Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЙОРТЛАР


Татарстан районнарында йөргәндә син кайсы авылда гына булма, һәркайсында яңа йортлар, яңа буралар очратасың. Быел гына салынган, түбәләре я салам, я такта, я калай белән ябылган йортлар, гәрәбәдәй сары бүрәнәләрен ялтыратып, тирә-юньгә бер ямь, бер матурлык биреп торалар. Кайберләренең тәрәзә капкачлары, тәрәзә рамнары төрле төсләргә буялган. Нинди генә төсләр юк монда! Ак, яшел, зәңгәр, кызыл, сары... Әмма барыннан да бигрәк яшел һәм зәңгәр тәрәзә капкачлары күбрәк. Мондый тәрәзә капкачлары авыл фонында, йөзек кашы кебек ялтырап, аеруча матур, чытлыклы булып ерактан ук күренәләр. Зәңгәр тәрәзә капкачларын күргән саен нигәдер мәңгәрләр турында халык җыры искә төшә:
Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр, Без дә шулай буятыйк...
дип башлана ул җыр. Мин ул җырның ахырына игътибар итмим. Ахыры аның ашау-эчү, уйнау-көлү белән бетә. Әйдә, кемнәрдер анда аша- сыннар-эчсеннәр, уйнасыннар-көлсеннәр, яшь күңелләрен ачсыннар... Сүз юк, анысы да бик әһәмиятле. Җиң сызганып, маңгай тирен агызып эшләгәннән соң күңел ача белергә дә кирәк. Әмма бу җырда мин барыннан да бигрәк йортларның зәңгәр, матур булуларына игътибар итәм.
Безнең халык, өй эчен генә түгел, тышын да бизәргә, матурларга, сырларга ярата. Өй кыекларын, кәрнизләрне, тәрәзә башларын, тәрәзә капкачларын уеп ясалган орнаментлар белән бизи, сырлый. Тәрәзә капкачларын төрле төсләргә буйый. Әгәр хәле җитә икән, өен дә тоташтан буяп җибәрә. Моның өчен ул кара төсләрне түгел, ә күңелне күтәреп, шатландырып торган ачык төсләрне сайлый. Болар барысы да халкыбызның тормышны, матурлыкны, нәфислекне яратуын күрсәтеп тора.
Былтыр миңа шундый ачык буяулы, ерактан ук көлеп, елмаеп торган яңа йортларны күрергә, аларга кызыгып, сокланып карап узарга туры килде. Дөрес, әле андый йортлар күп түгел. Аларның азлыгын халкыбызның матурлыкны яратмавы беләи түгел, ә авыл магазиннарына буяуларның, бигрәк тә олифның җитәрлек кайтмавы белән аңлатырга кирәк. Авылларда яңа салынган йортлар күп, әмма тәрәзә капкачлары, тәрәзә яңаклары, ишекләре, идәннәре буялган йортлар әле ул кадәр күп түгел.
Яңа йортлар һәрвакыт минем күңелдә ниндидер балаларча бер куаныч, тел белән әйтеп бирергә мөмкин булмаган бер шатлык уята. Шундый йортларга мин, үзем дә сизмичә, сокланып карап узам... Тәрәзәләренә ап-ак пәрдәләр корылган. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп тора. Кайберләре кып-кызыл чәчәк аткан. Кына гөлләре булса кирәк. Капка
6. .с. ә.- № 5.
81

1
82
төпләрендә, чирәмдә, балалар уннан йөри. Шаулаган, гөрләгән, чыркылдашын көлешкән тавышлары ишетелә. Ә ишек алдында, яңа өннең хуҗасы, кулына балта тотып, эшлекле, җитди кыяфәт белән нәрсәдер юна. Аның үткен балтасы астыннан тирә-юньгә йомычкалар оча... Мондый йортларның хуҗалары миңа бик эшлекле, бик булдыклы булып тоелалар. Бу бәхетле кешеләрнең өйләреннән пакьлек, чисталык, өлгерлек һәм муллык аңкып торадыр кебек...
Менә шундый яңа йортларны мин журналның узган номерларындагы очерклар буенча укучыларыбызга таныш булган Кәкре-Атауда да, Бикүледә дә күп очраттым. 1957 елны Кәкре-Атау авылында 28 кеше яңа йорт салган, Бикүледә — 30. Бикүледә соңгы алты ел эчендә барлыгы 102 йорт салынган. Хәзер бу авылда 202 йорт. Димәк, алты ел эчендә авылдагы йортларның яртысы яңарган.
Яңа йортка бүрәнә кайдан алалар? Акча ничек җиткерәләр? һәм ничек салалар?.. Яңа йортлар турында сөйли башлагач та, билгеле, укучыларның башларына үзеинәп-үзе шундый сораулар киләчәк. Андый сораулар безнең башыбызга да килде. Без, аңа ачык җавап табарга теләп, быел гына яңа йорт салып кергән колхозчыларның берсенә — илле-алт- мыш яшьләрендәге бер картка мөрәҗәгать иттек;
— Бүрәнә кайдан алдыгыз?
— Илимент белән алдым, — диде ул безгә.
Сүзлекләрнең берсендә дә булмаган бу яңа төшенчәне без баштарак аңламый тордык. Тик җентекләп сорашканнан соң гына аның «лимит» сүзеннән бозылган икәнен төшендек. Бу авылда аны кайберәүләр «алимент» дип тә әйтәләр. Хәер, бу сүзне ничек кенә бозсалар да, колхозчылар, аны зур ихтирам белән телгә алалар. Чөнки бу сүз — колхозчыларның салынган һәм салынып ята торган йортлары дигән сүз! Бу сүз—совет властеның колхозчыларга күрсәткән материаль ярдәме дигән сүз!
— Узган ел бүрәнә сорап, авыл советына гариза биргән идек, — диде карт. — Гаризабызны сессиядә карадылар. 20 фесметрга илимент бирделәр.
— Күпме түләдегез?
— 7 сум 20 тиен.
— -Бүрәнә башынамы?
— Юк, бөтенесенә.
Без моның арзанлыгына гаҗәпләндек. Карт, безне тагын да гаҗәпләндерә төшеп, сөйләвендә дәвам итте:
• — Хәтта әле 7 сум 20 тиенне дә түләмәдем, — диде. — «Ник түләмәдең», дисезме? Менә ни өчен: урманда безгә бирелгән агачларны кискәннән соң, участокны чыбык-чабыклардан чистартырга кирәк. Моны лесхоз үз хисабына чистарттыра. Ә без аны үзебез чистартып, чыбык-чабыкларын рәтләп өеп киттек. Моның өчен безгә лесхоздан ун сум акча тиеш булып чыкты. Шулай итеп, бүрәнә безгә тиген килде. Күрәсең, бүрәнәләре начар түгел, — диде карт һәм, йортыннан бик канәгать икәнен белдереп, стенасының берничә җиренә учы белән шапылдатып сугып алды.
Чыннан да, бүрәнәләрдән зарланырлык түгел иде.
Без йортның күпмегә төшүе белән кызыксындык. Карт, бу сорауны ишеткәч, безгә таба сәер генә карап алды да тынып калды. Аннары тотылган акчасының исәбенә чыгарга, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, күзләрен идәнгә төбәп, бераз уйланып торды.
— Күпмегә төште дип, кем санаган инде аны, — диде ул һәм безгә күтәрелеп карады. Без аның бераз кысыла төшкән яшькелт күзләрен күрү белән үк йортының күпмегә төшкәнлеген әйтергә теләмәвен сизеп алдык. Шулай да сорашуыбызда дәвам иттек.
— Бәлки, чама белән булса да әйтерсез. Тиене тиенгә туры килмәсә дә ярый.
83
Карт башын кашып алды.
— һе, — диде ул, бераз елмая төшеп, — чама белән дә әйтеп булмый аны. Аның я тегесе, я бусы дигәндәй... Кая барысын да хәтерләп бетерәсең. Йорт бит ул — келәт кенә түгел. Аңа еллар буенча хәзерләнгән...
Күрер күзгә тискәре булмаган, киресенчә, башта үзенең ачык йөзле- леге белән яхшы тәэсир калдырган бу картка без йортының күпмегә төшүе турында нинди генә сораулар бирсәк тә, ачык җавап ала алмадык. Аның моны нигәдер әйтәсе килми иде. Нәрсә сәбәп булгандыр,— белмәдек. Без, аны артык борчымаска теләп, саубуллашып чыгып киттек. (Хатабызны тик соңыннан гына төшендек. Карт янына без авыл кешеләреннән берәүне дә ияртмичә кергән идек. Шуның өстенә безне аның беренче күрүе иде. Чыннан да, беренче очраган кешеләргә үзенең байлыгы турында сөйләмәве гаҗәп түгел.)
Лимит белән салынган йортларның ни бәягә төшүе безне әле һаман кызыксындыра иде.
Күпмегә төшә сон, ул? Менә шундый сорау белән без күпләргә мөрәҗәгать иттек.
Бригадир Шәрифулла Әхметов моннан бер-ике ел элек, лимит белән агач алып, 5,4X5,7 метрлы, биш тәрәзәле, салам түбәле йорт салган. Бирелгән агачны, урманга барып, туганнары, дус-ишләре белән кискән. Бүрәнәне колхоз машинасы белән ташыганнар. Бураны өмә белән бураганнар, йортны да өмә белән күтәргәннәр. Өмәгә килүчеләрне сыйлау һәм йорт салганда кирәк булган әйберләрне сатып алу өчен Шәрифулла барлыгы 370 сум акча тоткан. Шулай итеп, аның йорты 370 сумга төшкән.
Безгә бу бик арзан булып тоелды. Ышанырга теләсәк тә, булдыра алмадык. Чөнки чамасыз арзан иде. Шәрифулла безне чын күңелдән ышандырырга тырышты:
— Мин бары кесәдән чыккан акчаны гына әйтәм, — диде ул. — Сые- мазары хәзинәдә булганы белән үтте. Шөкер, анысы җитәрлек бездә. Тик тамак җылыткычны гына алырга туры килде.
Без әле һаман ышанып бетә алмый идек. Шәрифулла аңлатуында дәвам итте:
— Безнең авылда йортны яллап салдырмыйлар. Зур эшләрне өмә белән үткәрәләр. Ә вак-төяген үзебез эшлибез. Кайберәүләр тәрәзә рамнары кебек нечкә эшләрне дә үзләре эшлиләр. Кирпечен дә үзебез сугабыз. Хәтта мичен дә чыгарабыз...
Шулай да без бу суманың дөреслеген, башкалардан сорашып, тикшереп карарга булдык. Урам буйлап китеп, яңа салынып яткан йортларның берсенә таба атладык, йортның инде түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган, хәтта морҗасыннан да сыек кына төтен чыга иде.
йорт хуҗасы Таһир Галимов, утыз яшьләр чамасындагы таза, базык гәүдәле, кара чәчле егет, безне бик ачык каршы алды. Ул әле генә мич чыгарып бетергән икән. Аны, йомычкалар белән ягып җибәреп, сынап маташа иде.
Бу инде аның икенче йорт салуы. Беренче йортны (төп йорт урынында) моннан берничә ел элек, армиядән кайткач салган. Хәзер гаиләләре ишәеп киткән, энесе дә өйләнгән. Таһир, борынгыдан килгән гадәт буенча, төп йортта энеләрен калдырып, аерылып чыгарга кирәк тапкай. Туганнар, бик тырышып эшләп, менә шушы йортны салганнар. Яшь хуҗа тагын атна-ун көннән күчеп чыгарга, өй котлау мәҗлесе үт-^ кәрергә уйлый.
йорты кечкенә түгел. Алты тәрәзәле. Буе 8,5 метр, аркылысы — 5.
Таһир да зур эшләрне өмә белән үткәргән. Ишекләрен, тәрәзә яңакларын, идән һәм түшәм тезүләрен үзе эшләгән.
— Хәзергә кадәр 450 сум расход тоттым, — диде ул. — Башка расход чыкмас шикелле. Хәер, котлау мәҗлесе уздырганда тагын бераз G*
84
тотмый булмас. Анысын инде йорт расходына кертеп булмый. Бәйрәм расходы.
Тагын бер мисал китерик. Колхозчы Вәлимөхәммәт Сафиуллин алты почмаклы йортын салып бетереп килә иде. Аның йорты тагын да зуррак: 9 X 5,5 метрлы. Сафиуллин аңа ике мең сум акча тоткан.
Болар лимитлы һәм өмә белән салынган йортлар. Ләкин бу авылларда булдыклы хуҗалар лимит булмаган хәлдә дә йортларны арзанга төшереп сала беләләр. Мәсәлән, колхозчы Нәбиулла Сөнгатуллин былтыр алты почмаклы йорт салган, йортының буе 9,5 метр, аркылы сы — 5,5. Чоланын да бүрәнәдән эшләгән. Кыскасы, яхшы йорт! Бүрәнәне лесхоздан алган. Барысына 15 сум түләгән. Моның арзанлыгы, билгеле, безне тагын гаҗәпләндерде.
— Арзанлыгының сәбәбе менә нәрсәдә, — диде ул безгә. — Лесхозга мин бу бүрәнәләрнең юкәсен төшереп бирдем. Шуңа арзан булды ул миңа. Хәер, йорт үзе дә кыйбатка төшмәде. Бүрәнәләрне яллап төятеп кайтсам да, йортны өмә белән салдым. Биш өмә үткәрдем. Калган эшләрнең барысын да үзем эшләдем.
— Әгәр йортыңны баштан алып ахырына чаклы яллап эшләтсәң, күпмегә төшәр иде? — дидек без.
Бу төпле хуҗа, барлык эшләрен акчага күчереп, санап барган икән. Уйлап тормыйча җавап бирде:
— Тугыз меңгә.
Бу тирәдәге колхозларда порт салырга теләүчеләр башка юллар белән дә лесхоздан агач сатып алалар. Үзең барып кискәндә, агачның хакы кыйбат түгел.
Монда кайберәүләр, өмәгә йөри-йөри, тәмам балта остасы булын беткәннәр. Кулларына балта, өтерге; ышкы тота беләләр, стеналары өелгән өйне тәмамлап керү эшен үзләре башкаралар.
Бик ешаеп киткән өмәләрдән зарланучылар да юк түгел. Кулларыннан эш килә торган кешеләрне, үзеннән-үзе билгеле, өмәгә ешрак чакыралар. Шундый бер останың хатыны, сүз арасында сүз чыгып, безгә зарланып алды:
— Минем картның башы өмәдән чыкмый, — диде. — Чакырдылармы, хәзер балтасын кыстыра да китә дә бара. Ә үзенең йорт тирәсендә әллә никадәр эше аунап ята. Я тегесе, я бусы җимерелгән... Тәмам туеп беттем шул өмә дигән нәрсәдән. Кайчан гына котылыр көн булыр икән,— диде.
Зарланучы хатынның ире дә шунда, безнең белән бергә утыра иде. Ул хатынының сөйләп бетергәнен сабыр гына тыңлап торды да аңлатып бирде:
— Юк, карчык, ялгышасың син, — диде. — Кирәкмәгәнне сөйлисең. Әгәр мин өмәгә барам икән, кемгә барасымны белеп барам. Мин бар- тан кешеләр кемнәр алар? Безгә өмәгә килгән кешеләр түгелме соң'4 Шулар бит. йортны салып кергәндә, үзең үк аларны мактап утырган идеи. Ә хәзер бөтенләй кирегә тырныйсың. Әй, карчык, карчык, бпк тиз онытасың икән син, — диде.
Өмә — татар халкының бик борынгыдан килгән матур гадәте, үзара ярдәмләшүе. Бу гадәт тә, «кунак ашы — кара-каршы» дигән кебек, билгеле дәрәҗәдә кара-каршылыкны таләп итә. Бу турыда безгә Бикүле авылы колхозчысы Нургаян Сибгатуллина образлы тел белән бик матур итеп сөйләп бирде. Ул да быел алты почмаклы, алты тәрәзәле йорт салган. Без аңардан сорадык:
— Нургаян апа, ирең сугышта үлгән, балаларың өмәгә йөрерлек түгел. Ә үзең шулай да ике’зур өмә оештыргансың. Өмәгә ничек килделәр сиңа? — дидек.
— Борынгылар әйткәннәр, — диде ул, — атыңны ерактан торып ашат, дигәннәр. Үзегез беләсез, колхозчыларның атлары юк, әмма сы-
85
ерлары бар. Мин дә шулай, борынгылар сүзен тотып, сыерымны ерактан торып ашаттым,—диде.
Билгеле, мондый кинаяле сүзне без аңлап бетерә алмадык. Нургаян апа безгә аның мәгънәсен ашыкмый гына сөйләп бирде:
— Борынгы заманда берәү урманнан бүрәнә ташый икән. Ташый да ташый. Ләкин һич тә ташып бетерә алмый. Аты тәмам ара. Бервакыт бөтенләй тарта алмаслык хәлгә килә. Нишләргә хәзер моңа? Бу тегеләй дә куып карый атын, болай да куып карый. Юк, бармый бит ат. Урыныннан да кузгалмый. Шунда бу кеше янына ак сакаллы бер карт килеп чыга. «Атыңны кума, кыйнама. Файдасы булмас, кардәш,— ди.— Әгәр бүрәнәңне тизрәк ташып бетерәсең килсә, атыңны ерактан торып ашат», ди. Карт шунда ук китеп бара. Ниндидер бик яхшы карт була бу. Әлеге кеше, бүрәнә ташучы, бик куанып, шунда ук бер озын колга кисеп ала. Печәнне шуның башына бәйли дә ерактан торып ашата. Бер кочак ашата, ике кочак ашата. Юк, аты һаман тарта алмый. Ничек тартсын, арган, хәлдән тайган ич ул. «Ах, явыз карт, мыскыл итте бит мине», ди. Күңеленнән бик ачуы килә моның картка. Ни күзе белән күрсен, әлеге ак сакаллы карт аның янына тагын килеп чыга. Бүрәнә ташучы аптырап кала. Карт аңа әйтә: «Син миңа үпкәләмә, кардәш, үзеңә үпкәлә, — ди.—Мин әйткән сүзнең мәгънәсе алай түгел аның», ди. Шунда ул аңа төшендереп бирә: «Авылыгызда моңарчы бүрәнә ташучылар булдымы? Булды. Аларга өмәгә бардыңмы? Бармадың. Барырга кирәк иде. Барган булсаң, алар да хәзер сиңа булышырлар иде», ди. Тик менә шуннан соң гына әлеге кеше «атыңны ерактан торып ашат» дигән сүзнең мәгънәсен аңлый. Менә шулай ул. Мин дә сыерымны ерактан торып ашаттым. Сугыш елларында, аннары сугыштан соңгы беренче елларда сыерым бепәп өмәгә күп йөрдем. Бүрәнәсен дә ташыдым, утынын да ташыдым, бакчаларын да сөрдем. Ат аз иде ул елларда. Машиналар бөтенләй юк иде. Менә шул кешеләр мин йорт салырга җыенганны белгәч үк, үзләре килеп җиттеләр. «Өмәдән калдырасы булма безне», диделәр. Алар гынамы сон! Дөньяда яхшы кешеләр бетәсе түгел, һич уйламаган кешеләр килеп булыштылар, — диде Нургаян апа һәм шуның белән сүзен тәмамлады.
Өмәнең нигезендә менә шундый үзара ярдәмләшү, дуслык, туганлык, күмәклек ята. Авылларда менә шундый күмәк юл белән, үзара ярдәмләшеп, бер-берләренә өмәгә йөреп, яңа йортлар салалар. Өмәләрдә ирләр генә түгел, хатын-кызлар да катнашалар. Аларга да эш табыла.
Авылларда яңа йортларның саны елдан-ел арта. 1957 елда Татарстан колхозларында барлыгы 14.626 йорт салынган. Кечкенә сан түгелГ Ләкин бу йортларның зур кимчелеге бар: күбесе салам түбәле.
Ни өчен безнең кайбер авылларда, калай түбәле яисә такта түбәле йортларга караганда, салам түбәле йортлар күбрәк? Колхозчылар әллә йорт түбәләрен калай белән, шифер белән яисә такта белән ябарга теләмиләрме? Әллә моңа хәлләре җитмиме? Җитә. Такта белән генә түгел, калай белән дә, шифер белән дә ябарга күбесенең хәле җитә. Ләкин калай бездә иң дефицит товарларның берсе. Район магазиннарында аны табып булмый. Шулай ук шифер да район сәүдә оешмаларына аз кайта. Аңа өмет тотарга мөмкин түгел. Әмма тактага мохтаҗлык юк. Яңа йорт салучыларның теләсә кайсы үзенең йортын такта белән яба ала. Лесхоздан алына торган агачның хакы арзан. Шулай ук аны пилорамаларда тактага ярдыру да кыйбат түгел. Бер фесметрын 60 сумга ярып бирәләр. Шуңа карамастан, кайбер авылларда салам түбәле яңа йортларның саны шактый зур.
Янгын чыккан вакытларда салам түбәле йортларның, бик тиз кабынып янып китүен һәм шуның аркасында колхозчыларның күп зарар күрүен искә алып, моннан соң салам түбәле йортлар салдырмау чара-
86
ган йортларның санын киметү өчен мондый чаралар кулланылса яхшы булыр иде.
Болар билгеле дәрәҗәдә «мәҗбүри» чаралар. Ләкин безнең кулда ирекле чаралар да күп. Аның иң көчлесе — пропаганда. Әгәр бездә калай һәм шифер җитәрлек түгел икән, үзенең чыдамлылыгы, янгыннан курыкмавы белән танылган черепица бар. Аның яхшылыгын, чыдамлылыгын һәм калайга караганда арзанлыгын халыкка ышандырырлык итеп сөйләп бирергә кирәк.
Дөрес, черепицаны әле хәзергә бары Казан белән Чистайдан гына алырга була. Бу пунктлар күп районнар өчен ерак, ләкин черепицаны колхозчыларга якынайтырга, районнардагы промкомбинатларда да сугарга мөмкин бит.
Бу тирәдәге колхозчылар үз мичләре өчен кирпечне үзләре сугалар дигән идек. Кирпечләре, яндырылмаган булса да, нык. Без аның ныклыгына ышанып бетмәгән идек. Ләкин безгә моны төрле юллар белән исбат итәргә тырыштылар. Бер кулга промкомбинат кирпечен, икенче кулга Бикүле кирпечен алып, бер-беренә бәреп, «сугыштырып» күрсәттеләр. Промкомбинатның ике кирпече, уалып, чәлпәрәмә килде, ә Бикүле кирпече әле нык иде. Промкомбинатның тик өченче кирпече «сугышка» кергәч кенә Бикүле кирпече, урталай ярылып, бирелергә мәҗбүр булды. Әмма аның каравы, промкомбинат кирпеченең үзенә дә авыр килде, — ул үзенең әлеге ике мәрхүм иптәше янында, хур булып, таралып ята иде. (Җәяләр эчендә булса да, әйтеп үтик: бу «сугыш» Бикү'ле кирпеченең ныклыгыннан бигрәк, Каравыл Тавы промкомбинаты кирпеченең начарлыгын күрсәтә. Моны шулай аңларга кирәк.) Менә шундый нык кирпеч суга белүче колхозчыларны черепица сугарга да өйрәтеп булмыймы? Әгәр колхозчыларыбыз вакытлыча кирәк булган бу һөнәрне үзләштерсәләр, авылларда салам түбәле өйләрнең саннары сизелерлек кимер иде.
Бездә саламга караганда күп тапкыр яхшырак булган дранча да бар. Аны калдык-постык агачлардан да әзерләргә була. Шулай ук бал-' чыклы салам да, коры саламга караганда, яхшырак, чыдамлырак һәм янгыннан курыкмаучанрак. Нигә бу материалларны бездә тиешенчә пропагандаламыйлар? Вакытлы матбугатта бу турыда күбрәк урын бирелсә, Татарстан китап нәшрияты, черепицаның, балчыклы саламның, дранчаның яхшы, уңай якларын күрсәтеп, китаплар һәм плакатлар чыгарса, аларны колхозларга таратса, билгеле, бер нәтиҗәсе булмый калмас иде. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы да бу эшне онытмаска тиеш. Бу аның төп бурычы.
Татарстан колхозларында яңа йортлар күп салына. Киләчәктә алар, колхозларның һәм колхозчыларның экономик хәлләре яхшыра, күтәрелә бару белән бергә, тагын да күбрәк салыначак. Шулай булгач, колхозчы йортының проекты һәм аның усадьба планы турында уйлый башларга бик вакыт.
Колхозчыларга тәкъдим ителгән шундый план һәм проект юкмы икән дип, без Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Безгә анда: «Татарстан колхозчылары өчен төзелгән андый план
ларын күрә оашларга вакыт түгелме икән? Мәсәлән, дәүләт банкысы йорт салачы колхозчыларга ссуда биргәндә бер шарт куя: йортны типовой проект оелән салырга. Типовой проект белән салынган йортларның. түбәләре салам белән ябылмый. Димәк, салам белән ябарга рөхсәт юк. Авыл советлары да колхозчыларга йорт салыр өчен агач алырга лимит бирәләр. Нигә алар шулвакыт: «Салам белән япмаска», дип шарт куймыйлар? Теләгәндә куя алырлар иде. Лесхозлар да колхозчыларга арзан бәягә агач саталар. Югары оешмалардан тиешле күрсәтмәләр булса, алар да мондый шартларны куя алалар. Минемчә, авыллардагы салам түбәле йортларның, ягъни янгыннан күбрәк зарарлана тор

да, проект та юк», — дип җавап бирделәр. Шулай да бу турыда бернәрсә дә эшләнмәгән дпп әйтеп булмый. Моңа чаклы Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан районнарга биш типовой проект җибәрелгән. Ләкин алар МТСларга һәм авыл интеллигенциясенә тәкъдим ителгән проектлар. Аларның иң арзан дигәне 30 мең сумга төшә. Билгеле, бу проектлар белән салына торган йортлар хәзергә безнең колхозчыларның күпчелеге өчен кыйбат. Колхозчылар, бик арзанга төшереп, матур, уңай йорт сала беләләр. Менә шулариың тәҗрибәләрен өйрәнеп, Татарстан колхозчыларының күпчелегенә яраклы проектлар төзелсә һәм алар яңа йорт салучы колхозчыларга тәкъдим ителсә, гаҗәп яхшы булыр иде. Мин моны мәҗбүри проект итеп уйламыйм. Ирекле проект. Колхозчылар телиләр икән, — шул проект белән салалар, теләмиләр икән, — юк. Берәүне дә ирексезләргә ярамый. Әгәр шундый проект белән салынган йортлар яшәр өчен уңай, яхшы булалар һәм арзан төшәләр икән, колхозчылар андый проектны бик рәхәтләнеп кабул итәчәкләр.
...Авылларда яңа йортлар күп салына. Алар һәрвакытта да үзләренең яңалыклары, кер кунарга өлгермәгән чисталыклары белән минем күңелемне иркәлиләр, рәхәтләндерәләр. Мин аларга, үзем дә сизмичә сокланып, балаларча куанып карап узам. Ләкин мин аларның яңа булганнары өчен генә куанмыйм, ә тормышыбызның көннән-көи яхшыра, матурлана баруының ачык бер билгесе булганы өчен дә куанам. Яна йортлар минем күңелемне менә шуның өчен иркәлиләр, менә шуның өчен рәхәтләндерәләр.

88