ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ
Безнең матур әдәбият өлкәсендә, елдан-ел саны арта барган яңа ори-гинал әсәрләр белән беррәттән, күп кенә тәрҗемә әсәрләр дә чыгып тора. Байтак* татар укучылары бөек рус классикларының, бөтен дөнья клас-сикларының, рус һәм тугандаш совет язучыларының бик күп гүзәл әсәрләре белән шул тәрҗемәләр аша танышалар.
Шуңа күрә бу өлкәдә эшләүчеләрнең эше, мактаулы булу белән бергә, бик катлаулы да, җаваплы да хезмәт.
Тәрҗемәчегә: «Син теге яки бу әсәрне, авторның стилен, үзенчәлек-ләрен саклаган хәлдә, ана телендәге әсәр шикелле укылырлык итеп тәр-җемә ит!» дигән таләп куела.
Безнең тәрҗемәләрнең барысы да шул таләпкә туры киләме соң? Кыз-ганычка каршы, туры килеп бетмиләр шул әле. «Мин тәрҗемә әсәр!» дип кычкырып торган хикәя, романнар, шигырьләр бездә байтак.
Бу хәлгә, бәлки, тәрҗемә мәсь-әләсендәге гомуми төп принциплар-ның татарча тәрҗемә үрнәкләренә нигезләп конкрет эшкәртелмәгән бу-луы да бер сәбәпчедер.
Тәрҗемә әсәрләргә карата сирәк- сирәк кенә вакытлы матбугат бит-ләрендә чыккан тәнкыйть мәкаләлә-рендә дә конкрет мисаллардан чыгып гомумиләштереп әйтелгән фикер булмый диярлек. Ни өчендер андый мәкаләләр, барысы да бер трафарет белән язылып, игез балалар төсле, бер-берсенә охшыйлар. Мәкаләнең яртысы яисә өчтән ике өлеше әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгудан тора, ә калган өлешендә тәрҗемәдән берничә уңышсыз җөмлә яисә сүз алып күрсәтелә дә рецензентның бурычы шуның белән бетә!
Болай бик ансат, билгеле! Бик яхшы тәрҗемәдән дә, хәтта оригинал әсәрдән дә меңнәрчә җөмлә, миллионнарча сүз арасыннан уңыш- сызын, кытыршысын табарга мөмкин. Аларны күрсәтү-кирәк, әлбәттә.
Рецензентның бурычы моның белән генә чикләнми. Тәрҗемәдә ори-гиналның рухы, стиле ни дәрәҗәдә сакланган? Ул укучыга шул әсәрнеи оригиналы шикелле үк тәэсир итәрлек итеп эшләнгәнме?
Рецензент шул сорауларга да җавап бирсә һәм, тәрҗемәнең җитеш- сезлекләрен күрсәтү белән бергә, аның уңышлы якларын да мисаллар белән раслап күрсәтсә, андый рецензия барыбызга да файдалы булыр иде.
Ләкин хәзергә андый тәнкыйть мәкаләләре булганы юк диярлек.
Без, картлар дисәк тә ярый, һәр- кайсыбыз үзе эзләнеп, үзе дөрес дип белгән юл белән эшләп килдек һәм эшләп киләбез. Хәзер инде тәрҗемә өлкәсендә еллар буе тупланган азмы-күпме тәҗрибәбез бар. һәркай- сыбызның эш процессында туган уйлануларыбыз, сорауларыбыз бар. Менә шулар белән үзара уртаклашсак, үзебез өчен дә, бу өлкәдә эшләргә килүче яшьләр өчен дә, һичшиксез, файдасы булыр иде. Шул теләктән чыгып, мин үземнең кайбер фикерләремне әйтеп үтәргә уйлыйм.
Соңгы елларда миңа берничә тәр-җемәие җентекләп карап чыгарга
89
туры килде. Биредә мин тәрҗемәченең русчаны яисә ана телен тиешенчә белеп җиткермәве аркасында туган ялгышлар, мәгънә бозуларга тукталмыйм, чөнки андый аерым очраклар гомумиләштерү өчен нигез була алмый, бәлки бик күп тәрҗе-мәчеләрдә еш кабатлана торган, аларның күбесенә хас кимчелекләрнең кайберләренә генә тукталам. Бу җитешсезлекләр күп очракта механик тәрҗемә нәтиҗәсендә килеп туалар.
Мәсәлән, русчада «Эти слова он сказал с болью в сердце» диелә икән, тәрҗемәче аны: «Ул йөрәге әрнү белән әйтте» дип бирә. «С яростью бросился на противника»ны «Ярсу белән дошманына ташланды», «Отец с горечью посмотрел на сы- на»ны «Атасы улына ачыну белән карады» кебек мисалларны әллә ничаклы китерергә мөмкин. Мондый очракларда «с» бәйләмен тәрҗемә итүнең һич кирәге юк. «Бу сүзләрне ул йөрәге әрнеп әйтте», «Ул, ярсып, дошманына ташланды», «Атасы улына ачынып карады» дисәк тә мәгънә бозылмый, ә җөмлә татарча чыга.
Аннан: русчадагы «невысокий», «небольшой» һ. б. шуның ише сүз-ләрне турыдан-туры тәрҗемә итүләр еш очрый. «Они поднялись на невы-сокий холм»ны «Алар биек, булмаган үргә күтәрелделәр (яисә менделәр)» дип, «За деревней было небольшое и неглубокое озеро»ны «Авыл артында зур булмаган һәм тирән түгел күл бар иде» дип бирү шулай ук механик тәрҗемәгә ачык мисал була ала.
Андый очракларда тәрҗемәче шул сүзнең киресен алырга тиеш. «Не- высокий»ның киресе «низкий» икән, «Алар тәбәнәк кенә бер үргә менде-ләр» дияргә, шулай ук «небольшое», «неглубокое» сүзләренең киресен алып, «Авыл артында кечерәк кенә сай күл бар иде» дип бирергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, тагып байтак тәр-җемәләребездә күзгә ташлана торган шундый бер нәрсәне әйтеп үтәсе килә. Без «булган» дигән сүзгә кирәгеннән артык юмартланабыз түгелме икән?
«Ярсучан булган күңел», «Капма каршы булган хәбәр килде», «Аның күзләрендә хатын-кызларга хас булган ягымлылык бар иде», «...үзе өчен куркыныч булган яшь кешегә һаман караштыргалап торган Анна...» кебек мисалларны әллә ничаклы китерергә була.
Мои ды й очракларда «булган» сүзенең һич кирәге юклыгы, киресен-чә, аның жөмләне авырайта торган бер балласт кына икәнлеге үзеннән- үзе күренеп тора. Ул сүзне төшереп калдырып, «капма-каршы хәбәрләр», «хатын-кызларга хас ягымлылык», «үзе өчен куркыныч яшь кешегә» (биредә егеткә дию дә яхшырак булыр иде) дисәк, мәгънәгә һич зыян килмәс, ә жөмлә җыйнакланыр гына иде.
Җөмләне авырайту дигәннән, бу нәрсә ана телебезнең грамматик яисә стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алып җиткермәвебездән дә килеп чыга. Мисал өчен алмашлыкларны алып карыйк. Аларның роле рус телендә дә, татар телендә дә бердәйме? Түгел.
Мәсәлән: «Дети мои все уже вы-росли и вышли в люди», «Глеб взял свои тетради и сел готовить уроки, а Наташа принялась шить платье своей кукле», «Что-то у меня стало ломить руки и ноги» кебек җөмләләрне генә алып карыйк. Беренче җөмләдәге «мои» алмашлыгы сүзнең гомумән балалар турында түгел, шул сөйләүченең балалары турында барганлыгын ачыклау өчен кирәк булса, икенче җөмләдәге «свой», «свою» алмашлыклары да шулай ук Глебның үз дәфтәрләрен алуын, Наташаның үз курчагына күлмәк тегүен конкретлаштыру өчен кирәк. Өченчесендә дә шулай ук. Ләкин бу җөмләләрне тәрҗемә иткәндә әлеге алмашлыкларны саклау һич мәҗбүри түгел.
«Балаларым барысы да үсеп, кеше булдылар инде», «Глеб дәфтәрләрен алып дәрес хәзерләргә утырды, ә Наташа курчагына күлмәк тегәргә тотынды», «Никтер кул- аякларым сызлый башлады әле» дисәк тә, мәгънәнең төгәллегенә һич зарар килми. Җөмлә җыйнаграк һәм татарчарак булып чыга.
Өченче мисалдагы «руки и ноги» сүзләрен дә, «кулларым һәм аякларым» дип бирүгә караганда, «кул- аякларым» дип тәржемә иткәндә табигыйрәк чыга. Бездә мондый парлы сүзләр шактый гына, аларны тәржемә иткәндә уртада «һәм»нең кирәге юк. Катлаулы, озын жөмлә- ләрдә ул бигрәк тә нык сизелә.
Кайчакта бер үк сүзнең дөрес тәр-жемә ителмәве яисә үз урынында кулланылмавы да күңелне борчый.
Менә рус телендәге «жизнь» сүзен бездә бар очракта да «тормыш» дип тәржемә итү практикага кереп китте диярлек.
Аның тормышы кыска булды». Мондый хәлне үз тормышымда бе-ренче тапкыр күрәм», «...ләкин тор-мыш көче җитмәде», «Дусы өчен ул тормышын бирергә әзер иде» ише мисалларны бик күп китерергә мөм- <ин. Тәржемәләрдә генә түгел, хәтта оригинал әсәрләрдә дә очрыйлар алар.
Ә боларпы бик матур итеп: «Аның •омере кыска булды», «Мондый хәлле гомеремдә беренче тапкыр күрәм», «...ләкин яшәү көче жиңде», Дусы өчен ул этанын бирергә әзер иле» дип, татарча бирергә була бит.
Кайбер иптәшләр: «Тел ярлы без-нең!» дип зарланалар. Һич дөрес түгел бу. Күбесенчә без телебезнең булган байлыгыннан файдалана белмибез бит.
Русчадагы бер сүзнең бездә, юга-рыдагы мисалда күрсәтелгәнчә, бер-ничә синонимы булган очраклар аз түгел. Менә, әйтик, кайберәүләребез -земля» сүзенең «жир» мәгънәсендә генә түгел, «туфрак» мәгънәсендә дә йөргәнен онытып. «Аның өстенә юга-рыдан җир коела башлады», «Степа үзенең кием чабуындагы әмирне кагып...» дип тәржемә итә дә куя.
Телне белеп җиткермәү һәм уй-ларга, эзләнергә иренү аркасында туган, колакка ятышсыз мондый тупас тәржемәләр еш очрый әле бездә.
Тел байлыгын өйрәнер өчен безгә татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән якыннан танышырга КИРӘК һәм теге яки бу әсәрдәге аеруга унышлы сүзләрне аерым дәфтәргә язып, җыя бару да зарар итми. Бу эштә сүзлекләрнең дә әһәмияте зур, билгеле. Сүзлек, гомумән, безнең төп ярдәмчебез. Ләкин бездә моңарчы чыккан сүзлекләр әле камиллектән күп ерак торалар. Шушы көнгәчә татар теленең аңлатмалы сүзлеге булмау да йөзебезгә кызыллык китерә торган хәлләрнең берсе.
Тәрҗемәченең эше катлаулы, дидек. Бу чыннан да шулай бит. Тәрҗемәче оригиналның стилен генә түгел, андагы геройларның тел үзенчәлекләрен дә бирә белергә тиеш. Авторның теге яки бу геройны характерлаган сүзләренә карата да сизгер булырга тиеш. Менә бер хи-кәядә бер контрреволюцнонердан сорау алу бара. Шундагы «но он уперся...» дигән сүзне бер иптәш: «ләкин ул үз сүзендә нык торды* дип тәрҗемә итә. Шулай итеп, персонажга оригиналда булмаган уңай сыйфатны бирә.
Күрәсез, тәрҗемәче кайчакта аерым бер сүзне ничек тәржемә итү турында да уйларга тиеш була.
Ул тәрҗемә итә торган әсәрнең жанры белән дә хисаплашырга тиеш. Хикәяме, пьесамы, мәсәлме, әкиятме — аларның һәркайсының шулай ук үзенчәлекләре бар. Анысы үзе бер аерым тема.
Безнең гәпләшердәй, фикер алы-шырдай мәсьәләләр күп. 15ашка тәр-җемәчеләр ничек уйлыйлардыр, мине тагын кайбер тәрҗемәләребезнец инверсия белән артык мавыгулары да борчый. Инверсия урынлы булганда гына һәм ара-тирә генә булса, бер хәл. Ләкин ул тоташ, бите-бите белән була башлады.
Матур әдәбият әсәрләрен үзебезнең ана теленә тәржемә итүне барыбызның да уртак эше дип карал, шул эш өчен яиып-көюче иптәшләр үз фикерләре белән, үз тәкъдимнәре белән матбугатка чыксалар, һәм соңыннан шул чыгышларны бер җыентык итеп бастырганда, барыбыз өчен дә файдалы бер кулланма була алыр иде.
Безнең тәржемәләр укучының кү-ңелендә шул әсәрне язучыга мәхәббәт тудырырлык һәм аның бөтен иҗаты белән танышу теләге уятырлык булырга тиеш.