Давыдовның «Тал» дигән шигыренең («Совет әдәбияты», № 5) лирик герое нәрсә өчен хәсрәтләнә? Нишлим икән, ниләр генә итим, Күңелем һаман сине сагына, Таң алдыннан чыгам су буена, Тик анда да ялгыз тал гына. Утырамын биек тау башына, Яшем тамып төшә суларга... Тал бөгелә, тик су кочагында Кала алмый, елый шуңарга. Ул белә бит, һаман җирдә калса, Мәңге сагынасын дулкынны, һәм белә ул, сынып суга төшсә, һәлакәте килер шул көнне. Лирик геройның да, талның да хәле бик начар: беренчесе үзенең сөйгәне белән, икенчесе су белән кавы 88 ша алмый. Алар икесе дә елыйлар. Аларның бу авыр хәлләре тагын шуның белән кискенләшә, тал сынып төшеп су кочагында калса һәлак булачак, ә лирик герой сөйгәне белән кавышса һәлак булачак. Шигырьдәге лирик чагыштыру укучыны шундый нәтиҗәгә килергә мәҗбүр итә. Алар икәүләп шуны уйлыйлар да тагын еларга тотыналар. Ә укучының елыйсы килми, чөнки бу уйлап чыгарылган, ясалма хәсрәт, «кысыр хәсрәт». Ә инде сөйгән ярыңны сагынып, су буена чыгып, тау башына менеп утырулар, һәм моны әлбәттә таң алдыннан эшләүләр, анда ялгыз талны күреп, аны үзенә охшатуларның бер дә яңа нәрсә түгел икәнлеген, моны инде безнең әллә кайчаннан бирле, йөз еллардан бирле укып килүебезне әйтеп тә торасы юк. Тапталып, изелеп беткән образлар болар. «Татарстан яшьләре» газетасының 23 һәм 29 номерларында шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Мәхәббәт лирикасы» исеме астында берничә шигыре басылган. Шагыйрь бу шигырьләренең берсендә үзен ташлап киткән сөйгәненә мөрәҗәгать итеп, аның шагыйрьне ташлап китүе белән үзенең дә газап чигәргә мәҗбүр булганлыгын әйтсә, икенчесендә шулай ук ташлап киткән ярына мөрәҗәгать итеп, үзенең инде икенче яр табуы һәм аның белән «туган илнең куенында чүкердәшеп яшәве» турында белдерә. Үтте еллар... Туры килде сине Очратырга кабат юлымда. Ачык күрдем шул чак үз ярамны Күзләреңнең сүнгән нурында, — дип белдерә ул шигырьнең беренчесендә. «Күзләрнең сүнгән нурында» яраңны ничек «ачык күрергә» мөмкин икәнлеге турында шагыйрь уйлап та карамый. Мондый уйлап карамый әйтелгән сүзләр шигырьдә аз түгел. Берни түгел миңа, бәла килсә, Иңдә аның йөген күтәрү; Берни түгел нужа боламыгын йөрәгемнән сөзеп үткәрү,— ди шагыйрь икенче бер шигырендә. Алай күтәрүе бик җиңел булгач, андый бәла турында язып торуның пигә кирәге бар, дип сорыйсы килә шагыйрьдән. Аннары, нәрсә ул нужа боламыгы? Шагыйрь әгәр дә шигырь боламыгын йөрәгеннән сөзеп үткәргән булса, яхшырак булган булыр иде һәм мондый хәсрәт шигырьләр дөньяга килмәгән булырлар иде. 1957 елда басылып чыккан шигырьләр арасында бик әйбәт лирик шигырьләр дә бар. Мин андыйларга Сибгат Хәкимнең «Гомер дустыма» шигырен һәм «Суд залында» исемле циклга кергән яңа парчаларын, Хәсән Туфанның «Мәңгелекнең шушы төшендә», «Тирбәлеп утыра давылда» кебек шигырьләрен, Әхмәт Ерикәйнең кайбер лирик парчаларын, яшь шагыйрьләрдән Илдар Юзиев, Шәүкәт Галнев, Роберт Әхмәтҗанов, Хисам Камалов, Әхсән Баянов, Илдар Әхсәнов һәм башкаларның күп кенә шигырьләрен кертер идем. Ул шигырьләрдә без укучыны дулкынландыра торган күп кенә темаларның шактый уңышлы яктыртылуын күрәбез. Алар шагыйрьнең үз эчендәге вак хисләрне казыну тәэсире калдырмыйлар, киресенчә, төрле җитди уйлануларга чакыралар. Сибгат Хәкимнең «Җил исми яфрак селкенми» шигыренең лирик герое да үзенең сөйгәне белән уртак тел таба алмаудан газаплана. Аңа хәтта дуслары да ул сөйгәненә артык өметен сузмаска киңәш бирәләр. Еракка сузылма, диләр, Син иртә кызынма, диләр, Чыкмаган кояшыңа. Ләкин лирик герой өметен өзми. Сөеклесенең кайчак елмаеп куюыннан ул үзенә көч ала. Бер чыгар кояш, бер күренер, Күңел ышана, бу күңел Көтүдән туктармыни? Укучы да лирик герой белән бергә ул кояшның чынлап та бер чыгачагына, бөтен матурлыгы белән елмаеп чыгачагына ышана. — Лирикага тимәгез инде сез. Моңа кадәр ул бездә болай да юк дәрәҗәсендә иде. Сез аңа иркенләп үсәргә ирек бирегез, — диләр кайбер иптәшләр. Без дә лирикага каршы түгел, киресенчә, лириканың бөтен гүзәллеге 89 белән чәчәк атуын телибез. Ләкин без кешене өметсезлеккә илтә торган лириканы түгел, кешенең барлык хисләрен уята торган, аның күңелен сафландыра торган, аны алга алып бара торган лириканы таләп итәбез. Моң да булырга тиеш анда, хәсрәт тә. Ләкин ул якты хисләр белән сугарылган булырга тиеш. Хәсән Туфанның «Ромашкалар» исемле лирик шигыре бәйрәм тантанасы турында сөйләми. Шигырьнең лирик герое, сөеклесе аны сөяме, юкмы икәнлеген уйлап, далада үскән ромашкаларның яфракчыкларын йолкып утыра. Ромашкаларның яфракчыклары сөеклесенең әле дә булса аны сагынуы һәм сөюе турында белдерәләр, лирик геройны юатмак- чы булалар. Юк, ышанмыйм ромашкаларга, Алдаша ич алар, алдаша: Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса...— ди лирик герой. Шигырь тирән хәсрәтле темага бәйләнгән. Ләкин ул укучыда ничектер кара өметсезлек тойгысы уятмый. Аңарда хәтта беркатлы чәчәкләргә карата чак кына елмаюлы шаян шелтәләү мотивы да яңгырый кебек. Дөнья булгач, аның шатлыгы булган кебек, хәсрәте дә була. Безгә җанлы кешенең хисләрен барлык якларыннан гәүдәләндерә торган җанлы лирика кирәк. Ләкин ул хисләрнең берсе дә уйлап чыгарылган, ясалма булмаска тиешләр, һәм, беренче чиратта, тапталып беткән, кабатланган булмаска тиешләр. Лирик шигырьләргә тукталганда, тагын шуны да әйтергә кирәк: бездә мәхәббәт темасына багышланган лирик әсәрләр күпчелек очракта шактый көчле язылган булалар. Әмма политик лирикага, гражданлык лирикасына килгәндә, еш кына очракта без өстән генә уйлап язылган, салкын кан белән эшләнгән, шаблон образларга корылган әсәрләргә очрыйбыз. Безнең политик лирикадагы бу шаблон моннан дүртбиш ел элек бигрәк тә көчле иде. Соңгы елларда без аңардан арынырга бик нык омтыла башладык. Ләкин ачык әйтик: шуның аркасында, без андый әсәрләр язудан хәтта курка да башладык шикелле. Лириканың бу төренең тиешенчә җәелә алмавы, киме- гәннәнкимүе шуны күрсәтә кебек. Өстән генә уйлап язылган, шаблон, риторик әсәрләр тудыруны бетерү өчен безгә политик лирика язудан читләшмәскә, ә бәлки осталыкны тагын да күтәреп, бөтен көч белән эшләргә кирәк. Фәлсәфи лирика өлкәсендә дә безнең эш бик шәптәй түгел. Бу өлкәдә без шактый буталчыклык урын алуын күрәбез. Хәтта андый әсәрләрнең күп кенә матур үрнәкләрен биргән шагыйрь Хәсән Туфан да 1957 елда басылып чыккай «һиид- стан»иы эзли» исемле шигыре белән безне куандыра .алмады. Бу шигырендә ул кешенең атом серләрен ачу һәм өйрәнүдәге тырышлыгын ниндидер билгесезлек астында бара торган «капшап карау» белән чагыштыра. — Мин төннәрдә факел яндырып, Океанына кердем атомның, Бәлки мин бер магелланыдыр Материядән туган акылның. Матдә мине армадасының Адмиралы хәленә күтәрде: «һиндстан»ны эзлим, ә бәлки Табармындыр зуррак бүтәнне,— ди бу шигырьнең герое — Кеше. Шигырь, күрәсез, бик мавыктыргыч, оригиналь һәм матур язылган. XIX һәм XX гасыр чигендә, ягъни атомның бүленә, үзгәрә һәм җимерелә торган катлаулы структурасы яңа гына мәгълүм булган заманда мәсьәләне болай кую бәлки урынлы да булгандыр. Ләкин бүген, кеше инде фән һәм хуҗалыкның бик күп тармакларында атом көченнән практик рәвештә файдалана башлаган, атом электростанцияләре, атом бозваткычлары төзегән заманда кешенең атом океанындагы алдагы эзләнүләрен «һиндстан»га яңа юл эзләү һәм очраклы рәвештә яңа материкны — Американы табу белән чагыштыру урынлы микән, дигән сорау үзеннәи-үзе туа. Бу инде ачылган «Америка»ны ачарга маташу түгелме, дип уйлыйсың. Чөнки кешенең чиксез галәмдә көтелмәгән әллә нинди яңалыкларга очравы мөмкин, әлбәттә. Ләкин атом океаны бүген инде көчле 90 кораблар белән аркылыдан буйга үтелгән океан һәм анда инде очраклы рәвештә «Америка»лар ачарга урын юк. Мәсьәләне шигырьдәгечә кую кимендә примитив булып тоела. Нәби Дәүли иптәшнең фәлсәфи шигырьләрендә дә тирәнлек күренми шикелле. «1\еше» дигән шигырендә ул кешенең асылы нәрсәдә дигән сорауга җавап бирергә омтыла. Кеше әгәр төшеп китсә зур диңгезгә, Аннан җәүһәр алып чыгар җир йөзенә, — ' ди ул үзенең бу шигырендә. Дөрес фикер. Ләкин ул инде күптән һәм күп кабат әйтелгән фикер. Шагыйрь шунлыктан моның белән генә канәгать түгел. Ул тирәнрәк, зуррак фикер әйтергә тели. Исем китми минем әле бу кешегә. Чөнки җәүһәр — кеше өчен бик кечкенә,— ди автор. Ә нәрсә алып чыгарга тиеш соң ул диңгездән, ягъни тормыштан?— дип сорый укучы. Ләкин шигырьдә бу сорауга җавап таба алмый. Димәк, шагыйрь уйланулар диңгезеннән «кечкенә» җәүһәр дә алып чыга алмаган. Күрәсең, сайрак җиргә чумгандыр. «Тормыш» шигырендә дә Дәүли иптәш инде һәркемгә билгеле фикерне кабатлый. Җирдә яшәү, дуслар, ансат түгел, Тик болынны ансат үтәргә. Тик анда да, булса кояшлы көн, Үләннәрдән чыклар кипкәндә. Ә тормышның юлы таулы — киртә, Бер менәсең, тагын төшәсең. Шагыйрь монда да үзенең яңа фикерен әйтергә тели. Ә йөрәгең әгәр янып китсә, Күз яшеңне салып эчәсең. «Тормышның юлы авыр, ә йөрәгең янып китсә, күз яшеңне салып эчәсең». Шигырьнең төп фикере шул. Шагыйрь моның белән нәрсә әйтмәкче була, — аңлап булмый. Чөнки бу белдерүдә логика бөтенлеге юк. Димәк, автор монда да җәүһәр таба алмады. Чөнки ул сай чума. Ә тәҗрибәле кешеләр җәүһәрне тирәнрәк җирдә ята дип сөйлиләр. Әхмәт Ерикәйнең «Совет Татарстаны» газетасында (№ 102) басылган имән турындагы шигыре дә аңлашылып җитми. Имән — имән түгел, аның урыны Урман кырыенда булмасД; Калку җиргә басып, күкрәк киереп, Давылларга каршы тормаса, — дип яза ул үзенең бу шигырендә. Әгәрч дә ул имән урман кырыенда түгел, \урманның уртасында үркәй булса? Әгәр дә ул калку урынга туры килмәгән булса? Ул хиакытта нәрсә була ул? Барыбер дмән була. Ә бәлки ул әле удэмаи/яшь вакытында шул урмандагы' агачларның шактый өлешен давъГлл^рдан саклап үстергәндер? Моның булуһк бик ихтимал. Ә урман үзе бөтенләй^имән- нән генә тор.Сс!? Ул вакытта даДһдар имән булалар һәм аны инде имән урманы дип атыйлар. Мин биредә имәнне генә якламыйм. Кинаягә корылган бу шигырьдә сүз кеше турында, батырлар, батыр рухлы кешеләр турында бара. Минем шуны әйтәсем килә: әгәр дә кеше батыр рухлы икән, ул нинди шартларда да батыр рухлы. Ул үзенең батырлыгы өчен махсус шартлар тудыруны таләп итми. Югарыда күрсәтелгән фактлар барысы да безгә күтәрелеп килә торган лирика «хуҗалыгыбызда» тәртип урнаштыру, аның бер яклы- лыгын бетерү кирәклеге турында сөйлиләр, һәм безгә лирикабызны тиешле югарылыкка күтәрү өчен зур эш башкарырга туры киләчәк. Публицистик поэзия өлкәсендә дә безнең уңышларыбыз зурдан түгел. Публицистик поэзия — ул поэзиянең иң сугышчан төре. Ләкин бу төр бездә соңгы вакытта торган саен азрак күренә башлады. Моннан берничә еллар элек ул бездә шактый киң урын алып тора иде. Җәмгыятьнең тормышында көн саен туып торган күп сайлы политик вакыйгаларга безнең шагыйрьләребез щактый зур активлык белән отклик ясыйлар иде. Дөрес, аларның арасында коры риторикага корылган, шаблон әсәрләр дә күп була иде. Без аларны мыскыллап, «баш мәкаләләр» дип атый идек. Безгә андый 91 риторик, шаблон әсәрләрдән арынырга кирәк иде һәм без чынлап та аннан арыну юлына да бастык. Ләкин, баланы коендырганнан соң, аны коендырган су белән бергә •баланы да чыгарып түгәргә ярамый, диләр бит. Без дә, риторикадан, шаблоннан арынабыз, дип, публицистик поэзиядән кул селтәү юлына басмаска тиеш. Чынлап караганда, моның шундый көчле коралдан баш тарту булуы мөмкин. Ә бездә бит публицистик поэзиянең бик матур үрнәкләре дә сирәк булса да очрый. Мондый әсәрләргә мин Әнвәр Давыдовның «Хиросима фильмын карадым», «Әйдәгез, ярышыйк!», Зыя Мансурның «Юлыбыз ак», Гамил Афзалның «Коммунист йөрәге турында баллада», Шәрәф Мөдәрриснең «Ирек агачы» кебек шигырьләрен һ. б. кертер идем. Димәк, риторикага гына кайтып калмый торган, чын поэзия теле белән язылган публицистик шигырьләрне иҗат итәргә мөмкин. Ә без чын поэзия әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгән публицистик шигырьләрнең гүзәл үрнәкләрен классикларыбызда һәм замандаш шагыйрьләребезиең иҗатларында аз очрата идекмени? Поэзиянең начар төре юк. Аның барлык төре әйбәт. Әгәр дә безнең поэзиябез үзенең барлык төрләреннән файдаланып, яңа дөнья төзү өчен көрәшми икән, андый поэзиянең кемгә кирәге бар? Бүгенге көнне, аның героикасын, аны иҗат итүче кешеләрнең героик образларын тудыру буенча әдәбият алдына куелган бурычларны хәл итүдә зур күләмле поэтик әсәрләрнең— поэмаларның роле бик зур. Бу яктан да 1957 елгы поэзиябез әллә ни зур уңышлар китермәде. Монда без басылып чыккан әсәрләрдән Гали Хуҗиевның «Безнең Муса», Нәби Дәүлииең «Онытылмас дус» һәм Әдип Маликовның «Ташчы» поэмаларын гына күрәбез. Поэма басылып чыгу — әдәбиятта зур вакыйга. Ләкин, бу өч поэманың басылып чыгуына инде шактый вакыт үткән булуга карамастан, без аларга карата әдәби тәнкыйтьнең азмы-күпме җитди отклигын күргәнебез юк әле. Бу бездә әдәби тәнкыйтьнең бик начар эшләвен раслый торган күренеш булып тора. Ә бит ул поэмаларның мәгълүм дәрәҗәдәге уңышлы яклары белән бергә кимчелекле яклары да юк түгел. Кыска гына бу күзәтүдә алар- ның барысына да тулы һәм җентекле рәвештә тукталып булмый, әлбәттә. Ләкин аларга кыскача гына булса да тукталырга кирәк. Иң башта татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Л1уса Җәлилнең героик көрәшенә багышланган ике поэма турында. Ике әсәрнең авторы да — Гали Хуҗиев та, Нәби Дә үл и дә — бу әсәрләрен тирәитен дулкынланып, бөтен дәртләрен һәм йөрәк ялкыннарын биреп эшләгәннәр. Без ул әсәрләрнең икесендә дә коммунист шагыйрьнең фашистлар тоткынлыгына каршы көрәшкә омтылуын һәм үзен аямый көрәшүен күз алдына китерәбез. Поэмалардагы, аеруча «Онытылмас дус» поэмасындагы бик күп урыннар укучыны дулкыи- л а нд ы р ы р л ы к көч л е яз ы л га и нар. «Безнең Муса» поэмасында шагыйрь хәрби плениыйлар лагеренда беренче аңга килүе белән бу хурлыклы тоткынлыктан котылу һәм иптәшләрен коткару өчен көрәш башлый. — Дусларым, — ди Муса, — туганнарым, Без җиңәргә тиеш ничек тә. Безне, — ди ул, — кем коткарыр моннан, Үзебез көрәш алып бармасак? Фашистларның нәләт коллыгыннан Кешеләрне йолкып алмасак, Нәрсә өчен соң без коммунистлар? Бу хакыйкать җитсен меңнәргә: Юл бер генә безнең, якын дуслар, Яки ирек яки үләргә! Муса үз янына ышанычлы иптәшләрне туплап, шул көрәшне оештыра. Бер төркем тоткыннар партизаннар ягына качалар. Ләкин бу качу барып чыкмый, качкыннарны тотып алып кайталар һәм җәзалыйлар. Соңыннан тоткыннар арасына килеп кергән хыянәтче Исмаев Муса Җәлилнең кем икәнлеген фашистларга белдерә һәм Мусаны Берлинга күчерәләр, аны фашистлар файдасына эшләргә мәҗбүр птмәкче булалар. (Көрәш икенче төс ала. Муса татар хәрби пленныйларыниан төзелгән легионның Совет армиясе ягына чыгуын 92 оештыру өчен көрәшә башлый. Бу эштә ана иң якын дусты, татар балалар язучысы Абдулла Алиш һәм наборщик Борһан ярдәм итә. Нәтиҗәдә, легионның солдатлары Совет армиясе ягына чыгалар. Алариыц бу героик эшләрен хыянәтче Исмаев гестапога барып әйтә һәм патриотлар төркеме, кулга алынып, Моабит төрмәсенә ябыла. Шуннан сон,’ билгеле булганча, аларга суд була һәм алар җәзалап үтереләләр. Поэманы укып бетергәч, кайбер аңлашылмаулар килеп чыга: Берлинда фашистлар чыгара торган татар телендәге газетаның баш редакторы Бишбулдин белән сөйләшүдән соң Муса газетада эшләүдән баш тарткач, аны нинди шартлар белән иреккә чыгаралар һәм ул рәсми рәвештә нинди эш белән шөгыльләнә? Шулай ук элекке батальон командиры Иван Сашин Мусалар группасында нинди эш алып бара һәм ул ничек алар белән Моабит төрмәсенә эләгә? Поэманың ахырында бу эш буенча унике кешенең үлем җәзасына хөкем ителгән- лекләре билгеле була. Алар кемнәр? Укучы озын поэмадан бу сорауларга җавап таба алмый. Поэмада алар- ның кем икәнлекләрен сиздерә торган бер генә ишарә дә юк. Поэманың авторы вакытка экономия ясау кирәклеге белән исәпләшмәгән. Анда геройның уйланулары, кичерешләре һәм искә төшерүләре озын-озын итеп һәм кабатлап-кабатлап бирелгәннәр һәм бу хәл ансыз да поэманы артык сузуга, аның эчтәлеген сыеклатуга китергән. Нәби Дәүлинең «Онытылмас дус» поэмасының сюжеты бер вакыйга — Мусаның татар хәрби плениыйларыннан төзелгән легионны Совет армиясе ягына чыгару өчен көрәше тирәсенә корылган. Бу — поэманың, һичшиксез, уңышлы ягы. Ул авторга бөтен көчне бер ноктага тупларга һәм шуны барлык поэтик чаралар белән яктыртырга ярдәм итә, поэманың укучыны дулкынландыру сәләтен арттыра. Муса тимер чыбык белән урап алынган хәрби пленныйлар лагеренда ята. Ул үзенең мондый язмышка төшүенә хурлана, йөрәге ачу белән тула, күз алдына туган илен китереп моңая, хатынын һәм кызын сагына. Аның инде ярасы да төзәлеп килә; Ләкин ул коралсыз. Поэманың беренче зур кимчелеге менә шунда. Муса биредә бик пассив бирелә. Ул протест белән генә яши. Дөрес, поэмада аның актив фикерләрен белдергән юллар да бар: Мин коралсыз... ләкин солдат. Үлми торып, тынмас тавышым...— ди ул бер урында. Ә икенче урында бу фикерен тагын да ачыкландыра: Мөмкинме соң коммунистка Сафтан чыгып, читтә калырга... Коммунистны нинди киртә тота, Нәрсә чикли бөек теләген?.. Ә еллар бер-бер артлы үтәләр. Ләкин Мусаның бернинди актив хәрәкәте, эше күренми. Ә вакыт һаман үтә. Дөрес, сугыш әле Германиядән еракта бара, ләкин инде Гитлериың элекке җиңүләре артта калганнар, чуклы байракларын уйнатып киткән фашист гаскәрләре инде таяклар тотып, агач аякларда елый-елый кайталар. Гитлер- га Россияне җиңү өчен яңа пушка ите кирәк. Ләкин алариы каян алырга? Гитлер шунда совет хәрби плен- ныйларыи коралландырып фронтка җибәрергә дигән карарга килә. Россияне үзенең кулы белән, Аяк аска салып, суярга... Атландырып монгол атларына, Кылыч бирәм усал татарга... Бу эштә аңа Розенберг ярдәмгә килә. Ул татар эмигрантлары чүплегеннән Мохтар дигән бер сәүдәгәрне табып алып, аңа татар легионы оештыру бурычын йөкли. Мохтар Муса янына лагерьга килә. Ул Мусага ирек тәкъдим итә. Моның өчен Мусага бары шигырь сүзе белән татар легионының алга баруына ярдәм итәргә кирәк булачагын сөйли. Муса уйланырга тотына: мондый хурлыклы тәкъдимгә нинди җавап бирергә? Сугышчыга шулай сугышмыйча Ярыймы соң корбан булырга?.. Дошман үзе авызын сиңа якын китереп куя икән, нигә аңа сукмас- 93 ка?—дип уйлый ул. һәм ул иреккә чыга. Ләкин Муса моны хәйлә белән эшли. Ул Берлинда листовкалар яза. Аннары лейтенант Вагнер белән хәрби пленныйлар лагерена бара. Муса хәрби пленныйларга мөрәҗәгать итеп, кемнең Казанга кайтырга теләгәнен сорый. Хәрби пленныйлар- ның күзләрендә Мусага карата нәфрәт уты кабына. «Хаин!»—дип кычкыра аларның берсе. Вагнер Мусадан аның нәрсә дип кычкырганлыгын сорый. Муса аны алдый: — Хаин, диләр бездә шәп кешене, Хаел, дигән сүз ул сезнеңчә. Мусага хаин дип кычкыручы, моны күреп, аның хыянәтче түгел, бәлки үз кеше икәнлеген аңлый. Муса аны Вагнерга тәкъдим итеп, легионга беренче итеп яздыра. Легион фронтка тантана белән озатыла. Күп тә үтми, Мохтар, Муса янына килеп, легионның Совет армиясе ягына чыкканлыгын, Вагнерның үтерелгәнлеген хәбәр итә. Муса моңа бик шатлана һәм Мохтарга сөйләгән сүзләрендә легион солдатларының Совет армиясе ягына чыгуларын котлавын ачыктан-ачык белдерә. Мохтар моны гестапога барып әйтә һәм Муса кулга алына. Син төрмәдә, кайгың авыр, Муса, Ләкин сиңа мөмкин көләргә. Бу дөньяда иң зур бәхет икән Җиңүеңне белеп үләргә, — ди автор аңа мөрәҗәгать итеп. Поэма түбәндәге юллар белән тәмам була: Син көрәштә батыр булдың, Муса, Җырың белән җиңеп үлемне. Канатыңда алып кайтты муза Туган илгә синең гомерне. Нәби Дәүлииең поэмасындагы икенче зур кимчелек — анда Муса Җәлилнең ялгызак герой итеп бирелүе. Аның көрәше дә листовка язу белән чикләнеп кала диярлек. Бу, һичшиксез, укучыда поэмага карата канәгатьсезләнү тойгысы тудыра. Яшь шагыйрь Әдип Маликовның «Ташчы» поэмасы зур әсәр түгел. Автор аның, сюжетына да катлаулы зур мәсьәләне алмаган. Авторның максаты гади: үзенең эшен чын күңелдән сөюче, үз профессиясенә җаваплылык белән караучы, кече күңелле, тыйнак табигатьле, ләкин зур йөрәкле совет төзүчесенең җанлы портретын иҗат итү, аның эчке дөньясын ачып күрсәтү, һәм автор үзенең бу максатына ирешкән. Поэмада без «Әлмәт шәһәренең беренче нигез ташын салучы ташчы Касый- мов»ның нәкъ менә шундый образын күрәбез. Поэма баштанаяк халыкчан җиңел юмор элементлары белән сугарылган. Әсәрнең башка геройлары да җанлы итеп бирелгәннәр. Аеруча Касыймовның хатыны Сәрвәр образы уңышлы чыккан. Без аңарда иренең хезмәттәге уңышларына үз уңышы итеп караучы, тыйнак табигатьле эшчән татар хатынының ягымлы образын күрәбез. Поэма үзендә булган сюжет һәм стиль кытыршылыкларына карамастан, яшь шагыйрьнең шиксез уңышы булып тора. Соңгы елларда безнең поэзия өлкәсендә юмор һәм сатира әсәрләре сизелерлек үсү юлына басты. Безнең күп кенә шагыйрьләребез соңгы елларда кешеләрнең аңында капитализмнан калган кимчелекле якларны, җәмгыятебезнең үсешенә комачаулый торган тискәре күренешләрне көчле тәнкыйть уты астына ала торган әсәрләрне ешрак һәм кыюрак яза башладылар. Бу, билгеле, шатлыклы күренеш. Ләкин, шуның белән бергә, мондый әсәрләрнең әле җитәрлек күләм алмауларын һәм күп кенә очракларда бик вак мәсьәләләрне генә күтәреп чыгуыбызны әйтми үтеп булмый. Танылган шагыйрьләребезнең күбесе бу өлкәгә җитәрлек игътибар бирмиләр. Ә, билгеле булганча, сатира әсәрләре иҗат итү зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуны таләп итә. Шунлыктан, бу өлкәдә олы шагыйрьләребезнең актив эшләүләренең зур әһәмияте бар, һәм без андый пассивлыкка тыныч кына карап кала алмыйбыз. Бу өлкәдә эшләүче шагыйрьләребезнең саны да безне канәгатьләндерми. Аларның исемлеге Салих Баттал, Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, Зыя Мансур кебек биш-алты исемнән артмый. Хәсән Туфан, Шәрәф Мөдәррис, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури иптәшләр дә соңгы вакытларда активлыкларын киметтеләр. Alaxcyc юмор-сати- ра журналы «Чаян»ның битләрендә бу иптәшләрнең исемнәре бик сирәк очрый. Булган әсәрләр арасында эстрада өчен язылганнары да бармак белән генә санарлык. Шунлыктан, безнең эстрада көчләребез еш кына вакытта бик арзанлы көлдерүдән гыйбарәт булган халтура әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Тормыш тәҗрибәсенә ия булган талантлы шагыйрьләрнең зур төркемен берләштерә торган коллективыбыз моннан ары бу өлкәгә күбрәк игътибар итәргә тиеш. Массовый совет җырлары тудыру өлкәсендәге уңышларыбыз белән дә без бик үк мактана алмыйбыз. Дөрес, соңгы елда бу яктан беркадәр эш эшләнде, 1957 елда безнең матбугатта уннарча җыр текстлары игълан ителде. Ләкин аларның күбесе, сыйфатлары түбән булу сәбәпле халык тарафыннан зур энтузиазм белән каршыланмады, концертларда, радиотапшыруларда алар аз яңгырыйлар. Ә безнең халкыбыз үзеч дулкынландыра торган яңа җырлар көтә. Безнең язучылар һәм композиторлар союзлары бергәләп бу мәсьәләне көн тәртибенә конкрет рәвештә куйсыннар, бу мәсьәлә буенча киңәшмәме, дискуссияме оештырсыннар иде, дигән теләк белдерәсе килә. Моның өчен чынлап та вакыт җитте. Шигъри әсәрләребезнең тел ягыннан эшләнеше дә җитди игътибар итүне сорый. Эш шунда ки, бездә күп кенә шигырьләрдә һәм, шуның белән бергә, шактый уңышлы шигырьләрдә тел кытыршылыклары гафу ителмәслек дәрәҗәдә еш очрый. Без моңа күп кенә хәлләрдә салкын елмаю белән генә карап үтәбез. Хәлбуки, безгә бу турыда җитди сөйләшергә кирәк иде. Ут кылычы күктә ялтырап-ялтырап, Болытларны кисә уртага. (Н. Дә үл и, «Онытылмас дус»). Белмәдеңме ничек авыр була Онытырга дусны гомергә. (Н. Д ә ү л и, «Нигә, нигә җырладың син миңа?) Авыр икән ялгыз булырга. (Шунда ук). Партизаннар дошман эшелонын Җибәргәннәр чокыр астына. (Г. X у җ и е в, «Безнең Муса»). Туган илен тузан бөртегедәй Сансыз гомере өчен сатсынмы? (Шунда ук). Чишмә буйкаенда көтеп тордым. (Г. Афзал, «Чишмә буенда»). Йөрәгемне, илем, Кул кылмаган Саф рәхмәтең синең иркәли. (X. Туфа н, «Гомерем юлы»). Эх, язмышкай! Матур, ямьсез дә син. (М. Хөсәен, «Луга урманнары»]. Тәмамлап аны (ягъни рәсемне), Ялкынлы җаны Кичкән дөньяны Сәнгатькә үтеп... (Н. Арсланов, «Рәссам»). Агы идел елгасы өстендә Җәйге төн, айлы төн булганда... (М. Ма з у нов, «Агыйделдә җәйге төн»). Җентекләп укыганда, татарча булмаган мондый кытыршы жөмләләрне безнең әсәрләрдә күп очратырга мөмкин. «Уртага кисә», «Онытырга авыр була», «Кул кылмаган рәхмәт», «елга өстендә төн булганда» дип берәү дә сөйләми. Әгәр дә сөйләсә, татар телен белми дип аңардан көләрләр иде. Ә инде гади сүздә- сөйләргә ярамаганны әдәбиятның иң нәфис жанры булган шигырьдә язарга ярыймыни? «Җаны сәнгатькә үтеп д&нъяны кичкән» — ни дигән сүз ул? Рәссам үзенең җанын сәнгатькә биреп, дөньядан кичкән, дигән сүзме? Ул вакытта аны нигә шулай дип язмаска? Ни өчен рифма хакына ана телен бозарга? «Дөньяны кичү» белән «дөньядан кичү» арасында аерма бик зур бит. Гафу ителмәслек мондый шапшаклыкларга без моннан ары бөтенләйгә чик куярга тиешбез. Шагыйрь дигән исем бездән шуны таләп итә. Тел — язучының, шагыйрьнең төп коралы. Телне белмәгән, телгә игътибарсыз кешенең әсәре дә укучыга җитмәве аксиома ич. Тел кытыршылыгын бервакытта да гафу итеп булмый. Шагыйрь үзе яза торган телне камил белергә тиеш!