Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АРТИСТКА

ЛТ оннан 50 еллар (төгәлрәге х *-*-48 ел) элек бөек Тукайның зур мактавына лаек булган артистка кем ул? Хәзер ул исәнме, кайда яши, нәрсә эшли? Без бу сорауларга җавапларны Гази Кашшафның «Беренче артистка» дигән китабыннан IV табабыз. Гармонь уйнауны, рәсем ясауны, театр куюны рәхимсез рәвештә тыйган шәригатькә каршы баш күтәргән беренче артистка турындагы бу китапны шатланып кулга аласың. Без бу китапта Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал белән бер чорда яшәгән, алар белән якыннан аралашкан һәм күп кенә сәхнә геройларын иҗат иткән, ләкин хәзерге яшь буынга аз таныш булган беренче татар артисткасы, үзе артыннан татар, үзбәк, казакъ, кыргыз, әзербайҗан хатын- кызларын сәхнәгә әйдәп барган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән танышабыз. Татар матбугатында Сәхипҗамал Г ыйззәтуллина-Волжская турында азмыкүпме киңрәк очерк яки зуррак күләмдә монография язылганы юк әле. Шуның өчен бу китап — татар сәнгатен сөючеләргә дә, киң катлау укучыларга да кызыклы. Г. Кашшаф зур эш башкарган, шактый бай материал туплаган. Сәхипҗамал Г ыйззәтуллина-Волжская белән хатлар алышып кына калмаган, аның үзе белән күрешкән. Артистка белән бергә сәхнәдә уйнаган Шакир Шамильский, Локман Аитов истәлекләре дә авторга зур гына ярдәм иткәннәр. Китапны кызыксынып укый башлыйсың. Беренче битләрдән үк Волжскаяның яшь үсмер еллары, омтылышлары күз алдына килеп баса. Алты яшьлек Сәхипҗамалның Апанаевларда хезмәтче кыз булуын да, аның байлар җәбер-золымын татып үсүен дә күрәсең. Сәхипҗамал Г ыйззәтуллииаВолжскаяның «күзен ачуда» Фатих Әмирхан оештырган яшьләр түгәрәгенең роле зур була. Прогрессив карашлы алдынгы яшь кешеләрдән торган бу түгәрәк Сәхипҗамал IV Г. Кашшаф. Беренче артистка. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1958. Гыйззәтуллииа-Волжскаяга рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Биографик материал, артистканың тормыш вакыйгалары Г. Кашшаф тарафыннан дулкынландырырлык итеп язылган. Без китаптан артистканың үзе турында гына түгел, аның сәхнәдәш дуслары турында да күп кенә мәгъ- л үм атл а р алабыз. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяиың сәхнә осталыгын күрсәтү өчен автор «Сәхнәдә» һәм «Образга үтеп керү» дигән бүлекләрдә кызыклы мисаллар китерә. Безнеңчә, монографиянең уңышлы ягы да нәкъ менә шунда. Бу бүлекләр хәзерге яшь артистларның күбесе өчен тәҗрибә алырлык бай материал булып әверелгән. Сәхипҗамал ГыйззәтуллинаВолжская үз вакытында эшлекле оештыручы, оста режиссер булуы белән дә таныла. Автор аның режиссер буларак эш алымнарын шактый тулы чагылдыра. Шулай ук Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж- скаяиың татар балет сәнгатенә нигез салырга омтылуын да тарихи материалларга нигезләп бирә. Ләкин бу монографияне әле бар яктан да камил дип булмый. Менә «Тарихка карасак» дигән бүлек. Автор биредә татар артистларының үз максатларына ирешүдә күргән кыенлыкларын, әлбәттә, дөрес сурәтли. Ләкин халык ярдәме, алдынгы карашлы татар яшьләре, Г. Тукай, Г. Камал кебек каләм осталары ярдәме җитәрлек дәрәҗәдә ачылмый. Биографиядә әле «ак урыннар» да бар. Артисткага тормышы һәм иҗаты дәверендә зур тарихи вакыйгалар тәэсир итми калмаган, әлбәттә. Автор Бөек Октябрь социалистик революциясе елларына бөтенләй диярлек тукталмаган. I С. Гыйззәтуллина-Волжская та- . магына (ЗГтерациОсалу сәбәпле 1923 , елда сәхнәдән аерылырга мәҗбүр \ була. Шулай да ул театрны ташламый, үзенең көчен һәм талантын 120 яшь артистлар тәрбияләү эшенә бирә. Ләкин аның бу хезмәтләре китапта тиешчә чагылмаган. Беренче татар артисткасы, талантлы режиссер Сәхипҗамал Гыйз- зәтуллинаВолжскаяның тормышын һәм иҗатын өйрәнү юлында бу китапның чыгуы күренекле вакыйга булып тора