Логотип Казан Утлары
Очерк

БАТЫРЛАР КҮПЕРЕ


1942 елның җәй азагында безнең частьлар, Донның бер борылмасында елганы кичеп, аргы якта кечкенә генә плацдарм алдылар. Мин командалык иткән күпер төзү частена шушы плацдарм янында авыр йөкләр күчерерлек күпер салырга боерык бирелде. Дошман самолетлары иртәдән кичкә кадәр плацдарм турысыннан китмәгәнгә, күперне бары тик төнлә генә салырга мөмкин иде.
Су эчендә бомбага тотылган иске агач күпернең калдыклары бар иде. Шушы калдыклардан файдалану өчен яңа күперне иске күпер урынына салырга булдык. Ләкин сугыш эшендә хәйләләми мөмкин түгел. Без күпернең яңа өлешләрен гадәттәгечә су өстенә күтәреп түгел, бәлки бераз гына суга батыра төшеп салдык. Мондый корылма, һавадан карагайда, элеккечә җимерек бер күперне генә хәтерләтә. Ә төнлә шушы күпердән плацдармга берөзлексез авыр машиналар, туплар күчеп тора башлады.
Плацдармда яңа туплар барлыгын сизгәч, дошман ул коралларны руслар кайдан күчерәләр дип эзләргә кереште. Дошманга Донның бу өлешендә сай урыннар, кичүләр юклыгы, әлбәттә, билгеле иде. Шуңа күрә безнең кичү урыны аңа тагын да серлерәк булып тоелды. Әлеге җимерек күпер өстеннән аларның разведка самолетлары гел очып торды. Ләкин алар җимерек күпердән башка берни дә күрә алмадылар. Ахырда немецлар совет көчләре Донны бу урында түгел, кайдадыр икенче бер урында кичәләр дигән фикергә килделәр, ахрысы. Чөнки безнең өстә аларның самолетлары бөтенләй очмый башлады. Ләкин берничә -көннән соң, дошман самолетлары, серле күперне эзләп, яңадан безнең өстә оча башладылар. Ахыр килеп, алар безнең хәйләне сизеп алулары мөмкин иде. Шуңа күрә без яңа хәйлә корырга һәм дошманны «тынычландырырга» булдык.
Икенче төндә әлеге күпердән сигез йөз метрлар чамасы түбәндәрәк саллар ясадык та таң ату белән аларны Дон аркылы борып куйдык. Чын күпергә охшасын өчен хәтта култыксалар да ясаган идек.
Иртән очып килгән немец разведчигы, әлбәттә, бу күперне күреп алды. Шуннан соң күп тә үтмәде, әлеге ялган күпер өстенә немец бом-бардировщиклары ябырылып килделәр һәм аны бомбага тота башладылар. Алар ярты сәгать саен килеп кичкә кадәр «күпер»нең тетмәсен теттеләр.
Шул чакта мине һәм минем комиссарымны ашыгыч рәвештә Сталинград фронты штабына, безнең управлениебезнең начальнигы полковник Донец янына чакырып алдылар.
5. .C. Ә." № 5.
65

66
Полковник безгә Сталинград районындагы хәлләр турында сөйләде һәм Иделнең аргы ягы белән бәйләнеш өчен моңарчы булган күперләрнең генә аз булуын әйтте.
— Идел аркылы яңа тәбәнәк күпер салырга карар ителде, — диде ул, миңа карап. — Төзелеш начальнигы итеп сез билгеләндегез.
Бу көтелмәгән хәлдән, өстемә йөкләнгән бурычның зурлыгыннан һәм җаваплылыгыпнан мин уйга калдым. «Идел аркылы агач күпер... Бу бик мескен корылма түгелме? Идел аны шунда ук агызып алып китмәсме?» дип үз-үземә сораулар бирдем.
Полковник бурычны ачыклауны дәвам иттерде:
— Күперне салу эшенә 25—27 сентябрьдә керешәсез. Частегызны күчерүгә бер атна вакыт бар. Аннары төзү эшләренә бик күп вакыт бирелә: ике атна!
Мин пхтыярсыздан көлемсерәп куйдым. Ике атна! Хәер, сугыш заманы өчен монда ул хәтле гаҗәп нәрсә юк иде. Мин күңелемнән тиз генә исәпли башладым: «Эшне 27 сентябрьдә башлап җибәрсәк, 13 Октябрьда тәмамларга тиеш булырбыз. Ул арада көзге ташкын башланачак. аннары боз кузгалыр...»
Полковник сүзен бетерүгә, мин аңа сораулар яудырырга тотындым.
— Күперне кай җирдә салырга?
— Кайда яхшы урын табасыз, шунда.
- «Яхшы урын» дигәнне ничек аңларга?
- Субайларны мөмкин кадәр күбрәк сугарга мөмкинлек булган җир дип аңларга.
Бу гомуми җавап мине һич тә канәгатьләндермәвен полковник күрде булса кирәк, ләкин шуннан башка һичнәрсә әйтә алмавын белдереп, иңбашларын сикертеп куйды.
— Күпернең проекты бармы?—дип сорадым мин.
— Күпернең урыны билгеле булмагач, проекты кайдан килсен? Башта урынын табыгыз, аннары проектын төзәрсез!
Миңа эссе булып китте. Димәк, бу ике атна күперне төзүгә генә түгел, күпернең урынын табып, проектын төзүгә дә бирелә!
— Төзелешне агач белән кем тәэмин итә?—дип сорадым мин.
— һәрвакыттагыча, үзегез үк тәэмин итәсез, — диде полковник һәм минем көрсенүемне күргәч, җиңелчә генә елмаеп куйды.
Мин Сталинград районында нарат урманы булмавын белә идем. Шулай булгач, төзелеш өчен кирәк агачны кайдан алырга? Минем ачуым килә башлады. Полковниктан: «Сез үзегез нәрсә эшлисез, сезнең управлениегыз нишли? Миңа нәрсә белән ярдәм итә ала?» — дип кызып сорадым.
Полковник рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Сораулар яудырмасагыз, мин сезгә күптән әйткән булыр идем, — диде ул һәм шунда ук җитди итеп сөйләп китте.
Иң элек ул күпернең боз агу башланганчыга кадәр генә кирәк булуын әйтте. Боз ага башлагач, боз ул күперне барыбер җимерәчәк, диде. Шуннан соң полковник күперне салуга кайбер хәзерлекләр башлануын белдерде: Камышиннан төньяктарак булган Политотдельское авылы районына техник разведка җибәрелгән. Ул анда күпер өчең урын эзли. Ул разведка белән инженерлар, проектировщиклар киткән. Күпернең йөзмә өлешен су өстендә күтәреп тотар өчен кирәк буласы яссы төпле көймәләргә Саратовтагы судоремонт заводларына заказ бирелгән. Төзү эшләрен алып бару өчен дүрт төзү батальоны билгеләнгән.
— Инде агач мәсьәләсенә килгәндә,—диде полковник, елмаеп, - аны урманнан ташып торасы юк. Немецлар Сталинградка килеп җиткәнлектән, Идел буйлап көньякка агызыла торган саллар барысы да Камышин районында туктатылган. Анда җаныгыз күпме теләсә, шул хәтле агач бар.
5*
67
Шушы минуттан алып мин инде төзелеш начальнигы булып яши башладым һәм техник разведка хәрәкәт иткән җиргә китәргә ашыктым. Комиссарымны Дон буенда калган частема кайтардым да үзем Идел буена китеп бардым.
Чынлап торып Иделне бер егерме ел инде якыннан күргәнем юк иде. Таң атып килгән чакта машинадан төштем дә, биек ярга басып, Идел киңлегенә карап хәйран калдым. Гаҗәеп тын һәм тыныч иде томанлы Идел өсте. Ләкин озаклап сокланып торырга вакыт кына юк. Пристаньда сул як ярга китәргә әзер катер мине көтеп тора иде. инде.
Катерда миннән башка өстенә елгачылар формасы кигән ак чәчле бер кеше генә бар иде. Мин аңардан Идел турында, аның режимы, тирәнлеге, төбе турында сораштыра башладым.
— Менә монда якында гына Политотдельское авылы артында, — диде ул, — Никуйково дигән бер авыл урнашкан. Шул авыл турысында Иделдә сай урын бар. Анда суның тирәнлеге 3—4 метрдан да артмый. Шуның өстенә Идел анда ике тармакка бүленеп ага: уң тармагы таррак, чама белән алты йөз метрлар булыр, сул тармагы ике өлеш киңрәк. Суның төбе турындагы мәгълүматларны землечерпалкадан ала аласыз. Ул әнә тегендәрәк тора. Ышанычлы кешегезне җибәрсәгез, һәммәсен әйтеп бирерләр.
Мин бу кешегә чын күңелемнән рәхмәт әйттем.
Икенче көнне техник разведка инженерларын җыйдым. Алар беркадәр материал туплап өлгергәннәр иде. Киңәшмә барышында суның төбе турындагы мәгълүматларны да китереп җиткерделәр. Шушы материалларның барысын өйрәнгәч, без күпер салу өчен Никуйково сайлыгыннан да җайлырак урын юк дигән бер фикергә килдек.
Күпер салу эшләре башланды. Хәзер бөтен нәрсә вакытка, тизлеккә бәйләнгән иде. Сентябрь бетеп бара. Менә-менә су арта башлар, аннары боз китәр. Өлгерербезме, юкмы? Табигатьнең үз көченә чама белмәгән стихиясе безнең күперне төзелеп бетәр-бетмәс көе актарып ташламасмы? Шуның өстенә немецларның да, безнең төзелешне сизеп алып, һавадан бомбага тота башлаулары бик ихтимал. Джонда әлегә тыныч булса да, Сталинград янында көне-төне каты сугышлар бара. Анда һәр карыш җир өчен бугазга-бугаз килеп сугышалар....
Обстановканың һәр яктан никадәр киеренке икәнлеген бик яхшы белгәнгә, мин үземнең кул астымдагы барлык командирларга һәм солдатларга бер генә минутны да әрәм итмәскә кушып, каты боерык бирдем. Шуннан соң инде төзелеш мәйданында балта, пычкы, субай сугу чүкечләре һәм төзүчеләрнең гадәттәге шау-шулары көн дә, төн дә тынмады.
Никуйковога яңадан-яңа төзү частьлары килеп торды. 25 сентябрь- да мин командалык итә торган часть та Доннан монда килеп җитте. Мин палубага күтәрелдем һәм колгасар баш инженерымның кулын кыстым. Ул бик нык борчылган иде.
— Ыинди акылсыз эш бу!—дип кычкыра башлады ул шунда ук.— Фән күзлегеннән караганда, Иделдә агач күпер салу — чеп-чи авантюра.
Ләкин аның белән бәхәсләшү түгел, аны тыңлап торырга да вакыт юк иде. Мин, бер минут вакытны әрәм итмичә, субайлар сугар өчен копёрлар ясарга һәм субайларны суга да башларга боерык бирдем.
Субайлар сугу безнең өчен иң кыен һәм хәлиткеч эш иде. Иң күп дигәндә ун көн эчендә мең ярым субай сугарга кирәк! Ләкин моны әйтүе генә ансат бит. Идел суы тирән, агым көчле. Копёрларны, ягъни субай суга торган дәү чүкечләрне, урнаштырыр өчен нык нигез юк. Без аларны яссы төпле көймәләргә урнаштырырга булдык. Ләкин ул көймәләр күпернең йөзмә өлешен ясар өчен кирәк. Теләсәң нишлә, кырыкка ярыл! Вакытны отар өчен без үзебезгә бирелгән кырык дүрт көймәгә
68
кырык дүрт копёр куеп, берьюлы кырык дүрт субай сугуны оештырдык. Ял дигән нәрсә бөтенләй онытылды.
Иделдә навигация дәвам итә иде. Безнең турыдан Сталинградка көн- төн пароходлар, баржалар, танкерлар үтеп тора. Танкерларда әйләнеч юлдан Сталинградка Баку нефтен алып баралар, пароходларда — гаскәр, хәрби йөкләр. Сталинградтан кайтучы пароходлар исә яралы су гышчылар белән тулган.
Навигациянең дәвам итүе безгә Иделне күпер белән бикләргә мөмкинлек бирми иде. Шуңа күрә без күпернең урта өлешен ачылып ябыла торган итеп ясарга мәҗбүр булдык.
Эш башлануга берничә көн үтте инде. Дошман самолетлары безнең өстә күренгәне юк әле. Аның каравы, Идел тынычсызлана. Кайбер көннәрдә аның өстендә берәр метр биеклектәге дулкыннар уйный. Көймәләр чайкала, аларга су тула. Мондый чакта копёрны эшләтү мең бәла. Чак кына абайламасаң, үзең дә көймәдән салкын суга очып төшәсең. Җитмәсә, субайлар сугудан тарая барган Иделнең агымы көчәйгәннән- көчәя, Идел үкерә, дулый.
Бер көнне яңа куркыныч туды. Идел суы ниндидер бер салның калдыкларын агызып алып килеп безнең күпергә китереп бәрде. Бүрәнәләр, күпер баганалары арасына тыгылып, агымны будылар. Күпер янында су үкереп кайный башлады. Солдатлар, ул тыгылган бүрәнәләрне күпер астыннан төртеп җибәрергә никадәр генә тырышмасыннар, берни эшли алмадылар. Көчле агым су төбендәге комны ике ярым метр тирәнлеккә кадәр «юып», безнең субайларны аударып, күпернең утыз метр киңлектәге бер өлешен агызып алып та китте. Утыз метр әзер күпер — ул өч ротаның бер көнлек эш нормасы дигән сүз бит! Бу вакытта безнең борынгы яраткан Иделебезгә булган ачуыбызны бер сүз белән дә аңлатып булмый: үз елгабыз, ата-бабалар елгасы дошман файдасына эшли бит!
Стихиягә каршы шушы кискен көрәш вакытында һавада көчле гөрләү тавышы ишетелде: дошманмы әллә? Ләкин ни генә булса да эшне туктатырга мөмкин түгел. Солдатлар бер генә секундка һавага карап алалар да тагын да көчлерәк ярсу белән эшкә керешәләр.
Юк, бу юлы үтеп киттеләр. Мөгаен, хәзергә безнең турыда дошман берни дә белмидер әле. Белсә, болай тыныч тотмас иде.
Субай сугу эшләре кызганнан-кыза бара. Бөтен җирдә бер генә сугышчан лозунг яңгырый: «Соңгы субайны сукмыйча, көймәләрдән төшмәскә!»
һәм берәү дә көймәләрдән төшмәде. Аяк өсте торырга хәл калмагач, көймәдә үк тамак ялгадылар, көймәдә үк черем иттеләр.
«Сталинградта тагын да кыенрак!» — диләр иде төзүчеләр. Сталинград сугышчыларының искиткеч батырлыгы, аларга тизрәк ярдәм итү теләге безнең төзүчеләргә көч һәм куәт бирә иде.
Субай сугу ахырга таба якынлаша башлагач, күпернең су өстендәге өлешен, ә коперлардан бушаган көймәләр өстендә күпернең йөзмә өлешен ясау эшләрен җәелдердек. Киеренкелек тагын да арта төште.
— Бүген ничәсе? Нинди көн?—дип кайчак берәрсе сорап куйса, моңа беркем дә җавап бирә алмый иде.
Мин монда аерым кешеләрнең батырлыклары турында сөйләмим. Чөнки бу мөмкин түгел. Бу — совет кешеләренең коллектив бер батырлыгы иде. Солдатлар иң ахыргы чиккәчә эшләделәр. Аларны хәтта танып булмый башлады, су өстендә яшәүләренә карамастан, тәмам пычранып белтеләр, йөзләрен сакал-мыек басты, тик күзләре генә ялтырый иде.
Фронт штабы снабженецы белән шундый бер сөйләшүем истә калган. Ул миңа ачуланып:
Моннан бер ай элек мин сезгә ике йөз балта бирдем. Кайда алар? Ашыйсызмы әллә сез аларны?—дип сорады.


— Ашавын ашамыйбыз, әмма Иделгә төшерәбез,—дидем мин.
— Ул чакта балталарын суга төшерүче ачык авызлардан балта сорагыз, дәүләттән сорамагыз.
— Минем солдатларым менә унынчы тәүлек инде көймәләрдән төшми эшлиләр. Кайвакыт аларның балта тотарлык та хәлләре калмый. Шундый кешеләргә ачык авыз дисезме!
Снабженец артык берни дә әйтмәде.
Мин, башкалар кебек үк, кайда ял итүемне, кайда ашап-эчүемне оныткан идем. Хәзер безнең өчен дөньяда бары тик ике нәрсә бар иде: беренчесе — Сталинград, икенчесе — күпер. Сталинградта, сводкаларга караганда, хәлләр бик кыен. Дөрес, дошман алга бара алмый инде, ләкин аның тимер ташкынын тотып тору өчен нинди зур көч таләп ителүен без бик яхшы беләбез. Сталинград хәзер немец хәрби көчләренең бөтен игътибарын, бөтен куәтен үзенә бәйләгән. Немецларның Сталинградтан әз генә читтә булган урыннарга да күз салырга мөмкинлекләре юк инде!
Әмма Идел безнең теңкәне корыта. Әле әллә кайлардаи йолкып алган сал калдыкларын, ватык баржаларны агызып килеп безнең күпергә суга, әле котырынып китеп, көймәләрне аудара, күпер агачларын агыза, әле текә ярларны ишеп төшерә. Бер көнне ишелеп төшкән текә яр безнең әллә ничә көн буе ясаган причалыбызны бер минут эчендә юк итеп ташлады.
Ләкин Идел никадәр генә тискәреләнмәсен, билгеләнгән вакыт килеп җиткәндә, совет кешеләре аның аркылы күперне сузып өлгергәннәр иде. Шуннан соң Идел, бу көчкә хәйран калган төсле, беразга тынып торды. -Әкрен генә 13 октябрь таңы атты. Без, төзүчеләр, яр кырыенда җыйналдык. Полковник Донецның машинасы килеп туктады.
— Күперне ачып җибәрү өчен фронтның Хәрби Совет члены, бригадный комиссар Апексей Илларионович Кириченко киләчәк, — диде ул миңа, машинадан төшкәч. — Менә минем машинага утырыгыз да аны каршы алырга барыгыз.
Мин машинага утырып уң як ярга чыктым да шоферга туктарга куштым. Шунда көтеп торырга булдым. Күп тә үтмәде, тузан туздырып, бер-бер артлы килгән машиналар күренде. Ул да булмады, алар Идел ярында туктадылар. Алдагы машинадан бригадный комиссар А. И. Кириченко төште. Мин, аңа каршы йөгереп барып, күпернең төзелеп бетүе турында рапорт бирдем. Рапортны кабул иткәч, А. И. Кириченко күпер башына килеп басты. Аның алдында яңа такталары белән кояшта ялты pan бер мең дә ике йөз метр озынлыктагы күпер сузылып ята иде.
А. И. Кириченко күпер буйлап атлады һәм үзенең канәгать булуын белдерде. Аннары янындагы кешеләрнең берсенә, хөкүмәт бүләкләрен тапшыру өчен, частьларны сафка тезәргә боерык бирде.
Бераздан А. И. Кириченко күперне ничек төзүебез турында, күперне төзегән кешеләр турында сораштыра башлады. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Ахырда ул бераз елмая төшеп:
— Фронт Хәрби Советы сезне орден белән бүләкли, — диде. — Тик сез бу орденны аванс итеп алыгыз. Ә авансны күперне эксплуатацияләүдә эшләү белән түләрсез. Сезгә тапшырылган частьлар бүген сезнең карамактан алыналар. Ә сез үз частегыз белән күпернең соңгы көненә кадәр монда калачаксыз. Саклагыз аны!
Шул ук көнне А. И. Кириченко күпер төзүчеләрдән 80 кешегә орден һәм медальләр тапшырып кайтып та китте.
Әле күптән түгел генә шаулап торган күпер яны хәзер тып-тын иде. Кич белән, буксирлар ярдәмендә сөйрәтеп, күпернең йөзмә өлешләрен күпер турысына китереп бергә тоташтырабыз да хәрби машиналарга, гаскәргә юл ачабыз. Алар төне буе берөзлексез үтеп торалар. Иртән пароходлар үтә алсын өчен, күпернең йөзмә өлешләрен яңадан ачып куябыз. Бу шактый кыен эш. Кырык биш авыр якорьиы башта су төбенә

70
төшерүгә, аннары лебедкалар белән күтәрүгә нәкъ сигез сәгать эш вакыты кнтә.
Ләкин безнең эш моның белән генә бетми әле. Әле күперне төзеп бетерү көннәрендә үк Иделнең суы арта башлаган иде. Соңгы көннәрдә су бик кызу арта башлады. Су арту белән бергә яр буйларында язгы ташкыннардан торып калган бөтен нәрсә: сал калдыклары, җимерек баржалар, ауган агачлар, бүрәнәләр, урыннарыннан кузгалып, Идел буйлап Каспийга агарга тотынды һәм һәрберсе күпергә һөҗүм итте, Күперне шушы «дошманнардан» саклау үзе бер авыр хезмәткә әверелеп китте.
Бер көнне төнлә караңгыда күпернең уң як тармактагы өлешенә бик зур сал калдыгы килеп терәлде. Без ул сал калдыгын катер белән тартып чыгарыр өчен анда «Двойка» исемле катерыбызны җибәрдек. Ләкин күпер янында агым шул хәтле көчле иде, ул катерның үзен, ян белән барып, күпергә китереп кысты. Сал калдыгын тартып чыгарырга килгән катер, үзе ярдәм сорап сигнал бирә башлады. Күпердә хәрәкәтне туктату куркынычы туды.
Бу хәл төнге уникеләрдә булгандыр. Караңгы, томан, берни күренми. Без күпер аркылы чыкканда машиналарга утларын яндыру түгел, солдатларга тәмәке тартырга да кушмый идек.
Мин «Совкомбайн» пароходының капитаны Докукинны йокысыннан уяттым да, үз-үземә бик үк ышанып җитмичә, аңа пароходлар йөрми торган сул як тармакка «Двойка»ны коткарырга барырга куштым.
— Кирәк икән, бармый хәл юк, — диде капитан, авыр көрсенеп, һәм күп тә үтмәде без юлга да чыктык.
«Совкомбайн» бик әкрен, капшана-капшана дигәндәй генә барды. Караңгылык шул хәтле көчле, күпергә кадәр булган араны бары тик тавыш ярдәме белән генә билгеләргә мөмкин иде. Мин пароходны комга утыртырбыз яки күпергә бәрдерербез дип бик курыккан идем. Ярый әле капитан бик тәҗрибәле кеше булып чыкты. Ул пароходын комга утыртмыйча, «Двойка» янына килде дә аны сөйрәп алып китте. Күпердәге хәрәкәт бер генә минутка да туктамады.
Төнлә, күпер тоташтырылып, аның өстеннән хәрби көчләр узган чакта, Иделнең ябык булуын пароходларга белдереп тору өчен, бүтән чаралардан тыш, агымның югары ягына «Гражданка» исемле икенче бер катерыбызны да җибәрә торган идек.
«Гражданка» түбән таба йөзеп килгән «Актарск» пароходына туктарга сигнал бирә. Пароход туктый, әмма көчле агым пароход артына тагылган танкерны борып, пароходның алдына чыгара һәм танкер пароходның үзен дә сөйрәп алын китә. Шуннан соң танкер һәм йөрешен югалткан пароход коточкыч бер көч белән безнең күпергә бәрелә. Күпер нигезенәчә калтырап китә. Күпердән узучылар арасында буталыш башлана.
Хәрәкәтне күзәтеп торучы минем офицерларым бик тиз арада тәртип урнаштыралар һәм бу көтелмәгән бәладән күперне коткарып калу өчен көрәшә башлыйлар. Аларның түккән көчен, күрсәткән батырлыгын һәм тапкырлыгын язып та, санап та бетереп булмас иде.
Октябрь ахырларында көзге ташкын көчәеп, су күпер такталарына кадәр үк күтәрелде. Без күпернең гомере саиаулы көннәр белән генә исәпләнүен күрә идек инде. «Октябрь бәйрәменә кадәр генә саклый алсак та бик шәп булыр иде»,—дип уйлый идек. Ныгытырга мөмкин булган урыннарны барысын ныгытып тордык. Су күперне күтәрмәсен өчен аңа таш түшәдек, металл кисәкләре салдык. Бу чаралар да аз була башлагач, күперне якорьлар белән ныгыттык.
Идел, безнең болай каршы торуыбызга ачулангандай, күпер янында нәкъ плотина төбендәге кебек шаулый башлады. Дулкыннарын күпер өстенә үк ташлады. Күпердәге солдатларның киемнәре манма су иде.

Бертуктаусыз килеп бәрелгән бүрәнәләрдән һәм төрле сыныклардан күпер дер-дер калтырап, ыңгырашып торды.
Беренче ноябрь кичендә күпер баганалары арасыннан бер секундка 7000 кубометрдан артыграк су ага башлады. Күперне күзәтеп торучылар кайбер субайлар астындагы комның юылуын хәбәр иттеләр. Су күпер өстенә чыгып ага башлады. Күпер су астында югалды. Шул чакта күпер янына автомашиналар колоннасы килеп туктады.
Бер мең дә ике йөз машина!
— Сталинградка ашыгабыз,—диде миңа колонна начальнигы.— Паром белән күчә башласак, вакытында барып җитә алмыйбыз! Нишләргә? ! Күперегездән чыгарга рөхсәт итәсезме?
Мин аптырап калдым. Әгәр, күпер өстенә унлап машина кергәч кенә, Идел күперне өзеп машиналарны да, кешеләрне дә харап итсә? Рөхсәт бирмәсәм, алар вакытында барып җитә алмаячак.
Ләкин монда йөрәк кушуы белән генә эш итеп булмый иде. Мин өстәлемдә яткан күзәтү мәгълүматларына тагын бер тапкыр карадым. Алар субайлар кагылган комның әле юылып бетмәгәнлеген, ләкин бик аз калуын әйтәләр иде. Әгәр агым шул көч белән дәвам итсә, иртән безнең күпер яшәүдән туктарга тиеш. Шуларны барысын исәпкә алып һәм хәрәкәт тәртипләрен үтә төгәл сакларга кушып, мең дә ике йөз машинаны күчерә башларга боерык бирдем.
Бу төндә беренче тапкыр күпергә кергән машиналар фараларын яктыртып уздылар. Тәртип саклап һәм су астындагы күперне күрсәтеп тору өчен күпернең буеннан-буена ике яклап минем кызылармеецларым бастылар. Көзге салкын суда алар төне буе, актыккы машина узып киткәнчегә кадәр, басып тордылар. Алар гүя узучыларга: «Бу күперне без салдык, без басып торабыз икән күпер дә тора, әгәр күпер ишелсә, без дә аның сыныклары белән бергә Иделгә агып китәрбез!»—диләр иде.
Без, машиналарны исән-сау үткәреп җибәрүебезгә куанып, җиңел сулыш алганда, таң алдыннан, яр буенда бик зур сыер көтүе күренде. Сигез йөз баш терлек иде. Көтүне куып китерүчеләр:
— Сталинградка ашыгабыз. Гаскәргә ит кирәк,—диделәр.
Без яңадай күпернең буеннан буена ике яклап тезелдек һәм бу көтүне дә күпер аркылы чыгарып җибәрдек. Бу вакытта күпернең ике ягында да, тизрәк юл ачуны сорап, пароходлар түземсезләнеп сигнал биреп торалар иде.
Мин күпернең йөзмә өлешләрен ачарга боерык бирдем. Кызылармеецлар командасы катерга утырды. Ләкин Иделнең сабыры беткән иде инде. Ул бик күп урында күпернең субайларын суырып-суырып ала башлады. Бераздан бөтен күпер урыныннан кубып, Идел буйлап агып китте. Ә тагын берничә минуттан совет кешеләренең искиткеч батырлыгы символы булып яшәгән бу күпер, дастаннарда сөйләнер өчен мәңгелеккә китеп, Идел дулкыннары арасында күздән югалды.