ХРОНИКА
Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ
«Әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тор-мышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» дигән темага иптәш Н. С. Хрущевның чыгышлары Татарстан республикасы язучылары, ком-позиторлары, художниклары һәм артистлары арасында яңа иҗади күтәренкелек тудырды. Хезмәт ияләре массасының әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынуы шактый артты, аларның рухи ихтыяҗлары күп өлеш үсте. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр алдына көннән-көн зуррак таләпләр куела.
Шулардан чыгып, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗат активлыгын тагын да күтәрү максаты белән, КПСС Өлкә Комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советы әдәбият, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә идея эчтәлеге һәм художество дәрәҗәсе ягыннан аеруча әһәмиятле әсәрләр өчен һәм сәхнә әсәрләрен иң яхшы башкару өчен республика күләмендә Г. Тукан исемендәге премияләр билгеләргә кирәк дип таптылар. Премияләр түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:
беренче бер премия—15 мең сум;
икенче ике премия — һәркайсы 10 мең
сум;
өченче өч премия — һәркайсы 7 меи сум.
ПРЕМИЯЛӘР
Г. Тукай исемендәге премияләр 1958 елдан башлап ел саен Татарстан АССР төзелү еллыгы көнендә —25 июньдә — Республика премияләр комитеты карары белән биреләчәк.
Г. Тукай исемендәге премияләрне алуга кандидатлар күрсәтү хокукы Татарстан Культура министрлыгына, Татарстан язу-чылар, композиторлар һәм художниклар союзлары правлениеләренә, Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегенә, «Совет әдәбияты» һәм «Ялкын» журналлары редакция коллегияләренә, Татарстан китап нәшриятына һәм башка җәмәгать оешмаларына бирелә. Күрсәтелгән кандидатларның исемнәре һәм хезмәтләре, җәмәгатьчелек тарафыннан киң тикшерү өчен, премияләр бирелүдән ике ай элек матбугатта игълан ителәчәк.
Г. Тукай исемендәге Республика премия-ләре комитеты түбәндәге иптәшләрдән төзелде: К- Ф. Фасеев (председатель), X. Б. Рәхмәтуллин (председатель урынбасары), Я- Г. Абдуллин, Г. Б. Бәширов, Ш. М. Ваһапов, Н. С. Гайнуллин, Н. К. Даутов, Н. Г. Җиһанов, Т. К. Журавлев, Л. С. Зарипова, Г. X. Камай, 3. III. Хайруллина (секретарь), Д. С. Шакирҗанова, X. А. Якупов, Н. И. Якушенко.
РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫНЫҢ ИКЕНЧЕ ПЛЕНУМЫ
Кояшлы, якты, җылы яз көне көлеп торганда, биек тау башында шаулап яшәгән Уфа шәһәрендә РСФСР язучылар союзы Оештыру комитетының икенче пленумы ачылды.
Россия Федерациясендә яшәүче күп милләтле язучыларның үз союзлары оешып килә. Учредительный съезд октябрь аенда булырга тиеш, хәзер Оештыру комитеты үзенең төп бурычын үтәү юлында эшли. Безнең бөек партиябез исеменнән Н. С. Хрущев, РСФСР язучылар союзының игътибар үзәгендә торырга тиешле булган идея-иҗат мәсьәләләре белән бер- рәттән, урыннардагы язучыларның үсүенә ярдәм итәргә тиешле чаралар турында да җитди уйланырга кирәк булачак, дип күрсәткән иде.
Оештыру комитетының икенче пленумы нәкъ менә шул бурычны үтәү юлындагы беренче адым булды. Пленум башкорт әдәбияты мәсьәләләрен тикшерүгә багыш-ланды. РСФСР язучылар союзы Оештыру комитеты председателе Леонид Соболев пленумны ачканда, башкорт әдәбиятының торышы һәм үсеше мәсьәләләрен куюның сәбәпләрен аңлатып, болай диде:
— Шуның белән Оештыру комитеты Россия Федерациясе язучыларының булачак Союзының җанлы пр’актикасын урнаштыра кебек. Без, булачак союзның эше безнең гаять зур перифериядә яшәүче язучылар белән тыгыз элемтәдә алып барылыр, төрле республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә шундый күчмә пленумнав үткәрү дусларча җанлы җитәкчелек итү формасы булыр, дип ышанабыз.
Пленумга тугандаш республикалардан, өлкәләрдән бик күп язучылар килде. Л. Соболев, С. В. Смирнов, С. Васильев.
12G
С Сартаков, В Катаев. С. С. Смирнов. Д-
Нагишкин, С. Михалков, М. Луконин һ. б.
Мәскәүдән килсә, Татарстаннан — Г.
Әпсәләмов, Ш. Галиев, Ә. Давыдов, Ә. Еники,
Н. Исәнбәт, Г. Кашшаф, Г. Минский, 3. Нури
һәм X. Туфан, Чувашстан- нан — А. Талвпр,^
Мари АССРдан — О. Вишневский, Кабарда-
Балкариядэн — А. Шогенцуков, Мордовиядән
— И. Воронин, Удмуртиядән — А. Бутолин
килделәр. Пленумның эшендә Башкортстанның
барлык язучылары катнашты. Пленумның, бе-
ренче көне докладлар тыңлауга багышланды.
«Башкорт поэзиясе турында» доклад белән
Башкортстан язучылар союзы правлениесе
председателе шагыйрь М. Кәрим чыкты. К.
Мәргән «Башкорт прозасы турында», Ә.
Бикчәнтәев «Безнең балалар әдәбияты», II.
Абдуллин «Башкорт драматургиясе турында»,
II. Сотников «Баш- кортстанда яшәүче рус
язучыларының иҗаты турында» дигән
темаларга докладлар сөйләделәр. БАССР
Министрлар Советының Зур залында җыелган
халык бу тирән эчтәлекле докладларны зур
кызыксыну белән тыңлады.
М. Кәрим башкорт әдәбиятының үсү
процессын яктыртып, аның инде өлгерү
чорына аяк басуын әйтте.
— Әдәбиятыбызның өлгерү дәрәҗәсе,
барыннан да элек, әлбәттә, чынбарлык
күренешләрен художестволы гомумиләште-
рүнең тирәнлеге һәм көче, әсәрләрдә хәзерге
заманның идея-этик проблемаларын хәл
итүнең тирәнлеге, аның интереслары
даирәсен киңәйтү белән билгеләнә. Болар
бөтенесе дә үз чиратында, дөньяны маңгай
күзе белән генә түгел, бәлки күңел һәм акыл
күзе белән дә күрә белү аркасында ирешелә.
Докладчы башкорт поэзиясенең җитлегү
юлында ирешелгән бик күп әсәрләрен күр-
сәтеп узды. Ул башкорт поэзиясендәге милли
традиция мәсьәләләренә карата кызыклы
күзәтүләр ясады.— Бездә теле ягыннан гына
башкортныкы дип әйтергә мөмкин булган
поэтик әсәрләр күп күренә әле, — диде ул. —
Ә Бабичның революциягә кадәр үк татар
телендә язылган кайбер шигырьләре хәзерге
вакытта грамматик яктан башкорт телендә
дөрес итеп язылган кайбер шигырьләргә
караганда рух ягыннан башкортчарак
яңгырыйлар.
— Без, мөгаен, үзебезнең эзләнүләребез-
дә традицияләрдән ераклашканбыздыр һәм
чын мәгънәсендә новаторлыкка барып җит-
мәгәнбездер,—ди М. Кәрим.
Язучыларның бөек эзләнүләр, бөек эшләр
тормышка ашырыла торган героик чорда
яшәүләрен искә төшереп, М.. Кәрим
поэзиянең чорның киң сулышы белән яшәргә
тиешлеген күрсәтә. — Поэзиядәге пафос, —
ди ул, — кычкырыну түгел, ә чакыру. Безнең
җырлаучы тавышларның хорында сандугач
сайравыннан алып бөркет кычкыруына кадәр
бөтенесе дә булырга тиеш, ләкин анда карга
каркылдавы һәм чыпчык чыркылдавы гына
булмасын.
Икенче көн тулысынча докладлар буенча
фикер алышуларга багышланды. Башкорт
язучысы Әкрәм Вәлине чуваш язучысы
Алексей Талвир алыштырды, аннан соң
трибунага Сергей Михалков чыкты. Татар
язучысы Г. Әпсәләмов, мари шагыйре С.
Вишневский, рус шагыйре С. В. Смирнов,
аның артыннан ук С. С. Смирнов, В. Катаев,
Ә. Харисов, Г. Әмирн, И. Чичеров, Г.
Боровиков, Д. Нагишкин, М. Луконин,
КПССнын Башкортстан Өлкә Комитеты
секретаре X. Сайранов һ. б. иптәшләр
башкорт әдәбиятына һәм гомумән күп
милләтле совет әдәбиятына күзәтү ясадылар.
Пленумның өченче көнендә Л. Соболевның
доклады тыңланды. Ул РСФСР язучыларының
Беренче учредительный съездына хәзерлек
чаралары турында сөйләде. Шул ук көнне
оештыру мәсьәләләре дә каралды.
Пленумның эше белән совет җәмәгатьчелеге
тирәннән кызыксынып торды, төрле
районнардан агылып торган телеграммалар —
совет җәмәгатьчелегенең язучылар иҗатына
игътибарсыз булмауларын гына түгел, бәлки
аларның һәрбер уңышлы адымнары өчен янып
яшәүләрен күрсәтте.
ПленухМ барышында язучылар татар һәм
башкорт халык шагыйре Мәҗит ага Гафуриның
каберенә веноклар салчылар. РСФСР
язучылары союзы Оештыру комитетыннан һәм
Татарстан язучылары союзы исеменнән
веноклар салынды һәм хөрмәтле
шагыйребезнең изге туфрагы өстендә кыскача
митинг булды. Митингта рус шагыйре С. В.
Смирнов һәм татар язучылары делегациясе
исеменнән’ Г. Кгш- шаф сөйләделәр.
Пленумда катнашкан язучылар меңнәрчә
укучылар белән очраштылар. Әле пленум
ачылмас борын ук, 2 апрельдә Культура
университетында зур төркем рус һ. б. халык
язучылары укучылар белән очрашты. Монда
татар шагыйрьләреннән 3. Нури һәм Ә.
Давыдов катнаштылар.
Опера театрында булган дуслык кичәсендә
рус, башкорт, татар, кабарда, мари һ. б.
язучылары үз әсәрләре белән чыктылар. Шул
исәптән X. Туфан, Ә. Давыдов. 3. Нури үз
шигырьләрен укыдылар. «Строитель»
клубында Ә. Давыдов, Киров исемендәге
Культура сараенда 3. Нури катнашты.
Болардан тыш татар һәм башкорт укучылары
белән махсус очрашулар булды. С. Кудаш, Н.
Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, Г. Го- мәр, X. Туфан, Г.
Кашшаф, Ә. Еники, Г. Минский. Ш. Галиев, 3.
Нури, Ә. Атна- баев, 3. Бнишева Уфаның 15
номерлы татар мәктәбендә булдылар. Башкорт
дәүләт университетында татар һәм башкорт
язучыларының студентлар һәм укытучылар
белән җылы очрашулары уздырылды. Анда Н.
Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, Г. Кашшаф,
Ә. Еники, Г. Минский, 3. Нури, С. Кудаш, Г.
Рамазанов, Ә. Атнабаев, Ш. Биккол, Р. Сафин
чыгыш ясадылар. Уфаның 2 номерлы урта
мәктәбендә Г. Әпсәләмовның романнары
буенча укучылар конференциясе булды, анда
язучы үзе катнашты.
Уфага кунак булып барган барлык татар
язучылары «Совет Башкортстаны» һәм
«Кызыл таң» газеталары редакцияләрендә
булдылар, татар һәм башкорт әдәбияты буенча
фикер алыштылар.
'Уфаның төрле предприятие, клуб, уку
йортларында дистәләрчә очрашу уздырганнан
соң (мәсәлән, бер көн эчендә генә язучылар
төрле төркемнәргә бүленеп 16 урында
очраштылар), бер төркем рус, башкорт
язучылары Салават шәһәренә һ. б. нефть
районнарына чыгып киттеләр.
Бәләбәй шәһәре Татар педагогия учили-
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
«Район культура йортында язучылар белән
очрашу кичәсе булды...», «Районыбызга
язучылар килделәр...», «Безнең район
колхозларында язучылар катнашы белән әдәби
кичәләр үткәрелде...»
Әнә шундый хәбәрләр соңгы вакытларда
республикабызның район газеталарында
ешайганнан-ешая бара. Бу—Татарстан
язучыларының укучылар белән бәйләнеше
яхшыра баруы турында сөйли. Татарстан
язучыларын һәм шагыйрьләрен Казан, шулай ук
башка шәһәрләрнең предприятиеләрендә,
төзелеш участкаларында, югары уку
йортларында һәм мәктәпләрендә, нефтьчеләр
арасында, колхоз һәм совхозларда еш
очратырга мөмкин. Язучылар тормыш белән
тнрәнтен танышып, әдәби кичәләрдә һәм
очрашуларда актив катнашып, яңа әсәрләр иҗат
итәләр. Үткән
1957 елда, Мәскәүдә булган татар сәнгате һәм
әдәбияты декадасына хәзерлек вакытында,
язучыларның, шагыйрьләрнең укучылар белән
очрашулары шактый ешайган булса, бу
активлык быел тагын да үсте.
1958 елның өч аенда гына да әдәби кичәләр һәм
очрашуларның саны 100 гә җитте.
Быел драматург Нәкый Исәнбәт белән
шагыйрь Сибгат Хәким Әтнә районында,
драматург Абдулла Әхмәт белән шагыйрь Гали
Хуҗиев Әгерҗе районында, шагыйрь Салих
Баттал белән язучы Ибраһим Гази Норлат
районында, Шәйхи Маннур Минзә- лә
районында, яшь шагыйрьләрдән Илдар
щесының махсус чакыруы буенча Г. Каш- шаф
һәм X. Туфан Бәләбәйдә булып кайттылар һәм
анда педагогия училищесында укучылар белән
һәм клубта нефть эшчеләре белән очраштылар.
Пленум һәркемдә онытылмаслык җылы
тәэсир калдырды. Пленумда катнашучылар
башкорт язучыларының һәм гомумән
Башкортстан хезмәт ияләренең кунакчыл
булуларына сокланып һәм аларга чын күңелдән
рәхмәт әйтеп таралдылар.
ҺӘМ ОЧРАШУЛАР
Юзеев, Шәүкәт Галиев. Маннур Саттаров
Алексеевский, Әтнә, Дөбъяз һәм Норлат
районнарында, Нәби Дәүли Саба районында,
Мөхәммәт Садри Бөгелмә һәм Лениногорскида
булдылар. Гомәр Бәширов Беренче Май,
Шөгер, Ширәмәт, Аксубай, Октябрь Норлаты
районнарында булып, унбиш очрашу үткәрде
һәм аның үзен генә дә җиде меңгә якын кеше
тыңлады.
Киң укучылар массасы белән очрашуларда,
әдәби кичәләрдә, кыскасы, әдәбиятны
пропагандалауда Татарстан язучыла- рыннан
һәм шагыйрьләреннән Фатих Хөсни, Хәсән
Туфан, Әнвәр Давыдов, Әхмәт Исхак,
Габдрахман Әпсәләмов. Зәки Нури, Галимҗан
Латыйп, Геннадий Паушкин, Тамара Ян, Вил
Ганиев, Бруно Зернит, Феликс Кузнецов,
Гөлшат Зәйнашева, Борис Железнов, Анатолий
Мелузников, Мөнир Мазунов, Нури Арсланов,
Җәвад Тәр- җеманов, Ольга Клементьева,
Әхмәт Фәйзи, Мәхмүт Хөсәен, Габдрахман
Минский, Нур Гайсии бигрәк актив катна-
шалар.
Татарстан язучылар союзының пропаганда
бюросы язучыларның әдәбият укучылар белән
элемтәсен ныгыту өчен, Казанның эшче
клубларында, республикабыз нефтьчеләре һәм
төзүчеләре арасында, колхозларда һәм
совхозларда әдәби очрашулар һәм кичәләрне
быел тагын да ешрак үткәрүне планлаштырды.