ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕНЕҢ ШИГЪРИ ҮЛЧӘМЛЕГЕ
• Мәкальләрнең үлчәмле һәм ритмлы булулары билгеле. Бу үлчәмле- ; лек һәм ритмлылык нәрсәдән гыйбарәт? Мәкальләргә ул ни өчен кирәк, аңа ничек ирешелә? Башка халыкларда бу мәсьәләләр буенча гыйльми хезмәтләр бармыдыр, белмим, әмма бездә әлегә хәтле бу өлкәнең бөтенләй өйрәнелгәне юк. Бу мәкалә шул юлда бер адым булсын өчен языла. Соңгы вакытларда татар шигырь төзелеше турында төрле бәхәсләр барганда, халык мәкальләренең шигъри сөйләм телен өйрәнү аеруча әһәмиятле.
Мәкальләрнең төзелешендә, иҗек саны, ритм һәм рифмалар куллануда халык үз теленең барлык мөм-кинлекләреннән тулысынча файда-лана. Үзенең шигъри телен баетуда, культуралаштыруда гасырлар буе иҗади эш алып барган булуы мә-кальләрдә бик киң һәм үзенчәлекле чагыла.
Мәкальнең төбе — тел, телнең төбе — сүз. Сүз исә бер иҗекледән башлап кушымча ялгаулары белән 10—15 иҗеккә, хәтта аннан артыкка да үсә ала. Хәер, мәкальләр мөмкин хәтле кыска әйтелешкә омтылганлыктан, гомумән озын сүз һәм катлаулы ялганмалардай кача. Дөрес, мәкаль, төрле хис һәм мәгънә юралышлары өчен, сүзләрдән төрле тезмә корылмалар (конструкцияләр) барлыкка китерә. Болар
* Фикер алышу тәртибендә басыла. Ред.
7. -С. Ә.’ № 5.
ритмик һәм композицион бер бөтен тезмә булалар. Без аларны р и т- м и к б е р ә м л е к л ә р дип атыйк. Ачыклык өчен бу берәмлекләрнең иң кыска, иң кечкенәсен алыйк. Л^ондыйлар берәр генә иҗекле ике сүздәй торалар:
Мир — Мур.
Күл — Күз.
Башы-аягы ике иҗектән . торган шул мәкальләргә игътибар итегез: боларда иң борынгы юл башы риф-малары да, соңгырак юл ахыры рифмалары да бар, авазларның сайланышларында да закончалык бар. Билгеле, берәр иҗекле бу ике сүздә басьнм чиратлашуы (хорей, ямб) кебек нәрсәләр эзләп булмый, тик аларның әйтелешендәге тыныш һәм аваз ымлыгы (пауза һәм интонация) аермалары гына әһәмиятле.
Икешәр иҗекле юлларга салып карап булган мәкальләр:
Я баш, Я мал.
Бала — Бәла.
Боларда да баш рифмалар ачык; ритмик төзелешләре дә җөп басым (ямб) белән икәне күренеп тора. Инде:
Ир бул — Җир бул.
дигән мәкальне алсак, монда да икешәр иҗек, ләкнн ритмы башка икәнен күрәбез. Монда так басым (хорей) — беренче иҗектә.
97
L
98
Өчәр иҗекле шигъри юлларга салып карап булгаи мәкальләр:
Агадан
Яшь калдым,
Акылдан
Буш калдым.
чыга). Ләкин өчәр иҗекле юлларда бу бердәнбер ритмик алым түгел, алар басымы беренче иҗеккә төшкән юллар белән дә төзелә алалар:
Күз — дәрья,
Көнбатыш теленчә әйткәндә, мо-нысы дактиль, гарәп үлчәвенчә, бәх- ре мотадәрик була. Шулай ук мондый өчәр иҗекле юлларның басымнары икенче иҗеккә төшкәннәре дә (амфибрахий) була:
Күренә ки, өч иҗекле мәкальләр бер һәм ике иҗекле сүзләрдән төзе-ләләр. Күп юллыларда өч иҗекле сүзләр дә очрый.
Дүртәр иҗекле мәкальләр: Тел— тегермән; Алтын черемәс; Тамак — т ә м у к; Байдан тама; Күп сүз —юк сүз һ. б Алар күбрәк ике сүздән ясалып, бер-берсенә ия-хәбәр мөнәсәбәтендә булалар һәм аралары сызык аркылы язылалар.
Инде дүрт иҗекле, ритмлы һәм РИ*^аЛ“_.„ШИГЪри 10ллаР тезмәсе
да
Дуссыз башым — Тозсыз ашым.
Туем узган, Туным тузган.
а™н Әҗәл
сатаР, Акыл
атын Бурыч
сатаР-Мөһер
Алдан килгән
Урын өчен, Арттан килгән амак өчен.типләрендә акцентлы так була алалар (көнбатыш сында беренче п е о н ла).
Эт тә тора, 4
Бёт тә тора. 4
Нй аллага, 4
Нй муллага. 4
Аз да җитә, 4
Күп тә бетә. 4
Бишәр иҗекле тезмә яки шигъри юллар итеп карарга мөмкин булган мәкальләр: Яшьлек — юләр, лек; Күп бел, аз сөйлә; Ир канаты — ат кебек мәкаль-* ләр. Алар берәр, икешәр, өчәр иҗекле сүзләрдән, яки аларның ритмик берәмлекләреннән төзеләләр:
Аксак утырмас, Сакау тик тормас.
Ашын ашаган, Яшен яшәгән.
Нәсел нәселгә, Тилчә тамырга.
Боларның һәр юлы икеле һәм.өч- ле иҗекле сүздән тора. Басымнар да икенче һәм бишенче иҗекләрдә булып, төп басым соңгысында килүе күренә. Җыр һәм шигырьләрдәге «Сак-Сок бәете» үлчәвендәгечә:
Әнкәй каргады, Урман шаулады...
Ләкин монда да мәкальләр бу ритмда гына калмыйча, басымны үзләренә ничек кирәк шулай файда-ланалар:
Йомры телеңне Яссы итәрсең, Яссы телеңне Тасма итәрсең.
Күренә ки, бу юлларда төп ба-сымнар, гадәттәгечә, соңгы сүз бул-ган хәбәрдә түгел, бәлки, мәгьн таләп иткәнчә, баштагы аергыч^сүз ләргә килеп төшкән. Шуның үзенчәлекле шигъри ритмик аг килеп чыккай. Аның бу cbIII\Jn мәкальнең әйтелешендә өскә калк чыга һәм мәгънәнең аерым бас * белән көчле, тәкрарлы яңгыра0 ирешелә. ә
Түбәндәге бишәр иҗекле тез юлларда да ритмик басымнар
Үлемсез Дөнья юк, Үткелсез Кичү юк.
Рифмалы һәм үлчәмле бу юлларда басымнар һәр юлда өченче иҗектә чиратлашалар (көнбатышның анапест дигән басым тәртибе килеп
Аз сөйләр,
Үз сөйләр.
Сүз башка, Эш башка.
Әйтмәк бар, Кайтмак бар.
күб^ мәкальләр тагын
Тимерченең
Балтасы юк;
Сатучының
Акчасы юк.
Ирнең Хатын Хатын Асрау
килсә,
качар,
килсә, качар.
Болары дүртәр иҗекле җөп сым була. Ләкин алар ритмик
ба- тәр-
бась'М д3 Рәмида. ДИг> аТа.
™’3 акчасы, . 3 акчасы. Аз ашаган . Күп ашаган, Күп ашаган — Аз ашаган.
4
4
4
4
4
4
99
дулкыннары һәрберсендә үзенчә кагуын күрерсез:
Сөйдергән дә тел, Биздергән дә тел.
Күндергән дә тел, Бөлдергән дә тел.
Әйтсәң сүз чыга,
Төртсәң күз чыга.
Кыскасы, биш иҗекле юллар, ба-сым билгеләреннән үк күренүенчә, төрле ритмда төзелә алалар.
Шундый бер ише юлларны төзү-дән бер ритм һәм рифмага бәйлә-нешле төрле шигъри тезмәләр ясала ала.
Алтышар иҗектән торган мәкаль-ләр югарыда саналган кечерәк рит-мик берәмлекләрнең төрле комбина-цияләргә керүләреннән ясалалар:
Алмак төбе — салмак.
Болар җөп басымга корылганнар. Ләкин мәгънә һәм логика, интонация соравы буенча, бу басымнарның берәрсе тагын да аерымрак басым белән әйтелә ала. Мәсәлән:
Яхшы табып сөйләр. Яман кабып сөйләр.
Алтау ала булса, Авыздагы китәр.
Дүртәү төгәл булса, Түбәдәге килер.
Күренә ки, бу мәкальләрдә җөп басымнар бар да бер урынга төшеп барсалар да, бертигез әйтелми; дүртенчеләре аерым басым белән күтәренке әйтелә.
Алты иҗекле бер ише юлларның янәшә куелуы ритмик шигъри тез-мәләр хасил итә. Билгеле, бу юллар җөп басымда гына түгел, төрле ритмик хәрәкәттә төзеләләр:
Туй үпкәсез булмас.
Тёл —кылычтан үткен.
Ир — туган җиренг,
Ат — туйган җиренә.
Бөлдергән дә хатын, Көлдергән дә хатын.
Туе нинди булса, Туны шундый була.
Ачлык ни җыйдырмас?
Туклык ни дидермәс?
Атың барда бер чап.
Мондагы басымнар ритмик яктан гына булмыйча, аваз ымнары (ин-тонация) һәм акцент өчен дә булуын укучы үзе күрер.
Дүрт һәм өч иҗекле ритмик бе-рәмлекләрне бер юлга куюдан без-дәге кыска халык җырларының төп юлларында яткан тезмә калып килеп чыга:
Дөнья сүзе /7 күп булыр.
Оста барда // кулың тый.
Атаң барда Ц ир таны, Атың барда // җир таны. Ашлыгы бар // келәттә, . Кайгысы юк // йөрәктә. Бай килене // булганчы. Ярлы кызы // бул сам ч ы.
Телгә Һәм җыр йоласына бик ятыш булганлыктан, бу ритмда җыр шикелле күп юллык теземдәге мәкальләр ясалган (һәм билгеле, элек мәкальләрне сарнап, тулгап әйтүче чичәннәр аның бу хасиятеннән файдаланып, элек мондый тезмәләр-не тагын да күбрәк төзгәннәр).
Агай-энең яманлап, Кайда туган тапканың? Аргамакны яманлап, Кайда толпар тапканың?
Аргамак ат билгесе — Аз утларда күп юшар; Азамат ир билгесе — Аз сөйләр дә күп тыңлар.
Ата-анадан мал яхшы, Алтын өйдән җан яхшы, Елашырга үз яхшы, Сыйлашырга ят яхшы.
Яхшы күргән кешеңә
Яхшы күргән малың бир.
Күрә-күрә сөенсен;
Яман күргән кешеңә Яман күргән малың бир, Күрә-күрә көенсен.
Ләкин бу мисалларга карап, җиде иҗеклеләр нигездә җөп басым (ямб) буенча гына төзеләләр икән дип уйлау хата фикер. Алар ритмиканың төрле байлыгы белән файдаланалар:
Бәйрәмдә // ачка үлгән, Челләдә//катып үлгән.
Ашасы җирдә // аш бар, Эчәсе җирдә // су бар.
Күп сүзнең// а?ы яхшы, Аз сүзнең//үзе яхшы.
Берәүнең // баласы юк, Берәүнең//булса да шук.
I Бар өстенә бар — Л1ай өстенә бал.
Аты бармагач, Тәртәсён кыйный.
100
Яки түбәндәге юлларны басымлап укып карагыз:
Боз башына || ббз җитәр.
Кыз башына || кыз җитәр.
Җй <мәсәң дә || ат яхшы, Сөймәсәң дә П кыз яхшы.
Кём дәшсә дә I) син дәшмә.
Күп сөйләгән || күп ялгышыр.
Ак булмаса дз|| пакь булсын.
Бездәге тезмә авыз иҗаты ямбка гына корылган, шигыребез дә шулай гына язылырга тиеш дигән кайбер карашларның тар һәм асылсыз сүз булуларын, телебезнең асыл табигатен яки халык иҗатын өйрәнмәүдән башка нәрсә түгел икәнлекләрен шул мәкальләр мисалы күрсәтсә кирәк.
Сигезәр иҗекле мәкальләргә килсәк, аларның югарыда санап үтелгән ритмик берәмлекләрдән төзелгәнен күрүе авыр түгел. Аларның иң таралганы да дүртәр иҗеклеие янәшә куюдан төзелгән. Моны күрү өчен үткәндәге дүртле буыннарны сигезгә күчереп язу да җитә:
Алдан килгән — урын өчен, Арттан килгән — тамак өчен.
Ирнең атын хагын сатар, Хатын атын асрау сатар.
Шул рәвешле, татар халык җыр-ларының иң борынгы формасыннан булган сигезле җөп басым юлы килеп чыкты1. Мәкальләр бу иҗекләр эчендә төрле ритмик агыш белән файдаланалар:
Уңган хатын // Ул китергр. (4 -I- 4) Изге хатын//кыз китерер. (4 + 4) Йөри белмәгән // 1бл бозар, (5 + 3) Сөйли белмәгән // сүз бозар. (5 г 3)
Шулай ук сигез иҗекле юллар бишле белән өчлене янәшә куеп та ясалалар. Моннан төрле ритмик корылмалар килеп чыга. Мәсәлән:
Аталы ятим//— кол ятим, (5 + 3) Атасыз ятим//-гел ятим. (5 + 3)
Беренче яртысы анапест белән ямб, икенче яртысы дактиль булса
Безнең шигырь төзелеше турындагы бет чыгышта 8 иҗекле юлларның 7 иҗеклетәи килеп чыгуы якланды. Мин киресенчә 6v луын ихтимал тотам. Монда урЬн тарлык- тан туктала алмадым. II. И. 1 кда, билгеле, болар көнбатыш щи гыре ритмикасының берсенә дә ту%: килми. Кол һәм гел сүзләрең рым басым белән батырып 3itTv өчен шулай төзү кирәк булган; Л сүзләр алдында чак кына тукталып ' әйтү, билгеле, мәгънәнең әһәмиятен күтәрә. Димәк, бу ритм монда мәгънә һәм тел динамикасын көчәйтү чарасы булып килә.
Әгәр дә без дүртле+бишле иҗекле юлларны янәшә куйсак, 9 иҗекле юллар хасил итәрбез. Шуның белән бездәге халык җырларындагы мәшһүр 9 иҗекле ритмик юллар килеп чыга:
Яхшы юлдаш // юлга / күндерер, (4 4- 5)9 Яман юлдаш // юлдан /яздырыр. (4 5)9 Яшь картайтмый, // ваем / картайта.
(4 4- 5)9 Әйтмәс борын//сүзгә / син хуҗа, Әйткәннән соң//сиңа/ул хуҗа.
Түбәндәге юллар да дүртле-биш- ле буыннардан тора, ләкин бишле- ләриең ритмик агымнары башкача:
Ат әйләнеп//казыгын табар, (4 4-5)9 Су әйләнеп//ярыгын табар. (4 4-5)9
Билгеле, 9 иҗекле юллар үз эчлә-рендә төрле ритмик берәмлекләрдә, төрле басымнар белән төзелә алалар, шуның белән мәкальләрдә ритмга гаять бай һәм төрле шигъри тезмәләр хасил була. Мәсәлән:
Ач тамак // күп зыян / китерер. 9 Үксезнең//шайтаны/куп булыр. 9
Асылын / сорамый // аш бирмә, Населён / сорамый // кыз бирмә.
Яхшыга / ияргән // чәчәккә, Яманга / ияргән // тозакка.
Шул тугызар иҗекле юллар әчЭР иҗекле бөтен сүзле ритмик берәм-лекләрдән, көнбатышчалатып әйтсәк, анапест басымыича төзелгәннәр. Ләкин югарыда китерелгән безнең тугызлы җыр ритмына һич тә туры килмиләр. Яки:
Карты бар өйнең//китабы бар,
Ата байлыгы//улга йокмас, Ана байлыгы // кызга йокмас.
Бу тугызлыклар киресенчә, бишле не алга, дүртлене артка куеп төзе, тәннәр.
101
Инде унар иҗекле мәкальләр. Аларның бер төре алты һәм дүрт иҗекле ритмик берәмлекләрдән тө- I зелэ, бу чагында халыктагы мәшһүр озын җырлар калыбы килеп чыга:
Кешенеке белән юмарт булма.
Унлы-тугызлы иҗекле юлларның чиратлашуларына мисаллар:
Яхшы атның башын//нукта кисәр,
10(6 + 4) Ир егетнең башын//юк кисәр. 9 (б + 3) Акчаң киттеме дип //сорамыйлар,
10 (6 + 4) Эшең беттеме дип // сорыйлар. 9 (6 + 3) Билгеле, бу унлы-тугызлы юллар үзләре төрле вак ритмик берәмлек-ләрдән төзеләләр. Шунлыктан алар- ны югарыдагыча озын җырлар ка-лыбында гына була дип карарга ярамый. Мәсәлән, түбәндәге мә-кальләр унар иҗекле булсалар да, аларны озын көйгә җырлап карасаң, бер төрле дә китерә алмыйсың, чөнки ритмнары башка:
Алтын чыккан җирендә // кадерле. Ялганчының койрыгы // бер тотам. Атаң өён яу чапса,//бергә чап. ТҮш белән атканга// аш белән ат.
Димәк, татар халык җырлары да иҗек санына буйсынсалар да, алар шуның өстенә бөтен сүзле ритмик буыннарга, ягъни телнең-сүзнең эчке динамикасына һәм акцентларына да буйсыналар.
Унбер иҗекле мәкальләрнең бер ишеләре дүртле һәм җиделе берәм-лекләрдән килеп чыга:
Юрга менгән//юлдашыннан аерыр. Баш сау булса,//башка бүрек табылыр.
Шул ук төзелмәне, киресенчә, җи-деле һәм бишле тәртибендә төзегәндә, тагы да салмаграк, җитди һәм мәһабәтрәк ритмик алымда мәкальләр килеп чыга:
Арыслан баласы//арыслан булыр. Яшьләрнең яхшысы // картларга охшар. Картларның яманы//яшьләргә охшар.
Болариың нигезендә өч иҗекле буыннар ята. Алар бу алымда өчәр мәртәбә кабатланганнан соң, әһә-миятле басым һәм пауза бирү өчен алар соңында икешәр иҗекле генә сүз бирелеп, анысы хәбәр яки хөкем урынында тавышны төшереп тыныч тонда әйтелә. Димәк, мондый форма һәм калыплар мәкальнең эчке мәгънәсе, эчтәлеге таләп ителгәнчә гәүдәләнеш тапкан.
Агай-энең сау булса, // адәм* тимәс.
Ат басмамын дигән җиргә // өч басар.
Бу унберәр иҗекле мәкальләр бе-ренчесе җиде дә дүрт, икенчесе сигез дә өч берәмлекләр белән төзелгән һәм һәр цезура алдында пауза бирелеп, адәм һәм өч сүзләренә, сулыш һәм көч бирү күздә тотылган. Аларны шул тынышларында бүлеп, җиделе-дүртле һәм сигезле- өчле шигъри конструкцияләр табар
Шул ук дүртле буыннардан унике иҗекле юллар да килеп чыга:
Әйләндереп // алган болыт// яумый куймас.
Үксез бала // үз кендеген// үзё кисәр.
Кисәү сабың//озын булса,//кулың көймәс.
Бу югарыда күрсәтелгән мисал-ларда мәкаль юлларының унике иҗектән торганнарына хәтле күзәтә килдек. Шул рәвешле, алар күреп үтелгән бөтен сүзле ритмик берәм-лекләрдән ҺӘхМ бөтен сүзле буын-нардан төзеләләр. Бу төзелмәләр барган саен үсә, төрләнә һәм кат-лаулана барган кебек, юллар үл-чәмлеге дә һаман үсә, озая баруын күрергә мөмкин.
Инде бу саналган ритмик берәм-лекләрнең ни дәрәҗәдә бай һәм төрле шигъри юллар, алымнар, мис- раглар тудырырга мөмкинлек бирүләренә тукталу бик әһәмиятле. Алар безгә шигырь культурасы ягыннан телебезнең моңа хәтле язучылары- быз тарафыннан ныклап файдала-нылмаган якларын күрергә мөмкинлек бирәчәкләр.
Алыйк, мәсәлән, мәкальләр ничек итеп бер иҗекле сүзгә күп иҗекле тезмә юлны каршы куюларын:
Март —
Мартның көне шарт.
га була:
Агай-энең сау булса, 7
Адәм тимәс. 4
Ат басмамын дигән җиргә 8
Өч басар. 3
Ир татымам дигән тозны 8
Өч татыр. 3
102
Өч —
Өчтән ары көч.
Тун —
Ике атның берсен суй.
Күренә ки, бу мәкальләрдә сүз- ләр ике үлчәү табагына куелган. Бер якта төп тема булган бер иҗекле сүз бер үлчәүгә салынган да берүзе тора, икенче як табакка аның герләре итеп берничә сүз куелган. Дөрес, тезмә канунчылыгы ягыннан караганда симметрия бозылган кебек. Ләкин монда ул симметриягә мәкальне әйтүдәге тел чаралары белән ирешелә: бер иҗекле сүзнең ялгыз бер якка, алга куелуы, аның аерым тыныш һәм басым белән көчле әйтелүенә мөмкинлек бирә, шуның аркасында ул сүз үз авазларының көче белән каршы яктагы берничә сүзне дә үз рифмасына буйсындырып, ул як табакны үз ягына басып тигезли һәм аваз ымлыгы иштәшлеге (интонацион симметрия) китереп чыгара. Бер якта сан, бер якта сыйфат. Шуның белән төп тема булган ялгыз сүзнең әһәмияте, мәгънәсе аерым рәвештә өскә калкып чыга һәм ул көчле рәвештә әйтелә. Билгеле, бу алым мәкальнең эчке динамикалыгы өчен дә, һәм аны әйтергә телгә ипле, хәтергә алырга җайлы булуы өчен дә кирәк. Ул моңар, күрәсез, баштагы, ахыргы рифмаларга берьюлы ия булу, симметрик, ритмик чаралар белән ирешә.
Шул рәвешчә, бердән башлап унга хәтле иҗек санында төзелгән ритмик буыннар төрле юлларда төрлечә чиратлашып, төрле шигъри мисраглар тудыралар. Мәсәлән, ике һәм дүрт иҗекле берәмлекләрнең чиратлашуы:
Ялкау 2
Ята белмәс. 4
Ятса, 2
Тора белмәс. 4
Дүрт иҗекле юлларның икеле һәм өчлеләр белән чиратлашулары:
Уллы 2
да елагён, 4
Улсыз 2
да елагён. 4
Сёр дусы з
Күп булыр, з
Серне тоткан 4
Бёр булыр. з
Ашамый з
Тамак туймый, 4
Эшләми з
Ризык булмый. 4
Иҗек саннары өч тә дүрт буЛЬ1п чиратлашкан шул юлларның ритмик алымнары ягыннан ничә төрле бу-луларын басымнарына игътибар итүче үзе күрер. Билгеле, мондый юллар, киресенчә, дүрт тә өч булып та чиратлаша алалар (Уңган егет хур булмый; Ач кадерен тук белмәс һ. б.).
Биш иҗекле юлларның икеле белән чиратлашуы:
Арба булганчы, 5
Ат бул. 2
Биш иҗекле юлларның өчле белән чиратлашуы:
Карчык булганчы, 5
Балчык бул. 3
Чыкмаган җанда 5
Өмет бар. 3
Атага тартып 5
Ул тумас, 3
Анага тартып 5
Кыз тумас. 3
Яшенә күрә, 5
Бәһасы, 3
Атына күрә, 5
Чанасы. 3
Яки шул алымнытагын да кат
лауландыру:
Акча исәпне, 5
Акыл үлчәүне 5
ярата 3
Шундый ук юлларның киресенчә чиратлашулары: ■
Карт күзе 3
Карчыкка төшәр. 5
Картайгач 3
Күңел нечкәрә. 5
Ак акча, 3
Кара көн өчен. 5
Үз өең, 3
Үлән түшәгең. 5
Биш иҗекле юлларның дҮРтле белән чиратлашулары:
Ялган сөйләсәң, 5
Тотылырсың; 4
103
Дөрес сөйләсәң, 5 Котылырсың. 4 Аганы күреп 5 | Эне үсәр; 4 Апаны күреп 5 . Сеңел үсәр. 4 Шундый ук юлларның киресенчә чиратлашулары: Агач нәселе 4 Җир үтә керә, 5 Адәм нәселе 4 Ил үтә керә. 5 Әйтмәс борын 4 Сүзгә син хуҗа, 5 Әйткәннән соң 4 7 Сиңа ул хуҗа. 5 Алты иҗекле юлларның ечле белән чиратлашулары: икеле,
Акыл яшьтә түгел, 6
Башта. 2
Агачына күрә 6
Алмасы. 3
Караганга карап 6
Тал үсәр. 3
лар:
Абзар сатып алма. 6
Күрше сатып ал. 5
Юмарт дигәннәр 5
Малдан чыгарганнар, 6
Егет дигәннәр 5
Җаннан чыгарганнар. 6
саллар:
Табагына кара да 7
ашын эч; 3
Анасына кара да 7
кызын коч. 3
Ярлылык 3
Саклап тотсаң мәңгелек. 7
Кайсылар — 3
Су тапмыйлар эчәргә, 7
Кайсылар — 3
Кичү тапмый кичәргә. 7
Анадыр, 3
Кәбәдер, 3
Арба артыннан барадыр. 7
Хатындыр, 3
Якындыр, 3
Янга утырып барадыр. 7
Җиде дә дүрт иҗеклегә:
Ике хатын алганның
Дау өендә,
Яман хатын алганның Яу өендә.
Җиде иҗекле белән бишлеләр ки леше:
Арба ватылса утын, Үгез үлсә ит.
Еламаган балага Имчәк бирмиләр.
Сүзнең башы бер пычак, Төбе бер кочак.
Җиде дә алты иҗеклеләр килеше: Начарны күрмәс борын, Яхшының кадере юк. Картлыкны күрмәс борын, Яшьлекнең кадере юк.
Иҗек саннары бер булса да, шул ике мәкальнең эчке ритм агышы бө-тенләй башкача төзелгән булып, башкача басымнар һәм паузалар ясап укылганын күрерсез. (Игътибар ителсен: монда иҗекләр язылыш буенча түгел, әйтелеш буенча санала.)
Сигез дә ике һәм сигез дә биш иҗекле тезмәләрдән:
Агай-энең тату булса, 8 ат күп, 2
Тута-сеңел тату булса 8 аш күп. 2
Алтмышка киткән атадан 8
Акыл сорама. 5
Атның башы өлкән булса, 8
Сугым була ди. 5
Ирнең башы өлкән булса, 8
Югым була ди. 5
Сигезәр иҗектән торган мәкаль-ләрнең югарыда санап үтелгән рит-мик берәмлекләрдән төзелгәнен кү-рәсе авыр түгел. Аларның иң тарал-ганы да дүртәр иҗекле җөп басым-дагы берәмлекләрне янәшә куюдан төзелгән. Моны күрү өчен ул дүрт-лекләрне сигезле итеп берәр юлга язу җитә:
Алдан килгән — урын өчен, Арттан килгән — тамак өчен.
Ирнең атын — хатын сатар, Хатын атын — асрау сатар.
Шул рәвешле татар халык җыр-ларының бер төре булган сигезле җөп басым (ямб) юллары килеп чыкты. Алар җиде иҗеклеләр белән чиратлашканда кыска татар халык җырлары үрнәкләре килеп чыга:
Кызлы кызын кыстырганда, 8 Кызсыз кисәү кыстыра. 7 Аны да әйт, моны да әйт, 8 Камыр булса, салма сал. 7
Алты да бишле иҗекле юлларның төрлечә чиратлашуларына мисал
Җиде иҗекле юларның өчле белән төрлечә чиратлашуларына ми
104
Яхшы белән юлдаш булсаң, 8 Җитәрсең син моратка; '
Яман белән юлдаш булсаң, « Калырсың син оятка. 7
Билгеле, халык мәкальләре өчен бу юлларны сигез белән җидедән төзмичә, киресенчә, җиде белән сигез тәртибендә бирү дә бер үк дәрәҗәдә җиңел:
Ат кадерен белмәснең, 7
Җәяүлек бирсен җәзаңны. 8
Оясында ни күрсә, 7
Очканында шуны күрер. 8
Ир башына көн килсә, 7
Ирлеге китәр башыннан; 8
Би башына дау килсә, 7
Билеге китәр башыннан. 8
Бу сигезлекләр дә төрле ритмик берәмлекләрдән җыела алалар, шун-лыктан гел җөп басым белән генә бирелмичә, башка ритмик агышларда да ясала бирәләр:
Бер яшьлектә//бер картлыкта.]^ Күп сөйләгән//күп ялгышыр.
Аз ашаган — күп ашаган.
Күп ашаган — аз ашаган.
Монда басымнар так иҗекләрдә булып, җөмләнең басымы бишенче иҗекләргә суккан.
Белгәнгә II бёр сүз дә җигәр, <3-{-5)8 . Белмәгәнгә//мең сүз дә аз. (4+4)8
Яхшылык II күзгә күренми, (3+5)8
Яманлык//күмеп куелмый. (3+5)8
Бу юллар өчле һәм бишле берәм-лекләрдә төзелгәннәр, ләкин басымнар соңгы иҗекләргә туры килми.
Хәзер тугызар иҗекле мәкаль юл-ларының чиратлашуларына килик:
Карты бар өйнең//китабы бар, Пәри белмәгәнне//карт белер.
Шул цезура аша язылган мәкаль-ләрне карасаң, берсе биш тә дүрт, икенчесе алты да өч иҗекле ритмик буыннардан төзелгәне күренер. Шул рәвешле, тугызар иҗекле мәкальләр күп төрле вак берәмлекләрдән ко-рылган кебек, оашка ритмик юллар белән дә төрле катнашмалар ясыйлар. Мәсәлән:
Яхшы кешенең 5
Яхшылыгы тияр тар җирдә 9 Яман кешенең ’ g
Яманлыгы тияр һәр җирдә. 9
Шул дүрт юл ике юл гына ИТАП төзелсә, цезуралы 14 иҗекле тезки юллар килеп чыгар.
Тугыз иҗекле юлларның иҗекле белән чиратлашуларына мисаллар:
Егет кеше җор була, 7
Йөрәгенә түзми хур була. 9
Фәлән җирдә казан бар, 7
Барып карасаң, бакрач та кж.9
Ат башына көн килсә, 7
Авызлыгы белән су эчәр. 9
Ир егетнең эчендә 7
Иярле, йөгәнле ат ятыр. 9
Бу соңгы мәкаль иҗек саны белән бер булса да, ритмик төзелеше белән аны башкалары кебек укып булмый.
Кода булмас борын нык сораш, 9
Соңгы мәкаль иҗек үлчәве ягыннан әүвәлгеләр белән бер булса да, ритмик төзелеше һәм паузалар башкача.
Шул рәвешле, югарыда саналган ритмик берәмлек һәм аларның чи-ратлашу юллары мәкальнең нинди генә төрләнешен китереп чыгармый? Әйтик:
Куркак сәүдәгәр файда да күрмәс, зарар да күрмәс.
Унбиш иҗекле шул мәкаль цезура-лары беләи күрсәтелсә, бишәр ижек- ле өч ритмик берәмлекләрдәй торганы күренер.
Үлем — хак, Мирас — хәләл.
Моны басымсыз гына иҗекләп укысаң, җиде иҗекле җөп басым (ямб) чыга кебек. Ләкин шул мӘ‘ кальке басымлап әйтсәк, алар пке җиргә һәм акцент басымы «рас»^ төшә. Бу безгә мәкальне бер бөте^ ритмик берәмлек итеп карарга мөмкинлек бирә. Әгәр моны көнбаты үлчәмнәренә салып карасак, амф1^ брахий белән икенче пеон тоташлы гы килеп чыга. Гарәп үлчәмен11
Кода булгач нык сыйлаш. 7
Ярлылыктан яхшы нәрсә юк, 9
Ятып ашар аш булса. 7
Атасы болан атмаганның, 9
Баласы колан атмас. 7
105
булса, бәхре тавил үлчәвенә туры китереп укый бир. Мәсәлән, бәхре тавил белән янәшә куйсак:
Үлем — хак, Мирас — хәләл.
Та-вй-леи галәм әл-ләй Ли-из-бйт тека ли-ән. •
Болай укыгач, бу җиделедәи халык җыры ямбысы булмый, тавил була. Безнең борынгы шагыйрьләр һәм Тукай, Дәрдемәндләр гарәп бәхре системасыннан файдалансалар да, бу ритмда шигырь язганнары күренми. Әмма безнең халык мәкальләре һичбер «бәхер»ләрне белмәстән, үз тел табигатенең сөреше белән дә шундый ук агышлы ритм берәмлекләре тудыра биргәннәр.
Шушы ритмик берәмлекләр төрле төзелмә, төрле тәртипләргә кереп, мә-каль юлларын тәшкил иткәндә нинди генә ритм һәм үлчәм төрләнешләре килеп чыкмый!? Мәсәлән:
Атай үлде — ирек калды, // кызыл тышлы бүрек калды.
Агар су татлы, саф, салкын //гаҗсеп чишмәләр, күлләр.
Әгәр дә без моны: «Без шигырьдә көнбатыш терминнары куллану белән бик каты алга китәбез, шуңа күрә тизрәк аларча әйтик,» — дисәк, пеон икенче була; әгәр дә инде: «Безнең шигырьләрне бик яман артка калдырган нәрсә гарәп бәхре, Бакырган калыплары булды, аннан тизрәк котылыйк», — дисәк, бу нәкъ шул «гаҗәп консерватор» гарәп вәзене бәхре һ ә з ә җ була. Татар классик шигыренә килсәк, Тукай һәм Гафурилар тарафыннан еш кулла-нылган 16 иҗекле атланмалы ритм, әмма татар халык мәкальләрендә исә атланмасыз бөтен сүзле, акцентлы ритмик буынланыш килеп чыкты.
Татар мәкальләренә шулай ашыгыч кына бер күз салып чыгудан да без аларның шигырь төзелешләре ритм һәм үлчәмлеккә, шулай ук эч- ке-тышкы рифмаларга ни дәрәҗәдә бай булуларын күрдек. Билгеле, бу үзенчәлекләр болар белән генә бетми, биредә тик мисал өчен аларның төсмерлерәк булганнары алынды. Мәкальләрнең ритм, рифма, компо-зиция, стиль һәм шигъри алымнары алда бик ныклап махсус рәвештә өй-рәнелүгә мохтаҗ әле. Шулай булса да, кайбер ашыгыч һәм ялгыш фикергә киленмәсен өчен, түбәндәге мо-ментларга игътибар итәргә кирәк: 1. Мәкальләр ритм, рифма, вәзен үлчәмлекләргә бай булсалар да, моннан аларның җыр шикелле көйләм шигырь булуы килеп чыкмый. Аларның кайчандыр чичән һәм /кы-ручылар тарафыннан ярым көйле рәвештә сарын белән тезәмләп әй-телүләре булса да, мәкальләр нигездә көйләм шигырь түгел, сөйләм ши-гырь. 2. Бу урында бәлки әйтерләр: мә-кальләрнең барын да диярлек болай бүлгәләп күрсәтү аларны һәртөрле әзер формаларга, схемаларга көчләп тартып кертү була, асылда күп кенә мәкальләрдә андый ритм, рифма, үл-чәм кебек нәрсәләр бөтенләй юк. Мәсәлән: «Ы и чәчсәң, шу н ы у р ы р с ы ң», — бик таралган мәкаль; ләкин анда бертөрле ритм да, рифма да, үлчәм дә юк. Аны сигез иҗектән торган өчен генә татар җырындагы мәгълүм калыпка кертеп булмый, шундый мәкальләр тулып ята бит, диярләр. Дөрес, мәкальләрнең. мәгънә һәм форма кыставы астында тезмә юлларга бүленеп языла • торганнары, күбесенчә, ике юлдан гына тора, шуннан артканы сирәк була. Билгеле, аларның ялгыз-ярым юлларга язылырга тиеш булганнары тагы да күбрәк. Андыйларның кайсының ритмы булса, рифмасы булмый, рифмасы булса, үлчәме булмый, яки булса да, мәкаль җөмләсенең кыскалыгы аркасында, һәрберсендә дә аларны билгеләп булмый. Шулай булса да, андый мәкальләр дә телдән, күңелдән төшми яши бирәләр. Эш пидә? Димәк, бу очракта мәкальнең формасы килеп җитмәсә дә, мәгънәсе алда тотыла. Чөнки мәкаль иц элек мәгънә, хикмәт әсәре; ул форма өчен эчтәлеген корбан итә алмый, шунлыктан формасы килсә, бик яхшы, килмәсә шул көенә яшәргә дә кыйбат алмый. Көйләм өчен булмагач, бу хәл аңа, күрәсез, бик артык ипсезлек тудырмый.
106
Ләкин, шул ук вакыт (игътиоар итегез!) мәкальнең иплелек һәм сөйләм көче бары тик югарыда саналган шигырь техникасы белән генә чикләнми, аның динамика һәм инто-национ байлыгы беренче карашта «формасыз» булып күренгән әсәрләрдә дә бик көчле. Мисал өчен, әлеге мәкальне алып карыйк. Болай өстәй генә карауга, дөрес, бу мәкаль вәзен, рифма, ритм ягыннан формасыз, бик чәчмә сөйләм шикелле. Ләкин сез андагы интонация һәм тавышлар сайланышын карагыз, ул ничек әй-телә?! Иң элек беренче яртысы «Н и чәчсәң» күтәренке бер тавыш белән әйтелгәч, чак кына пауза ясала. Ягъни, күп нокталы тыныш бирелә, аннары түбән һәм салмак тавыш белән «шуны урырсың» икәне әйтелә. Монда сузыкларның һәм басымнарның ничек сайланышы да әһәмиятле. Менә авазларның шәкеле (күтәренке басымнарны бер билге, авыр басым-нарны ике билге белән бирәбез).
Нй чәчсәң, шуны урырсың и ә ә, у ы у ы ы
Беренче яртысы «Ни чәчсәң» ди-гәнне, кыеклата әйткәндә, бәла чәчү дип аңласак, карагыз, аны чәчәсе нинди җиңел: ул гел нечкә сузык-лардан: и дә ә ләрдән генә тора, әмма аның каршысы — эшнең нәтиҗәсен «уру» ни дәрәҗәдә авыр: ул бик калын булып уылдап-уылдап чыга. Икешәр билге белән күрсәтелгән бу авыр басымнар, интерваллар мәкальнең мәгънәсенә шул хәтле тапкыр килә ки, мондый эчке дина- микага ия булган әсәргә тагын башка рифма яки үлчәмнәр тагу үзе бер формализм булыр иде кебек. Кыскасы, мәкальләрнең шигъри формасы аның тезмәчә булуында гына түгел, бәлки авазлар системасыннан, интонация, акцент һәм паузалардан да килә, боларны исә аның эчке мәгънәсеннән һәм тормыштагы кулланышыннан аерып карап булмый. 3. Инде монда китерелгән мәкаль-ләрне төрле вак юлларга бүлгәләп күрсәтүгә килсәк, бу нәрсә аларның төзелешендәге ритмика һәм үлчәм-лекне ачу өчен шартлы рәвештә генә шулай китерелде. Югыйсә, аларны һәр ритмик берәмлекләргә бүлгәләп язуның кирәге юк, бәлки шигъри бү-ленеше һәм юл башы, юл ахыры
рифмалары күренеп торган яки янә-шәлек алымы шуны таләп иткән урыннарда гына алар бүлеиеп язы-лырга тиешләр, башка сөйләм эчендә яки белешмә өчен китерелгәндә, мәкальләр, гомумән, бүлеимәсез то’, таш язылалар. Кыскасы, мәкальләрнең ритм, үлчәм, аваз, рифма байлыклары сөйләм теленең табигый үз агышы һәм халыкның да үз тел культурасы өстендә тарихи, иҗади эш күрүе җимеше дип аңларга кирәк. Шулар аркасында мәкальләр сөйләм әсәр булсалар да, көйләм шигырь хасиятләренә дә ия булып торалар. Шул яклары белән мәкальләр соңгы елларда татар шигырь төзелеше турында чыккан бәхәсләр өчен дә бик әһәмиятле чыганак булып торалар дип беләм. Чөнки безнең хәзерге шагыйрьләр дә, махсус җыр тексты язмаганда, гомумән, сөйләм шигырь язалар. 4. Билгеле, бу мәкалә татар шигыре силлабикмы, тоникмы дигән шикелле кайсы да булса берәр шигырь системасын яклау яки юкка чыгару өчен язылмый, монда тик безнең мәкальләрнең үз табигатендә нинди шигъри үзенчәлекләр, алымнар ята икәнен ачыклау күздә тотыла.
Система турында нәтиҗә ясау тө-сендә булмаса да, мәкальләрне күзәтү нигезендә, безнең шигырь төзелешенә бәйле булган кайбер шундый күзгә чалынган нәрсәләрне дә әйтеп китәргә кирәк: безнең тел ялганмалы булганлыктан, иҗекләр тамыр сүзнең алдына өелмиләр, соңына ялганалар, шуның белән иҗекләр берсе хисабына икенчесе йотылмый, яки берсен-берсе йотулары сирәк булып, басымнар урыны да шактый .тәртипле, кагыйдәчел булып чыгалар. Шулай басым урыннары гел үзгәреп, алмашынып тормагач, мәгънәне җиткерү өчен безгә һәр очракта да басым үзгәрешенә аерым көч салып әйтергә туры килми, тәртибенә бер күнегелгән булгач, җиңелчә басым белән дә мәгънә сизелә. Бу хәл безнең сөйләмдә иҗекләрдә беркадәр тигез үлчәүлелек тудыра. Шуның белән бездә җыр-шигырь үлчәүләрен иҗек саны яки бармак хисабы белән
107
’ (силлабик системада) үлчәүгә мөм-кинлек туган. Шуның аркасында ре-волюциягә чаклы бу иҗек саны (силлабиклык) безнең шигырь тео-риясендә һич бәхәссез нигез булып килгән. Инде Октябрьдан соң бу бә- , хәсләр ни өчен килеп чыкты һәм силлабо-тоник дип атала башлады? Моның сере шунда: бездә Тукай һәм аңача булган шагыйрьләр шигырьне көйләп язганнар. Элек, урта гасыр-ларда исә, шигырь бездә үзе музы- . кадап, көйдән аерылмаган булган.
Дөрес, Тукай шигырьләрен сөйләп тә була. Ләкин ул нигездә көйләм j шигырь язган. Көйләм шигырьдә сүзнең басымы табигый сөйләм рит-мына буйсынудан бигрәк, көй агы-мына буйсына, көй такты өчен иҗек-ләр нигез, алар саклана, ләкин алар көйгә ияртелгәндә басымнары да ияртелмичә хәле юк. Шунлыктай аларда имгәнүләр дә булгалый. (Текстка бәйләнеп туган яхшы көй сүзнең басымнарын да игътибарга ала; юньле композитор да моңа игътибар итә). Шул сәбәпләр аркасын- 1 да бездә көйләм шигырьдә басым саннары түгел, иҗек саннары алда тотылган. Инде шигырьнең үлчәменә килсәк, алар бездә гарәп-фарсы вәзеннәре булган бәхерләр буенча, ләкин иҗекләр нигезендә, ритмик тактларга бүленгәннәр.
Тукайдан соң бездә сөйләм шигырь алга сөрелә. Такташ, мәсәлән, шигырьне сөйләп яза иде. Дөрес, ул аны күтәренке тавыш белән ритмик басымнарны чыгарып, бераз көй- ләгәнсыман суза төшебрәк укый, лә-кин җырламый, укый һәм шулай укып яза иде. Хәзер шагыйрьләр, махсус җырлау өчен булмаганда, шул ук иҗекләр нигезендә, сөйләм шигырь язалар. Сөйләм икән, димәк, шигырь дә сөйләү динамикасына, сөйләү басымнарына буйсынырга тиеш була. Менә шуннан иҗекләрдә басымны урынында күзәтеп язу мәсьәләсе туды һәм шигырь системасын силлабо-тоник дип атаулар китте. 5. Шул уңай белән силлабиканы гаепләүчеләр тарафыннан:—ул безнең телебезгә ят гарәп бәхерләре нигезендә килә, мөпаҗәтчелек ритмнары безнең халык җырларына ят, алар безне тоткарлый, без тоникага барабыз, шунлыктан, без рус метрикасын алырга, амфибрахий, хорей,
дактильләргә күчәргә тиешбез, — ди-гән сүзләр ишетелде. Моңар карата бары тик шуны әйтеп була; көнбатыш телендә хорей, дактиль, амфибрахий яки пеон дип йөртелгән нәрсәләр шул ук гарәп бәхерләрендә әйтелгән рәмәл, мотадәрпк, мотакарип, һәзәҗ дигән вәзеннәр булып, аерма — берсенең юнанча, икенчесенең гарәпчә әйтелүендә генә булмаса, принципларында юк. Монда дини дмөнаҗәт дигәне дә анда чиркәү хор-ларына бәйләнешле. Дөрес, гректа яки гарәптә, фарсыда булсын, үз телләренең хасиятләренә һәм көй- музыка алымнарына карап, бу вә-зеннәрнең сайланышында һәм куль-туралашуында аермалар бар, ләкин монда безгә анысы әһәмиятле түгел. Шулай булгач, без бу атамаларны шигырь яки мәкаль үлчәмен аеру өчен монда куллансак та, бу тик бездә (һәм русларда да) шартлы рәвештә, чагыштырмача гына алып йөртелә икәнен онытмаска кирәк. Чөнки юнан, рум яки гарәп кебек сузыкчан (метрик) телләргә корылган бу атамалар, табигый, берсе дә безнең үз телебезнең төп табигатенә һәм ритмик агымына карап бирелмәгәннәр, алар безгә телебезнең ритмик буыннарын якынча билгеләргә хезмәт итә алсалар ярый, югыйсә, аларны монда куллануыбыз безнең тел һәм ритмикабызның да алар- дагыча сузыкчан, я булмаса тоник булуын исбат итү өчен дип аңла-шылмаска тиешле. 6. Шулай ук кайбер шагыйрьләрнең шигырь бәхәсендә бездәге иске бәхер, мөнаҗәтләр вәзененнән котылу өчен халык җырлары нигезендә озын һәм кыска көй дигән ике үлчәмгә генә кайтып, ямб белән генә язарга, шуларны гына төрләндерергә, Ту-кайның шул үлчәүдә язган бер-ике шигырен генә халыкчылык һәм үзе-безнеке итеп танып, башкаларын ба- кырганчылык, бәхерчелек дип карарга чакыруларын да безнең шигырь үлчәмен баетырга чакыру дип аңлап булмый. Тукай әнә метрика димәсен, бәхер дип тә әйткән булсын, ләкин ул безнең шигырь рит-
J08
микасын һәм вәзеннәрен ямб иеләп дә, ике генә төрле халык җыры үлчәме белән дә чикләмәгән, китапча шигырь һәм «Мөхәммәдия» көяләре белән дә баеткан. Мөхәммәдия дигәннән, төрекчә язылган ул китапның Төркия әдәбиятында урып тотмавы *, аның көйләре дә Төркиядә тумыйча, безнең үз халкыбызда, татар сабак өендә кызлар тарафыннан тудырылган булуы билгеле. Чөнки «Мөхәммәдия» кызлар^дәрес- леге булып, «Йосыф» китабыннан соң аны көйләп «әйтү» бездә югары гыйлем саналган. (Бу урында мин «Мөхәммәдия»нең дини эчтәлеге хакында сөйләмим, сүз биредә аның вәзеннәре, көй яки мәкам буларак, шигырь үлчәме булып йөрүе турында бара.) Тукай әдәби мирасы, аның шигырь үлчәме, поэтикасы нидә икәне әлегә хәтле өйрәнелмәгән бер вакытта, аны инде безгә ят дип бер якка селтәп, шул ук нәрсәне икенче җирдән алу яки «бер-ике халык җырын язган Тукайны» гына тану, минемчә, әдәби мирасны дөрес файдалану булмыйча, аны инкарь итү генә булачак. 7. Шигырь үлчәмендәге гарәп бә- херләре дә, көнбатыш вәзеннәре дә метрик телләрдән калма төшенчәләр булганга, безнең хәзерге татар шигырь төзелешендә куллануда җайсызлыгы билгеле. Ләкин бу куелыш та ачыклауны сорый. Чөнки, ничек кенә булмасын, бездә Тукай, Дәрдемәндләр һәм аңа чаклы да мең еллык әдәбият шул бәхер метрикасы белән файдаланып килгән. Аида безнең нинди шагыйрьләр булмаган да, алар нинди генә зур-зур әсәрләр тудырмаганнар! Бу иске һәм классик шигырьләребезиең метрик бәхерләргә корылган булуларын аларда гарәп-фарсы сүзләре күп катышканлык белән генә аңлатырга теләүчеләр булды. Анысы да бардыр. Ләкин Тукайның саф татар телендә язылган шигырьләрендә дә безнең телнең басымнарын бер дә бозмастан бәхер кулланган булуына да җитәрлек мисаллар табып
1 Р. Фәхретдиннең «Әхмәт Мидхәт» дигән китабы, 34 бит. Ул анда Солтан Хәмит тарафыннан бу китапның тыелган булуын да яза. } * булачак. Шул ук вакыт, бу системадагы Кандалый, Тукай, Гафура шигырьләренең халыкчанлыгьщ нн. чек бөтенләй инкарь итеп булсын* Шунлыктан безгә метрик (бәхер) шигырь үлчәме дигәнне элекке шагыйрьләребез бер дә уйламый-нит- ми генә механик рәвештә алганнар, дыр дип карарга туры килми. Чөй- ки алар барлык бәхерләрне дә алмыйча, сайлап кына файдаланганнар — монысы бер ягы. Икенчедән, элекке шигырь үзе сөйләм буенча түгел, көйләм белән язылган булып, укыганда да көйләп укылган. Шунлыктан бәхерләр, метрлар үзләре көйләп сөйләмле (сузыкчан) телләрдә туган булсалар да, бу вәзеннәр бездәге көйләп уку манеры белән килештерелә алганнар. Анна-ры, безнең борынгы телебез хәзерге кебек динамик басымлы сөйләм булудан бигрәк үзе дә көйләп сөйләм манерына ия булуын да ихтимал тотып була. Чөнки борынгы грек, латин телләре шундый булып та, соңыннан бу халыкларның динамик басымлы телләргә күчүләре (телнең борынгы синкретизмнан аерылуы) билгеле. Шунлыктан бүгенге грек, итальян халыкларына да үзләренең үк борынгы метрик шигырь төзелешен хәзерге телләренә каратып, яңабаштан җайлаштырып кулланырга туры килде. Телләр эволюциясендә бу нәрсә табигый булгач, безнең телебез хакында да бу турыда уйлап карарга кирәк булачак. Бүгенге безнең татар теле катнашындагы кайбер диалектларда, мәсәлән, мишәрләрдә, басымлап сөйләү урынына көйләп-сузымлап сөйләү манерын күреп була. Без, мәсәлән, бакчы, бак дигәндә бер басым белән әйтсәк, мишәр бу сүзне көйләм белән ба-ак дип әйтә. А ике өлеш сузыла һәм хәтта бу о ике аваз белән ике катлы итеп әйтелә. Шуның белән: «бак, ни сөйлисең?»— дигән сүз аның авызында көйләмле сузык белән: «ба-ак, нэ сүлисэ-әя»,— булып ишетелә. Бу исә сузыкчан телле гарәпләрнең ике әлиф микъдары яки борынгы латин шигыренен ике мора (вакыт) үлчәме белән Дә Җиңел үлчәнә ала. Без бүген моннан мең ел элекке бабаларыбызнын
сөйләү манерларын белмәгән кебек, бәхер белән башлап шигырь язган шагыйрьләребезне^ күпчелеге кайсы ыру һәм нинди сөйләмгә ия булуларын да белмибез.
Йосыф китабы, мәсәлән, үзендә әйтелүенчә, егерме дүрт рәкым (әгәр дә бу сүзне иҗек саны ике юлга 24, ялгыз юлга 12 дип аңласак) белән язылды диелсә дә, күп юлларында берәр иҗек ким чыгуын, димәк, мондый урыннар телнең су з ы кч а н л ы г ы х и с а б ы и а тутырылган булуын күрәбез. Бу хәл бәхер системасыннанмы, әллә телебезнең 1 сузыкчанлык хасиятеннәнме килә? һәрхәлдә монда бармак хисабы үзен бик эзлекле күрсәтми. Хәлбүки без Йосыф китабы үлчәвен халкыбызның үз вәзенчәлеге нигезенә корылган дип язып киләбез. Шулай булгач, безнең борынгы шагыйрьләребез гарәп бәхерләрен алганда безнең телгә ят-чит үлчәм алганнар дигән сүзләрне дә эшнең тари-хи ягын өйрәнмичә һәм бездәге кулланышын белмичә торып, кистереп әйтергә ярамаган кебек, барлык мең еллык классик шигырь культурасы мирасында бәхер булган өчен генә бер селтәүдә юк итәргә омтылу үзе үтә сул киселү булачак. Инде Тукайның бәхер белән язып та, ни өчен безгә үз һәм халыкчан булуының бер сәбәбе халыкның шул культура мирасы нигезендә аны көйләм шигырь итеп тә укырга яратуыннан булса кирәк. Менә Тукайның бәхер белән язылган шул бер юл шигырен алып карыйк:
Бик хозур, рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы-нарат.
Бу үзе бәхер, үзе хорей (ягъни тоник), үзе силлабик, үзе көй басымнарына гына түгел, сөйләм басымнарына да ригая иткән. Бу хәл бездә иҗек саны үлчәмнең бик сыгылмалы булуын күрсәтә шикелле.
Халык шигырь үлчәмлеге дигәннән, ни өчендер, кайбер шагыйрьләрнең апы озын, кыска бер-ике татар көен нигезгә алу һәм җөп басым (ямб) белән генә язу, бары шул ямбны төрләндерү дип кенә төшенүләре минем үземә берничек тә аңлашылмый. Бу нәрсәнең бездә шигырь төзелешен баетуга илтмичә, аны тагын да тарайтырга чакыру икәне, минемчә, хәзер инде ачык мәсьәлә. Ни өчен ямб кына булырга тиеш соң? Шушы мәкаләдә татар мәкальләреннән алынган төрле ми-саллар халыкның үз тел ритмика-сының, шартлы рәвештә, хорей, ам-фибрахий, дактиль, анапест, пеон һәм башкаларга да, һәм, кирәк булса, шундый ук шартлы рәвештә байтак кына гарәп бәхерләренә дә са- лынмалы икәнен, шулай ук алардан тыш та үз хасият һәм мөмкинлек-ләренә ия икәнен күрсәтмимени?
Мәкальләрнең көнбатыш яки гарәп вәзеннәренә туры килү очраклары аларның сузыкчан (метрик) яки тоник шигырь системасында булуын күрсәтми. Шул ук вакыт мәкальнең иҗек саны белән үлчәмлеге дә безнең силлабиканы басымсыз гади иҗекләр механикасы итеп карарга ирек бирми. Ник? Чөнки мәкальләр мәгънәгә иң кыска шигъри сөйләм юлы белән ирешү өчен, мөмкин хәтле теркәгечсез һәм кат-ламсыз төзелгәнгә, аларның мәгънәсе дә күбесенчә, аваз ымлыклары (интонация), тыныш-паузалар һәм ритмик басым көчләре белән биреләләр. Шулай көйләм өчен булмыйча, ритмик сөйләм өчен булганга, аларда иҗек саны гына урын тотмый, ритм басымнары калку итеп әйтеләләр, аваз системасы да шуңа көйләнгән. Димәк, жанр буларак, мәкальнең шигъри үз алымнары бар, ләкин, моңа карап, аны нинди дә булса гыйльми вәзен системалары, әзер схемалар белән эш итә дип булмый. Ул тик табигый тел сөреше, сөйләмнең табигый басымы белән ритмлана. Шунлыктан мәкальдә ритм белән басым каршылыгы була алмый, киресенчә, алар икесе берлектә ритм белән акцент ярашлыгы тудыралар. Мәкальләр, шул рәвешле, иҗек үлчәмле, бөтен сүзле ритмик буынлы, шул буыннарның янәшәлекле килүе белән акцентлы сөйләм шигырь хасиятләренә ия булып торалар. Мондый үзенчәлекләр нигезендә аның шигырь төзелешен нәрсә дип атау теориячеләр эше. Бу эш исә мәкальләрне генә өйрәнүгә кайтып калмыйча, халык иҗаты һәм классик шигыребезнең барлык тармакларын өйрәнү нигезендә булырга тиешле.