ҖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ
XVIII
Зәйтүнә ир бала тапты.
Түтәе баланың кендеген кисте, күрше хатыннары кереп, баланың зур-лыгына, таза тууына гаҗәпләнештеләр. Үзара пышылдашып:
— Тернәкле булып туган, кычкырам дип тора, атасы-анасы тигез булса, бу чаклы тере дә булмас иде, — диештеләр.
Зәйтүнә аларга җавап кайтармады, чөнки аңа бу хатыннарның бала турында баштан ук алай кимсетеп сөйләшүләре ошамый иде. «Якларга анасы булгач, шул җитмимени?» — дип уйлый иде ул. Әнә шундый шатлыклы көннәрдә, баладан котылу көннәрендә, ул, баласын кулына алып, үзенә-үзе ант итте.
— Без дөньяда синең белән икәү генә калдык, улым, — дип, белгән кеше белән сөйләшкән кебек, баласына такмакларга кереште ул. — Берберебезне ташлашмыйк, беребезне беребез рәнҗетмик. Икәү бергә үсәрбез, икәү бергә еларбыз, икәү бергә сөйләшербез, икәү бергә дөнья көтәрбез. Үзем исән булып, тәндә җаным бар чакта, мин сине ташламам. Тик син үзең дә: «Минем әти кайда?» дип сорамассың. Кирәкми ул, безне санга сукмады, безгә ят кеше булып чыкты ул синең әтиең...
Баланы төрергә түтәе иске чүпрәкләрдән биләүсәләр әмәлләп бирде, бай ата ягына асыл юрганнар сорап бармадылар.
Хәер, аның атасы инде барып җитәрлек җирдә дә түгел иде. Прапор-щиклар мәктәбен бетергәннән соң яшь офицерны бераз сыкмакчы булып фронт ягына җибәргәннәр, ләкин хәзергә әле чиркәнчек алганы юк, кайдадыр резервта буталып йөри иде. Уртанчы малае Хикмәт өйләнмәгән дә килеш сугышта үлеп калгач, олы малае Рифгатьнең, үзеннәнме яки хатыны аркасындамы, баласы булмау сәбәпле, Сәлмән карт кече килененнән туган ир балага нәселнең хәзергә күренеп торган бердәнбер дәвамы итеп карый, аны әнисе белән булса әнисе белән, әнкәсе кайтырга теләми икән, үзен генә ничек тә өйгә кайтару ягын карый, шул ният белән килененә кеше артыннан берничә тапкыр хәбәр иттергән иде.
Ләкин бу як үз сүзендә нык калды, Сәлмән байның барлык кешеләре Зәйтүнәдән: «Юк», «Кайтмыйм!» кебек кискен җаваплар алып, үз юлларына борыла тордылар.
Кеше аркылы берни дә чыгарып булмагач, ниһаять, Сәлмән үзе килергә булды. Кайсыдыр бер базардан кайтышлый ул, күп кенә базар күчтә
I Ахыры. Башы 1, 2, 3 һәм 4 саннарда.
15
нәчләре, бүләкләр төяп, күчәр башы белән җил капканың баганаларын бәрдереп, кызмача килеш кодачаларына үзе килеп керде. Бик ачык йөз белән, исәнлек-саулык сорашты, күчтәнәчләрен бирде, баланы кулына алып «үчтекиләп» йөртте, аның белән сакалын селки-селки серләшеп маташты: «Әйдә, улым, мин сине барлык байлыгымның варисы итәрмен, мин сине атка утыртып базардан базарга, йөртермен» дип кызыктырып карады, тик Зәйтүнә, гадәттәге тел яшерү сылтавы белән, картка ләм- мим җавап кайтармады.
Карт чәпчемәде.
— Көчлек эше түгел. Әле тик бергә-бергә оешып торсак, барыбыз өчен дә җайлырак булыр дигән сүзем иде. Сугыш чагы, сезнең дә тормышыгыз шәптән түгелдер, Мидхәт үзе дә хаты саен: «Зәйтүнәне алып кайтыгыз» дип яза, — дип сөйләнә-сөйләнә, буш тарантасына ялгызы гына утырып, кайтып китте.
Балага Тәлгать дип исем бирделәр һәм ул, әтисезлек һәм мохтаҗлык белән исәпләшергә теләмичә, көннән-көи үсә, көннән-көн түгәрәкләнеп, матурая бара иде. Әнисе кешедә эштә йөргәндә елый башласа, түтәе аңа, иске чүпрәккә төреп, әче арыш икмәгеннән зур итеп имезлек каптыра, алай да булмаса, кечкенә арбага утыртып, өй буена чыгарып куя. Малай шунда, үз тирәсенә мыжгыган чебен җыеп, кояш астында пешеп утыра бирә. Аның каравы кичен әнкәсе кайткач, балага бәйрәм башлана: әнисе рәхимле кояш астында йөреп, тереклек сөте тутырып алып кайткан тыгыз күкрәкләренең элек берсеннән, аннары икенчесеннән баласын туйдыра, малайның иреннәре мәрҗән шикелле булып кызарып чыга, сөт ташып аның авыз читләреннән агып төшә торган иде.
Зәйтүнә үзе көндезләрен кешегә көнлеккә йөри, ашлык суга, мич агарту, идән-сәке юу кебек эшләрне дә башкара, кыскасы, тамагын туйдырып, кичкә улына сөт чишмәләрен тутырып алып кайтырлык булса, артыгын өмет итми, шуңа мең-мең шөкерләр итеп, яши бирә иде.
Түтәе белән икесе кичләрен, шау-гөр килеп, малайны коендыралар. Баланың бәләкәй куллары белән чап-чоп итеп су чәчрәтүе, «Кара әле, кара, миңе бар», «Тәпиеңне судан чыгарма, тиктормас» дип, ялангач бала белән сөйләшүләр, берсенең: «Күр әле түшен киереп ятуын, янәсе, бай малаеның малае» дип баланы үртәп азаплануы, икенчесенең: «Өстенә әйтмә, Тәтә-апа» дип, куркынып йөгереп килүе — менә шундый күңелле ыгы-зыгы белән ярлы өй эче кич саен тулып тора һәм әнә шулар белән Зәйтүнәнең күңеле дә булып тора иде.
Ләкин шул ук вакытта бала белән мавыгучылар бер алар гына да түгел иде. Сәлмән карт искәртмәстән генә һәм, кагыйдә буларак, кичләрен, күз бәйләнгәннән соң, ат атланып аларга килеп чыга һәм йоклаган бала өстенә озаклап карап утырганнан соң, хуҗалар белән әллә ни сөйләшеп тормыйча, тагын шулай атына атланып кайтып китә торган иде. Болай вакытсыз йөрүләрен ул көндез җитешеп булмау белән аңлата, ләкин чын сәбәбе ул түгел, чын сәбәбе — үзенең тәкәбберлеген җиңә алмавында, киткән килене артыннан ялынып йөри, дип кеше теленә керүдән шикләнүендә иде. Хәер, болай кача-поса килеп йөрүләрендә ул киленен кайтару мәсьәләсен алай үткенәйтеп кузгатып та тормый, «Берәр якны уйламадыңмы соң, килен?» дип сорап куюдан узмый, Зәйтүнә ни дип тә җавап бирмәгәч, «Нишләмәк кирәк... көчләп булмый кешене, үзе теләмәгәч» дип, сакалын сабыр гына сыпырып, тизрәк кузгалу ягын карый иде.
Прәннек-конфет, күчтәнәчләр алып, шулай рәттән берничә тапкыр килеп китте ул. Килгәне саен нәкъ бер вакытта, көнгә караңгылык төшкәч һәм гел бер кара туры атка атланып килә иде.
— Син теләсәң нәрсә әйт, хәерлегә түгел бу йөрү. — дип куйды бер көнне Зәйтүнәнең түтәе. Ул нәрсәдәндер шикләнгән кебек вәсвәсәле иде. Ләкин Зәйтүнә аның бу сүзләренә колак салмады.
— Юкны сөйләмәсәнә, Тәтә-апа. Безгә бала булганны, аңа бала түгелмени ул.^ Исенә тъшереп килә торгандыр,— дигән сүзләр белән бетерде һәм, әлбәттә, алай уйларга да мөмкин иде. Ләкин Зәйтүнәнең тормышны күбрәк күргән түтәе дөресрәк сизенгән булган икән. Әнә шундый кичләтеп килеп йөрүләрдән соң, озак та узмады, көннәрнең берсендә, көпә-көндез, бала юкка чыкты.
— Ышандыңмы хәзер минем сүзгә, — диде апасы, сеңелесенең бер-катлылыгы өчен шелтә белдереп. — Соңгы килүендә мин ул карт бүренең күзләреннән күрдем, күзендә нидер бар иде.
Күрше-күлән белән җыелып сөйләшкәннән соң, Зәйтүнәгә, теләсә дә, теләмәсә дә, Сәлманнекеләр йортының бусагасына кире әйләнеп кайтырга туры килде. Ат атланып килеп йөргән чакларында Сәлмән карт, сөттән коенган кебек, йомшак кына сөйләнеп кыланса да, үз өеннән, үз түреннән сөйләшкәндә алай нечкәртеп тормады.
— Бала бездә. Әгәр дә бала кирәк булса, кил дә утыр,— диде ул өзеп кенә һәм, паузадан соң, тагын да ачыграк итеп дәвам итте: — Килергә теләмисең икән, ихтыярың. Ул чагында бала дип чуалма. Бала синеке генә түгел, безнеке дә. Үзебез тәрбияләрбез, үзебез үстерербез.
Зәйтүнә, һич тә булмаса күреп кенә китәргә теләп, баланы китерүләрен сорады, ләкин баланы күрсәтмәделәр.
— Миндә ат кәмите түгел. Бер алай, бер болай итеп, бала боза алмыйм.
Бу сүзләрдән соң килененең яшен суккандай кара көеп калуын күргәч, Сәлмән карт, бераз йомшартырга теләп булса кирәк, өстәде:
— Балаң бик кадерле икән, киләсең дә торасың. Балаңа ана, йортка килен буласың. Килмисең икән, бар, эзлә, второй гильдия Сәлмән купец- ны өркетерлек көч тап.
Бусы инде икеләнергә һичбер урын калдырмаслык итеп әйтелде. Зәйтүнә, баласын күрмәгән килеш, эчтән өзгәләнеп, ләкин шуннан башка бернәрсә дә эшли алмыйча, кире китте.
XIX
Кызының авылга килеп тә хәл белмичә китүе Габдулла агайны бик нык борчыган, шул ук вакытта ул Сәлмән картның баланы анасыннан аерып алып калуы белән дә килешә алмый иде. Бу турыда кодасы белән үзе сөйләшмәкче булып, ул шул көйне үк аның бусагасына килде.
— Әйдә, югары узыйк, кода, — дип, ачык йөз белән кодасын югары өйгә чакырды Сәлмән.
— Узган чак та булыр, хәзергә вакыты ул түгел, — диде Габдулла агай, бер-ике сүз белән кырт кисеп. Кулындагы таягын чабата башына бәргәләп, баскыч төбендә таптанып торды — күңелендә төйнәлгән сүзне кайдан башлап җибәрергә белми азаплана иде ул. Дуамал гына тотынса, килешмәс дип уйлый, җайлап башларга бугазына килеп тыгылган әлеге - төен комачаулый иде. Сүз башлап җибәрергә аңа Сәлмән карт үзе булышты.
— Безгә бераз алышны-бирешне исәпләшеп алырга кирәк иде, кода. Теге чакны корбан тиреләре өчен дә исәпләшмәдек...
«Корбан тиреләре» дигәне сүзнең башы гына булганлыгын, шуннан соң кашка алаша өчен түләнеп бетмәгән бурычка күчәчәген һәм, ниһаять, нәрсә булса да төятеп шәһәргә куа башлаячагын Габдулла агай әллә кайдан чамалап тора иде.
Кинәт иреннәре кызышып китте аның. Кода булышып, бу йорт белән аралашканнан бирле мондый хәлне сизгәне юк иде. Үзе дә белеш- мәстән, кычкырып җибәрде:
— Корбан тиресе өчен килмәдем мин, минем йөрәкне бүтән нәрсә тырный...
16
Аның күзләре яшьләнгән, Габдулла агай, яшьле күзләрен кодасына күрсәтмәс өчен, читкәрәк карап тора иде. Менә ул күзләрен Сәлмәнгә күчерде һәм аны күз карашындагы чәнечкеле шелтә белән кадап үтерергә теләгәндәй:
— Ул бала белән ник шулай уйныйсын, син, кордаш? — дип, салмак кына әйтеп куйды. Сәлмән, кодасының бу соравына җавап бирүдән элек, ачылып калган кечкенә капканы ябып, келәсен төшереп килде.
— Мондый сүзләрне ишек-капканы ябып сөйләшү яхшы, кешенең яхшысы бар, яманы бар... Кодалар арасында низагъ чыккан дип уйламасыннар.
Аның болай тыныч сөйләве Габдулла агайны чыгырыннан чыгара бара, ул Сәлмән картның бу кыланышын, үзенә бер төрле мыскыл итү дип, үз адресына кабул итә иде.
— Талашырлармы, килешерләрме — анысы яшьләрнең үз эше. Ә менә күкрәк сөте имеп туймаган баланы анасыннан аермаска кирәк иде. Нарасый баланың ни һөнаһсы бар.
Сәлмән, янында басып торган кодасын күрмәгән дә, ишетмәгән дә кебек, ат амбарлары ягына карап:
— Әй, кайсыгыз бар анда? Тарантас майлый башлагыз, барып кайтасы җирем бар, — дип кычкырды. Соңра, беренче кат күргән кебек, Габдулла агайга борылды:
— Ә, әйе, син бит әле теге турыдан, ягъни бала турыннан килгәнсең. Ул турда булса, хәер, мин синең кызыңа зрә дә ачык әйтеп җибәрдем: бер алай, бер болай йөрергә миндә ат кәмите юк, дидем. Сиңа да шуны ук әйтәм. Әгәр инде чәй өмет итеп килгән булсаң, атлар җиккәләгәнче, кереп берәр чынаяк эчеп чыга алабыз...
— Битеңә капла чәеңне!
Габдулда агай, ачуыннан буылу дәрәҗәсенә җитеп, яман каты кычкырып җибәрде. Хәзергә аңа шуның белән чыгып китәргә дә ярый, чыгып китәргә кирәк һәм шулай эшләсә акыллырак та булган булыр иде. Ләкин, һәрвакыттагы кебек, бу урында да аның акылына караганда кирелеге алданрак сикереп чыкты. Бүтәнчә нәрсә әйтергә дә белмәгәч, ул таягын болгап, янәсе бер дә исе китмәгән бер кыяфәт күрсәтеп, аны Сәлмәннең борын төбендә үк уйната башлады:
— Приемщиклар белән берләшеп казна икмәген сеңдергәч тә, әллә син моны да шулай сеңеп калыр дип беләсеңме? Юк, калмас, калмас, алла боерган булса, бала рәнҗеше бише белән чыгар...
Үзенең борын төбендә болай кычкырынуга Сәлмән, әлбәттә, тыныч кына карап кала алмады: «Тукта, син торып тор, кода, минем кечкенә генә эшем бар икән әле» дигән кебек, тиз генә барды да, сиздермичә генә, чылбырдан этне ычкындырды. Эт, шундук ыргылып, хәтта картка таягы белән селтәнергә дә ирек бирмичә, Габдулла агайны капкага китереп кысты, таларга, алъяпкычыннан, киндер штаныннан тешләп йолыккаларга тотынды.
— Бакчы, бу нишләвең синең, котырган? Кардәш-ыру юк, белгәи-күр- гәнне аеру юк, бу нинди ахмаклык бу?
Шулай сөйләнгәләп һәм этне берничек тә аера алмаган булып, Сәлмән карт шунда чабулап йөрергә кереште. Ләкин эт шул арада үзенең этлеген күрсәтеп өлгергән иде инде.
Берничә җирдән аерылган штанын аниан-мониан төргәләп, атлаганда ялангач ботларын ялтыратып, үзе шуннан уңайсызланып бөрешкән хәлдә, беркемгә бер сүз эндәшмичә, беркемгә күтәрелеп сәлам бирмичә, башын салып һәм артыннан бер көтү малайлар ияртеп өенә кайтып баручы Габдулла агай, чынлап та, кызганыч иде. Күргән кешеләр: «Нәрсә булган Бурсык Аптулына?» дигәндәй, сәерсенеп борылып карый-ка- рый, күзләре белән аны озатып калдылар.
2. .С. Ә.“ № 5.
17
18
XX
Габдулла агай кайтты да: «Ай, йөрәгем!» дип, урынга егылды. Ул инде биш-алты елдан бирле: «Йөрәгем чәйчә, сулыш алырга бирми» дип зарлангалап йөри, ләкин врачка-фәләнгә күренгәне юк, врачка күренәм дип унике чакрымдагы больницалы авылга барып йөрүне хәтта башына да китерми иде. Соңгы вакытларда, бигрәк тә кызы Зәйтүнә борчуларын бик нык кичереп, шуның янына тагын өзелми дә, бетми дә торган бурычлары хәсрәтеннән аның йөрәк авыруы тагын да көчәйгән, яшь хатынның тәлинкә яздырып эчерүе, өшкертү-төкертүләре генә, әлбәттә, бер файда да бирмәгән иде. Ә кичә кодасының эт белән талатып җибәрүе аны бөтенләй аяктан екты. Кыскасы, Габдулла агайның эше шәптән түгел иде.
Өендәгеләрдән башка беркемгә дә белдермичә, шул җөмләдән кызы Зәйтүнәгә дә хәбәр иттермичә, ул шулай берничә көн йөрәге белән талаулап ятты. Инде аякка басып килә, өй арасында селкенгәләп йөри дә башлаган иде. Кискән ишектән кеше кермичә буламы соң! һич тә уйламаганда кодасы Сәлмән килеп керде һәм, сәлам дә биреп тормыйча, ишек төбеннән үк ярып салды:
— Алыш-биреш эшләрендә кода-кодагыйлык булуы мөмкин түгел, син моны үзең дә белергә тиешсең, — дип сүз башлаДБГУл һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп тезеп китте: —Мин сине соңгы вакытларда борчымадым, тукта, мәйтәм, кода кеше, яхшы түгел, үз эшен үзе белер, дидем. £LIOK. мин уйлаганча булып чыкмады.
— Тукта әле, Сәлмән кордаш, бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә кил-мәгәнбез, күрәсең, түшәк өстендә ятам, иң элек хәл-әхвәлне сорашырга кирәк.
Монда кергәнче Сәлмән картның кайдадыр җенен кузгатканнар иде булса кирәк, ул, әле һаман исенә килә алмагандай, ярсып сөйли бирде:
— Сиңа, ичмасам, түшәк эләккән, ә мин менә аяк өстеннән корып барам. Бер малаем сугышта үлеп калды, икенчесе янә үлем эзләп йөри. Бөтенесенә үзем, берәүне бер сүз тыңлатыр хәл юк...
Ул шулай тезә башлагач, кинәт исенә килгәндәй, кырт кына тукталып калды һәм, каршы сүз кузгатып торырга урын калдырмаска теләгәндәй, кискен һәм катгый итеп әйтте:
— Иртәгә юлга чыгарга әзерлән, әйтәсе йомышым менә шул.
— Тукта әле, тукта! Кызма син алай!
— Кызмыйм, тиешлесен әйтәм. Түлисе бурычларыңны түләп бетер, аннары бусагаңа да килеп карамам.
— Ансын әле бер ходай белә: кем кемгә бурычлыдыр?
Габдулла агай яткан урыныннан кинәт торып утырды, үзе калтырана, нәрсәдер әйтмәкче, нидер эшләмәкче була, үзе көлдәй күгәреп калган иде. Күренеп тора: чыдамлыгы чигенә җиткән иде картның.
Идәнгә төшеп баскач, тезеннән ашкан озын киндер күлмәген җилфердәтеп, акылдан язган кешедәй зырылдап бер әйләнеп узды, кече якка карап: «Берегез дә юкмыни анда? Кая олагып беттегез соң?» дип, ачулы аваз салды. Бары тик шуннан соң гына Сәлмәннең каршысына, борын төбенә үк килеп, ачык һәм гаять кискен тавыш белән тегенең йөзенә бәргәндәй, әйтте:
— Беркая да кузгалмыйм. Минем сиңа бернинди дә бурычым юк.
һәм тиз генә барып ишекне ачты да, «Әнә ишек, алдыңнан артың ямьле!» дигәндәй, ишеккә күрсәтте. Болай булгач, Сәлмән дә үзенең кем икәнлеген күрсәтмичә китә алмады:
Бурычны аны судта таптырырлар, курыкма, — диде һәм, ишеккә барып җиткәч, борылып килеп өстәде: — Бурсык Аптулы ыштансыз кала бит дип тормаслар, закон алай дип тормый ул.
о * 19
— Шулаймы? Законмы? Тормасмы?
Габдулла агайның, кинәт күз аллары караңгыланып китте, ләкин аңа кадәр ул инде кул астындагы табуретканы эләктереп өлгергән иде.
— Алайса, мә... Иң элек минем законны авыз итеп кара!
Табуретканы яман бер көч белән Сәлмәннең башына томырды. Эләктеме аның «законы», әллә юкмы, — берәү дә белмәде. Хатыны кайтып кергәндә, ишек төбенә чаклы ачык, идән уртасында ялан аяклы Габдулла агай чайрап үлеп ята, өй абзар кебек булып суынган, ишек алдыннан тавыклар кереп, бусага төбендә, өйгә керергә кыймыйча, җыелышып торалар иде.
Иртәгесен, Бурсык Айтулының кинәт үлгән хәбәрен ишетеп, иң элек йөгереп килүчеләрнең берсе кодасы Сәлмәи булды. Ул өйгә кереп мәеткә бераз вакыт тын гына карап торды һәм, шундук үзен мәрхүмнең бердәнбер якын кешеседәй тотып, күмү-озату чараларына кереште: кабер казырга кешеләр чакырды, мәзинне дәшеп, аңарга мәетне юарга булышты, юган өчен мул гына итеп садакасын бирде, кибетенә кайтып, тиз генә кәфенлек алып килде... Юлда берәрсе очрап, мәрхүмнең көтмәгәндә генә нилектән үлүе турында сораша башласа, әлләни җәелеп тормый, «Канчан, ничек үләсеңне белсәң, алдан ук кабер казытып куяр идең, үлем берәүгә дә сорап килми шул. Безнең ихтыярда түгел, алла ихтыярында» кебек сүзләр белән тизрәк китү ягын карады.
Җеназа озатуны тиз тоттылар. Мәетне ишек алдына алып чыгып, кабыкка сузып салдылар да, өстенә бизәкле чаршау корып, тиз генә кулларына күтәрделәр һәм шунда ук алып та киттеләр. Җеназа алып чыкканда капка төбендә очрап, бер читтә француз яулык белән йөзен качырып калган бер хатын шундагы икенче бер хатыннан:
— Ә кызы Зәйтүнә кайтып җиттеме соң? — дип сорап куйды. Бары тик шунда гына исләренә төште: Зәйтүнәгә хәтта хәбәр итүче дә булмаган булып чыкты.
XXI
Алпавытларның һәм капиталистларның кайнар речьләр сөйләп, чиркәү кыңгыраулары, матбугат барабаннары сугып озатулары, кыланчык гимназисткаларның балконнардай яудырган чәчәкләре астында, тургай җыры кебек җиңел
Чубарики, чубчик, ло-ма-ла, На дорожку бросала...
ны җырлап, «Россиянең шан вә шәүкәтен химая итәр өчен» походка чыккан шау-шулы көннәр артта калды. 1914 нче елның җәендә Галициядә ирешелгәи кайбер уңышлар да кояштан тиз уңа торган ялган бизәкләр генә булдылар. Икеиче-өченче елларында сугыш үзенең килбәтсез авыр сыны белән албасты кебек чын-чынлап халык җилкәсенә төште. Шуның өстенә фронтта эшләр бөтен җөйләре буенча сүтелә бара иде. 1915 иче елның җәендә австриеңлар Галициядә Львов һәм Перемышль крепостьларын кире кайтарып алдылар, шунда ук тагын Висла елгасына күп кенә солдат башлары агызып саклаган Варшаваның да германнарга китүе турында илгә күңелсез хәбәр таралды. Татар авылларында никрутлар:
Кичке сәгать алтыларда кайта көтү басудан.
Унҗидедән солдат ала Аршау киткән ачудан. —
дип җырлап йөри башладылар. Башы-аягы белән немецларга сатылган һәм рус гаскәрләрен корал-снаряд белән тәэмин итүне өзеп килгән хәрби министр Сухомлиновны башка берәү белән алыштыру яки ике ел сугыш дәвамында дүрт тапкыр премьер алыштыру, нл эчендәге бөтен тыныч- сызлыкларның сәбәбен эчке эшләр министрының булдыксызлыгыннан
20
күреп, аны тишек бияләй урынына ыргытып торулар гына Россияне коткарып кала алмадылар. Сатылу генераллар арасында да, хәтта югарыда - рак та һаман дәвам итте. Немец разведкасының мәкерле челтәре үзенең күзгә күренми торган үрмәле җепләре белән Россиянен, күп кенә «эш әйләндерүче» кешеләрен чолгап алган, бу җәтмәдә беренче булып патша хатыны Александра Федоровна үзе утыра һәм ул, Гриша Распутин кебек, сарайга кереп оялаган һәртөрле әкәм-төкәмнәр аркылы үзенец кара эшен әйләндерә бирә иде.
Мондый эшләр үсеп килүче империалистик буржуазияне тынычсызлый, буржуазия патшаның, немецлар белән үзара яшерен килешү ясап, сугышны туктату нхтималыннан һәм шуның нәтиҗәсендә хәрби поставкалардан агып торучы миллионнарның кинәт өзелеп калуыннан өркеп, һәр яклап үзенең тавышын ишеттерә башлаган, аның идеологлары кадетлар, җае чыкканда кызып-кызып, җае белән пышылдап, патша династиясенә каршы каты гына үпкәләр дә белдергәлиләр иде. Мәсәлән, шундыйлардан берсе кадет Маклаков Дума утырышларының берсендә ачыктаи-ачык:
«Без. әфәнделәр, бу хөкүмәт белән артык эшли алмыйбыз,—ди, — киләчәктә ул безгә комачаулаган кебек, без дә аңа бары тик комачауларбыз гына. Әмма ләкин бергәләшеп эшләү артык мөмкин булмаячак. Әнә шуннан чыгып инде сайларга тиешләр: безме яки ул хөкүмәтме?»
Әнә шул рәвешчә балык әкренләп башыннан чери башлаган иде. Ләкин ничек кенә булмасын, сугышның чын авырлыгын Дума мәҗлесләрендә алтын каптырмалы манжетлары белән ялтыраучы һәм власть өчен үзара талашып туймаучы әфәнделәр күтәрми, сугышның чын авырлыгын халык җилкәсе күтәрә иде. Фронттан авылларга кара тәреле кәгазьләр ява торды. ЛҮондый кәгазьләрдә гаҗәп кыска һәм ачык итеп: «... нче стрелковый полкның нижний чины Фәлән Фәләиев үлде» дигән сүзләр язылган була һәм чәчләре көмешләнгән анай карчыклар, ул кәгазьләрне күтәреп, кардәш-ыруларына күрсәтеп, елап эчләрен бушаталар, өйдән- өйгә садака теләнеп йөрүче сугыш гарипләрен туктатып, алардан сугыш хәлләрен сорашырга тотыналар һәм тегеләр сөйләгәндә кабаттан изрәп китеп, кабаттан еларга тотыналар иде. Ир-ат җитмәгәнлектән, игенчелекнең дә рәте киткән. Электә каты куллы ирләр эше саналган авыр эшләр хатын-кызлар, яшүсмерләр кулына калган. Кырга чыксаң, тау төпләрендә сбруе өзелеп, рәтләп төйи белмәгәнлектән, көлтәләре ишелеп ятучы яшүсмерләрне, вакытында урылмаганлыктан, баш ташлый башлаган игеннәрне күреп йөрәк әрни иде. Хәер, фронттагылар алдында авыл үзе дә бурычлы булып калмый, «... монда хәзер кәрәчин, тоз, шикәр бәяләре бик яман күтәрелде», «...вә кәнә буда мәгълүм булсын, Әсхапҗамал тумачиның ире Шәрәфи җизнәң ваба чиреннән үлде», «кызыгучы булса, быел әллә куа сыерны сатып, кышка әзрәк өс-башны рәтләмәкче булып торабыз, өс-баш бик кырылды», «...күпер төбе Меҗем Кәли хатыны Хәдичә зина бала тапты, чын булса, Рәхмәтулла писарьдән диләр, ирсез хатын — йөгәнсез ат шул» кебек хәбәрләрен бертуктаусыз яудырып кына тора һәм инде ике елдан бирле окопта ятып, хурлыклы сугышларда нервылары какшаган солдатлар өчен мондый хәбәрләр җәрәхәткә тоз булып төшә, алар моннан үзләренә нәтиҗәләр чыгарып, «Кайтуын кайтсак, барысын да өйрәтербез әле!» дип, билгесез дошманга кизәнеп-кизәнеп куялар иде.
Дөресен әйткәндә, солдатларның зур гына өлеше хәзер чын дошманның кем булганын төшенә башлаган, фронт большевикларының солдат- лар арасында эшләүче яшерен ячейкалары, рядовойлар шинеленнән йөреп, үзләре кебек үк рядовойлар күтәрә торган сугыш нужасын күтәрүче, шул ук вакытта күңелләрендә якты идеаллар йөртүче солдат-большевик- лар солдат күңелендә туган билгесез ачуны оештыру, кемгә карап кизәнергә һәм, кизәнеп кенә дә калмыйча, кемгә сугарга кирәклекне солдатка аңлату буенча актив эш алып баралар иде.
21
Күңелендә әнә шундый кызу очкыннар йөртүче кешеләрнең берсе безнең Сәфәргали тирәсендә дә булган һәм ул, башкалар белән берлектә, бу чуар йөрәкле егетнең сагыш-кичерешләренә күз-колак салып, тел ачу өчен җайлы форсатны гына көткән икән. Бу җайлы форсат 1916 нчы елның кышында төиьяк-көнбатыш фронтта әллә ничек, бер дә уйламаган бервакытта, бик табигый рәвештә килеп чыкты.
Позициягә килеп, окопта уздырган беренче төннәрдә үк үзенең үткен сүзлелеге, батыр кыланышы, салынкы кабаклары астыннан тыныч ут сирпеп елтыраучы күзләре белән Сәфәргалине үзенә караткан кечкенә буйлы солдат, Ваня Арнаутов, кышкы айлы төннәрнең берсендә Сәфәргали белән секретка туры килде. Менә ул Сәфәргали белән рәттән үк утыра: сакал-мыек җитенке, шинель якасын күтәргән, кулын-кулга ара- лаштырып җиң эченә тыккан, мылтыгы култыгына кысылып калган, шул хәлдә карга чокып ясаган «ояга» кереп чүгәләгән иде. Вакыт-вакыт муенын шинель якасыннан сузып, тирә-якка күз салып ала, авыз эченнән: «Ах, төне дә соң! Шалкан мае белән бер!» — дип дөньяны мыскыл итә, ләкин ул моны зарлану тоны белән түгел, дөресрәге, янәшәсендә, шундый ук «каз оясында», бөкрәеп каткан Сәфәргалигә җан өрергә теләп әйтә иде. Сәфәргали аның болай авыз эченнән мыгырдауларына әһәмият бирми, чөнки аның үзенеке көчле — өстән суык, астан бет борчый, ә күңелендә мең төрле ачу: менә бит ничек бөкрәйтеп салдылар егетне — сөйлә-шергә ярамый, каршы сүз әйтергә ярамый, катып үләргә ярамый, яшәү чаткысы күрсәтергә шулай ук ярамый. Ә бит ул әле кайчан гына язгы җил кебек уйнап торган егет иде!
Җитмәсә тагын өйдән хат саен җәрәхәткә тоз сибеп язалар. Бигрәк тә соңгы хатында Корбангали абзый, әйтерсең лә, гомере буена җыелган ачуын берьюлы түгеп салган иде.
Менә төн. Өстә солдат язмышына битараф караучы тын ай йөзә, тирә-юньдә снаряд утыннан башлары өтелгән каеннар, алгы кырыйда чәнечкеле тимер чыбыклардан үрелгән «пәрәвез», алар артында анда-санда шикле шәүләләр күренеп-күренеп китә. Тик Сәфәргалинең хәзергә болар- да бөтенләй эше юк кебек, аның күңелендә әтисенең хатында язылган сүзләр кабатлана: «Өебезне, алма агачларыбызны судебный пристав белән килеп саттылар, әниең белән мине бер нәрсәсез куып чыгардылар, нишләмәк кирәк, картайган көнебездә кеше хозурында йөрергә язган икән шул. Барысы да синең егетлекләрең аркасында. Син яндырып качкан тегермәнне без түлибез. Кайчан түләп бетерербез? Бер хода үзе белә. Ичмасам, күзләремнең дә рәте юк, утырсам инә саплый алмыйм».
Сәфәргали үз күләгәсе белән үзе сөйләшкән кебек итеп: «Сволочьлар, паразитлар!» — дип авыз эченнән сүгенеп куйды. Күтәрелеп караса, Арнаутов аның үзлегеннән болай сүгенеп утыруын кызыксынып күзәтеп тора, җитмәсә тагын, мыскыл иткән кебек, авызын да ерган иде.
— Кара әле, Саша, син ничек уйлыйсың, менә монда, җиде юл чатында калҗаеп катып утыруга караганда, өйдә, җылы урынында, хатының белән бергә яту рәхәт булыр идеме, синеңчә? — дип сөйләнеп куйды ул тора торгач.
Сәфәргали, Ариаутовның болай шаяртуын бер дә ошатмыйча, кооы гына җавап кайтарды:
— Белмим. Җылы урыным булганы юк минем.
Моңа чаклы ротада уен-көлкесе белән дә, үткенлеге ягыннан да бер дә ялтырамаган Арнаутов, бүген, — тапты вакытын, —- муенын сузып-сузып, гел шаяртып тора. Җитмәсә әле мыек астыннан гына ерылып көлеп тә җибәргән була. Кыскасы, Сәфәргалине үз итеп, аңа ниндидер сер чишәргә теләгәндәй, хәтәр-хәтәр карап ала иде.
22
— Хат алдым дигән идең, ни язалар соц? — дип сорап куйды ул бераздан, җитди тонга күчеп. Бу соравы белән Сәфәргалинең, сөяленә баскандай итте, теге, бөтен ачуын шушы кечкенә солдаттан күргән кебек, күкерттәй кабынып китте:
— Язмыйлар, каравыл кычкыралар. Әти картны гомер иткән өеннән куып чыгарганнар. Нәрсә өчен диген? Минем дураклык өчен. Ну, өйрәтергә иде ул тыл күселәрен — сволочьларны... Бичара картның уфлаганы минем колакка ишетелеп торган кебек. Ә син ерунда сөйлисең. Хатын җәйгән түшәк, бәхет, ералаш разный.
Ләкин аңа карап Арнаутовның башы якасы эченә качмады. Ул сүзне алдан ук уйлап куйган ачык бер максатка юнәлтеп алып бара, шуңа күрә аның өчен күршесендә «кабынып киткән күкерт» куркыныч түгел, киресенчә, ул аны кыздырганнан-кыздыра барырга тырыша иде.
— Ну, хатын җәйгән түшәкне әйтмик тә. Ә бәхет үзе, синеңчә, ахмаклык буламы? Бәхет бөтенләй юк нәрсәме, синеңчә?
— Бар бугай кайдадыр, әмма ул синең белән минем корсакка түгел. Шулай ук германнар да пушкаларына «бәхет» дигән снаряд салып атмыйлар.
Көтмәгәндә генә ялганып киткән бу гәп, өй, хатын, җылы урын турында искә төшерү шулай да Сәфәргалине беркадәр исертеп ташлаган иде. Арнаутов бераз вакыт, ни дә әйтмичә, мылтыгының затворы белән уйнап утырды.
— Дөрес әйттең син, Саша, бик дөрес әйттең син, — дип, ашыкмыйча гына яңадан сүзгә кереште ул. — Немецлар «бәхет» дигән снаряд салып атмыйлар, шулай ук безнекеләр дә снаряд ящикларыиа конфет төяп китермиләр шикелле. Тик шулай да, минемчә, дөньяда бәхет дигән нәрсә бар, бәхетнең барлыгын мин яхшы беләм.
— Кайда ул, әйт, күрсәт, — дип, кызулык белән кычкырып җибәрде Сәфәргали. Бу кечкенә солдатның бертуктаусыз юкны-барны сөйләп торуы аның чын-чынлап җенен кузгаткан иде. Арнаутов мыегын хәйләкәр генә бөтереп куйды.
— Әкренрәк сөйләшик. Бәхет ул кош кебек, куркыттың — очты да китте дигән сүз.
Бу Арнаутов дигәннәре — карап торырга мыштым гына кеше, ә үзе Сәфәргали белмәгәннәрне белә булса кирәк, һәрхәлдә аның белән болай сүз көрәштереп утыру Сәфәргалигә, аның җенен чыгару белән берлектә, аз гына вакытка булса да эчке борчуларын онытып торырга ярдәм итте. Үзе дә сизмәстән, ул. бу кечкенә буйлы солдатның тыштан болай күзгә һич тә бәрелми торган эчке бер ихтыяр көченә буйсынып, теге нәрсә дисә, шуңа колак салып утыра башлады. Солдатлар арасында патшага каршы бунт күтәрергә, сугышны туктатырга йөрүче кешеләр бар икән, дип «чыш-пыш» хәбәрләрне ишетеп калган булуы, бигрәк тә, үзәккә үткән бу сугышка, үзен һәр яклап «кәкре каенга терәтеп» калдырган тормышка каршы эчендә төенләнеп килгән ачуы Сәфәргалидә кинәт бу солдат белән кызыксыну уятты, ул солдат Сәфәргали алдында әнә шул күзгә күренмичә эш итүче серле геройларның берсенә әверелеп киткән кебек булды.
— Син миңа бәхет турында сайрама, Ваня. Син миңа әйт: кайчан бетәр менә бу сугыш?
— Бүген үк түгел,—диде Арнаутов, тыныч кына көлеп, һәм ул Сәфәргалидән, бигрәк тә аның әле генә куйган кискен соравыннан бик канәгать булып, аңа текәлеп карап торды да, эчке кесәсеннән эре-эре хәрефләр белән басылган листовка чыгарып, аны тиз генә Сәфәргалинең куенына тыкты:
— Укырсың. Анда ул турыда кайбер нәрсәләр язылган. Ләкин кеше- ,гә, бигрәк тә офицерларга күрсәтә күрмә.
23
XXII
Таң алдыннан, үз окопларыннан иелә-тора немец окоплары ягына ки- теп баручы ике шәүләне күреп, Сәфәргали Арнаутовка эндәште. Теге йокымсырый башлаган булган икән, сискәнеп уянды. Икесе дә торып күзәтә башладылар. Менә тегеләр секреттагыларның янына ук килеп чыктылар. Аларның хәзер шәүләләрен генә түгел, үзләрен дә шактый ачык күрергә мөмкин иде инде. Менә алар өер булып үскән куаклар ышыгына килеп туктадылар, саклык беләи генә як-якларына каранып, үзара нидер мыдыр-мыдыр сөйләнеп алдылар. Аннары берсе, икесенең дә мылтыгын алып, аларны куаклар өере арасына кертеп атты. Тонык ай яктысында бу ике солдатның бөтен хәрәкәтләре, хәтта бүрекләрендәге кокардаларына чаклы, ап-ачык булып күренә иде.
— Кыяклыйлар. «Женки» в кусты, — дип пышылдап куйды Сәфәргали. Тегеләр, өерле куак төбеннән кузгалып, чәнечкеле тимер чыбыклар ягына таба атладылар.
— Нишлибез, Ваня?
Тиз генә Арнаутовка борылды Сәфәргали. «Оя»сыннан башы гына чыгып торган Арнаутов, бу хәлгә бер дә исе китмичә, хәтта бик нык кызыксыну белән, тегеләрнең нишләгәннәрен күзәтеп тора иде.
— Тукта, күренер, — диде ул, Сәфәргалигә игътибарсыз гына җавап кайтарып. Озакламады, чынлап та күренде. Теге ике солдат немец окоплары алдындагы чәнечкеле тимер чыбыкларны ничек кирәк алай үтеп чыктылар да, теге якка карап, көнләп-көйләп сызгырынырга тотындылар. Шул ук вакытта немец окоплары ягында да шундый ук серле шәүләләр күтәрелде. Тиздән чәнечкеле тимер чыбыклар арасында биш-алты шәүлә бергә тупланып күренә башлады. Хәрәкәтләренә карап, аларның бер-берсе белән кочаклашуларын, берсенә-берсе нәрсәләрдер бүләк итешүләрен аерырга мөмкин иде.
— Саша!
Арнаутов Сәфәргалигә әйдәшеп куйды. Ул хәзер пышылдап кына тормый, устав таләпләрен онытып, «тегеләр» янына очып китәргә җыенган кебек күренә иде.
— Күренер дип әйттем бит, менә күренә башладымы хәзер? — диде ул, эчке, дәрт беләи кабынып. — Әле уйлама, алда болай гына булмас.
Һәм ул, һич тә булмаса берәр «кәҗә сыйрагы» ясарлык тәмәке алып кайтырга кирәк, дигән булып, үзе дә алар ягына таба китте.
Үзе «старшой» итеп җибәрелгән Арнаутовның кинәт болай устав рам-каларыннан ычкынып китүе, һәрвакыт күңелне өркетеп торган тимер чыбык киртәләр буенда «теге як» һәм «бу як» кешеләренең туганнарча укмашып үзара серләшә башлаулары, бигрәк тә таң тынлыгында яңгыраган «алда әле болай гына булмас» дигән сүзләр Сәфәргалине айнытып җибәрделәр. Ул, бердән, «моның ахыры күңелсезлек белән бетмәгәе» дип шикләнә һәм шул ук вакытта «сугышның бер дә көтмәгән яктан менә шулай бетеп куюы да бар бит» дип шатлана иде. Хәзер инде ул кечкенә буйлы Арнаутовның патшага каршы «бунт» күтәрергә йөрүче кешеләрдән берсе икәнлегенә шик тотмый, аның белән болай якыная башлавы өчен эченнән куана, шул ук вакытта аңарда әле, булдырып чыга алырлар микән, дигән икеләнү дә бар иде.
Офицерларның катылыгын, полевой судларның бик нык эшләп торуын, строй алдында бирелә торган җәзаларны күреп, аның икеләнүләре көчәеп киткәндәй була; солдатлар арасында көинән-көн үсә барган ризасызлыкны күреп, өй турында, җир турында куерганиан-куера баручы әңгәмәләрне ишетеп һәм, барыннан да бигрәк, сугышның ялыктыргыч дәрәҗәдә озакка китүен үз җилкәсендә татып, ул, минуты белән күтәрелеп чыгарга әзер торгандай, җилкенеп-җилкеиеп куя иде.
24
Шулар янына тагын теге көнне секретта торганда Арнаутов биргән листовка да аның куен кесәсендә, ул аны аулактарак калган саен кабат- кабат укый, ә анда эре-эре хәрефләр белән бик ачык итеп түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!
Солдат иптәшләр!
Ике елдан бирле җиргә солдат каны коела. Ике елдан бирле сез, окопларда нужа чигеп, сугыш алып барасыз. Нәтиҗәсе нәрсә? йөз меңнәрчә сугыш корбаннары, аяксыз-кулсыз гарипләр, атасыз калган балалар, семьялары җимерелгән тол хатыннар... Үзегезгә үзегез сорау куйганыгыз бармы? Кем файдасы өчен бу сугыш? Кем интересын яклыйсыз сез? Капиталистлар, эре җир хуҗалары, алар интересын күздә тотучы патша династиясе — менә кемнәр интересы өчен ага сезнең каныгыз. Аларга җир җитми, аларга базар җитми, аларга байлык җитми. Сезне үзегез кебек үк хезмәт ияләренә — герман эшчесенә, герман игенчесенә каршы сугыштырып, алар үзара базар һәм байлык бүлешү өчен талашалар.
Җитәр! Бу саташуга чик куегыз! Кулларыгыздагы коралларыгызны ике елдан бирле сезне юеш окопларда интектерүче капиталистларга, җир биләүче алпавытларга, алар җырын җырлаучы офицерларга, генералларга каршы борыгыз.
Бетсен самодержавие! Бетсен капиталистлар файдасына кан кою! Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!
РСДРП (б) ның фронт комитеты».
Әнә шундый ялкынлы өндәмәләрдәй кабынган минутларның берендә, аның эчке рухи халәтен бик яхшы чамалап, Арнаутов тагын сүз ачты:
— Иртәгә безнең полкны наступлениегә алып китәчәкләр, ну, Курбан- галиев, андый-мондый хәл була калса, өйдәгеләргә хат язышабызмы?
Сәфәргали тыныч кына итеп әйтеп куйды:
— Үләсе килгән кеше үләр, ә минем алпут малайлары өчен үләсем килми. Рәхмәт безгә, җитәрлек «ура» кычкырдык.
— Офицерлар кушса, тагын кычкырырсың. Әле ничек кенә кычкы-рырсың...
— Үзләре барсыннар офицерлар, ә мин окоптан да чыкмыйм.
Арнаутав, елтыр күзләре белән Сәфәргалинең күзләренә туп-туры текәлеп, бераз вакыт ни дә эндәшмичә карап торды. Аның бу карашында дуслык та, «тукта, чынлап әйтәме ул бу сүзләрне?» дигән сорау да бар иде. Шулай бер-беренә сүзсез генә карашып, озак кына торганнан соң, Арнаутов үз итеп елмаеп куйды. Аның бу елмаюы бөтен битенә җәелде һәм, ниһаять, күз төпләрендәге картлык җыерчыкларына җитеп, әкрен генә сүнде. Инде ул һичбер вакытта күрелмәгәнчә җитдиләшеп калган иде.
— Димәк, теге көнне мин сиңа биргән листовканы укыгансың икән алайса, — диде ул тантаналы тавыш белән. Дөресен әйткәндә, Сәфәргалигә кушылып ул үзе дә нәкъ аның сүзен үк әйтергә хәзер тора, ләкин шулай да кабаланмый, тавышын үстерми, үзенең эчке җилкенүен оста рәвештә тыеп кала белә иде.
— Листовкадамыни эш, эш менә монда!
Сәфәргали шинелен ачып күкрәген күрсәтте. Аның шинельдән башка эчтә бернәрсәсе дә юк, тәне туңып, күгәреп калган иде.
— Күр менә, чыпчык чукырлык ит калмады. Айлар буена мунча кергән юк. Җитмәсә тагын бугаз киереп өскә җикерәләр.
Арнаутов шулай да пафоска бирелеп тавышын үстерергә ашыкмады.
— Солдатның әнә шул азапларын дөрес күреп, ул азаплардан котылу юлын дөрес күрсәтүче кешеләр бар. Димәк, солдат ялгыз гына түгел. Мин әнә шул турыда әйтмәкче идем.
25
Ул, торып, окоп буйлап бер йөренеп килде. Тәмәке төрмәкче булып ян-чыгын чыгарды, ләкин янчыгы буш иде.
Без солдатның бар байлыгы:
Аркасында капчыгы, Тимер көрәк, җиз котелок, Буш тәмәке янчыгы.—
дип, көйли-көйли, буш янчыгын селкеп торды. Сәфәргали суынмаган иде әле. Арнаутов икенче кабат әйләнеп килү белән, ул, чыи күңелдән төшенергә теләп, сорады:
— Синең ул листовкаң кемнәр эше? Кайсы партиянеке, кем сүзләре ул анда язылган сүзләр?
— Бик беләсең киләмени?
Арнаутов сынау карашы белән Сәфәргалигә күтәрелеп карады.
—' Беләсем килүе шуннан: минем дә шундый бик башковатый бер иптәшем бар иде, берәр җирдә шул маташтырып ятмыймы, дим.
Арнаутовның йөзе тагын да яктыра төште. Моңа чаклы үзен нәрсәдәндер тыеп килгән төсле күренгән бу кешенең тавышы кинәт тыелгысыз бер көч белән яңгырый башлады:
— Әйе, дускай, безнең газапны аңлаучы бик күп кешеләрнең сүзләреннән алынып, сүзләреннән генә түгел, уйларыннан, теләкләреннән, йөрәкләреннән алынып чыгарылган листовка бу, — диде ул, ялкынлы күзләрен Сәфәргалидән алмыйча. Арнаутовның болай үзгәреп, ялкынланып китүе Сәфәргалине дә кыздыра бара иде.
— Шулай да кем сүзләре? Атап кына әйтеп бирче, әгәр мөмкин булса.
— Ленин партиясе сүзләре, если хочешь знать,—диде Арнаутов, очкынлы күзләре белән Сәфәргалигә туп-туры карап. — Я, булдымы күңелең?
Моңа кадәр гадәти генә сөйләп килүче Арнаутовның күзләре очкынланып китте һәхм шул кызулык белән ул, бу юлы инде үзенә һәм Сәфәргалигә бик нык ышанып, ярып әйтеп салды:
— Ну, ничек уйлыйсың, Саша? Китәбезме шул кеше артыннан ияреп?
Сәфәргали җавапны ашыгып бирмәде — йөрәге тойганны акылы тиз генә үзләштереп җиткерә алмый һәм шуның белән бергә Арнаутовның кая чакыруын ул әле рәтләп төшенеп тә җитмәгән иде.
— Мине татарлар «Чалгы пәке» дип йөртәләр, Арнаутов...
Ул үзенчә мәгънәлерәк итеп нәрсәдер әйтмәкче булган иде, барып чыкмады булса кирәк, шуннан соң дуамал гына ярды да салды:
— Кем артыннан, кай якка китәрбез, — киләчәктә күренер. Нигә алдан кычкырып куярга...
XXIII
Тантаналы антлар биреп яки гариза язып түгел, башта хәтта үзе дә рәтләп төшенмәстән, ләкин һәртөрле икеләнеп торуларга һич көч сарыф итмичә, ул большевиклар кузгаткан хәрәкәткә кушылды. Чөнки ике ел буена позициядә газап чигү егетне тәмам алҗыткан, аның өчен хәзер барыннан да элек сугышны тизрәк бетерү кирәк иде. Әгәр сугыш бетеп, авылга исән-сау кайта калса, ул хәзер үзен эш чыгарыр кеше кебек тоя, һәрхәлдә кәкре каен терәтергә ирек бирмәс иде кебек.
Сәфәргали большевиклар кузгаткан хәрәкәткә кушылды. Чөнки алар зарланып-сыкраиып ятмыйлар, бөтен хәвефне ачык күреп һәм күренеп торган хәтәрлекләрнең барысын да өскә алып, куркыныч көрәшкә үзләре теләп керәләр һәм иң элек үзләре эшләп күрсәтәләр иде.
Мәсәлән, соңгы вакытларда Сәфәргалинең башына еш кына килгәли торган, хәтта кайвакытларда солдат арасында телдән дә ычкынгалый
26
башлаган хәтәр фикер — офицерлар кушканда атакага күтәрелмәү фикере — хәзергә шул коры фикер булып кына кала бирә, аны практик рәвештә тормышка ашыра башларга берсенең дә йөрәге җитми иде. Бер көнне кичтән Арнаутов Сәфәргали янына килде дә икеләнергә, як-якка каранып торырга урын калдырмый торган кискенлек белән:
— Иртәгә безнекеләр наступлениегә әзерләнәләр. Сүз бер булсын, Саша, окоптан борыныбызны да чыгармаска! Комитетның карары шун* дый, — дип белдерде.
Болай булгач, бу инде аерым солдатның яки бер төркем кешенең күңелендә йөргән мавыктыргыч хыял гына түгел, монда Сәфәргалигә мәгълүм булмаган ниндидер «Комитет» та катнаша һәм алар артыннан бару ничектер җиңелрәк, ышанычлырак күренә иде.
— Күптән шулай кирәк иде аны. Югыйсә, сарык көтүе кебек, кая кусалар, шунда йөгерә бирәбез, — диде Сәфәргали, Арнаутовиың бу белдерүен шатлык белән каршы алып. Шуннан соң Арнаутов моның, әлбәттә, алай җиңел генә үтмәячәген, бу эш өчен, ихтимал, кемнәрнеңдер башлары борылып ташланачагын, ләкин, ничек кенә булмасын, бу сүзнең коры сүз генә булып калырга тиеш түгеллеген Сәфәргалигә ныклап төшендерде һәм соңгы сүзе итеп:
— Син монда братвага сүз сала тор, тик кара аны, шау-шусыз булсын, — дип кисәтү ясады
Шау-шусыз да булсын, шул ук вакытта сүз дә сала тор, аннары тагын ул эшкә Комитет та катнашкан булсын, монда эшнең тикмә түгеллеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Сәфәргали дәртләнеп:
— Җыен солдат бер сүздә булып, шулай өйрәткәли башласаң, пат- ша-Николашка сугышны туктатмас җиреннән туктатыр, — дип куйды. Арнаутов, Сәфәргалинең иңбашына дусларча кулын салып, гадәттәгечә хәтәр көлемсерәп торды.
— Юк, Курбангалиев, сугышны патша туктатмаячак, сугышны солдат үзе, менә син, мин туктатачакбыз.
Аннан соң ул мондый сүзләрнең күпкәрәк китүеннән шикләнгән кебек, тиз генә кузгалып, икенче окопларга таба юнәлде.
Сәфәргали Арнаутовиың «сугышны солдат үзе туктатачак» дигән сүз-ләренә бик үк ышанып та җитми, ул аларны «газета сүзләре алар» дип карый, аңарда әле һаман торып-торып нәрсәдер үзенеке, үз кирелеге кычкыра, шуның белән бергә, бу кечкенә солдатның күзләрендә елтырый торган эчке ышаныч нуры аны минуттан-мннутка әсир нтә бара, җитмәсә тагын Арнаутов соңгы вакытта «Комитет» дигән сүз дә кыстыргалап җибәрә башлагач, инде ул Сәфәргали алдында бөтенләй геройга әверелеп калган иде.
Комитет исеменнән сөйли торган Ваня Арнаутовиың көчен Сәфәргали бигрәк тә иртәгесен күрде. Яктырыр-яктырмаста ук окоплар өстендә: «Выходи из окопов!», «Стройся!» дигән командалар яңгырарга тотынды. Ләкин окоплар барысы да, кар астына чумган кебек, тын гына кала бирделәр. Ал арда гадәттәге ыгы-зыгы күренмәде, котелокларның көрәкләргә бәрелеп шылтыраулары, солдат белән солдатның бер-беренә сарылышып васыятьләр әйтешүләре, төрле телдәге догалар ишетелмәде. Эре- ле-ваклы начальниклар окоплар буенда үзләре генә басып калганнар, кул болгап кычкырыналар, «Бунт!» «Предательство!» кебек җикеренүләр, унтерларның солдатларны катлап-катлап сүгүләре белән буталып, көчсез рәвештә югалып кала. Кулларга ялангач револьверлар алына, тәртипсез атулар яңгырап китә, ләкин аңа карап окоплар әлләни җанланмый иде. «Әнә бит алар — Комитет кешеләре» дип уйлап куйды Сәфәргали. Ул бу чаклы куп солдатның, болай бер сүздә торып, окоп төбендә эндәшми-тынмый бөкшәеп утыра алуына гаҗәпләнеп бетә алмый иде. Шулай да арадан берсе эндәшмичә чыдый алмады:
27
~— Генераллар үзләре сугышсыннар, без җитәрлек сугыштык, булды, туйдык, гарык!—дип яңгыраулы тавыш белән кычкырып куйды. Аның шулай дип кычкыруы булды, шундагы бер подпоручик револьверын туп- туры окоп эченә төзәп атып җибәрде. Анда, окоп эчендә, узара бер гөжләп алдылар, яңгыраулы тавыш башкача кабатланмады. Инде ул ярсыган подпоручик, револьверын һавада болгап, Сәфәргалиләр окобы янына килеп баскан иде. Бөтен окопка берьюлы ачулы күз ташлап:
— Выходи, сволочь!—дип тамак төбе белән акырып җибәрде ул. Солдатлар, бөкшәеп катып калган кебек, башларын иеп тик кенә утыра бирделәр, офицерга ни дә булса җавап кайтаручы ишетелмәде. Шулай да окопның аргы башыннан җирән сакаллы бер солдат усал күзләре белән подпоручикны баштанаяк бер сөзеп куймыйча кала алмады. Бәлки, ул да, күрше окоптагы солдат кебек, подпоручикка каршы ни дә булса кычкырмакчы булгандыр. Ләкин ул өлгермичә калды, подпоручикның кулындагы револьвер янә шартлады, җирән сакаллы солдат, ачылган авызын да яба алмыйча, җиргә капланып төште һәм, кинәт көзән җыера башлаган кеше кебек, тартыша, изалана башлады.
Ике ел буена сугышта йөреп, Сәфәргали үлүчене дә, үтерүчене дә күп күргән, яшерене-батырыны юк, мондый эштән*ул алай калтырап калмый иде. Ләкин андый үтерешүләр, гадәттә, «теге як» белән «бу як» арасында була торган иде. Ә менә бу «бу якта» һәм бөтенләй күз алдында булды. Үтерүче менә аның каршында ук басып тора: күзләре акайган, иреннәренең каны качкан, бер кулы белән нидер капшана, икенчесендә — көпшәсеннән төтене дә чыгып бетмәгән кайнар револьвер. АҮенә-менә ул тагын револьверын өскәрәк күтәрә, бармагын курокка китерә башлый...
Бүтән бернәрсә дә күрмәде Сәфәргали һәм бернәрсә дә ишетмәде. .Дөресен әйткәндә, ишетерлек вакыт та булмады монда. Офицер, шашынган күзләрен кая төбәргә белмичә окоп өстенә кадалып торганда, Сәфәргали кулына эләккән бер мылтыкны алды да, рәтләп төзәп тә тормыйча, офицерга атып җибәрде.
Теге, һавада тотынып калырга әйбер эзләгән кебек, кулларын бутады һәм, озын гәүдәсе белән кәкрәеп, окоп эченә әйләнеп төште. Шундый ук ялгыз атыш тавышлары күрше окопларда да яңгырады, иртәнге тынлыкны бозып, тегеннән дә, моннан да ыңгырашулар ишетелә башлады. Үтерү- •ченец һәм үлүченең бер-берсениәи бик якын, рәттән үк торган вакытларын, үтерүченең үлгән кешенең — корбанының гәүдәсенә ышыкланып исән калганын да байтак күргән Сәфәргали, дөресен әйткәндә, бу минутта берсен дә, хәтта үзен дә күрергә теләми иде. Хәл җыеп аласы килгән кебек, ихтыярсыздан, күзләрен йомды ул.
Күпме вакыт шулай узгандыр, күзләрен ачып җибәргәндә, дөнья тынган, шартлау тавышлары ишетелми, солдатлар тагын шулай, нәкъ элеккеге кебек, бөкшәеп окоп төпләренә ябышып калганнар, бары тик күзләрендә генә: «Моның ахыры нәрсә белән бетәр икән?» дигән сорау аерым-ачык булып сизелеп тора иде.
— Син молодец, Курбангалиев, кирәк чакта калтырап калмыйсың икән, тегене матур чүкедең, — дип, Сәфәргалинең җилкәсеннән кагып куйды Арнаутов. Сәфәргали Арнаутовка күтәрелеп карамыйча гына мыгырданды:
— Мин аны чүкемәсәм, ул мине чүкегән булыр иде.
XXIV
Ялга дигән сылтау белән 112 нче полкны, позициядән алып, тылга чыгардылар. Чынлыкта исә моның төп сәбәбе — солдат арасында революцион йогынтының көчәеп китүеннән курку иде. Бер бу полкта гына түгел, рәсми донесениеләрдә әйтелгәнчә, «һәртөрле бунтовщиклар йогынтысыннан бозыла башлаган» бүлекчәләрне башкалар белән аралаштырмас
28
өчен, мондый чүпләүләрне бөтен төньяк-көнбатыш фронт буенча үткәреп тордылар. Шулай ук аерым частьләрнең үз эчләреннән дә шиклерәк кешеләрне һаман аулап торалар пде. Ләкин солдатның сугыштай туюы, адым саен хыянәт ясый торган сатлык генералларга ышанмыйча карау, патша хөкүмәтеннән ризасызлык бик тирәнгә киткән, аны солдат массасының күңеленнән «йолкып» бетерерлек кенә түгел иде. Офицерлар кушканда атакага күтәрелмәү, солдат белән офицер арасында әледән-әле чыккалап торган «чүкешүләр», берәмләп тә, төркемләп тә частьтәи качып китүләр, каршы як солдатлары белән бергәләп тәмәке тартулар, бер флягадан аракы эчүләр әледән-әле булып, ишетелеп һәм комаидоваииене тәшвишкә салып тора торган күренешкә әйләнделәр. Болар барысы да ниндидер зур бер вакыйганың якынлашып килүен күрсәтә иде. Әнә шулай өметләнеп көтүләр һәм ашыгыч рәвештә уйлап чыгарылган «савыктыру чаралары», эчке чуалышлар һәм якын киләчәктә «зур җиңү» вәгъдә итүләр белән тулып, 1917 нче елның феврале килеп җитте.
Ышанычсыз 112 нче полкның калдык-постык кисәкләре, «резерв» маркасы астында, фронт алды авылларының берсендә эшсез тотыла иде. Менә шул авылда, кояшлы февраль иртәләреиең берсендә, башына кырылып беткән солдат бүреге, өстенә тула чикмән кигән, озын буйлы һәм уң аягына аксый торган чандыр бер кеше — кыяфәтенә караганда, элекке фронтовик — узды. Аның бер кулында келәй тутырган чиләк, икенчесендә плакатлар төргәге булып, ул урамның әле теге ягына, әле бу ягына күчә, очраган кешеләргә кулларын болгый-болгый нәрсәдер әйтә, аннары чиләген күтәреп тагын китә һәм аның артыннан чатларда келәй белән ябыштырылып:
«Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең манифесты. Россиянең барлык гражданнарына.
Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!
Гражданнар! Русь патшалыгының терәкләре җимерелде. Патша шай-касының халык сөякләре өстенә корылган кәеф-сафалы тормышы зир- зәбәр килде. Башкала — баш күтәрүче халык кулында. Революцион гаскәрләрнең частьләре баш күтәрүчеләр ягына чыктылар...» дигән сүзләр белән башланып китә торган воззваниеләр кала бара иде.
Шуңа «ура»лар ялганып китте. Бүрек чөюләр, кул болгаулар, җые- лып-җыелып сөйләшеп торулар, митинглар, штык очына бәйләнгән кызыл чүпрәк кисәкләре, тагын «ура», тагын бүрек чөю, «Сугыш бетә!», «Өйгә! Өйгә!» дип куанып кычкырулар, крестьян һәм солдат, тула чикмән һәм кырылган шинель, шатлык һәм көтү — ерак фронт алды авылына февраль әнә шулай килде.
Инде байтактан бирле эшсез ятып, әчи башлаган Сәфәргали көне буена урамнан кермәде. Аның теле тагын чишелеп киткән, кычкыра, генералларны мыскыллап сөйли, иптәш солдатларның әңгәмәсенә кушылып, өйне искә ала, кыскасы, кичкә чаклы ул шулай дәртләнеп йөреп, эт булып арыды. Шуның өстенә тагын кич белән солдатлар арасында кызу бәхәсләр куерып киттеләр. Башка чакта аз гына буш минут тию белән карта уйнарга ябыша торган солдатлар, бүген кичнең-кич буе, картаны кулга да алмыйча, гел шул бер нәрсә — патшасыз тормышның ничек булачагы, кайчан өйгә китүләре турында, төрлесе төрлечә фараз йөртеп, сөйләшеп яттылар.
Сәфәргали, башкалар йоклап беткәннән соң да, тиз генә йоклап китә алмады. Бу зур вакыйгадан аның нервылары чыи-чынлап кузгалган, көндезге шау-шу колакта әле һаман яңгырап тора, шул ук вакытта күңеле: «Ә моннан соң? Моннан соң нәрсә?» дигән сораулар белән тулы иде.
Ахырда ул, нәрсәгә икәнен үзе дә белмәстәи, янында йоклап ятучы Арнаутовны уята башлады:
— Ваня! Дускай! Йоклыйсыңмы син?
Арнаутов, йокысыннан айныр-айнымас, бераз ятканнан соң:
29
— Нәрсә бар? — дип, торып утырды.
— Страшно сөйләшәсем килә, Ваня.
Сәфәргали, иптәшен вакытсыз уятуы өчен уңайсызланып, ни әйтергә һәм сүзне кайдан башлап җибәрергә белмичә аптырап калган, тәрәзә аша төшкән тонык ай яктысында аның тик күзләре генә елтырап күренә иде. Арнаутов торып шинелен иңенә салды.
— Монда кешегә комачауларбыз, әйдә, чыгыйк,—диде ул, ишеккә таба кузгалып.
Чыгып, ишек төбенә чүгәләделәр, янчык төпләрен селкеп, тәмәке төрделәр.
— Ну, сөйлә. Нәрсә бар? — диде Арнаутов, җитди рәвештә тыңларга әзерләнеп. Әмма Сәфәргали сүзне ничек башларга белми, еш-еш тәмәке суыра, үзе, гафу үтенгәнсыман, Арнаутовка карап-карап ала иде.
— Ни хрена сүзем юк, Ваня. Просто так. Әллә нәрсә, йөрәгем урынында түгел.
Ул, сүгенү катнаш гафу үтенгәнсыман итеп, бер читкә төкереп куйды, һәм кинәт ачылып китте:
— Менә революция булды, чатларга кәгазьләр ябышты, урра кычкырдык, штык очына кызыл чүпрәк бәйләп йөрдек. Патшаны-Николаш- каны әйтмим дә, аңа, сволочька, күптән шул кирәк иде. Ә шуннан соң нәрсә? Россия нишли? Халык нишли? Крестьян нишли? Син, может, әйтерсең, гололобый башың белән син кая тыгыласың, Питерда анда синнән башка да кешеләр бетмәгән, диярсең. Может, шулайдыр да. Может, тыгылу кирәк тә түгелдер. Ә вот минем йөрәгем әйтә, тыгылырга кирәк, ди. Авыр вакытларда Россияне солдат алып калды, окопта солдат аунады, бетне солдат туйдырды, шулай булгач, солдатның читтә калырга, тыгылмаска хакы бармы?
— Ә син нәрсә? Әллә мылтыкларны утынлыкка ыргытырбыз да үзебез мич башына менеп китәрбез, дип белгән идеңме? Юк, туган, безнең өлешкә җитәрлек калыр әле.
Чәрелдек тавышлы берәүнең кинәт якыннан гына дөнья яңгыратып сүгенүе ишетелә башлады, ике дусның әңгәмәсе кинәт бүленеп калды.
— ... Мин сиңа күрсәтермен, морда. Имештер, ялгышлык белән... Төнлә офицер торган өйгә басып керә һәм бернинди церемониясез... Кем өйрәтте сиңа мондый тупаслыкны? Может, разный бунтовщиклардыр? Мә алайса сдачасын... Мә сдачасын...
Шунда ук рәттән берничә тапкыр яңакка чалтырату тавышы һәм кемнеңдер гөрселдәп егылуы ишетелеп калды. Болар барысы да аяз төндә, кайдадыр күрше ишек алдында эшләнделәр һәм бу аяз төндә, бүрек чөюләр артыннан ук, бер кешенең икенче кешене ярып кыйнавы Арнаутов белән Сәфәргалидә аеруча ямьсез тәэсир калдырды.
— Алда күренер, без көткән революцияме әле бу? — дип куйды Арнаутов, үз-үзе белән сөйләшкән кебек итеп.
XXV
Әтисенең кинәт үлү хәбәрен бер атнадан соң гына ишетеп, Зәйтүнә шул көнне үк ашыгып Тирәклегә кайтты һәм, кайгыдан кинәт таркалып, нишләп торганлыгын үзе дә рәтләп белмәстән, туган авылында озак кына торып калды. Үги ана белән аның арасы яхшы да, начар да түгел, сөйләшсәләр күбрәк мәрхүм әтиләре турында гына сөйләшә алалар иде. Ләкин шулай да үги ана Зәйтүнәнең озак торуын күпсенеп хәтта ымлау да ясамады. Габдулла агайның кинәт үлеменнән соң, ул ничектер юашланып, юк-бардан куркучан булып калган, Зәйтүнә аңарга өйдә бер иптәш, шуның өстенә тагын җимертеп өй эшләрен башкаручы ярдәмче иде.
30
Сәлманнекеләргә кире әйләнеп кайту уе Зәйтүнәнең башына да килмәде. Бер барып мәгънә чыкмагач, икенче мәртәбә хәтта баласын күрү өчен дә аларның каршыларына барырга җыенмый, чөнки каны каткан, аларны чын күңеленнән дошман күрә, ул очка барса, турларыннан узмый. кем дә булса кире кайту турында "сүз кузгатса, «Кискән икмәк ябышмый!» белән бетерә иде.
Соңгы вакытта ул үз эченә генә сыеп кала да алмый башлаган, эчтән яну аны шактый усалландырган, бик тиз кабынып кнтүчән кешегә әверелдергән. Зәйтүнә вакыты-вакыты белән кызып та киткәли иде. Әтисенең дә шулай мыскылланып капкадан куылуын ишеткәч, «үлеме тәкъдирдән булса да, сәбәпчесе шулар булган» дигән нәтиҗәгә килеп, Сәлманнекеләрне икеләтә-өчләтә көч белән күрәлмн, һәртөрле никах җепләреннән үзенең кул-аягы чишелгән хис итә иде.
Бер көнне Зәйтүнә кечкенә чана тартып ындырга саламга барган җирендә, һич тә көтмәгән бер урында, Сәлмән карт белән очрашты. Эш белән мавыгып, аны-моны абайламады Зәйтүнә. Хәлбуки, шунда — үзләренең ындыр келәте тирәсендә нидер себеренеп йөрүче Сәлмән, эшеннән тукталып, бер читтән аны озак кына күзәтеп торды. Кулындагы сәнәкне ирләрчә җиңел йөртә белүче бу япь-яшь хатын, хәрәкәтенең җитезлеге һәм төгәллеге белән, картны эшеннән туктап уйланып калырга мәҗбүр иткән иде. «Килен ярыйсы иде, үзебез тота белмәдек» дип, күңеленнән үзен-үзе шелтәләп куйды ул. Аннары форсаттан файдаланып, ул «Бурсык баласы Яшь бурсык» белән тагын бер кат сөйләшеп карарга булды һәм. шул карардан җанлана төшеп, Зәйтүнә ягына таба атлады. Ул арада тегесе, йөкне төяп бетереп, бәйләп тә өлгергән, карт якынлаша башлау белән, чананы кузгатып тартып алып китте. «Ат тартмаслык йөкне тарта, артыннан җитәр хәл юк» дип уйланып барды Сәлмән. Зәйтүнә үзе салам йөге белән капланган, әмма карт шулай да аның ачулы җилкәсен аерым-ачык итеп күз алдына китереп бара. Эндәшергә кыймый, шул ук вакытта туктап та кала алмыйча, салам йөгеннән бераз арткарак калып атлый бирә иде.
Чалулы тыкырык юлын инде үтеп барганда, бәхетсезлек аяк астында, дигәндәй, Зәйтүнәнең чанасы чалулап, йөге бер якка авып төште. Ирек- ле-ирексез тукталырга туры килде аңа. Шул арада Сәлмән карт та килеп җитеп, Зәйтүнәгә йөкне торгызырга булыша башлады. Ыгы-зыгы арасында килененең салпы ягына салам кыстырып:
— Әле ярый, каты кул белән бәйләгәнсең, таралып китмәде,—дип куйган булды үзе. Зәйтүнә ни дип тә җавап кайтармады. Бер үк вакытта аның ачуы да килә, нәрсә булса да катырак итеп әйтергә теле дә бармый. чөнки моңарчы ул кайнатасыннан тел яшереп гадәтләнгән иде. Килененең эндәшми калуын үз файдасына юрап булса кирәк, Сәлмән карт, тагын да ягымлырак булырга тырышып, сүзне ялгап җибәрде:
— Күрешә дә килмисең, килен... Кайтканыңны да кешедән генә ишеттек.
Сүз салды, таш кайтарып алды:
— Күрешә барып күзегезгә ак булып төшәсем килми,—диде Зәйтүнә, кинәт берьюлы теле ачылып. Үз-үзен тыеп кала алмыйча, зәһәрләнеп дәвам итте: — Барсам да, мин сезгә тик кыямәт көнендә, ходай каршында җавап алыр өчен генә барачакмын.
Шулай диде дә, йөген һәм аптыраган Сәлмәнне ындыр юлында калдырып, атлый-йөгерә өйгә кайтып китте.
Йөкле чананы ул соңыннан барып алып кайтты, ләкин — кеше табигатенең нинди генә серле яклары юк! — нәкъ әнә шул ыпдыр юлында булып алган кыска бәрелештән соң ул үзендә Сәлманнекеләргә мөнәсәбәттә, барсына да булмаса — картка карата, ниндидер эчке йомшару, гафу итәргә һәм гафу үтенергә хәзер торусыман бер мәлҗерәү хис итте. Әмма акылы йөрәге белән һич тә килешергә теләми, акылы аны хаклы
31
саный, «әле тагын да катырак әйтергә кирәк иде» дип, бертуктаусыз өстереп тора иде.
Кичнең-кич буе ул әнә шундый каршылыклы уйлар белән тулып, берәүгә бер сүз кушмыйча, үзеннәи-үзе зәһәрләнеп йөрде. Кулына эш алмыйча, кичтән үк йокларга ятты, ләкин йокысының да рәте булмады. Төннең бер вакытында, саташкан кешедәй сикереп торып, тиз генә өс-башын киенде дә, аяк очларына гына басып өйдән чыгып китте.
— Син кайда булдың болай?—дип, хәвефләнү катнаш кызыксынып сорап куйды үги ана.
— Урамда йөреп кердем бераз, нишләптер йоклап булмый, — диде Зәйтүнә һәм бераз тынлыктан соң өстәде: — Мин иртәгә апаларга китәргә булдым, әнкәй. Монда торып та эч кенә поша... Ичмасам, анда чит- ят авылда дигәндәй, ике кулыңа бер эш.
Дөресен әйткәндә, йоклый алмаганнан яки эче пошудан гына чыкмады Зәйтүнә урамга. Кеше аягы басылган төнге авылда, Сәлмәннеке- ләрнең караңгы тәрәзәләренә карап, озак кына басып торды ул. Аны кинәт шул йорт тарта башлаган, чөнки анда аның йөрәк валчыгы булган бердәнбер баласы... Шулай ук аның Тирәнледән кинәт кенә китәргә уйлавы да тиктомалдан гына түгел: ул, бала аркасында үз-үзен тыеп кала алмыйча, яңадан Сәлмәннекеләр йортына барып егылмагаем, дип курка иде.
Иртәгесен, үги анасының әле тагын бераз торырга кыставына карамыйча, тиз-тнз генә җыенды да апасы тора торган авылга кайтып киъ те—Зәйтүнәгә анда тынычрак булыр кебек күренә иде.
XXVI
Россиянең миллионлаган намуслы кешеләре: «Патша төшерелде, ә власть? Ә Россия? ,Ә сугыш? Ә җир?» дип, үз-үзләренә сораулар куеп, шул сорауларга җавап көткән борчулы көннәрдә, рус буржуазиясенең итагатьле коллары Гучков белән Шульгин «Власть башына кемне куйыйк икән?» дип киңәшләшер өчен Псковка, тәхеттән ваз кичкән патша янына чаптылар. Таврический дворецта Милюков: «Яшәсен император Михаил!» дип кычкырып өлгерде. Халык кулы белән ясалган революциянең җимешләрен буржуазия тизрәк җыеп алырга, власть башына үз кешеләрен утыртып, шау-шулы сүзләр астында революцияне төреп куярга, сугышны дәвам иттерергә ашыга иде.
А1енә шау-шу китте. Менә манифестлар китте. Менә ораторлар, менә речьләр... Кайсына кул чабарга, кайсына сызгырырга? Бер үк митингта кул чабулар да, сызгырулар да бергә кушылып яңгырын башладылар.
Я— «Приказ № 1. Түбән чиннар комитеты. Офицер алдында үрә катып, торуны бетерергә, титуллар такылдап торуны бетерергә, теләсә нинди вакытта солдат яңагыннан «ут чыгарып» уйнауларны бетерергә...»
Я — «Армиянең бердәмлек, тупланганлык һәм ныклы эчке дисциплина сакларга тиешлеге» турында өндәмә.
Я — «Долой династию!», «Яшәсен баш күтәрүче халык!», «Яшәсен революция!»
Я — «Армияне бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә!», «Җиңү даулап алганчы сугышырга!»
Кыскасы, башы иңенә бик үк нык утыртылмаган кешеләрне саташтыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек иде.
Кайбер беркатлырак солдатлар: «Революция булды, инде безне өйгә кайтарып җибәрә торганнардыр» дип өметләнеп көтеп торганда, бер вакытны 112 нче полкны, әле күптән түгел генә булып узган чуалышларны искә алып булса кирәк, Вакытлы хөкүмәткә тугрылыклы булу өчен присяга бирергә әзерли башладылар. Полкны төрле йогынтылардан арындыру буенча алдан инде күп кенә «операцияләр» уздырылган, шиклерәк кешеләр һәм алариың күршеләре чүпләнеп алып бетерелгән, шул
32
исәптән, кечкенә буйлы солдат Арнаутов та күренми башлаган иде. При- сяга алдыннан, әлбәттә, солдатны яңа вакыйгалар яктылыгында «эшкәртү» дә булды. «Ватан». «Революция» . «Республика» кебек яцгыраулы сүзләрне кыстырып, сүз җаеннан, тагын бер мәртәбә иске династия режимының. тетмәсен тетеп, солдатның колагына байтак кына тукып тордылар. Болардан соң урта кул рядовой солдатның, мескеннең, ничек башы әйләнмәсен. Чынлап та, «Революция» бар, «Безнең хөрлегебез» дип сайрыйлар, «Ватан» — шул иске урынында, «кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә» сүз биреп торалар, шулай булгач, солдатка нәрсә кала? Бил каешының тимерен, шинель төймәләрен, бүректәге кокарданы чистартырга да яңадан присяга бирү өчен поп каршына басарга.
Ләкин шулай да солдатта алай очыну сизелми. Киресенчә, чырайлар сытылганнан-сытыла бара, патша төшерү турындагы беренче хәбәрләрдән соң туган өметләнү һәм рух күтәренкелеге ачулы ризасызлык белән алышына бара иде. Арада рәсми агитация сөременә бирелүчеләр булса, андыйлардан үзара мыскыллаулар, чәнечкеле сүзләр белән көлүләр башлана иде. Мәсәлән, иртәгә присяга дигән көндә Сәфәргалиләр отде- лениесенең бер солдаты мич алдындагы кирпечкә ышкып үзенең шинель төймәләрен бик тырышып ялтыратып утыра иде. Сәфәргали белән аның иптәше арасында, төймә чистартучы теге солдатка бик яхшы ишеттерә торган итеп, түбәндәгечә сөйләшеп алу булды:
— Син ишеттеңме әле, Анатолий,—диде Сәфәргали, күршесенә хәйләкәр рәвештә күз кысып, — Петроградта военный министр Тучковка помощник кирәк, ди, бит. Иртәгә, присягадан соң, бөтен полкны тезеп куеп, шуннан үзләре сайлап алачаклар, ди.
— Как ишетмәскә, ишеттем,—дип җавап кайтарды тегесе, Сәфәргалинең усал шаяртуын шунда ук эләктереп алып, — андый зур хәбәрне ишетми калырга мөмкинме соң. Күзләренә матуррак, күренеп булса ярар иде, әй. Ниндиерәк кешеләрне сайларга исәп итәләр икән соң?
— Курыкма, синең белән мине сайламаслар. Чыи булса, Тучков әйткән, ди, кемнең шинель төймәсе шәберәк ялтырый, миңа помощниклык- ка шуны китерегез, дип әйтеп әйткән, ди. Дворецта йөргәндә төймәнең шәүләсе стенага төшәрлек булсын, дип әйткән имеш.
— Алай булгач, безнең Красильников шуңа бик тырыша инде. Иртәдән бирле ялтырата да ялтырата...
— Идите вы...—дип, солдатча өч катлап сүгенеп, урыныннан кузгалды төймә чистартучы солдат, һәм, кулындагы төймәсен өй почмагындагы чүплеккә атып бәреп, үзе ачуланып чыгып китте. Өйдә калганнар, бер-берсенә карашып, мәгънәле генә елмаештылар.
Әлбәттә, моның белән генә калмаганнар булса кирәк, иртәгесен зуррак командирлар, гадәттәгедән иртәрәк кузгалып, полкны аякка бастыр- макчы булып чабып карасалар да, ярты халыкны да җыя алмадылар, солдатларның кайсы кая таралап беткән иде. Шулай итеп, Вакытлы хөкүмәткә присяга дигәннәре барып чыкмады. ААоны солдатлар төрлечә аңлаттылар.
— Поп таба алмаганнар, присяга шуңа күрә булмаган,—диде берәүләре, уенын-чынын бергә кушып.
— Николашкага биргән присяга бар бит безнең, нәрсәгә тагын икенчесе?
— Яңа дөньяга чыктык бит, иман яңартмыйча ярыймы соң.
— Кайтарып җибәрсеннәр безне, иман яңарту менә шунда булыр.
— Тукта, бераз Керенский чүпрәсен дә эч... югыйсә син, кайткач, ха-тыныңның кай ягыннан килергә белмичә аптырап бетәрсең.
Ләкин ничек кенә булмасын, бер урында озак утырып әчи башлаганлык ачыктан-ачык сизелеп тора иде. Шуны чамалап булса кирәк, бер көнне искәртмәстән генә полкны аякка бастырып, походный марш тәртибендә, егерме биш чакрымдагы тимер юл станциясенә таба куып алып
киттеләр. Бу шулкадәр тиз булды, солдатлар хәтта ияләштереп өлгергән кызларын да күрә алмый калдылар. Юлда барганда үзара төрлечә юрарга тырышып та, күңелне канәгатьләндерерлек җавап таба алмагач, берсен-берсе котыртыша башладылар.
— Монда, егетләр, иң яхшысы: Красильниковтан сорарга кирәк, — диде Сәфәргали белән рәттән баручы солдат, — Красильниковның военный министр Гучков белән дуслыгы бар, безне кая алып баруларын белсә ул белер.
— Чәйнәмә юкны...
— Нишләп юк булсын... Кая кушсалар, шунда барырга әзерләнеп торучы кеше син түгелме соң? Кара әле, кара, присягага дип төймәләрен ничек ялтыратты...
Шулай кыздыра-кыздыра теге бичараны тәмам өреп тутырдылар, шартлап киткәнен ул үзе дә сизми калды.
— Кабер такталарын... аларның, сезнең ул разный Гучковларыгыз- ның, — дип сүгенеп куйды ул, берьюлы кабынып. — Сугышка барам икән, Гучков өчен түгел, революция өчен, Россия өчен барам мин. Нико- лашка өчен дә өч ел азап чиктек, әллә, сезнеңчә, революцияне немецларга сатаргамы?
— Яп амбразураңны... «Юкә якалар» сүзен сөйлисең,—диде аңа берсе, каты гына итеп.
Берничә тимер юл килеп кушыла торган зур станциягә җитеп, моннан соң нишләргә, дигәндәй аптырашып торганда, Сәфәргали туктаган төркем янына унтер-офицер чинындагы берәү килеп:
— Курбангалиев! Бармы монда шундый кеше?—дип сорады.
Сәфәргали якынрак килә төшкәч, унтер-офицер аны култыгыннан тотып читкәрәк алып китте. Шул китүдән алар шактый ук китеп, юлларны аркылы үттеләр, ташландык депо ышыгына килеп туктадылар. Шуның өстенә тагын көнгә эңгер төшеп килә, март киче үзенең салкын пәрдәсе белән дөньяны төреп алган иде. Унтер-офицер бик эшлекле кыяфәт белән аңлата башлады:
— Арнаутов сине’солдатча тозлы итеп сөйләшә белә торган кеше дигән иде. Менә нәрсә, туган, иртәгә безгә сөйләшергә туры киләчәк. Мөмкин булса, әлбәттә, тозлап-борычлап сөйләшергә кирәк булыр.
Сәфәргалинең бу кешене моңарчы бер дә күргәне юк иде, «пополнение белән килүчеләрнең берсе микәнни?» дип уйлап куйды тиз генә. Шулай да бу кешенең Арнаутов исемен алай батыр һәм үз итеп телгә алуы Сәфәргалине кызыксындырды.
— Кайсы ротадан син?—дип дуамал гына сорап куйды ул аңардан.
— Анысы кирәк түгел, — диде теге, кырт кына кисеп, — фамилия сорашып торырга бәби туена чакырышмыйбыз. Искәртмәстәи генә монда куып китерүләре тикмәгә түгеллеген үзең дә чамалый торгансың.
Ул Сәфәргалигә якынрак килә төште, тагын да турырак карады һәм кинәт аның тавышы кысылып чыга башлады:
— Мәсьәлә шунда: иртәгә безне эшелонга төяп Көнбатыш фронтка озатырга маташу булачак. Озату алдыннан, мөгаен, сайрашулар да булыр. Тагын кайбер нәрсәләрнең дә булуы бик ихтимал. Ләкин полк комитетының карары ачык: без төялмәскә тиешбез. Төялсәк тә фронт ягына китмәскә!
Каршы килү төсендә дә, ризалык биреп тә бернәрсә дә әйтеп өлгермәде Сәфәргали. Ахрысы, тегенең бәхәскә керешеп торырга вакыты да юк иде бугай. Хәер, Сәфәргали бәхәскә керешергә уйлап та карамады. Чөнки ул үзе дә фронт ягына китәргә бик алай сикереп тормый иде. Җитмәсә тагын, тиз генә күренеп, тиз генә югалып өлгергән ул унтер- офицер Сәфәргалине әйтеп булмый торган эчке көче белән үзенә караткан, бу кыска очрашудан Сәфәргали ничектер канатланып калган һәм зур кызыксыну белән иртәге көнне көтә башлаган иде.
.з .с. ә.- № 5.
зз
34
XXVII
Кайсы анда, кайсы монда туктап калган составлар арасыннан әле тегеләй, әле болай үткәләп маневр ясап йөрүче паровоз-кукушканың әчс- сызгыртуы, кулларына я котелок белән аш тотып, я якын-тирәдән нинди дә булса «тере табыш» эләктереп килүче солдатлар, каядыр барышлый тукталып калган казак эскадронының вагон стеналарын кимерүче ач атлары, кызыл лампаслары, моңлы борынгы җырлары белән ике-өч көннән бирле мәж килеп торган станңиядә берсе өстенә каракүл якалы куртка кигән һәм эшләпәле, икенчесе ярым хәрби киемдә һәм кылыч борыны өстенә җиңел генә пенсне утырткан ике кешенең күренүе игътибарлы карашка әллә кайдан ук ташлана торган бер яңалык булды.
Солдатлар арасында:
— Болары нинди чалбарлы кошчыклар тагын?
— Курыкма, бирергә түгел, үгетләргә килүчеләрдер, — кебек сүзләр яңгырап алды. Озак та узмады, вокзал ишегендә: «Выходи! Стройся!» дигән команда яңгырады. Станциянең болай да чуар тормышы тагында җанлана төште. «С винтами, аль без винтов?» дигән сораулар, тигезле- тигезсез тезелгән сафлар, ничек эләксә, шулай аунаудан йомарланып беткән солдат шинельләре, урыныннан купкан кокардалар, ачулы карашлар, бер-берсен төрткәләшүләр, шунда ук мазутка буялган тимер юлчылар, каракүл якалы куртка, ящиклардан кораштыргаи трибуна, сүзләр, кул болгаулар, төкерек чәчүләр, «сайравын яхшы сайрый, белмим, кайда кунар» кебек халык гыйбарәләре, тагын әллә нинди капма-каршылыклар һәм шунда ук тагын безнең Сәфәргали дә.
Аңа кайбер нәрсәләр алдан ук билгеле иде инде. Ярым хәрби киемле, кылыч борыны өстенә пенсне утырткан кеше — Керенский сандугачы — армиядә тиешле тәртип урнаштырырга, командоваииегә карата итагатьлелек күрсәтергә һәм, дошманны тез чүктергәнче кыйнап, рус коралын яңа җиңү алмазлары белән бизәргә чакырды. Ул сөйләп туктау белән аңа төрле яктан сораулар, үткен-үткен репликалар яудыра башладылар:
— Ә кайчан өйгә кайтабыз?
— Алмазы аның сезгә, кургашын пулясы безгә.
— Безне сүз белән күп сыйладыгыз, эшегезне күрмибез.
— Мушкага утыртканда да начар булмас иде бу кошны, ә?
Солдатлар комитетында бу турыда алдан ук сүз булган һәм, мәгълүм булганынча, Комитет тапшырган эшләрдән Сәфәргалигә дә өлеш билгеләнеп куелган иде. Ләкин бүген эш башкачарак килеп чыкты. Пенснеле кеше сөйләп бетерүгә, аны терсәге белән этеп төшергән кебек, трибунага казак есаулы менеп басты. Аның куе чәч чуклары җилдә уйнап тора, күзләре очкынланып яна, күкрәгендә берничә «Георгий» тәресе ялтырый иде.
— Ватаныбыз Россия истәлекле чор кичерә, туганнар! Революция булды, әмма туган илебезнең һавасы бөтенләй үк тазарып җитте дип булмый әле, төрле яктан хыянәтчеләр, бунтовщиклар баш калкыталар. Димәк, армиягә һәм данлыклы казачествога эш бетмәгән, алар революцияне корал көче белән дәвам иттерергә тиешләр, — дип, сүзен башлаганда ук яман кызып башлады ул. Сөйләгәндә дипломатик сыгылышларны белми торган есаул турыдай сиптерә, монархия һәм солдат даны дип төкерек чәчү, «бунтовщиклар»га каршы янау, казачествога мәдхия уку — анда барысы бергә бутала, шул ук вакытта ул солдатны да онытып бетерми, ике сүзнең берендә: «Дөрес бит, братва!», «Шулай бит, казак туганнар!» дип, сүзләрен алардан раслатып барырга тырыша иде.
Кызу канлы есаул барысын берьюлы болгатып җибәрде. Солдатлар арасында элек тынычсызлану, соңга таба гомуми ыгы-зыгы купты. Бер дә көтелмәгән ораторлар чыгып үзләренең кыска, ләкин бик ачык сүзләрен әйттеләр, «ак шайтаннан күк шайтанның аермасы юк, без патшасыз
35
һәм шайтансыз гына яшәргә телибез» диделәр. Электән дә тигезле-тигез- сезрәк тезелгән сафлар бөтенләй чуалып бетте, кайсы ул яктан, кайсы бу яктан кычкырына, кемнәргәдер яный, сүгенә башладылар. Офицерларның команда тавышлары гомуми гөжләүдән күмелеп калды, «Бармыйбыз!», «Өйгә җибәрергә вакыт!» кебек кычкырулар тирә-якиы басып китте. Ул арада кайсыдыр винтовкадан атып җибәрде, төркемнәр тагын бер чайкалып куйдылар. Әле яңарак кына армиядә тимер дисциплина булдыруны һәм дошманны тәмам җиңгәнче сугышны дәвам иттерүне яклап речь сөйләгән куе чәчле казак есаулы, озын гәүдәсе белән чайкалып, рельсларга йөзтүбән капланып төште. Башыннан фуражкасы тәгәрәп китте, чәче көлтәдәй булып җиргә сибелде һәм есаулның шул хәлдә берничә тапкыр тыпырчынуы күренеп калды.
Сәфәргалигә кайбер нәрсәләр алдан ук билгеле һәм ул үзе дә берничә тозлы сүз әйтеп калырга тиеш иде. Ләкин, болай булгач, сүзгә әлләни урын калмаган иде инде. Кичә кичтән аны чакырып алган унтер-офицер— солдатлар комитетының председателе — бүген, көн яктысында, иңлерәк тә, буйлырак та күренә, шулай ук тавышы да катырак, катгый- рак яңгырый иде. Ул Сәфәргали янына килде дә, алдан хәл кылынган хәбәрне белдергән кебек, ачык һәм кискен итеп әйтте:
— Хәзер безне вагоннарга төяп, моннан тизрәк алып китәргә маташачаклар. Тимер юлчылар белән сөйләшенгән. Паровоз урыныннан кузгалмаячак. Шулай да машинистка нажим ясамаслар дип әйтеп булмый. Шуны күздә тотып...
Кызып сөйләгән җиреннән ул кинәт тотлыгып калды, көннең иртәдән үк шулай шау-шулы булып башлануы кешеләргә яхшы үк тәэсир иткән, сүзләр тигез генә чыкмый, телләргә караганда күзләр, кул хәрәкәтләре күбрәк сөйли иде. Хәер, Сәфәргали ул кешене ярым сүздән.үк аңлап алган иде инде.
— Миңа паровозга басарга? — диде ул, бөтенесенә әзер торган бер кыяфәт белән.
— Патроннар алырга онытма һәм хәзер үк, — диде теге өстәп. Аннары үзе Сәфәргалинең кулын нык кына кысып күреште дә ашыгып китеп барды. Сәфәргалинең кулында ул кешенең кул җылысы йогылып калды һәм, ничектер, булачак куркынычны күңел әллә кайдан сизеп тора кебек иде.
«Җан кисәгем!» дип үз-үзенә пышылдап куйды Сәфәргали. Инде күптән үк телгә алынмаган бу җылы сүзнең бу хәвефле минутларда телгә килеп торуы ничектер гаҗәбрәк иде. Димәк, бу вафасыз дөньяның, бөтен каһәрле каршылыкларына да карамастан, сөйдерә торган тылсымы әле һаман бетеп җитмәгән дигән сүз. Димәк, шулай. Димәк, әле «чокырлы бит» бар, кайчандыр булып узган һәм хәзер инде төштә күргән кебек кенә калган йолдызлы, чикерткәле авыл төннәре бар, кем белә, бәлки, башы исән калса, кайда да булса Сәфәргалигә дигән кечкенә генә бәхет тә бардыр... «Фу, чорт... ябырылдылар!» дип, үз уйларын үзе читкә кугандай итте Сәфәргали һәм, җәһәт кенә кузгалып, паровозга таба китте.
Ун минуттан инде ул, мылтыгын килешсез кочаклап, паровоз топкасы алдында басып тора иде. Машинист, телен йоткан кебек, сүзсез кеше булып чыкты. Ул, моңаеп калган Сәфәргалине бар дип тә белмичә, үзенең эше белән мәшгуль, алай итә, болай итә һәм үзе, торып-торып: «Да-а!» дип авыз эченнән генә сузып куя иде.
— Агай-эне, кайсы якныкы син? Туган авылың бармы синең? — дип, кызык кына итеп сорау бирде Сәфәргали. Алар, берсеи-берсе менә хәзер генә күргән кебек, күзгә-күз карашып алдылар. Машинистның авызы ерылып, тәмәке төтененнән саргайган сирәк кенә тешләре күренеп китте һәм, кызыклы хәл, шуннан соң Сәфәргалигә ничектер рәхәт, хәтта җиңел булып калды. Бер авыз сүз әйтешмәгән килеш, Сәфәргали мазутка буялган бу кешене бөтен яктай белеп алгандай булды. Әйе, аның да ту- з*
36
һам ’ 2ПЫЦ да әтисе-әнисе бар, аның да «чокырлы бит»е бар
а 1 оеРгә рәхәтләнеп менә шушында, паровоз тендрына башны куеп, гомуми эш өчен үләргә мөмкин’ булыр...
/ лар шулап ныклап таныша алмаган ' килеш калдылар, паровоз янына эшелонның, коменданты поручик Ефремов белән, Сәфәргали танымый торган икенче бер офицер ’килеп басты. Поручик Ефремовның ачудан бөтенләп йөзе качкан нде, килеп җитүе белән машинистка:
— 1 агын күпме көттерерсең, икән син, саботажник? — дип кычкыры- на оашлады һәм, ул гына җитмәсә — менә бусы бар, дигәндәй, кабурьпь нан револьвер тартып чыгарды. Ләкин машинист аңа карап һич кенә дә кабаланмый, үзенең шул бер җае белән кыймылдый бирә иде. Ул арада поручикның күзе Сәфәргалигә төште. Мылтыгын кочаклап бер читтә басып торучы солдат, әйткәнгә дә, ялангач револьверга да бер дә исе китмәүче машинист ачудан зиһене чуалган поручикка инде алдан ук сүз берләшеп әзерләнгән бунт булып күренә башлаган иде.
— Снимайся!—дип, тамак төбе белән акырып җибәрде ул Сәфәргалигә. Ләкин, гаҗәп хәл, менә бу минутта Сәфәргали яныннан «чокырлы бит»е китеп торды, курку һәм икеләнүләрнең эзе дә калмаган, ул, мылтыгына таяна биреп һәм чак кына көлемсерәп, поручикка туп-туры карап тора иде. Теге тагын да җикеренә башлагач, Сәфәргали салкын кап белән. тыныч кына итеп әйтте:
— Мине, поручик әфәндем, сез куймадыгыз. Кем куйган, шул алыр.
Болай да бик тузгып килгән офицерны тәмам чыгырыннан чыгару өчен шул сүз җитә калды.
— Мин уйнап сөйләшмим, — дип кычкырынды ул. Ачудан аның күз төбендәге нервылары тартыша башлады.
— Мин дә уйнап басып тормыйм, әфәндем, — диде Сәфәргали, һаман да тынычлык саклап.
Дөресен әйткәндә, һәр икесе дә үзләренекен үзләре белгән булганнардыр, менә нәкъ бер минутта, бер үк секундта ике көпшә берьюлы күтәрелде, ике шартлау берьюлы яңгырап китте.
Солдат, крестьян, тел бистәсе, моңлана һәм очына белә торган кеше, Корбангали абзый малае Сәфәргали — сугыш утлары белән җәрәхәтләнгән җирне аркылыга-буйга таптап исән-имин чыгып килгәндә, кайдадыр еракта, менә ул сүнәр-сүнмәс калган паровоз бусагасына капланып төште.
Үләргә иртәрәк иде әле. Бу әле яңа дөньяның, чын революциянең, кешелек дөньясыннан корбаннар ала-ала, кан һәм шартлаулар эчендә бары тик әзерләнеп килүе генә иде. Солдат Корбаигалиевне, паровоз топкасы алдыннан күтәреп алып, һушсыз хәлендә лазаретка озаттылар.
XXVIII
Дүрт-биш ай лазаретта ятып, Сәфәргали 1917 иче елның язында һәм җәендә булып узган күп кенә шау-шулы вакыйгаларның тик соңгы күкрәүләрен генә ишетеп калды, каиберләрен хәтта ишетергә дә өлгермәде. Корнилов фетнәсе уңае белән аеруча котырынып буталган Казан аркылы, репрессияләр һәм митинглар белән тулган Казан аркылы, ул шулай ук үтеп кенә китте. Пороховой заводта булган шартлауларны большевикларга сылтап, Казан обывательләрен оольшевикларга, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге «Социалистик Комитетжа каршы аякландыру максаты белән, «Милли шурачылар» тарафыннан Йоиыс хаҗи мәйданында җыелган митингта спай гына киенгән яшьрәк кенә бер татар офицерын Сәфәргали хәтта, үзенчә, Мидхәткә дә бик охшатты. Ләкии тегеләрнең бик канат ярган вакыты, ә Сәфәргалинең, дүрт-биш ай лазаретта ятып, шактый шиңгән чагы иде, бу хәлендә ул аның белән якыннан очрашмауны хәерлерәк күрде.
37
Инде менә ул — элекке 112 нче полкның түбән чины — солдат Кор- бангалиев үзенең туган авылына поправкага кайтып бара. Аны утыртып алып кайткан күрше авыл кешесе, үзе белгән кадәр барлык авыл яңалыклары белән таныштырып кайткан сүзчән агай, урманның теге ягындагы аермадан үз юлына китте, шулай итеп, калган юлны солдат менә җәяү генә титаклый. Кызыклы чагыштыру килде Сәфәргалинең башына: авылдан җәяү чыгып киткән иде, инде менә җәяү кайтып та килә. Ә никадәр сугыш булды, никадәр кан коелды, революция дигән булып шапырыналар. Шушы да булдымы инде революция!
Хәер, авылга күп калмады, җәяү дә мөмкин. Аннары тагын солдатның йөге нәрсә: аркасында үзе белән фронт юлларын гизеп катып беткән юл капчыгы һәм кесәдә мәгънәсезгә бүлтәеп торган «Кольт» системасындагы револьвер. Лазаретта үзе белән озак кына бергә яткан бер офицер бүләк иткән иде аны. Офицерларның да шундый кече күңеллесе, рәхим- леләре булыр икән. Такыр башлы татар дип тормады, барысын да — папиросын да, ризыгын да уртаклашты. Җитмәсә тагын икәү генә калганда үзе белгәннәрне яшермичә сөйли, Сәфәргалигә аңлатырга тырыша иде.
— Син, брат, уйлама... бу әле башы гына. Әле алда тамашалар булачак!— ди торган иде.
Урманны чыгып, түбәгә күтәрелгәч, Сәфәргалинең күз алдында авыл,, бу юлы инде туган-үскән авылы, үзенең ике мәхәлләсе, ике мәхәлләдәге- ике мәчете, авыл уртасыннан ага торган инеше, инеш буендагы зур-зур- өянкеләре, таллары, теге очтагы тегермәне, ындыр киртәләре, басу капкалары, фәкыйрьлеге һәм байлыгы белән, уч төбендәге кебек булып, ачылып калды. Туктап, авыл өстенә хәтсез генә вакыт карап торды Сәфәргали. Ничәмә еллар буена аерылып, кайда эләксә, шунда баш куеп, кагылып-сугылып, атылып-бәрелеп йөргәннән соң, кинәт туган якларга кайтып төшү аның күңелен йомшартып, беразга ничектер татлы моңсулык белән күмеп киткәндәй булды. Юк, әле бөтенесе дә коелып калырга өлгермәгән икән, кайтып, туган туфракка баскач, әллә кайчандагылар берәм-берәм искә төшә: кайчандыр менә монда, Ярмәк култыгында, бозау эзләп йөргән иде ул. Аннары менә мәдрәсәдә күңелдән ятлаган мондый бер шигырь искә төште:
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Дөресен әйткәндә, Сәфәргали бик үк тыныч та түгел, «Ничек каршы алырлар?» дигән сорау аны шактый ук борчый иде. Хәер, ничек каршыласалар да барыбер түгелмени солдат өчен! Ә карап торырга нинди рәхимле, барысы да үзенеке, барысы да шул, Сәфәргали белә торган, аңа кече-кечедәи таныш... бозау эзләп, кузгалак җыеп, кышын булса, малайлар белән куян эзе артыннан чабып, чаңгы шуып йөргән урыннар. Шул ук урманнар, шул ук тау башлары, шул ук тегермән, шул ук Казыган тау, шул ук зират... Ә кесәгә тыгылсаң, анда ялангач «Кольт» һәм ялангач бушлык...
Әллә бик үк шул да түгелме? Зират, ничектер үсеп киткән кебек күренә. Койма такталары искереп, урыны-урыны белән яшел мүккә күмелгәннәр. Каеннар картая төшкәннәр кебек, кайберләренең башлары сынган. Үткәвел юлыннан яланаяклы бер яшүсмер, йөгәнен аркасына бәйләп, урманга таба китеп бара. Авыз эченнән ниндидер бер көйне шыңшып барган була. Нинди көй бу? Фәсхиләрнең бакча читәне аркылы ак муенлы зур гына эт сикереп чыгып, Сәфәргали тирәсеннән кыяр-кыймас кына карангалап, ләкин өрергә һәм шул ук вакытта якынрак килергә батырчылык итмичә, тирәли урап китеп барды. Кем эте булды бу?
38
Көзге яңгырлар яугалап, болытлар салынып торганлыктан, авыл өсте ничектер каралып, искереп күренә, ындыр киртәләре торыгы-торыгы белән таралып яталар, лапас түбәләре ябылмаган, зират очы ындырында ике сыер, кыр ягыннан кереп, кемнеңдер солы кибәнен яралар иде. Сәфәргали, кулына чыбык кисәге алып, сыерларны куып җибәрде, ләкин тегеләр, Сәфәргали китеп аз гына үтүгә, кибәнгә яңадан килеп ябыштылар...
Ә шулай да иң тетрәткече алда булган икән. Ындыр тыкрыгыннан аксаклап төшеп килүче Сәфәргалине беренче булып күргән бер малай, аңа гаҗәпсенү катнаш кызыксыну белән карый-карый, ләкин кем икәнлеген танымыйча һәм аны ничектер читтәнрәк уратып, борынын тарта- тарта узды да, бераздан кире борылып, чабып килде. Бу юлы инде малай Сәфәргалине таныган да кебек, нәрсәдер әйтергә теләп аның авызы ачылган, ләкин сүзләрен оештырып әйтә алмый һәм якынрак килергә дә кыймый, Сәфәргалине үчекләгән кебек, әле аның алдына чыгып, әле яныннан тыраклап, әле арткарак калып, эт шикелле тагылып килә иде.
Шулай килде-килде дә менә ул кинәт кычкырып җибәрде:
— Беләм, беләм... Асылбикә түтиләргә син. Барып, сөенче алыйм әле.
һәм малай уктай атылып йөгерергә тотынды. Кем малае булды бу? Нишләп йөгерде, кая йөгерде ул малай? Кинәт йөрәге «жу!» итеп китте солдатның, ул бит әле хәзергә кадәр бу турыда ничектер башына да китермәгән иде. Тыкрыктан төшүгә, урам чатында иде аларның өе. Ә хәзер аны урам чатында ыржаеп торган чокырлы-чакырлы буш урын каршы алды. Чокыр буенда, өй нигезеннән торып калган вак-төяк ташлар арасында, котырып кычытканнар үсеп утыра, бераз арттарак, элекке алма бакчасы урынында, аскы ботаклары сынып беткән өтек кенә миләш агачы тырпаеп калган иде....
Шушы хәрабәлек урынына килеп туктады Сәфәргали һәм аптырап катып калды. «Менә нәрсәләр булып беткән монда!» — Ул, сүзләренә һичбер мәгънә бирмичә, авыз эченнән әнә шулай мыгырданып куйды. Ләкин күңелендәгесе ул гына түгел, күңелендәгесе давыллырак иде. Бервакытта да, берни уңае белән дә Сәлмәннекеләргә бу кадәр җене чыкканы юк иде аның, ә менә хәзер, ә менә бу минутта... шикләнергә урын юк, әлбәттә, алар эше. Димәк, солдат семьясы дип тормаганнар, эшлисен эшләгәннәр...
Җитмәсә тагын теге «сөенче алырга!» дип киткән малай да юкка чыкты. Әйе, сөенче алырлык эшләр бар икән шул монда!
«Нәрсә булса — шул!» дигән кебек, кинәт кузгалып китте Сәфәргали һәм урамда очраган беренче кешедән әти карт белән әни карчыкның кайда торганлыгын сорады да, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, әкрен генә атлый бирде.
Карт белән карчык авылның Тегәрҗеп урамы дигән урамында, үзләре кайсы* кая таралышып беткән чыбык очы кардәшләренең бушап калган өйләренә урнашканнар иде. Ул өйне эзләп барганчы мең төрле каршылыклы уйлар үтте Сәфәргалинең башыннан. Ләкин өйгә кереп, әнисе белән кочакланышып күрешкәннән соң, бу хисләр анда икенчеләре белән алышынды. Мондый авыр еллардан бу төенчек кенә чаклы кешенең исән-сау котылып калуы һәм, алай гына да түгел, әллә кайларда буталып йөргән игелексез улына карата тау чаклы мәхәббәт саклап алып =чыга алуы Сәфәргалине куандыра һәм, бер үк вакытта, аңарда бу җылы күңелле, шәфкатьле ана өчен әйтеп бетергесез көчле горурлык уяткан, ул кинәт ничектер бушанып, җиңеләеп, рәхәтләнеп калган иде.
Асылбикә түти, кочаклашып һәм елап туктаганнан соң, нәрсәгә тотынырга белмичә, беравык вакыт аптырап торды... Дөресен генә әйткәндә, әллә ни тотынырлык әйберләре дә калмаган иде аларның. Өйләре һәм өй әйберләре белән берлектә утлыгы җимерелгән актык самоварларына кадәр сатылып, карт белән карчык хәтта чәйне дә казанда гына кайнатып эчәләр иде.
Ул арада Корбангали абзый, тиз генә күршеләренә йөгереп, малае кайтуы турында сөенче алып һәм, шунда беррәттән, самовар күтәреп чыккан иде инде. Шундый ук эшчәнлек күрсәтеп, ул хатынын ашыктыра башлады.
— Я, нәрсә оешып каттың. Куй самоварыңны, ашарга әзерлә, юл кешесенең ашыйсы килгәндер.
39
— йа алла! Шулайдыр шул, онытып җибәргәнмен бер мәл,—дигән сүзләр белән, ашыгып кече якка кереп китте Асылбикә түти, һәм анда кулыннан әйберләрен коя-коя бераз кайнашты да, улын күз алдыннан ычкындырырга теләмәгән кебек, яңадан түр якка атылып чыкты, үзенә бертөрле сөенечле таркалганлык белән Сәфәргалигә карап тора башлады. Үзе шул арада балалар кебек торып-торып: «Инде бөтенләйгәме?», «Бөтенләйгә генә була күрсен инде алла кушып» дип кабатлап куя һәм, Сәфәргалинең бу сорауларны җавапсыз калдыруыннан яки сүзне тиз генә икенчегә боруыннан шикләнеп, тагын аңа мөлдерәп карап тора башлый иде...
Корбангали абзый өйдә бераз арлы-бирле бөтерелде дә, ахрысы, шатлыктан аның да күңеле тулып китте булса кирәк, ишек алдына чыгып, күздән югалып торды. Бераздан аның баскыч төбендәге тавыкларны куа-куа шаулап кайтып керүе ишетелде. Кайтканда көррәк тавыш белән шаулавына караганда, ул бу юлы култык астына нәрсәдер кыстырып кайтты булса кирәк... Шунда ук аның читән аркылы күршеләр белән сөйләшкәне, «Әйтмә дә, сөйләмә дә. Бөтенләй көтмәгән бер вакытта, үзебез дә шаккаттык» дип, әле һаман малае өчен кодрәтләнүе ишетелә иде.
— Әти күзләреннән зарланып язган иде бервакыт, әле болай булгач ярыйсы икән, — дип куйды Сәфәргали, тәрәзә аша әтисенә күз төшереп. Асылбикә түти аның бу сүзләрен ишетмәде, аны үз уйлары биләп алган иде.
— Хәерниса тумачиның Зиннуры кайтты да башлы-күзле булды,— дип, сәкегә табын әзерли-әзерли, авыл яңалыкларын сөйләргә тотынды ул. Әмма тел төбенә караганда, ул моның белән Сәфәргалигә нәрсәдер ымларга да тырыша иде. — Хәернисаны әйтәм, яшьләй генә килен хезмәте күреп тора...
Ул арада Корбангали абзый кереп, карчыгының сүзләрен ишетеп өлгергән икән, карчыгын кырыс кына бүлдерде:
— Ташла әле юк-бар сүзләреңне, карчык. Зиннур булмады бер.
Кунак кайту хәбәрен ишетеп, туган-тумачалар, күрше-күләннәр дә кергәли башладылар. Солдатның күчтәнәч шикәре, Асылбикә түтинен кәҗә сөтеннән җыеп язган йомшак кына мае табынга куелды, юкарак кына телемләп ипи дә кистеләр. Ул арада Корбангали абзый култыгына кыстырып алып кайткан нәрсәсен чыгарды, ясаган чәйне кире бушаттырып, бердәнбер замазкасыз чәшкәгә самогон агызды һәм малае алдына шудырды:
— Гел булмас, алдыңа килгәндә тот әле, — диде ул, ишетелер-ише- телмәс кенә итеп.
Тәкәллефләнеп тору булмады. Уртак шатлыктан һәм, шуның янына тагын, аз булса да аракы да кергәч, үтә зур күтәренкелек белән шау-гөр килеп һәм Сәфәргалидән башкалары барысы да берьюлы сөйләп, үзләре белгән яңалыкларны кадерле кунакка тизрәк җиткезергә тырышып, туганнарча гөрләшеп утырдылар. Бу шау-шулы табында, туган-тумача арасында, утлыгы тутыгып беткән иске самоварның әкрен генә гөжләвен тыңлап һәм, барыннан да бигрәк, үзендә әтисе белән әнисенең сагыну һәм өмет белән тулган күз карашларын тоеп утыру Сәфәргали өчен аеруча тансык, аеруча рәхәт иде. Ул башкалары турында, әгәр картлар үзләре сүз кузгатмасалар, хәзергә сүз башламаска булды. Шулай да ул әтисен яхшы белә, сүз кузгатмыйча калмас дип уйлый иде. Сүз кузгалды, ләкин Сәфәргали көткән яктан түгел (ул мондый бөлгенлеккә төшүләре өчен картлар, барыннан да элек, аңарга ташланырлар дип көткән иде). Авыл һәм тирә-күрше яңалыклары турында сөйләп утыра торгач, Корбангали абзый зур дөньядан кайткан кешене капшап карарга телә-гән бер төс белән кинәт әйтеп куйды:
— Патшаны төшергәч, дөньяны әфсен белән яңадан корып куярдай булып, бик такылдаганнар иде, әмма барып чыкмады ахрысы, бер дә рәте-башы күренми хәзергә, — диде ул һәм «Сип нәрсә әйтерсең тагы?» дигән кебек, Сәфәргалигә карады.
— Рәтне без үзебез чыгарырга тиешбез, — диде Сәфәргали, кырт кына кисеп. Бу сүзләрнең нәрсә аңлатырга тиешлеген карт төшенеп үк җитмәсә дә, шулай да җавапның кыска һәм кискен булуы аңарга бик ошады, «Күрдегезме Корбангали тегүченең малаен!» дигән кебек итеп, табындагыларга бер карап куйды. Ә карчыгына карап кую белән генә калмады, әйтеп үк бирде:
— Менә бит ул ничек тора эшләр, анасы. Ә син китерәсең дә әлеге шул
40
Зиннурың белән башны катыра башлыйсың: теге дә бу, фәлән-фәс- хет. Өйләнү качмас, сиңа дигән килен сиңа булыр, иң элек эшлисе эшләрне бетерергә кирәк.
Ата белән малай бер-берсенә тагын бер мәртәбә карашып алдылар, кыскасы, хәзергә үпкәләшү булмады.
XXIX
Хәер, үпкәләшү соңыннан да булмады дип әйтерлек. Асылбикә түти кайчагында сүз җаен туры китереп үз нигезләрен сагынып искә төшер- гәләсә дә, Корбангали абзый гаҗәп дәрәҗәдә тотнаклылык күрсәтте, «Синең аркаңда менә нигезсез калдык, кеше бусагасында йөрибез» дип хәтта ымлау да ясамады. Аның каравы карт, замананың торышы белән әледән-әле кызыксынып, малаеның кылын әле теге, әле бу яктан тарткалап карый, «Моннан соң нәрсә булыр?» дигән сорауны телдән дә, тирән- тен көрсенеп куюлары белән дә сиздерә иде.
Кечкенә авыл өйләренә кадәр барып кергән моидый тынгысыз сораулар солдатның үзенә дә онытылырга ирек бирмәделәр. Сәфәргали төннәрен йокысыннан уянып уйланып яткалый башлады. Аның бу борчылуларын әтисе белән әнисе аягындагы һәм иңендәге яраларыннан күрсәләр дә, чын дөреслектә солдат күбрәк икенче төрле яралардан борчыла иде.
Беренчедән, санаулы көннәр әкренләп узып бара, тиздән китәргә кирәк булачак. Ә Сәфәргалинең, карт белән карчыкны ташлап, кичен әнисе җәя торган җылы урынны ташлап, үзеи һәм үзе ише башкаларны канәгатьләндерә алмаган Керенский властен яклап сугышып йөрергә бер дә китәсе килми, сугыштан тәмам туйган солдат вакыты белән бөтенесенә кул селкергә әзер, ул инде кесәсендәге револьверын да, «ичмасам, күземә күренмәсен» дип, чормага менгезеп, карындыкка төреп күмеп куйган иде.
Икенчедән, илдәге тынычсызлык, элек-электән үк «Җир! Җир!» дип тилмергән крестьянның әле һаман җиргә хуҗа була алмавы, сугышның туктамавы, патша төшерелгәч, «Инде сугыш бетәр, ирләребез кайтыр» дип көткән солдаткаларның тукталып-тукталып аннан сорашулары, ә аның, ике-өч ел буена солдат шулпасы эчкән фронтовикның, аларга ачык кына җавап бирә алмавы аңарга өйдә тыныч кына калырга юл куймаячак, күңеле белән сизеп тора, тыныч калырга Сәфәргалинең хакы юк.
41
Шулай да бер көнне ул әтисенең кылын тартып карау рәвешендә һәм, шул ук вакытта, үзен борчыган сорауларга аз гына булса да җавап алу нияте белән сүз башлады.
— Минем китәр көннәр дә якынлашып килә,—дип куйды ул тора торгач һәм әтисенә туп-туры карап өстәде: — Ә китәсем бер дә килми.
— Тора бир китәсең килмәсә, — диде Корбангали абзый, кырт кына кисеп, — үзең әйтәсең ич, бусы байлар эрбалюциясе булып чыкты, дисең. Байлар эрбалюциясе булгач, бай малайлары сакласын.
Шул ук вакытта Корбангали абзыйның хәтере башкасын да онытмаган икән. Менә ул итек чистартып утыручы Сәфәргалигә хәйләкәр генә көлемсерәп карап торды, җилкәсен кашып куйды, аннары шаярткан булып әйтте:
— Ансы дөрес, әллә ни рәт чыгара алмадык. Теге вакытта, әле теге кайтып төшкән көннәреңдә әйткән сүзләреңнән әйтәм. Юк инде ул, егет, тутый кош белән чыпчыкны бер ояда тотармын димә син. Бармак та тигез түгел.
Әмма карт барысын да белеп җиткерми, хәтта бик күбесен белеп җиткерми иде. Октябрь ае кергәч, авылга мавыктыргыч яңа хәбәрләр, Петроградта эшчеләрнең һәм солдатларның, берләшеп, Керенский хөкүмәтенә каршы кискен чыгышлар алып барулары турында өметләндер! геч хәбәрләр кайта башладылар. Аксак солдат яңадан канат ярды, я ул ике чакрымдагы күрше авылга, Хәлил мөгаллим янына газета укырга дип титаклый, я монда, кайда икәнен әйтмичә, көннәр буена югалып тора.
Бер көнне ул чормадан, яшергән җиреннән, револьверын да алып төште.
— Рәт чыгарырга бара бүген халык, йоклап калма, — диде ул әтисенә. Башка бер сүз дә өстәмичә, револьверын сүтеп, озак кына майлап утырды. Күпме вакытлардан бирле «Хөррият!», «Хөррият!» дип кычкырып та, күршедә генә челтәрләп салынган имениесе, бай службала- ры, йөзләрчә десятина җире, урманы белән нәкъ борынгыча күперенеп утырган алпавыт Цепиловка карап, крестьяннар инде байтактан бирле тешләрен кайрыйлар иде, Петроград һәм Казан якларыннан килгән яңа хәбәрләр тәэсирендә, ниһаять, алар кузгалып ук киттеләр... йолдызлары чекрәеп торган коры һәм салкын октябрь төне иде, беренче булып авылның Җәләли малайлары, пар атка тарттырып, дыңгырдатып урак машинасы алып кайттылар. Башта әйтми маташкан булганнар иде дә, барыбер беленде — Цепилов алпавытыннан алып кайтканнар икән. Алардан күреп, бөтен авыл чапты һәм шул салкын октябрь төненнән башлап рәттән берничә көн буена авылга дөбер-шатыр машиналар, пыяла тоткалы зур-зур ишекләр, атлар, көзгеләр, тамак аслары салынган үгезләр, капчыгы-капчыгы белән иген, конторка өстәлләре ташып тордылар. Гомер буена «Ат! Ат!» дип башы каткан Корбангали абзыйның соңгы вакытта сүнеп торган хыялы яңадан кабынып ’ киткән иде булса кирәк, ул алпавыт Цепиловның үзе атланып ауга йөри торган бик яхшы туры айгырын алып кайткан иде. Хәер, ул, «айгыр чыгып китмәсен!» дип, җимерелгән җил капканы һәм абзар-кураны рәтләп маташа торгач, башкасына өлгерә дә алмый калды...
Бу корт иле кебек тузгыган көннәрдә Сәфәргалине өйдә рәтләп күрергә дә мөмкин булмады. Кайтып, әнисе җәйгән йомшак урынында тик беренче генә төн йоклавы иде, ансы да барып чыкмады. Төн уртасында кораллы ике солдат белән бер офицер кисәге килеп, аны тыкырдатып торгыздылар. Сәфәргалинең отпуск срогы инде әллә кайчан узган иде, аңа бик тиз киенергә куштылар. Сәфәргали карышмады, ләкин шул ук вакытта бик үк калтырап та төшмәде.
— Сез курыкмагыз, сезгә берни дә булмас,—диде ул, бер читтә елап торган әнисен тынычландырырга тырышып, — боларның көннәре 'күп калмады.
42
— Әйдә, әйдә... дезертир башың белән сөйләнеп торган буласың тагын...
Офицер аны ашыктыра иде. Ләкин шулай да Сәфәргали, кечкенә генә бер форсаттан файдаланып, кесәсендәге «Кольт»ны, тегеләргә сиздермичә генә, Корбангали абзыйга сузып өлгерде. Чыгып китү алдыннан күрешергә дип кул биргәндә картка мәгънәле генә карап алды ул’
— Эләккәнне ычкындырмаска тырышыгыз, әйтәсе сүз шул.
Аңа башка сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Кечкенә авыл өе, зур сораулар һәм зур борчылу белән тулып, торып калды. Китәсе килмичә йөргән солдатны тынгысыз һәм шыксыз дөнья тагын үзенә тартып алып китте.
Асылбикә түти нишләрен белмичә өзгәләнә, әмма Корбангали абзый көтелмәгән дәрәҗәдә нык иде.
— Балавыз сыгып кына дөньяны төзәтеп булмый, анасы, — диде ул, карчыгын юатырга тырышып,—төшеп калган малай түгел, үзен хур итәргә бирмәс.
Дөресен әйткәндә, малае кайтып күзгә күренгәннән бирле күңеленә килеп йөдәтеп бетергән мавыктыргыч сорауларга ул бары тик хәзер генә җавап тапкан кебек иде: «Әйткән иде, чынлап та рәт чыгарыр кебек күренә. әгәр башы исән-сау булса» дип, курку катнаш горурлану белән, үз-үзенә сөйләнеп куйды ул. Ә бераздан: «Айгырны карап керәм, бәре- леп-сугылып тормасын» дигән сүзләр белән, карчыгын ялгыз гына калдырып. өйдән үзе дә чыгып китте
XXX
— Малайны да алып киттеләр, айгырны да тоттырып җибәрә алмыйм, — диде Корбангали, тыштан әйләнеп керү белән. Аның ниндидер катгый бер карарга килеп кергәнлеге сизелеп тора иде. Шулай да аны- моны әйтмәстән чишенеп ятты, йокы белән бераз онытылып тормакчы булды. Ләкин андый вакытта йокысы да әллә кая кача бит аның. Әле бер якка, әле икенчесенә әйләнгәләп озак кына ятты да, бераз черем итеп алдымы, әллә ансы да эләкмәдеме, урыныннан кузгалды, шулай ук Асылбикә түтине дә уятты.
— Тор әле, анасы, соңыннан йокларсың,—диде ул, коры гына тотып. Карчыгы урыныннан торып, аны-моны аңламастан, нәрсәдер сукранырга, авыз эченнән мыгырданырга тотынды. Сукыр лампага ут алганда Корбангали абзый инде өстенә чикмәнен киеп, билен пута белән буып өлгергән, кулында искереп беткән колакчынын селкеп тора иде.
— Андый-мондый килеп сораучы булса, әйтерсең, малайны озата киткән ие, шуннан кайтканы юк, диярсең.
Ул бүреген киеп карчыгына якынрак килде, аптырап калган Асылбикә түтине тынычландырырга тырышты:
— Мин, айгырны алып, урман тирәсендә шыгаеп торам. Үзең беләсең, замананың бер дә атасы-анасы юк. Бүген малаеңны алып киттеләр, иртәгә килеп, атыңа ия чыгар...
һәхМ ул Асылбикә түтинең нәрсә дип җавап бирүен дә көтмичә, куенына икмәк кыерчыгы кыстырып, ишеккә атлады. Ике минуттан инде ул ат өстендә иде.
— Син борчылма, карчык, мин төнгә, кеше аягы басылгач, кайтырмын,— диде ул һәм җил капканы тавышсыз-тынсыз гына ачтырып, урман ягына таба юл тотты...
Алтынчы унны тутырып килүче карт, нигезеннән язган фәкыйрь крестьян, үз вакытында җәяүләп кенә булса да байтак кына дөнья гизгән һәм хәзер инде мәче кебек җылыга — мич башына ияләшә башлаган кеше, язмыш шуклыгы түгел диген, картайган көнендә менә атка тиенде, ләкин, качкын солдат кебек, урманда атын кача-поса саклап йөрергә
43
мәжбүр. Көлке дә, кызганыч та. Ләкин шул ук вакытта гаепләп тә булмый үзен — юк, кулга эләккәнне ычкындырырга ярамый. Солдат улыннан да байтак кына сүзләр ишетеп калган, җилнең кай яктанрак искәнлеген үзе дә бераз чамалый торган Корбангали абзый әмма сизенә: бо- лай болганып яшәү озак дәвам итә алмаячак.
— Син уйлама, анасы,—дип карчыгын тынычландыра иде ул куна кайткан чакларында, — әллә болай озак барыр дип беләсеңме? Бер очы- кырые күренмичә буламы соң!
Карт дөрес сизенгән икән. Октябрьның соңгы көннәрендә авылга Ке-ренский хөкүмәтенең төшерелүе, эш башына эшче-крестьяннардан торган хөкүмәт утыруы турындагы хәбәр һәхм эшче, крестьян, солдат депутатла-рының Икенче съезды тарафыннан кабул ителгән тарихи документ — «Җир турындагы декрет» — Октябрь революциясенең крестьян өчен чыгарган беренче бөек законы кайтты.
Вакыйгаларның ничек һәм кай якка таба үзгәрәчәген бөтен ачыклыгы белән күз алдына китерә алмаган ярлы авыл бу яңа хәбәрләрдән соң шулай да бер җиңел сулыш алды, көтәрдәй кешеләре калган хуҗалыклар фронттан үзләренең якыннарын көтә башладылар. Айгырын исән-сау саклап калган Корбангали абзый хәзер инде авыл белән урман арасын таптап йөрми, ләкин шул ук вакытта әле тынычланып та җитмәгән, чын хәбәрне ул үзенең «ут астыннан чыккан» улыннан — Сәфәргалидән көтә иде.
Хатымы, хәбәреме килер дип көтеп торганда, озакламыйча Сәфәргали үзе әйләнеп кайтты. Бу кайтуында ул бөтенләй башка кеше иде.
— Менә бусы безнең революция!—диде ул, ялкынланып, һәм Цепи- лов алпавытыннан кайткан ат турында да, тормыш-көнкүреш турында да сорашып тормастан, әтисенә калдырып киткән револьверны сорап алды. Бусы Корбангали абзыйны беркадәр аптырашта калдырды, чөнки ул: «Хәзер инде эш бетте, малай кайтты, ат бар, җир бар, җиргә ныклап тамыр җибәрергә вакыт!» дип уйлый башлаган иде.
Шулай да бу шатлыклы көннәрдә үзенә бик үк аңлашылып бетмәгән сорауларга җавап эзләп башын катырырга теләмәде ул. Илдә кузгалган зур вакыйгаларның чын асылына рәтләп төшенеп тә җитмәстәи, булганыннан бик канәгать калып, берничә көн буена авылга үзенең кара айгырын күрсәтеп һәм малае кайтуы турында белгән-күргән кешеләргә хәбәр итеп йөрде. Уйнаклап торучы зур һәм таза ат өстенә менеп алган иске чикмәнле, түгәрәк чал сакаллы, җыерчык баскан йөзле, шул ук вакытта яшьләрчә җиңел сөякле бу картның авызы колакларына җиткән. Очраган бер кешегә ерактан ук кычкырып сәлам биреп килә дә, теге кеше кызыксынса да, кызыксынмаса да, аны барыбер туктатып, көйләп- көйләп үзенекен такмакларга тотына:
— Менә ул, бер килә башлагач килә бит: кая китте без кара халыкның эше. Кая китте тегүче Корбангали абзагыз! Җир бар, айгыр бар, малай бар...
Төрлесе очрый кешенең дә. Бер ишесе шунда, картның хәтере калыр дип тормыйча, уйный-көлә әйткән булып, әйтеп ташлый:
— Җир бар, ат бар, ә атны ябарга абзар юк.
Хәер, бер теле ачылган Корбангали абзый җавапка аптырап калмый:
— Атын биргән эрбалюция абзарын да бирер, — ди ул, тагын да ныграк кычкыра төшеп. — Шаярма, безнең крестьян өчен чыккан эрбалюция бу... Менә күрерсез, картайган көнендә, койрыкны сыртка салып,
• баеп китсен әле Корбангали тегүче.
һәм ул айгырының авызын юри тартып куя да, ат, муенын кәкрәйтеп, баскан урынында тик тора алмыйча бии башлагач, аңа акыл өйрәткән булып, яңадан такмаклый башлый:
— Тукта, ни кыланган буласың, тинтәк хайван. Кеше белән сөйлә- 1.шергә ирек бир. Монда сиңа кәкре сыйраклы алпавытың атланмаган
44
ич. Кирәкмәскә тыпырчынып торган буласың. Менә әйбәтләп икеле сабанга җигеп җибәрермен дә, анда инде тик тыраклый бир.
Аннары үзе, атны юри теге кешенең борын төбеннән уйнатып, юыртып алып китә иде.
Корбангали абзыйның революциясе әнә шулай килде һәм ул революциянең бу ягын бик яхшы аңлый, андый-мондый сүз чыккан чакларда яки авылга берәр агитатор килеп, революциянең чираттагы бурычлары турында сөйли башласа, кеше арасыннан үзенә бертөрле дәртле тавыш белән: «Ни сөйләп торасыз, безнең крестьян өчен туган эрбалюция инде бу!>> дип, күкрәк киереп кычкырып җибәрә иде. Ләкин Корбангали абзыйның малайны аңлый алмыйча теңкәсе корды. Аныңча, җиң сызганып иген эшенә керешәсе бервакытта Сәфәргали әллә ничек, хуҗалыкка кырын караган шикелле күренә, айгыр өчен дә ул чаклы куанмый, карт алай-болай сүз ачса, «Әле, әти, урагын уру белән генә эш бетмәгән, көлтәсен җыеп, әвенен сугарга, орлыгын-орлыкка, кибәгеп-кибәккә аерырга кирәк булыр» дип, ничектер Корбангали абзыйга бик үк аңлашылмый торган итеп җавап кайтара һәм шул арада үзе, аксак аягы белән титаклап, әлеге теге күрше авылдагы Хәлил мөгаллим янына да барга- лап кайта иде.
Шулай да бер көнне алар бик ныгытып сөйләшмичә кала алмадылар. Корбангали абзый, авылда мактанып йөрү белән генә канәгать хасил итмичә, көннәрдән бер көнне, айгырны җигеп һәм малаен үзе белән рәттән утыртып. Теләче базарыннан әйләнеп кайтырга булды.
Ләкин нәкъ шул көннәрдә Сәфәргали бөтенләй башка уй белән дәртләнеп йөри иде. Картлар һич тә көтмәгәндә, ул, әлеге теге кулда күренгәне саен картны тәшвишкә төшерә торган револьверны чыгарып, аны бик иркенләп сүтеп тазарта, майлый башлады. Малайның мондый эш белән чуалуын ошатып бетермәгән Корбангали абзый, Сәфәргали яныннан бер-ике тапкыр күрмәгәнгә салышып узып китте дә, ниһаять, түзә алмады, туктап:
— Кайдан казып чыгардың әле бу нәмәстәкәйне? — дип коры гына сорап куйды.
— Күгәреп ятмасын, майлап куярга кирәк,—дигән булды тегесе, сүзнең очын бик үк тоттырмыйча. Ләкин Корбангали абзый малаеның нәрсәгә җыенуын әллә кайдан, аның сүзләреннән үк чамалап йөри иде. Ахырында ул түзмәде, аталарча турылык белән:
— Сизәм, йортка күңел бирергә исәп юк синең, малай актыгы, — дип сүз башлады. Ата белән малай бер-берсенә текә генә карашып алдылар. Кыска гына бу карашта бөтенесен берьюлы укырга мөмкин иде, Сәфәргали үзенең нәрсә уйлаганлыгын артык яшереп кала алмады.
— Үзегез беләсез, бераз ял иттем, аяк та төзәлеп җитте диярлек, — диде ул, күтәрелеп карамыйча гына, һәм кинәт аңарда солдат турылыгы кузгалып китте. — Тирә-юньдә кругом бай малайлары, җыен сволочь. Йоклап ятсаң, күп көтеп тормаслар, җиреңне дә, айгырыңны да тартып алырлар да революцияңне үкчәңә кадаклап куярлар. Дөресен әйтим, кузгалмыйча булмас шикелле, әти. Патша-Николашкага да тир түктек, үзебезнең эшче-крестьян власте өчен, Кызыл гвардиягә язылып, бераз селкенеп кайтырга исәп.
— Гәҗит уку килешми безнең ише кара халыкка. Чатанлап Хәлил мөгаллим янына гәҗит укырга йөрүеңнән үк күңелем шикләнгән иде аны.
Корбангали абзый, бераз рәнҗегәнсыман, авыз эченнән шулай мы-гырданып алды. Дөресен әйткәндә, ул болай малаен бөтенләй үк аңламый да түгел, ләкин аны кулдан ычкындырасы бер дә килми, ат белән җир булгач, безгә шул җиткән, калганын кала кешеләре, калай төймәле студентлар үзләре маташтырсыннар, диебрәк карый иде. Ишек алдына:
45
’чыгып, бераз әйләнеп кергәннән соң, ахрысы, ачык бер карар кабул итүдән булса кирәк, аның йөзе ачыла төшкән иде.
— Только кара аны, малай актыгы, анаңа капылт кына әйтеп ташлама, болай да бик бетәште соңгы вакытта, — диде ул, малаен кисәтеп. Шуның белән бергә бу аның малаена ризалык бирүе дә булды.
«Иртәгә Теләче базарына чыгып, айгыр күрсәтеп керим әле» дип очынып йөргән картының, кинәт бу турыда бөтенләй онытып, өй тирәсендә бөтерелеп йөри башлавыннан һәм улы Сәфәргалинең шинель тузаннарын каккалап, энә-җеп сорап алуыннан Асылбикә түтинең күңеле нидер сизенә башлаган иде инде. Кичке ашны ашарга утыргач, ул сүз кузгатты:
— Әллә базарга чыкмаска уйладыңмы, атасы?
— Башка бер шөгыль чыгып тора, базары качмас, — диде Корбангали абзый, кырт кына кисеп, һәм алар малае белән күзгә-күз карашып алдылар. Асылбикә түти ата белән малайның болай үзара мәгънәле генә карашып алуларын күрмичәрәк калды, чөнки сукыр ут яктысында карчыкның күзләре бик үк аерып җиткерми иде. Шулай да табын янында хөкем сөргән тартынкы тынлык ана кешенең сизгер күңеленә нидер сөйли кебек иде. Хәер, озакламады, хәл үзеннән-үзе ачыкланып калды.
— Алпут малайлары тегүче Корбангалинең айгыр җигеп йөрүен күрә алмыйлар диген алайса?
Корбангали абзый эндәшмичә-тынмыйча әнә шул турыда уйланып утырган булган икән, Асылбикә түти аның бу сүзләрне нәрсәдән чыгып әйтүе белән кызыксына башлагач, карт, башта үзе кисәтеп куйган саклык турында бөтенләй онытып:
— Нәрсәсе-иие шунда, карчык: иртәгә Сәфәргалине озатырга кирәк, әзерләнеп тор, — дип әйтеп салды. Бу сүзләрдән соң барысы да тынып калдылар. Өчәвен дә биләп алган авыр тынлыкны беренче булып Асылбикә түти җимерде:
— Бигрәк тә көне җиткән икән шул... Керләреңне юасы, тишек-то-шыкларыңны ямыйсы, юлда кабарыңа ни дә булса әзерлисе бар дигәндәй...
Карчык әйтеп җиткерә алмады, аның әле тагын нәрсәләрдер әйтәсе бар кебек, иреннәре кыймылдап тора иде. Хәер, тел белән әйтә алмаганын ул эше белән күрсәтте. Бүрәнәләре ярылып, мүкләре кырылып беткән тараканлы авыл өендә, сукыр лампа яктысында, иртәгә юлга чыгачак малаен уятмаска тырышып, мич алдында кыбыр-кыбыр нидер пешеренеп йөрүче, шул арада үзе эшен бүлеп килеп, озаклап-озаклап малаеның өстенә карап торучы ул җылы күңелле ана, юлга дип әзерләгән ризыклары һәм телдән төшермичә кабатлаган догалары белән, кичтән әйтә алмаганнариың барысын да әйтеп бетергән иде инде.
Иртәгесен, малаен озаткан чакта, ул тагын сүзен рәтләп әйтеп җиткезә алмады. Юлчылар инде үзләре әллә кайчан күздән югалганнар, инде айгырның җиргә тупырдатып басканы да ишетелми, ә җил капка һаман ачык, аның янында, тирән уйга чумып, Асылбикә түти, бичара, әле һаман басып тора иде. Ул өйгә дә керми, урамга да атламый, ул тора да тора һәм, үзе белән үзе сөйләшкәндәй итеп, авыз эченнән кабатлый: «Абайламый да калганмын, эчтән җылы күлмәк киде микән?», «Шинеле бик кырылган, туңмаса гына ярар иде», «Кичен кайда йокларлар икән?»
XXXI
Казан ревкомы Сәфәргалине яңа оешкан Кызыл гвардия частьлары өчен азык-төлек хәзерләү эшенә җибәрде. Язмыш шуклыгы шулай булдымы, Сәфәргалинең юлы тагын Кама култыкларына барып чыкты. Менә Сәфәргали Спасс өязендә, продотрядларның берсендә, шәһәр һәм революцион армия өчен икмәк, азык-төлек әзерләп, спекулянтлар аглап, икмәк яшерүче кулаклар белән сугышып йөри башлады.
46
Дөресен әйткәндә, монда да шактый гына тирләргә туры килә иде егеткә. Кайчакларны бик аптырагач, уйный-көлә әйткән булып: «Мин үзем тавык түгел ләбаса, дуслар, кайдан алыйм ул күкәйләрне?» дип аваз салып та куя, ләкин, эшнең уен булмаганлыгын аңлап, шунда ук тагын йөгерергә тотына — сөйли дә, аңлату эшләре дә алып бара, аңларга теләмәүчеләр белән эш иткәндә шулай ук аптырап калмый иде.
Эш арасында, әлбәттә, иске дуслар турында да искә төшереп куйга- лый. Болар арасыннан иң беренчесе һәм үзенең җиңел шәүләсе белән аны һәр даим сагалап йөри торганы — Зәйтүнә була. Менә бит тагын кузгалып китте ул өянәк. Уйлый, сагына, хат язмакчы була. «Узган эш, исем киткәне бар ие!» дип тагын язмый, ләкин егетнең бу таныш якларга килеп чыккач яңадан баш күтәрә башлаган эчке хисләре әйтеп торалар: юк. эш узмаган һәм тиз генә узар кебек тә күренми. Киресенчә, озак вакытлардан бирле аерылып тору, авыр сугыш еллары, башка хисләрне чыныктырган кебек, егетнең бу хисен дә чыныктырган, җитдиләштергән һәм. дөресен әйткәндә, Сәфәргали хәзер элекке кебек очынмый, ләкин ышанычлы уйлый, теге чакта аны һәрвакыт куркытып торган билгесезлек хәзер инде революция давылы белән алынып ташланган иде.
«Менә-менә» дип йөри торгач шулай да байтак кына вакыт узыл китте, иске дуслар белән очрашуны көтеп йөргәндә, язмыш Сәфәргалине иске дошманнары белән һәм маңгайга-маңгай китереп очраштырды.
Шулай бер чакны, буранлы январь төнендә, бер иптәше белән волость идарәсеннән китеп барганда, урман артындагы урынтын юлда боларның колакларын торгыза торган итеп чана шыгырдаганы ишетелде.
— Эт чыкмаслык төн, ә кемнәрдер йөреп маташалар,—диде иптәше Сәфәргалигә. Атны туктатып, эидәшми-тынмый гына тыңлый башладылар. Чана тавышы якынайганнан-якыная килә һәм, чана табаннарының үтә елап шыгырдавына караганда, ул йөкле булырга тиеш кебек иде.
— Эт чыкмас, ә спекулянт чыгар, — диде Сәфәргали ачулы тавыш белән.
Менә атлар пошкырганы ишетелеп китте, озак та узмады, буран эченнән элек парлап җигелгән атларның тонык шәүләләре, аннары үзләре килеп чыктылар.
— Стоп!—диде Сәфәргали, ат башыннан тотып алып. Зур-зур толыпларга күмелеп утырган ике кешенең берсе, көч-хәл белән генә кыймылдап, чанадан төште. Аның авыз эченнән нидер мыгырдаганы ишетелә, ләкин үкереп котырган буран сүзне ачык кына ишеттерми, күз ачар хәл юк, кар биткә сылана, чая җил сулышка каплана иде. Кинәт яктыртылган кесә фонаре яктысында, кар белән капланган толып якасы эченнән ачулы елтырап үзенә таба текәлеп торучы бик таныш күзләрне күреп, Сәфәргали, ихтыярсыздан:
— Иске танышлар, әгәр онытмаган булсагыз,—дип кычкырып җибәрде. Аның каршында, кинәт сирпелгән яктыдай күзләрен челт-челт йом- галап, ләкин рәтләп бернәрсә дә күрмичә, Сәлмән карт басып тора иде. Ул Сәфәргалине танымыйчамы, әллә танып та танымаганга салышыпмы: «Ай-һай ла, белмим... кем дип әйтсәм дә, ни... ялгыш булмагае» дип, мескенләнгән тавыш белән сөйләнеп алды. Аннары, җиңеләергә теләгәндәй, өсләрен кагынгалап куйган булды. Буран эчендә аларның туңган авыздан чыккан өзек-өзек сүзләре тонык кына булып ишетелеп калды.
Җиде төн уртасында, ялангач кырда, буран астында алар, бер-бер- сенә хәйран калышып, озак тора алмадылар, әлбәттә.
— Анысы зур мәсьәлә түгел, әгәр тапый алмасагыз, — диде Сәфәргали коры гына. Кесә фонарен яктыртып, чана буена килде. — Шулай да без сезне тикшермичә үткәреп җибәрә алмыйбыз.
Чанада, толыпка төренгән хәлдә, һич тә кыймылдамыйча, Сәлмәннең яшь хатыны Саҗидә утыра иде.
— Сезгә чак кына кузгалып торырга туры килер, Саҗидә апа, —диде
47
Сәфәргали чанадагы хатын-кызга. Тегенең бер-ике мәртәбә ыңгырашканы ишетелде. Ләкин минуты-секунды белән өтәләнеп килеп җиткән һәм: «Кара әле, кем!.. Исемеңне оныттым... авыру ул, кузгатма аны!» дип өзгәләнә башлаган Сәлмән карт үзе үк моның ниндидер тозак булганлыгын ачыктан-ачык сиздереп тора иде. Бик ачы сүзләр килде Сәфәргалинең теленә, ләкин ул үзен-үзе тыеп калды, сүгенмәде һәм хәтта әллә ни сөйләшеп тә тормады.
— Авыру булса, анысын докторлар карар, ә безгә шулай да тикшереп уздырырга кушылган...
Карт җәһәтрәк кыймылдый башлады, сүзләре дә бик өзгәләнеп чыга иде:
— Бу безнең калага, докторга барышыбыз... Тукта, мәйтәм, хәзинәдә барын салыйм, күчтәнәчкә булса да ярар, дим. Тәпән белән сары май тыккан булган идем. Ансы дөрес, Совет власте кушмаганны беләм... һич тә булмаса, Сәфәргали улым, күз күргән кеше итеп, дигәндәй. Әле теге чакны әйтәм, үзебездә аунап үстең бит инде.
— Хәтердә... Барысы да хәтеремдә, — дип, авыз эченнән мыгырданып куйды Сәфәргали. Картка җавап булсын дип түгел, ул моны, барыннан да бигрәк, үзенә-үзе җавап итеп, үзе белән үзе сөйләшеп шулай әйтте. Картның салынып торган итләч кабаклары астында зәһәр елтыраучы күзләре, менә болай эч пошырып мөгерәве, берничек тә төрелмәгән дорфа ялагайлык Сәфәргалидә берьюлы әллә никадәр ачу кузгатты, ул әллә кайчан үлгән кешеләрнең кабер такталарын туздырып, солдатча тозлап-борычлап сүгенеп җибәрүдән үзен көч-хәл белән генә тыеп калды һәм сүз белән мавыгып эшне сүрелдермәс өчен чанага якынлаша төште.
— Авырган кешене кузгатырга син не имеешь право,—дип кычкырып килеп җитте Сәлмән һәм, Сәфәргалинең беләгеннән алып, чанадан читкәрәк каера башлады. — Кем сиңа биргән андый правоны? Бармы мандатың шундый?
— Менә минем мандат сезнең ишеләргә,— диде Сәфәргали, револьвер чыгарып. Эшнең боланга китүен күреп, чанадагы хатын җәлт сикереп торды. Хәер, карт үзе дә басыла төшкән иде инде. Ул, толып якасына муенын яшереп, чана буенда басып тора, өстенә яуган карны иңеннән әледән-әле селкеп төшерә һәм үзе белән үзе сөйләшеп: «Менә бит заманнар нишләде, әй! Кеше үз малына үзе хуҗа түгел!» дип, вакыт-вакыт авыз эченнән мыгырданып куя иде.
Чана буена, карга, эреле-ваклы дүрт-биш тәпән бал-май, ике капчык он өелде. Чананы бушатып бетергәннән соң, Сәфәргали, тагын бер мәртәбә фонарен кабызып, утны картның йөзенә табарак китерде.
— Күчтәнәчең бик күп булып чыкты синең, Сәлмән агай, ә! Халык борыны белән боз ертып, Совет власте корып йөргәндә, алдап-йолдап ярым-йорты бәясенә җыйган малны, калага алып барып, биш бәягә сат- макчы, рабочий классның тиресен тунамакчы идеңме? Юк, барып чыкмас андый эшләр хәзер.
Монда инде сөйләшеп торырга урын калмаган, шуңа да карамастан, Сәфәргали әйтмичә булдыра алмады. Сәлмән карт ачуыннан тәмам буылу дәрәҗәсенә җиткән иде.
— Кая алып барырга? Карышмыйм, барам, әмма ләкин телеңне таптама зинһар, — диде ул ачу белән. — Ыштансыз к...кә каеш буып куйган комиссарларның синнән башкаларын да күргәнем бар.
һәм ул атларын бора башлады.
Әйберләрне чанага киредән төяп бетергәннән соң, Сәфәргали, иптәшен ялгызын гына җибәреп, үзе Сәлмәнне волость идарәсе урнашкан авыл юлы белән кире борып алып китте. Юлга бик нык салган, атлар әкрен атлыйлар, яшь кар өстеннән чана табаннары үкереп шаулап бара иде. Бераздан Сәлмән карт,' толыбын чанасына салып, үзе арттан җәяүләп килә башлады. Шул ук вакытта ул, бая өзелеп калган сүзне
48
ялгап җибәрергә тырышкандай, авыз эченнән мыдыр-мыдыр сөйләнергә дә тотынды:
— Татар түрә булса, чабатасын түргә элә, дигәндәй, син, энекәш, ча-батаңны зрә түргә элеп ташлама әле, яме. Совет дигәннәре аның бер синеке генә түгел, совет — синеке дә, минеке дә, барыбызныкы да ул. Әгәр беләсең килсә, мин советка ике малай, өч ат биргән кеше, кәнтри буциясен дә вакытында түләп киләм. Белер-белмәс килеш кешене алай бик бетереп ташламыйлар аны, энекәш...
Хәтсез генә җир шулай чана артыннан киреле-мырлы сөйләнеп килгәннән соң, ул кинәт тынып калды — ни яхшысын, ни яманын бер сүз дә эндәшмәс булды. Үзе, бер адым артка калмыйча, бер адым узып китмичә, тагылган кебек атлап килә, авыз эченнән ниндидер дога укынга- лый, билгесез кешене көткән кебек, як-ягына карангалап ала иде. Хәтта бер арада Сәфәргали аның кесәсенә тыгылып азаплануын да күреп калды. Кинәт әллә ничек эсселе-суыклы булып китте Сәфәргали, бу кеше турында аның халык телендә йөргән кайбер имеш-мимеш хәбәрләрне дә ишеткәләгәне бар һәм, гомумән, әле гепә сөйләнеп килгән кешенең кинәт болай тып-тын калуы, ничектер, бик шикле иде.
Тиз генә чанадан төшеп Сәфәргали дә карт белән рәттән, чана артыннан җәяүләп бара башлады. Хәзер инде картның, яшереп кала алмаслык дәрәҗәдә, уңайсызланганы сизелә, ул сулышын еш-еш ала, ниндидер мәгънәсез чайкалышлар ясый, сөртенеп-сөртенеп киткән була һәм, тора торгач, тагын ничек тә булса арткарак калырга чамалап, адымнарын акрынайта башлый иде.
— Күреп торам, картлач, җәяү йөрү килешми сиңа, — диде Сәфәргали, ачуын көч-хәл белән тыеп калып. — Кесәңдәге артык йөгеңне чыгар да кунакла чанаңа менеп...
һәм ул, картка борылырга да ирек бирмичә, аның кесәсенә тыгылган кулыннан бик нык эләктереп алды... Төн тынлыгын ярып кинәт шартлау булды, ләкин берсенә дә тимәде, тик атлар гына, куркынып, дәррәү чабып киттеләр һәм чанадагы хатынның чырылдап бер кычкырганы гына ишетелеп калды.
— Бу ниткән эш тагын? Кыр уртасында... кеше үтерергә ябыштыңмы?
Карт, кесәсен һәм кулын яшермәкче булып, чапаланып карады, ләкин соң иде инде... Алты чакмалы һәм әле көпшәсеннән дары сасысы чыгып та бетмәгән кайнар наганны Сәфәргали тартып алып өлгергән иде инде.
— Чапалаима, картлач, — диде ул, Сәлмәнгә алдагы юлны күрсәтеп,— артыгын кылана башласаң, монда әле атылмаган тагын биш заряд бар, кара аны...
Атлар артыннан барып җиткәнче аларга нык кына тирләргә туры килде, Сәлмән карт хәтта мышкылдап ук чыкты һәм, барып җитү белән, чанасына йөзтүбән ауды.
Ул арада волость үзәге урнашкан авылга килеп тә җиттеләр, йөкне бушатып, милициядән протокол төздереп, картның үзеннән кул куйдырып, эшне бетереп чыкканчы таң да атып килә иде. Сәлмән карт буш чанасы янында нидер эшләп маташкан җиреннән, Сәфәргалине күреп, аның каршысыиа килде. Хәзер инде фонарь белән яктыртмыйча да күренә, ачудан аның күзләрен кан баскан, сүзләрен әйтә алмас булган иде.
— Ашыйсы ризыгың бетмәгән икән, хәер... — дип куйды ул, ни дә әйтә алмыйча бераз тыгылып торганнан соң.
_ Какой чорт ризык бетсен, кайчан әле рәтләп ашаган юк, — дип, сүзне артык сузмыйча, игътибарсыз гына узып китте Сәфәргали. Дөресен әйткәндә, ул бу кешенең тел төбендә нәрсә ятканны аңлый һәм киләчәктә андыйлар яныннан болай җиңел генә узып китеп булмаячагын да чамалый иде.
XXXII
Кайчандыр Сәлмән карт, килене Зәйтүнә белән эре генә сөйләшеп, «Сәлмән купецны өркетерлек көчне эзләп тап, бар!» дип, аны, баласын күрсәтмичә, ишек бусагасыннан сөреп җибәргән булса, бүген килене, яшь совет властенда әнә шул көчне табып, шуңа таянып килде.
— Баламны алырга килдем. Яхшылык белән бирергә уйлыйсызмы- юкмы? — диде ул нык тавыш белән. Шулай да үзе картка бик ышанып җитми иде булса кирәк, ишек тупсасыннан ары китми, андый-мондый хәл булса, йөгереп чыгарга хәзерләнеп, тоткага ябышып тора иде.
— Кил, түргә уз, килен! Сөйләшик, киңәш-табыш итешик. Баланың аталы-аналы булып үсүенә кем каршы килсен икән,—дип, тәмле телле булырга тырышып, киленен түргә чакырды карт.
Намазлык өстендә утырган килеш, хәйләкәр карт, арыслан кебек бөтен гәүдәсе белән борылып, киң кашлары астыннан Зәйтүнәгә карап алды, ләкин килене баскан урыныннан да кымшанмагач, тагын үзенең зикер-тәсбихенә кайтып, башын бөккән хәлдә игътибарсыз гына кала бирде. Өй эчендә тынлык хөкем сөрә, тик өстәл астындагы читлектә мысыр күгәрченнәренең генә, Зәйтүнәнең хәл-әхвәлен сорашкан кебек, вакыт-вакыт гөрелдәп куюлары ишетелә иде. Әллә нидә бер хатын-кыз халкы — картның әле яшь хатыны, әле карты, әле олы килене, кызыксынып, өйдә күренеп-күренеп китсәләр дә, аларга картның үзеннән узып нинди дә булса сүз кушарга рөхсәт ителмәгәнлектән, телсез кешеләр кебек, үзара иякләре белән ымлашудан узмыйлар һәм, Зәйтүнәгә гаҗәпсенеп бер карап алганнан соң, тагын күздән югалалар иде. Зур-зур сандыклар, түшәк-ястыклар, кием-салымнар, пыяла шкаф һәм андагы савыт-сабалар белән тулган бу өйдә хөкем сөрүче кабер тынлыгына Зәйтүнә бүген беренче тапкыр игътибар иткән кебек булды, тынлык ничектер аның тамагына тыгыла, бугазын буа башлаган кебек иде.
Карт, намазлык өстеннән торгач, төрлечә кызыктырып, киленен тагын өйгә әйләнеп кайтырга кыстап карады, ләкин тынчу тынлыкта шушы кыска гына вакыт эчендә дә тыны бетә башлаган Зәйтүнә аның ул сүзләрен хәтта колагына да алмады.
— Иске заман түгел бу сезгә, сәвит үзе аерып бирер, алайса сәвит- кә барам мин, — диде ул. Ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Мәгънәсе үзе өчен бик үк аңлашылып та җитми торган «Совет» сүзендә Зәйтүнә үзе өчен зур терәк күрә башлаган, ул аны, барыннан да элек, ирләре тарафыннан читкә ташланган, язмышы ватылган бәхетсез хатын- кызлар өчен чыккан бер закон дип кабул иткән иде.
Чынлап та, бәхетсезлеккә төшкән һәм алдында бүтән бернинди өмет яктысы да күрмәгән ялгыз хатынга Совет власте, үзенең беренче мәрхәмәтле көчен күрсәтеп, Сәлмәннекеләр тырнагыннан аның баласын алып бирде. Әле җитмәсә баланы үстерүе өчен Сәлмән карт Зәйтүнәгә күпмедер шунда түләргә дә тиеш булды. Зәйтүнәнең революциясе әнә шулай килде һәм Зәйтүнә аңа, баласына ябышкан күк, ике куллап ябышты.
Бала инде тәпи йөри башлаган иде. Анасы аны ишек алдына чирәмгә җибәреп, үзе читтән аналарча горурланып карап тора. Ләкин баланың буыннары .әле тиешенчә ныгып җитмәгән, ул көтмәгәндә чөй- кәлеп-чөйкәлеп китә иде. Әнкәсенә аны ныграк туйдырырга, күбрәк йөртергә, буыннарын чыныктырырга туры килде.
Шул ук вакытта революция үзе дә Зәйтүнәдән кайбер нәрсәләрне яңадан уйлап карауны, читтән генә рәхмәт әйтеп калмыйча, бар көче белән эшкә кушылып китүне сорый иде.
Бер көнне Зәйтүнәне Советка чакырып, аны Чистайга, мөгаллимәләр курсына укырга җибәрергә теләгәнлекләрен әйттеләр. Зәйтүнә: «Ә бала?» дип авыз ачмакчы булган иде дә, ничектер шунда, әйтмичә кал-
4. .C. Ә. № 5.“
49
50
ды. Баланы вакытлыча үзенең апасында калдырып торырга мөмкин, ә бу чакыру кеше рәтенә керү өчен менә дигән сәбәп иде. «Барам!» диде ул, бу сүздә үзе өчен яңа бер юаныч тапкан кебек булып.
XXXIII
Нинди бәхетле йолдыз астына туры килептер, элегрәк резервта буталып йөрүдән ерак китмәгән, февральдән соң Казанга — милли частьларда эшләргә җибәрелеп, анда да «Хәрби шура»чылар заданиесе буенча татар солдатлары арасында «канатлы речь»ләр сөйләп йөрүдән узмаган, хәзергә кадәр дары исе иснәмәгән яшь прапорщик Мидхәт Вилданов беренче пулясын революциягә җибәрде.
Ул хәзер белә: купшы сүзләр сөйләп йөрү заманы узган, Россия, шөпшә оясы кебек, тузгып тора, патша очкан, Вакытлы хөкүмәт шартлаган, эш башында гади кешеләр: эшчеләр, крестьяннар, солдатлар утыралар һәм бу кешеләр революция дошманнары белән эш иткәндә мәлҗеп маташмаячаклар. Мидхәтнең әтисе Сәлмән карт, хаты саен диярлек, контрибуцияләрнең күплегеннән, продотрядчыларның катылыгыннан, «комбед» дигән халыкның муенга атлануыннан зарланып яза. Сүз арасында киленне дә телгә алып, аның шулай ук чыгырыннан чыгуын, «бәләкәчне әллә кайдагы хәерченең итәгенә утыртып, үзенең, чәч кыркытып, чистый коммун булып йөрергә» китүен ачыну белән белдереп үтә һәм хатының ахырын, уфлаган сулышын малаена ишеттерергә теләгәндәй, һәрвакыт бертөсле итеп: «Иа хода, бу башбаштаклык-ның кайчан булса да канса-кырые булырмы икән?» «Сез, салам сыйраклар, нишләп анда кулыгызны кушырып тик утырасыз?» кебек сораулар белән тәмамлый иде.
Кул кушырып утыру мәсьәләсендә карт, әлбәттә, ялгыша иде. Мидхәтләр кул кушырып утырмыйлар, Мидхәтләр үзләренчә эшлиләр иде. Революция кузгалганнан бирле Мидхәт «Мөхәммәт полкы», «/Милли шурачылар», «Хәрби шурачылар», «Милли мохтарпятчеләр» дпгэн берничә байрак астына басты, һәрберсендә каты кул белән эшләп карады. Ләкин Россия халыклары, шул исәптән татар халкы да, чын-чынлап кузгалып, Мидхәтләр тәкъдим иткән бер идеалны да кабул итмичә, үзләре теләгәнчә тормыш корырга дип сугышалар икән, Мидхәт монда үзен гаепле саный алмый, «Күрәсең, язмыш шулайдыр» дип, ачуын эчкә йота бара иде. Ләкин үзе бу язмыш алдында баш иеп калырга һич тә җыенмый, ничек һәм нинди юл белән көрәшеп булса, шуның белән көрәшә бирә иде.
Хәтта бер чакны алар яшь революциянең бугазына тырнакларын да батыра язып калдылар. Урта Идел буйларында ак чех-словак частьлары, чит ил банкирларының коткысына бирелеп, рус революциясенә каршы фетнә кузгаттылар, алар тирәсенә бу якның барлык эреле-ваклы әкәм-төкәмнәре җыелды. Россия җилкәсен, халык җилкәсен һәрберсе үзенчә кимереп калырга омтылучы бу вак авантюристларны бер нәрсә— Ленин революциясенә каршы көрәш, аны буып ташлау теләге берләштерә иде. Менә Самара китте, менә Сембер китте, менә Казан аклар кулына күчте, мең тугыз йөз унсигезенче елның караңгы августы килде. Каһәр төшкән август, атышлар беләи тетрәгән август, күз яше һәм буржуазиянең шаркылдап көлүе белән тулган август! Без тарихны синсез дә бик әйбәт ясаган булыр идек. Ә юк, сип килеп аякка чалын-дың, син килеп буржуазиягә, шул исәптән татар буржуазиясенә дә, шул исәптән эче тоташ ут беләи тулган Мидхәткә дә канатлар бирдең. Бу көннәрдә кычкырылган күкле-яшелле «ур-ра» авазлары арасында, бәлки, иң күкле-яшеллесе Мидхәт «ур-ра»сы булгандыр. Ул, милли министр портфеленә үк үрелмәсә дә, һәрхәлдә бу суешлардан үзенә берәр калҗа кисәге эләгер дип өметләнә һәм, шуңа ирешү өчен, бөтен чаралар белән тырыша иде. Казан акларга күчеп, губерна башына Учредительное собраниенең Казан комитеты менеп утыруга, ЛАидхәт, җәзалау отрядларының берсен алып, авыл җирендәге революционерларны, мөгал- лим-мөгаллимәләрне асарга китте.
Ләкин шул ук вакытта революцион көчләр дә йокламыйлар иде. Ленинның боерыгы буенча, мәшһүр Көнчыгыш фронты төзелде. «Барысы да Көнчыгыш фронты өчен!» дигән лозунг ташланып, эшче халык һәм хезмәт иясе крестьяннарның бөтен энергиясе шул фронтка ярдәмгә тупланды. Идел буенча
4* 51
революцион морякларның флотилиясе менде, Казанның көнбатыш ягында 5 нче армия төзелеп, Казандагы контрре- волюцияие утлы кыскыч арасына алу планы бирелде һәм, нәтиҗәдә, Казан тирәсендә каты сугышлар башланып китте. Уңыш әле бер якка, әле икенче якка күчеп, бөтен август һәм сентябрьнең беренче атнасы буена сугыш дәвам итте һәм 10 ичы сентябрь көнне революцион моряклар отряды Казан туфрагына аяк басты. Шулай итеп, Казан өстендә яңадан революция байрагы җилферди башлады.
Бу тарихи бәрелеш көннәрендә төрле-төрле язмышлар, һич тә көтелмәгән борылышлар ясап, бер-берсе белән очраштылар, бәрелештеләр яки, бергә кушылып, бер юлдан киттеләр.
Зәйтүнә Чистайда мөгаллимәләр курсында укыганда, аңа һич тә көтмәгәндә, Сәфәргалидән хат килде. Хат иң элек Гыйззигә җибәрелеп, Гыйззи аркылы салынган һәм, Зәйтүнәгә килеп җиткәнче, шактый ук таушалып беткән иде. Шулай да ул хат Зәйтүнәне бик сөендерде. Зәйтүнә аны кат-кат укып, укыган саен яңа мәгънә тапкан кебек булды, һәм ул ышаныч хисе белән сугарылган бу хат аша Сәфәргалине яңадан тапкан һәм яңадан аңлый башлаган кебек булды. Хат, чынлап та, кызыклы итеп язылган иде.
«Исән-сау гына торасыңмы, Зәйтүнә!
Тора торгач бер амин дигән шикелле, тора торгач бу хатны алып, ихтимал, син гаҗәпләнерсең. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек эш юк монда. Гыйззи апага хат язып, мин синең турыда белештем. Сәлманнекеләр белән борчагың пешмәгән икән, анысын инде үзең белгәнсеңдер.
Укырга киткән икәнсең, Гыйззи апа шулай дип яза. Бик яхшы эш ул уку. Исән-сау булып менә бу контрларны берәм-берәм теге дөньяга җибәреп бетерсәк, минем дә укырга китәргә исәп юк түгел. Әти карт итәктән тотып маташыр только, бердән-бер төпчекләре бит мин алариың, сука сукаларга кирәк булыр үзләренә.
Әни дә бик картайган, аңа да килен алып бирергә кирәктер инде. Только менә кемне алырга? Сугышта йөреп кызларны бөтенләй онытып беткәнмен, элеккеләре, мин сиңа әйтим, без кайткалаганчы укып мөгаллимә булып бетәрләр, безнең ише каткан сөяк солдатларны признавать итмәсләр»...
Әнә шулай, борынгыча, уенын-чынын бергә кушып һәм шул вакытта ачыктан-ачык нәрсәгәдер ымлап язган-язган да, ахырдан дәррәү ачылып:
«...Укып бетергәч, тот та безнең авылга кит. Малаеңнан тарсынма, безнекеләрнең малай-малай дип авыз сулары корый, мин кайтканчы аларга бер малай була торыр. Ә үзем кайткач, калган ягын сөйләшербез; шәт, мир ясау юлын табарбыз. Хәзер бит инде безне берәү дә көчли алмый, пролетариям нечего терять...»
дигән сүзләр белән очлап куйган иде.
Дөрес, хатның бу соңгы сүзләре Зәйтүнәгә бик үк аңлашылып та бетмщ ул моны нинди дә булса сугышта откан берәр солдат сүзедер дип карый, ләкин иң кызыгы шунысы — хат укыган саен ныграк аңлашыла бара, чөнки көн үткән саен кешеләрнең күзләре ачыла төшә, революция үзе кешеләргә якынрак килә бара иде.
Курсны бетергәннән соң, Зәйтүнә, Тәлгатьне алып, Теләче ягына китте, шундагы авылларның берсендә укытучылык итә башлады — Сәфәргалинең сүзләренә ышанмыйча карарга сәбәп юк иде аңа.
Шулай итеп, үз вакытында рәхимсез кырауга очрап, тиешенчә ачылмый калган өмет бөреләре яңадан ачыла башладылар. Хәтта бер чакны шулай, юл туры китереп, Зәйтүнә Мәтәскәнең үзенә дә килеп чыкты. «Тегүче Корбангалиләрнең өйләре кайда?» дип сораша торгач, «Менә алар шунда тора» дип, аңа җил капкалы, капка төпләрен, өй буйларын чиста итеп себергән иске генә бер өйне күрсәттеләр. Беренче күрүдән үк бөтенесе ошап китте Зәйтүнәгә. Бигрәк тә аңа карт белән карчык ошады. Картлар, нидер сизенгән кебек, үзләренә бертөрле риясыз куаныч белән каршы алдылар, әле теге яктан, әле бу яктан килеп сорашырга тотындылар. Корбангали абзый, гадәтенчә бик нык кодрәтләнеп, берне биш итеп сөйләде, малаен җае чыккан саен мактады, шул ук вакытта аның, әнә шундый «әтчәйни малай» үстерүе белән, үзенең дә маю танасы килгәнлеге ачыктан-ачык сизелеп тора иде.
52
Ә Асылбикә түтигә килгәндә, аныкы билгеле инде, чак кына балавыз сыгып алды, «язу таный торган кеше туры килгәндә укытыйм әле» дип, Сәфәргалидән өч ел буена килеп торган барлык хатларны берьюлы күтәреп алып килде, аннары бар күк сыйларын китереп табын әзерләде, кунакка кыстый-кыстый чәй эчерде. Үзе шунда, чәй ясаган арада, аңа туры-туры гына караштыргалап та ала, «Әтиең-әниең бармы?», «Безнең бу якка ничек киләсе иттең?», «Ялгыз башыңа күңелсез түгелме?» кебек, ерактай уратып-уратып сораулар биреп алырга да өлгерә иде. Аннары ул, ана кеше түгел диген, тора торгач Сәфәргалинең өйдә онытып калдырган портсигарын күтәреп килде — аныңча, бу онытылып калган тәмәке савыты малайның тиздән исән-сау әйләнеп кайтырга тиешлеген исбат итә торган бердәнбер дәлил иде.
Кыскасы, ярый торган кунак булып чыкты бу. Карт белән карчык янында булып кайтканнан соң Зәйтүнәгә ничектер җиңелрәк, кавышыр көнне көтүе рәхәтрәк тоела башлады.
Әнә шулай кайнар өмет һәм каршылыклы хыяллар белән берсен көтеп торганда, Зәйтүнә янына икенче бер кеше — Мидхәт Вилданов килеп чыкты. Мидхәт үзенең бу якларда нишләп йөрүен ачык кына әйтеп бетермәсә дә. аның палач булып йөргәнлеге сүз арасында сизелмичә кала алмады. Хәер, чак кына эчеп, кәефләнеп алгач, кайсы авылларда кемнәр белән очрашканлыгын, кемнәрне ничек итеп «акылга утыртуын» ул үзе дә, бераз мактана төшеп, сөйләп бирде. Ләкин шул ук вакытта ул боларны вакытлы' чаралар итеп санаганлыгын, эш башына Россия укымышлыларының һәм алдынгы фикерле барлык «прогрессив элемент- лар»ның уртак власте урнаштырылганнан соң, идарә эшенең акыл һәм татулык нигезендә алып барылачагын әйтеп, Зәйтүнәне тынычландырырга, үзенең канлы куллы кеше түгеллеген исбат итәргә тырышты. Элек-электән үк ялтыравыклы сүзләр белән уйнарга өйрәнгән Мидхәт, хәзер, үзен җиңүче дип хис итә башлагач, андый борчакларны тагын да күбрәк сибә һәм, әгәр чын күңел белән хезмәт итәргә риза булса, Зәйтүнәне дә үз байраклары астына алырга вәгъдә итә иде. Зәйтүнә аның күп кенә сүзләрен аңламаганга салышып утырды. Чынлап та, әле тик кыска сроклы курслар гына үткән, әле тик күзләре генә ачыла башлаган бу хатын Мидхәт сөйләгәннәрнең күбесенә төшенми, Россиядә купкан вакыйгаларның күбесенә башы җитми, байтагын ишетеп кенә белә, ләкин үзе бик белдекле булып сөйләимәсә дә, инде күп кенә нәрсәне төшенеп тә өлгергән һәм, артык лыкылдап тормыйча, кулыннан килгән барлык чаралар белән Совет властена ярдәм итү ягында тора иде.
Шулай да ул Мидхәт белән сүз көрәштермәде. Беренчедән, вакытлы җиңүдән яшь офицерның күзләре акайганлыгын әллә кайдан күреп тора. Икенчедән, Мидхәт алдында Совет властен яклап сүз көрәштерә башлауның ахыры нәрсә белән бетәчәген төшенә, япь-яшь башыннан агач ботагында аякларын салындырып асылынып торырга һич тә теләми иде.
— Без простой халык, безгә шул аз-маз балалар укыткалап, шуннан килгән акчага тамак туйдырып, үзебезнекен үстерә алсак, шул җиткән. Без инде әллә ни зурга тыгылып йөри алмабыз, — диде ул, мөмкин чаклы кечкенә булып күренергә тырышып.
— Юк, алай түгел ул, — дип, үзенекен дөресләргә тырышты Мидхәт,— зурмы-кечкеиәме, безгә үзенең югары идеалын аңлап хезмәт итүче милләт хадимнәре күп кирәк булачак. Иске заман узды, мулла өйләрендә сабак укып йөрү заманнары кайтмаячак, без гомуми тәрәкъ- кыять чорына, милли мохтарият чорына аяк басабыз. Россиянең башында парламент булырга тиеш. Без, Европа һәм Америка белән аралашып, бөтен җирдә үзебезнең прогрессивный максатларыбызны үткәрергә тиешбез...
Европа, Америка дигән булып һәм «максат», «тәрәкъкыять» кебек яңгыраулы сүзләр кыстырып сөйләнүче бу тасма тел әмма үз баласы турында моңа чаклы ләм-мим бер сүз дә кузгатмагач, Зәйтүнә моңа бик гаҗәпләнеп һәм сүзнең үткенлеген тизрәк шул якка бору нияте белән:
— Зур эшләр артыннан йөреп, үзеңнекен сорашмыйсың да. Күрсәң, таный алмассың, малаең үсеп килә, әмма үзеңнең күргәнең дә юк, — дип сүз башлады. Мидхәт кинәт аптырап калды, искәрмәстән генә әйтелгән бу хәбәр аның
53
фикерен чуалтып ташлагандай булды.
— Да, әтиләр язганнар иде. Кайда соң әле үзе? — диде ул, кызыксыну күрсәткән булып. Зәйтүнә, баланы аңа күрсәтмәс өчен күршеләргә кертеп куйган иде, «менә тегеләй-менә болай» белән бетерде һәм, аның ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген, үзе эшләгәне икесенә дә җиткәнлекне әйтеп, беркадәр уңайсызланып калган Мидхәтне тынычландырырга ашыкты.
— Да, зуррак эшләр кузгалып китте бит менә, — дип, маникюрлы тырнакларын өстәлдә биеткәләп, сузып куйды Мидхәт һәм, портсигарын чыгарып, тизрәк тәмәке кабызырга ашыкты, — атаның баланы, баланың атаны онытып торуы һич тә гаҗәп түгел.
Үзе ясаган төтен алкалары белән мавыгып, бераз тын утырганнан соң, хәлиткеч тавыш белән кинәт өстәде:
— Впрочем, син аны безнең әтиләргә җибәр, анда яхшырак булыр, һәм шуннан соң алар бала мәсьәләсенә икенче әйләнеп кайтмадылар. Мидхәт, яңгыраулы сүзләр сөйләнеп, баласы белән кызыксынырга вакыт тапмаса да, кичен, өйдә икәү генә калгач, ач бүре шикелле күзләрен майландырып Зәйтүнәгә сыланырга онытмады.
— Сезнең прическагыз бик затлы, — дип, зур темалардан кинәт Зәйтүнәнең чәченә сикереп кунды һәм, күзләрен аның өстендә уйнатып, тагын сөйләнә башлады: — Впрочем, сез үзегезне приличное общество- да тотарга өйрәнеп җиткәнсез. Мин теге чакта, әлбәттә, нетактичность күрсәткәнмен, мальчишка булганмын, словом. Хәзер андый эшләрдән раз навсегда ваз кичеп, сезнең белән союзны яңартырга исәп.
Ләкин эчкәннән соң, кичен ялгыз хатын белән бер өйдә калган яшь прапорщикның шпорлар шалтыратуы астында нәрсә яшеренгәнлекне бик тиз чамалап алган Зәйтүнә тозакка эләкмәде, кунакның бу сүзләрен тиз генә уенга борып, җепнең очын югалтып өлгерде, һәм аңа өендә урын җәеп бирде дә, үзе, ниндидер сылтау табып, икенче өйгә, хуҗалар ягына чыгып китте. Байтак кына вакыт Зәйтүнәне көтеп ятты Мидхәт. Аңа, төрле җирдә буталып йөргән кешегә, менә бу минутта элекке хатыны җәеп биргән җылы урында яту рәхәт иде, ул, истәлекләргә бирелеп, күзләрен йомды һәм, үзе дә сизмәстән, изрәп йокыга китте.
Нинди дә булса йомшаклыкка, хискә бирелүдән түгел, шулай да көтелмәгән бу очрашу Зәйтүнәнең рухи дөньясында үзенең билгеле бер йогынтысын калдырмыйча узмады. Мидхәтнең бала атасы булуы, кан уртаклыгы, күңелдән тиз генә сызып ташларга мөмкин булмаган фа җигале язмыш рәвешендә, Зәйтүнәнең баш очында асылынып тора, аңа йокларга бирми, аны төрле каршылыклы уйларга батыра иде. Төпнең бер вакытында, аш өенең кече ягында, йөзе белән мендәргә капланып лышык-лышык елап ятучы «мөгаллимә кыз» өй эчендәгеләрие бераз аптырашка төшерде. 1\ем белә, бәлки, бу Зәйтүнәнең кичәге көне белән соңгы мәртәбә саубуллашуы булгандыр, иртәгесен ул сизелерлек дәрәҗәдә кырыс иде.
— Мин сиңа моны не прощу. Син мине ялгыз өйдә йоклаткансың, — дип, иртәгесен Мидхәт үпкә белдергәч һәм, үчне кайтару нияте белән, аны үбәргә маташа башлагач, Зәйтүнә аннан көч белән диярлек ычкынып китте. Аннары ул, Мидхәтнең каршында басып калган хәлдә, үтә туры итеп аның күзләренә карады:
— Исеңдәдер, Мидхәт әфәнде, синең белән минем арада ниләр генә булмады. Мин аларның яңадан кабатлануларын теләмим. Әле синең дә эшләрең бетмәгән, мин дә үләргә җыйналмыйм, йөрик, торыйк, сынашыйк. Юлларыбыз туры килсә, тагын очрашырбыз, тагын бергә булырбыз.
Вурсык Абдулы кызының бу чаклы тотнаклы сөйләшүеннән Мидхәт кинәт телсез калды. Шулай ук аның куллары да, ничектер, сузылмый башлаган иде.
— ...Юллар туры килсә, тагын очрашырбыз, тагын бергә булырбыз,—диде ул, Зәйтүнә әйткән сүзләрне механик рәвештә кабатлап.
Революция Зәйтүнәне сөйләшергә генә түгел, кайбер бүтән нәрсәләргә дә, әлбәттә, өйрәтеп өлгергән иде инде.
54
XXXIV
Әйе, аларның юллары аннан соң да очрашты. Ләкин бу очрашу Мидхәт көткәнчә булып чыкмады. Шулай ук Зәйтүнә үзе дә мондый очрашу булыр дип һич тә уйламаган иде. Унынчы сентябрьдән, ягъни Казан аклардан тазартылганнан соң, губернадагы авылларга, җәзалаучыларның үзләрен җәзалау һәм революцион тәртип урнаштыру өчен, вак-вак отрядлар җибәрелде. Бу отрядларның берсенә Сәфәргали җитәкчелек итә иде. Идел буенда контрреволюция котырына башлау белән, хуҗалык эшләрен ташлап, кулына яңадан корал алып сафка баскан Сәфәргали, отряды белән килеп, ниһаять, Теләче буендагы урманнарның берсендә элекке карательләрдән һәм дезертирлардан оешкан банда белән очрашты. Сәфәргалинең егетләре әйбәт кенә эшләделәр, бандитлар өере тар-мар ителде. Тик бер китеклек чыкты — өернең башлыгын шул тирәдәге берсе кырнына икенчесе ябышып утырган авыллар, тирән-тирән коры елгалар арасында ничектер күздән ычкындырдылар. Җитмәсә тагын Сәфәргали, ансы-монсы белән исәпләшмичә йөреп, тиф эләктерде, аны кырыкка җиткән температура белән волость үзәге Па- довка авылындагы больницага салып калдырдылар.
'Сентябрьнең соңгы көннәре иде, сентябрь ахырында да шундый аяз көн булыр икән! Кояш иртәдән үк май чүлмәге кебек кызарып чыкты да, бераз югарырак күтәрелә төшкәч, көз уртасында шулкадәр кы
55
зарып һәм атылып чыгуына үзе дә аптырап калган кебек, битендәге кызыллыгын үзгәртте. Җәй көнендәге кебек яндырып түгел, назлы гына иркәләп, җирдәге хикмәтләргә бераз исе киткәндәй, көлемсерәп карап тора башлады...
Кояш белән бергә үк аякка баскан «мөгаллимә кыз» Зәйтүнә дә ничектер бераз сәеррәк күренә иде ул көнне. Менә ул чәчләрен тарап үрде, өстенә шул чагындагы модага ияреп кыска итәкле итеп тектергән күлмәген киде, ошатмыйча, аны гадәттә киеп йөри торган күлмәге белән алыштырды. Кашларын сыпырган булды, берничә тапкыр көзге кыйпылчыгы чыгарып карады, битенә кершән-иннек сөртергә уйлады, сөртмәде һәм, болай каударлануы өчен үзеннән-үзе уңайсызлангандай, көзгесен дә, кершән-иннеген дә кире яшереп куйды. Шаярткан булып яки бүтән кызларга ияреп, кайчандыр элегрәк бизәнгәли торган иде ул һәм ул чагында ничектер тәмен дә таба, килештерә дә иде. Хәер, ул чагында бизәнмичә дә матур иде ул һәм, гомумән, бөтен нәрсә килешеп тора иде. Ә хәзер... бәлки, менә мондый чалт аяз көндә, укытуны ташлап, болай сузылып йөрү дә килешми торгандыр. Үзен биләп алган шул икеләнүләрдән тизрәк качарга теләгәндәй, ул кулына кичтән үк әзер-ләп куйган кечкенә төенчеген алды. Хуҗа хатынга үзенең бүген кичсез кайтмаячагын, больницада каты авырып- ятучы кардәш кешесенең хәлен белә баруын әйтеп, өйдән ашыгып чыгып китте.
Авылдан чыгып кыр юлында ялгыз үзе генә калгач, хәер, бөтенесе берьюлы җайга салынгандай булды һәм, әлеге шул назлап елмаючы якты кояш аны үтәли яктыртып, бөтен икеләнүләрен юкка чыгарды. Юк^ баш катырып торырлык бернәрсә дә булмады, ә булганы барысы да менә шушында: менә тигезле-тигезсез көзге юл. Менә як-якта уҗым кырлары яшәреп ята. Ерак та түгел, әнә әдрәсләнеп көзге урман күренә. Ә өстә, синең кичәге көнең белән дә кызыксынмыйча, иртәге көнеңә дә исе китмичә, җирдәге бөтен тереклеккә тигез җылысын коеп, рәхимле кояш яна... Аның җылы нурларына коенып, менә Зәйтүнә бара. Күңеле һәртөрле сәбәпсез пошынулардан бушанып калган, адымнары җитез, сулыш алуы иркен һәм, гомумән, анадан яңа туган кебек... Әйе, кеше гомерендә сирәк кенә булса да әнә шундый бәхет-сәгадәткә чумылган минутлар да була: кеше ару-талуны белми, гаеп-кыек турында уйла-мый, байлык өчен баш ватмый, фәкыйрьлек аны шулай ук куркытмый. Кеше һәм аны барлыкка китергән табигать икәүдән-икәү генә калганнар. Кеше табигать алдында, табигать кеше алдында баш ими, бер үк вакытта алар икесе дә хуҗа, икесе дә эшли. Берсе икенчесенә хезмәт күрсәтә, икенчесе беренчесенә җыр җырлый...
Бу җылы яктылыкка күмелгән сентябрь иртәсендә Зәйтүнә әнә шундый бәхетле минутлар кичерә һәм моның өчен аңарга әллә ни зур сәбәпләр дә кирәк булмаган. Сәбәбе шул: ул Пановка больницасына Сәфәргалинең хәлен белергә бара. Күңелендә булгач, ишеткән-белгән, Корбангали абзыйларга барып сорашып кайткан. «Ничек булыр икән? Кабул итәрме икән? Кешедән яхшы булырмы? Минем белән ниләр булмады да, аның белән ни булмагандыр?» Үзенә-үзе әнә шундый сораулар биргән, икеләнүләр булган, ялгыз баштан озак-озак уйлап, миңрәп калулар булган, хәзер инде алар барысы да артта калган, алда менә тигезле-тигезсез юл сузылып ята. Өстә чалт аяз күк, рәхимле җылы-тучы кояш, ә күңелендә аның бетмәс-төкәнмәс җыр, көе һәм сүзләре мәгълүм булмаган тонык җыр, бары тик җыр гына... йа раббем, Зәйтү- нә-бичарага да шундый бер йомшак сулышың тияр икән!
Тукта, чү, алда кинәт, җир астыннан тишелеп чыккан кебек булып, атлы арба күренде һәм Зәйтүнә, күктән җиргә төшкәндәй, кинәт сагаеп калды. Эчке җыр өзелде, дөнья кинәт тынып калгандай булды һәм, әнә шул серле тынлыкны җимереп, әкрен генә көпчәк тавышы, атның әллә нидә бер пошкырып җибәрүе ишетелә башлады. Зәйтүнә башындагы
56
яулыгын ипләгән булды, адымнарын тизләтте, дөресен генә әйткәндә, аның бу атлы юлчылар яныннан тизрәк үтеп китәсе килә иде. Менә атлы арба якыная төште, хәзер инде арбадагы кешеләре дә күренә, арбадагылар өчәү иде. Зәйтүнә, саклык йөзеннәнме, әллә эчке инстинкт белән нидер сизенепме, юлдан читкәрәк кагылды һәм, атлы юлчыларны игътибарсыз гына уздырып җибәрергә булып, туктап, аягын каккалады... Тегеләр инде аның турына килеп җиткәннәр, менә-менә узып баралар иде. Зәйтүнә шулай да күз кырыен гына булса да салмыйча уздыра алмады һәм, арбадагы ике хәрби кеше арасында аны — үзенең элекке ире Мидхәт Вилдановны күреп, яшен суккандай катып калды. Мәдхәтнең погоны йолкынып алынган, фуражкасы бер якка кыңгыр төшеп, икенче якка чәче бүлтәеп чыккан, изүе чишек, куллары каерылып артка бәйләнгән, йөзе көлдәй, башы иелгән, күзен күтәреп карамый һәм карарга теләге барлыкны да сиздерми, арба селкенгәнгә тере мәет кебек бөтен гәүдәсе белән арлы-бирле чайкалгалап бара иде.
— Мидхәт!
Бер мәртәбә, бары тик бер генә мәртәбә шул исем атылып чыкты Зәйтүнәнең авызыннан. Икенче тапкыр кабатларга ул инде көчсез һәм икенче тапкыр кабатлап торуның мәгънәсе дә калмаган, чөнки атлы юлчылар, кыр уртасындагы ялгыз хатынның зәгыйфь тавышын бөтенләй ишетмичә, узып киткәннәр, алар инде ераклашып баралар иде.
Җыр өзелде, дөнья тагын тынып калгандай булды һәм Зәйтүнә, юл читендә иңке-миңке басып калган Зәйтүнә, күпмедер вакыт үткәйнән соң, кинәт җил кузгатып алып киткән дала гөнҗәләседәй, басу өсләтеп каядыр—Мәтәскә урманнары ягына таба абына-сөртенә атлап китте. Кая барганын һәм ни өчен барганын белми, кояшның җылылыгын сизми, кеше күрер дип тә аптырамый, бу минутта аның берәүдә дә йомышы юк, юлсыз һәм сукмаксыз җирдән бара да бара... Иңке-миңке килгән башы бар, карышмыйча атлый торган аяклары бар, корт иледәй тузгыган уйлары бар һәм күңелендә җавабы табылмаган сораулар бар. Әйе, аңарга хәзер тынлыкта ялгызы гына калып, барысын да, барысын да яңадан бер кат башыннан кичерергә, вакыйгаларны үзе белгәнчә күз алдыннан үткәрергә һәм әнә шул өзлексез үзгәреп, чәбәләнеп торган вакыйгалар агымында үзенең урынын табарга кирәк иде.
Шул ук вакытта дөньяда баш ватмыйча гына аңлашыла торган эшләр дә бар, ачык һәм аңлаешлы кешеләр дә бик җитәрлек иде. Шундыйлардан берсе, мәсәлән, Корбангали абзый, Зәйтүнәне урман буенда ялгыз баштан каңгырып йөргән җирендә очратып, аена-ваена куймыйча, арбасына — утын өстенә утыртып үзләренә алып кайтты. Карт белән карчык, теге вакыттагы кебек, бу юлы да кунакны бик ачык чырай белән каршы алдылар, сораштыра, кызыксына башладылар. Юк, монда инде саташтырырга мөмкин түгел иде:-Зәйтүнә үзенең өйдән нинди ният белән чыгып киткәнлеген әйтеп бирмичә булдыра алмады.
Корбангали абзый, акча чыгармыйча гына малай өйләндерергә жай чыгып торуына бик тә шатланып:
— Бүгенгә бездә кунасың, иртәгә мин сине тарантаска утыртып, җәлт үзем алып барам, — дип өзеп куйды. Утын арбасын да кешедән алып кына җигеп йөрүче картының, болай зурдан кубып, хәтта тарантас ук вәгъдә итүенә Асылбикә түти бик үк ышанып җитмәсә дә, Корбангали абзыйның үз исәбе үзендә булган икән. Иртәгесен Асылбикә түти кунакны чәй һәм коймак белән сыйлаганда, баскыч төбендә тарантаска җигелгән айгыр, тоякларын кая куярга белмәгәндәй, тыпырчынып тора иде инде. Айгыр тыпырчынган саен ишек алдын яңгыратып кыңгырау уйнап куя — тарантасын тапкан Корбангали абзый, бер кызып киткәч, хәтта кыңгыраулы дугасын да тапкан иде.
57
XXXV
Корбангали абзый, «мөгаллимә кыз»ны утыртып, малае янына хәл белә баруга үзенчә бик зур эчке мәгънә биреп, аны бик тантаналы төстә уздырырга һәм, аз дигәндә, малае белән бу «урманнан табылган кыз»ның куллар бирешүенә ирешергә бик теләсә дә, бу баруда эш ул көткәнчә булып чыкмады. Сәфәргали тиф кризисларын әле тик үткәреп кенә ята иде, аңа, урыныннан кузгалып, чыгып йөрергә рөхсәт итмәделәр, якын кешеләре белән очрашу, берьюлы кинәт шатлану аның файдасына булачак түгеллеген аңлаттылар.
— Мин аның якын кешесе түгел, мин аның родной атасы, әгәр беләсегез килсә, — дип, тавыш күтәреп карады Корбангали абзый. Ләкин барыбер файдасы тимәде. Шуннан соң, алып килгән күчтәнәчләрен һәм кечкенә генә хат кисәге язып кертү белән чикләнеп, үзләре теләр-телә- мәс кенә борылдылар. Корбангали абзый кинәт бөтенләй телсез калып, аты тирәсендә кайнаша башлады. Монда аның беренче эше дугадагы кыңгырауны алып кую булды — эш ул уйлаганча барып чыкмаган икән, ачу китереп, яңгырап кайтмасын. Ә Зәйтүнәгә килгәндә, ул әле һаман шул тирәдән китә алмый, больница тәрәзәләренең әле берсе, әле икенчесе каршына туктап, карангалап тора, нидер көткәндәй иде.
Хатын-кыз сизгерлеге, күрәсең, Корбангали картның дулавыннан көчлерәк булып чыкты. Зәйтүнә, куырылган көзге клумбаларны таптап, бер тәрәзәдән икенчесенә күчеп йөргәндә, кинәт, беренче карашка бөтенләй аптырашта калдыра торган булып, тәрәзәләрнең берсенә соры халатлы кеше килеп сыланды. Күз белән күреп, акыл белән төшенүдән бигрәк, инстинкт белән берьюлы тотып алды Зәйтүнә: бу — шул үзе, бу — ул югалткан Сәфәргали иде. Ябык, бөтенләй чырайсыз калган, сакал-мыек баскан, картайган, ләкин боларның берсенә дә карамастан, нужалы еллар салган таныш түгел эзләргә дә карамастан, таныды: ике кат тәрәзә аркылы сирпелгән җылы күз карашы, авыз чите белән генә елмаеп торуы — үпкәсе һәм гафу итүе, назлавы һәм өмете, югалган яшьлеге һәм тормыш кыенлыгы күреп алынган өлкәнлеге, барысы да, барысы да шушында иде. Үзе дә сизмәстән һәм бернинди тартынусыз, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде Зәйтүнәнең. Әйтерсең, шул саф тамчылар күңелдәге икеләнү тойгыларын да эретеп, үзләре белән юып алып чыктылар, кинәт ул бушанып, рәхәтләнеп һәм эчке тынычлыкка күмелеп калды.
Әлбәттә, боларның берсен дә Корбангали абзый күрмәде. Шуңа күрә ул өйгә кайтканда, баргандагы кебек, кәефле түгел иде. Зәйтүнәне ул укыта торган авылга шул җигелгән атта илтеп кайтып, өйдә карчыгы белән икәве генә калгач, уенын-чынын бергә кушып, әйтә куйды:
— Мин дигәнчә булмады, карчык. Үз күз алдымда вәгъдәләштереп, кулларын кулга тоттырып, үз күз алдымда «пәп» итешүләрен күреп кайт- макчы идем, булмады.
Корбангали абзый дигәнчә үк булып бетмәсә дә, шулай да яшьләр үз дигәннәрен, ниһаять, иттеләр. Сәфәргали больницадан терелеп чыккач һәм, тагын китеп, революция җилендә тагын бераз көеп кайткач, давыллар басыла төшкәч, яфракларда иртәнге чыклар ялтыраганда, алар тагын очраштылар һәм бу юлы инде бер дә аерылмаска очраштылар. Давыл барлык тузаннарны очырып алып киткән, һава җиңеләеп, сулыш алу иркенәеп калган иде. Тормыш булгач, бәлки, «ай-һай ла! берегез тегеләйрәк, берегез болайрак» дип, гайбәт сүзләре әйтүчеләр дә булгандыр. Ләкин болар үзләрен андый гайбәтләрдән өстен тоталар, алай әйтүчеләрне тыңламыйлар, андыйларны тыңларга аларның вакытлары юк, давыллар аша үтеп исән-имин калган мәхәббәт аларны
яңадан Һәм бу юлы инде бөтенләйгә биләп алган, шуның өстенә тагын дөньяның бүтән мәшәкатьләре дә җитәрлек иде. Нәрсә булган — ул булган, мәхәббәт аларның барысын да оныттырган, мәхәббәт араны тигезли һәм мәхәббәт аларның адымнарына җиңеллек, тавышларына көрлек бирә, ә давыл шулай ук. мәхәббәтнең үзеннән дә барлык тузаннарын кагып алып киткән, мәхәббәт үзе дә сафланып калган иде.
Менә алар, бу юлы инде тар сукмактан түгел, көрәш белән, ялгышулар һәм икеләнүләр, сөртенеп егылулар һәм борын канатулар аркылы яулап алынган олы һәм иркен юлдан, бердәй тигез адымнар белән алга киттеләр.
Берсе — татар халкының мәңге тутыкмас көләчлеген һәм хәрәкәт- чәнлеген чагылдырып, кыңгырау кебек, дала яңгыратып шаулап бара.
Икенчесе — хезмәт иясе хатын-кызларның мәңге сулмас җылы күңелен гәүдәләндереп, иптәше көлгәндә, аның шатлыгын уртаклаша, иптәше арып калса, аны назлый, иптәше ташка бәрелеп аягын җәрәхәтләсә, аның җәрәхәтен бәйли...
1945—1957 еллар.
(Бетте.)