Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

АНРИ БАРБЮС
(1873—1935)
Беренче бөтендөнья империалистик сугышы башланганда Анри Барбюс Франция укучыларына үзенең романнары һәм ши- гырләре белән танылып килә иде инде. Сугыш башлану беләи ул, армиягә алынырга тиеш булмаса да, үзе теләп фронтка китә. А. Барбюс фронтта ике ел хезмәт итә. Империалистик сугыш аның күзен ача. язучы-революционер булып үсәргә, күптәнге иллюзияләреннән арынырга ярдәм итә. Фронттан тормыш иптәшенә язган хатларында язучының дөньяга карашы эволюциясе шактый тулы чагылуын күрергә мөмкин. А. Барбюс империалистик су-гышның чын максатларын аңлау дәрәҗә- сенә күтәрелә. Нәкъ шушы елларда сугышның асылын реалистик дөреслек белән ча-гылдырган әсәрен—«Ут» исемле романын яза. Бу романның геройлары — француз армиясенең гади солдатлары. Империалистик хөкүмәтләр тарафыннан алданган гади кешеләрнең — эшчеләрнең һәм кресть-яннарның бер-берсенә каршы сугышуын язучы зур трагедия итеп ача һәм бу трагедияне тик революция генә чишә ала дигән нәтиҗәгә килә. А. Барбюс үзенең революцион рухы белән сугыш турында язучы буржуаз пацифистлардан нык аерылып тора. А. Барбюсның шовинизм һәм шовинистик әдәбиятка каршы, сугыш турындагы ялган уйдырмаларга каршы сугышчан төстә көрәшенә В. И. Ленин зур бәя бирде.
1919 елда Анри Барбюс «Аныклык» («Ясность») исемле романын бастыра. Бу әсәрнең герое — типик обыватель Симон Полэн, сугыш ялкыны аша үтеп, революциягә килә. Кешенең яңадан тууын язучы искиткеч оста, талантлы һәм дөрес irren сурәтли.
Барбюс бөтен талантын һәм көчен ты-нычлык һәм халыклар иреге өчен көрәшкә багышлый. Чыгышларында һәм мәкаләләрендә ул фашизмны фаш итеп чыга, 1919 елны сугышка каршы оештырылган конгрессларга катнаша. 1923 елны язучы Франция Коммунистлар партиясе сафына керә.
Безнең илдә булып ул совет халкының тормышы белән якыннан танышты. А. Барбюс совет халкының чын һәм якын дусты иде. Европа илләрендә митингларда Анри Барбюс социализм төзүдә совет халкының уңышлары турында, совет иленең тынычлыкка омтылышы турында ялкынлы чыгышлар ясады. А. Барбюс күп кенә совет язучыларының, шул исәптән A. М. Горь- кийның шәхси якын дусты иде.
Анри Барбюсның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителде. Аның хикәяләре татар телендә дә җыентык булып чыкты.
ОЛЬГА ФОРШ
(1873)
СССР Язучыларының II съезды ачылу көне. Съездны ачу хокукы иң карт совет язучысына бирелә. Менә съездны, тантаналы рәвештә, чал чәчле хатын-кыз язучы ачып җибәрә. Ольга Дмитриевна Форшның дулкынландыргыч сүзләрен зал йотлыгып тыңлый.
Язучының биографиясе дә кызыклы һәм гыйбрәтле. Ул 1873 елда, Дагстанда, Гу- ниб крепостенда, дворян семьясында туа. Балачагын Кавказда үткәрә.
Язучының әдәби эшчәнлеге революциягә кадәр, 1908 елда, башланып китә. Беренче

хикәяләрендә яшь язучы авыл тормышын сурәтли.
Бөек Октябрь социалистик революция-сеннән соц О. Форш бөтен көчен һәм талантын тарихи романнар иҗат итүгә багышлый. Совет әдәбиятында тарихи роман жанрының традицияләре ул вакытны әле яңа туып кына килә. Бу өлкәдә, А. Толстой. Я. Чаплыгин һ. б. белән беррәттән О. Форш беренче эзләр салды. Петропавел крепостенда утырган Бейдеманның фаҗигале язмышын тасвирлаган сТаш зинданга ташланганнары романын ул 1925 елда язып бетерә. Шуннан соң О. Форш А. Н. Радищев турында трилогия язарга керешә һәм 1939 елда аны тәмамлый.
О. Форш сценарие буенча куелган «Пу-гачев» (1937) исемендәге фильмны тама-шачылар җылы каршы алалар. 1953 елда О. Форш декабристлар турында «Азатлык яклылар» («Первенцы свободы») исемле романын чыгара.
Хәзер язучы бөек рус архитекторлары турында тарихи романнар иҗат итү өстендә эшли. Бу циклдан «Михайловский замок» исемле романы 1946 елда басылып чыкты.
Тарихи роман өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте О. Форшны орденнар белән бүләкләде.