Логотип Казан Утлары
Очерк

ЯЛКЫНЛЫ ПУБЛИЦИСТИКА КИРӘК!

★ Безнең илдә, Коммунистлар партиясенең һәм совет хөкүмәтенең даими кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә, халык массаларының материаль-көи- күреш шартлары яхшыру белән бергә. аңбелем дәрәҗәсе дә өзлексез күтәрелә, әдәби-эстетик ихтыяҗлары слдан-ел үсә бара. Хәзер шәһәрләрдә дә, авыл җирләрендә дә укый- яза белмәгән, өендә китап булмаган семья юк инде. Киң катлау хезмәт ияләре хәзер матур әдәбият әсәрләрен зур кызыксыну белән укыйлар. Әдәбият, иҗат мәсьәләләре чын мәгънәсендә бөтен халык, дәүләт эшенә әверелде. Кеше рухы инженерлары — язучыларның авторитетлары моңарчы беркайчан да булмаган югарылыкка күтәрелде. Халык алар- ны бик хаклы рәвештә үзенең ышанычлы киңәшчесе, яңа, якты тормыш өчен көрәштә турылыклы ярдәмчесе итеп күрә. Менә шуңа күрә дә язучының, матур әдәбият әсәрләре иҗат итү белән бергә, вакытлы матбугатта катнашуы, публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясавы да бик мөһим һәм кирәкле. Газета-журнал битләрендә каләм осталары имзасы белән чыккан мәкаләләр, публицистик очерклар, шул ук авторларның романнары, повестьлары, шигырьләре кебек үк, игътибар белән укылалар, безгә алга барырга комачаулый торган искелек калдыкларын тамырыннан йолкып ташларга, бөреләнеп чыккан һәртөрле прогрессив яңалыкны вакытында күреп алырга һәм үстерергә, катлаулы тормыш вакыйгаларын дөрес, тирәнрәк аңларга, актуаль проблемаларны принципиаль югарылыкка күтәрергә һәм уңышлы чишәргә ярдәм итәләр. Әдәбиятыбызны үстерү юлында күп көч куйган һәм халык интереслары белән яшәгән язучылар, шагыйрьләр моны яхшы аңлаганнар һәм публицистика жанрында да актив эшләгәннәр. Моның гүзәл үрнәкләрен барлык халыклар әдәбиятында да күп күрергә мөмкин. Бөек рус әдәбиятында публицистика аеруча көчле. Аның күренекле вәкилләре М. Горький, А. Фадеев, И. Эренбург һәм башка бик күпләр иҗтимагый- политик көрәштә үзләренең ялкынлы мәкаләләре белән һәрвакыт актив катнашып килделәр. Үзебезнең күренекле әдипләребездән Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ф. Кәрим, к. Нәҗми һәм әдәбиятыбызның башка өлкән буын вәкилләре иҗатында да публицистика жанры зур урын биләгән. Алар һәммәсе дә. культура хәзинәбезнең алтын фондына кергән талантлы әдәби әсәрләр иҗат итү белән бергә, актуаль темаларга публицистик, мәкаләләрне лә күп язганнар. Ул мәкаләләрнең күп өлеше, идея эчтәлеге ягыннан ла, әдәби эшләнеше белән дә. хәзер лә үзләренең әһәмиятен югалтмаган һәм авторларының халык тормышында якыннан катнашуын, зур идеяләр, проблемалар эчендә кайнап яшәвеи күрсәтә. 92 Ленин премиясе лауреаты геройшагыйрь Муса Җәлилнең, мәсәлән, поэзиябез, музыка сәнгатебез турындагы мәкаләләрен, байтак еллар моннан элек язылган булуларына карамастан, без хәзер дә дулкынланып укыйбыз һәм өйрәнәбез. Алар безгә әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең үсү юлларын билгеләргә, аерым язучыларның, композиторларның иҗатын дөрес аңларга ярдәм итәләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган талантлы язучы Г. Кутуй публицистика өлкәсендә күп эшләде һәм башка әдипләрне дә тормышта кайнап яшәргә, вакытлы матбугатта актив катнашырга чакырды, шунсыз заман соравын үтәрлек зур әдәбият үстереп булмавын күрсәтте. 30 ел моннан элек чыккан «Болай ярамый» дигән кечерәк кенә мәкаләсендә бу турыда ул аеруча басым ясап язды. «Язучы гадәттә хәбәрче күрә алмаган, тота алмаган күренешләрне күрә. Ул унбиш юл белән генә аңлатып узган һәм укучы күзеннән югалыр дәрәҗәгә җиткән вак хәбәрне дә әһәмиятле итеп күрсәтә ала. Журналист-язучы вакыйганың тышкы ягын гына күрсәтмичә. вакыты-вакыты белән укучыны сискәндерерлек дәрәҗәдә көчле итеп вакыйганың эчке ягын да тасвир итә. Шуның аркасында ул үзенең теге әдиплек иҗатына да чиләк- ләп-чиләкләп азык ала». Г. Кутуйның бу сүзләре бүген дә бик актуаль яңгырыйлар. Күптән түгел аның мәкаләләре, рецензияләве, речьләре, истәлекләре бергә тупланып, аерым китап итеп чыгарылды һәм җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителде, киләчәктә башка публицист язучыларының да мәкаләләрен туплап халыкка җиткерергә кирәклекне күрсәтте. Хәзерге вакытта Татарстан китап нәшрияты Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Әх- мәдиев һәм башка авторларның да, романнары, повестьлары, хикәяләре белән бергә, публицистик әсәрләрен дә җыеп чыгарырга әзерли. Хәзер, безнең көннәрдә дә, вакытлы матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр сирәк-мирәк курепгәлиләр һәм, һич тә күпертмичә әйтергә мөмкин, җәмәгатьчелек тормышында үзенә бер әһәмиятле вакыйгадай чагылып үтәләр. Әгәр язучы халыкны кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрә һәм әйтергә теләгән фикерен кайнар дәрт, кыюлык белән һәркемгә барып җитәрлек итеп ачып бнрә ала икән, аның чыгышы бервакытта да эзсез, игътибарсыз калмый. Моны раслау өчен хәзерге әдәбиятыбыздан алынган гыйбрәтле генә мисаллар китерергә мөмкин. Билгеле ки, Сабан туе — халкыбызның әүвәләүвәлдән килгән, һәркемнең күңеленә якын булган матур милли бәйрәме, хезмәт бәйрәме — соңгы елларда кайберәүләрнең эчүчелек белән мавыгуы аркасында, үзенең ямен югалта башлаган һәм бу күңелсез хәл хаклы рәвештә барыбызны да бик борчый, пошындыра иде. Язучы Әмирхан Еники «Сабан туен без дә күрдек» исемле публицистик очеркында («Совет әдәбияты» журналы, 1957, № 3) бу күңелсез күренешкә каршы чыкты. Очерк урыннардагы культура-агарту оешмаларында укып-тикшерелде, хезмәт ияләре тарафыннан хуплап каршы алынды һәм гомумән культурасызлыкка, эчүчелеккә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәтте. Редакцияләргә килгән хатлар әнә шул турыда сөйлиләр. Ул откликларның кайберләре өлкә һәм район газеталарында да басылдылар. Былтыр, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган айларда, драматург Р. Ишморат «Советская культура» газетасында «Бәхет турында сөйләшү» дигән мәкалә бастырган һәм шул ук темага радиодан чыгыш ясаган иде. Бу чыгышларында автор гомуми төшенчәләрне формаль аңлату, акылга да, күңелгә дә берни бирми торган коры сөйләнү, акыл сату юлына басмый, укучы белән чын күңелдән сөйләшә, аиы кызыксындырырлык һәм дулкынландырырлык итеп яза. Авторга беренче чыгышыннан соң күп хатлар килде. Радио тыңлаучылар, газета укучылар үз тормышларында булып үткән гыйбрәтле, кызыклы фактларны хәбәр итгеләр. 93 Арада тормышта үз бәхетен табарга ярдәм иткән өчен авторга рәхмәт әйтеп хат язучылар да булды. Соңыннан Р. Ишморат бу мәкаләсен, яңа фактлар, мисаллар беләи тулыландырып һәм эшкәртеп, кечерәк кенә китап итеп тә бастырды. Язучыларыбыздан Г. Бәширов, Ф. Хөсни, И. Гази, А. Шамов, М. Максуд, Г. Әпсәләмов, Ә. Фәйзи һәм башкаларның газета-журнал битләрендә сирәк кенә булса да чыккала- ган мәкаләләре дә җавапсыз калмыйлар. Әһәмиятле һәр чыгыш үзенең күп санлы укучыларын таба һәм күтәрелгән тема буенча җитди, принципиаль сөйләшүгә этәргеч була. Ләкин шунсы аяныч, соңгы елларда бездә публицистикага игътибар гафу ителмәслек кимеде, алдынгы сызыкта барырга тиешле иң оператив, иң сугышчан жанр хәзерге вакытта безнең әдәбиятта артта калган өлкә булып тора. Ялкынлы публицистик мәкаләләр, очерклар язар өчен тормышта актив катнашырга, халык омтылышларын белеп яшәргә кирәк. Кайбер язучыларның, шагыйрьләрнең бу өлкәдәге пассивлыгы, барыннан да элек, реаль тормышны якыннан белмәүдән, чынбарлык белән газета-журналлар аша гына, радио буенча гына таныш булудан килеп чыга. Гадәттә моның аяныч нәтиҗәсе аларның әдәби әсәрләре сай, примитив булуында да чагыла. Ләкин бездә тормышны яхшы белүче һәм талантлы әдәби әсәрләр иҗат итәргә сәләтле язучылар арасында да публицистикадан читтә торучылар аз - түгел. Ул турыда сүз чыкканда, гәрчә үзләре тәгаен генә атап әйтмәсәләр дә, аларның тел төбендә публицистикага икенче дәрәҗәдәге эш, кара эш итеп караулары сизелә. Хәлбуки, каләм осталарының чыгышларын көтә торган җитди темалар бик күп. Тынычлыкны яклаучылар хәрәкәте, мәсәлән, безнең чорда җиңелмәс көчкә әверелде. Илебезнең бик күп язучылары тынычлыкны яклап чыгышлар ясадылар. Бездә исә бу эш әле һаман сүлпән бара. Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни һәм кайбер башка авторларның бу проблемага багышланган аерым мәкаләләре генә халык ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Капиталистик, реакцион көчләргә каршы идеология фронтында каты көрәш барган чорда халкыбызның ихтирамын һәм мәхәббәтен казанган язучыларның тынычлыкны яклап язылган, яңа сугыш уты әзерләүче кара көчләрнең явыз ниятләрен ачып салуга багышланган ялкынлы мәкаләләре белән ешрак чыгулары кирәк. Тагын бер мисал. КПСС Үзәк Комитеты февраль Пленумының «Колхоз строен тагын да үстерү һәм машинатрактор станцияләрен үзгәртеп кору турында»гы карарын бөтен совет халкы гаять зур күтәренкелек белән кабул итте. Хәзер бөек Советлар иленең барлык почмакларында хезмәт ияләре социалистик авыл хуҗалыгын яңа баскычка күтәрү, тарихи карарны тормышка ашыру өчен тырышып эшлиләр. Бу бөек көрәштә бөтен халык белән бер сафта бару, хезмәт ияләрен яңа иҗади уңышларга әйди торган ялкынлы мәкаләләр белән матбугат битләренә чыгышлар ясау каләм осталарының мактаулы бурычы булып тора. Бөтен ил күләмендә карасак, без кул ьту р а работниклар ы н ы ң публицистикада актив эшләүләрен күрәбез. Үзәктә чыга -торган газеталарда, журналларда рус язучылары белән беррәттән, күп милләтле совет әдәбиятының башка вәкилләре дә илебезнең эчке һәм халыкара хәле, коммунистик төзелешнең төрле мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр бастыралар. Ә безнең татар язучылары соңгы вакытта үзәк матбугатта бөтенләй катнашмыйлар диярлек. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан элек тә безнең журиал- газеталар битләрендә әдәбият, сәнгать әсәрләре турында рецензияләрне, халык тормышында көн тәртибенә актуаль проблема булып калкып чыккан мәсьәләләргә караган мәкаләләрне еш очратырга була иде. Соңгы елларда журнал, газета редакцияләре бу эш белән һич тә җитәрлек шөгыльләнмиләр. Әгәр алар каләм осталарын вакытлы матбугатка чынлап торып тартсалар, әдәбият, сәнгать работниклары белән якын бәйләнештә торсалар, бездә публицистиканың. роле чагыштыргысыз ю га р ы бу л ы р, газета- жу р н ал .тарный, әһәмияте тагын да югары күтәрелер иде. Бу кыска гына мәкаләдә бөтен татар совет публицистикасына киң анализ ясау, публицистика жанрында эшләүчеләрнең һәммәсенә дә тукталу, әсәрләрен күрсәтеп үтү максат итеп куелмады. Алар шактый күпләр һәм. һәрхәлдә, югарыда исемнәре телгә алынган авторлар белән генә һич тә чикләнмиләр, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын, бездә хәзерге моментта әдәбиятның сугышчан жанры — иҗтимагый-нолитик публицистика бүгенге таләпләргә тулы җавап бирерлек дәрәҗәдә тормый һәм бу хәл, бик хаклы рәвештә, борчылу тудыра. Хәзер, Татарстан язучыл арының Дүртенче съездына хәзерлек барган көннәрдә, әдәбиятыбызда ирешелгән уңышларга, иҗат көчләребезнец эшләренә йомгак ясалганда һәм алда торган бурычлар билгеләнгәндә, әдәбиятның иң оператив, сугышчан жанры — публицистиканың артта калуы сәбәпләре турында да сүз булсын, якын киләчәктә аны җанландыру, активлаштыру һәм бүгенге таләпләр югарылыгына күтәрү юллары күрсәтелсен иде.