КОМИССАР- ЯЗУЧЫ
Шундый кешеләр була, аларның тормыш юлын өйрәнгәндә эшчәнле- генең кайсы тармагына тукталырга белми аптырыйсың: һәркайсы әһә-миятле, һәркайсы турында аерым алып язасы килә. Шамил Усмановны да нәкъ әнә шундый кешеләр рәтенә кертергә була. Ул гражданнар сугышы каһарманы да, талантлы язучы, ялкынлы публицист та, ару-талуны белмәүче җәмәгать эш- леклесе дә. Шамил Усмановныцтормыш юлы — яшьләр өчен үрнәк булырлык ялкынлы көрәшче коммунист юлы.
Шамил Усманов татар совет әдә-биятына нигез салучыларның берсе. Шәриф Камал аның иҗаты турында үз вакытында болай дип яза: «Революция чорындагы татар матур әдәбиятының күгендә ялтырап калыккан язучыларның иң алдынгыларыннан булды».
Ш. Усманов иҗаты хәзерге киң укучы массага аз таныш. Шушы көннәрдә аның шактый зур күләмдәге сайланма әсәрләре җыентыгы II китап булып чыгуын бу җитешсез- лекие бетерү юлындагы беренче зур адым дияргә кирәк. Җыентыкка язучының күренекле әсәрләреннән «Кызыл байрак астында», «Легион юлы», «Памирдан радио» повестьлары, дүрт пьесасы һәм хикәяләре кергән.
Язучы: «Минем бар әсәрем тор-мыштагы берәр вакыйга тәэсирендә языла», дип, әдәби әсәрендә тас-вирлаган вакыйгалар белән үзенең биографиясе арасында зур уртаклык барлыгын белгертә. Бу —чыннан да шулай.
Ш. Усманов беренче тормыш мәк-тәбен Гурьевка фабрикэеында үтә. Ул эшчеләрнең авыр иске тормышта газап чигүләренә, фабрика хуҗасы, мулла, мастерлар тарафыннан җәберләнүләренә чын күңелдән әрни. Эштән соң Шамилның илдә барган вакыйгалар турындагы сөйләвең җыелып тыңлау фабрика эшчеләре арасында гадәткә кереп китә. Сөйләшүләр нәтиҗәсез калмый: на-маздан калырга да куркып яшәгән эшчеләр, эш хакын күтәрүне таләп итеп, бай конторасы янына җыелалар, һәм, кечкенә генә булса да, үзләренең беренче җиңүләренә ирешәләр.
Тормышның бу истәлекләре Ш. Ус- мановка «Беренче адым» пьесасын, «Эшче кызы Нина», «Тиң түгелләр», «Фабрика анасы», «Таң», «Ачылган йозак» һ. б. хикәяләрен язарга бай материал бирә. Язучының кайсы гына хикәясен укысак та, анда төп игътибар кешегә, аның газаплы тойгыларына, киләчәк турындагы якты хыялына юнәлгәнен күрербез. Тормыш детальләре, беренче карауда бөтенләй мөһим булмаган әйберләр язучы әсәрләренең идеясен ачучы төп әдәби чара булып файдаланылалар. Уңышлы сайланган Де‘ тальләрне гомумиләштерелгән нәтиҗәләр чыгарырлык ситуациягә урнаштыра белү Ш. Усмановныц язучы буларак мактауга лаеклы сыйфатларыннан берсе.
Февраль революциясен Ш. Усманов Сызраньда солдат шинеле киеп каршылый. Сызраньда ул больше-виклар партиясе сафына керә, гарнизон солдатларын Советлар ягына
II Шамил Усманов. Сайланма әсәр- ТоРгя1рТарСТа1'! КИТ™ нәшРияты. Казан. 1958. Бәясе 11 сум 30 тиен.
« J. S <' I
111
чыгаруда актив көрәшүчеләрнең берсе була.
Ш. Усманов русча да, татарча да бер үк дәрәҗәдә яхшы сөйли. Шунлыктан ул солдат митингларында Сызрань партия комитетының алыштыргысыз иң ышанычлы ораторы булып санала. «Митинг» хикәясе нәкъ әнә шул 1917 ел вакыйгаларына таянып язылган.
Гражданнар сугышы башлангач Ш. Усманов Сызраньда җыйган партизан отряды белән Дутов фронтын кисеп үтә һәм, Оренбургка килеп, күптәнге дусты К. Хәйруллип отряды белән кушыла. Берләшкән отряд Оренбург татар-башкорт батальоны исеме белән йөртелә башлый. Аның комиссары Ш. Усманов, командиры К. Хәйруллип була. Батальон Тургай далаларында батырлыгы белән шөһрәт казана. Ул кө-рәш юлын үзенә караганда берничә мәртәбәләр артык булган Дутов полкларының бер-бер артлы ясаган атакаларын 22 сәгать буенча кире кайтарып, шәһәрдән Кызыл Армия частьларының тәртипле чигенүен тәэмин итүе белән башлап җибәрә. Аклар бу батальонны «җимерүләре» турында лаф орып мактаналар, ләкин татар-башкорт батальоны үч иткәндәй яши һәм үзенең көчен әле Сакмар күпере төбендә, әле Яйсан- да, әле Мартук станциясендә ак казакларның меңләгән гаскәрен юк итүе белән раслый тора. Актүбәдә ул мадьяр батальоны белән кушыла һәм аңарга Өченче Интернационал легионы исеме бирелә. Легионның комиссары да Ш. Усманов була. Легион Дутов һәм Зәки Вәлиди бандаларына каршы күп мәртәбәләр сугышка керә һәм һәрвакыт җиңүче булып чыга. Комиссар ул көрәшләрнең һәрберсендә үзе катнаша, «Урал эшчеләренең 35 градуслы салкын төндә я үләбез, я җиңәбез дип атакага баруларын, ул көрәшләрнең җайлы шаһиты булган эшчеләрнең һәм крестьяннарның байтагының шунда корбан булуларын» үз күзе белән күрә. Бу авыр көрәш язучының йөрәгендә ти-рән эз калдыра. Ул беренче әсәрләрен үк Советлар власте өчен геройларча һәлак булган эшче һәм крестьян солдатларына багышлый. Аның «Кызыл байрак астында», «Легион юлы», «Гает корбаны», «Краском мәхәббәте», «Кичеккән фәрман» кебек әсәрләре гражданнар сугышы темасына багышланган.
Ш. Усманов беренче әсәрләрендә үк реализм юлына баса һәм еллар үткән саен ул юлдан ышанычлырак, ныграк атлый бара. Ш. Камал да язучының нәкъ менә шул ягына басым ясап: «Ул чорда үзе белән килеп чыккан талантларның күбесеннән ул конкретлык, простойлык, шалтыравыклы «измнар»га бирелмәве белән аерыла»,— ди.
«Канлы көннәрдә» пьесасында Шамил Усманов татар-башкорт ба-тальонының Оренбургтан чигенүен һәм шәһәргә аклар керүен һәм соңыннан кызыл гаскәрнең шәһәрне азат итүен тасвирлый. Ул бу әсәрендә үк революцион көрәш көннәренең эченә керергә, аның кешегә ясаган тәэсирен күрсәтергә тырыша.
Пьесадагы вакыйгалар Оренбургта ярым эшче, ярым хезмәткәр семьясында бара. Революцион ва-кыйгалар җиле бу өйгә дә үтеп керә. Семья икегә бүленә, Йосыф аклар ягында, Камил белән Хәмит кызыллар ягында. Мәрьям апа, Нәфисә, Хәмзә бөтен илдә барган бу көрәштән читтә калырга тырышалар. Алар өчен сугышып йөрү — мәгънәсезлек, сугышлар үтеп киткәнче, өйдә генә утыру отышлырак кебек тоела. Ләкин ике-өч ай эчендә булып үткән вакыйгалар Хәмзәләрнең шул фикерен челпәрәмә китерә. Фәкать Кызыл Армия генә ярлы халыкка ирек һәм бәхет алып килә, тыныч тормыш тәэмин итү өчен корал тотып көрәшкә чыгу — бердәнбер юл. 'Менә шундый бер-дәнбер дөрес нәтиҗәгә килә Хәмзә ахырдан. Хәтта Йосыф та үзенең ялгыш юлдан китүен аңлый.
«Канлы көннәрдә» пьесасы — татар совет драмаларының беренчесе. Ул еллар таләбен күздә тотып, митинглар артыннан уйнар өчен кыска һәм беркадәр агитацион характерда язылуы үз вакытында пьесаның аеруча зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли.
112
Гражданнар сугышына багышлан язган хикәяләрен Ш. Усманов бөек көрәш елларының аерым эпизодларына нигезли. Алариың һәрберсе революция тудырган кызыл гаскәрнең соклангыч гүзәл сыйфатларын ачуга юнәлдерелгән. Көрәшче образын битендәге тузаны, киемендәге төтене, йөрәгендәге ялкынлы дәрте белән җанлы итеп сурәтләгән ул хикәяләр татар әдәбиятында әһәмиятле урын тоталар.
Язучының «Памирдан радио» исемле фантастик повесте вакыйга-ларга бай, оригиналь сюжеты белән бүгенгәчә маҗаралы әдәби әсәрләрнең уңышлыларыннан санала.
Татар-башкорт батальоны һәм III Интернационал легионының көрәш юлын күрсәтүгә багышланган ике повесте Ш. Усманов иҗатының шактый зур өлешен ала. 1929 елны «Кызылармеец» газетасының 14 иче номерында «Кызыл байрак» әсәре турында язучының тыйнак кына бер чыгышы басылган: «1918 елда Тургай далаларын буйга-аркылыга кисеп үткән мадьяр-татар легионының һәм Оренбург, Урал эшче полкларының батыр көрәшчеләрен искә төшерергә теләп, шушы хикәямне язып калдырдым», — ди ул. «Легион юлы» дилогиясен укып чыкканда иң элек аның бер-берсенә бер караганда аз бәйләнешле булып күренгән берничә сугыш эпизодыннан торуы күзгә ташлана. Шуның өчен үз вакытында бу әсәрне сюжетсыз повесть дип атаучылар да булган. Ләкин әсәргә тирәнрәк кергәндә язучының югарыда әйткән «батыр көрәшчеләр юлын» күрсәтү максаты повестьның башыннан ахырынача эзлекле рәвештә сюжет сызыгына ятып баруын күрәсең. «Легион юлы» дилогиясе үтә авыр шартларда, ашыгыч рәвештә төзелгән партизан отрядларының регуляр Кызыл Армия частьларына үсү эволюциясен гәүдәләндерүче әсәр ул.
1919 елның январенда Идел буе татар шәһәрләрендә аерым мөселман отрядларын төзергә рөхсәт алгач, Ш. Усманов татар бригадасының сәяси комиссары итеп билгеләнә. Ул шунда ук «Кызыл Армия» газетасында «Хөррият сөйгән татар егетләрен кызыл байрак астына» чакырып чыга һәм ашыгыч рәвештә комсостав тупларга керешә. Гаҗәеп авыр шартларда Казан, Самара, Алатыр шәһәрләрендә берьюлы өч полк төзелә. Бу шартларда эшче һәм крестьян сугышчыларына идеологии тәрбия бирүдә театрның роле аеруча зурая. Ш. Усманов 1919 елның мартында ук «Кызыл гаскәр эчендә театр эшләрен алга кую өчен сәнаи- гы нәфисә һәвәскәрләре труппасы төзүне Дәүләт Ал и иптәшкә тапшыру» турында махсус приказ яза. 7 майда «Кызыл Армия» газетасы 13 кешедән труппа төзелүен һәм аның атнага берничә спектакль бирәчәген хәбәр итә. Труппа төзелгәч, репертуарда революцион пьесаларның юк дәрәҗәсендә аз булуы эштә зур авырлык тудыра. ААитинглардан соң «Ике нарасый», «Юлбасар Галим», «Табылдык», «Ачлык кушты> кебек идея ягыннан зәгыйфь пьесалар куелу театрның тәрбияви ролен киметә. Ш. Усманов бу авыр хәлдән котылу әчеп үзе бер-бер артлы ике пьеса яза. Аның «Беренче адымэ исемле драмасы 1919 елның 7 нояб- ренда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела, һәм шул көннән башлап репертуарда үзәк урынны алып тора, күп мәртәбәләр уйнала һәм үз вакытында тамашачының яратып карый торган пьесаларыннан берсе була.
«Беренче адым» пьесасында автор татар драматургиясендә Фатих Әмирхан башлап җибәргән комедия һәм драманың органик бердәмлек традициясеннән уңышлы файдалана һәм аны тагын да югарырак баскычка күтәрә.
«Бай кызы» драмасы эшләнеше һәм характерларны күрсәтү ягыннан «Беренче адым»иан шактый калыша. Ләкин ул татар драматургиясенә яңа мөнәсәбәтләр темасы алып килүе белән әһәмиятле. Ул теманың актуальлеген исбат итү өчен 20— 30 нчы елларда язылган егермеләп пьесаның Ш. Усманов күтәргән темага — коммунист белән бай кызы, актив җәмәгать эшлеклесе белән спекулянт арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрле вариантларын чишүгә корылуын әйтү генә дә җитә.
1923 елның җәендә Казан халкы бик кызыклы күренешнең шаһиты була. Тамашачылар урамнан, өй тү-бәләреннән, агач башларыннан шәһәр урамнарында барган грандиоз спектакль карыйлар. Ул спектакльдә ике меңнән артык кеше, атлар, машиналар, чын туплар,-хәтта само-летлар да катнаша. Тамашачылар алдында Казанда 1917 елның 25 Ок-тябренда булып үткән вакыйгалар тагын бер мәртәбә кабатлана. Туплар шартлый, бертуктаусыз мылтыклар, пулеметлардан атышалар, төрле урамнардан кызыл гвардеецлар, солдатлар һөҗүм итә. «Урам тама-шалары» дип аталган бу спектакльнең сценариен язучы да, режиссеры да, артисты да Ш. Усманов була. 2—3 ел эчендә Ш. Усманов тагын берничә сценарий яза һәм массовый театрлар оештыра. «Урам тамашалары» үз вакытында халыкны тәрбияләүдә көчле агитацион чара булсалар да, 28 елларны аларга мохтаҗлык бетә. Ш. Усманов та 1932 елда күренекле сәхнә әсәрләреннән булган «Кичеккән фәрман» драмасын яза. 1934 елны аны рус теленә тәрҗемә итеп, СССР Совнаркомының иң яхшы сәхнә әсәрләренә игълан иткән конкурсына җибәрә һәм ул, 1200 пьеса арасында яхшылар санына кертелеп, бүләкләнә.
«Кичеккән фәрман» пьесасында Ш. Усманов ялгыз кеше драмасыннан кыю рәвештә масса драмасына күчә. Әсәргә драматик конфликт итеп милләтчеләр тарафыннан алданып, халык дошманнары ягында сугышучы башкорт полклары солдатларының соң булса да үзләренең ялгыш юлдан китүләрен аңлаулары һәм кызыллар ягыңа чыгу өчен көрәшләре сурәтләнә. Алданган башкорт крестьяннарының авыр кичерешләре әсәрне трагедия югарылыгына күтәрә.
Ш. Усмановның бу сайланма әсәрләр җыентыгы күләме ягыннан зур гына булса да (ул 42 басма табак), аңарга язучының иллеләп публицистик мәкаләсе һәм хикәяләренең бер өлеше кертелмәгән әле. Шулай да җыентык бу язучының бай иҗат юлын шактый тулы гәүдәләндерә дияргә була. Җыентык алдындагы А. Гумеров язган кыска гына сүз башы укучыларны Ш. Усмановның тормыш юлы белән та-ныштыра һәм аның әсәрләренең үзенчәлекләрен, аларның татар әдә-биятын үстерүдә тоткан урынын күр-сәтә.
Ш. Усманов әсәрләрен туплауда, төзүдә Габдрахман һәм Йосыф Ус- мановларның зур хезмәтен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Комиссар язучының озак еллардан соң дөньяга чыккан бу китабы укучылар өчен кадерле бүләк булыр дип өмет итәбез.