Безнең календарь
«ИНТЕРНАЦИОНАЛ» 23 июньдә Коммунистлар партиясе гимны «Интернационалының беренче тапкыр, җырлануына 70 ел тулды. Бу җырны 1888 елда эшче Пьер Дегайтер җитәкчелегендәге хор түгәрәге беренче мәртәбә халык алдында башкара. «Интернационалының тексты Франциянең революцион шагыйре, Париж Коммунасына катнашкан Эжен Потье тарафыннан 1871 елда языла. Ул бары тик 16 ел үткәннән соң гына, 1887 елда Э. Потьеның «Революцион җырлары җыентыгында басылып чыга. 1888 елда аңа Пьер Дегайтер музыка яза. Эшчеләр бу җырны зур күтәренкелек белән тыңлыйлар һәм «Интернационал» тиз арада Төньяк Франция, Бельгия эшчеләре, бик күп илләрнең хезмәт ияләре арасында киң тарала, халыкара пролетариатның сугышчан гимны булып китә. 1902 елда РСДРП члены, шагыйрь А. Я. Коц «Интернационалының өч строфасын рус теленә тәрҗемә итә һәм бу җыр рус пролетариаты арасында да зур популярлык казана. Октябрь революциясеннән соң «Интернационал» җир шарында беренче социалистик дәүләтнең — Советлар иленең дәүләт гимны, соңыннан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе гимны булып әверелә. «Интернационал» гражданнар сугышы чорында Сәгыйть Сүнчәләй тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителә һәм бу җыр татар хезмәт ияләрен сыйнфый дошманнарга каршы көрәшкә туплауда зур роль уйный. «Интернационалының җиңүгә рухландыргыч сүзләре хәзер дә җир шарының һәр почмагында төрле телләрдә яңгырый, пролетариат бердәмлегенең символы булып, бөтен дөнья хезмәт ияләрен якты киләчәк өчен капитализмга каршы көрәшкә чакыра. «Интернационал» 1956 елда Ә. Исхак, И. Исәнбәт һәм Н. Арсланов тарафыннан яңа баштан татар теленә тәрҗемә ителде. В. Г. БЕЛИНСКИЙ (1811—1848) Ватаныбызның ялкынлы патриоты, бөек революционер-демократ, зур акыл иясе, философ, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинский үзенең барлык көчен, белемен, талантын Ватанга, халыкка бирде, иң яхшы теләкләрен һәм хезмәтен Россиянең намусын һәм данын күтәрүгә багышлады. Белинский яңалыкның, алдынгының, дөреслекнең тантанасы өчен, бөлгенлеккә, һәртөрле изүгә һәм изүчеләргә каршы, халыкның үсүенә киртә булып торган реакцион нәрсәләрнең барысына каршы аяусыз көрәште. «Декабристлар Герценны уяткан шикелле, Герцен һәм аның «Колокол»ы либераль һәм демократик буржуазиянең укымышлы вәкилләре булган разночинецларның уянуына ярдәм итте... Безнең азатлык хәрәкәтендә дворяннарның разночинецлар тарафыннан бөтенләй кысрыклап чыгарылуының әле крепостное право заманындагы элгәргесе В. Г. Белинский булды» (В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, 223 бит). Белинский 40 нчы елларда Россиядәге азатлык хәрәкәтенең үзәк фигурасы иде. Ул үз заманының иң үткен, иң катлаулы мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Белинскийның философик һәм политик аңы прогрессив юнәлештә — мәгърифәтчелектән революцион демократизмга, идеализмнан материализмга таба үсте. 123 Үзенең философик фикер йөртүендә Белинский Маркска кадәрге материализмнан югары күтәрелде. Актив, сугышчан революционердемократ Белинский Фейербахның күзәтчел материализмы белән килешә алмады, аның дин турында һәм «изоляцияләнгән индивидуум» турындагы карашын тәнкыйтьләде. Белинскийның дөрес фикеренчә, кеше — ул тарих улы, кешенең аңы — материаль тормышның чагылышы, аның һәртөрле уңай һәм кире сыйфатлары җәмгыять тормышына һәм үсешенә бәйләнгән. Россиядә демократия һәм социализм өчен революцион көрәш традицияләре Белинский исеме белән бәйләнгән. Белинский язучыларны, шагыйрьләрне тормышны тирәнтенрәк аңларга, андагы уңай һәм кире якның, яхшы һәм яманның барысын да ачып салырга чакырды, кешеләр бәхетенә, азатлыкка киртә булган һәртөрле яманлыкны тамырыннан йолкып ташлау өчен көрәшкә өндәде. Тормыш чынбарлыгын дөрес сурәтли белүче генә чын художник булырга хаклы, диде бөек тәнкыйтьче, һәм Ломоносов, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Шекспир, Гете, Вальтер Скотт иҗатын моңа үрнәк итеп куйды. Некрасов әйткәнчә, Белинский үз вакытындагы язучыларның чын-чыннан остазы булды. Бик күп бөек рус язучыларының иҗатында Белинский хәлиткеч роль уйнады. Гоголь, Лермонтов, Тургенев, Некрасов, Кольцов, Гончаров бөек тәнкыйтьченең һәрбер сүзен авторитет итеп санадылар. Белинский «саф сәнгать», «сәнгать өчен сәнгать» теориясен, иҗтимагый интереслардан читтә торган поэзияне нәфрәтләнеп инкарь итә. Белинскийның Гогольгә язган атаклы хаты (1847 ел, 15 июль) әдәбият тарихында гаять әһәмиятле документларның берсе булып санала. Белинскийның бөтен әдәби хезмәтләренә, Россия турындагы уйларына йомгак булган бу хатны В. И. Ленин: «цензурасыз демократик матбугатның хәзергә кадәр гаять зур һәм җанлы әһәмиятен саклаган иң яхшы әсәрләрнең берсе», дип бәяләде (В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, 223—224 битләр). Белинский азатлыкка һәм бәйсезлеккә, дөреслеккә һәм фидакарьлеккә, дуслыкка һәм туганлыкка корылган яңа җәмгыятьнең, социалистик җәмгыятьнең киләчәктә җиңәчәгенә нык ышанды. «... Социализм идеясе хәзер минем өчен идеяләрнең идеясе, яшәешнең яшәеше, мәсьәләләрнең мәсьәләсе, ышануның һәм белемнең альфа һәм омегасы булып әверелде... Бөтен нәрсә В шуңардан, шуның өчен, шуңарга. Ул — мәсьәлә һәм мәсьәләләрнең хәл ителеше. Ул (минем өчен) тарихны да, динне дә йотты», — дип язды Белинский Боткинга (8 сентябрь, 1841 ел). Ялкынлы патриот Белинский ватанның дәрәҗәсен, намусын сатучы паразит изүчеләрне фаш итте, рус халкын, рус культурасын санга санамаган, һәртөрле читтән килгән сәләмәне гсниаль дип санаган, Европа каршында баш иеп, халык тормышын «немец аршины белән үлчәгән» кешеләргә каршы аяусыз көрәш алып барды, космополитик идеяләрнең пычрак эчтәлеген ачып бирде. Белинский үзенең Россия кешесе булуы белән горурланды. Ул рус халкының героик тарихы белән, көрәшләрдә, үзен генә түгел, «бөтен Европаны, димәк — бөтен дөньяны коткарып», «үз каны хисабына Европаның азатлыгын, намусын, тынычлыгын» саклап калуы белән мактанды; «акыл һәм талантлар кайнап торган яшь һәм көчле» иле белән, рус культурасының Ломоносов, Посошков, Кольцов, Глинка, милли даһи Пушкин кебек гүзәл вәкилләре белән мактанды. Белинский Ватаныбызның кадерен белергә, аның намусын сакларга, ватанны йөрәкнең барлык көче белән, чын-чыннан сөяргә өйрәтте. «Туган илне яратмаска мөмкин түгел... ләкин бу ярату яшәмәктәге белән канәгатьләнергә тиеш түгел, бәлки камилләштерү теләге белән сугарылган булырга тиеш», — дип язды Белинский. Үзгәртеп кору — Белинский фикеренең асылы әнә шунда. Үзгәртеп кору идеясе илебезнең иң яхшы алдынгы кешеләрен рухландырды. Белинский күтәргән байракны, аның революцион-демократик идеяләрен Чернышевский һәм Добролюбов тагын да алгарак алып киттеләр. Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбовның алдынгы философик фикерләре Россиядә марксизмның — бердәнбер дөрес, фәнни, ахыргача революцион тәгълиматның таралуы өчен җирлек хәзерләде. Бөек демократларның революцион традицияләре нигезендә эшчеләр сыйныфының революцион социал-демократик хәрәкәте үсеп чыкты. Царизмны, капитализмны җимерү өчен Россия эшчеләр сыйныфын, хезмәт ияләрен көрәшкә яңа партия — большевиклар партиясе, халыкның даһи юлбашчысы Ленин рухландырды һәм оештырды. Ленин партиясе пролетариатны, хезмәт ияләрен Бөек 124 Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә алып килде. Белинский эзләгән, ул омтылган яңа тормыш — социалистик тормыш — туган илебездә җиңелмәслек булып урнашты. Россия халкы, Белинский хыялланганча, дөньяга үзенең беренче сүзен әйтте, барлык изелгән халыкларга капитал коллыгын җимерү юлларын күрсәтте, социализм төзү үрнәген бирде. Белинский иҗатының татар әдәбиятына да йогынтысы зур. Тукайдан алып хәзерге яшь язучыларга кадәр Белинский мәкаләләрен кызыксынып укыйлар, чынбарлыкны реалистик чагылдыру алымнарын аңардан өйрәнәләр. Алар Белинский традицияләрен дәвам иттереп, үстереп, үзләренең әсәрләре белән халык тормышына актив йогынты ясыйлар, хезмәт ияләре тормышының шатлыклы киләчәге өчен көрәшәләр. Татар укучылары бөек тәнкыйтьче, философ һәм теоретик Белинский әсәрләрен үз ана телләрендә укыйлар. Аның сайланма әсәрләре 1946 елда, аерым әсәрләреннән өзекләр 1948, 1952 елларда күп тираж белән татар телендә дә басылып чыкты. К. А. ТРЕНЕВ (1878—1945) Константин Андреевич Тренев — драматургиядә социалистик реализмга нигез салучыларның берсе. Аның совет әдәбиятының алтын фондына кергән «Любовь Яровая» исемле героик пьесасы совет укучылары һәм тамашачыларына гына түгел, бәлки халык демократиясе илләрендәге хезмәт ияләренә дә яхшы таныш. Утыз елдан бирле инде («Любовь Яровая» сәхнәгә беренче тапкыр 1927 елда куела) бу әсәрне тамашачылар зур дулкынлану белән карыйлар. «Любовь Яровая», «Нева яры буенда», «Анна Лучинина», «Гимназистлар», «Гаиләдә» кебек әсәрләрен язганчы К. А. Тренев бик катлаулы иҗат юлы үтә. Язучылык эш- чәнлеген ул 1898 елны хикәяләр белән башлап җибәрә. Бу хикәяләрендә К-А. Тренев иске патша Россиясендә коллыкка дучар ителгән ярлы крестьяннардагы кешелек сыйфатларын реалистик тасвирлый. Революциядән соң язылган беренче киң полотнолы әсәрендә — «Пугачевщина» пьесасында К. А. Тренев, рус әдәбиятының уңай традицияләрен дәвам иттереп, халыкның актив революцион көч булуын, анык азатлык өчен көрәшен эпик тирәнлек белән сурәтли. К. А. Тренев Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы бөтен иҗатын Советлар власте шартларында яшәүче халыкларның интересларын гәүдәләндерүгә, заманның әһәмиятле проблемаларын күп яклы планда, бөтен катлаулылыгы белән сурәтләүгә багышлый. Ул әдәбиятның, совет сәнгатенең үсеше турында өзлексез кайгырта, социалистик реализм принципларын яклап күп чыгышлар ясый, мәкаләләр яза. К. А. Треневнең Бөек Ватан сугышы чорында язган хикәяләре бөек гуманизм хисләре, тирән лиризм белән сугарылган. «Туган көн», «Гаиләдә», «Тормыш» кебек хикәяләрендә ул совет кешеләренең бөек мораль- этик сыйфатларын, фидакарь батырлыгын зур художество осталыгы белән ача. 1944 елда К- А. Тренев соңгы зур әсәрен — «Полководец» пьесасын тәмамлый. Бу пьесада ул зур эпик планда рус халкының 1812 елдагы Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын сурәтли. Ләкин авторның максаты моның белән генә чикләнми; К. А. Тренев бу -пьесасы белән бабаларның батырлыгын тагын бер кабат искә төшерә, азатлык һәм бәйсезлек өчен барган изге көрәштә алардан үрнәк алырга чакыра. 60 елга якын дәвам иткән иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге дәвамында К. А. Тренев совет әдәбиятын һәм культурасын үстерү эшенә зур өлеш кертте һәм совет халкы аларга зур бәя биреп, аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Сталин премиясе белән бүләкләде. К- А. Треневның «Любовь Яровая» пьесасы 3. Солтанов тәрҗемәсендә татар сәхнәсендә күп тапкырлар куелды һәм аерым китап булып та басылды. Ф. В. ГЛАДКОВ (1883) Пролетариатның күренекле язучысы, совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе —Федор Васильевич Гладков ярты гасырдан артык иҗади эшчәнлеге дәвамында укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән укыла торган бик күп әсәрләр язды. Аның романнары, повестьлары һәм хикәя ләрендә узган гасырның 90 елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр халкыбыз тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар художестволы чагылыш тапты. Аның «Цемент» (1925), «Энергия» (1932— 1938), «Ант» (1944), «Балачак турында хикәя» (1949), «Иркен тормыш» (1950) һәм башка әсәрләре совет яшьләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Аларда рус халкының революцион үткәне, Октябрь революциясе казанышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа, азат тормышта совет кешесенең тоткан урыны, шушы яңа тормыш шартларында яңа кешенең тууы һәм аның чын патриот булып формалашуы сурәтләнә. Ф. Гладковның басылып чыккан беренче хикәясе «Яктылыкка» исемле була. Аның революциягә кадәрге бөтен иҗаты патша Россиясендәге караңгы тормышка нәфрәт белән сугарылган. Ф. Гладков яктылык өчен, халыкның азатлыгы өчен иҗатының башлангыч чорында ук актив көрәшә, хикәяләрендә, очеркларында азатлык, якты киләчәк өчен көрәштә эшчеләр сыйныфының сугышчан ролен күрсәтә. Ф. Гладковның революциядән соңгы һәр әсәре заманның иң актуаль темаларына багышлана. «Цемент» романында ул гражданнар сугышы елларында җимерелгән хуҗалыкны торгызу өчен халык көрәшен сурәтли, «Энергия» романында совет халкы тормышындагы икенче бер этапны — илне социалистик индустрияләштерүне, шул чордагы кыенлыкларны, ГЭС төзелешендә зур фидакарьлек күрсәтүче совет кешеләренең халык дошманнарына каршы көрәшен, патриотик омтылышларын киң полотнода тасвирлый. Ф. Гладковның совет әдәбияты тарихында зур урын алып торган «Цемент» һәм «Энергия» романнары А. Шамов тәрҗемәсендә татар телендә дә басылды. Ф. Гладков үзен язучы-художник итеп кенә түгел, тәнкыйтьче һәм публицист буларак та танытты. Ул художество осталыгы, чынбарлыкны марксистик танып-белү һәм типик образларда дөрес чагылдыру мәсьәләләренә багышлап бик күп мәкаләләр язды. Ф. Гладковның әдәби-нҗтимагый эшчәнлегенә совет хөкүмәте зур бәя бирде: ул ике тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Сталин премиясе белән бүләкләнде