Логотип Казан Утлары
Мәсәл

АЮ ҺӘМ ЧЫПЧЫК

 Октябрьда кереп яткан җиреннән Аю тик май җиткәч чыкты өненнән. Йөри иде шул тирәдә очып Таныш Чыпчык. Аюның ул чыкканлыгын күреп, Әйтте аңа, көлеп: — Ай-Һай! Бүсәсең дә икән син йокыны, агай! Ятып шулай үз өнеңдә, Сизмәдең син кышның үткәнен дә. Син бит аның Күрми калдың Михнәтен дә Ьәм шулай ук рәхәтен дә. Шул булдымы инде, дускай, тормыш?.. — Ә соң нинди була ул кыш? — Диде Аю исе китми генә. Ләкин Чыпчык кыш турында, Сөйләсә дә аңа күпме генә, Бирә алмады аңлатып. Ьәм Аю да Сорашып тормады артык. Кешеләрнең дә була кайберләре: Аю кебек, Өннәренә кереп, Йоклап үтә ярты гомерләре.