Логотип Казан Утлары
Хикәядән өзек

КОМИССАР УЛЫ


Ерак Көнчыгышта эссе җәй көннәре.
Хәрби госпитальнең бераз дару исләре аңкыган якты палатасындагы ап-ак җәймәле койкалар буш, тик түр стена буендагысында гына кемдер ята. Башы, бөтен бите, күкрәге марля белән уралган, күзләре марля ярыгы аша түшәмгә төбәлгәннәр.
Ул әледән-әле кыймылдап куя. Сызлана булса кирәк.
Ачык тәрәзәдән кергән тын җил ике якка аерып элгән юка пәрдәләрне селкеткәләп ала. Тәрәзә төбендәге роза гөле чәчәкләре кояш нурларында уттай янган кебек күренәләр. Госпиталь бакчасында, ял көне булгангамы, әллә болай гадәтенчә, кемдер гитара чиртә һәм әкрен генә «Караңгы төн» көен җырлый иде.
Ишекне әкрен генә ачып, палатага зәңгәрсу-ак халатлы медсестра килеп кергәч, койка аз гына шыгырдап алды. Кулына хатлар, телеграммалар тоткан сестра стена буендагы кровать янына үтеп, яралының йөзенә иелде. Ялтырап-ялтырап киткән карасу-соргылт күзләр: «Борчылмагыз, мин үземне бик әйбәт хис итәм», дигән кебек иде.
— Яңа почта,— диде сестра һәм яралының күзләре турысына китереп хатларны, телеграммаларны күрсәтте. Тагын кроватьның пружиналары шыгырдап куйды һәм бармак очлары гына бәйләнмичә калдырылган уң кул, терсәктән бераз бөгелә төшеп, хатларны, телеграммаларны сестрадан алды. Нинди күп! Аңа бу кадәре хат та, телеграмма да гомергә килгәне булмагандыр. Яралы: «Ярый, рәхмәт» дигәндәй, сизелер- сизелмәс кенә башын селекте.
Сестра чыгып киткәч, ул хатларның берсен ачып укый башлады.
«Исәнме, кадерле улым Мансур!—дип башланган иде хат. — Сәлам соңында, командирың язган хатны укып бик шатлануымны уртаклашасым килә...» «Командир түгел, ә замполит», дип күңеленнән әнисен дөресләде егет.
Мактау һәм рәхмәт хаты чыннан да җибәрелгән икән. Егет үзе дә бу турыда ачык белми иде әле. Комсомол җыелышында истребитель полкының иң яхшы мотористы сержант Хәйруллинның әнисенә, шундый, Мансур кебек, бөтен сугышчыларга үрнәк булырлык егет үстергәне өчен рәхмәт белдереп хат язып салырга дип карар чыккан иде. Күрәсең, капитан ул хатны бик тиз язып салган.
«Хезмәтендә башкаларга үрнәк булырлык итеп тырышуың өчен рәхмәт, улым. Синең турында шундый хат килгәч, бик күңелле булды. Безнең бәхетебез өчен һәлак булган атаңның исеменә тап төшермәгәнсең...»
Ватан сугышы башланганда җиде яшькә җиткән Мансур — әтисенең ул чагын хәтерләми диярлек. Ленинградны саклаганда әтисеннән бер'

61
рәсем килгән иде. Рәсемнән ул ягымлы итеп, тыныч кына карап тора. Ул һаман да үзенең райкомында гына эшләргә тиеш кебек, һәм якасында озынча дүртпочмак, җиңендә кызыл йолдызы булган гимнастеркасы аңа бик килешеп тә бетми иде шикелле. Ә менә стенадагы рамда, шлем киеп төшкән икенче бер саргайгаирак рәсемендә аның кайнап торган энергияле, үткен егет булганлыгы күренеп тора иде.
Аның атасы Ленинградны саклаганда һәлак булды...
1Иансур, нәни бармаклары белән еш кына стенадагы фотога төртеп күрсәтеп, әнисе ничек дип тә җавап кайтара алмаслык сораулар бирә иде. Ул бик озак вакытларга кадәре әнисенең сөйләгәннәрен аңлый алмый йөрде. Кем булган соң ул комиссар? Олырак малайларга ияреп «Чапайлы» уйнаганда «отряд» сүзен еш кына ишетә һәм аның мәгънәсен дә үзенчә аңлый башлаган иде инде ул. Ә комиссар?..
Еллар үтте. Менә Мансур шул ук комиссарның хәзер ничек дип йөр-телгәнен күңеле белән, ерак-еракта, ямьле Ык буйларындагы район үзәгендә яшәгән әнисенә аңлатырга тырышты...
Әнисе аңа армиягә китәсе елны сандык төбеннән әтисенең сугышка кадәре киеп йөргән зәңгәр чалбарын алып биргән иде. Мансур башта кыяр-кыймас, «мин бу киемдә йөрергә үсеп җиттем микән?» дигән кебек, аны әйләндерә-әйләндерә карап, кияргә кыюлыгы җитми торган иде. Ләкин, теге, утызынчы елларда бер ягыннан пуля тишеп чыккан күн фуражканы Мансур да сорамады, әнисе дә алып бирмәде. Сандык төбеннән чыгарып, фуражканың юк тузаннарын сыпыргалады да, әтисенең рәсеме астындагы кадакка элеп куйды. Фуражка кыеграк эленгән булып чыкты һәм Мансур, әнисенең эшен ошатып бетермичә, бу баш киемен төзәтебрәк куйды.
Мансур армиягә киткәндә дә фуражка шунда эленеп калды...
Ул хатны тагын күзләре каршына китерде.
«Командирың язуына караганда, син ялга кайтасың икән...»
Әлбәттә, кайтачак иде. Капитан Фокин бу турыда Мансурның үзенә дә әйткән иде. Шушы дарулар исе килеп торган бүлмәгә кергән көнне Мансур кичен штабка, отпуск документларын алырга барырга тиеш иде. Хәзер ул юлда булыр иде инде. Ә берничә көннән соң күңелле Ык буйларына кайтып җитеп, үзе уйнап үскән болыннарда авылдашлары белән бергә печән чабар иде.
Эх, парашют сүтелмәгән булса соң... Юк, аны күтәреп, самолет канаты буйлап алып китәсе калган. Алай дисәң, снаряд кыйпылчыклары тагын да күбрәк тигән булыр иде.
Палатада тыныч. Урамнан бер төркем яшьләр уйнап-көлеп үтеп киттеләр. Су коенырга төшәләрдер — бүген ял көне бит...
...Вакыт-вакыт тузан күтәрелеп торган эчпошыргыч эссе көн Мансурның хәтерендә бик озак сакланыр. Кызган цемент полосага кул да тидерерлек түгел иде. Аз гЪша җил өрсә дә, тузан күтәрелеп китә. Күп квадрат километрларга җәелгән аэродром үзенең гадәттәге хәрби хәрәкәтендә кайный иде.
Барысы да гадәттәгечә иде, тик көтмәгәндә стартта дежур итүче звенога сугышчан тревога булды. Бөтенесе әнә шуннан башланды да инде.
Дәһшәтле реактив самолетлар, күз ачып йомганчы, һавага күтәрелделәр. Күк йөзе ап-аяз иде, тик еракта-еракта гына офык артыннан аксыл болыт таулары кабарып торалар иде.
Истребительләр сугышчан сафка тезелеп күздән югалгач, звено технигы моторист Мансур Хәйруллинны аэродромның аргы башына урнаш- алы тех™к склаДлаР янындагы компрессор установкасына баллоннар
62
Техник складлар аэродромның теге башында ук. Самолетлар төшеп утыру өчен эшләнгән цемент полоса, аэродромның буеннан-буена сузылып, шул складлар урнашкан башка барып җиткәч кенә сулга борыла. Аэродромның ул башында кайчандыр самолетлар тору урыны булган. Ә хәзер, сугышчан көчләргә реактив самолетлар кертелгәч, аэродром үзгәртеп ясалган. Анда тезелеп киткән иске капонирлар әле дә җир өстенә үсеп чыккан зур кибәннәр кебек калкып торалар.
Мансур баллоннарны автомашинага төяп беткәндә, звено үзенең сугышчан бурычын үтәп, аэродромга кайтып та җитте. Карлыгачтай матур истребительләр аның баш очыннан дәһшәтле реактив двигательләрен гөжләтеп уздылар. Мансур алар артыннан елмаеп карап калды. Их, шәп тә соң бу реактив самолетлар!
Пушкаларыннан атканнар икән: фюзеляжларына сөрем сарган, димәк, һава сугышы булган! Мансурның йөрәге кысылып куйды. Ничек булды икән? Самолетлар, төшеп утыру өчен, берәм-берәм таралып, аэродром тирәсендә әйләнә башладылар. Озакламый өч самолет төшеп утырып, үзләренең тору урыннарына үттеләр дә инде. Тик бер самолет кына һаман һавада әйләнә. Нәрсә булган аңа? Нигә ул һаман төшеп утырмый?
Мансур, күңеле белән, бу самолетның ягулыгы бетеп барганын исәпләп чыгарды. Бераздан барысы да аңлашылды: самолетның тәгәрмәчләре ачылмый икән. Нәрсә булган аңа? Тәгәрмәчләр ачу системасы тө^ зек булмады микәнни? Кайсы самолет соң әле бу?
Ул көнне билгесез ике самолет, ил чиген бозып, 15—02 квадратка ук кергәннәр иде. Дежур звено, тревогадан соң һавага күтәрелгәч, бу ике билгесез самолетны очратып, аларга үзләренең артларыннан ияреп барырга сигнал биргәннәр. Ил чиге бозучылар, моңа буйсынмыйча, ут ачканнар. Шуннан һава сугышы башланып киткән. Чик бозучылар үзләренә тиешлене алганнар, әлбәттә. Ләкин һава сугышы вакытында, әлеге төшеп утыра алмыйча очкан самолетка берничә пуля эләгеп, тәгәрмәч ачу системасын бозган иде.
Бу самолетның язмышы аэродромдагы барлык сугышчы-авиаторлар- ның игътибарын үзенә алган. Йөзләгән күзләр аэродром тирәсендә очкан самолетка төбәлгәннәр.
Ни эшләмәкче була ул?!
Мансур, тынын да алмыйча, гәүдәсе белән алга таба иелә төшеп, түбәнәеп килгән самолетны күзәтте. Самолет дүртенче борылышны үтеп, тәгәрмәчләре ачылмаган көе, төшеп утырырга килә иде. Димәк, очучы, авиаторлар теле белән әйткәндә, самолетны «корсагына» утыртырга тели.
Реактив самолетны тәгәрмәчләре ачылмаган көе утыртырга!..
Бик сирәк була торган куркынычлы алым. Моның өчен зур тәҗрибә, чиксез кыюлык кирәк.
Мансурга көннен эсселеге тагын да арткан кебек тоелды. Ул маңгаена чыккан тир бөртекләрен сөртеп, гимнастерка якасын ычкындырып җибәрде.
Истребитель бөтенләй түбәнәйде һәм тиздән'аның түше цемент полосага тиде. Самолет астыннан, күзне чагылдырып, очкыннар чәчри башлады. Очкыннар зурайганнан-зурая барып, самолетка гөлт итеп ут кабынды! Истребитель үзе артыннан ялкыннар сузып, утлы кисәү кебек алга шуды. Тиздән ул цемент полосадан чыгып ук китеп, техник складлардан ерак түгел иске бер капонирга гөрселдәп барып бәрелде. Коточкыч кап-кара төтен, тузан баганасы күтәрелде.
— Ах!—дип кычкырып җибәрде Мансур. Әйтерсең лә, бу самолет кабинасы эчендә ул үзе утыра иде. «Тизрәк, ярдәмгә!» дип уйлап алды. Бөтен көче белән самолет янына чапты.
Тузан бераз басыла төшеп, самолетның яна башлаган фюзеляжы күренде. Ялкын телләре кабинага якынаеп бара. Тик кабина никтер
63
һаман ачылмый. Мансурның бу минутта, әкияттәге батырдан сикереп, күз ачып йомганчы самолет янына барып җитәсе килде.
Аэродромның теге башыннан авария һәм ашыгыч ярдәм машиналары монда таба чабалар инде. Ләкин алар килеп җитәргә ерак иде әле.
Ниһаять, Мансур, самолет янына килеп җитеп, тырмаша-тырмаша кабинага менеп китте. Бөтен көче белән кабина тоткасына ябышты һәм, тешләрен кысып, пыяла түбәне ачарга кереште. Ләкин кабина җиңел генә ачылмады.
ЛАаисур, бөтен гәүдәсе белән авышып, тагын бер мәртәбә кабина түбәсен тартты. Ниһаять...
Капитан Фокин, башын бер якка авыштырып, хәрәкәтсез калган иде. Ул аңын югалткан. Мансур тиз генә каешларны ычкындырып, капитанның култык астыннан тотып өскә тартты. Ул бик ашыгып хәрәкәт итсә дә, кабина һәм кабина астына урнаштырылган кече калибрлы пушкалар ут эчендә калып бара иде инде. Менә-менә атып бетерелмәгән снарядлар утта кызып, гөрселдәп шартлаячаклар. Мансур бөтенләй ут эчендә калып бара. Аның кашлары, чәчләре көя, киемнәре яна, битләренә әледән-әле ялкын тиеп ала.
Мансур, бөтен көчен җигеп, замполиты кабинадан тартып чыгарды, ләкин шунда аягы таеп китеп, очучыны * кочаклаган килеш җиргә егылып төште. Күрәчәккә каршы, парашют сүтелде. Аңа гөлт итеп ут та кабынды. Мансур, күз ачып йомганчы, парашютны салдырып, замполиты күтәреп, снарядлар шартлый-нитә калса, кыйпылчыклар тимәсен дип, аны гәүдәсе белән каплап читкә алып китте. Ләкин ул ике-өч адым да китә алмады, — аның артында нидер гөрселдәп шартлады. Тирә-якка выжылдап кыйпылчыклар очты. Мансурның башына, аркасына берничә кыйпылчык эләкте һәАм ул, яраланып, таза гәүдәле замполитның өстенә ауды...
Шуннан соң ул бернәрсә дә хәтерләми. Пожарникларның, чәчрәп килеп җиткән машиналарыннан сикерешеп төшеп, янгынны сүндерә башлауларын да, капитан Фокин белән үзен ашыгыч ярдӘхМ машинасы алып киткәнен дә белми. Мансур, аңына килгәннән бирле, бер үк сорауларга җаваплар эзләп газапланды. Замполит исән калды микән? Аңа кыйпылчыклар тимәде микән? Әлбәттә, тигәндер. Мансур, яраланган, хәлсезләнгән көе, замполитның гәүдәсен каплый да алмагандыр.
-Мансур аңына килгәч тә шул турыда сорашты. Ләкин госпитальдәге- ләр бер нәрсә дә белмиләр. Әлбәттә, Мансурлар полкы урнашкан гарнизоннан йөз километр ераклыктагы госпиталь кешеләре кайдан белсеннәр. Бәлки, белеп тә, «күңелсез хәбәр әйтеп, яралыны борчымыйк» дип уйлыйлардыр. Бәлки, замполиты гарнизондагы кече госпитальдә калдырганнардыр?
Ачык тәрәзәдән чәчәк исләре аңкып керә. Тын гына искән җылы җилдә тәрәзә каршындагы шомырт яфраклары лепердиләр. Гитарачы «Караңгы төн»нең җырын җырлап бетереп, көен генә чиртә. Җәй айлары... Ык буендагы болыннарда хәзер күке кычкыра, иртәдән кичкә чаклы кошлар сайрый торгандыр.
ЛАансур аз гына кыймылдау белән, тәннәре тагын да катырак әрни башлый. Яралар туктаусыз сызлыйлар. Палатага бер кызыл күбәләк очып керде. Мансур шул күбәләк артыннан күзләре белән генә иярә барып елмая, тик калын марля катлавы кырыйларыннан аның иреннәре күренми диярлек, тешләре генә ялтырый.
Әтисе исән булса, Мансурның бу эшенә нәрсә әйтер иде икән? Менә хәзер ул: «Рәхмәт, улым» дигән кебегрәк берәр сүз әйтсә, ничек рәхәт булып китәр иде. Ә «комиссарыңны коткарып кала алмагансың», дисә! Мансур, күзен йомып, шактый вакыт хәрәкәтсез ятты. Теге, бер ягын пуля тишеп чыккан күн фуражка, портретта сине үтәдән-үтә күргән

кебек карап торган акыллы күзләр, каршысыида гына шикелле булып, күз алдына килде.
Ул тирән итеп бер-ике сулап куйды да, күзләрен ачып, икенче хатны кулына алды. Ләкин укып китә алмады — палатага таза буйлы, киң җилкәле, иңенә ак халат салган бер хәрби кеше, аның артыннан врач хатын һәм медсестра килеп керде. Хәрби кешенең ак халат астыннан беленеп торган погоннары аның офицер икәнен әйтеп тора иде. Аның бер кулында күпереп торган зур букет, икенчесендә бик күп төргәкләр иде.
Мансур, иң элек, койка янына якынаеп килгән кешенең бераз чал кергән чәчләрен, йөзен, ике яңагы буйлап сызылып төшкән тирән җыерчыкларын күреп, бөтен көчен җыеп, кисәк кенә терсәкләренә таянып күтәрелде.
— Сез... иптәш комиссар! (Бу юлы аның теленнән нигәдер «комиссар» дигән сүз ычкынды.) Исән!..
— Әйе... исән.
Капитан Фокинның тавышы калтыранып китте. Ягымлы һәм җитди караган күзләре йомылгалап алды. Ул әйтергә сүз таба алмыйча, әллә табып та әйтә алмый торды. Бугазындагы төере бер күтәрелә, бер төшә иде. Аннары ул якын ук килеп, сержантның күзләренә карап:
— Спасибо, сынок! — диде.