Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУРЛЯНДИЯ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


Бер мең тугыз йөз кырык дүртенче елның көзе иде.
Без, Ленинград фронты сугышчылары, фашистларны эзәрлекләп, туктаусыз алга барабыз. Менә Калинин өлкәсенең соңгы километрларын үттек, Латвия чигенә җиттек. Әнә Европада икенче Париж дип йөртелүче мәһабәт Риганың елтыр гөмбәзләре дә күренә. Фашистлар ул зур шәһәрдә тыпырчынып карарлармы, әллә Көнчыгыш Пруссиягә кадәр качуны мәгъкуль күрерләрме?
Соңгысы дөрестер ахрысы, безнең частьлар сулга борылып, Риганы әйләнеп үтә башладылар. Ләкин фашистның чолганышка эләгеп, диңгез буенда кул күтәрәсе килмәде, ул яр буйлатып Пруссиягә таба чигенде. Мәсьәлә ачык: немец-фашист гаскәрләре командованиесе, Көнчыгыш Пруссиягә чигенеп, андагы частьлары белән берләшеп, Совет Армиясенә каршы торырга чамалый. Ләкин совет командованиесе, моны сизеп, алар төшенеп җиткерә алмаган икенче планны тормышка ашырырга өлгерде. Украина фронты гаскәрләре Көнчыгыш Пруссия аркылы диңгезгә бәреп чыктылар да немецларның чигенүче гаскәрләренә юлны бикләп тә куйдылар.
Шуннан соң, немец генералы Гильперт, үз командалыгындагы дүрт йөз меңле армияне кырт уңга борып, Курляндия ярым атавына алып кереп китте. Менә шунда Курляндия оборонасы башланды.
Әйе, оборона: фашистлар безне ярым атауга кертмиләр, без аларны ярым атаудан чыгармыйбыз, дүрт йөз мең солдаты һәм офицеры булган сайланма гаскәрне бикләп тотабыз. Хәер, төп максат итеп куйганда, бары тик хәрби караштан чыгып кына эш иткәндә, дошманның бу группиров- касын юк итәргә дә мөмкин булыр иде. Чөнки аның үз тылы белән бернинди элемтәсе калмаган, һава флоты ярдәме белән тәэмин ителүне алмаганда, фашистлар армиясе диңгез ягыннан да киселгән иде. Әгәр һәр карыш җире диярлек ныгытылган ярым атау совет «катюша»лары белән өтелеп, куәтле артиллерия һәм авиация бомбалары белән актарылып ташланмаган икән, бу фәкать Совет Армиясе командованиесенең гуманизм хисләреннән чыгып эш итүеннән генә килә. Безнең як болай уйлый:
«Гитлерның бу группировкасы үлем өненә куып кертелде инде. Хәзер ул, читлектәге ерткыч кебек, ярым атауда таптана бирсен. Ә без төп мәсьәләне хәл итү өстендә эшлик — Берлин алынып, Гитлер кулын күтәргәч, генерал Гильперт әллә кая бара алмас, фюрере артыннан кул күтәрергә мәҗбүр булыр».
Вакыйгаларның барышы бу уйларны аклар кебек тоела иде. Ләкин Гильперт үз сүзле фашист булып чыкты: чынбарлыкны инкарь итеп, үзенчә кыланырга маташты. Шулай итеп, Ленинград фронты гаскәрләренә Курляндия ярым атавында кышларга туры килде. Кыш дигәч тә„
73
ул тирәдәге кыш айлары безнең мондагы көз айларына тиң икән. Төнлә кар яуса, көндезләрен эреп бетә.
Ниһаять, кыш узып, матур яз җитте. 1945 иче ел язы, матур һәм шатлыклы яз иде бу! Кояш та, ничектер, якынаеп киткәндәй булды бу язны, башка язлардагыдан ныграк җылыта, нурларын мулрак сирпә кебек тоелды. Совет Армиясенең Берлин тирәсендәге хәлиткеч һөҗүме көчәйгән саен, кешеләрнең өметләре зурая барып, апрель азакларындагы кояш җылысына караганда Берлин янындагы хәрәкәтләр җылысы көчлерәк тәэсир итә, ныграк җылыта иде бугай — кешеләр шулай сизәләр иде.
Менә ул — тарихта тиңдәше булмаган бөек вакыйга сәгате килеп җитте: икенче май көнне, төштән соң Берлин гарнизонының кул күтәрүе турында бөтен дөньяга хәбәр ителде.
Моны ишеткәч, солдат нишләргә белмәде, автоматын кысып тотып, землянкадан чыкты да, беркемнән дә сорамыйча һәм берәүгә дә әйтмичә, шатыр-шотыр һавага ата башлады. Мондый атулар, көпә-көндез «һава җылытулар», тоташ дулкынга әйләнеп, Курляндиянең Тукумс белән Лнбава арасындагы иңкүлегендә гөрселдәп торды. Солдатлар бер-берләрен кочаклыйлар, йөгереп барып, командирларын үбәләр, әле шытып кына чыккан яшел чирәм өстенә ятып, яшүсмерләрчә тәгәрәшәләр:
— Җиңү!.. Җиңү!.. Җиңү!..
Әйе, җиңү! Дүрт ел буе кешелек дөньясы тилмереп көткән, гади кешеләрнең тормыш өметләре багланган тарихи җиңү! Менә ул, ниһаять, килде. Совет сугышчылары, совет кешеләре яулап алдылар ул җиңүне.
Шуның белән сугыш бетте дип уйларга мөмкин иде. Ләкин Курлян- диядә алай булып чыкмады. Солдатлар, җиңү ләззәтеннән айнып, бер- берсенә елмаешырга да өлгермәделәр, фашистларның Курляндия груп- пировкасы ягыннан туплар гөрселдәгәне ишетелә башлады.
— Бу ни хәл? Курляндия ярыматавында фашистларның икенче Германиясе юктыр ич!
Җавап биреп торырлык вакыт юк, баш өстендә үлем үкерә. Тәкәббер генерал Гильперт өчен немец солдаты кызганыч түгел. Безнең гуманлы тәкъдимгә, кан коймыйча гына коралны тапшыру тәкъдименә фашист генералы шулай җавап бирә икән, әйдә булмаса, бер селтәнеп алыйк, бәлки, аңлар аннары!
Ярыматау урыныннан кузгалып, диңгез эченә таба шуыша башладымыни— җир өсте, бизгәк тоткансыман калтыранып, күңелгә шом салырдай ыңгырашып тора; кыр кәҗәләре, котлары очып, бер аланнан икенче аланга чабалар, тегендә дә, монда да сыеныр урын тапмагач, үзләре дә сизмәстән, тирән сазлыкка барып кереп, башларын түмгәк өстенә салган хәлдә, әлсерәп ята башлыйлар.
Меңнәрчә батареяларның тоташ-гөрелтесе астында һавада сызгырган, әче чыелдаган тавышлар шомлы яңгырап узалар да, дошман ягына җиткәч гөрселдәп, көчле шартлау тараталар. Кичке һавада аксыл ут өермәләре ясап, «катюша» снарядлары оча. Ул да булмый, зәңгәр күкне урталай ярып, бомбардировщиклар көтүе үтеп китә һәм, бераздан, гөрселдәү тавышлары ишетелә.
Дошман ягындагы кара-кучкыл булып күренеп торган нарат урманы бинокльдән карап та күренмәс булды — анда тоташ өермә, куе төтен болыты. Җирдән күтәрелгән бу болыт, актарыла-актарыла менә дә. күк гөмбәзенә тоташа, аның теге ягында дөнья бармы-юкмы, белүе кыен. Ә артиллеристлар темпны арттыра, яңа көчләрне өсти баралар. Очучылар да кызурак җилпенәләр, самолетлар санын арттыра баралар шикелле — дөмбәсләү гөрелтесе көчәйгәииән-көчәя.
Артиллерия хәзерлеге тоташтан берничә сәгатькә сузылды, дошман өстенә берничә миллион снаряд һәм бомба ташланды. Нарат бүрәнәләрдән эшләнгән ныгытмалар «катюша» уты белән ялкынга әйләндерелеп,
74
фашист солдатлары агач төпләренә, бомба чокырларына чыгып яткач, безнең танклар кузгалды һәм алар артыннан пехота күтәрелде...
Табигый тоткарлыкларга бай булган, шуның өстенә, дошман тара' фыннан берничә ай буена ныгытылган Курляндия ярыматавын сугышып алу җиңел булмады. Ул бик күп корбаннар таләп итте. Ә бу сәгатьләрдә, Җиңү тәмам хәл ителгән соңгы минутларда дошман пулясына эләгеп, сазлык эчендә мәңге ятып калу бик авыр һәм аяныч иде.
Әйе, башка фронтларда җиңү тантанасы бөтендөньяны шаулатканда, музыка яңгырап, бокаллар күтәрелгәндә, Курляндия ярыматавында каты сугышлар дәвам итте һәм ул сигезенче май киченә кадәр сузылды. Инде барлык линияләр алынып бетеп, фашист гаскәрләре кая керергә белмичә, сазлык эчендә сыеныр урын эзли башлагач, Курляндия ярыматавының соңгы километрлары кан диңгезенә әйләнеп, генерал Гильперт үз кешеләренең каны эчендә тончыга башлагач, дошман аңына килде бугай, коралын ташларга, совет гаскәрләре алдында капитуляция ясарга риза булды.
Тугызынчы майда иртүк, Совет информация бюросы бөтен дөньяга болай дип хәбәр итте:
«Инфантерия генералы Гильперт командалыгындагы немец гаскәрләренең Тукумс белән Либава арасындагы 16 нчы һәм 18 нче армияләрдән торган Курляндия группасы 1945 нче елның 8 нче маенда, 23 сәгатьтә каршылык күрсәтүен туктатты һәм барлык личный составын һәм сугыш техникасын Ленинград фронты гаскәрләренә тапшыра башлады».
Бу — Ленинград фронты гаскәрләрен тиңдәшсез дан белән бизәгән тарихи җиңү иде.
Төнге сәгать унбердә, Курляндия группировкасының капитуляция ясавы турында хәбәр алынгач, солдатның йокысы качты, ашавы да онытылды — ул, пилоткасын һавага чөеп, окоптан чыкты һәм, үз гомерендә беренче күргәндәй әсәрләнеп, тугызынчы май таңын каршылады. Солдатның шатлыгы эченә сыймый, еллар буе окопта ятып, озын һәм ялыктыргыч походлар үтеп каралган, дары төтененнән ысланган мөлаем йөзе шушы сихри таң иртәсе кебек балкый, сугыш михнәтләрен үзенә туплаган үткер күзе, зөһрә йолдыз кебек, нур сибә иде...
Тугызынчы май көнне безгә фашистларның капитуляция ясау күренешләрен сурәтләп газета өчен материаллар оештыру заданиесе бирелде, һәм без, рус телендә чыга торган көндәлек газета редакциясеннән майор Лапин белән майор Шумилов һәм милли газеталар редакциясеннән майор Шәймәрдәнов (анысы мин), мәрхәмәтле кояш тыныч җир өстен иркәли башлау белән, «кәҗә тәкәсенә» («Виллис» машинасын журналистлар шаяртып шулай атыйлар иде) утырдык та юлга чыктык. Безнең гаскәрләр ярыматауның аргы башына барып җиткәнче, анда булырга һәм иртәгә редакциягә кайтып, газетага материал бирергә кирәк иде.
Башта шоферыбыз: «Җиңү иртәсендә дә саф һава иснәмәгәч, аны кайчан иснисең»,— дип, машинаны үз көенә генә алып барды. Ә инде авылдан чыгып, утыз километр чамасы юл үткәч, алда гадәттән тыш сәер бер күренеш безне бөтенләй туктарга мәҗбүр итте.
Арабызда иң озын буйлы кеше — Александр Карлович Лапин ул сәер күренешне беренче булып күреп алды.
— Миша! Күрәсеңме тегендәге әкәмәтне?—диде ул. — Көпшәләренең озынлыгына караганда, еракка ата торганнар булырга тиеш.
Уртачарак буйлы, үткен кара күзле Шумилов никадәр генә текәлеп караса да. аны-моны аера алмады ахрысы, аягүрә басты да, кабаланып, Лапинның иңеннән тарткалый башлады:
75
— Трофей, Саша, валлаһи, трофей. Немец тупларын тезгәннәр, рәхәтләнеп язабыз!
Чыннан да алар еракка ата торган пушкалар булып чыкты. Ләкин ул пушкалар немецларныкы түгел, безнекеләр иде. Аларны юлның ике ягыла кара-каршы куеп, бер километр чамасы арага тезгәннәр. Бүрәнәдәй озын, юан көпшәләр югары күтәртелеп, юлның нәкъ урта бер җирендә кара-каршы терәтелгән. Шулай итеп, йорт кыегысыман корылма хасыйл булган. Корылма астындагы таш юл исә, озын сарайның таш идәне ке* бек булып, эчтә калган. Менә шушы юл-идәндә инде очы-кырые күрен- мәслек булып, эреле-ваклы өстәлләр тезелеп киткәннәр. Өстәлләр өстендә исә «бөтен дөньяны» сыйларга җитәрлек ашау-эчү әйберләре.
Алдыбыздагы шушы сәер хәлгә карап, нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап торганда-, автоматларын иңнәренә салган ике артиллерист каршыбызга килеп басты.
— Рәхим итегез, иптәш офицерлар!—диделәр алар, бер-берсеннән уз-дырырга тырышкандай кабаланып.— Генерал хәзер килеп җитә, берәүне дә үткәрмәскә кушты!
— Менә сиңа трофей,— дип куйды Лапин,— язу түгел, үтеп тә булмый икән әле үзеннән...
— Бу нинди тамаша, — диде Шумилов, артиллеристлар янына ук барып,— ябык ындыр табагы ясамый торгансыздыр ич?
Артиллеристлар көлеп җавап бирделәр:
— Алай эшләргә дә була, иптәш майор, әйдә рәхим итегез, генерал шулай диде!
Сөйләшә торгач, мәсьәлә аңлашылды. Бу безнең фронтның аерым дивизионы — еракка ата торган артиллерия берләшмәсе икән. Немецларның капитуляция ясаулары турында хәбәр алынгач, берләшмә үзенең барлык пушкаларын юл буена китереп тезгән. Хәзер менә туп көпшәләре астындагы өстәлләрдә җиңү мәҗлесе булачак икән. Берләшмә штабы начальнигы ике башка икешәр автоматчы куйган да әйткән:
— Юлның кайсы ягыннан кем генә килсә дә, туктатыгыз һәм беркая да җибәрмәгез. Алар безнең кунакларыбыз булырлар,— дигән.
— Менә сез шундый кунакларның беренчеләре,— ди артиллеристларның берсе, көрәй чәчле, базык гәүдәлесе.— Хәзер генерал килеп җитәр. Ресторанга рәхим итегез!
— Бик шәп булыр иде дә, заданиебез ашыгыч шул, безгә туктарга ярамый,— ди Лапин.
Артиллеристлар колакларына да алмыйлар:
— Анысын белмибез, генерал приказы безгә закон,— дип, юлның ике •ягында автомат белән тора бирәләр.— Генерал җибәрсә, без каршы түгел.
Нишлисең, закон булгач закон, алар җиренә килеп кергәч, буйсынмыйча хәлең юк. һәм без генералны көтәргә булдык.
Ул арада төрле яктан артиллеристлар җыела башладылар һәм, безнең сүзне ишетергә дә теләмичә, пушка-ресторанга алып кереп киттеләр.
Менә, безнең Лапиннан да озынрак буйлы, чал чәчле генерал килде һәм өстәлнең аргы башына басып, кулына шәраплы стаканны алды да:
— Иптәшләр, артиллеристлар!—дип, калын тавыш белән мөрәҗәгать итте.
Өстәлнең ике ягыннан тезелеп киткән меңнәрчә кешеләр, кружкаларын тоткан хәлдә, карт генералга текәлделәр. Генерал исә, солдатларга һәм офицерларга ягымлы карап, котлау речен дәвам иттерде.
— Сынатмадыгыз, — диде ул, дулкынланып, — бөек җиңү белән котларга, алдагы эшегездә уңышлар теләргә рөхсәт итегез!
Өстәл аркылы куллар сузылып, кружкалар чыңлады, биш гармоньчы «Артиллеристлар маршын» сузып җибәрде, күмәк җыр тавышы яңгырап
76
китте. Карт генерал солдаттан солдатка күчә-күчә, аларны аркаларыннан сөеп, озын өстәлнең бер башыннан икенче башына йөреп торды.
Без кузгалып киткәндә, кояш баш түбәсенә күтәрелгән, ә артиллеристлар юлның ике ягына сибелеп, шау-гөр килеп бииләр иде.
Әйдә, җырлагыз, биегез! Безнең урамга да бәйрәм килде. Шауласын, гөрләсен җиңү бәйрәме!
Менә «кәҗә тәкәсе» кичә генә соңгы сугышлар барган алгы сызыкка да килеп җитте. Сазлык уртасыннан сузылган тар юлны үткәч, «Виллис» туктады һәм без, машинадан төшеп, фашистлар оборонасының көиьяк кырыена бастык.
Кичә генә үлем көрәше барган бу урында — сазлык уртасыннан сузылган тар юлның ике ягында — әле хәзер дә һавага кайнар кан пары күтәрелә шикелле иде. Өсләренә бишәр кат юан нарат бүрәнәләре өелеп эшләнгән дотларның — озакка чыдамлы ныгытмаларның асты өскә китерелеп, актарылып ташланган. Сазлык беткән урында, тирән итеп казылып, ике як стенасы бүрәнәләр белән ныгытылган тоташ траишеялар, эченнән шайтан үткәндәй җимерелеп, пыран-заран килгәннәр. Саныйсы иде: күпме снаряд, күпме бомба кыйпылчыгы бар икән бу бүрәнәләрдә, күпме пуля чыгар иде икән алар эченнән?
Исәбе-хисабы булмас иде. Чөнки кыш буе ташылган снаряд һәм бомбаларның өчтән бер өлеше ыргытылды бу линиягә. Күкне кара болыт басты, җир туктаусыз тетрәп торды, озын бүрәнәләр югары күтәрелеп» башлары белән сазга чумдылар, баганалар күк утырып калдылар.
Озакка чыдамлы ныгытмаларны үтеп, тирән траишеялар кырыена килеп баскач, без барыбыз да телсез калдык. Никадәр урман киселеп, никадәр балчык казылган бу урыннарда! Барысы да кеше кулы белән башкарылган, һәммәсе дә кеше үтерү өчен эшләнгән. Немец солдаты үзен саклыйм дип, шушыннан русларны кырыйм дип эшләгән, төннәр буе йокламыйча, тирән чокырлар казып, мәкерле хәйләләр корган һәм, ; шул кеше, үзе казыган чокырга үзе төшеп, соңгы сулышын биргән.
Әнә хәзер тирән траншея буйлап саз суы ага һәм снарядлар белән чәрдәкләнгән бүрәнәләр арасында солдат гәүдәләре йөзеп йөри. Ташланган бомбаларның, җибәрелгән снарядларның, атылган мина һәм пуляларның исәбе-хисабы булмаган кебек, бу траишеяларда йөзүче үлекләр саны да тиз генә санап бетерерлек түгел. Аларның күзләрен чүпләргә козгыннар килеп тә җиткәннәр.
Берьяктан, ачу катыш җилкенү кабынып, күңел каһәрли: «Безгә каршы кылыч күтәргән идең, үзең шул кылычтан һәлак булдыңмы, мөртәт!»— диясе килә. Икенче яктан, кешелек тойгысы кабынып китә дә:
— Әй, немец, немец! Безгә начарлык теләсәң дә кеше бит син,— диясе килә.— Нигә чакырылмаган җиргә килеп, үзеңә кабер таптың, яшь гомереңне әрәм иттең? Сине кем искә алыр да. кабереңә кем чәчәк салыр? Акылсыз башланган эшең аяныч тәмамланды.
Шунда барлык уйларыңа йомгак ясап, әкрен генә әйтеп куясың:
— Бу сазлыкта, кан белән кызарган пычрак суда йөзүче гәүдәләрнең, бәлки, бөтенесе гаепле дә түгелдер. Алар арасында сугыш теләмәүчеләр дә булгандыр. Курляндия җирендә кабер тапкан бу немецларны башкалар белән, әйтик, хрусталь бокалдан шампанский эчеп утыручы Гиль- пертлар, Крупплар белән янәшә кую дөрес булырмы икән? Сугышны башлаучылар — Крупплар бит. Алар Гитлерны туйдырдылар, алар меңнәрчә гади немецларны сугышка кудылар. Гади немецларны без үтермәдек, Гитлер кулы белән Крупплар үтерделәр...
Мескен наратлар, каурыйлары йолкынган торналар кебек, ялангачланып калганнар. Бу— табигать бәла-казасы түгел, артиллеристлар эше.
77
Ботаксыз-яфраксыз каласыз, дип тормаганнар, урман эчен кеше җәяүләп үтә алмаслык хәлгә китергәннәр. Әйтәсе дә юк, әгәр фашист кулын күтәреп, капитуляция ясамаган булса, кайчандыр үзенең матурлыгы белән кешеләрне сокландырган бу нарат урманы, мөгаен, җир йөзеннән алып ташланган булыр иде. Ул хәзер исән исәнен, шулай да гарип. Россиянең көнбатыш өлешендәге ун меңнәрчә гектар башка урманнар, күп санлы шәһәрләр һәм авыллар кебек, бу урман да яралы, ул да гарип. Аларны дәвалау өчен никадәр көч, никадәр хезмәт һәм акча кирәк булачак! Күз алдына китерүе кыен — күп, бик күп кирәк булачак. Сугышның бер көне тыныч вакытта ун ел төзегәнне җимерә.
Нарат урманы, җәрәхәтеннән сызлангандай, күңелсез шаулый. Мәет янында әдәп саклаган кешеләр кебек, без аны тавышсыз-тынсыз гына үтеп, киң кырга чыктык. Көн яктырып, матурланып киткәндәй булды. Алда кырлар, кырлар... Менә хәзер «кәҗә тәкәсенә» юл ачылды,, Руденко, безнең шофер, таза гәүдәсен алга түнтәреп, рульне боргалый-борга- лый, машинаны очырта, без барысын да күреп өлгерергә теләп, тирә-якны күзәтәбез.
Шулай, тигез юлдан элдертеп, язгы көннең купшы һавасын коча-коча алга барганда, берәр нәрсә күрепме яки күрмичәме, Александр Лдпин тынычсызлана башлады. Ул, секретариатта макет тикшергәндәге кебек итеп, күзлеген бер сала, бер кия, аннары озын, таза муенын алга сузып, нәрсәдер күзәтә, кулын маңгаена куеп, уңга-сулга боргалана.
— Нәрсә, Саша, куян күрдеңме әллә?—дип көлә Шумилов.—Ай- һай, куяннар калдымы икән бу тирәдә, немчура атларын да ашап бетерә язды бит!
— Аты гына түгел, үзе дә бетте, анысы,— ди Лапин, һаман уңга карап,— мәсьәлә анда түгел. Әнә тегендә нинди әкәмәт бар? Күзлегем алдыймы, я булмаса мин күзлекне алдыйммы? Юньләбрәк кара әле!
Шумилов күзләрен тутырып карарга өлгерми, шунда ук сул кулын Руденконың рульгә тотынган кулларына куеп:
— Браток, туктат!—дип кычкыра. Ә «браток»ның исендә дә юк, «Нигә туктарга тиктомалга, шунда барабыз ич!» ди дә, «кәҗә тәкәсен» чаптыра бирә.
Лапии дөрес сизенгән икән — чыннан да әкәмәт булып чыкты бу. Менә без дүртебез дә машинадан төшеп, алдыбыздагы тамашага шаккаткан хәлдә, сәер карап торабыз. Ә алдыбызда зур үзәнлек — үлчәп карасаң, дүрт-биш квадрат километрдан ким булмас, чирәмлек. Шушы зур квадратның һәр почмагына озын колгалар кадалып, аларның башларына ак әләмнәр эленгән. Әләмнәр астында, чирәмдә исәпсез-хисапсыз гәүдәләр. Коңгырт киемнәргә төренгән бу гәүдәләр, юл буеннан караганда кешеләрне түгел, диңгез чигенә чыгып яткан дельфиннар көтүен хәтерләтәләр. Без, һичнәрсә аңламыйча, бер-беребезгә карашып алабыз.
Шофер Руденко, озын кунычлы күн перчаткасын салып, күз алдын каплаган пәрдәне алып ташлагандай, йөзен сыпырып:
— Ба...а...а,— дип куя,— немчура ич бу, иптәш майор? Чәчрәп китим — немчура!
һәм ул җавап-фәлән көтеп тормыйча, алга бара башлый: үлеләрме болар, тереләрме? Барып карарга кирәк.
— Ашыкма,— ди Лапин, күзлеген салып,— без үзебез барабыз, ә син машинаңны сакла!
Офицер әйткәч, нишлйсең, буйсынырга туры килә. «Бик кирәге бар немчураиың, барып карагыз үзегез!»
Үзәнлеккә җиткәч, аяклар үзләреннән үзләре туктап калдылар, куллар артка куелды, күзләр җиргә текәлде. Алдыбызда — немецка гына хас булган төгәллек белән саф-саф булып, тезелеп яткан һәм гырлый- гырлый йоклаучы солдатлар, офицерлар. Ник берсе кымшанып карасын да ник берсе күзен ачсын! Юк, алар кымшанмадылар, күзләрен дә ачма-
г
78
дылар. Кулларыннан корал сугып төшерелүнең беренче көнендә үлем йокысы белән йоклыйлар иде бугай алар.
Кем белә, бәлки, алар соңгы өч көндә бөтенләй йокы күрмәгәннәрдер, минут саен үлем көтеп яшәгәннәрдер. Ә менә кичә корал ташлап, Совет Армиясе алдында баш игәч, алар үзләре өчен билгеләнгән җыелу пунктына юл тотканнар һәм төне буе килгәннән соң шушы үзәнлеккә туктап, дүрт колгага ак чүпрәкләр элгәннәр дә, бернинди сакчы-фәләп куймыйча, әле яңа гына төртеп чыккан чирәм өстенә сузылганнар. Хәзер аларда немец тәкәбберлеге дә чагылмый, солдафонлык та сизелми! Көрәш мәйданында билен имгәтеп, тынсыз калган өметсез кеше кыяфәте генә чагыла аларда.
Без, аяк астыбызда хәрәкәтсез ятучы меңнәрчә немецларның йончыган йөзләренә карап тордык та, бер авыз сүз әйтмичә, кире борылдык. Әле кайчан гына дөньяны кол итү турында акырынган тәкәббер немецларның бүген биредә — Курляндия үзәнлегендә сарык көтүедәй ятулары бер караганда көлке, икенче караганда гыйбрәтле иде...
Шофер безне ашыктыра башлады, бер күзен кысып кояшка карады да:
— Караңгыга кадәр барып җитә алмыйбыз, иптәш майор,— дип, моторны кабызды.— Либава ерак әле, юлда кунарга туры килмәгәе.
Александр Лапин, үзен чолгап алган уйлардан арынырга теләп булса кирәк, фуражкасын салып каккандай итте, бик урынында торса да күзлеген борын төбенәрәк шудырып куйды һәм, шоферга таба борылып:
— Каян беләсең?—диде,— Синең Либавада булганың юк ич!
Руденко, күзләрен кыса төшеп, башка вакытлардагыча бәхәс ачарга уйлаган иде дә, үзенең кайда булуын һәм нәрсә турында сүз кузгатуын шәйләп алды бугай, белмәсәм дә сизенәм дип, «кәҗә тәкәсен» алга куа башлады.
Тигезлек уртасыннан тар тасма булып сузылган басу юлы, яңадан- яңа күренешләр белән таныштырып, алга алып бара. «Виллис» артыннан күтәрелгән соры тузан, тымсык һавада бөтерелеп уйный да, салмак кына түбән төшеп, юл буендагы зәгыйфь чирәмнәргә куна. Без, йокы баскан кешеләрдәй талгын карап, нәрсә турындадыр уйлыйбыз. Моннан чирек сәгать кенә элек, зур үзәнлектә күргән картинаны ничек язу турында уйлыйбыз булса кирәк. Чөнки газета эшчесе өчен вакыйгаларны күрү генә җитми, аны укучыларга җиткерү турында да уйларга кирәк бит. Бу соңгысы иң мөһиме әле аның — күрү белән язу арасында аерма зур бит!
...Менә безнең «Виллис» тирә-ягы яшел чирәм һәм таллар белән капланган әрәмәле болын юлыннан бара. Тәгәрмәчләргә дә йомшак, тузан юк. Әгәр тыныч вакыт булса, дөньяны дары исе агуламаса, бу болын һәм таллыклар шау-гөр килеп, кошлар оркестрыннан яңгырап торыр иде. Ә бүген, май аеның тугызынчы көнендә, шушындый матур урында кошлар тавышы ишетелмәү, ничектер, ят тоела, күңел юксынуы борчый. Каһәр суккан дәһшәтле сугыштан кыр кәҗәләре генә түгел, кошлар да качып киткәннәр, ахрысы. Хәер,- козгыннар күреңгәли күренүен. Ләкин үлек исеннән ләззәт табучы, окопларда мәңгегә ятып калган кешеләрнең күз алмаларын чукып йөрүче бу ерткычларны «кош» дип атарга • мөмкинме икән соң?
Күңел бу минутларда халык җырларында тирбәлә торган, яшьләр арасында мәхәббәт тоташтыра торган кошларны — табигать җырчыларын юксына иде. Сугыштан соң йөрәк музыканы да, җырны да ике мәртәбә күбрәк сорый бит!
Эчкәрәк кергән саен, болын тарая, таллыклар куера барып, бераздан тоташ әрәмәлекләр башланды һәм без ак әләмнәр күтәрелгән зур аланга килеп чыктык.
79
Әле моннан өч көн генә элек бу алан да сугыш учагы булган икән, немец очучылары шушы аланнан күтәрелеп, безнең өскә бомбалар ташлаганнар. Менә хәзер алар да, җиңнәренә фашист билгеләре теккән «СС»лар да, башкалар белән бергә, алан уртасында ак әләм күтәргәннәр — биреләбез, янәсе, берүк тия күрмәгез.
Бөтен җире дуңгыз сөреп ташлаган шикелле актарылып беткән алан уртасында безнең машина янына, сул беләгенә ак чүпрәк бәйләгән немец офицеры йөгереп килде һәм рус телен вата-җимерә:
— Әнә теге юлдан барыгыз,—дип . күрсәтте.— Сезне көтәләр, офицер әфәнделәр!
— Менә, әфәндегә дә әйләндек, — дип көлде Шумилов, як-ягына каранып, — шулай да автоматны якынрак куйыйк әле. Әйдәгез, киттек, кем көтә икән анда?
Ул күрсәткән тар юлдан китеп, унбиш-егерме минут баргач, безнең машина зур йорт алдына килеп чыкты, һәм шунда без, бер төркем немец генералларын күреп, теге дежур офицерның «көтәләр» сүзенә ышандык.
Әйе, чыннан да көткәннәр, ләкин безне түгел, фронт командованиесе вәкилләрен көткәннәр икән. Бераздан бөтенесе дә аңлашылды. Баягы алан, немецлар аэродромы булып, анда безнең командование вәкилләре килергә тиеш булганнар икән. Ләкин без алданрак килеп җиткәнбез һәм, немец офицеры аны-моны абайламыйча, безне командование вәкилләре дип белгән. Шунда ук аэродромнан телефон шалтыраган һәм, әлеге зур йортка (элекке семинариягә) урнашкан беренче һава флоты штабы генераллары, парад киемнәрен киеп, ишек төбенә чыгып басканнар.
Немецларның беренче һава флоты командующие генерал-лейтенант Клюкбай яфраксыз агач күк коп-коры, бик озын буйлы бер хөрсәнтәй икән. Ул безнең редакциядән булуыбызны белгәч, һич тә югалып калмады: «Пресса һәрвакыт алдай йөри» дип, корышкан яңагын кыймылдаткандай итте.
— Рәхим итегез, Совет Армиясе вәкилләре!—дигән булды ул, ләкин аз гына да елмая алмады, кан качкан йөзе кәгазь булып калуында дәвам итте.
Ул арада булмады, фрәнт штабы вәкилләре дә килеп җиттеләр. Алар самолет белән әлеге аэродромга төшкәннәр һәм шуннан штабка килгәннәр икән.
Зур залдагы озын өстәл артына кереп утырып, алга берәр стакан кофе куелгач, җиңүчеләрнең дә, җиңелүчеләрнең дә телләре чишелеп китте, сораулар һәм җаваплар башланды.
«Бездә булган мәгълүматларга караганда, аэродромда фәлән кадәр самолет булырга тиеш, ә анда фәлән хәтле генә, нишләп алай?»—дип сорый полковник, безнең фронт командованиесе вәкиле. —«Төнлә җил очыртмагандыр ич самолетларыгызны?»
Генерал Клюкбай кашларын җыерып куя, аэродромда ничә самолет барлыгын каян белдегез? дигән төсле, полковникка карап:
— Җил очырткан дисәк тә, ялган булмас, — дип, аңлатырга керешә. Аның сүзләренә караганда, эш болай булган икән. Кичә кич, ягъни тугызынчы майда, барлык самолетларны коралсызландырырга, аларны Совет Армиясенә тапшыру өчен әзерләргә приказ бирелгән. Төнге сәгать унда приказның үтәлүе турында генералга доклад ясалган. Ә менә таң алдыннан биш самолет, ниндидер кодрәт белән, һавага күтәрелгәннәр дә диңгез аръягына очып киткәннәр. Генерал чыраен сытып, иңнәрен җыерды: нишлисең, янәсе, белми калдык.
— Кая очтылар? Швециягәме, Швейцариягәме?
— Кем белә аларны. Безнең маршрут белән түгел бит!
— Шикләнергә рөхсәт итегез.
— Мәйлегез. Мондый чакта җиңүче сүзе дөрес исәпләнә.

Полковник серле итеп чигәсен кашыды да:
— Пичек очулары һәм кая очулары безгә билгеле,—диде, — Сезгә дә дөресен сөйләргә туры килер, генерал әфәнде.
Клюкбай дәшмәде, алдындагы кофега үрелгән булып, читкә карады. Без сизендек: ялганы өстендә тотылудан ояла иде бугай ул.
Залда тынлык урнашты. Журналистлар мондый минутны көтеп кенә торалар инде алар. Александр Лапин, һич көтелмәгән сорау биреп, немец генералларын елмаерга мәҗбүр итте.
— Әйтегезче, зинһар, — диде ул, генерал Клюкбайга карап, — аэродром мәйданын нигә шулкадәр бозып бетердегез? Дуңгыз сөргән шикелле бит, актарылып беткән!
Генерал Клюкбай, кулындагы стаканын өстәлгә куеп, сулга борылды да:
— Полковник әфәнде җавап бирсә, яхшырак булмас микән бу сорауга, — диде, — ул мәйданны Совет авиациясе сөрде.
Полковник артка авып көлде:
— Сорау сезгә бирелде; миңа түгел!
Генерал бу юлы хакыйкатьтән кача алмады, ахрысы, соңгы сугышлар вакытындагы чын хәлне сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
Кыш айларында немец аэродромына бик күп һөҗүмнәр ясалган булган. Ләкин зенит артиллериясе белән нык сакланучы бу аэродромга артык зыян килмәгән. Ә менә соңгы атнада ясалган һөҗүмнәр немецларны тәмам аптырашта калдырган. Бу вакытта һавага истребительләр күтәрелү түгел, хәтта зениткалар да авыз ачарга өлгерә алмаганнар. Ни өчен дигәндә, совет очучылары бик яхшы хәйлә тапканнар икән.
Әйтик, башка вакытларда самолетлар килү турында тавыш тоткычлар хәбәр итә торган булганнар. Тавыш тоткыч сигнал бирә, истребительләр һавага күтәрелеп, совет самолетларын каршылыйлар, ә инде аэродром тирәсенә үткәннәренә зениткалардан аталар.
Соңгы атакалар вакытында алай булмаган — аэродромдагы тавыш тоткыч хыянәт иткән. Ни өчен дисәң, совет очучылары диңгез ягыннан һөҗүм иткәннәр икән. Менә шунда инде немецлар үзләренең тавыш тоткычлары коры җир өчен генә яраклы булуын белеп, бик аптыраганнар.
Бу кадәресе дөрестерме, юкмы, без аларның тавыш тоткычларын тик-шереп карамадык, ләкин генерал Клюкбай бу турыда ачынып сөйләгәнлектән, ул хакта әйтеп үтүне кирәк санадык. Шулай да бер нәрсә күз алдында иде — немец аэродромы бик нык бомбага тотылган, тәмам актарылып ташланган...
Совет командованиесе вәкилләре аэродромга, андагы самолетларны һәм коралларны кабул итәргә киттеләр. Ә без, «кәҗә тәкәсе»нә утырып, диңгез ягына киттек. Алда Либава шәһәре көтә иде.