Логотип Казан Утлары
Поэма

БЕЗ ТАНЫШЛАР ТҮГЕЛ...


Хат-поэма1
Без танышлар түгел... Ләкин җирдә Таныш итәр безне берләшү.
Тик берләшкән сулар кипми бер дә, Тик зур күлдә бетми бер дә су.
Чикләр аша үтеп килер хатым.
Бу сәлам-хат сиңа — Гөлсемнән.
Синең кебек, мин дә тол бер хатын, Бик еракта торам мин синнән.
Сәерсенмә
«Казан» диеп язган Адреслы хат кергәч кулыңа. Йөрәгемнең авыр хисен язам Мин бу хатта немец иленә.
Мәктәбеннән кичә кайтты улым.
— Әни, — диде, — миңа хат килгән! — Кош тоткандай итеп сузды кулын...
— Каян, балам?
— Әни, ят илдән.
Карап тора, белми ни әйтергә, Йөзләрендә балкый шатлану! Шулкадәрле күңел юатыр да Куандырыр икән хат алу!
Хатны аңа синең улың язган.
(Фестивальдә алар күрешкән.) Европадан хатлар ала Казан, Ара якын, димәк, йөрешсәң!
Оснабрюк дип язган ак конвертка Без икебез текәп карадык.
Маркасында — туплы «Атлантика», Атлантика пакты корабы. '
Корыч тауны урап бөтен яктан Тырпайганнар кара көпшәләр...
Яшьлегемә шундый туптан аткан Еллар кинәт искә төшәләр.
1 Поэма кыскартып алынды.
4
Авыр еллар хатирәсен күрәм Үткәнемә кинәт карыйм да. Барын күрәм — чөнки күңел тирән, Ьәм сыйдырды күңел барын да.
Сүзне улың «дус!» дип башлап киткән, Өстәп язган «дус!» дип азакта.
Әтисен ул яуда җуйган икән.
Шулай җуйды минем Азат та...
Тормышыңда сызланасың икән Шул елларда син дә тол калып...
Бер уйлыйм да шуны — тетрәп китәм, Нич тә булмый тыныч тын алып.
Шул хат килде татар баласына, Шулай язган улың Казанга. Мин теләдем аның анасына Җавап сүзен үзем язарга.
Без танышлар түгел, синең Эльба Якын түгел минем Иделгә.
Шуннан килеп ләкин минем илгә Автоматлар уты сибелгән.
Сезнең якка салмадым мин эзләр, Булганым юк чикләр артында. Янганым бар ләкин бомбовозлар
Шуннан алып килгән ялкында.
Шуннан атып безнең иркен якка Туплар иште тау һәм ташларны. Шул турыда язам мин бу хатта, Менә дәһшәт ничек башланды.
Урман тып-тын. Сайрар кошлар белән Дозорныйлар бары тынгысыз.
Суга төшеп ай да чумды тирән, Ничек чыгар — белмим, билгесез.
Тар бер елга бездән башлап ага Ь.әм уза ул немец җиренә.
Чик буе бу. Ерак заставага
Мин кунакка килдем иремә.
Таң алдыннан чыклы үлән тап тап Йөрүләре бергә шәп тә соң!
... Сискәндерде кинәт бомба шартлап, Күкрәп килде кинәт ят яшен.
Бомбовозлар таңны каплап узды, Йолдыз сүнде «Миссер» җиленнән. Ялкыннарын безнең якка сузды Бөтен утлар немец җиреннән.
5
Ьөҗүм барды унбиш сәгать рәттән, Гарнизонны камап алдылар. Пулеметлар гүя: Ярсы! Дәртлән! Ятып түгел, атып кал! — диләр.
Өскә килә сезнең алты танк, Казармалар дөрли каралып. Түгелгәнче соңгы тамчы каның Көрәшергә! — бүтән чара юк.
Тик үлемгә илткән кыска юл бар, Ь.әм булачак кабер — окоп бар.
Патрон ташыйм. Күптән сызлый куллар, Күптән узды кунак вакытлар.
Күбекләнеп кайный башлый елга, Әйтерсең лә, суны яр кыса. Кара-каршы килеп ике дөнья Шул кечкенә ярда тартыша.
Торам әле, каршы тора алам! — Тик шул өмет һәркем күзендә. Ә син? диеп миннән сорасалар, Тик бер генә минем сүзем дә:
«Патрон бетсә, бирәм йөрәгемне, Шул утны сип, ирем-командир!» Ялкын баса бөтен тирә-юньне, Сукмакларым — кара янган җир...
Сорыйм әле сүзне шунда бүлеп: Аңларсыңмы икән моны син? Бармы икән синең, минем кебек, Сулаганың үлем сулышын?
Бармы икән күреп әрнегәнең Янган чакны җирең туфрагы. Ул көнне бит чиктә тар елганың Ьәр тамчысы гүя сыкрады.
Ут эчендә бармы калган чагың Айлык бала белән карында, Суга сусап эчтән янган чагың Ташып тулган елга ярында?
Күрмәгәнсең, белмәгәнсең икән, Мәңге күрмә — һич тә теләмим! Хикәямне менә дәвам итәм, Күргәнемне сөйлим менә мин.
Укы шуны менә, замандашым, — Укы үзең, укыт улыңа, Һ.ӘМ кичер син, әгәр кайнар яшем Хатның тамса кайбер юлына.
6
* * *
Тавышыннан йөзләп яралының
Ник таныдым икән мин берсен: «Хуш, Гөлсемем... Авыр яралы мин... Хуш, бәхил бул... Бәхил бул, Гөлсем!»
Үзәк өзгеч таныш тавыш иде, Ирем иде, ирем ул минем... Ятим калды минем кавышуым, Тол калуым булды шул минем.
Аердылар туплар мине ирдән, Дәшәлмәдем, җавап бирмәдем. Ул бер кайтыр минем янга дигән Өметемне шунда җирләдем.
Инде күрмәм аны бер чакта да, Суындылар кайтыр эзләре.
Ләкин менә минем бу хатта да Аның да бар әйтер сүзләре..
Безнең якта шундый бер йола бар — Ьәм сездә дә бардыр ул, беләм. — Мәетләрнең күзен йомдыралар Якыннары җылы кул белән.
Ә мин аның җылы битен хәтта Соңгы тапкыр үбә алмадым. Бөтерелеп бер танк чыкты чатка, Миңа иде чират — аңладым.
Уйларым шул: «Актык гранатаны Кайнар күкрәгемә кысам да, Изәр булса мине әгәр танк — Үлем булып шартлыйм дошманга.
Я, из әйдә авыр гәүдәң белән, Йөрмә куып, торма яралап. Мин кечкенә окобымда үләм, Зур үлемнән илне аралап».
Үлем белән арам — алты адым.
Үлем охшый тимер ташкынга.
Күрмәделәр ләкин... Ятып калдым Окобымда, танк астында.
Нинди өн бу? Ник көн болай эссе? Ә төш дисәң, төшкә охшамый. Үлемнән дә авыр булды төсле Үлмәвемә кире ышану.
Кыза башым, яна битем һаман, Барсы да бер — ак та, кара да.
7
Ләкин исән, ләкин сытылмаган, Юк шикелле тәндә яра да.
Күтәреләм, карыйм күзне ачып. Өстә кояш. Ничек төн үткән? Берәү үлгән янда чалкан ятып. Пистолеты кулда... кем икән?
Тукта, тукта, бу бит безнең егет, Взводыннан минем иремнең.
Менә хәзер телгә килер кебек Кыймылдатып кипкән иренен.
Күз алалмый гүя кояштан ул, Гүя туймый күреп көн нурын. Тыңлый гүя таныш су акканын — Тар елганың талгын, тын җырын.
Мин аңладым: урын таныш иде, Таныш иде кичә үлгәннәр.
Кинәт ярдан ят бер тавыш килде, Кыркылдады кебек тилгәннәр.
Ышанмыйм да күзгә, ышанам да: Үле кырда йөри тереләр...
Сезнекеләр йөри икән янда, — Мәетләрне җыеп йөриләр.
Берәүләрне алар суга ташлый, Ә берәүгә — кабер казыла.
Йөрәккәем тизрәк тибә башлый, Аяк-кулым азлап языла.
Карыйм, күрәм: совет сугышчысын Яр читенә сөйрәп баралар.
Кичә булган каты сугыш үчен Үлгәннәрдән бүген алалар.
Җир тетрәтеп кычкырасы килә: «Тукта, фашист, тукта! Җитәр!» дип. Таныш елга минем иремне дә Ят җирләргә алып китәр бит?
Үлеләрдән хәтта үч алалар...
Мине алар хәзер нишләтер?! Уяна көч, кинәт кузгала җан, Йөрәк әйтә: «Тотын эшкә! Тор!»
Ята алыйм түзеп шунда ничек, Тере килеш ничек күмдерим?
Соңгы үчне соңгы бомба итеп Дошманыма ничек тондырыйм?!
Барыбер торып, барыбер эндәшермен, Ничек кенә кысма, сулышым.
Чалкан ятып үлгән илдәшемнең Пистолеты миңа булышыр.
8
Сөйләшәләр. Ара ерак түгел.
Өч таза ир килә өстемә. Килмәсеннәр артык, кирәк түгел — Чөнки пулям бары өч кенә.
Өч үлемне бер учымда тотам, Йөрәгемә кушам типмәскә...
Чират ләкин миңа түгел икән, Күккә карап үлгән иптәшкә.
Шул иптәшне алар яр читенә Җитүләре булды өстерәп, Калкыдым да кинәт, өчесенә Өч пулямны аттым төз төбәп.
Кул нык булды, сынатмады күзләр, Кыска тотты сүзне пистолет. (Техникумда әйтә иде кызлар: «Син атарга, Гөлсем, оста!» дип.)
Илдәшләрең юлын шулай кисте Яшен булып минем кургашын. Ни әйтерсең, әгәр шуның берсе Булган булса гомер юлдашың?
Кем белә бит, бәлки шул булгандыр, Мин атканмын бәлки иреңә, Бәлки аңа соңгы юл булгандыр Агып кайту туган җиренә...
Үтерергә дигән әмер белән Килүчегә пуля жәл түгел. Андыйларның бездә һәрберенә Урын җитә — җирем тар түгел.
Мин төз аттым!.. Беркем кычкырмады Һәм килмәде аткан тавышка.
Күктә сүнде кояш очкыннары, Җил сирпелде килеп камышка.
Инде атлыйм. Урман куе гына, — Килүче юк куып эземнән.
Урман саклый, урман туендыра, Урман яшерә дошман күзеннән.
Андый чакта күпне күрә бәндә, Аннан да күп минем күргәнем.
Бармы синең
хәтта күләгәм дә Тотар диеп куркып йөргәнең?
9
Бармы синең ялгыз каңгырганың Сукмаклар да тапмый, эзләр дә, Олы юлда дошман даңгырдавы Үзәгеңне көн-төн өзгәндә?
Түшәгем — җир, ә юрганым — болыт, Кузгалагын ашыйм аланның.
«Ач үлемнең бер корбаны булып, Шул урманда әллә каламмы?..»
Ьәм атлыйм мин җыеп соңгы көчне, — Атлыйм өч көн, атлыйм бер атна.
Сугыш һаман көнчыгышка күчте, Яраларын салып йөрәккә.
Күреп белмим анда ниләр барын, Тик намусым әйткән хәбәр бар: Яна анда туган авылларым, Яна анда туган шәһәрләр.
Шул якларга дошман алып барган Әрнүләрне җанда хис итәм.
Туп күкрәгән шомлы тавышларда Сызлану һәм үксү ишетәм.
Үкси анда минем илдәшләрем, Дошман уза илем түренә;
Аналарның тама күз яшьләре Сабыйларның кара гүренә.
Ничек җыйныйм актык көчемне мин, Ничек түзим җаным барында,— Әллә юлда авар өченме мин Үлми калдым елга ярында?!
Күтәрелдем тагын һәм атладым, Зур нәфрәтем миңа көч бирде. Карышмады талган аякларым, Йөрәгемдә ярсу үч йөрде.
Бер кабынды өмет һәм бер сүнде, Бер ташландым суга, бер — утка. Кара урман уртасында төнге
Бер учакны күргән минутта.
«Нинди ут бу — әллә монда мине Сагаларга куйган пост бармы? Шуышырга тагын ничек кире, Алдаларга ничек дошманны?»
Килде хәтта кинәт шул вакытта «Инде беттем» дигән уй миңа. Яттым җиргә, постым куаклыкка Сеңәр булып җирнең куенына.
10
Ятам. Тыңлыйм. Серле сөйләшүләр. Өзек-өзек килә ул миңа: «Гаулейтерның хәлен беләсе бар... Патрон... Күпер... Олы юл... Мина...»
Бөтенесен шуның бик тиз аңлап, Кычкырмыйча кинәт түзмәдем: — Исәнмесез, дуслар-партизаннар, Сезне бит мин, сезне эзләдем!..
Көчне көчкә, үчне үчкә кушып Без бергәләп көрәш башладык.
Бар чагында җирдә шундый дуслык Ник булмасын тау һәм таш ярып.
Ят күзләрдән саклый безне төннәр, Безне яшерә һәрбер күләгә.
Я минага баса сезнекеләр, Я пуляга килеп эләгә.
Нәфрәтләрнең барын бергә җыйдык Һәм дошманга аттык барын да. Без бер тәндә ике солдат идек: Үзем — сафта, улым — карында.
Винтовканы каты кысты кулым Атласам да әкрен, сак басып, Минем белән чөнки йөрде улым Башланмаган гомерен яклашып.
Аннары мин фронт аша үттем Кара төндә ерып сазларны. Исән кайтып Идел ярын үптем, Ташларына бастым Казанның.
Өч ай узгач минем балам туды, Исем бирдек аңа Азат дип, — Ул бит илдә аяз таңнар улы, Ул коллыктан чөнки азат бит!
Ә аннары — утырып көн буена Теккән чакта җылы малахай, Төренеп минем бердәнбер туныма Фабрикада ятты балакай.
Салкын цехта куна иде Гөлсем: «Әйдә, кулым, туңсаң туң, — диеп,— Яу кырында безнең солдат йөрсен Җылы бүрек, җылы тун киеп».
Көрәшчеләр ярдәм сорадылар, Безнең куллар аны өләште. Көтте Вена, көтте Прагалар — һәм ашыкты безнең көрәшче.
11
Бәлки син дә ул чак утыргансың Төннәр буе йокы калдырып, — Снарядка дары тутыргансың Яусын өчен безне яндырып?..
Ул елларда бездә күпләп янды Кемнең — йорты, кемнең — игене. Фашист синнән янгын эшләткәнне Синең йөрәк аңлый идеме?
Аңладыңмы, алар сине алдап һәлакәтле эшкә җиккәнен? Кайтыр әле диеп ирең-солдат Көтүләрең бушка икәнен?
Аңладыңмы, Крупп магнатлары Шул сугыштан табыш җыйганын, Кем дөньяны җирдә яңартканны, Ә кем исә аны буганын?
Аңладыңмы, үлем кемне аулый Һәм туп коеп кемнәр интегә? Хәзер дә бит фашист сине алдый Немец илен бүлеп икегә.
Аңламыйча башта алдансаң да, Аңлагансың бәлки соңыннан?! Ирең кайтмас мәңге ялварсаң да, Эзе инде аның суынган...
Менә шунда бетә минем хатым, Әйтим инде соңгы сүземне.
Мин бит сиңа таныш түгел хатын, Бер күр менә минем йөземне.
Башта кара менә бу рәсемне: Мин һәм ирем — туем алдыннан. Нинди шат без, әнә күрәсеңме, Без икебез нинди пар булган!
Икебез дә ачык елмаябыз, — Елмаюдан кемнәр туйган соң! — Китермәдек хәтта уйга да без Аерылырбыз диеп туйдан соң.
Ә монысы менә икенчесе — Төшкән идем Җиңү көнендә. Күргән саен моны бөтен кеше Кырык яшь бирә хәзер кимендә.
Шомырт кебек кара чәчләремне Ак иттергән нәрсә сугыш ул. Күздән коеп кайнар яшьләремне Ут йоттырган нәрсә сугыш ул.
12
Җил уйнады куе сөрем сибеп, Күзне кисте дары төтене, — Туплар сөргән сугыш кыры кебек Җыерчыклы итте битемне.
Мин ул утта чиксез яшьли яндым. Калмасам да йортсыз-җирсез мин, Гомерлеккә яра белән калдым — Уналты ел инде ирсез мин.
Сагышларга ялгыз түзә күңел, Шатланганда ялгыз уйланам.
Ярый әле: куркак хатыны түгел, Батыр толы мин, дип куанам.
Киноларга ялгыз билет алам, Ялгыз башым эшкә йөрим мин. Ярый әле янда үсә балам Хәтерләтеп төсен иремнең...
Сыңар итте күпме гомерләрне Утлы давыл шулай бер чыгып. Сугыш дисәм һаман күңел әрни, Язам моны тирән борчылып.
Утлар уйный чөнки сезнең Боннда, Дары исе килә якыннан.
Өйрәтәләр чөнки безне монда Сакланырга ничек атомнан.
Борчылам мин: бомба үскән җиргә Тагын ява Ак йорт яңгыры.
Кертмә кчеләр кемне тагын гүргә, Тагын кемнәр ялгыз каңгырыр?!
Үзем язам, үзем Хиросима Ыңгырашканны гүя ишетәм. Хатларымның юлы ерак сиңа. Ләкин сине якын хис итәм.
Якын итәм. Һәм йөрәкнең язам Иң катгый һәм кырыс таләбен: Уттан тагын күрмим дисәң газап, Утка каршы корал ала бел.
Кой дисәләр әгәр сиңа бомба, Эшләмәскә тап син чарасын: Йөрәгеңне тотып барып кулга Күрмәгәнгә күрсәт ярасын.
Фаҗигасын сөйләп күрсәт толның Андый эшне кушкан кешеңә.
Мең тугыз йөз кырык бишенче елның Май айларын төшер исенә!
Шуны эшлә: улың коралланып Китмәс булсын һич тә солдатка.

Сугыш инде сине бер алдады, Икенче кат тагын алдатма.
Без, аналар, җирдә көчле кеше, Зур көч җирдә — безнең берләшү. Кушылып акса — суның бетми көче, Зур елгада кипми бер дә су.
Бердәм булып аяк типсә халык, Тетрәтергә мөмкин җирне дә!.. Мин бу хатны яздым искә алып Синекен дә, минем ирне дә.
Килсен әйдә синең хатларың да Гөл ярата торган Гөлсемгә, Куанырмын моңсу чакларымда һәм җавапсыз итмәм берсен дә.