Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНУЛАР ЬӘМ ЭЗЛӘНҮЛӘР



Яшен яшьнәде һәм күк күкрәде, Коеп яңгыр яуды Иделдә.
Яңгыр яуды, Яңа шатлык өстәп күңелгә. Кырга чыгам, Тоям бодайларның
Рәхәтләнеп сулыш алуын, Яңгыр, әйтерсең лә, сибеп үткән Гүзәллек һәм яшьлек даруын.
Минем гомерем Мондый эз калдырып Үтә алмас, бәлки, үтүен, Шатландыра ләкин Шундый матур
Теләк белән гомер итүем!—
дип яза Зыя Мансур «Яңгыр» ши-гырендә.
Шагыйрь үз лирик героеның шат-лыклы елмаюын кояшлы яңгыр белән чагыштыра («Бакчачы кыз»), бөтен җир йөзен нур белән балкытучы энҗедәй яңгыр бөртекләре турында яза («Кояшлы янгыр»), хәтта үзенең тулы бер җыентыгын да «Ләйсән» дип исемли.
Зыя Мансурның бу образны яратып сайлап алуы, аңа, төрле мәгънә һәм хис төсмерләре биреп, кабат-ка- бат тукталуы очраклы түгел. Җиргә ямь өстәүче, иркен басуларга, чиксез болыннарга яшәү, матурлык китерүче җәйге яңгыр образы, аның символик мәгънәсе шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләренә дә бер ишарә булып тора. Шагыйрь үз поэзиясенең дә, җирне ямьләндерүче, аңа яшәү көче, бәрәкәт бирүче яңгыр кебек, кешеләр күңелен җилкендерә, аларны киләчәктәге бөек эшләргә илһамландыр а алуына ирешергә тели, табигатьнең гадәттәге матур- * лыгын һәм яшәү көчен гәүдәләндергән кояшлы яңгыр кебек, тормышыбызны дәртле, җылы итеп, көндәлек гүзәллегендә чагылдырырга омтыла.
Зыя Мансурның шигъри материалы күзгә ташланып тормаган, вак булып күренгән, ләкин алардан башка яшәве мөмкин булмаган тормыш детальләренә нигезләнә. Поэтик эшкәртелеп һәм гомумиләштерелеп бирелгән шул детальләр аша укучы тормышыбызның көннән-көн яхшыруын, матураюын йөрәге белән тоя һәм шагыйрь игътибарын җәлеп иткән картиналарның «вак нәрсә» түгел, бәлки илебезнең һәр почмагында барган бөек үзгәрешләрнең нәтиҗәсе икәнлегенә ышана. Шагыйрь туган ил төшенчәсен конкрет ачарга омтыла. Мәгънә ягыннан кирәксезгә катл аул андырылм агай, гади, аңлаешлы образлар совет кешесенең туган илгә булган җылы һәм олы хисләрен үзенә бер рухи күтәренкелек белән чагылдыралар:
Әй туган жир. туган жир, Сулыш биргән жирем син. Тирбәлдергән бишегем, Тормыш корган жирем син.
Телем ачылган урын, Әткәм, әнкәм үскән жир. Татлы булып жиләгең, Алмаларың пешкән жир...
Урманлы жир, таулы жир, Мәңге тынмас шаулы жир, - Якты тормыш балкыткан Тиңсез данлы жирем син.
(«Тиңсез данлы җирем син»).
Туган ил, туган җир шагыйрь хис-ләренең, уй-тойгыларының иң изгесе һәм иң кайнары. Аның шатлыгы да, кайгы-хәсрәте дә шуңа бәйләнгән:
Бар минем, бар —
хөр илем бар — Мәңге сулмас гөл илем.
92
Шатлыгым да, хәсрәтем дә, Оҗмахым да шул минем («Туган ил»).
Зыя Мансурның туган җиргә, аның конкрет гәүдәләнешенә баглы хисләре тормышка битараф карау тойгыларыннан ерак. Туган-үскән кырлар, болыннар, хәтта анда үскән һәрбер башак та аның күңелен горурлык хисе белән тутыра, тормышка актив мөнәсәбәтне белдерә. Шуңа күрә шагыйрьнең «җанга рәхәт биргән кырларда татлы хисләр» тудырган дәртле ашкынуын һәм «шушы килеш үләргә риза булуын» тормышыбызны өстән генә күзәтү нәтиҗәсендә туган уй-тойгы итеп түгел, бәлки аны җаны-тәне белән яраткан, аның өчен утка-суга керергә, аның көндәлек, гади матурлыгын үзен-үзе аямыйча сакларга, кадерләргә әзер торган совет кешесенең олы, изге кичереше итеп кабул итәбез («Шушы килеш»).
Бу яктан караганда «Бөтнек чә-чәкләре» һәм «Аккош күле буенда» шигырьләре характерлы. Сугыш кырларында ил азатлыгы өчен көрәшүче шагыйрьне туган җирен хәтерләтүче гади бөтнек чәчәкләре генә дә дошманга каршы тагын да кыюрак сугышырга рухландыра. Шагыйрь Идел буйларын, Урал тауларын күз алдында тотып, көрәш юлы буйлап алга атлый:
Әйтерсең лә мендем Урал-тауга, Саф һавасын иснәп илемнең. Күрдем кебек серкә очыруын Дүртөйлемдә үскән игеннең...
Җиңү, димен, безнең якта булыр! Алга атлыйм, кыю басам да.
Көчем арта, туган-үскән җирнең Бер чәчәген искә алсам да.
Тыныч күлдә йөзүче аккошлар ша-гыйрьнең тынычлыкка (ләкин тынлыкка түгел), тормышка, мәхәббәткә баглы җылы хисләрен уяталар. Ил язмышы өчен барган дәһшәтле көннәрдә ул үзенең окопларда ятуын искә төшерә һәм ул көннәрнең тагын да кабатланмаска тиешлеген белдерә.
Шагыйрь чынбарлыкта, тормышта үтә гади булып тоелган картиналарны да дәртле, романтик ашкыну белән сиземләргә омтыла һәм шуннан туган хисләрен, заманыбызның югары идеяләре яктылыгында форма-лаштырып, ачык мәгънәле, иркен шигъри юлга терки. Укучы алдында безне чолгап алган гади, көндәлек тормышыбызның дәртле романтика белән тулы эчтәлеге ачыла. «Бу ми-нутта» дигән шигырендә 3. Мансур халык язмышы, ил иминлеге өчен йөрәге белән янган совет кешесенең, авыргач больницадан савыгып чык-каннан соң, эш урынына баруын су-рәтли. Ул, шушы вакыйга барышында туган хисләрне һаман үстерә барып, алариы ниндидер бер тойгылар ташкыны рәвешендә югары ноктага җиткерә дә кинәт ал арның сәбәбен аңлатып бирә һәм, шул рәвешчә, әсәрнең идея эчтәлеген зур эмоциональ көч белән ача. Шагыйрьнең лирик герое «ерактагы якын дусларның изге көрәш юлларын уйлап атлый», аның тизрәк кайнар тормыш кочагына чумасы килә. Тормышка ялкынлы мәхәббәт, яшәүнең матурлыгын бозучыларга каршы нәфрәт тойгысы белән атлый лирик герой.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Идел буенда» шигырендә бу хисләр тагын да киеренкерәк бире-’ лә. Идел ярының җанга ниндидер дәртле ашкыну биргән романтик картиналарын 3. Мансур югары патетикалы образлар итеп гомумиләштерә һәм алар, Муса Җәлилнең бу шигырьдә иҗади файдаланылган тирән эчтәлекле образлар системасы белән беррәттән, совет кешесенең какшамас көче, рухи ныклыгы идеясе белән хәрәкәткә китерелеп, тантаналы кантата булып яңгырый башлыйлар. Аллегорик планда язылган «Җиңүче яз» әсәренең идея-эмо- циональ эчтәлеге дә нәкъ әнә шул совет кешесенең һичнинди киртәләр алдында баш ими торган рухи ба-тырлыгын чагылдыру ягыннан харак-терлы. Нинди генә авырлыклар, трагик моментлар кичермәсен, совет кешесенең киләчәккә оптимистик карашы нык. Аның теләге — ил теләге һәм, ниһаять, җир йөзендәге барлык ирек сөюче халыкларның теләге. «Җиңүче яз» — кеше өчен «шатлык булып, бәхет булып» килүче коммунизм язын котлаучы якты * җыр ул.
93
Коммунизм язының куәтле һәм җылы нурлары 3. Мансурның күп кенә уңышлы лирик шигырьләрендә тормышчан һәм реалистик чагыла.
3. Мансур күп кенә юмористик-са- тирик шигырьләрнең авторы. Тор-мышыбызның матурлыгына тап, күләгә төшерергә маташучы аерым типлар, совет кешесенең рухани дөньясына бөтенләй чит булган күренешләр аның сатирик шигырьләрендә каты тәнкыйть ителәләр. Андый кешеләрне һәм күренешләрне шагыйрь тормышыбызда иң гади, көндәлек моментларның да гүзәллек, көчле рух, әхлакый сафлык ча-гылдырулары югарылыгыннан торып камчылый. Кипкән яфрак кебек ко-рышкан сәнди мәндиевләр, кеше өчен, аның язмышы өчен «мыегы да селкенми» торган сәлимнәр, вөҗдан-нарын җуйган «зур талантлы мөртәт» фәсхиләр, чебеннән фил ясаучы бюрократлар, кәгазь коллары, «тәнкыйть һавадай кирәк ул безгә!», дип лаф оручы ташмаңгайлар, дуңгыз булып исереп кайтучы кәрим- нәр, куәтле илебезнең ныклыгын һәм муллыгын күрә алмаучы сугыш чукмарлары, сатлык буржуаз журналистлар Зыя Мансур сатирасының материалы булып торалар.
3. Мансур сатирасы жанр төрлелеге белән дә аерыла. Без анда мәсәл, эпиграмма, памфлет, пародия һ. б. очратабыз. Поэтик материалны ул һәр жанрның үзенчәлекле якларына карап оештырырга тырыша. Форма белән эчтәлек бердәмлегенә ирешелгән әсәрләрдә сатира һәм юморның үткенлеге аеруча нык сизелә. Мәсәлән, үзенең эпиграммаларында 3. Мансур моңа берәр тапкыр сүзнең, мәкальнең, традицион әйләнмәнең мәгънәсен образлы итеп киңәйтү яки образларның логик үстерелешен бер тирән мәгънәле әйләнмә белән йомгаклау аша ирешә. Бу сыйфат аның лирик миниатюраларына да хас. Сатирик һәм лирик миниатюраларның идея-эмоциональ төенен шушы сыйфат билгеләп тора («Шагыйрь һәм илһам», «Туй яңгырлы көнгә туры килде», «Чын дус», «Әҗәт мәсьәләсе» һ. б.).
Ташчыларның җитез кулларына Күз иярми карап торганда,
Гади йортлар түгел,
поэмалар Күтәрелә безнең урамда. —
дип яза автор «Төзелештә» исемле шигырендә һәм, әсәрнең идеясен соңгы ике юлдагы тирән мәгънәле юллар белән гомумиләштереп, ташчыларның гади хезмәтен поэтик югарылыкка күтәрә.
Афористик әйләнмәләр, классик әдәбиятыбыздан кергән канатлы сүзләр куллану, гомумән, Зыя Мансурның бөтен иҗатына хас, дисәк ялгыш булмас («юлга чыккан чакта яңгыр ' яуса, эш уңышлы була», «акыллы ир атын мактар, тиле — хатынын мактар», «кәҗәдән — сөт, күркәдән — ит», «авыртмаган башка тимер тарак», «аңа әйттең ни, бүрәнәгә ни», «эт каешы», «эт өргәнгә карап кына, һични дә булмас айга!» һ. б. ш.).
3. Мансур сатирик әсәрләренең уңышлы языл га нн а рында маҗаралы, шартлы сюжет корылышы, аның үстерелешенә «фантастик» үзгәреш кертүче алымнар күп очрый. Алар әсәрнең сатирик ялкынын арттыруга, көлү объектын көчле гражданлык пафосы белән тәнкыйтьләүгә ярдәм итәләр. Шулай итеп, укучы сатираның идея-иҗтимагый мәгънәсенә дә, төп объектына да тирән төшенә. Менә шушы объектның берсе — вөҗданын, намусын аяк астына салып таптаган Фәсхи. Турыдан-туры Фәсхигә түгел, башка бер кешегә, икенче затка мөрәҗәгать итеп, «фәехп- лек» рецептын өйрәтү белән шигырьнең фаш итү көче тагын да киеренкерәк төс ала. Көтелмәгән ситуацияләр һәм вакыйгалар кайбер очракларда шигырьнең үстерелешен йомгаклаучы картина булып та китәләр («Кәрим акча алды бүген» һ. б.).
Билгеле, 3. Мансур бөтен шигырь-ләрендә дә бер үк дәрәҗәдә осталык күрсәтә алмый әле. Аның шигырьләре арасында әдәби яктан шактый эшләнеп җитмәгәннәре дә бар. Мәсәлән, сатирага дәгъва кылган «Капка баганасы», «Чебеннән фил» кебек шигырьләрендә ясалмалык нык сизелә. Автор шигъри материалны гомумиләштерү, типик-лаштыру дәрәҗәсенә күтәрә алмый,
94
аны билгеле бер фикергә ябыштырып кына кую белән чикләнә. Намуслы кешеләргә яла ягучыларны камчылау өчен китерелгән эт вакыйгасы да, «Шалкантрест» начальнигының «чүп астыннан юкны эзләп» йөрүеннән көлү өчен китерелгән маҗаралар да, кызганычка каршы, бары тик шагыйрьнең уйдырмасы гына булып калалар. Аның аерым сатирик әсәрләрендә фаш итү көче тудыручы билгеле бер төеннең, нигезнең булмавы ачык күренә. Андый әсәрләргә карата авторның «Нн файда» шигыреннән шушы ике юлны китереп була:
Ни файда бар, ләкин үзе һаман Буш сүзләрдән уза алмагач.
Сатирик төеннең, әсәрнең нигезендә яткан билгеле бер сатирик ситуациянең булмавы шигырьне төссезләндерә, аны коры акыл сатуга кайтарып калдыра. Кайвакытта андый ситуацияләр дә табылган була, ләкин әсәрнең сюжет сызыгы үстерелми, ул кабына алмый пыскып яткан учак хәлендә кала. «Шәп тә инде», «Тансыкның Тансыкбикәсе», «Томана», «Ташмаңгай», «Күркә», «Үзгәреш», «Кешелеклеләр» һ. б. шундый шигырьләр дидактик сызыкта гына ачылалар.
3. Мансур кайчагында шигъри материалны, әсәрнең төп идея юнә-лешен ачарга ярдәм итүче художество детальләрен дөрес һәм уңышлы тотып алса да, аларны бер бөтен итеп оештыра алмый, әсәр таркала, аның композицион бөтенлеге югала. Мәсәлән, «Сәнди Мәндиев» шигырендә ул сатирик героен һәрьяклап гәүдәләндерү максаты белән бик уңышлы ситуацияләр һәм детальләр тапкан. Ләкин алар, бер бөтен итеп оештырылмаганга күрә, әсәрне тие-шенчә үстермиләр. Шагыйрь геройның җансыз, корышкан бер зат икәнен күрсәтер өчен, аның өй обста- новкасын, эштә үз-үзен тотышын, «белемле, культуралы» булуын, «өйләнү мәсьәләсенә карашларын» аерым-аерым тасвирлый. Нәтиҗәдә сатирик геройның теге яки бу сыйфатын үстерүче бер генә сызык та ахырына кадәр җиткерелми, икенче бер моментка сикереш ясала.
Кайбер әсәрләрендә 3. Мансур алдан әзерләп куйган схема буенча эш итә. Ул үзенең идеясен шигъри материалга органик бәйләнештә ачмый, шул материалны билгеле бер тезисны раслау яки исбатлау өчен генә китерә. Шагыйрьнең ул тезис-идея- се, һичшиксез, бик әһәмиятле һәм игътибарга лаек фикерләрне эченә алган булса да, аның художестволы гәүдәләнеше үзен һич тә акламый кала. Шигырь бер ягы кызыл, бер ягы зәңгәр карандашка охшап кала яки бөтенләй ачылып беткән идеяне артык строфалар белән кабатлау хисабына киңәя («Кибеттән ипи алдым да», «Кара мыекның сере», «Яшәде ул, яшәр һаман да», «Көнләшү»). Әйтертә кирәк, мондый характердагы шигырьләр әле безнең күп кенә шагыйрьләребездә очрый.
Зыя Мансур шигырьләренә гадилек хас. /Мәсәлән, «Казаннан кайткач» шигырендә 3. Мансур бик гади бер вакыйганы, карт колхозчының шәһәрдә бәрәңге сатып кайтуын сурәтли. Бер караганда, монда шигърият өчен бернәрсә дә юк кебек. Ләкин шушы вакыйга аша колхозчы Гайнан абзыйның эчке дөньясы, аның үз интереслары өчен генә түгел, бөтен халык интересларыннан чыгып фикер йөртүе күренә. Ул «бәрәңгене ярты хакка» гына сатса да. бер дә аптырамый, чөнки әйберләргә бәяләр тагын төшкән, «советский бер сумга» тагын «почет арткан». Образ телендәге халыкчан тәгъбирләр, әйләнмәләр аңа психологик нечкәлек бирәләр.
3. Мансур шигырьләрендәге мондый гадилек вакыты белән күренекле совет шагыйрьләре Д. Бедный һәм М. Гафури әсәрләрен хәтерләтеп куя. Шул ук сыйфат 3. Мансурның рус шагыйре А. В. Кольцов шигырьләрен яратып тәрҗемә итүен, аңардан өйрәнүен күрсәтә.
Зыя Мансур чынбарлыкны, тор-мышны турыдан-туры үз куллары белән яңартучы, колхоз кырларында, заводларда армый-талмый эшләүче гади совет кешеләре күзлегеннән карап, конкрет, табигый матурлыгында сурәтли. Шушы хәл татар халык иҗаты, гомумхалык теленең бай сәнгатьчә мөмкинлекләрен киң

куллануга китерә. Аеруча бу очракта 3. Мансурның татар классик әдә-биятыннан өйрәнүе нык чагыла. Ша-гыйрьнең күп кенә лирик һәм сатирик әсәрләре үзләренең кайбер үзенчәлекләре белән халык иҗаты үрнәкләренә бик тартым (җырлар, мәсәлләр, аерым канатлы сүзләргә корылган миниатюралар) яисә шул әсәрләр рухында язылганнар. Алар арасында халык җырларын хәтерләткән «Ялындырма гел генә» кебек лирик шаяру да, туган илнең бөеклеген, халык дастаннарындагы кебек үк эпик талгынлык һәм тантаналылык белән җырлаган «Тиңсез данлы җирем син» шигыре дә, татар бәетләрендәге драматик коллизияләр тудыру алымнарын иҗади үзләштереп язылган «Кайта алмый калган солдат бәете» дә бар.
Фольклор алымнарын ижади фай-далану ягыннан «Җибәрдем сине диңгезгә» исемле шигъри памфлет та игътибарга лаеклы. Бу әсәр, халык иҗаты әсәрләрен сатирик максатларга буйсындыруның һәм алар- да чагылган сатирик алымнарны иҗади файдалануның кайбер үзенчәлекле якларын ачарга ярдәм итә.
Халык иҗаты әсәрләрендәге, аерым алганда әкиятләрдәге фантастик алым белән көлү үрнәкләрен әдәби әсәрләргә турыдан-туры күчерү тәҗрибәсе революциягә кадәрге әдәбиятта да күренде. 1912 елда шагыйрь Хәбиб Исхакый үзенең тапкыр, кеше ышанмаслык итеп алдавы белән хәйләкәр һәм явыз патшаны җиңелергә мәҗбүр иткән таз образын биргән «Таз һәм патша турында»™ әкиятен яза. Халык әкиятенә нигезләнгән бу әсәрдә шагыйрьнең үз иҗат йөзе сизелми диярлек. Ул халык әкиятен рифмага салу белән гейЪ чикләнгән. 3. Мансур шигырендә исә халыкның шушы стильдәге әсәрләрен иҗади эшкәртеп, аларны заманыбызның югары иҗтимагый идеяләре яктылыгында сәнгатьчә файдалануның уңышлы бер үрнәген күрәбез.
Халык иҗаты әсәрләре рухында язылган «Эх, ашамый, эчми генә» шигыренә дә тукталып үтәсе килә. Биредә лирик җыр формаларын сатирик максатларга буйсындыру сизелә. Шигырьдә лирик стиль белән сатирик эчтәлек үзара капма-каршы бәрелешкә керә. Шуның нәтиҗәсендә әсәрнең фаш итү көче тагын да үткенләштерелеп бирелә, ялкау председательнең лирик монолог формасында бирелгән «алма пеш, авызыма төш» фәлсәфәсе ялкынлырак көйдерелә. Сатирада төрле стиль катламнарын органик бер бөтен итеп берләштерә алу, һичшиксез, шагыйрьнең үзенчәлекле талантын раслаучы бер дәлил булып тора.
Аерым әсәрләрендә шагыйрь мондый бердәмлеккә ирешә алмый әле. Бу аның «Дулкыннар арасында» исемле шигырендә үзен нык сиздерә. Шигырьдә сүз ике яшьнең елгада өермә купкан чакта фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында бара һәм аларның үлеменә сәбәпче булган, үз эшләренә ваемсыз караган кайбер кешеләр тәнкыйть ителә. Вакыйгаларның киеренке үсеше, ярсы-ган елга күренеше, хисләр ташкынын тәэсирле, ниндидер үлчәү яки чагыштыру рамкаларына сыймый торган итеп гәүдәләндерүгә ярдәм итүче ак шигырь формасын куллану әсәргә лирик-романтик рух бирә:
Акчарлаклар, акчарлаклар, таулар, ярлар, Чү! Сез нәрсә югалттыгыз, ник елыйсыз? Ник күренми су өстендә зәңгәр көймә? Ник дәшмисез, ярлар, таллар, акчарлаклар?!
Ә син дулкын, үч иткәндәй, уладың да, Ах нишләдем, дигән төсле тынып калдың. Туктарсың син. Ә Ташьелга талгын гына Ага хәзер, мөлдерәп тулган күз яшедәй.
Шундый картиналар ярдәмендә шагыйрь кеше тормышын саклап то-ручыларның нинди җаваплы эш алып баруларын һәм бу очракта бернинди дә ваемсызлыкның, гамьсез- лекнең булмаска тиешлеген ниндидер бер эчке ачыну белән сурәтләргә омтыла.
Лирик-романтик сызыкның, хисләр куеруының үстерелеше монда үзе генә дә ике керсез, саф йөрәкнең фаҗигале үлемендә гаепле кешеләрне камчылаучы яшен булып, кеше турында, тормышыбыз турында матур .уисләр уятучы шигырь булып яңгырар иде. Ләкин шушы сызыкның төп стильгә хас булмаган башка, коры дидактика планында язылган юллар белән органик бәй
ләнешсез аралашуы шигырьнең эмо-циональ көчен киметә. Шигырьнең лирик-романтик үстерелеше белән аның сатирик сызыгы кара өстенә ак җеп белән ямап куелган икс кисәкне хәтерләтә.
Югарыда без 3. Мансур шигырь-ләренең күбесенә гадилек хас, дип әйтеп узган идек. Шушы сәнгатьчә гадилеккә турылыклы булып калу урынына, ул кайчагында тормышны гадиләштереп сурәтләү юлына төшә. Мәсәлән, «Бакчачы кыз», «Каенсар». «Көньяк алмасы» кебек җырлар халык җырларына сукырларча иярүдән ары уза алмаганнар.
Мондый гадиләштерү Зыя Мансур әсәрләренең кайберләрендә схематизм, примитивлык, коры риторика күренешләрен китереп тудыра («Җан сөйгәнем бер генә», «Бүләк», «Минем әти», «йөз илледәгеләр өчен», «Тормыш иптәшем» һ. б.). «Җан сөйгәнем бер генә» шигырендә, мәсәлән, автор үзенең лирик героеннан шигырь исеме итеп китерелгән сүзләрне әйттерү өчен егет белән кыз арасында бик примитив, психологик нечкәлекләрдән мәхрүм булган ситуация уйлап чыгара һәм шигырьне коры силлогизмга әйлән-дереп калдыра. Ә чынлыкта исә ул ситуациянең дә бөтенләй кирәге юк. /Киде строфадан торган бу шигырьнең- бөтен фикере, бөтен эчтәлеге соңгы строфада ачыла. Әсәрдә юк кына фикерне аңлату өчен алты «буш зарядлы» строфа китерелгән. Шагыйрьнең «Тормыш иптәше» әсәре чын күңелдән, шигъри материалы ышандыргыч итеп язылган. Әсәр бер-берсенә бпк нык бирелеп яшәгән, тормышның бөтен авырлыкларын мәхәббәтләренә зыян китермичә җиңеп чыккан, бер-берсен чиксез ихтирам итүче ике совет кешесенең мораль сафлыгын һәм чисталыгын гәүдәләндерүче конкрет детальләргә, шигъри материалга бай. Ул мате-риалның мөмкинлекләре бик зур. Ләкин, безнең карашыбызча, аның шигъри тупланыш формасы табылмаган. Шигырь сүлпән ага, аңа тормыш материалы таләп иткән дәртлелек, романтик сулыш җитми. Әсәр лирик геройның аерым тормыш, ф а кт л арын констатацияләп бару планында гына язылган.
Зыя Мансур нигездә сугыштан сон яза башлаган шагыйрь. Шушы вакыт эчендә ул берничә шигырь җыентыгы чыгарды, зур күләмле поэма язып бетерде. Аның иҗат активлыгы аеруча соңгы дүрт-биш ел эчендә күзгә нык ташлана. Шушы елларда шагыйрьнең иҗади йөзе үзенә хас үзенчәлекле яклары белән ачылып китте дисәк ялгыш булмас. Ул үзенчәлекләр шагыйрьнең, һичшиксез, талантлы булуы турында сөйлиләр.