Логотип Казан Утлары
Роман

ҖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ

Сөйләр сүзе көннән-көн арта бара иде Зәйтүнәнең... Тик шулай да аның өчен иң авыры кичә булмаган, иң авыры бүгенгә калган икән. Барлык кызлы йортларның курку катыш өметләнү белән көтә торган кешесе, кызларның башын ашый торган кеше, берәүләрне гомерлек бәхеткә. икенчеләрне гомерлек көенечкә салучы, «яучы» дип атала торган шома тел — менә ул бүген Габдулла агайның да капкасын какты. Тирәкле авылында да, күрше-тирә авылларда да күп кенә кешеләрне берберсенә димләп, туйдан-туйга, бәлештән-бәлешкә йөреп, этләшеп беткән Сәхибә карчыкның француз яулык өстенә киеп куя торган яшел түбәле кырпулы бүреге капкада күренүе булды, Зәйтүнәнең коелып төшүе булды — карчыкның тикмәгә йөрмәгәнлеге әллә кайдан билгеле иде. Хәер, бер Зәйтүнәне генә түгел, бөтен йортны хәрәкәткә китерде бу карчык. Дөрес, Габдулла абзый белән Сәлмәннекеләрнең арасы болай да якынаюга таба бара иде, бигрәк тә әлеге теге кашка алаша белән алыш-бирештән соң... Ә тагын да дөресрәген әйткәндә, ул кашка алаша мәсьәләсе Габдулла агайны эчтән нык кына борчый да башлаган иде инде. Дөрес, кешегә-карага сөйләп йөрми, хәтта үзе дә күңелендә ул шиккә урын бирмәскә тырыша. Бигрәк тә менә Сәлмән белән чын-чын кодалар' да булып куйсалар... Юк, юк, андый шиккә урын булуы мөмкинме соң! Әмма шулай да кайдадыр күңел тирәнлегендә вакыт-вакыт шик корты кузгалып, Габдулла агайны борчып куя: бәлале булып чыкмагае ул кашка алаша мәсьәләсе! Бигрәк тә соңгы вакытларда Сәлмән картның Казанга тире төяткәндә, элекке кебек, тәрәзә каршына килеп: «Шун- дый-шундый эш бар иде, Абдулла кордаш, вакытың ничегрәк булыр икән синең?» дип җайлап әйтү юлы белән түгел, ә бәлки вакыт белән әлләни исәпләшеп тормыйча, боерык биргән кебек кушуы уйландыра башлаган иде. Теге вакытны, атсыз калу куркынычы астында, аны-моны абайлап җиткермичәрәк килешенгән икән шул. Бер тана бирде, аннары тагын Габдулла агаең, Сәлмәннекеләрдән тире, иген-ашлык төяп, егерме мәртәбә калага барырга тиеш. Көне-сәгате белән кесәдән акча чыгарып бирергә булмагач, риза булды шул ул чагында Габдулла агай, хәтта килешү кәгазенә үзенең тамгасын да салды. Хәзер менә, татар акылы төштән соң дигәндәй, исенә төшә башлады: егерме тапкыр бит йөк төяп калага барырга, ә авыл белән кала арасы җитмеш чакрым... Инде менә, кызын биреп, чын-чын кодалар була калсалар, бәлки... Үз кешеләр — бер-берсен шәт рәнҗетешмәсләр. Шулай да бу кыз биреп туй итешү мәсьәләсен Сәлмәнпекеләр алай кызу тотарлар дип һич тә I Дәвамы. Башы журналыбызның 1, 2, 3 саннарында. 5 уйламый иде. Әгәр Габдулла агай дигәнчә булса, ул әле быел җәйне кызын үзендә эшләтмәкче булып, ниятләсә тик көзгә генә ниятләргә дип тора иде. Ә менә эшләр болай килеп чыкты. Димәк, тегеләрнең дә исәпләре үзләре белән икән. Ничек кенә булмасын, Сәхибә карчыкның бусаганы атлап керүе Габдулла агай йорты өчен зур вакыйга булды һәм аны тиешенчә каршы алмыйча мөмкин дә түгел иде. Әйе, барысы да бер ыгы-зыгы килеп алдылар. Сәхибә карчыкның астына салу өчен моңа чаклы беркайчан да кузгалмаган өлгеле киезләр купты. Озын итеп йортка фатиха бирделәр һәм үги ана кунак өе белән аш өе арасында тыз да быз чабарга тотынды. Айлар буе куелмаган ак самовар купты. Баздан йомарламы белән май, чәйгә салыр өчен сөт өсте чыкты. Әллә кайчаннан пешерелеп әзерләнеп куелган кош теле, кәрәзле бал, тагын шундый килемкитем өчен хәзерләнгән нәрсәләр килә башлады. Ул ачык йөз, ул тәмле сүз, ике хатын бер өзлексез сөйләшеп, берсенең сүзен икенчесе җөпләшеп кенә торалар. Габдулла агай үзе дә әллә нидә бер сүзгә кысылгалап куя иде. Өйдә мондый зык кубудан бик нык аптырап калган ике җан иясе булса, аның берсе, әлбәттә, Зәйтүнә иде. Ул аш өенең кече ягына керде дә, нәрсәгә тотынырга белмичә катып торганнан соң, мамык мендәр өстенә капланып, әкрен генә елый башлады. Шулай ук бу өйдә туып, шушында картайган ак муенлы кара песи дә, хуҗа хатынның бу чаклы чабулап йөрүенә һәм табындагы төрле ризыкларга һич төшенә алмагандай, мич буенда башын әле бер якка, әле икенче якка кәңкәйтеп, гаҗәпләнеп утыра иде. Зәйтүнә шул яткан көенә ята калды, аны кунак өенә чакырмадылар. Хәер, аның күзгә-күренеп йөрүе килешеп тә җитмәгән булыр иде. Шулай да кыз сүзнең нәрсә турында барачагын әллә кайдан сизенә, Сәхибә карчыкны каршылаудан, аңа күрсәткән якты йөздән үк инде ул өйдәге- ләрнең, барысы бер сүздә булып, аның башын ашарга йөрүләрен төшенә башлаган иде. Тегеләр кунак өендә, төрле ризыклар белән тулган табын янында, ачык йөз, тәмле сүз белән, әле шау-гөр килеп, әле үзләре генә ишетерлек «чып-пыш»ка күчеп, чәйләп утырган арада, Зәйтүнә, өзеп-тартып булса да, барысын да бер кат башыннан кичерергә, берничә карарга килергә өлгерде. Бер мәртәбә ул бүген үк җыенып, төнлә белән Сәфәргали янына — тегермәнгә чыгып китәргә дип уйлады. Шул ук вакытта әле эшнең ул чиккә җитмәгәнлеген уйлап һәм, әгәр җитә калса, үзенең теше-тырнагы белән каршы торачагын, инде алай да булмаса, тегермәнгә — Сәфәргали янына 'качарга аннан соң да өлгерә алачагын исенә төшереп, үзен тынычландырырга тырышты. Әмма ул бер нәрсәдән — һәм бусы аны иң нык аптыратканы — ата-анасының бәддогасыннан курка иде. Бигрәк тә әнисенең яшьләй үлеп китүе, үлем алдыннан аны үз янына чакырып алып биргән үгет-нәсихәтләре, әтисе сүзеннән чыкмаска кушуы, зәгыйфь бармаклары белән кызның кечкенә кулларын сыйпаулары, үлгәч, аның янына зиратка барып йөрүләр, тагын башка бик күп җылы истәлекләр аны тыеп тора, ул үзен күзәтеп торучы гали бер зат бар дип ышана һәм, аның уенча, шушы ышаныч аны, кояш чәчәкләрне үстергән кебек, үстереп тора, шушы ышаныч аның бит алмаларын чокырлы ясаган, шушы ышаныч аны, үлемнән саклап, җир өстендә йөртә кебек иде. һәм әнә шуңа күрә дә кызга әтисе сүзенә каршы килү авыр булачак, шуңа күрә дә ул мендәрдәй йөзен күтәрмичә елый иде. Шул ук вакытта аның күңеленә Сәфәргали дә бик нык кереп утырган, ул аны үзенеке дип кабул иткән, бөтен якларын белеп бетергән, аның барлык сүзләрен, ясаган кыланышларын, кигән киемен, йөрешен, шуклыгын, җитеш һәм җитешсез якларын барысын да-барысын да үз итеп күңеленә сеңдергән, кыскасы, ул үзенең бары тик аның белән генә дөньяда яши алачагына тәмам 6 инанган, шуны тели, шулай дип дога кыла, башка төрле инануның булуы мөмкин дип уйлый да алмый иде. Ике сәгатьме, өч сәгатьме узгандыр, ниһаять, менә кунак өенең ишеге ачылды. Л\енә анда шау-гөр килеп Сәхибә карчыкны озаталар. Кәефләре тагын да яхшыра төшкән булырга охшый, чөнки сүзләре бик көр яңгырый иде. «Без монда киңәш-табыш кылышырбыз, ярый, хушыгыз! Ходай язган булса, иртәгә инде» дигән сүзләр Зәйтүнә колагына да ишетелеп калды һәм канәгатьләнү белән әйтелгән бу сүзләр, берсе артыннан икенчесе, Зәйтүнәнең йөрәген тишеп кергән кебек булдылар. Тик кыз бирешмәскә уйлый иде булса кирәк, күңеленнән тик бер нәрсәне — «бармыйм!», «уйламасыннар да ичмасам» дигән сүзләрне тәкърарлап ята иде. XVII Күрәсең, шулай тиешле тапканнар булса кирәк, кыз белән иң элек үги ана сөйләшеп карады. Үзеииәи-үзе аңлашылып тора, аның китергән дәлилләре ачу китергеч дәрәҗәдә коры һәм ачык булдылар: янәсе, имеш, бу изге эшкә вакыт бик җиткән, өлгергәч алманы да үзе төшмәсә өзеп алалар, егермедән дә узып китсә, аннары ул сазаган кыз янында әйләнсә тик хатыны үлгән тол ирләр генә әйләнә башлый, ә монда сорап торучылары кемнәр? — илдә бер кешеләр. Мидхәт үзе дә «кызны бик яратам» дип әйтеп әйтә. ди. Кыскасы, ходай биргән бәхет бу, монда әллә- ни озак сөйләшеп торырга урын да юк. Бер сүз белән әйткәндә, үги ананың үги кыздан тизрәк котылырга һәм, байлар кодагые булып, затлы мәһәр күлмәкләре киеп, байлар түрендә утырырга теләгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Сөйләшеп торырга урын да юк, ди, шулай да хәзергә гел ул сөйли, гел ул сөйли, Зәйтүнәнең «риза» дип тә, «түгел» дип тә бер сүз дә әйткәне юк, ул яны беләнрәк борылган да. әледән-әле борынын тарткалап (елаганын сиздермәскә тырышудан) басып тора иде. Болай бер сүз дә эндәшми тору авырга киткәч, соңга таба ул: «Мин шулай арта башладыммыни инде? Әле мин кияүгә чыгу турында башыма да китерә алмыйм. Алай бик тарсынсагыз, Алма апаларга барып торырмын, алай булгач» кебек сүзләр белән үги ананың үгетләү сүзләрен кире кага башлады. Гаҗәп хәл — бу минутта аның елыйсы да килми, хәтта үзен Сәлмән бай малае Мидхәткә кияүгә чыгудан тыеп тора торган дәлилләрне дә китерәсе килми иде. Уйламаганда килеп чыккан бу коточыргыч хәбәр, әтиләре яучы карчык белән ак өйдә сыйланып утырганда аш өенең кече ягында мендәргә капланып озаклап елау кызны әкренләп ташка әйләндерә башлаган иде. Үги ана чыкты да картына җитештерде: — Синең ул кире беткәнең белән сүз сөйләшеп буламы соң. Үз бәхетенә үзе арты белән борылып, катып тора шунда. Шуннан соң кыз янына Габдулла агай үзе керде. — Син үзеңнең алдагы көнең турында уйлыйсыңмы, юкмы, бала? — дип җайлап кына сүзгә кереште карт. Аның тавышында, аталык миһербанлыгы белән бергә, ачыктан-ачык сизелеп торган куркыту да бар иде. — Әгәр син дә ул әйткән сүзләрне әйтә торган булсаң, кирәк түгел, ишетәсем дә килми, — дип, баштан ук ачык әйтә башлады Зәйтүнә. Габдулла агай, кызының болай каты торуыннан беркадәр аптырап калды — болай булыр дип һич кенә дә уйламаган иде ул. — Мин сиңа атамы, түгелме? Ул инде кабара башлаган ачуын тыеп кына тора һәм моны кыз да, әлбәттә, сизә иде. — Атам да, барысы да син. Бөтен якын кешем син. Шуңа күрә әй- тәм дә, әти, тилмертмәгез мине юк сүз белән. Кирәкми, бармыйм мин. 7 бармыйм, — дип, йөрәк тавышы белән барысын да берьюлы түгеп, елап җибәрде Зәйтүнә. Шуннан соң хәтсез генә вакыт сүз әйтә алмады. Иңбашының сизе- лерсизелмәс дерелдәвенә караганда, кызның сулкылдап елап җибәрүен белергә мөмкин иде. Бу минутта ата үзе дә көчләмәде, «Менә син, бар икән үз бәхетен үзе аңламас кеше» дигән сүзләр белән, кызның елап туктавын көтеп, бер читтә басып торды. Ләкин елап туктагач, бераз бушап, җиңеләеп калгач, кыз, аеруча бер ныклык белән каршы тора башлады. Үгетләү сүзләре үтмәделәр, шулай ук яхшылап әйтү, куркыту, каргыш сүзләре дә нәтиҗәсез калды. Кыскасы, атаның барлык тырышлыклары кызның, түбәнгә караган килеш, борып куйган машина кебек, «булмый», «әйтмәгез», «бармыйм» кебек сүзләрне тәкърарлавына бәрелеп сүнә бардылар. Ахырысында картның чыдамлыгы бетте. Ул: — Яхшылап әйткәнне аңламасаң, мин сине болай итеп өйрәтермен алайса, — дип, искәрмәстән генә кызның яңагына чалтыратып җибәрде. — Әти! Кызның бер иңрәгәне ишетелеп калды, башканы ул бер сүз дә әйтмәде һәм бая әйтә торган каршылык сүзләрен дә кабатламас булды. Әйтерсең, бу сугудан соң аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Әмма картның ачудан күзләре томаланган иде. «Ата-ана сүзенә карышмыйсыңмы? Карышмыйсыңмы?» кебек кисәтү сораулары астында, аның сөяктән генә торган каты куллары Зәйтүнәгә очып-очып төшә башладылар. Тик Зәйтүнә хәзер инде үзе дә тәмам катып калган, каршы сүз кайтармый, атасы суккан саен бөтен гәүдәсе белән бөрешә һәм аңлашылмый торган итеп ниндидер өзек-өзек тавыш биреп куя иде. Карт чамасын югалта барган саен үзенең каршылыгында кыз да ныгый, усаллана бара иде. Менә ул гаҗизлек катнаш зәһәрләнү белән кычкырып җибәрде: — Минем егетем бар. Минем сөйгән егетем бар! Мин аннан башка беркемгә дә бармыйм. Үтерегез, бармыйм... Артык тыңлый да, ишетә дә алмады карт. Күзләре акаеп киттеләр. «Әле шулаймыни? Әле син мине рисвай итмәкче буласыңмыни? Әле син атаңны кала юлында черетмәкче буласыңмы?» дигән сүзләр белән ул тагын очып-очып кунарга — яңакларга, типкәләргә тотынды. Бу минутта аның ачудан кайнаган миендә барсы бергә буталды. Аю чокыры буенда исправник камчысыннан кыйналуы да, урланган аты да, кызының билгесез бер адәм актыгы белән качып китәргә җыйналуы да, бигрәк тә Сәл- мәннең әледән-әле килеп капка шакып торуы һәм кушу тоны белән әйтүе: «Иртәгә сәфәр инде, алла кушса... Син, Абдулла кордаш, ике әйттермә, бүген үк төяп куй йөгеңне». Хәл сорашу юк, исәнме-саумы юк, бар белгәне: «Төяп куй!». Кайчанга хәтле, кайчанга хәтле шулай булыр икән, ходаем! Ә монда бу имгәге сүз тапкан, имеш, аның «сөйгән егете бар». Бөтен дөньясына берьюлы җене кузгалып, шуларңың барысының ачуын Зәйтүнәдән алмакчы булгандай сикереп торды карт, ләкин әллә нәрсә эшли алмады. Кызы янына чүгәләде дә, тагын үгетләргә, кызның саташканлыгын үзенә аңлатып бирергә, аны айнытырга тырышып карады. Әмма боларга каршы Зәйтүнәнең сүзе һаман бер булды: «әйтмә», «кызган», «булдыра алмыйм!» Ахырында карт, тел һәм кул белән генә кызны игә китереп булмаслыкны аңлап, кара көеп нәрсәдер уйлап торды да, «Акылга килмәсәң, мин сине йөгәнләп өйрәтермен» дип, яный-яный, өйдән чыгып китте. Инде көнгә караңгылык төшеп килә һәм ак өй каршысындагы шомырт агачы, Зәйтүнәнең хәсрәтен уртаклашырга теләгән кебек, кичке .җилдә үзенең яфракларын тибрәткәләп, тәрәзәгә кагылып-кагылып куя иде. • Озак та тормады, карт авызлыклы йөгән тотып керде. Бусагадан атлаганда ук: ’ - 8 — Я, башыңа акылыңны җыйдыңмы, сөйрәлчек нәмәстә? — дип, ике өйне бер итеп акырып җибәрде. — Әллә һаман шул хәерче малае белән сөйрәлмәкче буласыңмы? Картның Сәфәргалине хурлавы Зәйтүнәне кинәт айнытып җибәргән, аңа көч биргән кебек булды, ул, әтисе кулындагы авызлыклы йөгән белән һич исәпләшмичә, әкрен генә калыкты, аягына басты һәм моңа чаклы авыз ачып рәтле сүз әйтмәгән ул тыйнак кыз, һич тә көтелүе мөмкин булмаган бер батырлык белән: — Син аны хурлама. Аның ярлылыгы сиңа йокмас. Синнән сорамабыз, — дигән сүзләр белән Сәфәргалине якларга кереште. Карт, ачудан, сүзләрен әйтә алмас булды. Хәер, аңа инде сөйләшеп тору кирәк тә түгел иде. «Ә шулаймы?» дип авыз эченнән мыгырданып куйды ул һәм, учына төкергәләп, йөгәннең авызлыклы башы белән Зәйтүнәгә селтәнде. «Әт-ти!» дип йөрәк өзгеч аваз белән чырылдап куйды кыз. Башкага ул көчсез иде. Башы тишелеп җылы кан сирпелде һәм, чәч араларыннан саркып, яулыгына кан таплары чыкты. Күзләре иләсләнгән карт, аны-моны күрмичә, икенче тапкыр селтәнгән иде дә, ләкин бу юлы сугып өлгерә алмый калды, нәкъ шул минутта каты гына итеп капка шакыганнары ишетелде. Үзен тәртипкә дә китереп тормастан, кул кызганда,^ шунда беррәттән вакытсыз йөрүче кешене дә сугып егарга теләгәндәй, тиз-тиз атлап чыгып китте Аптул. Әмма капка төбендә аның көче җитәрдәй кеше түгел, капка төбендә кечерәк кенә гәүдәсе белән кичке эңгердә ничектер бик зур күренеп, Сәлмән карт үзе басып тора иде. — Иртәгә мин, аллага тапшырып, тире төятмәкче булып торам, — дип башлады Сәлмән сүзен һәм мәчет ягына таба күз салып алды. — Дөнья куып, икенде-ахшам намазына да соңга калдым. Каза кылып кына укырмын инде. Озын сүзнең кыскасы, бу юлга мин сине борчымаска булдым, Абдулла кордаш. Зур эшкә тотыну алдыннан (күрәсең, Сәхибә карчык аларга җиткереп өлгергән иде булса кирәк инде) өйдә дә мәшәкатьләрең табылыр. һәм ул, яшерен сер әйткәндәге кебек, тавышын кыса төшеп өстәде: — Андый чакта яшь-җилкенчәккә олы-караның күз-колак булуы кирәк. Кыскасы, Сәлмән карт фикеренчә, кул сугылган, эш беткән иде инде. Башка йөкчеләргә әйтеп йөрешли, болай кичләтеп, шулай да Бурсык Аптулына сугылырга кирәк тапкан икән, бу бары тик Сәлмән картның, яхшылык теләвеннән генә: күр, Бурсык Аптул, менә нинди һиммәтле кеше синең булачак кодаң! Китешли, шулай да ул, сүз арасында гына әйткәндәй, әйтә куйды: — Әгәр инде туй алдыннан калага үзеңнең дә йомыш-юлың булса, ул чагында ихтыярың... юл уңаеннан төйи барырсың. Бу очрашудан соң, тагын да ныграк аптыраган бер кыяфәттә әйләнеп керде Габдулла агай. Ул кызыннан болайрак ватылган, ниндидер* билгесезлек, рәхимсезлек, үзенең рәхимсезлеге, бүтәннәрнең аңа карата рәхимсезлеге, дөньяның рәхимсезлеге аны мәгънәви изеп ташлагандай иде. Иц элек караңгы өйалдында ишек тоткасы таба алмыйча хәтсез генә вакыт капшанып йөрде, аннары кереп, ут алынмаган өйнең кече ягында йомгак кына булып сеңеп утырган'кызы янына килде. — Я ничек? Үтәрлек булдымы? Инде карышмассыңмы атаң әйткәнгә? — Әйтмә-гез,—дигән көчсез бер сүз генә ишетелде почмакка сеңгән тере йомгактан. — Бу чаклы үзсүзле булырсың икән,— дип куйды карт, хәлсез көрсенеп. Инде аның тавышы алай гөжләп чыкмый, ул, күрәсең, үзенең хәзер генә эшләгән коточыргыч ерткычлыгын төшенеп һәм вакытсыз килеп киткән Сәлмән белән очрашудан тәмам аптырап калган иде. 9 — Анаң мәрхүм сүзләрен исеңә төшерер идең һич тә булмаса,— диде карт, кызганыч тавыш белән, һәм ишекне көчкә генә кармалап ачып чыгып китте. Шул чыгып китүдән иртәсез күренмәде. Кыйнап җиңә алмаган иде, шушы бер йомшак сүзе белән җиңде. Аның калтыранып чыккан тавышы, әллә кайчан үлгән кешене искә төшереп азаплануы, ишек тоткасын таба алмыйча караңгыда кармаланып йөрүе барысы да Зәйтүнәгә аермачык булып ишетелеп калдылар, Зәйтүнә аны әллә ничек, җанының моңа чаклы беркайчан да ачылмаган бер өлеше белән, кызганып куйды. һәм кинәт кызның аңында барысы бергә бутала башлады. Ул, сата- шасаташа, йокыга китеп бара иде: менә караңгыда кыштырдап йөрүче ата, менә тәрәзәгә чиртеп торучы шомырт ботагы, менә чардуганы эченнән үпкәле күзләре белән әнисе карап тора... Ул хәлсез генә басып тора, сөякле кулларын күтәрә, Зәйтүнәне үзенә чакыра һәм, иреннәрен көчкә-көчкә генә кыймылдатып: «Нигә әтиең сүзен тыңламыйсың?» дип кызга кисәтү ясый. Төннең бер вакытында Зәйтүнә, шабыр тиргә батып, уянып китте. Әйләнәтирә тын, тик бүрәнә ярыгында яшәүче агач кортының, кесә сәгате кебек, «чекчек» чүкеп торганы гына ишетелә, тик кыйналган урыннар гына, үзләрен нык сиздереп, сызлыйлар иде. Ул да булмый, картның кайдадыр — чормадамы, өйалдындамы—ишек тоткасы таба алмыйча кыштырдап йөргәне ишетелгән кебек була. Гүяки ул авыз эченнән ниләрдер мыгырдана, кемнедер каргый. Шул арада тәрәзәгә тышкы яктан шапылдап ярканат килеп бәрелә. Ул да түгел, нәкъ Зәйтүнә карап ята торган тәрәзә турыннан, күктән, койрыгын сузып, таш кебек йолдыз атыла... — йа раббем! Нишләргә кушасың миңа?—дип, авыз эченнән генә пышылдап куйды Зәйтүнә, йоклап китмәкче булып күзләрен йомды, ләкин күз алдында тагын шул күңелсез күренешләр, тагын — саташу. һәм шунда, саташулар, атылган йолдызлар, икеләнүләр һәм коточыргыч тынлык белән тулган ул төндә Зәйтүнә, үз дигәнен яклап канга баткан ул кыз, ахыр чиктә, үзенең ялгызлыгын, үзенең хорафәтчәнле- ген җиңә алмыйча һәм, ата-ана сүзеннән чыгуны үзе өчен хурлык һәм гөнаһ санап, үзенең иң көчле бер тойгысын авызлыкларга, мәңгегә үзендә күмеп калдырырга карар кылды. — Юк, Сәфәр җаным, насыйп түгелдер безгә бергә булу. Түгелдер, — диде ул, аның белән сөйләшкән күк итеп. Эчке аваз белән килешенепме-килешмичәме, ләкин хәзергә карар табылган иде инде. Кыз, шуның белән бераз тынычлангандай булып, йоклап китте. XVIII Габдулла абзый, аягы бик үк тартмаса да, башка йөкчеләрдән калмады, Сәлмәннекеләрдән тире төяп калага китте һәм ул юк чагында монда соңыннан берничек тә төзәтү мөмкин булмаслык хәлләр килеп чыкты. Саташулар, атылган йолдызлар, ярканатлар белән тулган теге кичне, үзенең хорафәтчәнлеге аркасында, Сәлмән малаена чыгарга ризалык биргән булса да (һәм моны ул нинди дә булса хәйлә өчен дип тә эшләмәде), шулай да Зәйтүнәнең Сәфәргалигә кече яшьтән үк сакланып килгән мәхәббәте алдында алар барысы да юк нәрсә — буш көнбагыш кабыгы булып коелдылар, Зәйтүнә бернәрсәгә дә карамыйча тәвәккәлләргә булды... һәм менә шундый ук тынгысыз йолдызлар белән тулы икенче бер кичне, кеше аягы тәмам басылгач, йокы арасында үги ананың колагы шылт итеп кенә ябылган ишек тавышы ишеткәндәй булды. Ә аңа хәтта 10 шылт иткән тавышны да ычкындырырга ярамый, чөнки Габдулла абзый калага киткәндә бик нык кисәтеп киткән һәм гомумән шундый зур эшләр алдында торганда ишеккә шылт итеп китәргә ярыймы соң! Хатын яткан урыннан сикереп торды да, аягына да киеп тормыйча, тйзрәк аш өенә чыгып китте. Зәйтүнәнең урыны буш иде. Бик нык аптырап калды хатын — бу аптырап тору үзе генә дә шактый вакыт алды. Аннары, йокы исереклеге белән, өстепә, аягына нәрсә кияргә белмичә, арлы-бирле килеп, байтак вакыт уздырды. Киенгәч, кая барырга, дигән мәсьәлә килеп басты. Үзе генә берни дә кыра алмаячак иде. Кешегә-карага шулай ук бик сиздерәсе килмәде — ярәшү алдында торган кыз белән шундый хәл килеп чыксынчы. Кулына комган тоткан булып, ишек алдыннан, арт бакчадан йөткергәләп бер әйләнеп керде — арт капка да, урам капкасы да бикле иде. Инде нишләргә? Бернәрсә дә эшләмичә калырга шулай ук ярамын иде. Шушы аптырап торуларга, арлы-бирле йөгерүләргә байтак вакыт уздырып булса да, үги ана, ниһаять, бер карарга килде. Сәлманнекеләргә барып әйтергә — аныңча бу иң яхшысы иде. Ярты сәгать үттеме икән, Сәлмәннекеләрнең капкасыннан тарантаска җигелгән пар ат чыгып, күз иярмәслек тизлек белән басу капкасына, аннан Ахтай ягына элдерде. Тарантаста ике кеше утырган иде. Тарантас артыннан ат менгән бер кеше чапты. Шул кадәр тиз чаптылар, хәтта шылт иткән тавышка да капка астыннан атылып чыгып һау- һаулап ташланмыйча калмый торган этләр дә ничектер аңышып өлгермәделәр, алар йөгереп чыкканда төнге колясканың, тик тавышы гына ишетелеп кала иде... Күрше авыл урамында такылдавык шакылдатып йөрүче төнге каравылчыны туктатып сорадылар, бернәрсә дә әйтә алмады. Ләкин аңа карап тукталып та калмадылар. Күрше авылны чыгып, ике чакырым чамасы киткәч, басу юлы болын юлына килеп кушыла һәм шул болын юлында ниндидер бер карамчыкның селкенгәне күренде. Атларны тыя төштеләр, үзара әкрен генә пышылдашып алдылар. Шунда ук атлар юлдан читкә борылдылар һәм, сабан ашлыкларын таптап, болын юлына таба чаба башладылар. Якынлаша төшкәч, әлеге теге карамчыкның кеше булганлыгы беленде, ә тагын да якынлаша төшкәч... ...Төнге тынлыкны ярып ачы тавыш белән хатын-кыз чырылдаганы ишетелде. Бары бер мәртәбә ишетелде, икенче тапкыр чырылдарга, күрәсең, ирек бирмәделәр, тарантас тирәсендә бик аз гына вакыт кайнашып алдылар. Ул да булмады, тарантаслы атлар борылдылар да чаптылар. Моңа кадәр түрдә утырып килүчеләрнең берсе тарантас башына менеп баскан һәм, тавыш чыгармыйча гына, атларга өсте-өстенә селтәнә иде. Килгән якка да түгел, болын юлына да борылмадылар, кыр өсләтеп олы юлга — Чистай юлына китеп күздән югалдылар. — Мин кайда? Күзен ачып җибәрүгә Зәйтүнәнең беренче соравы әнә шул булды. Аның чак кына башы авырта, шул ук вакытта ул үзендә ниндидер җиңеллек тә сизә иде. Ә инде күзен ныграк ача төшкәч, кулларын, беләкләрен күреп бөтенләй аптырады — кара көеп чыккан урыннар шактый күп иде. Ул аңышырга тырышып та аңына килә алмагандай аптырап калган, янында беркем дә юк, чолан кебегрәк бер урый, бер як стенада иләк, умарта рамнары эленеп тора. Икенче як стена буенда агач кровать һәм аның өсте, яи-яннары бизәкле чыбылдык белән корылган иде. Зәйтүнә ишекне тартып карады, ишек тышкы яктан бикле иде. Тагын бер кат барсын да хәтеренә төшерергә тырышып маташты, ләкин ничек кенә тырышса да гел бер: кичә төнлә болын юлыннан Ахтай тегермәне ягына китеп барганда, билгесез кешеләр, ат үтереп чабып килеп, аны ай-ваена карамыйча тотып алдылар, кулларын каердылар, башына нидер бөркәделәр. Зәйтүнә кычкырырга тырышып карады, кычкыра алмады, ниндидер каты кул аның авызыннан кысып тоткан иде. Аны күтәреп тарантаска салдылар һәм борынны кисә торган ниндидер поро . 11 шок иснәттеләр. Бүтәнен ул белми, бүтәне менә күз алдында: агач кровать, бизәкле чыбылдык, стенада җиз иләк һәм умарта рамы эленеп тора, куллардабеләзекләрдә күгәреп чыккан урыннар... — Кем бар анда? Ачыгыз... Чыгарыгыз, — дип, ишекне төйгечли башлады ул. Аптырауның тәмам чигенә җиткән Зәйтүнә ишектә кем туры килсә, шуның якасына ябышырга, өзгәләп, чәйнәп ташларга әзер иде. Ләкин ишекнең биген ачып, бусагага Мидхәт кереп баскач, ул бериишли алмады, аның башыннан бик тиз генә «язмыштан узмак юк» .дигән уй чагылып үтте. Шул секундта ук тагын әлеге теге каһәрле кич — тәрәзәгә килеп бәрелгән ярканат, атылган йолдызлар, ишек тоткасы таба алмыйча караңгы өйалдында капшанып йөрүче әтисе күз алдына килде... «Тәкъдирем шулдыр... Язмыштан узмак юк, димәк». Ә үзе куркытылган яшь кыр кәҗәсе кебек бер почмакка сеңгән, бер агарынып, бер алсуланып китә, сизелер-сизелмәс кенә дерелди, кулларына урып таба алмагандай, әле алъяпкыч итәген бөтәрли, әле чәч тәңкәсенә кагылып-кагылып куя һәм, шулай куркынган хәлендә, елап җибәрергә җыенган кебек иреннәрен турсайтып торган хәлендә, бөрешеп, кечерәеп калган хәлендә ул аеруча матур, күңелгә вәсвәсә сала торган хатын-кызлык нуры белән тулы иде. Мидхәт алай котсыз кыланмады, үзен әдәпле тотты. — Син инде мине гафу ит, Зәйтүнә, — дип башлады ул сүзен, ләкин -үзе ишек яныннан бер адым да узмады. — Мин бүтәнчә булдыра алмадым. Конечно, бу бераз варварларчарак булды минем тарафтан, ләкин миңа башка юл калмаган иде. Нишләтим, сине сөюем каршында үземне тыеп кала алмадым. Зәйтүнә — ни яхшысын, ни яманын — бер сүз дә эндәшмәгәч, ул, ишекнең келәсен эчтән элеп, Зәйтүнәгә якынрак килде. Ләкин кагылырга кыймый, сузылмасыннар, дигән кебек, кулларын һаман чалбар кесә- ■сендә тота иде. — Дөресен әйткәндә, искитәрлек берни дә булганы юк, Зәйтүнә. Голову выше, офицерларча әйткәндә... Беләсеңме, Зәйтүнә җаным, мин бит офицер булырга җыенам. Офицер хатыны булып, резинка көпчәкле файтоинарда йөри башласаң, сала кабартмалары исеңә дә кереп чыкмас. Әлбәттә, бераз образование кирәк булыр, ну ул кадәресен частный учитель китертеп тә мөмкин, в конце концов... Зәйтүнә нәрсә дип тә җавап бирмәгәч, ул ишекне тышкы яктан бикләп чыгып китте. Көндез Зәйтүнә янына сипкелле йөзле, түшләре алъяпкыч күкрәкчәсеннән ташып чыккан һәм сөйләшкәндә ике сүзнең берсендә — урынлы да, урынсыз да — «мокыт» дигән сүз кыстырып сөйли торган, тулаем алганда, сөйкемле генә бер хатын керде һәм Зәйтүнәне үзе янына чәй эчәргә чакырды. Зәйтүнә чыгарга теләмәгәч, бер дә тәкәбберләнмичә үзе аның янында утырып калды һәм кызны рыясыз рәвештә үгетләргә тотынды: — һәй, мокыт, бер дә киреләнеп торасы юк монда. Мин үзем менә, мокыт түгел диген, шушы шадра ирем белән егерме ике ел торам, кияү булып кергәнче күргән нәрсәм дә түгел иде. ^Торабыз, әй. Әле ничек кенә торабыз, диген, мокыт. Мин килмичә чәйгә утырмас, Хәмдия димәгән сулышы юк, базарга барса, мокыт түгел диген син аны, тегермән ташы чаклы калачын алып кайта. Янәсе, мин мокытка күчтәнәч... Бу тәне ташып торган хатынның эчкерсез рәвештә күп һәм бирелеп сөйләвендә бер‘үк вакытта куркыта да, кызыктыра да торган тупас тормыш хәкыйкате бар иде, сизгер күңелле Зәйтүнә моны ишетмичә кала алмады, һәм, шулай итеп, өйдәгеләрнең кызны Мидхәткә бирергә •бик-бик теләүләре янына, әлеге теге атылган йолдыз һәм тәрәзә пыяласына килеп бәрелгән ярканат кебек буш ырымнар янына, Мидхәтнең җәннәт күрсәтүе һәм, теге вакыттагы кебек дорфа кыланмыйча, адәм •рәтле генә итеп сөйләшүе янына менә бу тәмле телле, ачык чырайлы 12 апаның үгетләү сүзләре дә килеп кушылгач, Зәйтүнә артык каршылык күрсәтә алмады. Кич булып, көйгә караңгылык төшә башлагач, Мидхәт аның янына- тагын әйләнеп керде: — Атларны җигәбез. Телисең икән, безгә утырып кайт, теләмәсәң, ихтыярың... көчлек эш түгел, — диде ул, кыска гына итеп. Ул моны һавалы бер тон белән, яхшылык эшләгән кебек итеп әйтте. Ләкин аның яхшылыгы шуннан да артыкка җитмәде. Аннары ул, мыскыл тоны белән, өстәде: — Хәер, башың булса, үзең үк уйларга тиешсең: бер төн, бер көн башка егетләр кулында иләнгән булгач, белмим, сиңа риза булучы нинди генә рыцарь табылыр икән. Зәйтүнә аларның тарантасына утырып кайтты, Зәйтүнә шулай эшләмичә булдыра алмады. Чөнки бөтенесе — ата-анасы, искелек, һәртөрле ырым һәм хорафәтләргә ышану, кеше теленә керүдән курку — бөтенесе-бөтенесе аның чабуына ябышкан иде. Икенче көнне, бу ямьсез хәбәрне ишетеп, Сәфәргали чабып кайтып җитте. Бернәрсә белән дә исәпләшмичә, Бурсык Аптулының өенә килеп керде. Габдулла агай үзе каладан кайтып җитмәгән иде әле, үги ананы бер якка этеп калдырып, атылып-бәрелеп Зәйтүнә янына килде. Барсын да ишеткән, бөтенесенә риза, әгәр Зәйтүнә, шул минутта чыгып китәргә дип әйтә икән, шул минутта чыгып китәргә, арка кочтырып алып китәргә дип әйтә икән, арка кочтырып алып китәргә әзер иде. Ләкин Зәйтүнә риза булмады, ул хәтта аның белән рәтләп сөйләшә до алмады. — Күрәсең, язмыштан узмак юк, Сәфәр, — диде дә йөзе белән мендәргә капланып төште һәм шул урыннан иртәгә кадәр кузгалмады — ашарга тормады, бер кешегә бер авыз сүз кушмадц, өстенә-башына кагылмады. XIX Эшләр болайга әйләнгәч, артык сузарга берничек тә мөмкин түгел- иде. Зәйтүнә белән булып узган хәл турында мөмкин кадәр шыпырт булырга тырыштылар һәм Габдулла абзый каладан кайтуга сүздән эшкә күчтеләр. һәм менә башланып китте. Габдулла агай кызның мәһәр хакын алай күтәренке куймады, чөнки Зәйтүнәнең, качып китәргә маташуыннан соң ул бик мескенәего калган иде. Хәер, егет ягы да әлләни вакланып тормады. Өченче килүендә Сәхибә карчык киҗеле ашъяулыкка төрелгән шактый зур төенчекне, «колак сөенчесе» бүләкләрен, баш түбәсенә күтәреп, бөтен авыл күрсен дигәндәй, урамның нәкъ уртасыннан алып та китте. Менә* бүләк багулар, мәһәр бәяләре белән кызыксынулар, туйга хәзерләнүләр башланды. Тегендә дә, монда да тегү машиналары шылтырарга, тотынды, ир-ат эчемлек, сбруй якларын, хатын-кыз таба ашлары, паштет, гөбәдия, чәкчәк кебек нәрсәләр әзерләү белән мәш килә: морҗалардан көннең-көн буе төтен чыгып тора, табалар «чаж да чож» йөреп тора, Габдулла агай, җилкәсен кашый-кашый булса да, янчыгыннан акчасын чыгаргалый тора иде. Әйберләтә биреләчәк бүләкләр өстенә мәһәр өчен билгеләнгән биш «Катенька» ’пы кесәсенә алып салганда, Габдулла агайның авызы ерылган булса да, чыга башлагач акча дигәнең тиз ага икән. Хатын-кыз, «тегесе кирәк, бусы кирәк» дип соран кына тора. Хәер, Габдулла агайның үзенең дә сынатырга исәбе юк иде. «Кеше арасында оятка калырлык булмасын» дип, теш агартып бер 1 Катенька — йөз сумлык (иске акча). 13 әйткән иде, китте хатын-кыз халкы, китте кылану... Кашык та ярамый, чәй кашыгы да ялтырап торсын, барысы да бериш булсын, тәлинкәләр дә. Башкасын әйткән дә юк, хәтта мунча миче дә яраксызга әйләнде, төтенне өскә җибәрә торган ак морҗа кирәк булды. Гомердә ишетмәгән сүз — байлар кодасы булгач, бәдрәф дигән нәрсә дә кирәк ■булып чыкты һәм ул, һичшиксез, тактадан ясалган булырга тиеш икән! Моңа чаклы кыз алып, кыз биреп уйнарга туры килмәгәнлектән, Габдулла агай вакыт-вакыт бөтенләй аптырап кала, «чү, алдын-артын карап кылан» дип әйтмәкче була, кайсын-берсен, ишетмәмешкә салышып, колак яныннан уздырып җибәрергә дә итә.-Әмма хатын-кыз халкы аны-моны беләмени ул — аңа син яудырып кына тор. Онын-шикәрен әйткән дә юк, бер таракан җимеше генә дә ярты потка якын алынды. Кашык-аяк, савыт-сабаларны яңартырга, өсбашны карарга, каралты- кура арасында һәртөрле, моңа тикле Габдулла агайга исеме дә мәгълүм булмаган, кирәк-кирәкмәс нәмәстәкәйләр ясатырга әллә ничаклы акча чыкты, һи, аларны сөйләп тә торасы юк, мунча тагарагын әйт әле син, өр-яңа тагарак иде, ул да ярамас булды. Имеш, бай кодаларны тагарактан юындырмассың инде, диделәр дә, бары тик әнә шул мунчага куяр өчен генә махсус җиз ләгән белән, җиз чүмеч алырга туры килде Габдулла агайга. Җилкәңне кашымас җиреңнән кашырсың. Көндезләрен ыгы да зыгы. Кичен, үлгән кебек булып, арып-талып йоклыйлар. Тик Зәйтүнә генә йоклый алмый. Ул уйланып ята-ята да торып тәрәзә буена килеп утыра. Чәчләре таралып иңенә төшкән була, башы кызу була, күзендә яшь була... Иртәгә туй кунаклары килергә тиеш, иртәгә никах мәҗлесе, димәк, шулай итеп, Зәйтүнә өчен моңа кадәр булганнары барысы да һавага оча дигән сүз. Ә алда аны бөтенләй икенче тормыш, аның өчен аңлашылмый торган чит-ят тормыш көтә. Кем белә, бәлки, ияләшеп тә китәр, тик менә хәзергесе, бу ми нутта гысы читен, йөрәк бер үк вакытта әрни һәм куркына иде. 'Сәфәргалине кызганудан, үзен кызганудан, менә-менә узарга торган кыз чакны кызганудан әрни. Аннары үзен Сәлмәннекеләр йортында итеп күз алдына китереп карый, ләкин берничек тә җаен тапмый. Тиң түгел итеп карарлар кебек. Пешергән ашымны, эшләгән эшемне ошатмаслар, кимсетеп карарлар, дип куркына иде. Ләкин алда нәрсә генә тормасын, котылмак юк, инде буласы булган, вәгъдә бирелгән, иртәгә менә туй мәҗлесе. Иртәгесен — таңнан ук тагын ыгы-зыгы башланып китте, хәтта кичәгегә караганда да шәбрәк булып башланды. Габдулла агай, бөтен кешедән элек аякка басыщ ишек алдында кайнашырга тотынды: себе- ренде, утыннар хәстәрләде, кош-кортны аяк астыннан читкәрәк куды, урынсыз яткан әйберләрне урынына алып салды һәм, торып-торып, ишек алдына бер күз төшереп куя иде. Өйне инде әйткән дә юк, үтә искерүдән болай да җиргә чүгеп бара торган мескен аш өе хатын-кызларның «өлгерсәк кенә ярар ие» днп, тыз да быз чабуларыннан бөтен сыны белән әкрен генә калтыранып торган кебек күренә иде. Шунысы гаҗәп, тәрәзәне ачып җибәрергә берсенең дә башы җитми. Үзләре барысы да пешкән, әле теге нәрсә, әле бу нәрсә өчен келәткә, базга чапкан чакларында, мунчадан чыккан кебек булып, тирләп-пешеп күзгә чалыналар да, аннары тагын шул ыгызыгыдан, мыжгыган чебеннән әкрен генә гөжләп торган аш өенә кереп югалалар. Тагын шунда, төтен һәм май исе эчендә, берсе икенчесен ашыктыраашыктыра, кайнашырга тотыналар иде. — Бәлешебезнең йөзе килсә генә ярар иде. — Токмачыңның камыры картаямы икән? — Казан кабартмасын кая алабыз? — кебек сораулар ишетелгәләп тора. Шулар янына, Таҗи Гайшәсе дигән берәүнең уңмаган камырын 14 искә алып, кечтеки генә гайбәт тә сөйләп җибәрәләр, ул арада берсе- анымоны абайламыйча, аяк астында чуалып йөргән мәченең койрыгына басып, аны тырылдатып кычкырта. Кыскасы, кеше язмышы дигән зур һәм җитди нәрсә әнә шундый вак һәм әһәмиятсез ыгы-зыгы арасында әкрен генә арткы планга күчә бара иде. Төш алдыннан капка төбендәге малайлар: «Киләләр!» дип, дәррәү кубып кычкырып җибәрделәр. Менә кыңгырау тавышлары яңгырап ишетелә башлады, менә капка ачылып китте, инде өстен-башын алмаштырып чыккан Габдулла агай, баскыч төбендә мәгънәсез рәвештә әйләнгәләп алды да, нишләргә дә белмәгәч, «Көшегез-көш!» дип тавыкларны куарга тотынды. Эреле-ваклы кыңгырау тавышлары элек якынайган кебек булдылар, кодалар авылны уратып килергә уйладылар булса кирәк, аннары әкренләп ерагая-ерагая, ахырда бер мәл бөтенләй тынып тордылар, ул да булмады, авылның икенче очыннан, дөнья шаулатып, тагын килеп чыктылар. Иң башта буяулы дугаларга беркеткән җиз кыңгырауларын уйнатып һәм парлап җигелгән атларны тәмам пешергәнче чаптырып төп кодалар, алар артыннан шундый ук ак күбеккә төшкән пар атта кече кодалар, алар артыннан тимерле арбаларга ящикләр, әрҗәләр белән утыртып, өсләреннән брезентлар, паласлар бөркәп бәйләнгән аш-су арбалары, бөтен бер кәрван кебек, бер-бер артлы тезелеп, Габдулла агайларның ачык капкаларыннан килеп керделәр. Капка төбендәге- малайларга кызыл билле прәнникләр сибелде, баскыч төбе яшелле- зәңгәрле шәл яулыклары, чуклы шәлләр, авызларын каплаган хатынкызларның исәнлек-саулык сорашып пышылдашулары, исле май, ка- нәфердарчин исләре белән тулып калды. Шунда ук әле дугалардагы кыңгыраулар да торып-торып бер чыңлап куялар, чөнки парлары басылмаган атлар аяклары белән җирне тырнап һәм дәртле пошкыр- галап алгалыйлар иде. Атлар арасында әле күптән түгел генә Сәфәргали өйрәткән кара айгыр аеруча мәһабәт күренә, аңа Сәлмән бай үзе утырып килгән һәм аны, ярсып сбруйларны кырмасын өчен, аерым бер почмакка бәйләп, күз-колак булырга ике малай бастырганнар иде. Ыгы-зыгылы булса да, барысы да үз тәртибе буенча барды. Иң элек кодаларны каршылап, зур тәкәллеф белән ак өйгә озаттылар, аннары аш-су ящикләрен төшерделәр, йортка фатиха бирешү, дәрәҗәләргә карап урыннар тәкъдим итү, аш-су ташу китте. Габдулла агай: «Ягез әле, рәхим итегез, кода әфәнде» дип, алдан өйрәтелеп куелган затлы сүзләрне әйтәсе урында, кайвакытта риясызланып китеп һәм алдан колагына кидерелгән кисәтүне онытып, төп коданың үзенә: «Я әле, ашап утырыйк әле, Сәлмән кордаш» дип ычкындыргалап ташлый һәм, үзенең тупаслыгын шунда ук төшенеп, хатынына мөлдерәп бер карап ала иде. Шулай да иң мөһиме бу түгел, иң мөһиме — алда иде әле. Л1енә никах мәҗлесе җыйналды. Садыйк мулла Бохарадан киеп кайткан яшькелт чалмасын киеп килгән иде. Бер ул гына да түгел, икенче мәхәллә мулласы да килгән, ат җибәреп, күрше авылдан ишан хәзрәтне дә алдырганнар иде. Гомумән, игътибарга лаеклы кешеләр күп җыелган булырга тиеш, чөнки ишек төбенә сөяп калдырган яшел- ле-сарылы таяклар һәм тезелеп киткән кәвешләр шул турыда сөйләп торалар иде. һиммәте ягыннан үзеннән өстен дәрәҗәле кешеләр мәҗлестә булса да, туйның үз мәхәлләсендә булуын искә алып, Садыйк мулла никах уку хокукын беркемгә дә бирмәде. Ике яктан да гуаһлар билгеләнгәннән соң, ул шунда ук, «алдым- бирдем» тантанасына керешеп, иң әүвәл, бер дә ашыкмыйча гына, Сәлмән картка борылды: 15 -— Сез кем, Әхмәт Вилдан угылы Мөхәммәт Сөләйман, үзеңнең сөлби угылың Мидхәткә, биш йөз сум акча вә янә йон күлмәк, читек- кәвеш вә янә калын шәл белән бер бишмәтлек вә янә бер энҗеле калфак мәһәр бәрабәренә, Габдулла кызы Бибизәйтүнәне, гадел гуаһлар алдында, хәләл җефетлеккә алдыңмы? — Алдым, — дип куйды Сәлмән, тамак төбе белән генә. Шуннан соң, ике гуаһы чыгып, кызның ризалыгын алып керделәр һәм шуннан соң мулла башын Габдулла агайга борды. — Сез кем, Бәхтияр угылы Габдулла, үзенең сөлбия кызың Бибизәйтүнәне Мөхәммәт Сөләйман угылы Мидхәткә, биш йөз сум акча вә янә йон күлмәк, читек-кәвеш вә янә калын шәл белән бер бишмәтлек, вә янә бер энҗеле калфак бәрабәренә, гадел гуаһлар алдында, хәләл җефетлеккә риза булып бирдеңме? — Бирдем, — диде Габдулла агай, тамак төбендә ниндидер бүтән бер сүзе калган кебек итеп. Ләкин Садыйк мулла андый әйтелмәгән сүзләрне тыңлап утыра торган кешеләрдән түгел һәм никах тантанасы моны көтеп тә тора алмас иде. Тиешенчә тамак кыргалап алганнан соң, Садыйк мулла борын тавышы белән никах укырга керешеп, тик әгузе-бисмилласын гына әйтеп өлгерде, ишек алдында шарт-шорт атлар тибешкәне, кыңгыраулар чыңлаганы ишетелде. Никахны бүлеп, тәрәзәгә күз салсалар, анда кара айгыр, бәйләгән җиреннән ычкынып, ишек алдын бер итеп бүтән атларны өереп йөртә, тарантасларның асты өскә килгән иде. Садыйк муллага тыңкыш тавышын чак кына туктатып торырга туры килде, ник дисәң, мәҗлеснең бер өлеше, шул исәптән төп кода Сәлмән бай үзе дә, пошынып, аякка баскан иде. Чыгып, атларны карап кергәннән соң, никах тантанасын ялгап җибәрделәр һәм бу юлы инде Садыйк муллага, тамак кыргалап маташмыйча, никахны тиз генә укып ташларга туры килде. Никах белән эшне бетереп, инде дөнья сүзләре башлангач, кайсыдыр бер озын теллесе, һич тә уйланмаган бер вакытта, үзе әлләни әһәмият тә бирмичә, ләкин күңелгә шом салу өчен җитә кала торган итеп: — Никах бүленде, ахыры хәерле булсын, — дип әйтеп ташлады. Бер секунд чамасы вакыт тынып тордылар һәм, берсе икенчесенә сиздермәскә тырышкандай, маңгай аслатып кына бер-берсенә карашып алдылар. ; XX Сәфәргали теге көнне Зәйтүнәнең рәтләп сөйләшергә дә теләмәвен кызның фаҗигалы рухи хәленнән күргән, айный төшкәч, ничек тә үзен кулга алыр, дип уйлый иде. Искәртмәстән генә тегермәнгә Гыйззинең уртанчы малае Гыйльметдин килеп, Зәйтүнә апасын Сәлмән малаена кияүгә бирүләрен хәбәр иткәч, Сәфәргали нәрсә дип әйтергә дә белмичә катып калды һәм, исенә килә төшкәч, шундук малайны ияртеп юлга чыкты. Зәйтүнәнең үзен күрмичә ул бу хәбәргә ышана да, тынычлана да алмаячак иде. Алар үзләре янына Актырнак дигән этне дә иярттеләр. Бусы — Сәфәргалинең, тегермәнгә баргач, үзе ияләштергән эт иде һәм ул, Сәфәргали кая барса, аның артыннан телен чыгарып ияреп йөрүне үзенең этлек бурычы саный иде. — Бу эт нигә кирәк безгә?—дип сорап куйды Гыйльметдин, юлга чыккач. — Ир кешегә эт белән ат иптәш ул, — диде Сәфәргали, кыска гына итеп. Шуннан соң алар байтак җир сүзсез генә бардылар. Сәфәргали Зәйтүнәнең кияүгә чыгарга риза булуын берничек тә башына сыйдыра алмыйча бара, моның астында нинди дә булса берәр хәйлә ятмыймы? дигән сорау аны беркадәр тынычландыра иде. 16 Байтак җир киткәч, алар, күпер ватылып, аты-арбасы белән суга төшкән һәм шуннан арбасын чыгара алмыйча азапланып ятучы ялгыз бер юлчыга очрадылар. Дөньясына бик ачуы чыккан булса да, кечерәк кенә суда аты-арбасы белән быкырдап ятучы бу бичара бәндәне күргәч, күңеле йомшап китте Сәфәргалинең, хәтта аның бу арада каядыр югалып торган җорлыгы да әйләнеп кайткандай булды. — Ир кешенең бурычы — бәхетсезлеккә юлыккан кешегә ярдәмгә килү. Ябыш атының койрыгына, — диде ул янында килүче малайга. Үзе, атның иясе белән бергәләп тотынып, элек, тугарып алып, атның үзен, аннары арбасын тартып чыгардылар. Аты болай тире белән сөяктән генә торса да, алдата торган хайван түгел икән, ярга чыгып басу белән бер кагынып алды да, йотлыгып шул тирәдәге чирәмне кыркырга тотынды. Андый-мондый булса, батырлык өчен дип, Сәфәргали базарлы авыл аркылы узганда бер шешә «А1онополька» суы һәм бер-ике вобла алып тыккан иде. Теге кешенең бик дерелдәп торганын күргәч, аны кызганып, әлеге шул запасны аңа тәкъдим итмичә булдыра алмады. — Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына,—диде теге кеше, иреннәрен ялмаштырып. һәм арба янындагы яшел чирәмгә табын ук әзерли башлады. — Минем озак торырга вакытым юк, хуш иттек, — диде Сәфәргали һәм юлына кузгалды. Ләкин теге кеше Сәфәргалинең үзеннән башка, «җылыну» түгел, аракыны якын да китермәячәк икәнлеген белдергәч, йөрәк янганчы, аракы янсын, дигәндәй, шешәнең яртысын капылт кына бушатып бирмичә булдыра алмады. Күп сөйләшеп утыра алмадылар, шулай да ул кеше Сәфәргалинең башына шундый зур кайгы төшкәнлеген һәм, әгәр барып чыкса, алда кыз урлап китү кебек кызыклы вакыйга торганлыгын ярым-йорты сүзләрдән дә чамалап алды. Үз чиратында ул үзенең дә дөнья белән алай бик чөкердәшеп яшәмәгәнлеген сиздереп, авылдан-авылга ат печүчеләр утыртып йөртүен, әле хәзер дә аларны тик күрше авылда гына бушатып калдыруын, бу эшнең бик мәгънәсез булып, үзенең аннан тәмам туйганлыгын, ләкин мәгънәлерәк бүтән эш таба аямаганлыгын кыска гына вакыт эчендә сөйләп ташлады. Дөрес, ул әле тагын бик күп нәрсәләр сөйләр кебек күренә иде, ләкин Сәфәргали аны тыңлап тора алмады, үз юлына китеп барды. Озак та китмәделәр, теге кеше арбасына басып атын куа-куа, җан- фәрман чабып, боларның артыннан куып җитте. Әллә теге аңа калдырылган ярты шешә аракыныкы, әллә яхшылыкка каршы яхшылык эшләргә теләү бизгәге котырган, ул кеше, ачык йөз белән, тыелгысыз рәвештә боларның өстенә килә иде. — Ир кешенең бурычы — бәхетсезлеккә юлыккан иптәшенә ярдәмгә килү, — дип гөрләп куйды ул, бая Сәфәргалидән отып алган сүзләрне кабатлап. — Утыр арбага, бергәләп киттек. Сәфәргали, аның бу тәкъдименә риза булмыйча, никадәр генә каршы торып карамасын, юлчы үз дигәнен таш яуса да эшли торган кеше булып чыкты. Кыскасы, аз гына кәгеп тә алгач һәм, шуның өстенә тагын, кыз урлап кайту кебек кызыклы эш тә күренеп торгач, нужасы тәмам онытылган, аны хәзер Сәфәргали яныннан куып та җибәреп булырлык түгел иде. Болай үзе тире белән сөяктән генә торгандай булып күренсә дә, аты да, хуҗасы кебек, җильяк хайван икән, бер көй алгач, чибәр генә элдертә башлады, җитмәсә тагын хуҗасы аңа каеш чыбыркы белән «пар» да өсти бара иде. Чәкүшкә төшеп калып, арт тәгәрмәчнең чыгып китүен һәм аны ипләп байтак кына вакыт уздыруны искә алмаганда, Тирәкле авылына нәкъ вакытында, кояш баер алдыннан, көтү кайтып, һәр кеше үзенең кичке эше белән мәш килгән бер вакытта килеп җит теләр. Атны Гыйззинең чыбыктан гына үрелеп ясалган лапасына куеп, үзләре караңгы төшкәнне көтә башладылар. Кызга никах укылуны Гыйззи апасыннан да ишеткәч, Сәфәргали бөтенләй каушап калды. Ләкин ул кызның үзен күрмичә әле һаман да ышанып җитми, нәрсә булса да берәр тозактыр, дип уйлый иде. Мондый чакта ачыктан-ачык күренеп йөрү кешеләрне шикләндерәчәк булганлыктан, күрешү өчен нинди дә булса берәр хәйлә уйлап табарга кирәк иде. Нәкъ шундый кирәк чакта егетнең тапкырлыгы югалган, бернинди хәйлә дә уйлап таба алмый, тик ачудан сүзсезләнә генә бара иде. Җитмәсә тагын теге юлда ияргән кеше: «Кайда кызың? Алып китәбезме?» дигән сораулар белән ачу китереп һаман бәйләнеп тора, кыскасы, Сәфәргалигә эчтән кайнарга туры килде ул кичне. Тәмам гаҗизлеккә бирелеп, нәрсә булса — шул, дигәндәй, башын салып, Бурсык Айтулының коймасы буеннан үтеп барганда, аның күзенә, чиләк-көянтә күтәреп, инешкә суга төшеп баручы җиңел генә бер гәүдә чалынды. Моның Зәйтүнә булуында шик юк иде, Сәфәргали тиз генә тау астына — кызның каршына йөгерде. Кыз инештән су алып торганда, арттан килеп көянтәсенә ябышуны сизгәч, кинәт сискәнеп китте. Алар берсен-берсе бик тиз танып алдылар. —- Соңга калгансың бераз, су китерергә,—дип куйды Сәфәргали, ни әйтергә дә белмичә чак кына торганнан соң. Дөресен әйткәндә, бо- лай аптырап тору үзе үк инде алар арасында ниндидер читләшү урнаша башлаганны сиздереп тора иде. — Син үзең дә бик алай вакытында йөри белмәдең... Зәйтүнәнең сүзләреннән дә бигрәк тавышыннан үпкә һәм, бер үк вакытта, куркыта торган салкын тынычлык ишетеп калгандай булды Сәфәргали. һәм менә хәзер генә төшенә башлагандай булды: малай китергән хәбәр дөрес булган икән, күңелнең ярсып пошынуы дөрес булган икән, телнең тотлыгып торуы шуңа икән! i — Ишеттем, Зәйтүнә, ишетеп килдем, — дип куйды ул кыска гына итеп, һәм тагын сүз таба алмыйча аптырап калды. Зәйтүнә белән сөйләшкәндә бу аның беренче мәртәбә шулай кыска сөйләве булды һәм, гомумән, сүз тумый, иреннәр чатнап янып торалар, кулын кая куярга белмичә азаплана иде. Менә беренче мәртәбә Зәйтүнә алдында ул очынмыйча гына, әвене янган кеше төсле басып тора, һәрвакыт хәрәкәттә булырга, һәрвакыт шауларга һәм һәрвакыт көләргә ярата торган бу егетнең кинәт болай кара көеп калуы үзе үк әллә ничек, акылга сыеп җитмәгән кебек иде. Зәйтүнә чиләк-көянтәләрен иңенә күтәрә башлагач кына ул кинәт айнып киткән кебек булды, аның каршына якынрак килеп, һәрвакыттагы кебек, аның кулларына сузылды. — Хәзер соң инде,—дип, кулларын тартып алды Зәйтүнә һәм, бер-ике адым арткарак чигенгәннән соң, өстәде: — Үпкәләшмик, Сәфәр. Тәкъдирдә шулай язылгандыр. Фал китаплары ачтырганда ук гел шулай җыен буталчык нәрсә миңа чыга торган иде. — Ташласана мулла кызы кебек сөйләп торуны... Сәфәргали үзен тыеп кала алмады, кычкырып җибәрде. Ул ярсыган, нәрсә әйткәнен һәм ни өчен әйткәнен үзе дә рәтләп белми иде. Кеше ишетер дип тә тормыйча, кинәт ул, тагын да кычкыра төшеп, өстәде: — Фал китабың белән башымны катырма, лутчы әйт тә бир: бай килене булып, прәнник-конфет ашап торасым килде, диген. — Болай сөйләрлек булгач, эч пошырып, килеп йөрмиләр аны. Бу көннәрдә болай да башым катып бетте инде. Кыз, чиләк-көянтәсен алып, урныннан кузгала башлады. Сәфәргалинең күңелендә әле һаман да сүнеп бетмәгән өмет очкыны бар иде, ул 2. .C. ә.- № 5. 17 18 үзен кулга алды һәм, шул ук вакытта, кызны да бер дә кулдан ычкындырасы килми иде: — Әле бит соң түгелдер, ә? Чиләк-көянтәләреңне калдырабыз да су буйлатып кына... анда минем кешеләрем көтә. — Әйтмә, Сәфәр. Мулла никахы, ата-ана сүзе уенчык түгел, — дип, кинәт йөзен читкә борды Зәйтүнә. Аның бу сүзләрне яшь аралаш әйткәнлеге ишетелеп калды. Елап җибәрүдән шикләнгән кебек, чиләк- көянтәсен иңендә тирбәлдереп, ашыгып менеп китте ул. — Зәйтүнә!.. Җавап ишетелмәде һәм, димәк, бөтенесе менә шунда: өметләнеп, яшьлек хыяллары салып, йокысыз төннәр һәм газаплы борчылулар аркылы үткәреп алып килгән нәрсә нинди чәрексез булып чыкты, «ә* дигәнче кулдан төште дә чәлпәрәмә килеп ватылды. ...Менә инде алар, әлеге теге аты-арбасы белән судан табылган кеше һәм безнең Сәфәргали, йолдызлар белән тулган җәйге төн тынлыгында икесе бер атта кайтып баралар. Икесенең дә иреннәре турсайган, бер- сенә-берсе ләм-мим сүз эндәшмиләр. Берсе — кыз урлап кайтып яшь кияүнең сыена ирешә алмаганга борынын салган, икенчесе — дөньяда алдашмыйча яшәп бәхетле булып булмаганга... «Әллә югыйсә Мәрәк абый сүзләре дөрес булып чыга инде?» дип уйлап бара Сәфәргали, Фәсхи әйткәннәрне искә төшереп. Инде үзенең кайда икәнлеге дә билгеле булмаган ул кеше бу минутта Сәфәргалигә ерактагы хәлләрдән хәбәр биреп киткән ялгыз пәйгамбәр кебек булып күз алдына килә иде. XXI Кайта-кайта һаман шул бер нәрсә турында уйлады һәм торган саен ныграк төшенә барды Сәфәргали: әмма утырттылар да соң аны! Баетырга вәгъдә бирделәр, кибетче итмәкче булдылар, ә менә нәрсә килеп чыкты. Инде килеп, менә сөйгән кызын да тартып алдылар. Ни аркасында? Үзенең ачык авыз булуы, Сәлмән төлкенең сүзенә ышануы һәм, гомумән, кырыкка бер тулмавы аркасында. Менә хәзер кәкре каен терәп торсын инде, һич тә булмаса, Сәлмәннекеләрнең иске тегермәннәрен терәп торса да ярый. Теге табыш саный, сөт өсте ашый, чардаклы өйдә яшь хатын белән әйттереп тора, ә бу, кайнар баш, аларга арыштан он, оннан акча ясап бирә. Сәфәргали, Мәрәк Фәсхинең әйткәннәрен тагын бер кат искә төшереп: «Кайда соң ул капчык эчендәге мәченең ни төсле булганлыгын күрмичә үк әйтеп бирә белүче үткен күзле Мәрәк?» дип үзенә-үзе ачынып сорау биреп куйды. Ничаклы дөрес сүз әйткән бит ул, ә үзе ничек тиз югалып өлгерде. — Ярый, син төш инде арбадан, миңа менә бу юлдан китәргә кирәк, — диде аңа иптәше, юл чатына килеп җиткәч. Төш дигәч, төште Сәфәргали 1һәм, бер сүз дә эндәшмичә, ике юл чатында уйланып калды. — Миннән түгел, егет. Атны туйдырып, арбаны майлап куйган идем. Үзең ачык авыз булгач, миңа үпкәләр урының юк. Олаучының бу сүзләре дөрес иде, әлбәттә. Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, Сәфәргали берни дә эндәшмичә басып калды. Күренеп тора, егетнең өстендә ачу 'болытлары кабара башлаганнар, ләкин хәзергә нәрсәдән тотынырга икәнлеген генә белми, үзен ялгыз сизә иде. Ат иясе, бераз җир киткәннән соң артына борылып, яңадан кычкырды: _ һәй, борыныңны салма юкка. Бер дә булмаса безгә — ат печүчеләр янына кил. Без дә Сәлмән байдан ким печмибез. ~ Ул кешенең бу сүзләрендә Сәфәргали, беренчедән, үз бакчасына ыргытылган ташны сизеп үртәнсә, икенчедән, үзенең иң шат, иң күтә 2* 19 ренке минутларында тоя торган гамьсезлекне, дөньяга искитмичә карарга чакыруны, күңелне кытыклый торган җиңел җилне сизгәндәй булды. Чынлап та, иге-чиге юк бит бу дөньяның, бүген аны печсәләр, иртәгә ул печәр. Җырда да җырлыйлар бит: Арыслан айга сикерә, диләр, Каршысында биек тау булса, Егет кеше ник кайгырсын Газиз башы исән-сау булса. Ләкин бу — ачынып купшынган күңелне урынына утыртырга тырышудан килеп чыккан бер минутлык юану гына иде. Ачуы килгәндә дөньяга телен чыгарып күрсәтә торган һәм Сәфәргалине дә шундый булырга чакыручы ул кеше шулай да юл чатында кара көеп катып калган Сәфәргалине урыныннан кузгата алмады. Сәфәргали ат печүчеләргә ияреп китмәде, аның күңеле бүтән бер иптәш эзли, һич югында кайда булса да Мәрәк Фәсхине очратып, аның киңәше буенча, алдатмыйча гына дөнья көтеп карау турында уйлана иде. Юл чатында шулай озак кына басып торды да, җиңел генә кузгалып, тегермәнгә таба кайтып китте. Ул шул чаклы тиз атлый, Актырнак аның артыннан чак кына өлгерә, ахрысы егет, чынлап та, берәр эш майтарырга җыена иде булса кирәк. Ләкин ул кайтып җитеп өлгермәде. Кайдандыр нечкә, яңгыраулы .җыр тавышы ишетеп, туктап тыңлый башлады. Тавыш—тиле Ибрай тавышы иде. Бу яклардагы авылларда үзенең сәер сүзләре, кыланышлары, кирле-мырлы җырлары белән дан алган тиле Ибрай Сәфәргали өчен яңа кеше түгел, ул аны пичәмә тапкырлар күргән, сөйләшкән, җырлаткан, ләкин бүген Ибрайның тавышы аеруча күтәренке һәм ирекле яңгыраган кебек иде. Ибрай-Ибрай Ибрашка, кыздыр артың кояшка, Артың кояш кыздырыр, ком бураны туздырыр. Сәфәргали, агач арасыннан күренмичә генә килеп, тиле Ибрайның нәкъ каршысына чыгып басты. Теге, һәрвакыттагы кебек, муенына мунчала баулар, чабата киндерәләре асып, озын һәм инде катып беткән киндер күлмәге белән тезләрен төрә-төрә арык буенда утырып тора иде. Муенына кигән баулардан юкәләр алып, арык буенча агызып җибәрә һәм, торып-торып, әлеге теге бердәнбер җырын кычкырып җырлый башлый иде: Ибрай-Ибрай Ибрашка... Аның җилкәсе кояштан, тир-тузаннан кара янып калган һәм ул җырлаган чакта, үзенә-үзе җай биреп, нәрсәнедер әйләндереп торган кебек, кулларын хәрәкәтләндерә иде. — Ни хәл? Нишләп утырыш, Ибрай?—дип, дусларча сорап куйды Сәфәргали. — Тегермән тартам, — диде теге, озак уйлап тормыйча, һәм арык аркылы салынган басмага кереп аякларын салындырып утырды да тәпиләре белән суны чәпелдәтергә тотынды. — Оны чыгамы соң тегермәнеңнең? Ибрай аяк чәпелдәтү көенә такмаклый башлады: — Оны чыга арбадан, ике бөртек ярмадан, Хәчтерүшкә ни кирәк, йөри чабата иләп. Текер-текер текермән, таш астына җен кергән, Егете җенгә өйләнгән, сыбызгысы көйләнгән. Ак кирәк, күк кирәк, Хәчтерүшкә кыз кирәк, Кызы качкан тезмәгә, май эчендә йөзмәгә... 20 — Кем өйрәтте сиңа бу такмакны? — дип сорады Сәфәргали, гаҗәпләнә төшеп. Тиле Ибрайның берсе икенчесенә ябышмый торган бу такмакларында Сәфәргали үзе өчен ачы киная ишеткән кебек булды. Моңа чаклы сөйләшергә дә, такмакка да, җырга да үзе теләп һәм бик күтәренкелек белән керешә торган Ибрай кинәт сүзсез калды. Ул бирелгән сорауларга бер-ике авыз сүз белән генә җавап кайтара да, шундук телен аркылы тешләп, оеп кала иде. — Кем соң ул синең Хәчтерүш дигәнең? — Өйнең тәрәзәсеннән кереп, морҗасыннан чыга белә торган кеше. Ибрай теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды һәм, артык бер сүз дә сөйләшергә исәбе юклыкны сиздереп, урыныннан кузгалып китте. Аиыц муенында хәзер иске чабата киндерәләре генә эленеп калган һәм ул, бу киндерәләр белән масайган кебек, түшен киереп атлап бара иде. Бераз җир киткәч, туктап, Сәфәргалигә борылып карады. — Хәчтерүшне дә белмисеңмени әле син? Зур кеше ул Хәчтерүш. Берәүгә бер тиен бурычлы түгел, берәүдән бер тиен алачагы юк. Менә кем ул Хәчтерүш. Тиле Ибрай, җилкәсен кояшта уйнатып һәм авыз эченнән ниләрдер мыгырдана-мыгырдана, китеп барды. Ләкин Сәфәргали бүген нишләптер озакозак тукталып тора һәм кашларын җимереп ни турындадыр уйлана иде. — Юк, бусын ялгыш әйттең син, Ибрай. Хәчтерүшнең алачагы бар. Хәчтерүшнең алачагы күп. Ул бүгеннән үзенең шул алачакларын даулап, үзенә иптәшкә җибәрелгән туры сүзле пәйгамбәрне эзләп китә... һәм тегермән өенә кереп, аркасына котомкасын киеп чыкты да, аны- моны уйлап тормыйча, Чистай юлы белән сәфәр китте. Тегермәнне ул тышкы яктан бикләгән иде. Килгән кешеләр, бикле ишекне күреп һәм эчтә ташларның гөжләп әйләнеп торуларын ишетеп, «Кешесе кая булса да киткәндер» дип, сабыр гына көтеп тордылар да, кайтучы күренмәгәч, соңыннан яңадан әйләнергә булып, борылып китеп бардылар. Тегермән ташлары әйләнделәр дә әйләнделәр. Сәфәргали, арыкның бөтен капкачларын ачып, суны тулы көче белән җибәреп киткән иде. Ишектәге йозакны алучы булмады. Кешеләр килделәр дә кире киттеләр. Мөшкеләрдәге арыш беткәч, тегермән ташлары бушка әйләнә башладылар. Су бөтен көче белән агып тора, чарыклар, бетәшкән карт кебек ыңгыраша-ыңгыраша, эшли торалар, буш ташлар берсе өстеннән икенчесе зырылдап әйләнә тора иде. Бертуктаусыз туып торган, агып торган көч тиккә генә була алмый, ниһаять, ташның ташка ышкылуыннан очкын туды, очкыннан ут туды. Ут элек таш әйләнәсендәге онны эләктереп алды, оннан шул тирәдәге коры такталарга күчте. Сәфәргалидән соң ике сәгать тә узып өлгермәде, тегермәннең эчен- тышын тоташ ялкын чорнап алды. Су ут тудырыр Һәм менә шундый көчле ут тудырыр дип берәү дә уйламагандыр, иске тегермән бинасы ярты сәгатьтән тоташ ут эчендә калды. Кешеләр килделәр дә башларын селеккәләп, як-якта тукталып калдылар. Чөнки ут котырганнан-котыра бара, аңа нәрсә булса да берәр нәрсә эшләп, туктату мөмкин түгел иде. Озакламыйча, тегермәннең кысасы гөрселдәп ишелеп төште. Шаулатып туй итеп йөргән хуҗалар, бу күңелсез хәбәрне тик иртәгесен генә ишетеп, эшнең нидә булганын белү өчен, тиз генә Сәфәргалине чакырттылар, ләкин Сәфәргали килмәде, чөнки ул анда юк инде инде. Туйны бүлеп, Сәлмәинекеләр кайсы кая чабып карадылар, ләкин файдасы тимәде, Сәфәргали тегермән буасына чумган кебек юкка чыккан иде. 21 Өченче бүлек I Юк, Сәфәргалигә пәйгамбәр куып йөрергә туры килмәде, Сәфәргалигә нужа куарга кирәк булды. Сәлмәннекеләрдән киткәч, ул тиз генә Каманың бу ягына чыгып, Лаешта, аннан килеп Балык бистәсендә нинди эш туры килсә, шуны эшләп — складларда иген төяп, баржа бушатып, алпавыт болыннарында ялланып печән чабып, ләкин бер җирдә дә озакка кала торган эш таба алмыйча, ике-өч атна селкенеп йөргәч, үз авылына кайтмакчы булып хат та язып караган иде. Ләкин хатка каршы җавап хаты бер дә күңелгә ятырлык булмады. Корбангали абзыйның әле һаман эшкә ярарлык булып терелеп җитә алмавы һәм, шуның өстенә тагын, судебный пристав килеп, аларның барлык әйберләрен, хәтта алмагачларның ничә төп булуына кадәр, язып чыгуы хәбәр ителгән иде. Хатта моның нәрсә өчен булганлыгы ачык кына әйтелмәсә дә, Сәфәргали егетлеге аркасында булырга тиешлегенә ишарә ясалган һәм, бер ел эчендә түләмәсәләр (нәрсәне? нәрсә өчен? күпме? — хатта болары ачык кына язылмаган иде), әйберләре сатылачагы, карт белән карчыкның урамга куып чыгарылачагы әйтелгән иде. Моның,, мөгаен, янган тегермән кутыры булырга тиешлеген Сәфәргали шунда ук сизеп алды — димәк, Сәлмәннекеләр егетне алардан киткәннән соң да тыныч кына калдырырга уйламаганнар. Кайда монда пәйгамбәр куып йөрергә, чәнчелеп кит, кадал, билеңне бишкә бөк, әмма ничек кенә булмасын акча тап... Ат дигәннәре әллә кайчан истән чыкты, «бәхет» дигәннәре дә Сәфәргали ишеләр тота ала торган кош булмаса кирәк. Хәер, иик шунда бөтенесе утта янмый, тик менә картайган көннәрендә карт белән карчыкны урамга куып чыгармасыннар да, кояш астында ничек булса да җаныңны асра. Дөнья менә шулай икән ул! Шахта якларында акча төшереп була икән дигән хәбәрне ишетеп, Сәфәргали шул якка китмәкче булып та караган иде, ләкин ике нәрсә аның кулын бәйләде: беренчедән, алай еракка китү өчен юлга шактый гына акча кирәк, икенчедән, әле аның паспорты да юк иде. Шулай итеп, юллык акча һәм паспорт якларын җайлаганчы, теләсә-теләмәсә дә. шушы тирәдә — Каманың әле уң, әле сул ягында, нинди эш туры килсә, шуның остасы булып йөрергә кирәк булып чыкты. Хәер, андый киң җилкәле яшь кеше кайда да югалмый, Чистай пристаненда сынын күрсәтеп йөргәндә аны крючниклар күреп алдылар. — Сокол да гол! Әйдә, безнең артельгә. Җырлап-җырлап эшләрбез, туры килсә — ашарбыз, туры килмәсә— бергәләп ач торырбыз, — диде артель башлыгы. — Ә кесәгә каламы соң?—дип сорады Сәфәргали. Тегеләр элек дәррәү күтәрелеп көлделәр, аннары тозлап-борычлап сүгенә башладылар — ахрысы, егетнең тамактан элек кесә ягын кайгыртуы аларның кәефләренә ошамады булса кирәк. Ә Сәфәргалигә артельчеләрнең көлүләре ошады, бергәләп көлгән чакта алар су буен яңгыратып җибәрделәр. Беләкләре дә юан, изүләрен дә чишкәннәр, тулаем алганда, егетләр ярый торган күренәләр иде. — Нәрсә булса шул, алыгыз мине дә артельгә,—диде Сәфәргали һәм, шул көннән башлап, аның җилкәсендә бодай, тоз капчыклары, ящикләр, һәртөрле тимер-томырлар берсе икенчесен алыштырып йөри башладылар. Егетләр үзара бик тиз ияләшеп алдылар, монда инде «тукта, мин сизмәгәндә генә, теге явыз мине дагаламыймы икән?» дип хәвефләнеп торасы юк, бергәләп табалар, бергәләп кабалар иде. Кайчагында артель башлыгы аз-маз гына мутлана икән, шуның өчен дә башлык ул. Хәер, эштән соң җыйналып «Монополька» суы белән бугазның тузанын юып алгач, алар аннан барыбер үчне кайтаралар иде. Кыскасы, менә 22 ичмасам, вәгъдәләрендә тора торган кешеләр бар икән! Туры килсә _______ ашарбыз, туры килмәсә — бергәләп ач торырбыз, диделәр, шуннан артыгын валчык та вәгъдә итхмәделәр һәм шулай булып чыкты да. Ә теге дагалау ягына килгәндә, алар, үзләрен дагалатуга караганда, һәртөрле подряд хуҗаларын, сәгать чылбыры асып, байлык күрсәтеп йөрүче сәүдәгәрләрне, тире-яры, бодай, бал-май төятүче купецлариы дагалауны артыграк күрәләр иде. Ничек? Нинди юл белән? Кайсы туры килсә — шуның белән, һәрхәлдә егетләр аптырап кала торганнардан түгел иделәр һәм монда безнең Сәфәргалинең һәртөрле хәтәр борылышлы маҗаралардан исән-имин йолып алып чыга торган, ләкин соңгы вакытта өсте-өстенә ябырылып килгән бәлаләр аркасында бераз тутыга башлаган чая акылы да ачылып китте. Ләкин шулай да ул инде элекке Сәфәргали түгел, аның җорлыгы да элеккеге кебек гөнаһсыз шаулап тору түгел, ә бәлки эчке зәһәрлек, ачыну, мыскыл һәм үт белән аралашкан агулы җорлык иде. Аның күңеленә ятлап алган догасы тик бер генә иде хәзер: мине мыскыл иткәндә ярады, хәзер инде мин мыскыл иткәндә чыдап торсыннар. Ничек? Кайда? Нинди чаралар белән? Ничек туры килсә — шулай. Кайда туры килсә — шунда. Нинди чара эләксә — шуның белән, һәм аның, акыл нигезендә эшләнүдән бигрәк, гаҗизлектән ясала торган баш әйләндергеч әкәмәтләре вакыт-ва- кыт әйбәт кенә нәтиҗәләр дә биреп куйгалый иде. Мәсәлән, көннәрдән бер көнне йомыры гына бер купең килеп чыкты. Болай үзе, күрер күзгә әлләнн зур бай булып та кыланмый, сөйләшкәндә дә айга сикереп сөйләшми иде, ә үзе шулай да эшне зурдан йөртә торган кеше икән. Кыскасы, атаклы ончы Арсланов үзе үк булмаса да, шулар компаниясендә зур гына өлеше булган һәм, күбесенчә эшнең практик ягына җигелеп, баржа-баржа иген төятеп озатучы бер кеше булып чыкты бу. Майлаган шикелле сөйләшә, юк-юкта артельчеләргә «әфәнделәрем» дип тә ычкындыргалый иде. Әлеге шул агулы җорлыгы кымырҗып уяндымы, нәрсә булгандыр, беренче күрүдән үк Сәфәргалидә бу кешене дагаларга теләү нияте кузгалды. — Туктагыз, егетләр, үзем сөйләшәм мин бу түш әфәнде белән. Әллә нәрсә, бик кәефемә ошап тора бу кеше, — диде ул, иптәшләренә күз кысып. Моңа чаклы берничә тапкыр шулай сөйләшеп эш күрсәткәне булганга, иптәшләре Сәфәргалигә бу хезмәтне бик рәхәтләнеп тапшырдылар. Менә бер якта теге йомыры кеше басып тора, икенче якта безнең Сәфәргали — сөйләшү алып баралар болар үзара. — Ике йөз сиксән капчык крупчатка. Шуны баржага төяргә. Капчыклар чамасыз түгел, минут эчендә эшләнә торган эш, — ди теге, эшне мөмкин чаклы кечкенә күрсәтергә тырышып. Сәфәргалигә килгәндә, ул шулай ук артык әтәчләнми һәм бик үк бетәшеп тә азапланмый. — Капчык икән капчык. Бер синекен генә ташымаган. Җилкәгә менгәч бара ул. Капчык башы — биш тиеннән. Әйдә, риза булсаң, йөгерә башлыйбыз. — Биш тиеннән кыйбатрак булыр бит, әй. Бу мал болай да бик баһа төште безгә,—дип, бетәшеп азаплана купең. Аның шулай мескенгә салышып, артельчеләр алдында ялагайланып, якты йөз күрсәтеп маташуында Сәлмән байга хас сыйфатлар күргәндәй була Сәфәргали, аеруча җене чыга, теленә очлыочлы сүзләр килә, ләкин шулай да тыелып кала, әйтми. — Товар синеке, җилкә безнеке, — дип кенә җибәрә дә, шунда ук борылып, китә башлый. Теге йомыры баш нишләсен, онны төятергә кирәк. Беравык вакыт җилкәсен кашып тора да, артельчеләргә карап, учын учка бәреп чапылдатып куя: 23 — Әйдә, ярар. Сез дигәнчә булыр. Әмма ләкин карагыз дны, эш бүлеп, тегенди-мондый нәрсә артыннан чабып йөрисе түгел. Миңа ничек булса да бүген үк төятеп бетереп, озатырга кирәк. — Ярар, син дигәнчә булыр, агай-эне. Только акчаны алдан чыгарып сөйләш, — ди Сәфәргали. Җиргә нык басып, бөеренә таянып әйтә. Теге йомыры баш нишләсен, яңа иген өлгергәнче онны тизрәк төятеп калырга кирәк. Уыиауыиа булса да кесәсеннән бумажнигын тартып чыгара, капчык башыннан исәпләп, ике йөз сиксән капчыкка акча санап бирә. Акча кулга кергәч, артельчеләр, хәйләкәрләрчә, үзара бер күз кысышып алалар һәм акчалы вакытта болай күз кысышып уйнауның мәгънәсе ничек булганлыгын белгән Сәфәргали, хуҗа кеше булып, тиз генә иптәшләренә ишарә ясый. «Эш качмас, бераз корсакка качать итеп алыйк» диләр алар. Дәррәү кузгалып, яр читендәге «Шат күңелле үгез» дигән трактирга йөгерәләр. Алар янына матрослар керәләр, теге-бу, үзара мактанышу, бармак шартлату,- буфет янында басып торучы ике иякле мимылдык бикәгә тозлы борчак атып уйнау китә... Вакыт үтә дә үтә, теге йомыры баш көтә дә көтә. Аннары, артельчеләрне эзләп, «Шат күңелле үгез»гә ул да килеп җитә. Мышкылдаган, төсе беткән, ахрысы, акча җилгә очты, дип шүрләгән булса кирәк. — Ничек инде сез болай вәгъдәсезлек күрсәтәсез, егетләр? Безнең сөйләшү ачык булды. Эш бүлдереп, тегенди-мондый нәрсәләр артыннан чабып йөрмәскә булдык бит,—ди ул, артельчеләргә карап. Ә артельчеләр исә күзләрен тасырайтып Сәфәргалигә карап торалар — янәсе, ул сөйләшкән, җавапны да ул бирсен. Хәер, җавап бирергә дигәндә, Сәфәргалине куш инде. Чәчрәп чыгып, купецның каршысына баса да чатылдатып әйтеп тә бирә: — Капчыклар менгезә башлаганчы, безнең үзебезгә менгезергә кирәкме? Кирәк. Бу — бер. Икенчедән, әфәндем, үзегезгә мәгълүм, сөйләшү буенча без эш бүлеп йөрмәскә тиешбез. Әнә шул эш бүлеп йөрүләрне булдырмас өчен без менә эшкә тотынганчы чамаларга булдык. Барысы да пырхылдап көләләр, бу юлы, аларга кушылып, буфетчы хатын да көлә. Ә теге йомыры баш туп шикелле тәгәрәп чыгып китә дә барып капчыклары янына баса. Бер башлагач, хәер, артельчеләр үзләре дә күпер такталарын тыпыр- тыпыр китереп йөгерергә тотыналар. Капчыклар очып-очып кына торалар. Тирә-юньдә он тузаны, каш-мыек ак, ә битләрдән кара тир агып чыга. Бияләйне бияләйгә бәрүләр, «Сал тагын берне, җилкәнең буш урыны калмасын» дигән җор сүзләр ишетелгәләп кала. Үзләре тагын, узганда-барганда этешеп-төртешеп, үзара шаярышып та куйган булалар. Ярты сәгать тә үтми, ярның нәкъ читендә, дебаркадерга керә торган трап алдында өстенә «Братьев Арслановых и К°» дип кызыл клеймо сугылган он капчыкларыннан бөтен бер әрдәнә үсеп чыга, йомыры купең тагын тәгәрәп килеп җитә. — Ничек инде бу? Без бит баржага менгезергә сөйләштек, — ди ул, Сәфәргалине күреп. — Дөрес,— ди Сәфәргали, — без баржага менгезергә сөйләштек, акчаны да шуның өчен алдык. Ә без, купең әфәнде, әнә тегеннән — складтан чыгарып, монда — ярга төшерүне исәпкә алмаганбыз. Менгезү бер эш, төшерү икенче эш. Менгезүдән элек төшерү кирәк булып чыкты монда. Без менгезү өчен акча алдык, хәзер, рәхим итеп, син безгә төшерү өчен түлә. Аннан соң без, түләгән акчаң өчен, капчыкларыңны баржага менгезеп төярбез. йомыры купең ык-мык килде, «Бу нинди әкәмәт бу?» дип карады, ләкин артельчеләр сүзләрендә нык тордылар, Сәфәргали әйткәннән чыкмадылар. Ә Сәфәргали исә: — Без, купең әфәнде, үз гомеребездә моннан да әкәмәтрәк эшләрне күргәләгәнебез бар, бер дә шауламыйбыз, — дип кырт кисте. Ул арада 24 буксир беренче свистокны бирде, капчыклар бик уңайсыз җиргә өелгән- нәр иде, теге йомыры агайга ахрысы тагын кесәсеннән бумажнигын чыгарырга туры килде. Сәфәргалинең мондый эшләре артельчеләргә ошап китте булса кирәк, шуның янына тагын кулы язу, башы исәп-хисап эшләрен дә булдыра алгач, бер вакытны тегеләр аңа «әйдә, безнең башлыгыбыз бул» дип китереп куйдылар. — Булмыйм, — диде Сәфәргали, бер сүз белән өзеп. Тегеләр Сәфәргалинең бу дәрәҗәле эшкә каршы торуын аңлый алмыйлар иде, «Нишләп булмыйсың?» дип, тагын да ныграк бәйләнә башладылар. — Башлык булдыңмы — кушарга кирәк. Ә мин куша белмим. Барыгыз өчен дә үземә эшләргә туры килмәгәе дип куркам,—диде ул шаяртып. Иптәшләренең әйткән сүздән кайта торган гадәтләре юклыкны яхшы белгәнгә күрә, «бу юньсезләр, чынлап та, башлык итеп ташламагайлары тагын» дип куркып, ә чын дөреслектә исә таба да, каба да торган бу юеш аяклар тирәсендә бер дә акча төшереп булмаганлыктан, бер дә бер көнне Сәфәргали, аларны ташлап, бөтенләйгә китеп барды. Шуннан бер-ике көн узгач, Сәфәргалине Чистайның ат базарында күр- гәли башладылар. Өстенә шома гына киенеп алган хәлдә, ул, кесәсенә «Катенька»лар дыңгычлап тутырган кеше кебек, тегендә дә, монда да калкып чыгып, ат сатулаша башлый иде. Дөрес, эшне ул һичбер вакытта да кесә актаруга, бумажник чыгаруга чаклы китереп җиткезми. Чөнки кесәсендә җилләр уйнап торганны яхшы белә. Шулай да әнә шундый оста телле һәм, өстәвенә тагын, өсбашы да ярыйсы булган кешенең әйткән сүзенә колак салмыйча кала алмыйлар иде. Сатулашу, атны йөртеп карау, кул сугышу барган җирләрдә Сәфәргали, һичсүзсез, кешеләрнең уртасында була һәм шулай ук соңьщнан, магарыч эчкән вакытта да, читтә калмый иде. Шулай көн артыннан көн уздырып, мәгънәсезгә чабата туздырып- йөргәндә, бер көнне ул, һич тә уйламаганда, Сәлмән карт белән очрашып куйды. Теге сатарга дип әлеге шул кара айгырын алып килгән иде. Малны үзегез беләсез, карап торырга ук мәһабәт, базар уртасында ясап куйган картинка төсле басып тора. Ара-тирә җир үкереп кешнәп җибәрә, юк-юкта алгы аякларын югары күтәреп үзенчә бер биеп алган була, кыскасы, барышникларның, купшы атка хирыс кешеләрнең күзләрен яндырырлык бөтен кыланышларны ясап күрсәтә иде. Сәлмән карт үзе дә телен тимерчедән таптатып килгән диярлек, атын мактап такылдап кына тора: — Хайванның әгъласы инде. Карар кешем юклыктан гына сатам. Чистай белән Спасс арасын ике сәгатьтә юыртып уза. Сабан туенда алдына ат чыгармый. Дилбегә кактырганы юк. Тәүлегенә ун кадак солы ашап бетерә алмый. Күрер күзгә гәүдәсе дә, мәһабәтлеге дә күренеп торган бу атның өстәвенә тагын шул чаклы мактаулы яклары да булгач, базар халкы, әлбәттә, аның тирәсендә нык кына бөтерелә, алырдае, картның сүзләренә колак салып һәм кесәсендәге акчасын чамалап, шул тирәдә үк чуала, алырга чамасы җитмәстәйләре читтән-читтән баш селкеп, хайванга сокланып йөриләр һәм, җыеп кына алганда, болар барысы да атның базарын күтәрүгә булышалар иде. Ләкин нәкъ шул вакытта, базар мәйданын яңгыратып, көчле бер тавыш яңгырады: — Базарчы агай-энеләр! Мал таный белүче барышник әфәнделәр! Акчалы һәм акчасыз кешеләр! Бөтен ат базары, шул исәптән Сәлмән картның айгыры тирәсендә бөтерелүчеләр дә — барысы да әлеге теге тавыш килгән якка борылдылар. Анда, тугарылып калдырылган тарантас башына озын гәүдәсе беләш 25 менеп баскан Сәфәргали, чиркәү чаңы кебек, тирә-якны яңгырата башлаган иде: — Шулай шул, мөселман агай-энеләр! Карт дөрес әйтә, якташ-авылдашлар! Ул айгырның әлеге шул телгә алынган мактаулы яклары бөтенесе дөрес, бөтенесе дә бар. Мин аны яхшы беләм. Яшь чагымда мин үзем ул агайда ялчы булып тордым. Әйе, айгырның бөтен җире килгән, хуҗасы әйтә торган мактаулы яклары бөтенесе дә бар. Шулар өстенә тагын менә мондый яклары да бар ул айгырның: ул айгыр—тәртә арасына керми, ул айгыр — картның үзеннән башка кешене аяклары белән бәреп үтерә, ул айгыр — биш чакырымнан ак күбеккә төшеп пешеп чыга... Соңыннан үкенерлек булмагыз, мөселман агай-энеләр, алганда малның әнә шул якларын да белеп алыгыз. Сәлмән карт, ачудан буылырга җитешеп, «Ә? Ул ни диде? Ә? Ул нинди шырлатан?» дип, як-ягына карангалап һәм үзенә ярдәмгә үрәтиик чакырып өлгергәнче, Сәфәргали, тарантас башыннан төшеп, мәш килеп торучы базар халкы арасына кереп күздән югалган иде инде. Ул арада тагын, ыгы-зыгыдан куркынып, айгыр үзе дә дуамал гына бер сикереп куйды. Бу нәрсә Сәфәргалинең сүзләрен раслау өчен җитә калды, кыскасы, моннан биш минут кына элек айгыр тирәсендә бөтерелгәләп йөрүче кешеләр кайсы кая таралышып та беттеләр. Карт мактаулы айгыры янында, сакалын сәлперәйтеп, берүзе диярлек басып калды. Торып-торып та алучы булмагач, ул, айгырын җитәкләп, фатирга кайтып китте. Ләкин фатирда аны икенче бер күңелсезлек көтә, үзе базарда кайнашканда, аның сбруйлары белән тарантасын кайсыдыр берсе җигеп киткән иде. Бу нәрсәгә картның бик тә кәефе китте, үзенеке урынына калган иске әрҗә тирәсендә, нишләргә белмичә, айгырын җитәкләп әйләнеп йөрде ул. Бу эшне болай гына калдырып булмый, полициягә барырга, үрәтник- кә әйтергә, алай итәргә, болай итәргә, чарасын күрергә кирәк иде. һәм карт, айгырын абзар баганасына бәйләп, үзе, ашыга-кабыиа, әнә шул эшләр артыннан йөгерде. Аннан ул, әлбәттә, тиз генә әйләнеп кайта алмады. Чөнки сорашу, төпченү китте, кәгазь-каләм кыштырдата башладылар, «эш» кузгаттылар. Сәлмән әйләнеп кайтканда кара айгырның үзен дә алып сызганнар иде. «Шул ристан эше генә бу!» дип үкереп елап җибәрде карт. Ләкин ул. бу яла ягуы белән, Сәфәргалине белмәгәнлеген һәм белергә дә теләмә- гәнлеген янә бер кат күрсәтте. Сәфәргалинең, бичараның, чыгымчы аттан бүтән кайгылары да бетәсе түгел, беренче чиратта аңа кайда булса да өченче бер җирдә (өченчесендә булмый икән — дүртенчесендә, анда да 4 булмый икән — бишенче, алтынчы урында...) бәхет сынап карарга кирәк иде. Шуның янына тагын кызган баштан Сәлмән картның күзенә чалынуның арты яхшы булмаячагын да уйлап, ул ат базарыннан да, Чистай- ның үзеннән дә тизрәк китү ягын караган иде. Ә айгырга кем атланып киткән? дигән мәсьәлә белән без шөгыльләнмибез, андый эшләр белән шөгыльләнүче махсус кешеләр бар, алар менә айгыр буенча аерым «эш» кузгатырлар. Ләкин, үзара гына әйткәндә, кем атланып китсә дә, куанычлы мал түгел — беләбез инде. II Чистайдан китеп, Казан аркылы (ләкин Казанга кермичә) Нижгар якларына барып чыкты Сәфәргали. Үзенең йөгерек акылы белән, Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында берәр акчалы эш туры китереп булмасмы, дип уйлый иде. Йөреп-йөреп аны тәмам сакал-мыек баскан иде, иң элек үзен тәртипкә китерергә уйлап, парикмахерга кереп китте. Анда — хәтәр кара 26 мыеклы, кирпеч төсле кып-кызыл чырайлы, зур борынлы, ат кебек мәһабәт гәүдәле, өстенә утыртма якалы трико кәзәки киеп, кәзәки кесәсеннән юан гына сәгать чылбыры салындырган, башына каракүл кәлпәк элгән һәм, кесәсеннән әледән-әле кызыл читле кулъяулык чыгарып, шыңгыр- р-р-т итеп борынын сеңгереп ала торган кеше, кыскасы, купшылыгы һәрьяклап килгән бер мишәр чират көтеп утыра иде. Сәфәргали килеп кергәч, ул кеше егетне, башыннан аягынача күзе белән сөзеп, энә күзеннән үткәрде, ләкин, тулаем алганда, бу карашны алай куркыныч караш дип әйтерлек түгел иде. Сәфәргали, бу коточыргыч зур гәүдәле кеше белән танышырга теләп: — Белгән кешең булып чыктыммы әллә? — дип, үзе башлап сүз кушты. — Түгел, — диде әлеге кеше, коры гына итеп. Шул корылык белән <5ергә, авызының бер як почмагында сөйкемле генә көлемсерәү нуры да чагылып киткәндәй булды. Әллә кайдан сизелеп тора, бу дуамал зур гәүдәле агайның үзенең дә Сәфәргали белән танышырга исәбе юк түгел иде. Хәер, бераз вакыт күзгә-күз карашып торганнан соң, ул моны үзе дә әйтеп бирде. — Сүләшеп алырлык берсәк гәп булыр син кәбәм белән. Только соңыннан, потом, — диде ул, әлеге теге кып-кызыл яңагын мастерның бритвасы астына куеп. Кызыксынудан Сәфәргалинең йөрәге урынында тормый башлады, менәменә мишәр абзыкаем белән берәр ничек акча эшләп булмасмы? Кем кемне суяр — анысы хәзергә билгесез. Ләкин күзләрне бик яман елтыратышып бер-берсенә текәлеп торуларына караганда, аларның кайчан булса да берсен-берсе суячагы көн кебек ачык иде. Ул арада, чираты килеп җитеп, Сәфәргалине дә шомартып ташладылар. Болай да зифа гәүдәле, унҗиде яшьлек егет, пөхтә куллы түтәй мастерның бритвасы астыннан үткәч, өстәвенә тагын һәртөрле өрдергеч- сиптергечләрдән исле май да сиптергәч, ул бөтенләй айның унбишенче кичәсе кебек булды. Авызын ачса — тешләре тезелеп күренә, бәбәкләре ут уйнап елтырый, күзләре өстендә кап-кара кашлар сызылып киткәннәр, алардан өстәрәк ярыйсы гына киң маңгай, кыңгыр салынган кәләпүш астыннан куе кара чәч бүлтәеп чыккан, кыскасы, парикмахердан чыгып, әлеге теге хәтәр агайның каршына килеп басканда, безнең Сәфәргали үзе дә биткә оят китерерлек түгел иде. — Әллә берәр эш бармы, абый кеше? —диде ул, мөмкин чаклы кечелекле булырга тырышып. Теге кеше, аны тагын бер кат баштанаяк күздән үткәрде дә, ахрысы егетне ошатты бугай, үзе дә сизмәстән, кинәт тугарылып китте: — Мона вот шындый бер челби егет кирәк иде миңа. Бак, күктән кеткәнне җирдән бирде. Ләкин аның бу сүзләреннән Сәфәргали пычагымны да төшенмичә баганадай басып калды. Мишәрнең тел төбе кая барганны чамалап маташты, үзе, башын әйләндерсәм әйләндерим инде, дигәндәй аннан узып бер сүз дә эндәшмичә, юаш куй бәрәненә әйләнеп калган иде. — Болай үзең азгын түгелсең бит, канатым?—дип, сорашуын дәвам итте әлеге кеше. Ул, аяклы мал караган кебек, Сәфәргалинең тирәсендә әйләнгәләп йөри һәм аның бу егет белән мавыкканлыгы күзләреннән үк күренеп тора иде. Ниһаять, ул, артык түзеп тора алмыйча, эчке кабыну белән: — Байыйсың киләме, канатым? — дип сорап куйды. — Әй, абзыкаем, бай булуны кем яратмый соң, — дип, тавышын ук калтыратып чыгарырга тырышып, әкрен генә җавап бирде Сәфәргали. Шуннан соң мишәр: «Ак таш, кара таш, бер ходаем миңа баш» дип, авыз эченнән мыгырданып алды да үзенең нәрсә уйлаганлыгын барысын да берьюлы түкте дә салды: ул һәр җәй шулай ат җигеп, арбага һәртөрле кызыл мал, авыл арасында тиз үтә торган вак-төяк әйберләр төяп, 27 шәһәрләрдән һәм сәүдә үзәкләреннән эчкәрерәк утырган татар, чуваш авылларына асламчылыкка китә икән һәм, аның әйтмешенчә, бу кәсеп аңа тиздән таш пулат салып җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, имеш. Шулай да ул, авылдан-авылга ат белән йөреп, таш пулат салуына бик үк ышанып җитми иде булса кирәк, ник дисәң, ике сүзнең берендә «алла- талә юлны уң итсә» дип искәрмә ясый иде. Тулаем алганда, бу кеше чикылдаган надан һәм, һәрбер надан кешегә хас булганча, кара диндар булып чыкты. Аның бу чеп-чи диндарлыгыннан кызыклы гына хәлләр дә килеп тугалый иде. Бер җаен алгач, Сәфәргали аның бу кимчелегеннән оста гына файдалана да башлады, һәрхәлдә аларның икәү бергә үткәргән гомерләре зарланырлык булмады. Дөрес, алар таш пулат сала алмадылар, хәтта Сәфәргалинең хәзергә әле, я үз авылына кайтып, бурычларын түләрлек, я булмаса шахта якларына китеп, юньлерәк эшкә урнашырлык акча да рәтли алганы юк. Аның каравы ничаклы ил-җир күрделәр, күпме дөнья гизделәр, күпме кеше күрергә, күпме сөйләшергә, күпме шапырынырга туры килде! Шулар аркасында Сәфәргали үзенең нужасын, өйдәге хәлләр өчен борчылуын, Зәйтүнәгә булган хәтер калуларын, Сәлмәннекеләр белән булырга тиешле алыш-бирешләрен вакытлыча гына булса да онытып торгалый, ул яңадан элеккечә шат күңелле, эчкерсез, тиз ышанучан, кешеләргә яхшылык теләүче һәм, дөнья ыгы-зыгысыннан бушаныбрак калган минутларында үзенчә матур хыяллар корып, сабын күбеге очырырга яратучы Сәфәргалигә әверелгәли иде. Аның болай очынып китүләренә кайвакытта мишәрнең Сәфәргали өчен яңа һәм үтә кызыклы булып ишетелә торган каты тел белән (бу инде Кама аръягы яки Чистай мишәре генә түгел) килештереп ялганлый белүе дә сәбәп булып төшә, ә тел белән тегермән тарту ягына килгәндә мишәр булдыра иде. — Син, атакайгынам, күмә юк эцен, — дип тынычландыра иде ул Сәфәргалине. — Әлхәм-колһуалла укып, бер ходайдан сорый йөр, күз бәбәгеңә кырып салырлык кына бәхет бирсен ул сиңа, но аннары китә инде синең эш ходка. Шуңарга өстәп тагын ул, әлеге теге кызыл читле кулъяулыгы белән зур борынын бер кычкыртып алганнан соң: — Мин, атакайгынам, йөк өстендә йоклап баедым, — дип тә җибәрә торган иде. Аның йөк өстендә ничек йоклаганлыгын Сәфәргали үз күзләре белән күреп йөрде. Ә менә баеганын күрү аңа насыйп булмады. Хәер, әгәр бер вакыйга булмаса, алар икесе дә байый язып калганнар иде, әнә шул бер вакыйга харап итте. Ә инде ул мыеклы агайның йөк өстендә йоклавына килгәндә, аның бу эше саранлыгыннан килә иде. Фатирга керсәң, беренчедән, фатир хакы түләргә кирәк, икенчедән, йөккә кул салулары бар, өченчедән, атка солымы, печәнме сатып алмыйча мөмкин түгел. Ә болай барысы да үзләре белән. Көнен авылдан авылга йөреп сәүдә итәләр дә, кичен, күз бәйләнгәч, атларын берәр тугайга җибәреп, берсе йөкнең өстенә, берсе арбаның астына кунаклый бирә. һәм бу рәвешчә яланда кунган вакытларда мишәр элек, тәһарәт алып мәшәкатьләнмичә генә, намаз укый, аннары, гадәте буенча, «ак таш, кара таш, бер ходаем миңа баш» дип башлап китеп, үзе белгән барлык дога- .ларны пышылдарга керешә, һәм, барысын да пышылдап бетереп, күңеле тынычлангач, йөк өстенә сузылып ята да. биш минуттан инде хырылдап йокыга да китә торган иде. Әгәр дә инде Сәфәргали, болай яланда кунуны бик ошатып җиткермичә, хуҗасының күңеленә шик корты салырга маташа башласа, хуҗаның җавабы гел бер була иде: — Алла-тәлә кушмаса, цүп тә булмас. Ике әлхәм, бер көлһүалла укы да арба астына кер дә ят, — дип, сүзне бетерә дә куя торган иде. Хәер, аңа кайчакларда ат солысын, фатир хакын янга калдыруларны җыепҗыеп. чыгарырга да туры килгәли торган иде. Әйтик, бер чакны 28 менә мондый бәла килеп чыкты. Югыйсә анда да бөтенесе бик шәп итеп, кешекара күрмәслек итеп, эңгер төшкәннән соң гына эшләнгән пде. Гадәт-йолалар да җепкә тезелгән кебек тезелеп үтәлгән иделәр: шул ук намаз, шул \ч< ирен шапылдатулар, шул ук «ак таш, кара таш», әмма ләкин болар берсе дә файда итмәде. Кайдан күреп калганнар диген, авылдан берьюлы ярты дистә кеше килде дә: «Нигә безнең печәнлек болыныбызны таптатасыз?» дип, менә тотындылар, агаем, менә тотындылар. Сәфәргали оялуыннан кая керер урын тапмады. Ояты бер нәрсә, күсәкләр күтәреп килгәннәр, очып-очып кунмакчылар. Хәер, Сәфәргали әлләни куркып калмады. «Мин ни монда? Мин ялланып кергән бер кеше, хуҗа ни кушса, мин шуны үтәүче. Әнә хуҗаның үзе белән сөйләшегез» дип, чатылдап тора бирде. Шуннан соң тегеләр хуҗаның үзенә ташландылар. Ләкин ныклап бер йоклап китсә, аны уяту алай җиңел эш түгел иде. Уятырга ничаклы тырышып карамасыннар, булдыра алмадылар. Күсәкләр күтәреп килгән агайлар аптырап калдылар мескеннәр, йоклаган кешегә күсәк белән орырга яхшысынмадылар, ә авылдан ук күтәреп килгән күсәк белән берни дә эшләмичә китү шулай ук әллә ничек иде. Хәер, уйлаша торгач, чарасын таптылар тагын. Сәфәргалидән коры тотып кына атны җиктерделәр дә мишәрне, йөк өстендә йоклап яткан килеш, аты-арбасы белән авылга алып кайтып киттеләр. Теге мескен иртәгесен күзен ачып җибәрсә, үзен кичә үзләре инде булып — сәүдә итеп узган авылның каравыл өендә, сакларга калдырылган ике кешенең күтәрелгән карама күсәкләре астында күреп, бөтенләй шаккатып калды. Әлбәттә, Сәфәргали дә шунда иде, ул, күзләрен челт- челт йомгалап, бер читтә утыра бирде. Кыскасы, әллә ничаклы акча түләп, көчкә-көчкә генә котылдылар. — Күрәсең, алла-тәлә шулай хур булырга кушкандыр,—диде асламчы агай, кырга чыгып чак кына тынычлану белән. Шушы хурлыклы хәлдән соң ул, берәр атна чамасы, кунарга фатирга кергәләп йөрсә дә, йөк өстендә йоклавын ташламады, һәм тиздән, тагын- үзенең иске гадәтенә кайтып, авылларның печәнлеккә дигән болыннарында кунып йөри башлады. Болай яланда кунулар гел шулай күңелсезлек белән беткәндер дип уйлау, әлбәттә, ялгыш булыр иде. Юк, аның файдалы һәм күңелле яклары да булгалады. Моның бигрәк тә Сәфәргали өчен файдалы яклары күп булды. Дөресен әйткәндә, Сәфәргалинең асламчы мишәрне ташлап китүенә төп сәбәп тә — шушы яланда куну булды. Хәер, иң күңеллесе дә аның шул иде... III Аколчаңны ацып куй, Көмеш акца цәцеп куй, Җилең өрсен милчәгә, Акцаң яусын кесәгә... Авылга җитә башладымы, мишәр әнә шулай көйләргә, төрле ырымнар белән вәсвәсәләнергә тотына һәм, Сәфәргалинең мондый такмакларга ул чаклы исе китмәвен күреп, юк-юкта аны «таш күңел» дип тиргәп тә алгалый иде. Авылга җитәр алдыннан Сәфәргалигә күп кенә өмет баглана һәм, шуннан чыгып, мишәр, хуҗа кеше буларак, аның кырынган булуы, якасының чисталыгы, өс-башының ялтырап торуы турында кайгырта: «Төймәләрең каптырылган булсын», «битең юулы булсын», «күз канатларыңа бер сәк кенә сөрмә тартып җибәргәндә дә ярый» кебек кисәтүләр ясау аның гадәтенә әйләнеп киткән иде. Шул ук вакытта ул үзен дә онытмый, авылга керер алдыннан, түш кесәсеннән артына арыслан сурәте төше* 29 релгән түгәрәк көзге чыгарып, мыекларын бөтергәләп, кашларын сыпыр- галап куя. Аннары шул ук кесәсеннән сөрмә ташы алып, керфекләренә сылый, үзе шуның белән бик шәбәйдем дип уйлый иде булса кирәк, соңыннан тамак кыргалап, бер мәл кукыраеп тора. Әмма ул моннан әллә ни отыш ясамый, тик исә буялмаган карт әтәчтән буялган карт әтәчкә генә әйләнә иде. Соңга таба Сәфәргали аның бу мыек бөтерү, каш сыпыру, сөрмә тарту ише гадәтләренә карап, авылның ерак яки якынлыгын билгели башлады. Кайбер татар авылларын беләсез, чокырга яки урман култыгына качып утырган була. Тәмам янына барып җитмичә, ындыр почмагын да күрмисең. Сәфәргали, әле берни дә булмагандай, авызын чөйгә элеп бара бирә, ә абзыкаем инде үзенең арысланлы көзгесен түш кесәсеннән чыгарып өлгергән. Тиккә түгел, билгеле. Биш минут та үтми, алар авылга килеп керәләр. Кыскасы, кешенең тышкы кыяфәтенә, сүзенә-өненә абзыкаем гаять зур әһәмият бирә, аның фикеренчә, сәүдәнең уңышлы чыгуы өчен, барыннан да элек, асламчының чибәрлеге, сүзгә-өнгә оста булуы шарт. Асламчы, үзенең чибәрлеге белән, авыл түтәйләренең, бигрәк тә күзләре әле тик уйный гына башлаган яшь кызларның кәефенә ошап торырлык булсын. Әгәр товарга дип килгән кешене ягымлы карашың, каш сикертүләрен, тәмле телең белән беренче күрүдән үк исертеп ташласаң, аннары ул ни бирсәң, шуны ала, сайлап тормый. Моны абзыкаем үзенең күп еллык асламчылык тәҗрибәсеннән чыгып әйтә, тик ул үзенең шул ук күп еллык тәҗрибәсеннән чыгып кайчагында галошка да утырып калгалый иде. Сәфәргали соңга таба аңлый башлады, күрәсең, аның парикмахерда чират көтеп утырганда Сәфәргалигә ул чаклы төчеләнеп карап торуы да тикмәгә булмаган икән. Хәер, бу чаклысында мыеклы төлке ялгышмаган, чөнки Сәфәргали, чынлап та, авыл түтәйләре һәм авыл кызлары арасында ялтырый белә иде. һәй, әйтеп тә торасы юк, купшы мишәрнең «сәмругы кош канаты кебек» мыегыннан, арысланлы көзгесеннән башкада кызыклар җитәрлек булды. Әйтик, якты җәй көне. Сабан туйлары, җыеннар узган, сыра чүлмәкләре юылып казык башларына кибәргә куелган, ләкин шулай да яшь- җилкенчәк өчен җәй җәйлеген итә. Җомга көннәрендә кызлар-егетләр каенлыкка чыгалар, әйлән-бәйлән уйныйлар. Мондый чакта тасма, чәчүргеч, йөзек-беләзек яхшы үтә. Аннары тагын: «егетләрнең җәйге юлы — ачылмалы тәрәзә» дигән җыр да бар. Кыз куенына йөри торган егет өчен ислемай, канәфере-дарчины да кирәк. Кыскасы, асламчы килсен генә... товарның үтә торган вакыты. Менә шунда, казык башларына эленгән чүлмәкләре белән тын гына кызып яткан авыл урамында, хатын-кызларның кинәт үзара гөлдерәп алулары ишетелеп кала. — Авылга асламчылар килгән. Дөнья бер төрле әйберләре бар, малай. Әле түбән очта калдылар, хәзер безнең очка да килеп җитәләр. Нәрсә булса да алырга иде, әй. Хатын-кызлар арасында тынычсызлану, акча юкка көенү, ирләреннән качырып, яулык почмакларына төенләп җыйган вак-төяк акчаларын барлау, күкәй санау, бер-берсенә әҗәткә йөгерү, инде алай да булмаса, кеше рәтеннән чыгып товар карап керергә әзерләнү, кача-поса капка ярыгыннан караулар, «Кайда, нигә килеп җитмиләр инде?» дип дәртләнеп көтүләр, ирләренең: «Кая акаясың? Бөтен тапкан-табынган сиңа гына булмас бит инде» дип кычкырынулары — тагын-тагын әллә ниләр... бөтен авыл тоташ ыгы-зыгы эчендә кала һәм, менә шул дәртләнү катыш пошынулы ыгы-зыгыны ерып, алмачуар атын җай гына атлата-атлата, чаттан безнең асламчылар килеп чыгалар. Артларына бала-чагалар ияргән. Кайсы атый мактый. Кайсы мишәрнең бөтереп куйган мыегына кызыксынып бара. Кайсы: «Абый, түбәтәй дә сатасызмы? Ничә тиен?» дип кычкыра- кычкыра чаба. Ә кайсы, кызык итеп, иптәше йөгергәнгә йөгерә. Урам, 30 чәчәк атын торган көнбагыш кыры кебек, тирбәлеп тора һәм кешеләрне, балачагаларны тәмам кыздырып җиткезгәннән соң, абзыкаем шып итеп атын туктата. һәм китә шунда башланып, китә башланып... Әле тегеннән, әле моннан шыгырдап капкалар ачыла, абзыкаем үзе арба өстенә тагын да зуррак оулып калкып чыга. Яулык почмаклары белән авызларын яшергән түтәйләр, артларына чулпылар таккан яшь кызлар, ике күкәй тоткан малайлар, сәдәкага җыелган бакыр тиеннәрне учларына кыскан әбиләр, «ә» дигәнче, арбаны сырып алалар. Ул арада мишәр, мәһабәт күкрәк тавышы чыгарып, тамагын кыргалап куя һәм: «Менә, байлык шында инде безнең, күрегез!» дигән сүзләр белән, йөкнең өстеннән брезентын ачып ташлый. Пөхтәләп салынган оч-оч комачлар, бизәкле ситсылар, парчалы чаршаулыклар кояш яктысында күз явын алырлык булып янып торалар һәм җыелган хатын-кызлар арасында, бер авыздан әйтелгән кебек булып: «Их, малай!» дип үзара пышылдашу сүзләре яңгырап кала. Шуннан соң инде, курка-курка гына, арбага елышырга, куллары белән товарны тотып карарга, алмасалар да, бәяләре белән кызыксынырга тотыналар. Узара: «Менә бусы алъяпкычка зат нәрсә икән», «Бусының чаршауга җаны да юк» кебек киңәшләшүләр, «Уңа торган нәрсә түгелме соң бу?», «Бәясен бик күтәренке тотасыздыр инде сез моның» дип, кыймыйчарак кына булса да, әкренләп товарга якын килүләр башлана һәм менә шунда инде, кулына аршинын тотып, килешле гәүдәсе белән безнең Сәфәргали торып баса: — Бәясе дип һич тә тормагыз, алмый калып, гафиль булмагыз. Мәс- кәү каласының үзеннән, белеп була кешенең сүзеннән. Бездә яман товар булмас, яхшысы бездә озак тормас. Алып калыгыз, — дип такмакларга' тотына ул. Үзе шул арада арба әйләнәсендәге кызларга мут кына бер караш ташлап алырга да өлгерә. Кыз-кыркынга шул җитә кала, алмас җирләреннән алырга булып, яшь асламчыга якынлаша төшәләр, керфек асларыннан гына аңа күз сирпеп куялар... Хәер, Сәфәргали үзе дә әҗәтле булып калмый. «Абзы- каем»ның хәзергә әле борын шыңгырдатудан узганы юк, ә Сәфәргали очында сәүдә кызып бара. Сәфәргали үзе товар үлчи, үзе теле белән тегермән тарта: — Кигәндә рәхмәт әнтә-әйтә ки. Шундый-шундый чакта, шундый- шундый бер асламчы егет килгән иде, үзе әлләни арыслан булмаса да, арыслан тиреседәй нык товар биреп китте, ходай урынын такыр басуда итсен, диген. Кызлар пырхылдашып көләләр, арадан бер батыррагы, ояла-ояла булса да, телгә килә: — Такыр басу бик каты була бит ул, абый,—дигән була, егет белән сөйләшеп китәргә сүз булсын дигәндәй. — Такыр басумы? Кызлар белән куышып уйнар өчен иң әйбәт урын шул инде. Безнең авылның Җылы ипи Сабирҗаны гел шулай ди торган иде. — Нишләп Җылы ипи диләр соң аны, абый? — Суык булмаганга. Ул бит туктап торып сайрамый, әгәр туктап торып сайраса, коры такылдык кына булыр иде һәм ул чагында кызларны авызына карата да алмас иде. Ул бит кулы белән эшли, теле белән сайрый, өстәвенә тагын көлеп-көлеп тә җибәрә. Кызы шуңа торырлык булса, әлбәттә. Андый чакта Сәфәргали үзенең асламчылыкта булганлыгын ^оныта, дөньяның рәнҗеш-талашларын да оныта, мишәр хуҗаның чылгыйланып киткән ачулы мыекларын да оныта, андый чакта ул үзенә үзе, үз җырына үзе хуҗа булып калгандай була һәм берәүгә дә, шул исәптән товарның сатылу яки сатылмавына да исе китмичә, шушы хөр минутның тәмен татып калырга ашкынгандай, теленә ни килсә, шуны такылдый бирә. 31 Ә үзенең кулы бертуктаусыз эшли, һәм әнә шундый, күңеле белән ирекле кошка әверелеп, кулы белән генә эшләгән чакларында ул саташ- тыргалый да башлый. Биш дип ала күкәйне, алты булып чыга. Биш аршын дип үлчи ситсыны, ситсы дүрт аршин ярым гына булып кала. Хәер, егет тә, кыз үзе дә мондый нечкәлекләрне аерыр хәлдә булмыйлар, мондый нечкәлекләрне аерса тик «абзыкаем» үзе генә аера ала. Кайчакларда, җитеп бетмәгән акчаны алып кайту өчен дип, Сәфәргалине нинди дә булса берәр чибәр кызга ияртеп җибәрә хуҗа. Менә кайда сайрар урын, югыйсә. Кыз белән егет икәүдән икәү генә. Ә юк, нәкъ шундый вакытта безнең сайрар кошыбызның теле тотлыккан, ул моңсу, ул үзенең Зәйтүнәсен уйлап бара, ул үзе белән янәшә баручы кызга керфекләрен күтәреп, ичмасам, бер җылы караш та ташламый. Киресенчә, ул кинәт үз-үзенә чумган, усалланган, зәһәре йөзенә чыккан, йөзе гүя әйтә: «Юк, юк, мине икенче кабат алдый алмассыз!» Ә кичен ул тагын кош егеттән кол егеткә әверелгән. Мишәр хуҗа бөтен табышны кесәсенә бөтереп сала да, Сәфәргали белән хәтта рәтләп сөйләшеп тә тормыйча, аны бу шау-шулы авылдан алып чыгып китә. Җитмәсә тагын, теге чактагы хурлыклы вакыйгадан соң, ул безнең Сәфәргалигә яңа бер эш куша башлады. Көндез тирләп-пешеп сату иткән Сәфәргали, төнен арба саклап, атка күз-колак булып чыгарга тиеш булды. Менә моны хуҗа асламчының кол асламчыны суя башлавы димичә ни- дисең инде. Ләкин Сәфәргалинең үзен суйдырырга һич кенә дә теләге юк иде. Мыек агай йөк өстенә менеп, әлеге теге «ак таш, кара таш»ны әйтеп, хырылдап йокыга киттеме, Сәфәргали үзе дә арба астына кереп йокларга ята. Бер кичне, хуҗасын йоклатып, үзе авылга, кызлар уенына киткән җирдән ул бик соңга калып, ярты төн авышкач кына кайтты. Кайтса, ни күзләре белән күрсен, «абзыкае» үлән өстендә йоклап ята. Баш астына солы капчыгын салганнар да, өстенә әйбәтләп кожанын бөркәп, бер үзен калдырганнар да киткәннәр, ә ат белән арбадан җилләр искән иде. Хәер, Сәфәргали әлләни аптырап калмады, абзыкаемның билбавын чишеп, үзен дә аның янына бәйләп куйды да, ятты да йоклады. Иртәгесен теге, бик нык кабынып китеп, үрле-кырлы сикермәкче булган иде дә тиз генә ычкынып китә алмады һәм, гомумән, путаның төене адәм кулы белән бәйләгәнгә ошамый иде. Юк-барга ышанучан мишәр, вәсвәсәләнеп як-ягына төкеренгәли-төкеренгәли, каргаиырга-сукранырга тотынды: — Җен эше бу, бер дә бүтән түгел. Безнең икебезне дә сыйхыр йокысы белән йоклаткан булырга тиешләр, — диде ул, авыз эченнән мыгырданып. Алар бу бәлагә икесе ике төрле карадылар. Абзыкаем, куен кесәсендә бумажнигы белән акчасы калганны күреп: — Аллага шөкер, әле бусына тимәгәннәр икән. Яңадан сату итә башларлык рәт бар монда, — дип тынычланды. Ә Сәфәргали исә, йөктә үтә начар нәрсәләр генә калганлыкны һәм аларны сандугач булып сайрап та үткәреп булмаячакны искә төшереп: — Ул чуп-чарны кая куярлар икән алар, мескеннәр,— дип, каракларны кызганып куйды. Шул вакыйгадан соң, Сәфәргали асламчылыкны • ташлады, кара мыекны кара сакалы янында калдырып, үз юлы белән китеп барды. IV Ә кайда соң аның үз юлы? Беренче упкыннан икенче упкынга яшен ташыдай атылуны, «ни булса— шул!» дип, ни туры килсә, шуңа ыргылуны, ләкин берсендә дә батып калмыйча, калкып чыга белүне юл дип атап буламы соң? Бу —• 32 осталык, авыз белән кош тоту, судан коры чыга белү, ләкин чынлабрак уйлап карасаң, бу әле ир юлы түгел яки, дөресрәге, ир юлы болай гына булырга тиеш түгел. Әллә дөньяның гаделсезлекләренә, ызгыш-талашларга, рәнҗү-сыкрануларга исе китмәгәнгә салышып, башны артка ташлап шаркылдап көлеп йөрү, бөтен түбәнлектән, шапшаклыктан, ваклыктан мыскыл итүме аның юлы? Бәлки, болай бераз барып та булыр иде, ләкин кая кадәр? Нинди кыйблага карап? Нәрсәгә сокланып? Нәрсәне үрнәк итеп? Бернинди кыйбласызмы? Бер шаркылдаудан икенчесенә сикерепме? Дөрес, катыра^к ташка бәрелеп башыңны ярганчы алай да йөреп булыр, ләкин чынлабрак уйлап карасаң, бу шулай ук ир юлы түгел яки, дөресрәге, ир юлы болай гына булмаска тиеш. Ә Сәфәргали чынлабрак уйламыйча булдыра алмый. Үзе генә калган минутларда, тын иртәләрдә, моңсу шәфәкъ алларыннан аның башына әллә ниткән очсызкырыйсыз борчулы уйлар килә. Ул дөньяны төшенмәкче, үзенең андагы урынын тапмакчы, иркәләнмәкче һәм үзе кемнедер иркәләмәкче була. Уйлыйуйлый да, башын иеп, тынып кала. Элек, Зәйтүнә дип шашынып яшәгәндә, аңа дөньясының ниндидер бер эчке мәгънәсе бар кебек иде, ә хәзер берни дә юк. Бөтен җирдә бушлык, бөтен тирә-як котырып уйнап торучы вак-вак упкыннар, алдашулар, мәгънәсез шапырынулар белән тулган. Ә шулар янына тагын... әгәр ул якын арада нинди дә булса берәр хикмәтле урынга урнашып, өйдәгеләргә җибәрерлек акча җүнәтә алмаса, аларның тор- гида өй әйберләре, өйләре сатылачак һәм карт белән карчык урамга куып чыгарылачак. Әнә шундый борчулы уйлардан, мәгънәсез тормышыннан, ялгызлыктан һәм шулар нигезендә туган гаҗизлектән тәмам арган-алҗыган Сәфәргали, күзләрен аңлашылмый торган хәвефләнү белән тутырып, каядыр билгесез ераклыкка карый һәм йөрәк ачысы белән: «Кайда син?.. Нишләттең ,син мине, Бурсык Айтулының алдакчы кызы?» дип, бушлыкка эндәшә. Ә бушлык ни дип тә җавап кайтармый, бушлыкка үпкәләдең ни дә үпкәләмәдең ни... V Ә Зәйтүнәсе аның, туган йортын ташлап, Сәлмәннекеләргә килен булып төште — бәлки инде, «аның Зәйтүнәсе» дип әйтү дә урынлы түгелдер. Әнисе, апалары, кардәш-ыруларының кызлары электә ничек килен хезмәте күрсәткән булсалар, нәкъ әнә шулар кебек, бу да килен хезмәте күрсәтә, иртәдән кичкә чаклы чаба. Суын китерә, идәнен юа, хайваннар карый, сыерлар сава, йомышкаюлга йөгерә, мунча яга, кайнатасының комганына җылы су сала һәм, шуның өстенә тагын, ул өйдәгеләрнең барысына да якты чырай күрсәтергә, «әти-әни» дип үлеп торырга, авызы тулы кара кан булса да төкермәскә тиеш булды. Шуның өстенә тагын, берәр яшерен сере булып ире белән сөйләшеп торганын күрсәләр, ул «юха елан, авызны авызга куеп чүкердәшүдән, ирен котыртудан башканы белми» булып чыкты, шуның да өстенә тагын, ул кайнатасыннан, кайнатасыннан тел яшерергә, алар алдында йөзен ачып йөрмәскә, алар әйткәндә, ничек кенә, нәрсә генә әйтсәләр дә, каршы эндәшмәскә тиеш иде. Чөнки килен кешенең язмышы шулай. Чөнки элек-электән шулай эшләп килгәннәр. Ә Сәлмән карт дилбегәне кулдан ычкындырмый һәм, яшьләр буразнадан чыга башласалар, аларның авызларын вакытында һәм бик нык тарта белә. Хәер, яшьләр буразнадан чыгарга исәп тә итмиләр, тик Мидхәт кенә кайчакларда үзенчәрәк булып кыланып караса да, атасы белән олы агасы аны буразнага тиз төшерәләр: «Син малай түгел инде, очынма. Тәртә арасына керергә вакыт», дип кенә авызын томалыйлар иде. Шулай да яшь тай, өянәге кузгалып, вакыт-вакыт чыгымлап та куй- галый иде. Шундый чыгымлаулардан берсе, мәсәлән, ул, туйның ар тыннан ук: «Давай, мин кәләшемне алып кайтам» дип бәйләнә башлады. Олылар аңа әдәпле булырга, ата-баба йоласын сакларга, һич тә югында кыз өенә бара-кайта ай, ай ярым кияү булып йөрергә куштылар. Ләкин яшь кияү аларны тыңларга да теләми, әйтә башласалар: «Сез шул иске гадәтләрегез белән катып беткәнсез, сез консерваторлар» дип, Казан студентларыннан отып кайткан сүзләрен сиптерергә тотына иде. Ахыргы чиктә Сәлмән карт яшь кияүне таш кладовойга ябып, каеш камчы белән нык кына парламыйча булдыра алмады. Ничек булса да булды, карт үзенекен итте. Алар туйны, туйдан соңгы һәртөрле килү-китү шау-шуларын йоласына тәмам җиткезеп эшләделәр. Килен төшерү тантанасы, хәтта һәртөрле йолалардан ашып, бөтен тирә-якны шаулатырлык булды. Ике яктан да кодачалар, кыңгыраулы ыңгырчаклар, тояклары сабын белән юылган ак атлар — барысы да булды һәм барысы да яшь кияү зәвекы буенча эшләнде. Менә кызның туып-үскән ата йорты белән саубуллашу сәгатьләре килеп җитте. Баскыч төпләрендә, төрле чуклар белән күмелеп, сиртмәле тарантасларга җигелгән купшы атлар биеп торалар. Ишек алды, багана башлары малай-салайлар белән тулган. Өйдә — кодачалар, Зәйтүнә белән бергә үскән кызлар, чуар шәлъяулыклары, хушбуй һәм кыздырылган май исләре, калфаклар, киңәш бирү, юату сүзләре... Шунда ук бу зык кубудан беркадәр саташа төшеп, ун урынына уникене сугып азаплана торган иске сәгать. Хәердогалар, ярлы кызларның зиннәткә кызыгып читтән генә карап торулары һәм менә шуларның уртасында бөтенләй телдән калган, күз кабакларын күтәреп бер җиргә дә карый алмый торган яшь кәләш басып тора. Аның чәчендә кияве бүләк итеп алып килгән энҗеле калфак, толымнары яшелле-зәңгәрле тасмалар белән күмелгән, ул бөтенләй ефәктән-атластан чорналган, йөргәндә күлмәге шаулап тора. Тик үзе, телен әйләндереп, бер генә сүз дә әйтә алмый. : Аңа киңәшләр бирәләр, хәер-дога, бәхет-тәүфыйк, сәгадәтле тормыш телиләр, аны мактарга, күңелен ачарга, аңа ярарга тырышалар, тик ул берсен дә ишетми, берәүгә дә ярарга тырышмый. Кызу ыгы-зыгы, тоташ соклану уртасында Зәйтүнә, баштанаяк зиннәткә күмелеп, ак манара кебек, басып тора — матур, моңлы күз кабаклары аска салынган, таш кебек катып калган. Аның болай күңелсез булуын берәүләр үскән йортыннан аерылуыннан күрәләр, икенчеләре: «Юри кылана, сер бирергә теләмәгән була», дип пышылдашалар, өченче бер көнчерәге: «Килешми-нитми, Бурсык Аптул кызы — Бурсык Аптул кызы инде, ник әллә ниләргә төрмисең», дип эчтән янып тора һәм, чынлап та, кәләш көнләштерерлек иде. Бөтен җире җитешкән: кияве, кыр кәҗәсе кебек, тирәсендә сикерекләп йөри, үзе тоташ ефәктән төрелгән, бер кулы балда, икенчесе майда булачак, киләм дисә — артта ата-анасы бар, баскыч төбендә чуктан күмелгән атлар тыпырдап торалар, багана башларында авызлары ачылып калган малайлар көтә, үзенә күрә гыйльме бар, акылы бар, чибәрлеге бар. Ләкин Зәйтүнәнең бу зиннәтләрдән өстен торырдай бер нәрсәсе юк — сөйгән кешесе, бала чагыннан яратып килгән тел бистәсе, үзенең Сәфәргалие юк һәм ул инде булмаячак та. Хәер-дога бар, байлык бар, кыңгыраулы атлар, авызларын ачкан малайлар бар, ә мәхәббәт юк... юк. Тирә-юнь әйбер белән, шау-шу, ыгы-зыгы, көнчелек белән һәм шул ук вакытта бушлык белән тулган, һәм әнә шул бушлыкның ачысын сизенүдән таш булып каткан Зәйтүнәне, ике култыгыннан икәү тотып, атасы йортының бусагасыннан алып чыгалар. Бөтен нәрсә җанланып, хәрәкәтләнеп куя, тик бер кеше генә — тик Зәйтүнә үзе генә — җанлана алмый. * з. .с. Ә." № 4. 33 34 Көмеш тәңкәләрнең, чылтырап коелуларына, карчыкларның хәердогаларына, малайларның аяк астына сибелгән прәннек-конфетка ябырылуларына кушылып, менә Габдулла агайның капкасы ачыла, аякларын кая куярга белмичә тыпырдап торган атлар, тарантасларны җиңел генә элдереп, берсе артыннан икенчесе урамга атылалар. Тын авыл кыңгыраулар чыңыннан гөрләп уяна. Кешеләр капка төпләренә чыгып, тәрәзәләрдән башларын тыгып сокланып калалар, «Менә ичмасам, Аптул кызының бәхете бар икән!» дигән сүзләр ише- телгәли. Атларның тояклары, җиргә бөтенләй тимәгән дә кебек булып, күзгә чалынып-чалынып кына калалар. Тарантасларда калфаклы кодачалар бара, тарантасларда байлыкзиннәт бара һәм, шулар арасында, шулар белән бергә үк, тарантаста бәхетсез Зәйтүнә бара... Авылны бер-пке мәртәбә урап, байлык күрсәткәннән соң, менә атлар Сәлмәннекеләрнең ачык капкаларына борылалар һәм, «ә» дигәнче, ишек алды кунаклар белән, малайлар белән, килен каршыларга килгән хатын-кыз белән тулып кала. Килен утырган тарантасны ак баскычның төбенә үк китереп туктаталар. Байларныкы — байларча, күз ачып йомганчы, баскычтан тарантас төбенә, килен атлап керәсе юлга, хәтфә палас түшәлә. Ул арада Сәлмән карт үзе абзардан, зур бер сарык җитәкләп килеп, килен таянып төшсен өчен, куркынган сарыкны тарантас янына ук өстерәп китерә. Тик шулай да киленгә әле һаман тарантастан төшәргә ирек бирмиләр, кай арададыр аңа китереп өлгергән юка белән ак майдан киленнең авыз итүен көтәләр... Барысы да йоласына җиткезеп эшләнгәннән соң һәм кызыксынып килгән малай-салайларга прәннек-конфет өләшенгәч, бөтен кеше сокланып карап торганда, менә аны — ак башмаклар кигән киленне — хәтфә паласларга бастырып, югары өйгә алып менеп китәләр. Әнә шулай «ду» китереп төшерделәр Зәйтүнәне. Чөнки бу шулай кирәк иде, чөнки шулай эшләгәндә Сәлмәннекеләрнең, кеше арасында, яхшы даны таралачак иде. Ләкин тиздән бу ука бизәкләр коелдылар, Зәйтүнә ябык капкаларның эчке ягында калды... Килен төшереп, ак баскычларның өстенә рәтләп тузан да кунып өлгермәде, Зәйтүнә үзе дә сизмәстән, һәр кешенең типкесе астында чаба торган эш атына әверелеп калды. «Тукта, сүз тимәсен» дип, ул үзе дә ару гына йөгерә, шуның өстенә тагын аулакка чакырып-чакырып, атасы да карусыз булырга, йөгерергә куша һәм шуның да өстенә барыбер сүзен дә ишеткәләп тора иде. Килеп унбиш көн дә тормады, Сәл- мәннең яшь хатыны, бөтен кешегә ишеттерерлек итеп: — Куйган әйберем урынында тормый башлады, моңа тиклем һич мондый хәл булганы юк иде, — дип, шаулап йөрде. Бу сүздән соң Зәйтүнә, хурланудан бер почмакка сеңеп, озак кына елады да, торып тагын йөгерә башлады. Эченә бик күп җыелгач, бер кичне ул, аз гына бушанырга теләп, йокларга яткан Мидхәткә эндәшеп караган иде дә, тегесе: «Фу, туйдым. Яныңнан бертуктаусыз киндер күлмәк исе килеп тора» дип, тиз генә икенче ягына әйләнеп ятты һәм шундук йокыга да китте. VI Озак та узмады, Мидхәт «киндер күлмәк»нең янына да ятмый башлады. Олылар, бигрәк тә Сәлмән карт үзе, бу эшнең килешмәгәилеген сиздергәч, Мидхәт, һәрвакыттагы кебек, бу урында да үзенең яңачарак уйлавы, гомумән, хатын колы булып калырга теләмәве белән алар- ны кире кагарга маташты, һәм бу уңайдан аның авызыннан тагын шул ук «халык», «ватан», «милләт», «прогресс», «консерватор» кебек, картка бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр сибелделәр. — Булмас йортка бөкре туган нәрсә. Кулыңнан кул ярысы эш килми, юкбар гәҗит сүзләре сөйләп торган буласың,—диде карт, малаена мыскыллы караш ташлап. Яшь .кияүне әлеге теге салкын кладо- войга ябып, камчы белән пешерергә вакыт җиткәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде. Шулай да карт өметне өзеп бетерми, «тукта, акылга утырмасмы» дип көтә, буй үстереп, өйләнеп, үзе әти булу алдында торган кешене һаман кладовойга ябып камчылауны килештерми иде. Шуннан чыгып ул, олы малае белән киңәшләшеп, Мидхәтне якындагы берничә базарга сату белән җибәреп карады. «Бер-ике йөз сумлык калдык-постык товар кайдан килеп кая китмәгән, сантыйны эштә сынап карыйк, ихтимал, дәртләнеп китәр», диделәр алар, һәм бу яңа эшкә кушу алдыннан карт, Мидхәтне үз янына чакырып, бар белгәне белән үгетләде, кызыктырып, үзенә сума бирү белән дәртләндереп карады. Ләкин атаның сәгатьләр буена сабак биреп торуы бушка китте, көткәне акланмады. Мидхәт берничә авыл базарыннан аз-маз сату итеп, җибәрелгән малның сумасын югалтмыйча алып кайтса да, зуррак оборот көтеп Спасс базарына җибәрелгән җиреннән, өч-дүрт көн йөреп, коры арбага утырып кайтты, шулай ук кассасы да бушлыктан шыңгырдап тора иде. Хәер, арбасы бик үк буш та түгел иде аның. Типтергән җиреннән ул үзенә иптәшкә нурсыз зәңгәр күзле, таш курчак кебек ак һәм җансыз йөзле, битен, кашларын, иреннәрен буяудан катырган эшләпәле бер «тәти апа» утыртып кайткан иде. Бу кунакның нинди ният белән ияргәнлеген белүче булмады, чөнки Мидхәт үзе ике авыз сүзне дә оештырып әйтә алмаслык исерек иде. Ияреп кайткан хатын, бер сөйләшкәндә бер төсле, икенчесендә икенче төрле сөйләп, җепнең очын тоттырмады. Малайның нәкъ кешесенә барып капканлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Хәер, чакырылмыйча килгән бу кунак белән алар артык тәкәллеф саклап тормадылар, кичкә кадәр ничек кирәк алай асрадылар да, кич җитеп, кеше-кара күзе төшмәслек булгач, аны Сәлмән карт үзе урман артындагы базарлы авылга алып барып бушатып кайтты. Ә Мидхәтне, айнып та җитмәгән көенә, салкын кладовойга ябып, ачкычны карт үзенә алды. Кайвакытларда, камчысын кулына алып, ул аның янына кереп чыккалый һәм, мондый кереп чыгулардан соң, кладовой ягыннан, сәгатьләр буена, үзенә бер төрле җан өшеткеч үкерү тавышы ишетелеп тора иде. Шулай да кладовой ачкычын карт берәүгә дә, шул исәптән килене Зәйтүнәгә дә бирмәде. Сәлмән карт килене Зәйтүнәне хөрмәт итә, аның эшкә уңганлыгын, карусызлыгыи ярата һәм туры килгәндә аны кыюрак булырга, теге «юньсезне» ныграк тотарга өйрәтә иде. Ләкин аның бу җылы мөнәсәбәте Зәйтүнәнең кеше яки килен булуы өчен түгел, яхшы йөгерә торган эш аты булуы өчен эшләнә иде. Зәйтүнәнең балага узганлыгын да белгәч, картның киленгә карашы яхшы якка таба тагын да үзгәрә төште. Хәзер инде ул Зәйтүнәгә кан катышкан кеше итеп карый, анда үз нәселенең киләчәген күрә һәм бу нәселнең бервакытта да биткә кызыллык китермәслек көчле булуын тели иде. Мидхәт менә болай хәттан ашып китә башлагач, ул, малаеннан да бигрәк, килененнән шикләнә, акчасыз эшли торган бу ышанычлы эшче кулы китеп бармагае дип хәвефләнә иде. Ләкин Зәйтүнә, берни дә булмаган кебек, элеккечә чабуын дәвам иттерә, өй эшенә дә, тыштагы эшкә дә өлгерә, хәтта кирәк чакта атлар арасына кереп, аларны караудан да курыкмый иде. Әлеге хурлыклы вакыйгадан соң, Мидхәт әле һаман да, якты дөньядан мәхрүм ителгән хәлдә, салкын кладовойда тотыла иде. Бер көнне карт, тавык оялары карап тезмәдә йөргәндә, килене Зәйтүнәнең, алма бакчасы ягыннан килеп, кладовойның тимер рәшәткәле тәрәзәсе аркылы иренә ашарга биреп, аның белән сөйләшеп торганын күрде һәм, кызыксынып, аларның сүзләренә колак салды. Тегесе ачкыч табып 3 * 35 36 китерергә куша, Зәйтүнә әгәр шуны эшли алмаса, ябылудан чыккач, бөтенесен ташлап шәһәргә качу белән яный. Бу сүздән тәмам аптырап калган Зәйтүнә^ күз яше белән ирен акылга килергә өнди, әгәр башыннан андый юк-бар уйларны чыгарып ташласа, ничек булса да кайнатасы белән сөйләшеп, ачкычны сорап карарга вәгъдә итә иде. «Этнең койрыгын кем киссә, аңа шул якын» дип куйды карт. Шул ук вакытта килене кызганыч та тоелды аңа. «Чыгарсам... шул килен хакына гына инде. Күз яше төшүе бар елакның», дип уйлады ул. Өйгә кергәч, Зәйтүнәне үз янына чакырып алды да, аңа ачкычны бирде һәм «теге шешкән башны» кладовойдаи чыгарырга кушты. Зәйтүнә шунда ук чыга башлагач, ул аны коры гына туктатты: — Кабаланма ул кадәр, мин киткәч чыгарырсың. Әмма кара аны, әйтеп чыгар, — ул тавышын күтәрә төште, ләкин үзе килененә күтәрелеп тә карамый иде, — башыннан юк-бар уйларны ташласын. Әгәр үз кадерен үзе белмәсә, киләчәктә болай гына калмас, кара аны, әйтергә онытма,—ул кинәт килененә күтәрелеп карады, — син үзең дә җебеп торма, хатын булсаң, хатын була бел, ир баш — хатын муен, диләр. һәм ул, тоткыннан чыгарылачак «шешкән баш» белән күзгә күз очрашмас өчен, ниндидер йомыш тапкан булып, ат җиктереп күрше авылга дип чыгып китте. Атнага якын саф һава күрмичә, салкын кладовойда ябылып ятып, Мидхәт нык кына суырылган иде. Хурлыгыннан беркемгә бер сүз әйтмичә ашап-эчте дә, югары өйалдындагы кроватька менеп, йокларга ятты. Кичке эшләрне карап, биклисен бикләп, барысына да урын җәеп, барысын да яткызганнан соң, өстенә әллә ниткән челтәрләр куеп, шәһәр күлмәгенә ошатырга тырышып теккән эчке күлмәген киеп, исле майлар сөртенеп, курка-курка гына аның янына килеп ятты Зәйтүнә. Дөресен әйткәндә, бүген ул үзен Мидхәт белән юньләбрәк сөйләшергә дә хаклы саный иде (чөнки тегене тоткыннан ул чыгарды), ләкин шулай да алар башта, шактый гына вакыт, бер-берсенә тел әйләндереп сүз эндәшмәделәр. Зәйтүнә, бигрәк тә үзенең Мидхәттән авырга узуын сизгәннән бирле, Мидхәткә карата үзендә билгеле бер үзгәреш тоя башлады. Сәфәргалине яраткан кебек, саф һәм ашкынулы хисләр белән ялкынланып китмәсә дә, һәрхәлдә ике арада билгеле бер ияләшү урнашып бара, шуның янына тагын үзен һәм олыларны ил алдында хур итмәскә тырышу, язмыштан узмак юк, дип карау кушылып, ул инде бу кеше белән ирле-хатынлы булып гомер итәргә, гүргә кергәнче аңа тугрылыклы булып калырга, дип күңеленә беркетеп тә куйган иде. Кызыклы хәл: Мидхәт әнә шундый ямьсез шуклыкларга бирелеп, хатын-кызлар арасында чуалгалый башлагач, бигрәк тә ул әлеге теге буяулы «тәти апа»ны ияртеп кайтканнан соң, бигрәк тә тагын кеше аркылы: «Мин Зәйтүнә белән тормыйм. Мин аны теге колгасыз әтәчнең сүзен аска калдыру өчен генә алдым», дигән сүзләр дә ишеттергәч, Зәйтүнәдә Мидхәткә карата, рәнҗү катнаш, аны читкә җибәрмәскә тырышу төслерәк бер хис уяна башлаган, хәтта бу хис, вакыт-вакыт, көнчелек хисе белән дә аралашып китә иде. Биредә «өлешеңә чыккай көмешкә» хатын-кызларча ябышып яту һәм аны кем белән дә уртаклашырга теләмәү булганы кебек, инде болай да яртылаш ычкынган кешене тотып калырга, кеше итәргә тырышу да билгеле бер урын ала иде. Әйтеләчәк хәбәр Мидхәтне юатырга, күңелен ачып җибәрергә, бәлки, ихтимал, эзгә үк төшерергә бер сәбәп булмасмы дип, аңа бик зур ышаныч баглап, Зәйтүнә, ярым серле тавыш белән: — Беләсеңме, Мидхәт, минем авырым бар,— дип әйтеп куйды. Мидхәт әллә ни исе китмичә генә: 37 — Булса соң. Бер синнән генә калганмыни, — диде дә, икенче ягы белән әйләнеп ятты һәм шунда ук йоклап та китте. Кладовойдан малайның йокысы туймыйча чыкканлыгы әллә кайдан күренеп тора иде, ләкин Зәйтүнә аның турында: «Йокламый. Болай гына ята. Хурланудан булса кирәк» дип уйларга тырышты. Шулай уйлап, ул аның баш очында ярты төнгә чаклы сөйләнеп утырды: — Нигә инде кеше көлдерергә, Мидхәт. Әткәйне рәнҗетү нигә кирәк. Син аның карап торган төпчек баласы ич. Ул сине үстергән, тәрбияләгән. Менә тиздән... үзебезнеке дә булыр... Мидхәт инде күптән йоклый, ә Зәйтүнәнең һаман бер тавыш белән яңгырый торган үгетләү, иркәләү сүзләре ага да ага һәм, аларга кушылып, аның күзләреннән яшь тамчылары да тәгәри иде. Иртәгесен, инде халык теленә кереп өлгергән күңелсез хәбәрне ишетеп булса кирәк, Габдулла агай үзе дә килеп җитте. Соңгы атнада ул Зәйтүнәне күрмәгән иде, кинәт күреп, бераз аптырабрак калса да, йомшаклык күрсәтмәскә, кызны мәлҗетмәскә тырышты. — Нихәл соң? Авырмыйсыңмы? — дигән коры сораулардан әлләни узмады. Зәйтүнә өйдә булган хәлләр турында теш агартып бер сүз дә әйтмәде, «әйбәт торабыз, авырмыйм» кебек кыска-кыска җаваплар белән бетерә барды. Чөнки ул һаман «тукта, узмасмы?» дип өметләнеп яши, көндез булса, эш белән мавыгып көннең үткәнен сизми кала, төнен яңадан-яңа иркәләү һәм үгетләү сүзләре табып, иренең баш очында гөлдерәп чыга иде. Хәер, Мидхәт аны бу мәшәкатьтән тиз коткарды. Таш курчак кебек акшарга буялган «тәти апалар» белән эш барып чыкмагач, ул, ире солдатка киткән яшь бер солдаткага ияләшеп, шуның белән әйттерә башлады. Моны Сәлмән карт та, шулай ук агасы да белмәмешкә салыштылар, чөнки бу, беренчедән, төнлә эшләнә, икенчедән, бу шуклыкның кассага ул чаклы зарары тими, купшы әтәч лар төбендәге калдык-постык прәннек-конфет белән канәгатьләнә иде. Ә Зәйтүнәгә, мескенгә, аның челтәрле күлмәкләре дә, исле майлары да, төннәрен йокламыйча иркәләп чыгулары да — берсе дә ярдәм итмәде. Ул хәзер төннәрен, чәчәктәй киенеп-ясанып, назга тилмереп алҗыган хәлдә, тәрәзә буенда тавышсыз гына елый-елый ирен көтеп чыга һәм, үзеннән-үзе куркына-куркына, бу бәхетсезлекнең бер чиген көтә иде. VII Ә чиге моның озакламыйча күренә дә башлады. Зәйтүнә шулай киенеп-ясанып, ярты төнгә чаклы йокы күрмичә, алҗып утырган җәйге төннәрнең берсендә Мидхәт шактый гына кыз- мача кайтты. Әтисеннән һәм олы агасыннан шүрләп булса кирәк, ул, югары өйнең баскычыннан ничек тә булса аяк тавышы чыгармаска тырышып менде дә, өйалдындагы кровате янына килеп җиткәч, Зәйтүнәгә аркаланып, кинәт мәлҗеп төште һәм, рәтләп чишенеп тә тормыйча, кроватька килеп ауды. Зәйтүнә аны чишендерде, яткызды һәм шунда артык аптыраганнан булса кирәк: — Болай исереп кайтканыңны әткәй сизсә соң, — дип ычкындырды. — Сизсен, берегездән дә курыкмыйм, — дип, яткан җиреннән тилереп кычкырып җибәрде Мидхәт һәм, үз тавышыннан үзе аңга килгәндәй, пышылдап дәвам итте, — агу эчәргә генә калды инде миңа... һәм — гомердә булмаган хәл — Зәйтүнәнең күкрәгенә кинәт йөзе белән капланып, үксеп елап җибәрде. Әгәр сугып җибәргән булса, болай аптырамас иде Зәйтүнә. Аңа бер үк вакытта кызганыч та, куркыныч та булып китте бу кеше. Әмма Мидхәт -озак аптырап торырга урын калдырмады, шундый мәлҗегән вакытларда гына мөмкин булган бер ачылу белән барысын берьюлы түгеп ташлады: 38 — Беткән кеше мин хәзер, раз на всегда белеп торыгыз, — ул Зәйтүнәне кысып-кысып кочакларга, йөзен аның күкрәгенә ышкырга яшь аралаш сөйләнергә тотынды: — Син уйлыйсың, миңа бик ансат? Син уйлыйсың, әллә мин яратмаганга? Юк, сине дә хур итәсем килми, хватит с меня. Син уйлыйсың, мин от хорошей жизни болай төннәр кайтмыйча йөрим? Син уйлыйсың, мин ул өстерәлчекне ычкындырачакмын? Җир тишегенә кереп качсын, табачакмын. Табачакмын и үз кулым белән, как паршивую собаку, атып үтерәчәкмен... Зәйтүнә Мидхәтнең бу сүзләреннән һәм янауларыннан нидер сизенгәндәй булса да, ачык кына бернәрсә дә белә алмады. Ләкин безне капчыкта асрарга мөмкинме соң! Шуннан бер атна чамасы вакыт узгач, югары өйгә бикләнеп, әле бик каты шаулап, әле «чыш-пыш»ка күчеп, берничә кабат үзара җанҗаллашып алганнан соң, Зәйтүнә-мескеи табышмакка охшаган бу серле хәлдән, аптырау катыш, төрле уйларга батып йөргәндә, бер дә бер көнне Сәлмән карт, малае /Мидхәтне үз янына тарантаска утыртып, каядыр алып китте. Шуннан соң алар көн аралаш шулай китә һәм кич кенә әйләнеп кайта башладылар. Ә бераздан Мидхәт үзе генә шулай чабарга тотынды. Зәйтүнә кызыксынудан әллә ни уза алмады, чөнки бу йортта аңа сорашырга һәм күпне белергә рөхсәт ителми иде. Бу башваткыч хәл Зәйтүнә өчен, бәлки, шулай серле хәлендә сүнеп тә калган булыр иде, ләкин авылның икенче очыннан, Сафура бураннары күтәреп, әлеге теге яшь солдатка калкып чыкты. Кыскасы, тиздән Зәйтүнәгә генә түгел, бөтен авылга билгеле буЛды: теге вакытта Спасс базарында туры китергән зәңгәр күзле «тәти апа» Мидхәткә начар авыру йоктырып калдырган, ә Мидхәт үз чиратында ул «бүләк»не солдатка белән бүлешкән булган икән. Шулай итеп, кешегә бик үк сиздермичә генә булса да, Тирәнледән ун-унике чакрымнардагы больницалы авылга ул киленчәкне дә ташып йөргәләргә туры килде Сәлмәнгә. Бу хәбәр авыл телендә эчеп, кабарып, үсеп бара иде, Сәлмәннеке- ләрнең бәхетенә каршы, андый төнге «эшләрне» генә түгел, зурракларын да чүп итеп аста калдыра торган зур бер вакыйга — халыкның барлык катлауларын хәрәкәткә китергән фаҗигале вакыйга: 1914 нче елгы сугыш килеп чыкты. Арыш урагына төшкән генә чак иде, кырлар буенча ат атланган кешеләр чабып, сугыш башлануы турында хәбәр итеп, хәзер үк кайтырга чакырып йөрделәр. Китте елаш, китте күз яше, хәтта урылмаган арышлар да, башларын иеп, хәсрәтләнеп калган кебек күренәләр иде. Беренче чиратта китүчеләрнең әле җырлап, әле тәкбир әйтә-әйтә авылдан чыгулары, аларның азык капчыкларын төягән олаулар, озата баручы хатын-кызларның, үзләрен ничек тә тыярга тырышып, яулык почмагы белән капланып тын гына елашулары, хуҗалык турында, тормыш һәм бала-чага турында кайгыртып әйтелгән өзекөзек сүзләр, җыр һәм тәкбир аралаш бирелгән дөнья киңәшләре... Шулай ук «менә-менә» дип, үзләренә хәбәр килүен көтеп торучы, яки алынып та, өй эшләрен карау, ата-анасы белән саубуллашу өчен тик берничә көнгә генә җибәрелгән һәм шул соңгы көннәрне аракы һәм күз яше белән юучы яшьләрнең, никрутларның, урам буенча гармонь уйнап: Без урамнан узган чакта ачуланма, хәзерәт, Без җырламый кем җырласын, төште башка хәсерәт, — дип җырлашып йөрүләре, ялгыз калган хатын-кызларның төшлек салдырып, фал китабы ачтырып, үзләренең иртәнге көннәрен юратулары, муллаларның хөтбә артыннан «патша-әгъзам хәзрәтләренең саулыгына», безнең солдатларыбызның немец ләгыйнь дигән затны кырып-себереп кайтуларына багышлап халыктан дога кылдырулары, кулына күкәй тотып, хат яздырырга, хат укытырга йөрүче әбиләр, апалар, барысы бергә кушылып, татар авыллары дер тетрәп тордылар. 39 Тирәкле авылында бу тетрәткеч вакыйгадан хәзергә әлләни калтырап төшмәгән бер кеше булса, ул — Сәлмән карт иде. Аның кече малаена тиз генә тимәячәкләр, «тәти апа» бүләге әле аңа байтакка җитәчәк, олы улы Рифгать, алдан ук аяк киенеп, казна поставкасы эшенә кушылды, башка барлык эшләрен икенче планга калдырып, ул хәзер шул эш артыннан чаба. Шул максат белән Ахтай суындагы тегермәнне ашыгыч рәвештә аякка бастырырга йөри. Калса, уртанчы малай — өяз йөреп сәүдә итү эшендә абыйсы Рифгатьтән соң иң өметлесе — кала. Хәер, бусы турында Сәлмән карт үзе кайгырта башлаган: ул итәккә ут кабынганны көтмичә, алдан ук күрәсе кешеләрне күрә, сөйләшәсе кешеләр белән сөйләшә йөри иде. Тик шулай да картның күңеле бик үк тыныч түгел, тормыш күргән ул тәҗрибәле карт сизенә: бөтен кешеләрне эләктереп алган бу афәтле янгыннан, ай-һай ла, алай осталык белән генә бер читтә калып булырмы икән? VIII Шул ук вакытта әле Сәфәргали дигән кеше дә исән һәм ул, тыштан шаркылдап көлгән булып һәм шуның белән үзенең эчке зәһәрен вакытлыча гына булса да томалап, шуннан үзенә тынычлык табып яки тормышның кыйшык якларыннан төрле уйлануларга бирелеп, әле тегендә, әле монда калкып килеп чыга, яшен ташы кебек атылып йөри иде. Ашау-эчүдән һәм киемсалымнан (ә бу яктан ул үзен бик алдатмый, һәрхәлдә Корбангали тегүче малае иде) артканын җыеп, бер мәртәбә ул хәтта өйдәгеләргә аз-маз гына акча да салды. Моның коры комга төшкән бер тамчы су гына булганлыгын белә, табылмаганын тау чаклы итеп вәгъдә итә, шул ук вакытта, комга төшкән бу «тамчылар» белән генә канәгатьләнә алмыйча, бертуктаусыз эзләнә иде. Сугыш башлану хәбәре, илдә кабынып киткән кайгы-зар сөреме аны да, әлбәттә, бер читтә калдырачак түгел иде. Шуны чамалап, ул үзенең бу озын сәфәренә чик куярга булды, кесәңдә паспортың да юк килеш, андый-мондый аңлашылмау килеп чыкканчы, тизрәк үз туфрагыңа кайтып егылуг әлбәттә, яхшырак иде. «Алсалар шуннан алырлар, кечкенәдән бергә үскән егетләр белән, ичмасам, бер никрут булып йөрермен» дип уйлады ул. Әлбәттә, карт белән карчыкның ризабәхиллеген дә алырга кирәк иде. ШуларныН барысы турында да уйлап, ниһаять, бер дә бер көнне ул Нижгар мишәрләреннән тагын үзенең Казан якларына кайтып төште. Ләкин Казанның бу ягына чыккач тагын саташты. Теләче ягына борыласы урында, әллә никадәр җир уратып, пароход белән Спасс ягына юл алды. Ул якта нинди дә булса бәхет табуга өметләнеп түгел, юк, ул инде Зәйтүнә турында мөмкин кадәр уйламаска, аның шәүләсен күңеленнән бөтенләй чыгарып ташларга тырыша иде. Алай гына да түгел, ул үзенең болай яшен ташыдай атылып йөрүләренең, башына төшкән барлык бәлаләрнең төп сәбәпчесе итеп Зәйтүнәне саный, аеруча зәһәре чыккан минутларда күңеленнән аны каһәрли, аның исемен ачыну һәм тетрәнү белән кабатлый иде. Шуның янына тагын аңа бернинди дә игелек күрсәтмәгән ул Спасс ягында Сәлмәннекеләрнең аңарга тынгы бирмәячәкләрен, күзгә күренү белән: «Әнә ут төртүче! Әнә кеше котыртучы!» дип, становой пристав кулына тотып бирәчәкләрен һәм әле ул күреп җиткермәгән әллә никадәр күңелсезлекләр килеп чыгасын белә иде. Әйе, аларның барысын да белә иде, ләкин шуларны белә торып, шулай да әнә шул куркыныч якка таба китте. Чөнки ул якта, ачыктан-ачык күренеп торган хәтәрлекләр белән бергә үк, күңелгә тынгы бирмичә бер өзлексез үзенә тартып торучы сихри йолдыз — .алдакчы һәм күз нурын алучы яшьлек йолдызы янып тора иде. һәм 40 барлык иске исәп-хисапларны онытып, ул яңадан яшен ташына әверелде, читтән генә булса да Зәйтүнәне бер күрү өчен бөтен хәвеф-хәтәрләргә ташланырга әзер торучы фетнәчел Сәфәргали булып калды. Менә ул яңадан ашкынулы Идел белән тынгысыз Кама арасында, ул яңадан ике су, унике ут арасында... Әмма Тирәкле тирәсенә кайтып җиткәнче аңа Благовещенск дигәи зур гына рус авылында тукталырга һәм, уйламаганда гына, кайбер иске танышлар белән маңгайга маңгай бәрелешеп алырга туры килде. Волость үзәге булган бу Благовещенск авылында, зур-зур тәрәзәле кызыл йорт янында, ире-хатыны, бик күп кеше кайнашып тора иде. Болай кешеләр җыелып торган җир яныннан Сәфәргали тыныч кына үтеп китә аламы соң! Ул, тыелгысыз бер кызыксыну беләп, әлеге кызыл йорт янына килеп басты һәм кайсы лышык-лышык елап, кайсы үзара нәрсә турындадыр бик җитди сөйләшеп торучы хатын-кызлардан: — Монда нәрсә бар? Ник җыелдыгыз? — дип сорады. Тегеләр, гаҗәпсенеп, Сәфәргалигә баштанаяк бер карап куйдылар. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул, ярсаң ике кеше чыгарлык җиләктәй егет, янында озата килүчесе дә юк, күзендә яше дә елтырамый. Җитмәсә- тагын ачу китереп: «Монда нәрсә бар?» дип сорашып торган була. — Монда җан алучы газраилләр бар, — дип ачулы гына итеп җавап кайтарды бер хатын. Ул арада ишектән карсак кына буйлы, чүрәкәй генә бер кеше чыгып, француз яулыклы бер карчыкның муенына сарылды: — Булмады, биргән сәдакаларың бушка китте, анакай... һәм сорашырга теләп тирәсенә ябырылган хатын-кызлар төркеменә сулагай кулын гына селтәп, рәтләп сөйләшергә дә теләмичә, кызыл йортның артына китте. Күренеп тора, мескен кеше үзенең чүрәкәйлегенә ышаныч баглап, калдырмаслармы дип өметләнеп кергән булса кирәк, барлык өметләре бушка киткәч, тәмам коелып иңгән һәм хәзер,, күз яшен кешегә күрсәтмәс өчен, тизрәк кызыл йортның артына — ышыкка ашыга иде. Сәфәргалигә хәзер барысы да ачык иде. Бик тиз генә бер вакыт эчендә аның башыннан берничә төрле каршылыклы уйлар үттеләр. Беренчедән, бөтен кешенең итәгенә ут капкан бер вакытта үзенең болай юкка буталып йөрүен былтыр үлгән ябалакның быел башын калкытуы дип карый, шул ук вакытта бу таныш якларга әйләнеп кайткач аның Зәйтүнәгә булган ачуы кабаттан яңарган төсле: «Алда ниләр булачагын кем белгән. Ичмасам, бер күреп, теге вакытта әйтми калган сүзләремне әйтермен. Бай малаена кияүгә чыктым дип тынычланып калмасын» дип уйлый һәм, шулай уйлап, үзен, үзенең бу тирәдә мәгънә- сезгә буталып йөрүен акларга тырыша иде. Ләкин аңа бу тирәдә озак чуалырга бирмәделәр, ярым хәрби киемдәге берәү, искәртмәстән генә килеп, аның җиңеннән тотты. — Рәхим итегез, гражданин, — диде бу кеше, Сәфәргалигә кызыл йортны күрсәтеп, — сезнең анда керүегезне үтенәләр. Сәфәргали аптырабрак калды, ләкин сер бирмәде. Карышмыйча гына ул кешегә ияреп, кызыл йортка кереп китте. «Нәрсә булса да барыбер түгелмени» дип уйлады ул, бөтенесенә берьюлы кул селтәп. Шулай да суелырга озатылучы көтүгә кушылып хәзер үк китәсе килми, алай-болай кырын килә башласа, башны дураклыкка салып берәр нәрсә чыгарып булмасмы, дип план корып алган иде. Кешеләр чишенә торган алгы бүлмәдә тукталып та тормыйча, аны туптуры комиссия утыра торган түр залга алып керделәр. Пеләше дә,, пеләш түгеле дә — монда биш-алты кеше утыра, каралырга килүчеләрне елатып чыгаручылар нәкъ менә шулар иде инде. Сәфәргали, үзенең хәтта паспорты да булмауны искә төшереп, бик тиз генә уйлап алды: «йөри торгач, үз аягың белән килеп каптың, егет». Әйе, эшнең шуңа 41 таба барганлыгы ачык иде. Ләкин бу кискен хәл, гаҗизлекнең чигенә җитеп, дөньяга «нәрсә булса — шул!» дип кул селкеп карарга өйрәнеп килә торган Сәфәргалине әлләни өркетмәде. Киресенчә, бу минутта ул үзен аеруча иркен тота, аңа соңгы вакытларда әллә кайда югалып торган тапкырлыгы һәм җорлыгы кинәт яңадан әйләнеп кайткандай булган иде. Сораганда бернинди дә документ чыгарып күрсәтә алмагач, үзе тагын бу якныкы да булмагач (җитмәсә тагын авызын ерып көлеп тора), комиссиядә утыручылар бер-берсенә серле генә карашып алдылар. Шунда ук Сәфәргалигә сорау бирелде: — Үзегез бу якныкы да түгел дисез, документыгыз да юк, сез соң нишләп йөрисез бу тирәдә? — Пәйгамбәр эзләп йөрим, — дип җавап кайтарды Сәфәргали һәм мондый шаккатыргыч җавапның телгә килүенә үзе дә шатланды. Аның, әлләни мәгънә бирмичә, бары тик тел очына беренче булып килгәнлектән һәм үзе әледән-әле кабатларга яратканлыктан гына әйтеп ташлаган бу көтелмәгән җавабы өстәл артында утыручы түрәләрне чынлап ук шиккә төшерде. Алар, тагын бер кат бер-берсенә карашып, колактан колакка нидер пышылдашып алдылар. Сәфәргалинең аның саен кәефе күтәрелә бара иде: «Бер дурак сүз биш-алты түрәнең башын катырырга җитә калды» дип уйлады ул эченнән һәм, дивана кешеләрчә авызын ерып, каршыларында басып тора бирде. Ул арада комиссия башлыгы каты гына итеп тамак кырды, аның ниндидер тагын бер бик хәтәр сорау бирергә җыенуын күреп, Сәфәргали сагая төште. — Пәйгамбәр дигәнегез безгә бик үк ачык түгел. Бәлки, сез патша- әгъзам хәзрәтләрен сакларга китәм дип әйтмәкче була торгансыз? Комиссия башлыгы Сәфәргалинең күзләренә үтә туры карап, текәлеп калды. Сәфәргали дә кызып китте. Идиот икән идиот, шул бер уңайдан шаулап һәм тегеләрнең нәкъ күзләренә карап, ярып салды: — Патшаның аның безнең авылга килеп тә караганы юк. Төсен-битен белмәгән, күреп танымаган кешене ничек итеп сакламак кирәк. Түрәләр, көләргә дә, сүз әйтергә дә белмичә, утырган җирләрендә катып калганнар иде. Егетне, «дивана» дип, имәндәй буе-сыны белән сөреп чыгарырга вакыт җитеп килә иде. Ул арада өстәл артындагыларның берсе, бер кенәгәне бик тырышып актара торгач, аннан нидер тапкан кебек, үтә җитди төс белән янындагыларга күрсәтте. Барысы да Сәфәргалигә тагын бер карап алдылар. — Сезнең фамилиягез Корбангалиев бит әле?—дип, бу юлы инде аерым бер кызыксыну белән сорады башлык. — Шулай, — диде Сәфәргали, әле һаман ахмакларча ерылып көлеп торган хәлдә. Ләкин болай оста көлеп тору гына аны коткарып кала алмады, комиссия башлыгы каты гына итеп кычкырып җибәрде: — Сез, Корбангалиев, митинговать итәргә бик оста икәнсез. Ахмаклык белән алдырып булмаслыкны Сәфәргали аңлаган иде инде, шулай да түрәнең бу бәйләнчеклеген төшенә алмаган булып кыланды. — Бу сүзне беренче кабат ишетәм. Нәрсә ул? Чәйгә салып эчә торган берәр нәрсә түгелдер ич? Ул хәзер инде көлми, көләргә уйламый да. Шул ук вакытта, куркып, калтырап төшәргә дә уйламый, түрәләр аңа чекерәеп карап торсалар, ул аларга карагайда да зәһәррәк тасыраеп тора иде. Ахры чиктә комиссия башлыгы бөтенләй җенләнеп китте: — Башыңны идиотлыкка салып торма. Исеңә төшер, Чистополь шәһәрендә, базарный площадьта кул болгый-болгый кычкырып, политика сатучы кеше син булгансың ич? Менә бу юлы инде Сәфәргали чын-чынлап көлеп җибәрде — аның тешләре түрәләр алдында да шулай, оятны белмичә, ялтырап тезелеп торалар иде. 42 — Чистай шәһәрендә булса исемдә, — дип җайлап кына сөйләп китте ул, — әйе, булды шундый эш. Ялгышмасам, ат базарында иде кебек. Мин ул вакытта, маклер оулып, барышникларны берсе белән икенчесен килештереп кайнашкан була идем. Ансы дөрес, кул болгаган чаклар да булгандыр. Кызып киткәч, анымоны карап торасыңмыни. Шуиың өчен ат базары ул. Сүздән берсен әйтергә була, мин айда койрык асты катып беткән чыгымчы айгырын, «Бик шәп хайван!» дип, ялганлап сатучы бер карт жуликка каршы чыккан идем. Әмма шулай да мии, ул айгыр базарда тормаска тиеш, дип һич тә бәйләнмәдем. Тора бирсен. Шуның өчен базар ул. Иллә-мәгәр мин бер нәрсәне төшенеп җитә алмыйм, хөрмәтле начальник әфәнделәр! Кайсы юләре политика кебек зур нәрсәне- койрык асты каткан чыгымчы айгыр белән бер рәткә китереп куя икән? Менә моны һич тә аңламыйм, хөрмәтле начальник әфәнделәр. Мии үзем алай зур кеше булмасам да, политиканың ат базарында, койрык асты каткан чыгымчы айгыр белән бер рәттән басып тора торган нәрсә булма- ганлыгын яхшы беләм. Ә сез аны миннән дә яхшы белә торгансыздыр дип уйлыйм. Түрәләр, Сәфәргалинең бу ялкынлы нотыгын тыңлап торганнан соң, нишләргә дә белмичә, бер-берсенә карашып куйдылар. Тик шулай да аларның берсе дә политиканы пычрак койрыклы айгыр белән бер рәткә куеп тикшерергә ярый, дип расларга батырчылык итмәде. Әлләни политик пичәт басмыйча гына, шулай да Сәфәргалине гомуми көтүгә куып кертергә булдылар. Каралырга килгән кешеләрнең күбесе, сугышка бармаска теләп, юк авыруны бар ясап, колак бозып, күзгә тәмәке суы җибәреп, бармакны балта белән чабып килгәнлектән, комиссиядә утыручылар соралган санны тутыра алмыйча интеккән булганнар икән, шундый киң җилкәле җиләктәй егет үз аяклары белән килеп кергәч, аны, әлбәттә, ычкындырмадылар. Туган-үскән урынындагы (Лаеш өязе, Пановка волосте) хәрби начальникка үзләре хәбәр итәргә булып, Сәфәргали Корбангалиевны да бүген озатылачак командага теркәп куйдылар һәм, карыйсы эшләрен карарга өч сәгать вакыт биреп, чыгарып җибәрделәр. Дөрес, башка кайберәүләр кебек, күз яшенә тыгылып, атылып-бәре- леп чыкмады Сәфәргали. Шулай да борын бик салынган иде. Кырын килсә дә килер икән кешегә. Әлләни зурны өмет итеп тә кайтмаган иде, югыйсә. Бары тик күрмәкче генә иде. Әти-әнисенең бәхиллеген алмакчы, үз авылында никрут булып йөрмәкче иде, ә менә берсе дә ул дигәнчә булып чыкмады... Ачудан бер эчмәкче булып аракы сатып алды Сәфәргали. Шул тирәдәге бер фатирга кереп, тамакка ашап, эчеп, ике-өч сәгатькә генә булса да дөньясын онытып торырга булды. Ашагач, бигрәк тә ялгыз баштан күп кенә төшереп тә алгач, изрәп китте егет, йоклыйсы килә башлады. Ни генә димә, юл киленгән, аннан соң түрәләр белән бәрелешкә дә кергән кеше бит. Ләкин аңа, өйдә йокларга урын булмас, чебен күп, йөрү күп, әнә бар, бик ул хәтле изелсәң, тезмәгә менеп ят, коры печән өстендә рәхәтләнеп йокларсың, диделәр. Бу — килешеп булырлык тәкъдим иде, Сәфәргали, бик шатланып, тезмәгә менеп китте, хуш исле коры печәнгә башын куеп, рәхәт йокыга талды. Бер сәгатьме, өч сәгатьме йоклагандыр, бер заман ул мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышка уянып китте. Аста, тугарылып куелган тарантас буенда ике кеше, пыш-пыш килеп, нәрсә турындадыр бик тырышып киңәшләшеп маташалар йде. — Күрәсе кешеләрне күрдеңме? — дип сорады берсе. Күрдем. Эш пешәр төсле тора. Мәгәр бу алып килгәннәр белән генә котылып булмас, тагын бер сарык суеп китереп бирергә кирәк булыр үзләренә, — диде икенчесе. — Төкер сарыгына, баш кыйбат,—диде беренчесе. 43 — Сарыкка төкерергә ярамый, мәгәр вакытына күрә исәпләшеп тә •булмый,—диде тегесе. Монда эшнең тикмә түгеллеген, бүләкләр биреп, кемнедер сатып алырга киңәш итешүләрен төшенеп, Сәфәргали тиз генә аска күз төшерде. Анда чынлап та ике кеше һәм бу ике кешенең берсе Сәлмән карт булып, икенчесе аның уртанчы малае Хикмәт иде. — Тиздән минем чират җитә. Мин, йөрәкне дерелдәтү өчен тагын бераз бал ашап алам, — диде Хикмәт һәм, тарантас башына — печән арасына яшерелгән бал тәпәнен чыгарып, аннан кашыгы-кашыгы белән бал ашарга кереште. — Син анда теге зур корсаклы врачка әйтерсең: «Мин Тирәкле авылының Сәлмән кенәз малае» диен, ул үзе шуннан белер. Авызы бал белән тыгылган Хикмәт аңа җавап кайтара алмады. Карт: «Ярый, хәерле булсын. Мин шул тирәгә барам. Тарантастагы әйберләрне яхшылап төреп китә күр» дип, малайның кат-кат исенә төшереп, үзе чыгып китте. һич тә көтмәгәндә Сәлманнекеләрне очратудан һәм бигрәк тә алар- ның түрәләрне сатып алып сугыштан качып калырга йөрүләрен күреп, җен ачуы чыккан Сәфәргали, айныр-айнымас баштан, шунда ук эшкә тотынды. Тарантаста бер бал тәпәне генә, яисә бер төче бал тәпәне генә булмаска тиешлеге билгеле иде. Шулай да үзе генә йөк актаруны җайлы тапмыйча, кызыл йорт янына чыгып китте ул һәм аннан пахмельдән нишләргә белмичә йөргән дистәләп егет ияртеп керде. Тарантаста чынлап та бер бал тәпәне генә түгел, әчесе дә, төчесе дә җитәрлек иде. «Безгә ут та юк, суд та юк, китәсе баш киткән» дип йөри торган бу яшьләр, дәррәү тотынып, тарантасны дер селкетеп алдылар. Ярты сәгатьтән соң,, күрәсең, комиссиягә керергә вакыт җитү алдыннан тагын бераз бал ашап китү нияте белән әйләнеп килгән Хикмәтне нык кына исергән тугыз егет бердәм ташланып, төрлесе төрле җиреннән эләктереп алдылар һәм: — Син, черек теш, түрәләрне сатып алып, сугыштан калмакчы булып йөрисеңме әле? Калмыйчарак тор, — дип кабатлый-кабатлый, дөмбәсли башладылар. Унынчы егет катнашмады, чөнки ул, әче балдан соң төче бал белән дә мавыгып китеп, тәпәнгә башы белән үк чумган иде. — Әмма, егетләр, карагыз, анда баргач, «бай малайлары акча биреп, балмай биреп, сугыштан калалар икән» дип, тавыш кузгата күрмәгез. Югыйсә берегезне дә сугышка җибәрмәсләр. Болан да каннары кызган егетләрне Сәфәргали әнә шулай өстереп тә җибәргәч, тегеләр бөтенләй тузгыдылар. Ун минуттан инде: «Бай малайлары акча биреп, бал-май биреп, сугыштан калалар. Ник ул алай?» дип, .сүгенәсүгенә йөрүче егетләр кызыл йортны сырып алганнар иде. IX Сугыш башлангач, Сәлмән карт, бөтен кешеләрнең чабуыннан эләктереп алган бу афәтле янгыннан осталык белән генә читтә калып булырмы икән, дип эчке шомлану белән әйткән иде. Картлач дөрес сизенгән икән. Башкаларны чорнап алган кебек берьюлы ук убыл алмаса да, шулай да сугыш очкыны аларны да читтә калдырмады. Әлеге шул кызыл йорт янында кызмача башлар күтәргән шау-шу зурга китте. Бер кешенең авызын майларга мөмкин, ике кешенең, күп дигәндә өч кешенең, ә урамның авызын майларга мөмкин түгел иде. Сәлмән картның уртанчы малае Хикмәт белән дә бу шулай булды. Приемда утыручы врачны майлап, малаен алып калырга маташуы фаш ителгәч, карт белән озак сөйләшеп тормадылар, үз елгылары белән бергә командага теркәп, Хикмәтне солдатка алдылар. Ә көтү арасына бер кереп киткәннән соң аерып 44 алу ансат түгел иде. Сәлмән карт соңыннан үзе белгәнчә кайбер җирләргә сугылып караса да, рәт чыгарлык булмагач, ахырда: «Алланың тәкъдире шулайдыр, бөтен ил өстенә килгән бәладән без генә бер читтә калмабыз» дип, кул селтәде. Шомарак һәм үткенрәк кеше Рифгать йөрсә, бәлки, берәр нәрсә чыккан да булыр иде, ул, эше күплекне сылтау итеп, күп йөрмәде. Дөресен генә әйткәндә, энесенең солдатка алынуына ул әлләни хафаланмады да. Чөнки болай өч малайның берсе дә китмичә калса, телгә керүдән шикләнә иде. Әгәр инде сугышта Хикмәт белән андый-мондый бәхетсезлек була калса, ул чагында... бу чаклысыи Рифгать хәтта үзенә-үзе дә әйтеп бетерми, ләкин ул чагында йорттагы байлыкны бүлешкәндә өч пайдан бер пайның бөтенләй төшеп калачагы шайтанын вәсвәсә булып аның күңеленә килгәли иде. Ни генә булмасын, Хикмәт. китте, картының уртанчы малае йорт өчен хәзер юк исәбендә иде инде. Хикмәт китү белән өяз арасына йөреп сәүдә итү дә кимеде. Капласа моны тик Рифгатьнең казна поставкасындагы уңышлары гына бераз каплый, ә Рифгатьнең тегермәне чынлап та һәрьяклап тарта башлаган иде. Хикмәт борчуларына инде беркадәр ияләшеп килгәндә, Мидхәт-яшь кияү борчу уйлап чыгарды — анысы «Прапорщиклар мәктәбенә укырга китәм» дип бәйләнә башлады, һәр вакыттагы кебек, бу уңайдан да ул әллә нихәтле купшы сүзләр кулланды, — «Ватан наме өчен!», «Бурыч», «Без — золотая молодежь да читтә калгач, династия һәм тәхет өчен кем көрәшер?» кебек, Сәлмән картка бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр белән әтисен исертмәкче булды. Ләкин кинәт кузгалган бу купшы патриотлыкның төбендә бик аңлаешлы бер сәбәп ята иде: әлеге теге «тәти апа сәгате»ннән соң авылда, бигрәк тә яшь-җилкенчәк арасында, Мидхәткә күз ачарга да бирмиләр, кайсыдыр бер әче теллесе хәтта бәет тә чыгарып өлгергән, бигрәк тә ирләре сугышка киткәннән соң зәһәрләре чыккан солдаткалар туры килгән саен тегенең җелегенә йөгерә торган итеп чеметеп-чеметеп алалар иде. Сәлмән карт йортка буй бирмәс бу «малай актыгы»ның мондый сүзләрен башта колак яныннан игътибарсыз уздырырга тырышып йөрде. Алай гына булмагач, тыңлаусыз малайны югары өйгә — аулакка чакырып, үгетләп, әлләниләр белән кызыктырып карады. Әмма Мидхәт һаман үзенекен итә, картның бер сүзенә ун сүз белән җавап кайтара, кыскасы, Сәлмән картның исәбе буенча, малайны тагын бер мәртәбә салкын кладовойга ябып, кикериген шиңдерергә вакыт җитеп килә иде. Ләкин карт моңа өлгерә алмый калды, бер көнне Мидхәт кунарга кайтмады. Көндез дә күренмәде, икенче төнгә дә кайтмады, сорашкалап карадылар — рәтле-башлы сүз әйтүче булмады. Ахырысы, * малайның йорттан качып китүе булды булса кирәк. Тузгыган карт, нишләргә дә белмәгәч, ачуын килененнән алырга теләп, Зәйтүнәгә ташланды: «Кулыңда ир тота алмаслык булгач, кияүгә чыкмаска кирәк ие. Йоклыйсың бугай сыер кебек мышкылдап». Зәйтүнә, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да тел кузгатып каршы сүз әйтмәде, гомумән, ул бу вакыйгага ничектер исе китмичәрәк карый, хәтта үзен бераз җиңеләеп калгандай хис итә башлаган иде. Сәлмән карт килен сүгү белән генә, әлбәттә, тынычлана алмады, малайны табып борып алып кайтам дип түгел (ул инде бу эшне дә тәкъдиргә сылтап, үзе әкренләп суына башлаган иде), әле тик кайда булса да күреп, колагын борып, әйтәсе киңәшләрен әйтеп һәм, боларыннан да бигрәк, файдасы тиярдәй кешеләр белән сөйләшеп, ничек тә булса ышыккарак урнаштырып булмасмы, дигән өмет белән, ат җиктереп Казанга чапты. Әлбәттә, буш кул, буш кесә белән түгел иде. Ләкин картның бу теләге дә барып чыкмады. Сәлмән Казанда воинский начальник бусагасын таптап, белгән-күргән кешеләрдән сорашкалап, малаен эзләп йөргәндә, Мидхәт, үзенең II иче гильдия купең Вилданов малае булуы аркасында һәм, әлбәттә, гимназиядә укыган булуын да әйтеп, Чистайдагы прапорщиклар мәктәбенә мә 45 шәкатьсез генә урнашып өлгергән иде. Сәлмән карт моны сугышның үз өстенә төшкән икенче очкыны дип кабул итте. Күңеле тыиычсызланган- нантынычсызлана бара иде картның. Ялгыз гына калган минутларында, бигрәк тә пошынып йоклый алмыйча яткан төннәрендә ул: «Әллә нинди гөнаһшомлыкларыбыз бардыр... Моннан зуррак бәлаләреңнән үзең саклый күр, ходаем!» дип, эчке куркыну белән үзенә үзе пышылдый иде. Ләкин көндезгә чыгып, яңадан дөнья мәшәкатьләренә чумгач, ул бо- лай нечкәртеп торуны ташлый, яңадан элекке тынгысыз Сәлмән булып кала иде. Чаба, бурычлы кешеләрдән акча таптыра, нужасы имана җи- .рен сатуга барып терәлгән кешеләрне күзәтә, кибеткә чыгып тоз, керосин үлчәп җибәрә, йөк өстенә утырып базар чаба, ишек алдына чыгып ялчы малайларны кыздыра, киленнәргә генә ышанмыйча тавык ояларын карый... кыскасы, кичәге Сәлмән нәкъ үзе. Ләкин кешеләр кичәге кешеләр түгел, кешеләр күзгә күренеп үзгәрә, сизелерлек кырыслана баралар иде. Моны Сәлмән кибеткә әйбер алырга килгән хатыннарның бер тиен өчен кан талашып сатулашуларында, йөк төятергә авылда кеше табып булмауда, кунакка кайткан фронтовикларның үзенә сәлам бирмичә узуларында һәм башка бик күп төрле тормыш-көнкүреш ваклыкларында күзәтеп килә иде. Башкаларны әйткән дә юк, бер көнне хәтта — ни йомык кеше — кодасы Бурсык Аптулга кадәр теле белән аңа энә кадап китте. Сәлмән карт, складларда җыелган дүрт-биш олаулык тирене төятергә кеше тапмыйча җене чыгып кайтып килгәндә, урамда кодасы Аптулны очратты. Исәнлек-саулык һәм дөнья хәлләре турында бер-ике авыз сүз алышканнан соң ук Сәлмән, дөнья көтүнең авырая баруыннан, әле менә өч-дүрт олаулык йөкне төятергә дә кеше таба алмый йөрүеннән зарлана башлаган иде, Бурсык Аптул моны үз адресына карата төрттереп әйтелгән сүз дип уйлап булса кирәк (кашка алаша бурычыннан ул әле һаман котылып бетә алмаган иде), аннан һич тә көтелү ихтималы булмаган бер кызулык белән: — Синдә әле йөк төятү кайгысы икән, Сәлмән,— дип, кабынып китте. һәм Мидхәтнең өйдән качып китүенә ишарәләп, шул ук вакытта кызы Зәйтүнә өчен эченә җыеп йөргән рәнҗүләрен дә берьюлы сиздереп, дуамал гына түгеп салды: —Кеше дисең син, кода, кеше нишләмәс ул... үз балаларыбызны тыңлата алмый башладык бит инде. Атыбызга утыртып өйгә мәткә алып кайталар. Мәткә калдырган «бүләкне» авыл кешеләренә өләшеп йөриләр. Дөньяга сасысы чыга башлагач, өйне, хатынны ташлап, качып китәләр... һәм Сәлмәннең нәрсә дип әйтүен дә көтмичә, кырт кына борылды да тизтиз атлап үз юлына китеп тә барды. Урам уртасында бер сүз әйтә алмыйча басып калды Сәлмән карт. Хәер, сүз әйтергә вакыт та булмады аңа. Ничектер бераз таркалып калган иде ул. «Нишли башладылар соң әле бу кешеләр?» дип, күңеленнән үзенә үзе сорау биреп куйды. Башкалардан ишеткәләсә дә, һәрхәлдә кодасыннан да мондый чәнечкеле сүзләр ишетермен дип һич тә көтмәгән иде. Кодасы Бурсык Аптул белән булган шушы бәрелештән соң Сәлмән картның эчке тынычсызлыгы тагын да көчәя төште. X Сәфәргалиләрне пароход трюмына төяп Казанга озаттылар. Юлда килгәндә, «Чалгы пәке» дигән бер кушамат тагылуны искә алмаганда, Сәфәргали өчен әллә ни кызыклы нәрсә булмады. Ә бу яңа кушамат болай килеп чыкты: Тәтеш өязеннән алынып, Сәфәргалиләр көтүенә кушылган кечерәк кенә буйлы, кысык күзле, берәүгә дә катнашмыйча бер почмакта бөрешеп баручы бер егетнең капчыгында түтәрәмгә якын каклаган каз ите 46 бар иде. Саран гына, йомыкый гына бу адәм, яшь булуына да карамастан, һәртөрле дини хорафәтләргә,. ырымнарга бик ышанучаи кеше иде булса кирәк, һәрхәлдә ул бисмиллалы ризыкны бисмилласыз пәке белән кисә торган зат түгел иде. Ә каз ите түтәрәмен кисәргә пәке, әлбәттә, кирәк иде. Рус егетләре һәртөрле пәкеләр тәкъдим итеп карадылар, «дуңгыз ите кискән ^пәкедер ул» дип, алмады. Янында утырып баручы ике якташ егетнең берсендә ак сөяк саплы пәке булса да, ул шул сөяк сабы аркасында шундук яраксызга чыкты. «Син аның нинди сөяктән ясалганлыгын үзең дә белмисең ич, әллә ул сугышта үлгән кешеләрнең чәл- тер сөягеннән кырып ясалгандыр, кем белгән аны» дип, пәкене иясенә кире атты. Егетнең бу сайлануларын бер читтән мыштым гына күзәтеп барган Сәфәргали, бик юаш күренергә тырышып: «Менә, иптәш, әгәр ошатсаң? Китәр алдыннан гына әти, тимерчегә алып барып, үзебезнең иске чалгыдан ясатып алып кайтты» дип, үзенең чалгы пәкесен сузды, һәм шул уңайдан егет кулындагы түтәрәмне дә мактап: «Казыгыз симез булган икән. xaej)... Әнә нинди казлар үстерә торган якларыбыздан аерылып ки- геп барабыз бит, малай!» дип мөгерәп куйды. Чалгы пәке, майлы каз итен мактап телгә алу, туган якларны искә төшерү моңа чаклы берәү белән дә катнашмыйча, үз уйларына үзе күмелеп килүче Тәтеш егетенең күңелен йомшартып җибәрде булса кирәк, ул, Сәфәргалигә карап: «Үзең кайсы якныкы соң? Утыр, ризыктан авыз ит, сөйләшеп, хәсрәтләрне бүлешеп барыйк», диде. Сөйләшергә дигәндә Сәфәргалине куш инде, бигрәк тә алда әнә шундый симез каз калҗалары торганда. Ул, пәке сайлау ягыннан карап, Тәтеш ягы егетенең кем булуын чамалап алган иде инде, сөйләшкәндә аның салпы ягына салам кыстырыбрак сөйләшә һәм, әлбәттә, майлы- майлы калҗаларны да онытмый иде. — Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда «Мостай» дип кенә йөриләр иде, хәзер дә шулай гына дип йөрергә була, — дип, бөтенләй үз итеп, сөйләшеп китте егет. — Только, малай, алла кушып, бергә генә туры килсәк ярар иде. Син миңа өйгә хатлар язар идең... Кыскасы, Мостафаның эчкерсез дус булачагы күренеп тора иде. һәм әнә шул бергә утырып какланган каз ите ашау вакыйгасыннан соң Сәфәргалигә «Чалгы пәке» дигән кушамат тагылып калды. Хәер, ут моңа бер дә ачуланмый, чөнки бу исемне хезмәт куеп алганлыгын һәм иптәшләренең аны яратып әйткәнлеген яхшы белә иде. Сәфәргали барып җиткәч тә Мостафа белән бергә 112 иче укчы Казан полкына эләкте. Күбесенчә татарлардан торган бу полкта Теләче якларыннан килгән егетләр дә бар иде. Ләкин авылдашларыннан Сәфәргали берәүне дә күрмәде, шулай ук картларның нихәлдә ятуларын әйтеп бирүче дә булмады. Шулай да алар занятиеләрдән тыш вакытларда, үзара мөнәсәбәтләрдә берберсенә «Якташ», «Әй, якташ!» дип эндәшәләр һәм болан эндәшү коры команда авазларыннан, начальствоның рәсми боерыкларыннан, сүгенү сүзләреннән яңгырап торган казарма тормышына чак кына булса да үзгәлек — кешелек җылылыгы кертә иде. Сәфәргали бигрәк тә бу киеренке казарма шартларында үзенең чынлап та авыл малае, крестьян тумасы икәнлеген сизә башлады: занятиеләрдән соңгы кыска гына вакытларда авыл егетләренең курилкада тәмәке тарта-тарта, узганнарны искә төшереп, үз телләрендә сөйләшеп утырулары, әле телдән төшеп бетмәгән авыл гыйбарәләре, кайберәүләренең шунда авыл көйләренә әкрен генә шыңшып куюлары, өйрәиүсугыш турында сүз барганда кайберәүләренең искәрмәстән генә авыл хуҗалыгы, ат-сыер турында кыстырып җибәрүләре аңа ошый, ул мондый сүзләрне яратып тыңлап утыра, үзе дә кушыла һәм үзен шушындый җылы моң белән яшәүче- кешеләр арасында сизүдән аңа ниндидер эчке тынычлык, үзүзепә ньп- рак ышана бару, ныклык урнаша иде. 47 Бигрәк тә Мостафа белән аның арасы якынаеп китте. Тел белмәве аркасында өйрәнүләрне, казарма тәртипләрен бик авыр үзләштерүче һәм казарма тормышында тагын да бөрешеп, йомыкыйланып калган Мостафа аптыраган саен Сәфәргали янына йөгереп килә, аннан сораша, ничек тә булса белергә, төшенергә тырыша иде. Ләкин бөтен нәрсәнең практик асылын төшенеп эшләргә өйрәнгән һәм моңа кадәр абзардан чыкмыйча яшәгән гади авыл егете абстракт өйрәнүнең, титуллар ятлауның, патша һәм тәхет тирәсендәге кешеләрнең дәрәҗәләрен һәм исемнәрен чәйнәүнең һичбер мәгънәсен тапмый, шуңа күрә аңа бик читен иде. Ул да түгел, роталарны бик каты чаптырып присягага хәзерли башладылар. Монда инде берәүгә дә бернинди ташлама да юк, ротный командирлардан алып солдатларга кадәр барысы да тартылган кыл өстендә, унтер-офицерлар, ефрейторлар аеруча зәһәрләнеп солдатның тирен сыгалар иде. Башкалар өчен дә бик үк татлы булмаган бу көннәрдә Мостафа мескенгә аеруча авыр туры килгән булса кирәк, занятиедән соң биш минутлык ара табып, бер көнне ул Сәфәргали янына йөгереп килде. — Бу «Отче наш»лары белән суялар бит, Сәпәр малай,—диде ул, исәнлексаулык та сорашып тормыйча. Үзе, ничек тә булса бер ярдәм ит, дигән кебек мөлдерәп Сәфәргалигә карап калган иде. Дөресен әйтергә кирәк, Сәфәргали мескен үзе дә аптырабрак калды. Вакыт шундый кыска, Мостафа шундый ялварулы караш белән тилмереп карап тора, мәсьәлә шундый кискен куелган, шул арада гына нәрсә белән һәм ничек ярдәм итмәк кирәк. Аннары бит Сәфәргали үзе дә, шул ук Мостафа кебек, каешланган бер солдат кына. Шулай да егетнең тапкырлыгын бөтенләй үк коеп бетерә алмаганнар икән әле. — Беләсеңме син нишлә, Мостафа дус, — дип, тегенең каршына килеп басты Сәфәргали. Уйлап тапкан нәрсәсеннән ул үзе дә бик дәртләнгән иде булса кирәк, күзләре кинәт хәтәр елтырый башладылар, — син ул «Отче наш» дигәннәрен уборныйда өйрән. Кычкырып-кычкырып өйрән. Шунда ук начальствога җиткезәчәкләр. Начальство каршына барып баскач только калтыранып калма: «Так точно, Ваше благородие, шун- дый-шундый эш булды» диген. «Ә нишләп шулай?.. Нишләп уборныйда?» дип сорасалар, әйт: «Мин могаметанин, Ваше благородие, мин шунсыз булдыра алмыйм» диген... «Кайда туры килсә шунда ятлап йөрмәсәм могаметанский бох момент оныттыра» диген. Менә шушы әйткән иде диярсең, сине ул чагында словесныйдаи коткарачаклар. Сәфәргали үзе уйлап чыгарган бу хәйләгә шул кадәр нык ышанган, әгәр бу сынауны ул үзе эшләсә, могаеи, нәрсә булса да бер эш чыккан булыр иде. Ләкин кыюсыз һәм хәйлә белмәс Мостафа бу планны башында ук җимерде. Бәлки, нәрсә булса да чыгар, дип өметләнеп, бер көнне ул бәдрәфтә авызын бик зур ачып «Отче наш» дип кычкыра гына башлаган иде, фельдфебель ишетеп, шунда ук аны, хәтта чалбарын да рәтләп төймәләргә бирмичә, колагыннан өстерәп чыгарды һәм, начальствога җиткезеп тормастан, нәкъ дүрт сәгатькә винтовка астына куйды. XI Присяга тантаналы үтте. Полк үзенең барлык штыгы, хуҗалык ротасы, кухня персоналы белән плацка чыгып баскан, итекләр көзгедәй ялтыратылган, бил каешлары соңгы чиккә кадәр кысылып, солдатның корсагы бөтенләй эчкә суырылган, мыекларның бөтерелердәе бөтерелгән, ан- лык чамасы булмаганнары төбе-тамыры белән дигәндәй кырылып ташланган иде. һәм әнә шунда, актык төймәләренә кадәр ялтыратылган, төймәләнгән, каптырылган хәлдә, үрә катып басып торучы роталар алдында, мәйдан уртасында, бер якта мәһабәт олы гәүдәле, озын чәчле, өстенә озын ряса кигән, муенына зур калай тәре таккан поп, икенче якта 48 яшькелт чалмалы, яшел чапанлы, яшел таяклы мулла басып тора иде. Берсенең алдында, биек аяклы кыйшык трибунада, ачылып куелган калын «Евангелий», икенчесенең алдында, шундый ук биек аяклы икенче трибунада, «Коръән» ачылып салынган иде. Солдатлар, берәм-берәм сафтан чыгып, тигез адымнар белән киләләр дә, русы булса — поп алдына, татары — мулла каршына туктыйлар. Бас тавышлы поп тотына бер яктан: — «Присяга — это есть клятва перед крестом и Евангелием святым, что ты обещаешься царю служить верой и правдой, защищать его, не щадя своего живота, от врагов внешних и внутренних...» Икенче яктан сузып-сузып мулла көйли башлый: — «Исеңнән чыгарма, синең алдында әүвәл алла, аннан пади- шаһәгъзәм хәзрәтләре! Бүген син Коръән вә аллаһе табарәкә-вә тәгаләнең гөнаһлы бәндәләр арасына җибәргән вәкиле алдында па- дишаһымызәгъзәм хәзрәтләренә итагать вә низам нигезендә тугы- рыклы хезмәт итәргә, үз-үзеңне аямыйча, падишаһымыз-әгъзәм хәзрәтләрен эчке вә тышкы дошманнарыннан сакларга изге ант бирәсең». Эчке киеренкелектән шартларлык дәрәҗәгә җитеп, кызарып-бүртен- гән әлеге ике солдат яртылаш кына аңлашыла торган бу сүзләрне чын ихлас белән тыңлап торганнан соң, русы булса — Евангелий битен үбеп, татары — ачык Коръән битенә иренен тидереп, үзләренең урыннарына китеп басалар чиде. Бу шактый ук озакка сузылган катып торулар соңга таба офицерларның үзләрен дә туйдырды булса кирәк, присягадан соң, парадка чаклы аз гына аякларны язып керү нияте белән ротасын урамга алып чыгып киткән штабскапитан Филимонов, беренче сүзе итеп: — Ну-ка, ребята, споем «Чубарики», — дип солдатларына эндәште. Шунда ук аяк командасы бирелде, адымнар тигезләнә һәм җәһәтләнә төштеләр, арадан кайсыдыр берсе тамак кыргалап куйды. Ләкин тамак кырганы өлгерә алмый калды, икенче яктан йомшак һәм саф тенор, язгы басу өстендәге беренче тургай кебек, сызып җырлап җибәрде: Свет-калину ломала... Ло-ма-а-а-ла, ло-ма-а-а-ла, Чубарики, чубчик, ло-ма-ла... На дорожку бросала, Бросала, бро-са-ла... Чубарики, чубчик, бросала... В офицера попала... Чубарики, чубчик, по-па-ла... Сәфәргали җырга катнашмады, чөнки ул аны белми иде. Шулай да бу тантаналы көн, 'ант итү, мулла белән очрашу һәм аннан соң кинәт яңгырап киткән менә бу «Чубарики» ничектер аның башын әйләндереп җибәргән кебек булды. Аннары тагын булачак парад, генералны ничек тә булса якыннанрак күрергә омтылу һәм, иң кызыгы, әле кичә генә иңгә менгән өр-яңа мундир, аның буй-сынга бер ыспайлык биреп, тәнгә сыланып торуы егетнең кәефен күтәреп җибәргән, кыскасы, яшь солдат гомуми шаукымнан яхшы ук исереп калган иде. Ләкин шул ук вакытта Моста- тафага авылыннан килгән хатлар, ул бәләкәй солдатның колонна артыннан башын салып теләр-теләмәс кенә атлап килүе, Сәлмәннекеләрнең акча һәм бал-май биреп өйдә калулары (Сәфәргали Хикмәтнең алыну хәбәрен ишетмәгән, бу турыда белми иде), өидәгеләрнең билгесез язмышлары исенә төшеп, аны айнытып җибәргән кебек була иде. Бу шау-шулы «Чубарики-чубчик» җырының халык моңы белән бәйләнеше булмавы турында башына томанлы гына уйлар килә һәм, шуның өстенә тагын, ирек, авыл, «Чокырлы бит» турындагы уйлар да килгәләп, аны авырайтканнанавырайта баралар иде. Бөтенләй урыны түгел бервакытта, парад кабул итүче генерал яныннан узганда, бөтен дөньяви уйлар тыелып, бары тик монархия яклы уйлар гына рөхсәт ителгән бервакытта, яки берни дә уйламыйча, нәкъ солдат булып, агач кебек үрә катып үтү соралган минутта, Сәфәргалине әнә шундый каршылыклы уйлар күмеп киттеләр. Хәтта аны генералның күкрәгендәге крестлары, алтынланган погоннары, ука чуклы акселбантлары да әлләни айныта алмады. Шулай да кеше рәтеннән башны бик хәтәр күтәреп, түшне киерә төшеп, тезне бер дә бөкмичә, шалт-шолт атлап, инде менә генералның «Молодцы, ребята» дигән мактау сүзләрен ишетергә дип килгәндә, язмышның мәкерле шуклыгы булды булса кирәк, Сәфәргали, аяк астындагы ташка сөртенеп, алга таба мәтәлеп китте һәм үзенең авырлыгы белән башкаларны да сөрлектерде. Стройның тәртибе чуалды. Шуның белән барысы да беткән, ун көн буена алып барылган хәзерлеккә кара нокта куелган иде. Генерал каршыннан узып, бер-ике чат китү белән, ротный Филимонов: — Рядовой Курбангалиев!—дип, тамак төбен ертып, акырып җибәрде. Шул ук вакытта бу хурлыклы сөрлегү өчен ул нинди генә җәза бирергә дә белми һәм барган шәпкә аерым солдатны стройдан чакырып алуның уставка сыймаганлыгын да төшенә иде. — Отставить! — диде ул, шунда ук кире кул селтәп һәм ротадагы барлык кешеләргә дә ишетелерлек итеп:—Мин сине биетермен әле, го* лолобый татарин, — дип, бармак яный-яный алга үтте. Казармага кайтканнан соң ул, ротаны каршысында бастырып тоткан хәлдә, отделённый Судаковны үз янына чакырып алды һәм аңа кычкы- рыпкычкырып боерыклар бирә башлады: — Рядовой Курбангалиев белән аерым шөгыльлән. Җиде кат тиресенең алтысын тунап төшер. Ә хәзергә кызган аяктан ике сәгатькә под винтовку! Штабс-капитан, «Разойдись» командасы бирергә дә онытып, цемент идәнгә дагалы үкчәсе белән чак-чок басып китеп барды. Ул чыгып китте, ә менә Сәфәргали, «кызган аяктан» унике кадаклы мылтыкны күтәреп бер почмакта басып тора. Ул гына җитмәсә, мылтыкның баш-башына кирпечләр дә асылган. Әле генә яңа мундирдан кукраеп баручы яшь солдатның рәте киткән: бил каешы алынган, төсе качкан, сүз эндәшергә ярамый, кулларны бөгәргә ярамый, керфек кагарга ярамый, үләргә ярамый, тереклек галәмәте күрсәтергә шулай ук ярамый — менә ул, ротаны генералның рәхмәт сүзеннән мәхрүм итүче җинаятьче, басып тора. Иптәшләре аңа кызгану хисе белән карап үтәләр. Отделённый Судаков, узганда-баргаида: «Киптер!», «Киптер кирпечләрне!» дигән сүзләр белән мыскыллап китә. Тик Сәфәргалинең берсендә дә эше юк, аның үз хәле хәл. Менә аның күз аллары караңгылана, менә башы әйләнә башлый, аяклары якякка чайкалалар, менә-менә кирпеч- ләре-пиләре белән чәнчелеп барып төшәр кебек. Ләкин юк. .чәнчелеп китми, кайдадыр эчтә көч туа, ачу туа, горурлык туа, моңа чаклы бер дә кичерелмәгән хисләр туалар. Рядовой Корбангалиевиец йөрәге әкренләп ташка әйләнә бара һәм шунда, ташка әйләнгән рядовой солдат тирәсендә, кая кунарга белмичә, Зәйтүнәнең күбәләктәй җиңел шәүләсе очып йөргән кебек була иде... Сәфәргали узган көннәрен, Зәйтүнәсе белән бергә булган минутларны, аны кош кебек иңбашына утыртып, дөнья гиздереп йөрергә хыяллануын исенә төшереп, үзен-үзе мыскыллагандай ачы көлемсерәп куя. «Менә иңбашларыңа кошлар менделәр хәзер» ди ул үзенә-үзе. Ләкин шулай да кунарга урын таба алмыйча очып йөрүче әнә ул җиңел шәүлә аның тирәсеннән китми һәм китмәве белән яхшы итә, рядовой Корбангалиевиец азапларын җиңеләйткән кебек була иде. 4. „С. Ә.“ № 4. 49 50 Ул арада, үзенә бер төрле йөрәк өзгеч өн салып, Мостафаның әтәч булып кычкыруы ишетелә башлады. «Тагын словесный башланган икән!» дип уйлап куйды Сәфәргали, Мостафаны кызганып. Чөнки бу хәлнең беренче генә кабатлануы түгел, рәтләп тел белмәве һәм патша нәселләренең титулларын, аның якыннарын дөрес итеп әйтеп бирә алмавы, яки белеп тә кыюсызлык күрсәтүе аркасында, отделённый Судаков Мостафаны я әтәч итеп кычкыртып, я бәдрәф тазарттырып, я мылтык астына куеп теңкәсенә тия иде. Казарма «әтәче» икенче-өченче кычкыруында тагын да шәбрәк кычкырды. хәтта аның кычкырудан элек, канат каккан кебек итеп, кулларын ботларына чапкалап куюына кадәр аермачык ишетелеп калды. Дүртенче кычкыруы ишетелмәде, казарманың аргы очында кинәт ыгызыгы купты. Класс бүлмәсенең ишеге шыгырдавы, отделённый Су- даковның «Вот дурак!» дигән сүзләре, солдатларның дәррәү кубып ишеккә йөгерүләре, «Ничек түзәргә кирәк бу мыскыллауга?» кебек сүзләр барысы бергә буталып, казарма эче бер тын гөж килеп алды. Сәфәргали иңбашларыннан «кошларын» төшергәч, барыннан да элек Мостафа турында сораша башлады. Мостафа, мескен, мыскыллауга түзә алмыйча, казарма тәрәзәсен бәреп, өченче каттан түбәнгә сикергән. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, йомшак чирәмгә туры килгән, бер төше дә имгәнмәгән, бары тик бәргәләнеп кенә калган булган. Шуннан соң аны берничә көн санчастьта яткырдылар да дисциплинарный батальонга озаттылар һәм Сәфәргалигә ул кечкенә солдатны башкача күрергә туры килмәде. Киң күңелле, дус итеп серен сөйли торган ул кечкенә солдат киткәннән соң, Сәфәргали өчен казарма эче тагын да күңелсезрәк, тагын да шыксызрак күренә башлады. — Тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде, ичмасам, — дип куйды ул бер көнне. Аның эзләнүчән күңеле ничек булса да тизрәк икенче тормышка, билгесез тормышка ашкына иде. XII Сургучлы пакетлар күренде. Штабта һәртөрле кәгазьләрне җыю, тәртипкә салу, үзара нәрсәгәдер ишарәләп сөйләшү китте. Поход кухнясы өчен вак-вак утыннар әзерләнде. Офицерлар шәһәргә ешрак чыга, төннәрен соңга калыбрак һәм кәефләнебрәк кайта башладылар. Маршировкаларга, солдаттан титуллар ятлатуга да ул чаклы каныгып ятмыйлар — башында акылы булган кеше полкның нәрсәгәдер хәзерләнүен күреп тора иде. Ниһаять, менә 112 нче полк вагоннарга төялеп ята. Болытлы октябрь көне. Вакыт-вакыт әллә нинди ышыксыз җил килеп, купкан түбә калайларын бәргәләп, шинель чабуларын ачкалап китә. Ул да булмый, вак кына яңгыр сибәли башлый. Тпк болар берсе дә ллатфоэмадагы, вагоннардагы ыгы-зыгыга комачаулык итә алмый, солдат үз эшен эшли бирә иде. Котелоклар тавышы, озата килүче чабаталы агайларның, платформага үтәргә тырышып, койма буйларында әле тегеләй, әле болай йөгерешүләре, штаб ящиклары, поход кухнясы, элемтә мөлкәте төяп мәш килүче хозрота кешеләре, ямьсез яңгырый торган сүгенү сүзләре — менә шулар белән вокзал тирәсе мәш килә иде. Шунда ук тагын офицерларның солдатны «Монополька» кибетләренә җибәрмәскә тырышып тыз-быз чабулары, соңгы мәртәбә якты чырай күрсәтеп ҺӘхМ шуның хисабына күңеле купшыпган офицерлардан акча имеп калу өчен аеруча бизәнеп килгән сөяркәләрнең «Жорж, синең үзеңә генә әйтәсе сүзем бар», «Павлик! Пташкаңа да биш-уи минут кына вакытыңны калдыр инде» дигән булып, аеруча төчеләнүләре, тамбурларда кача-поса үбешеп торулар, тез башларына куеп ашык-пошык хат язып азапланулар, кыскасы, бөтенесе купкан, барысы да хәрәкәттә иде. Әнә шул чуар хәрәкәт арасында әледән-әле станция начальнигының кызыл 4* I түбәле фуражкасы күзгә чагылып кала һәм аны күргән саен бер чит7Ә нишләргә белмичә басып торган Сәфәргалинең йөрәге, куркыну катыш, ярсып талпынып куя. Инде бу чиккә килеп җиткәч, аның тизрәк китәсе, билгесез, ләкин шул ук вакытта кай ягы беләндер үзенә чакырып тора торган томанлы киләчәккә ыргыласы килә иде. Менә бер заман взводныйлар килеп, стройга тезелергә куштылар. Тагын бер мәл үзара кайнашып, котелокларны шалтыратып, тәмсез сүзләр белән сүгенешеп алдылар. Биш минуттан инде эшелон буе соры шакмаклар — роталар белән чуарланып калган иде. Китүчеләргә рухландыру сүзе әйтү өчен шәһәр гарнизоныннан бер подполковник белән бер капитан, аннары тагын, гражданский власть вәкиле буларак, ак якалы, башына эшләпә, өстенә ялтыравыклы плащ кигән һәм гомумән үзе дә тоташы белән ялтырап торган җитез хәрәкәтле бер штатский кеше килгән — ашыгып тезелү әнә шулар өчен иде. Алар, берсе артыннан икенчесе офицерлар өчен билгеләнгән класс вагонының баскычына чыгып, кулларын һавада уйната-уйиата, ниндидер сүзләр сөйләделәр. Сәфәргалиләр ротасы болай да арттарак калган, шуның өстенә тагын егетнең үзенә якын булган үз уйлары да җитәрлек иде, колагы яныннан берсе икенчесенә бәйләнмәгән «Ватан», «Шанлы корал», «Император галиҗәнаблары», «Немец варварлары» кебек сүзләр безелдәшеп үттеләр, күз алдында манжетлы кул уйнап калды, ләкин шуннан да арысы булмады. — Нәрсә турында сайрадылар алар? — дип, янындагы солдаттан сорады ул соңыннан. — Беләсең инде, кемгәдер сайрарга кирәк бит,—дип, кул селтәп куйды тегесе. Шуның артыннан ук өстәде: — Мине бөтенләй башка нәрсә борчый, дускай. Кайдандыр аракы табасы иде бит. Югыйсә вагонга бер кертеп япсалар, аннары аракы күрермен дип уйлама. Ә бу минутта Сәфәргалинең кем беләндер сөйләшәсе, эч серләрен бүлешәсе килә, шулай эшләгәндә аңа ничектер җиңелрәк булыр кебек тоела һәм, гомумән, күңелендә әллә нинди башваткыч мәсьәләләр кузгалып тора, кем беләндер бәхәсләшәсе, үзенекен дөреслисе килә иде. Шулай аптырап бер читтә басып торганда, аны отделённый Судаксг чакырып алды. Соңгы вакытта, бигрәк тә фронтка китү хәбәре чыкканнан соң, отделённый сизелерлек үзгәреп, йомшарып калган, аның турында солдат арасында «чүперә җибәрә» дигән хәбәр тарала башлаган иде. Ничек кенә булмасын, отделённый бу юлы Сәфәргали белән б;:к җайлап, хәтта сүз арасында бер мәртәбә күз дә кысып сөйләште: — Мин синең тиз йөрүеңә, усал нәфесле булмавыңа ышанам, Курбангалиев,— диде ул, ачыктан-ачык ишарәләп. — «Монополька»га барып килергәме? — диде Сәфәргали, шундук тегенең тел төбен сизеп алып. — «Монополька»дан таба алмассың син аны хәзер. — Ну, шуның янындагы шннкардан табармын. — Молодец. Солдат шулай тапкыр булырга тиеш, — диде тегесе, хәйләкәр көлемсерәп. Ләкин үзе шулай да янчыгын чишәргә бик ашыкмый иде. Хәер, эш болай тәмле телгә, мактауга күчкәч, Сәфәргали үзе дә яхшы ук эреп калган иде. Бөтен өйрәнү чорында нибары ике тапкыр мылтык астына куйган, чираттан тыш дүрт наряд биргән, биш-алты тапкыр «яңакка күмәч ябыштырган» бу тәмле телле отделённый өчен, ахыр чиктә, алай ваксынып тору уңайсыз да иде. — Рад стараться, — диде Сәфәргали, аякны-аякка бәреп. Аракыны үз акчасына алырга булып, вокзалның аулак бер почмагыннан шәһәр ягына чапты. Сәфәргали, отделённыйның якты чыраеннан якланып китеп һәм тиз йөрүне эштә күрсәтмәкче булып, ашыгып кайтып килгәндә, арттан ниндидер бер таныш тавыш ишетелде: 52 ~ Эй, солдат, илтәсе багажың юкмы? Кемдер, аны үртәгән кебек, шулай сорап торган була иде. Әйләнеп караса, аның каршында киндер алъяпкычтан, алъяпкыч күкрәгенә түгәрәк Ксллай аскан носильщик басып тора иде. Ә яхшылабрак карагач, ул Мәрәк Фәсхн^ булып чыкты. Кинәт бөтенесен онытып җибәрде Сәфәр- (алп. Ьолак булгач инде ул отделённый Судаков турында да онытырга, мактау урынына аннан кыен ашарга да әзер иде. - Ничек болай, .Мәрәк абый? Кайдан син? Ничек син?—дип бер- оер артлы сораулар тезә башлады ул. Фәсхинең иреннәре көлә, ә күзләре Сәфәргалигә текәлеп һәм бик җитди килеш калган иделәр. — Менә йөрим шулай, эш җитәрлек, моннан солдатларны речь сөйләп, багажларын күтәреп озатабыз, кайтканнарыиың аягын-аякча, ку- лын-кулча җыеп алып, үзләренекен үзләренә биреп җибәрәбез. Сәфәргали платформа ягына күз салып алды. Анда ыгы-зыгы дәвам итә. Кызыл вагоннар, җепкә тезелеп катып калган тараканнар кебек, урыннарында кымшанмый-нитмн торалар иде. — Каядыр шыгаеп, берәрне төшереп алырга иде, Мәрәк абый, ә,— дип, дуамал гына итеп тәкъдим ясады Сәфәргали. Аннары уйчан гына өстәде: — Сөйләшәсе сүзләр дә бар. Фәсхи, ул-бу юкмы дигәндәй, як-ягына карангалап алды. — Начальствоңнан шикләнмисеңме соң? Ул, Сәфәргалигә сынау карашы ташлап, хәйләкәр көлеп куйды һәм, Сәфәргалинең үзе белән китәргә әзер торуын күргәч, ымлады: — Эчәр өчен түгел, сөйләшеп утыру, эчләрне бушату өчен дисәң, әйдә... только озакка түгел, югыйсә сине юксына башларлар. Алар вокзал буендагы кечерәк кенә бер чәйханәгә керделәр. Үгезне шунда ук мөгезеннән эләктереп алгандай, сүз башлап җибәрделәр: — Значит, сине дә тычкан тәбесенә тыгарга уйладылар,—диде А1ә- рәк. Сәфәргали, аның бу сүзләренә игътибар биреп җиткермичә, аракы шешәсенең башындагы «чалмасын» салдырып азаплана һәм, күзләрен официантка йөртеп, аңа нәрсәдер ымларга маташа иде. Ләкин аңа чаклы Фәсхи баш чайкап өлгергән иде инде. Подноска берәр стакан кофе, икешәр пәрәмәч куеп, ак алъяпкычлы кеше йөгереп килеп җитте. — Бездә рөхсәт ителми, — диде официант, Сәфәргалинең кулындагы шешәне күреп. Шулай ук Фәсхинең дә эчәргә бер дә дәрте сизелми иде. Сәфәргали, уйный-көлә әйткән булып, зарланып куйды: — Менә шулай шул, Мәрәк абый. Гел кәри килеп тора миңа: сезнең авылның иң матур бер кызын алып китмәкче булдым, миңа чаклы Сәл- мән малае эләктереп өлгерде. Авылга кайтып буразнага аяк тыгыйм дидем, солдатка алдылар. Инде синең белән бер чәкәшеп алмакчы идем, анысы да барып чыкмады. — Я... я... тагын? — Тагын шул: «Яңакка күмәч ябыштырганны» карап торырга өйрәндем. Бер-ике тапкыр винтовка астында тордым. Взводныйның штанын юа белә башладым. Сәфәргалинең бу рәвешчә үз язмышыннан үзе көлеп сөйләве Фәсхигә ошый, ул, бу егеттә уяна башлау күреп, мыек астыннан гына көлемсерәп утыра иде. — Значит, алар синең яңакка сугалар, ә син «рад стараться» дип торасың. Сәфәргали кинәт җитди, хәтта кемгәдер ачуланган оер төс оелән, кашларын җыерып сөйләп китте: __ Бай малайлары түрәләргә акча биреп, бал-май биреп, өйләрендә калалар, ә безнең ише ярлы-ябагайны сарыкны куган кебек сугышка куалар* Гаделлек юк дөньяда, Фәсхи абый. __ Теге вакыттагыча үз бармагыңны үзең конфет итеп суырып йөри торган малайга охшамыйсың син хәзер. Солдат шулпасы килешкән булса 53 кирәк, — дип куйды Фәсхи, әле һаман мыек астыннан гына көлеп торган хәлдә. Аның йөзендәге ирония кинәт юкка чыкты, күзләрендә моңа чаклы күренмәгән яңа очкыннар кабынып китте, битләре кызышып, борын яфраклары үзләреннән-үзләре биешеп алдылар. Аның, эчке дәрт белән кабынып, нәрсәдер әйтергә җыенганлыгы күренеп тора иде. Шулай да ул иң элек ишеккә күз төшереп алмыйча сүз башламады. — Ә менә гаделлек юк диюең белән ялгыштың, энем. — дип, тавышын көч белән кысып, әкрен генә итеп сүзгә кереште ул, — гаделлек бар. Гаделлек менә бу тәртипләр, патша законнары, яңакка сугулар, алдашулар белән көрәштә. Син менә сугышка барасың, синең кулыңа мылтык тоттырачаклар. Син аны ал, өйрән, яхшы өйрән. Ләкин кемгә атарга? Чын дошманың кем синең? Менә моны да өйрәнергә, белергә кирәк, дускай, — ул бераз тынып торды да, сүзне икенчегә күчерде: — Башын исән булса, син әле анда нужа шулпасын тагын да күбрәк чөмсрерсен. анда аны кызганып бирмиләр. Шулай да син юлда барганда менә бу юка гына китапка күз төшергәләп бар әле, аннан кайбер нәрсәләр өйрәнергә булыр... Ул, тиз генә куенына тыгылып, аннан таш басмада басылган кечерәк кенә брошюра чыгарды: — Укы, башыңны ват, андый-мондый хәл була-нитә* калса, вокзал идәненнән таптым белән бетер! Сәфәргали тыелып кала алмаслык бер кызыксыну һәм куркыну белән китапны тиз генә алып эчке кесәсенә яшерде. — Шулай итеп, без синең белән... Фәсхи, Сәфәргалинең күңелендәге икеләнү, курку эзләрен аның күзләреннән үк күргән кебек, тагын нәрсәләрдер әйтә башлаган иде дә, ул арада чәйханәгә бәрхет якалы көзге пальтодан, башына каракүл бүрек элгән һәм күзләре белән һаваны сөзеп карый торган бер кеше килеп керде. Бу кешенең ишектә күренүе булды, Фәсхи сүзне тиз генә икенчегә борды: — Шулай птеп, без синең белән чәебезне суытып бетердек, энекәш. Эчик тә кузгалыйк, сине көтеп тормаслар. Моннан соң алар чәйханәдә озак утырмадылар. Дөресен әйткәндә, Сәфәргали әле һаман айнышып җитмәгән: куенындагы китап, чәйханәдә сөйләнгән сүзләр, Фәсхинең аңа үтә җитди караш белән текәлеп карап торуы, бигрәк тә әлеге теге маңгай аша һаваны сөзеп карый торган кеше килеп кергәч сүзне тиз генә икенчегә бора белүе — болар барысы да Сәфәргалине яңа бер уяту белән уятып җибәргәннәр, ул, кызыксыну катыш, сизелерлек дәрәҗәдә уйчанланып калган иде. — Борыныңны салма, егет, анда сезгә пке кулга бер эш. Ә монда менә ЛАәрәк абыеңа бер кулына пке эш,—диде Фәсхи, Сәфәргалигә тагын нәрсәнедер ымларга тырышып. Кыскасы, Сәфәргалинең күз алдында хәзер Мәрәк абыйсы күп нәрсә белә торган искиткеч серле бер кешегә әверелгән иде. Ул, күңеле белән тиз генә узганга кайтып, аның авылда күренеп-күренеп китүләрен, әйткән сүзләрен, аннары ул киткәч, становой пристав идарәсеннән, тагын әллә кайлардан кешеләр килеп йөрүен искә төшерде. «Юк, сөйләнеп кенә кала торган кеше булмаска тиеш безнең Мәрәк абый» дип куйды аннары, үзенә-үзе нәрсәдер исбат иткән кебек. Ул шулай чуалып йөри торгач, отделённыйны яхшы ук ялыктырган булган икән, теге, Сәфәргалине күрүгә, йодрыгын туп-туры аның ипи шүрлегенә турылап килә башлаган иде. Ләкин хәйләкәр солдат Сәфәргали: «Сезнең боерыгыгыз үтәлде, господин отделённый» дип, чалбар кесәсеннән шешәнең муенын чыгарып күрсәткәч, аның ачуы шул минутта ук басылды. Хәтта, зур сары тешләрен күрсәтеп, көлеп тә җибәрде. 54 XIII Вакыт үтте, Зәйтүнәнең баладан котылыр вакыты җитте. Ләкин беренче бала көтү шатлыгын ул кем белән дә уртаклаша алмый. Мидхәт аны бөтенләй оныткан диярлек, өйгә хат язганда да ахырда берәр сүз кыстыра да шуның белән бетерә иде. Ир какканны мир кагар, дигәндәй, ире дә шулай килә-килүгә читләтә башлагач, өйдәгеләр, бигрәк тә хатын-кызлар — килендәше һәм яшь кайиана — Зәйтүнәне төрлечә кагалар. кимсетү сүзләре белән хурлыйлар, йорттагы бөтен пычрак эшкә аны кушалар, Зәйтүнә өчен иң авыры — аңа төрле нахак бәлаләр ягалар иде. Кайнатасы бик каты булгач, Зәйтүнә өйдәгеләрнең барлык тупас эшләрен буйга сеңдерә килә, гомумән, ул берәү белән дә берни турында да сөйләшми, бигрәк тә зарлану сүзен аның теш арасыннан да алып булмый иде. Бу яшеренлек, үз эченә үзе бикләнеп яшәү, шуның өстенә тагын көн саен, сәгать саен мыскылланып, кагылыпсугылып тору, ахыр чиктә, аның болан да һәртөрле хорафәтләр белән бозылган күңелен бөтенләй чуалтты, ул, вакыт-вакыт төннәрен торып утырып, саташкан кеше кебек, үзенең карынындагы баласы белән сөйләшә башлый, сәгатьләр буена тәрәзәдән айга карап утыра, иңенә шәл салып, әллә кайлардан әйләнеп керә иде. Бозның кузгаласы көне шулай да алда булган икән. Көннәрдән бер көнне яшь кайнана, Зәйтүнәнең мәһәр калфагын «Әпитәм» Хәдичә дип атакка алынып йөртелә торган сөйрәлчек бер хатынның башында күреп кайтып, авызыннан төкерек чәчә-чәчә Зәйтүнәгә ташланды: — Шуңар калдымыни инде эш, — дип тотынды ул зәһәрен чәчеп, — кибеттән акча урлап атаңиарга ташуың җитмәгән, инде килеп, мәһәр бүләкләреңне дә ярым-йорты хакка сатып йөри башладыңмыни? Ирсез хатын — йөгәнсез ат, диләр, без белмәгәч тә, бәлки, калфак кына түгелдер.. бүтән әйберләреңне дә сатып йөри торгансың... — Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме синең, әнкәй? Бу йортка килгәннән бирле беренче тапкыр тел кузгатып каршы сүз әйтте Зәйтүнә һәм, бүтәнчә нишләргә дә белмичә, күз яшенә тыгылып, ишек алдына, аннан абзарга чапты. Һәм шунда, кеше-кара күзеннән яшеренеп, барысы турында да, шул җөмләдәй энҗеле мәһәр калфак турында да уйлады. ...Әйе, бар иде шул аның энҗеле калфагы! Мидхәтнең аңа бүләк итеп алып килгән әйберләре арасында иң затлысы булган бу калфакны Зәйтүнә үзенә бертөрле хыялый ярату белән ярата иде. Ул бу затлы калфакны үзенең югалган яшьлегенә тиң бердәнбер әйбер итеп карый, һәрберсе үзенчә ялтырый торган энҗе бөртекләре ана күңелле кыз чагының аерым-аерьш көннәре кебек күренәләр һәм ул бу калфакның үзенә килешеп торганын да яхшы белә иде. Узганны искә алудан ни зарар, Зәйтүнә үз гомеренең борылышлы чорларында, үзе туып үскән йорттан чит-ят йортка күчкән вакытларында, таш булып катып калган минутларында да бу калфакның үзенә килешеп торуы өчен эченнән тын гына горурланган иде. Әнә шул калфак бер дә бер көнне юкка чыкты. Әле Мидхәт монда чагында ук булды бу хәл. Зәйтүнә аның юкка чыкканлыгын шул чагында ук белде, Мидхәт алып берәр җиргә куйгандыр, дип эчтән борчылып, ләкин тышка беркемгә дә чыгармыйча, шулай ук Мидхәтнең үзенә дә әйтмичә эзләнеп йөрде. Тик эш ул уйлаганча булмаган икән шул! Күзәсең, Мидхәт өчен сөйрәлчек «Әпитәм» Хәдичәсе, намуслы хатынына караганда, артыграк күренгән икән. Шуның өстенә бүген кайнанасыннан ишеткән чиркандыргыч нахак сүзләр. Шуның өстенә тагын... Юк, бу йортта күргән мыскылларны әйтеп кенә бетерерлек түгел, аннары тагын Зәйтүнәнең бу сәгатьләрдәге 55 рухи халәте аларның барысын да хәтердән үткәреп торырлык та түгел иде. Күрәсең, түзеп килүенең соңгы чиге шушы булгандыр. Зәйтүнә өйгә катгый бер карар белән керде һәм кичен, йорт арасында кичке ыгы-зыгы кузгалган бер форсатны чамалап, берәүгә бер сүз әйтмичә, бу йортны ташлап чыгып китте. Башта моны берәү дә белмәде һәм «киткәндер» дигән фикер башларына да килмәде. Ләкин Зәйтүнәнең юклыгы үзен сиздерә иде. Тышта савылмаган сыерлар көтә, бүтән терлекләрне карыйсы бар, өйдә әле тегесе, әле бусы Зәйтүнә исемен телгә ала иде. Икенде-ахшам намазына тәһарәт алырга дип комганга барып тотынган Сәлмән карт, комганга җылы су салынмаганлыгын белгәч, бөтен өйне аякка бастырырлык итеп кычкырып җибәрде: — Кайда сез, әрәм тамаклар? Өйдә бер көтү хатын-кыз җыелып ятасыз, комганга су салучы да юк. Күрәсең, хатын-кызларның өйдә үзара тавышлануыннан сизгер карт иртәдән үк нәрсәнедер мыегына бөтереп йөргән булгандыр, кинәт ул аяк тибеп Зәйтүнәне таптыра башлады. Ләкин Зәйтүнә юк иде, эзләп карадылар, көтеп карадылар, Зәйтүнә кайтмады. Килененең йорттан бөтенләйгә киткән булу ихтималы иң элек Сәлмән карт башына килде: — Киткәндер, олаккандыр,—дип кычкырып җибәрде ул, өйдә җыелып калганнарның барысына берьюлы дулап, — сезнең янда кеше тора аламы соң? Шөпшә оясы ич бу, чагып үтерәсез ич сез кешене. Телдән бервакытта да беркемгә дә бер сүз әйтмәсә дә, картның кече киленен яратканлыгы электән үк сизелеп килә иде, ләкин бу минутта менә бу кызып дулавы белән ул үзен бөтенләй фаш итте. Әмма ничек кенә булмасын, хәзер инде соң, Зәйтүнә юк, Зәйтүнә киткән иде. «Килен киткән» дигән сүзгә берсенең дә ышанасы килми, чөнки Зәйтүнәнең бөтен әйберләре монда өелеп калган иде. Әйбер дигәндә җанын бирергә әзер торучы Сәлмән карт аларга карап бераз тынычлангандай була, Бурсык Аптулының кызы өчен әлләни пошаманлыкка төшмәскә тырыша, «Киткән юлына киртә тотмаган, кайтыр» дип күңелен юатырга тырыша, ләкин шулай да моның коры юану гына булганлыгын сизә иде. «Китте» дигән сүзгә берсенең дә ышанасы килми, чөнки килен бик уңган иде. Дөрес, моны алар бервакытта да берсе дә телдән әйтмәделәр, Зәйтүнәнең эш белән мавыгып, эш эшләгәндә бөтен хәсрәтен онытып чабып йөрүен куштанлану, бай йортка ошарга тырышу дип карадылар, ләкин эчләреннән алар барысы да Зәйтүнәнең эшкә уңганлыгын күреп, белеп йөриләр иде. Хәер, нәрсә булса да — инде эш узган, комганга җылы су салынмаган, килен киткән, менә мондый кичке сәгатьләрдә олыларга урыннар җәеп, аларның салган аяк киемнәрен юып мәш килеп йөрүче күндәм килен инде юк, ул, әйберләрен калдырып, байлыкны калдырып, барысын да калдырып, чыгып киткән иде. Өстенә тезгә дә җитмәгән җиңел бишмәт элеп, башына юка гына 'шәл кисәге урап, караңгы көзге кичтә чыгып киткән Зәйтүнә, кайтып атасы ишеген какмыйча, кая барсын! Ләкин туган йортның ишеге бу юлы аны үз күреп кабул итмәде. Со- рашыпсорашып та, моңа чаклы андый-мондый сүз ишеттермәгән кызының, борынына җиткән корсагы белән, тып итеп өйгә кайтып керүе Габдулла агайны кинәт чыгырыннан чыгарды. Җитмәсә тагын анда, Габдулла агайдан башка, инде үзе дә үрчеп өлгергән үги ана да бар иде. Үги ана шул минутта ук, күкле-яшелле тавышлар чыгарып, чәрелди башлады, ә ул чәрелдәгәндә «тукта, кеше ишетмәсен» дип тора белми иде. Габдулла агай, кызына утыр дип тә әйтмичә, башын иеп бераз тыңлап торды да, капылт кына кузгалып, ишеккә таба килде: 56 — Менә ишек,—диде ул, ишеккә ачулы рәвештә төртеп күрсәтеп, — киявең белән килсәң — ачык, ялгыз йөрсәң — ябык. Кискән икмәк ябышмый. Кайдан килдең — шунда кит. Күземә күренәсе булма. Зәйтүнә елап бетергән иде инде. Аякка егылып ялваруларны ул белми иде. Үз гомерендә беренче мәртәбә атасына каршы тавыш күтәреп: — Шушы да ата йорты булдымы инде? — диде дә борылып чыгып китте. ...Дөньядан көтәр нәрсәсе калмаган, теләр теләге беткән, туган йортының ишегеннән сөрелгән, күз яшен коеп, табигать биргән бүләкләрен җуеп бетергән кеше, пр йортын ташлап, сандык малларын калдырып, авылны калдырып, бары тик борынына җиткән корсагы белән генә калган хатын — әнә ул бара. Кая барганын үзе дә рәтләп белми, кайдадыр шунда, чокырдагы татар авылларының берсендә, анасы белән бертуган апасы бар аның, бәлки, шуңарга бара торгандыр. Тик ул бер нәрсәне яхшы белә: кая гына бармасын, нинди генә эт язмышына юлыкмасын, ул инде артка кире әйләнеп кайтмаячак! Бөтенесе үзләренә — байлыклары, энҗеләре, хәер-догалары, ак башмаклары, кыңгыр аул ы атлары — барысы да, барысы да үзләренә калды. Хәзер инде бу хатынга аларның бер нәрсәләре дә кирәк түгел, аны бер нәрсәләре дә кызыктырмый, бер нәрсәләре дә куркытмый. Шулай ук аны инде бәхетсезлек тә, кеше сүзләре дә, гайбәт тә, яла ягулар да куркытмый. Була бирсен. Сөйли бирсеннәр. Ул үзен андый чүп-чарлардан ерагая баручы кеше итед сизә. Ерагаймаса тагын, һәрхәлдә аны инде гайбәт җилләре генә өреп аудара алмас; чөнки бер егылып, аннан торып, аннан тагын егылып, сөякләре катып беткән инде аның. Менә ул тигезле-тнгезсез көзге юлдан абына-сөртенә алга бара. Ва- хытвакыт аяклары тубыктан пычракка батып, ул, гәүдәсе белән, алга таба сөрлегеп китә. Ләкин «эһ» дигән тавыш та чыгармый, шулай ук алда чокырның тагын да тирәнрәге булмасмы, дип икеләнеп тә калмый. Була бирсен, һәрхәлдә Сәлмәннекеләр чокырыннан да ямьсез чокырлар булмас! Башында иске шәл, аягында иреннән калган иске күн итек, өстендә тезгә дә җитмәгән кыска бишмәт, баткаклы көзге юлдан абына-сөртенә атлап, әнә ул бара. Сөйләшәсе килсә, карынындагы баласы белән сөйләшә, нәләт укыйсы килсә — артта нәләт яудырырлык кешеләр бар. Шуның өстенә тагын кайдадыр шунда, чокырдагы татар авылларының берсендә, анасы белән бертуган апасы бар. Шуның өстенә тагын менә чокырлы-чакырлы көзге юл бар, тын кич һәм тонык йолдызлар бар... Ә кем белә, бәлки әле, исән булса, кайда булса да Сәфәргали дә бардыр?! Сәфәргали исеме күңеленә килү белән ул кинәт эсселе-суыклы булып дерелдәп куйды. Мөмкниме соң инде хәзер ул турыда уйларга? Шуп- дыйшундый эшләрдән соң... -Көзге төн дә тәнне чирата, ләкин иң куркынычы һәм салкыны шул: узганны берничек тә кире кайтарып булмаячак. Нәрсә кулдан киткән — ул инде югалган. Шулай да кайдадыр ул бар дип уйлау, хәтта бик аз гына бер вакытка күңелгә, бары тик күңелгә генә китерү дә бу авыр һәм ялгыз минутта аңа ниндидер эчке рәхәтлек бирә иде. XIV Әгәр «окоп» дип атала торган, тирәнлеге урыны белән билдән узмаган, солдатны бет белән, өе һәм бала-чагасы турындагы сагышы белән күмеп китәрлек итеп казылган тар, юеш чокырларда, көзге яңгыр астында минут саен үлем көтеп миңкеп ятуны «дөнья» дип атап булса, эне. әле дөньяда Сәфәргали дигән кеше дә бар иде. Кызыл вагоннар 112 нче полкны Галиция җиренә китереп бушаттылар. Юлда килгәндә Сәфәрга 57 ли Мәрәк Фәсхи биргән брошюраны караштыргалый килде. «Сугыш кемнәр өчен файдалы?» дигән бу кечкенә китапчыкта Сәфәргалинең «теше үтми» торган күп кеиә фикерләр булса да, тулаем алганда, ул аны төшенде: анда сүз, җыеп кына әйткәндә, дөньяның байлар һәм ярлылар дигән ике төркемнән торганлыгы, байларның кесәләрен тагында калынайту өчен, җир һәм суны яңадан бүлешү, базарларны яңадан бүлешү өчен сугыш дигән нәрсә уйлап чыгарып, хезмәт иясе халыкларны берсен икенчеләренә өстерүләре турында бара иде. «Теге вакытта, авылда да, шул турыда сөйләгән иде, һаман шул бер сүз икән!» дип уйлады Сәфәргали. Китапта язылган хакыйкатьнең дөреслегенә күңеленнән ышанса да, кеше сүзе белән йөреп, инде бер мәртәбә авызы пешкәч, хәзер ул кеше чабуына тотынып йөрүгә теше-тырнагы белән каршы иде. — Бүтәннәргә ни — миңа шул булыр, барыйк әле, күрик,—диде ул, күңеленнән Мәрәк абыйсы белән бәхәсләшкәндәй итеп, һәм әлеге брошюрканы элек үзе, аннары кәгазьгә мохтаҗ иптәшләренә ертып бирә- бирә, тәмәке белән кушып төтенгә очырып бетерде. Стырь елгасыннан ун-уибиш чакырым көнчыгыштарак, урман култыгындагы кечкенә генә бер хуторда тукталып, берничә көн юл тузаннарын какканнан соң, полкны яхшы ук теткәләнгән пехота дивизиясенә «ямаулык» итеп ябыштырдылар. — Килдегезме, егетләр? Түребездән рәхим итегез, тиздән менә австриецларның батареялары кайнар «кош телләре» белән сыйлый башларлар үзегезне, — дип, уйный-көлә каршы алдылар иске фронтовиклар. Шунда ук хәл-әхвәл сорашу, «Рязань губернасыннан юкмы?», «Бе- рәрегез Себер ягыннан түгелме?» дип сорашулар, тәмәкедән авыз итешеп караулар, ил хәбәрләре белән кызыксынулар башланып китте. Юлда килгәндә эшелонга аэропланнан атып Сәфәргалинең кытыгын качырганнар иде инде. Шулай ук ул хуторда торганда, төнге атышларга колак салып һәм ракета, прожектор яктылыкларыиың үзара кисешеп, төнге күктә шомлы уйнауларын күреп, «Сугыш шулай була икән инде» дип, үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйган иде. Ләкин окопның үзенә килеп, өс-башлары тузантуфракка каткан, үзләрен сакал-мыек баскан, сүз саен сүгенеп сөйләүче, теләсә ничек аунап һәм тора торгач култык асларында, тагын әллә кай җирләрендә актарынып, шунда, кеше күзе алдында ук прикладка куеп шартлатып бет үтерүче солдатларны күргәч, аның сугыш турындагы беренче тәэсире тиз генә үзгәреп китте. Димәк, сугыш, картиналарда ясалганча, күзләрен акайтып берсенең күкрәгенә икенчесе ыргыла торган ярсыган атлардан, мәһабәт рәвештә чалкан әйләнеп төшкән «шәһитләрдән», ялангач кылычлардан гына тормый, сугыш көне-төне бер дә өзелми торган сумаладай куе һәм кара җафадан, шапшаклыктан, селәүчән кебек балчыкта аунаудан, җитү са- калмыектап, тәмсез телдән, сагыштан-моңнан гыйбарәт икән, һәм әнә шунда, шул тоташ җәфа арасына, картиналарда ясалганча, акай күзле атлар, акай күзле кешеләр, йөзе пычкы кебек дулкын-дулкын итеп ясалган немец штыгы, очлы башлы немец каскалары, шашынулы «ура» тавышлары килеп кысыла һәм шунда, әнә шул тоташ җәфа арасында, әле берәүнең бугазына үзенең тырнагын батырып, әле икенченең гомерен өзеп, каһ-каһәләп көлә-көлә, үлем котырып йөри икән. Ләкин шунысы гаҗәп: бу үлем котырынуы мондагыларны әллә ни шаккатыра алмый, алар йөргәидә-торганда аны санга да сукмыйча үтәләр, сөйләшә башласалар, сүз арасында әледән-әле: «Ичмасам, миңа дигән пулясы да әллә кайда йөри» дип, үлемне үчекләп сөйләшәләр икән. Чын сугыштан куркып һәм курыкканлыгын кешегә сиздермәскә тырышып йөргән яшь солдат Сәфәргалине сугыш, кинәттән генә, үзенен чираттагы бер өермәсенә бөтереп алды. Окопта узган беренче төннәр иде.. «Беренче төннәр» — яңа килгәннәр өчен, ә элеккеләр өчен позиция 58 сугышына күчкәннән бирле шушы: балчык арасында, бет туйдырып яту. Бу билгесез тик ятудан алар тәмам йончып өлгергәннәр иде. Ләкин шулай да үләргә ашыгучы күренми, әгәр «Сугыш бетте!» дигән хәбәр алып килүче булса, аны кул очларына күтәреп чөяргә әзер торалар иде. Әйе, болыт арасыннан сирәк-сирәк кенә йолдызлар күренгәләп, шунда ук югалып, болыт катыш буталчык саташулар белән тулы төн иде. Яшькелт йолдызлы төн иде, дип әйтмибез. Монда, чит-ят җирдә, җәфага һәм тузанга күмелгән солдат арасында яшькелт йолдызлар кайдан килсен дә, ал арның кемгә кирәге бар! Шулай да төниең-төн буе немец окоплары ягында да, безнекеләр өстендә дә яшькелт ракеталар уйнаудан туктамадылар. Анда-санда винтовкалардан да аткалап куйгалыйлар иде. Сәфәргали, моны нәрсәгә дә юрарга белмичә, әледән-әле окоптан башын калкытып карый һәм яшькелт ракета яктысында туракланган җирне, аркылы-торкылы сузылган чәнечкеле тимер чыбыкларны, алар артындагы немец окопларын, ул окопларда әллә нидә бер кузгалып куйган шәүләләрне, үз окопларыбызда я тегеләй, я болай түнкәеп, үлгән шикелле хырылдап йоклап ятучы солдатларны күрә. Кинәт аңа дөнья коточыргыч шыксыз, ятим һәм буш булып күренә. Сәфәргали, ихтыярсыздан, күзләрен йома, карамаска, күрмәскә тырыша иде. Аның шулай тынычсызланып, ракета янган саен урыныннан кузгалып якякка карангалавын, башын куярга урын таба алмыйча азаплануын күреп, янына кечерәк кенә буйлы бер солдат килеп чүгәләде. — йоклап булмыймыни, новичок? — дип сүз башлады солдат, тавышын җиңел чә уйнатып. Бу тавышта ниндидер җылылык, күптән ишетелмәгән шуклык ишеткәндәй булды Сәфәргали. Үзе дә сизмәстән, шуклыкка каршы шуклык белән: — Белмим әле мин, башны кая куеп йокларга соң монда? — дигән •булды. Әлеге солдат Сәфәргалинең бу җавабын ошатты булса кирәк, тавышсыз гына көлгәндәй итте, аннары өстәде: — Барысы да шушында инде, туган. Шушында йоклыйбыз, шушында ашыйбыз, шушында үләбез. Бу соңгы сүзләре белән ул солдат Сәфәргалигә бигрәк тә якын булып китте — ул кечкенә солдат, кай ягы беләндер, Мәрәк Фәсхине хәтерләтә кебек иде. Әкрен генә сөйләшә башладылар. — Кайсы якныкы үзең? — Казан губернасыныкы. Татарлар, — дип куйды Сәфәргали, нишләптер, үзенең татар икәнлеген тизрәк белдерәсе килеп. — Татарларны беләм. Тырыш халык. Хәтта татарлардан үз вакытында әйбәт кенә дусларым да бар иде. Әле хәзер генә чит-ят кебек күренгән кешеләр арасыннан, шушындый шыксыз төндә, үз халкына карата әйтелгән бу җылы сүз Сәфәргалине эретеп җибәргән кебек булды, йокысы барыбер качкан, әгәр теге риза булса, Сәфәргали бу солдат белән төннең-төн буе сөйләшеп чыгарга — барысы турында да сорашырга әзер иде. — Үзең кайсы якныкы соң?—дип, сорап куйды ул бераздан. — Уралдан мин. Кизель дигән җирне ишеткәнең бармы? Аларның мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышларына өченче бер кеше — көрәк сакаллы карт солдат торып утырды. — Колакка җир тараканы кереп уятты. Әмма бик шәп төш күреп ята идем, — диде сакаллы солдат. Суыктанмы, әллә башка берәр нәрсәдәнме, ул бөтен гәүдәсе белән дерелдәп кашына иде. Шулай кашына- кашына солдат читкәрәк узды, әмма Сәфәргали аннан төшен сөйләр дип бик көткән иде. Ул арада якында гына тагын ракета яктырып китте, сакаллы солдатның, бик еракка барып йөрмичә, шунда, йоклаучыларның аяк очларында үзенең төнге хаҗәтен үтәп утыруы күренде. 59 — Эх, әйбәт төш иде, кадалып киткере, — дип сөйләнә-сөйләнә ул тагын килеп басты. — Ачудай тәмәке тартып җибәрәсе иде хоть, кушмыйлар бит менә. —Монда, фелдфебель кушканны гына үтәп йөри башласаң, аягүрә үләргә кирәк булыр. Кечкенә солдат шул минутта ук кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгарды. Чүгәләп һәм шинель итәкләре белән каплап, шырпы кабыздылар. Шырпы яктысында Сәфәргали бу кечкенә солдатның искиткеч җете күзләрен күреп алды. Инде сакаллы солдатның тавышы җайлырак чыга, ул әле һаман үзенең төше белән яши иде: — Янәсе, Д1арфуша белән икебез, имеш. Болында печән җыябыз. Печән кибәне буенда, алгы арбага җигелгән килеш, минем җирән байтал башын чайкап тора. Марфуша печән кибәне башында. Өстендә зәңгәр сарафан, битеннән борчак-борчак тир ага. Күкрәкләре, мин сиңа әйтим, ташып тора. Өйдә бит минем малай, имчәк баласы, Петя бар... Марфуша, имеш, мине ашыктыра: «Тизрәк очлыйк кибәнне, Саша, тизрәк очлыйк. Көтү кайтыр вакыт җитте» ди. Менә бит ул ничек, егетләр. Начар төш түгел бу, дуслар, тиздән мир булмагае. Менә бу яшь- җилкенчәк сугышка килеп бер обойма патрон да чыгармыйча кайтып китсә, әмма кызык булыр иде дә соң! Белмәссең, патшаның аның фәрманы үзе белән... Барысы да бер тын уйланып калдылар, ләкин алар төрлесе төрлечә уйлый иделәр. Бераздан дөньяны таң алды тынлыгы басып китте. Көнчыгыш якта күккә сыек кына булып ак юллар сузыла башладылар. Сугыш тырнагы белән җәрәхәтләнгән җир өстенә, тын гына көлемсерәп, яңа көн туып килә иде. Инде ракеталар да уйнамыйлар, инде дозордагыларның да башлары авыраеп, түбәнгә таба салынып төшкән иде. Менә шул вакытта австриецлар ягында гаять зур көч белән ракета чыжылдап күтәрелде. Таң тынлыгын ярып, туп-туры күккә очкан бу койрыклы ут, кырлар өстенә афәтле нур сибеп, ыржайган окопларны, бруствер баганаларын, кайсы ничек түнкәйгән солдатларны яктыртып үтте. Шуның артыннан ук «теге якта», берьюлы бик күп котырган этләрне чылбырдан ычкындырып җибәргән төсле, батареялар гөрелди башладылар. Әле тегендә, әле монда снарядлар төшеп, йокымсыраган җирне актарырга тотынды. Снарядларның кайберләре, чинау тавышы чыгарып, нәкъ окоплар өстеннән очып узалар иде. Ул да -түгел, пулеметлар такылдарга тотынды, ыгы-зыгы, шау-шу купты. Хәер, инде «бу якта да» мәхшәр башланган, окоптагы солдатлар, йокы исереклегеннән нишләргә белмичә, ничек туры килсә, шулай мыжгыйлар. Шинель якалары кәкрәеп каткан, бил каешлары алды артка күчкән, тузан-туфрак арасыннан мылтыкларын алып, үзләренең бойницаларына барып басканнар иде. Әле тегеннән, әле моннан катлап-катлап сүгенү сүзләре, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүләр, ыңгырашулар ишетелә башлады. Ул арада унике дюймлы туплар ухылдарга тотынды, шунда, окоплар артына гына чиләкле самовар кадәр снаряд төшеп, балчыктан манара чөйде, окоплар өстендә утлы шрапнель кыйпылчыкларыннан, тузан туфрактан өермә уйнап алды. Сәфәргали, үзе дә сизмәстән, башын бер якка яшереп, оешып калган иде. Кузгала башлагач, өстеннән әллә ничаклы әрлән балчыгы коелып төште. Ул арада көн яктырып китте, кинәт башланган бу гарасат кинәт тынып та калды, «теге як»ның атакасын көткәннәр иде, ул нишләптер булмады. Исән калганнар, моннан бик үк риза булмагандай, сүгенә- сүгенә тагын үзләренең чокырларына әйләнеп кайттылар. Сәфәргали күзен яхшырак ачып караса, янәшәсендә генә әлеге теге кечкенә буйлы солдатны күрде. Ул, күзләрен хәтәр елтыратып, Сәфәргалигә карап тора иде. 60 — Әйбәт булдымы соц иртәнге яңгыр? — диде ул, һаман шулай иронияле тавыш белән. — Зарар юк, яңа килгән кешедә бераз гына чүпрә булуы да мөмкин. Бер каешлангач, безгә менә берни түгел. Әҗәленме тапканчы йөри бирәсең. Сәфәргали бу кечкенә солдат алдында үзенең рухи халәте өчен уңайсызланып калды. Тиз генә сикереп торып, өстен кагынды, мылтыгына ябышкан булды. — Син бик әтәчләнергә дә ашыкма. Курыкма, болан гына булмас әле, — дип киңәш бирде теге, Сәфәргали бөтен сынына торып баскач. Сүзе дөрес килде, биш-ун минут чамасы тынып торганнан соң, буран яңадан башланды һәм бу юлы инде күз ачып карарга да, өстән тузанны селкеп ташларга да, куркырга да ирек бирмәделәр. Балчык, ком, йолкынган әрем сабаклары, бруствер агачлары барысы бергә окоплар өстендә уйный башладылар. Эрелеваклы «этләр» һау-һаулап, дөнья тетрәп торды. Тик әллә нидә бер ишетелеп киткән кычкыру, ыңгырашу тавышлары гына әле бу зилзилә арасында кеше дигән йомшак тәнле мәхлукның үлем белән тартышып азаплануын белдереп тора иде. Ул арада каршы як окоплардан, һау-һаулап, кешеләр күтәрелеп чыктылар. Иртәнге кояш яктысында штык очларының ялтыраулары, очлы каскалар чагылып-чагылып китте, кайдадыр артта һаман бер тонык көйгә барабан бәреп торганы ишетелә, мадьяр офицерларының чиккән якалы курткалары күренә, кул болгыйлар, кычкыралар, менә-менә якынаеп киләләр иде. Бу якта да бер-бер артлы сүгенү тавышлары, «Вылезай из окопов!» дигән командалар яңгырый башлады. Кайдандыр шуннан, Сәфәргалинең колак төбеннән генә, пулялар чыелдап очарга тотындылар. Окоплардан, җирнең һәртөрле тишек-тошыкларыннан бик күп соры кешеләр сикереп чыктылар. Ике якта да мәгънәсез тавышлар, кычкырынулар, сүгенүләр, «ура» һәм тәкъбир авазлары күтәрелде. Шул ук вакытта ике як солдатлары да, күзләрен акайтып, берсен-берсе тереләй йотардай булып, штыкларын сузып берберсенең өстенә киләләр иде. ...Менә башланып китте. Бер-берсенә бәрелеп штыклар чыңлавы, үке- рүкычкырулар, төрле телдәге командалар, шартлау тавышлары, ыңгырашулар дөньяны күмеп киткән кебек булды. Дошманнар һәм дуслар, шинельләр һәм чәмчәле курткалар, ялварулар һәм сүгенүләр барысы бергә буталып бетте. Бөтенесенең күзе акайган, бөтенесе ерткычка әйләнгән һәм шунда, теткәләнеп беткән бер карыш җирдә, ни өчен су- гышканнарын үзләре белмәүче бу адәм балаларының болай акаешып берсе өстенә икенчесе ташлануларын кояш күк читеннән гаҗәпләнгән- сыман карап тора иде. Бу мәгънәсез суешу күпме баргандыр, аның белән исәпләшеп тормадылар, кинәт кабынып киткән бу җәһәннәм, бер якка да бернинди файда китермичә, шундый ук кииәтлек белән сүнеп тә калды. Австриецлар сугыш кырында бик күп үлекләр калдырып үз окопларына, безнекеләр шулай ук байтак кына иптәшләрен югалтып, үз чокырларына кайттылар һәм тагын, гадәттәгечә, котелок тотып ашка йөгерүләр, мылтыкларын кочаклап авыз эченнән җырлашулар, өйне һәм бала-чаганы сагынып сөйләүләр, бәхәсләр-сүз көрәштерүләр башланып китте. Санитарлар соңыннан сугыш кырыннан үлекләрне җыеп, гади генә бер двуколкага мәетләрне аркылы-торкылы төяп артка алып китеп барганда/арадан кайсыдыр берсе, шаярткан булып: — Әнә ничаклы герой, ә үзләренә куелса бер агач тәре куелыр,— дип калды. Гади рядовой авызыннан әйтелгән бу сүзләрдә ачык хакыйкатьне төшенү дә, кемгәдер үпкәләү дә, һәлак булганнар өчен сагышлану да бар иде. Окоптагылариың барысы да, беравык вакыт башларын иеп. 61 тынып тордылар. Шулай ук бер кырыйда басып, әле генә булып узган зилзиләдән айныр-айнымас, кара көеп калган Сәфәргалинең дә башы иелде, ул үзенең ничек болай исән калуын төшенеп җитә алмагандай тора иде. Төнлә уянып төшен сөйләгән көрәк сакаллы карт солдат, нишләптер, күренми иде. Сәфәргали, аны әледән-әле искә алып, «ахырысы, тегедвуколкага аны да төяп киттеләр бугай» дип уйланып йөрде. Ләкин болай уйлану дөрес булмаган икән. Позициягә килүенә атнага якын вакыт узып, инде иске фронтовиклар белән аралашып, солдат нужасында пешә башлагач, бер көнне аны, икенче бер картрак солдат белән кушып, кич-кырынлатып секретка җибәрделәр. Шунда барганда аларның сукмагы чокыр-чакырлар арасына килеп чыкты. Монда, билдән үскән әрем арасында, дөньяга әллә нинди авыр ис таратып, зур гәүдәле бер мәет череп ята иде. Якынрак барып карагач, Сәфәргали бу мәетнең әлеге шул көрәк сакаллы карт солдат икәнлеген белеп алды. Аның шинель чабулары ачылып калган, итекләрен кемдер салдырып өлгергән, аяклары күксел- яшькелт төскә кереп, җиргә ябышып каткан, күзләрен козгыннар чукыганнар, күз тишекләре коточыргыч булып караңгыланып күренә иде. «Менә ул безнең солдат язмышы» дип куйды Сәфәргалинең иптәше. Сәфәргали бер сүз дә эндәшмәде. Бу минутта аның күз алдында өе һәм хатыны турында матур итеп төш сөйләүче мәһабәт сакаллы кеше, крестьян, хуш исле болын, печән кибәннәре, күкрәкләре ташып торган хатын, аннары менә бу күз тишекләре караңгыланып калган черек мәет тора иде. «Нинди матур итеп сөйләгән иде» дип уйланып куйды Сәфәргали. Бигрәк тә шунысы гаҗәп, моңа кадәр йорт һәм игенчелек турында рәтләп кайгыртмыйча, кайда эләксә — шунда йөргән ул җиңелаяк, менә бу минутта, менә бу үлек крестьян гәүдәсе янында басып калгач, ничектер, авылны, хуҗалык итүне, печән чабу, сука сукалау, әвен сугу кебек эшләрне сагынып куйды. XV Галициядә Австро-Венгрия гаскәрләренең һөҗүмен туктатып, кайбер урыннарда кыйпылчык-кыйпылчык сузылып Австрия җиренә дә кереп алганнан соң, эшне күбесенчә саперларга тапшырып, Полесье урманнарыннан китерелгән калын-калын бүрәнәләр белән землянкалар, кыр лазаретлары, югары чиннар өчен һәрьяктан җайлаштырылган җир асты «особняклары» ясата башладылар. Мондый эшләрдә саперларга ярдәмгә пехотадан да кешеләр алгалыйлар иде. Бу эштән Сәфәргалигә дә өлеш чыкты. Бер көнне алариы, төрле отделениеләрдән таза-таза егетләрне чүпләп, үзләренә бер төркем итеп урманга алып киттеләр. Күбесенчә чыршы, нарат, зирек агачларыннан торган бу урманнар урта Россиядәге, бигрәк тә .Кама буендагы кара урманнардан аерылалар, тик шулай да урман урман инде, күкрәк тутырып саф нарат һавасы сулаудан һәм кулга балта тотып эшләүдән Сәфәргалинең кәефе ачылып, буыннары рәхәтләнеп китте. Төрле роталардан җыелган бу солдатлар үзара ул чаклы беркеп җитмәгәннәр иде, тик шулай да уртак солдат тормышы алариы шунда ук татулаштырды. Ашыкмый гына эшлиләр, зифа- зифа агачларны аударалар, ботакларын туныйлар, аннары чистарып калган бүрәнәләрне баулар белән тарттырып каядыр өстерәп алып китәләр Һә1и төркемгә башлык итеп җибәрелгән ефрейтор Гарач бер читтә бу эшләрне исе китмичә генә күзәтеп тора. Гаилә тормышын яңа гына башлап җибәргән бер вакытта өзелеп сугышка киткән бу кеше үзе дә әлләни кабаланмый, башкаларны да кумый иде. Олырак начальниклар килеп чыкмаганда үзе олы начальник булып, күбесенчә, читтән карап торырга ярата, китеп әллә канлардай әйләнеп килә, аннары төп башы 62 на утырып мундирыннан бет карый башлый, зурраклары чыкса, бил каешының бляхасына куеп: «Сездә мондый арысланнар бармы, егетләр?» дип, кеше саен күрсәтеп йөри иде. Шулай үзенә бер олы начальник булып, бик кирәкле эш белән йөргән кебек, әллә кайларга барып-килеп йөрүләренең берсеннән ул бик кәефле кайтты. Ефрейтор белән ни дә булса булган яки булырга җыена, чөнки күзләре бик хәтәр елтырый, яшь кенә мыегын бөтереп-бөтереп куйган була һәм, авызы ерылуын кешегә сиздермәс өчен: «Шулай, шулай. Артык тирләп тә куймагыз, тик тә тормагыз» дип, өйрәтеп йөргән була. Ниһаять, ул зур гәүдәле бер солдат янына килеп, аның колагына нидер пышылдады да, алар икесе бергә шаркылдап көлделәр. — Юкә якалардан берәрсе килеп сораса, ефрейтор чишмәгә суга китте дип әйтерсез,—диде ул, кызыксынырга һәм сорашып торырга урын калдырмый торган катгыйлек белән, һәм алар, әлеге теге фил кебек килбәтсез зур гәүдәле солдат белән, кулларына котелокларын тоткан булып, юлсыз-сукмаксыз җирдән урман эченә кереп киттеләр. «Юкә якалар»дан килүче булмады. Шулай да аларга чишмәдән әйләнеп кайтырга вакыт иде инде. Ул арада кайдадыр, урман тирәнлегендә, хатын-кыз чырылдап кычкырганы ишетелеп калды. Солдатлар, бер- берсенә карашып, мәгънәле генә елмаешып куйдылар. Арадан кайберләре, аты-юлы белән атап: — Безнең ефрейтор чишмәгә батты ук бугай ахры, егетләр, коткара барырга кирәк үзен, — дип, шаярткалап та алдылар. Аларның уены- чыны бергә, айлар буена хатын-кыз күрмәгән, берничә үлемнең авызыннан ычкынган һәм иртәгә яңа үлемнең бугазына кереп китмәбез дигән ышанычлары булмаган бу егетләр ефрейторга «ярдәмгә» барырга әзер торалар, тик әле ничектер берсеннәи-берсе кыеп кына бетермиләр иде. — Киттем. В конце-концов, чишмә суы ефрейторлар өчен генә түгелдер,— диде берсе, балтасын бүрәнәгә чабып. Аның артыннан, берәүгә бер сүз әйтмичә, тагын икәү иярде. Сәфәргалинең моңа башы җитми тора, ул әле анымоны уйларга да өлгермәгән, шуның белән бергә янәшәсендәге карт солдатның «безобразие», «дикость» дип авыз эченнән сүгенеп алуы да аңа бер дә аңлашылмый, ул бу сукрануның кем адресына булганлыгын да төшенми иде. Яшьтән үк бер генә кеше белән мавыгу аны хатын-кыз мәсьәләсендә тыйнаклыкка һәм сафлыкка өйрәткән, ул әле һаман да узган мәхәббәт романтикасының татлы сөременнән айный алмыйча яши, кайчан да булса, ничек тә булса Зәйтүнә белән бергә булырмын дип уйлый һәм болай уйлавы аны һәртөрле шапшаклыклардан тотып кала, күңеле туңып, өметсезләнеп калган минутларында, кайдадыр, еракта-еракта җемелдәп янучы өмет йолдызы булып юатып тора иде. — Кая таралышып беттеләр? Безгә шул зуррак начальник булса гына төс икән, — дип куйды ул, янәшәсендәге карт солдатка сүз кушып. Теге чынлап ачуланган булган икән, Сәфәргалинең сүзен җүпләп түгел, ә гомумән берәү белән дә риза түгеллеген белдереп, үзеннәи-үзе сөйләнә башлады: — Әллә син зур начальниклар сөткә коенганнар дип беләсеңме? Алар, җаным, хатын-кызларны «Егерский марш» көенә, шоколад аша- та-ашата аздыралар. Беләм инде мин. Позициягә килгәнче полковник Струмилинда денщик булып хезмәт иттем. Ул арада ефрейтор Гарачның кайтып килүе күренде. Карт солдат, эчендәге бөтен үтен аның өстенә сытарга теләгәндәй, аны ачуланып каршы алды. — Мундир, погон әрәм сезгә, — дип тотынды ул тегене кыздырырга, — кайда хатын-кыз күрсәгез, шунда саранчалар кебек ябырыла башлыйсыз. 63 Ефрейтор урман эченнән бик канәгать кайткан, ул хәзер бу агай белән сүз көрәштереп канын бозарга һич тә теләми иде. — Бар, сиңа да калды, — диде ул, картны мыскыллап. Үзе юк чакта старшийлардан берәүнең дә килеп йөрмәве аның кәефен тагын да күтәрә төшкән иде, шулай да ул балтага тотынырга ашыкмады. Гадәтенчә, үзе начальник кеше булып, бер читкә барып җайлап кына утырды да, ?ге теге карт солдатны үчекләп, кычкырып-кычкырып сөйләнергә кеПолячка булса кирәк. Борыны белән тыңкышланып сөйли. Хәер, лың белән әлләни сөйләшеп тә тормадык, базарда кәҗә сатулашмыйбыз ич... Болай үзе конфетланырга бик ярата торган нәрсә икән, елый, местечкома ни йөз белән кайтырмын, әниемә нәрсә дип әйтермен, дигән була. Ул арада, утыз көнлек уразаның бер бәйрәмен ясап, башкалар да кайта башладылар. Кайсы-берсе, үзенә-үзе ачуланган кебек, кайтуы белән дәшмитынмый гына эшенә керешә, ә кайсы, ефрейторның сүзен куәтләп, нинди дә булса бер шапшаклык әйтеп куя иде. — Алла кичерер. Солдат кешеләр без,—дип, бөтенесе өчен бер йомгак ясады ефрейтор һәм кешеләрне тизрәк эшләргә өндәп йөри башлады. Ләкин көйсезләнеп калган карт солдат әле һаман борын астыннан нидер мыгырдана, кемнәрнедер яклый, кемнәрнедер гаепли иде. — Ичмасам, алла исемен телгә алып азапланган булалар, кыргый сарыклар, — дип куйды ул, ефрейторның «алла кичерер» дигән сүзләреннән соң. Ефрейтор Гарач аның каршына ук килеп басты. Алар бер тын бер-берсенә туптуры карашып, сүзсез калдылар. — Минем япь-яшь кәләшем калды... Туйдан соң нибары ике ай тордык,— дип, гаять җитди, хәтта кемнедер ачуланган кебек итеп сүз башлады ефрейтор. — Әллә син аны тик тотарлар дип беләсеңме? Берсенә бер ышанмыйм. Дөнья хыянәт белән тулган. XVI Кайдадыр, Польша урманнары буйлап, тармакланып-тармакланып сузылган таш юлларның берсеннән полк бара. Кая бара? Нинди максат беләк бара? Нәрсә кырачак? Кемне кырачак? Авыр амуниция астында, ноябрь яңгырларын шинельгә сеңдереп, инде менә ничә көннәрдән бирле каты таш юлдан «лыштык-лыштык» атлаучы солдатлар моны белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Моны штаблар белә, кичен җылы өйләрдә, граммофон җыры астында көяз ханымнар белән әйттерүче генераллар белә, моны тагын кайдадыр Могилев особнякларының берсендә, Ставкада утыручы башкомандующий «Зур Николай» II белә. Ә солдатка аңа кушканны үтәсә шул җиткән, солдатның белгәне — «Пли!», «Коли!», «В атаку!», «За царябатюшку!», «Отче наш», «Так точно!». Шуның янына тагын чиннарына төгәл туры китереп, «Ваше благородие», «Ваше высокоблагородие», «Ваше превосходительство», «Ваше высокопревосходительство» кебек дәрәҗә тагылмаларын дөрес такылдап торса, шуның янына тагын офицер яңагына сукканда тик кенә тора белсә, димәк, ул тәмам пешеп җиткән солдат дигән сүз. Ә аның, кая бару, ни өчен бару белән кызыксынуы, елңың -кайсы ае, айның ничәнче көне булганын белүе бөтенләй шарт түгел. Шулай да солдат белергә тели, солдат-крестьян, җыелмыйча тапталган иген кырларына, юл читләрендә аунап яткан ат үләксәләренә карап уйлана, башын салып «лыштык-лыштык» атлап барган җиреннән өен, хатынын, баласын-чага- II Николай Николаевич (1856—1929} — беренче империалистик сугыш вакытында рус гаскәрләренең башкомандующпе, олуг князь. 64 сын искә төшерә, поход һәм окоп азаплары астында солдатта бер дә китми торган бәйләнчек сораулар туа: «1\ем өчен бу газап?», «Нәрсә өчен бу газап?» *лур привал вакытында Сәфәргали янына аның белән Казанда, воинский начальник ишек алдында яткан чакта ук танышкан бер татар солдаты килеп утырды. Әле ул чагында шома гына күренгән бу егетнең хәзер инде бөтен яңагын сакал-мыек баскан, танымаслык булып картайган, йөзенә сары йөгергән, эчкә баткан күзләре ничектер нурсызланып калган иде. Бер полкка туры килеп тә, роталары төрле булганлыктан, ал арга бер-берсен күрергә туры килмәгән иде. Бүген менә шул егет, җир астыннан тишелеп чыккан кебек, килеп чыкты. — Әле син исәнмени, .«Чалгы пәке»?—дпп, моңсу гына көлемсерәп сорап куйды ул. Кайчандыр бик шат күңелле, уен-көлке сөйләүче һәм җырга бик оста бу егеттән хәзер әнә шул моңсу көлемсерәү, төк баскан кечкенә бит кенә утырып калган иде. — Син беләсеңме, Корбангалиев, кая алып баралар безне? — дип, кызыксынды ул, саргайган тешләрен күрсәтеп. — Белмим, беләсехМ дә килми,—дип, кырт кисеп җавап бирде Сәфәргали. Тагын тынып калдылар. Кайберәүләрнең пычрак җиргә чалкан әйләнеп төшкән килеш хырылдап йоклаулары ишетелә, кайберләре үзара әйбер алмашу эшенә керешеп, паек шикәрен биреп тәмәке ала, тәмәке биреп җылы күлмәк сатулаша иде. Арадан берсе, куна кергән өйдән чәлеп чыккан сөлге чыгарып, нинди ният белән күрсәтүен үзе дә төшенмичә, мактый-мактый башкаларга күрсәтә, «Бер төрерлек тәмәке бирүче булса, бирәм», дип, белдерү ясый башлады. Ак мамык киндергә канва белән затлы бизәкләр, әтәч сурәтләре чигелгән бу озын сөлгене солдатлар, өй әйбере итеп, кызыксынып карыйлар, бер яман теллесе шунда: «Әтәче дөрес чигелмәгән, кикриге урынында түгел, әгәр кикриге урынында булса, мин аны чолгарга урын тапкан булыр идем» дип, оятсыз сүзләр белән сүгенеп, сөлгене атып бәрде. Шулай итеп, арган-талчыккан бу кешеләр арасында бизәкле сөлге, бәйрәмнәрне һәм еракта калган кәләшләрне искә төшереп, инде эчкә сеңгән сагышларны яңадан кузгатып, кулдан-кулга йөреп чыкты. Тик аңа берәү дә бер төрерлек дәмәке дә бирмәде. Шуннан соң теге солдат сөлгене бөтен кешенең күз алдына көрәге белән икегә чабып өзде дә, итекләрен салып, аякларына урый башлады. — Өйдән хат алдым. Өченче чираттагыларга да хәбәр килде дип язалар. Минем нәнә абый да эләгә икән. Озак кына сүзсез торганнан соң, Сәфәргали янында утыра торган татар солдаты әнә шулай дип сөйләнеп куйды. — Сабаныкы, дидеңме әле син, Галиәхметов?—дип, кинәт йокысыннан уянган кеше кебек, сорашырга тотынды Сәфәргали. — Галиәхметов түгел, Шаһиәхметов. — Барыбер түгелмени. Тиздән үз исемеңне үзең оныта башларсың монда. Сәфәргали сынау карашы белән Шаһиәхметовиың күзләренә карап торды/ Аның бу якташ егеткә нидер әйтергә җыенганлыгы күренә иде. Тик ул өлгерә алмый калды, кайдандыр кыр кәҗәсе атылып чыгып, роталарның аяк очларына килеп туктады. Барысының да игътибары шуңа юнәлде. Кыр кәҗәсе күкрәген киереп көяз генә басып тора, муенын боргалый, мөгезләрен уйната һәм аның бик матур күзләре: «Мине күрегез! Менә мин нинди көяз!» дигән кебек, мөлдерәп янып торалар иде. Ләкин нәкъ шул минутта шартлап мылтык атылды, кыр кәҗәсе, кызганыч бер тавыш чыгарып, корсагы оелән җиргә әйләнеп төште. Эреле-ваклы начальниклар барысы бердәм сикерешеп аякка бастылар. Поход тәртибен бозып, мылтык тавышы чыгаручы кешене, тереләй ашардай булып, эзләп киттеләр. Ләкин монда взвод саен алтмыш кеше, алтмышы да бер төсле соры шинельдән, ә ротада, ничә взвод, полкта ничә рота! Шулар арасыннан бер кешене табуы, әлбәттә, ансат түгел иде. Ачудан кинәт «Встать!», «Стройся!» командалары яңгырады. Мылтыкларның штыклары белән бер-берсенә чак-чок бәрелүләре, көрәк һәм котелок тавышлары, катлап-катлап сүгенүләр, артта, обоз очында, атлар пошкырганы, кухня янында кашеварларның ашыгып савыт-саба җыйнаулары башланды. * Биш минуттан инде полк юеш таш юлдан тагын лыштык-лыштык атларга тотынды. Аяклар җирдән күтәрелер-күтәрелмәс өстерәләләр, көрәкләр тезләргә бәрелә, вак начальникларның анда-санда: «Не растянуться!», «Я те дам, морда» дип акырулары ишетелә һәм, боларның барысының да артыннан, обоз һәм кызыл тәреле санитар арбалары артыннан, һавага сыек кына зәңгәр төтен чыгарып кухня бара, аның бер казаныннан өлгергән кәбестә шулпасы исе аңкый, икенчесендә изелеп пешкән карабодай боткасы бара иде. Менә-менә ашарга дип котелокларны чишеп торганда, кай җәһәннәмнән соң, әлеге теге кыр кәҗәсе килеп чыкты да, кайсы чытлыгы соң, мылтык белән уйнап, начальствоның ачуын китерде икән? Менә хәзер тигез генә атлаучы атларда, йомшак иярләрдә җай гына тирбәлеп баручы ротныйлар артыннан, ач корсагыңны, потка якын амуницияңне күтәреп, лыштыклыштык сөйрәл инде. Их, солдат, солдат! XVII Тирә-юньгә тояк һәм аяк авазлары, сүгенү-нәләтләүләр, артык-портык чүп-чарлар, кухня төтене һәм әчкелтем тир исе таратып, шул ук вакытта кулга ягылырдай әйбер очраса — барысын да кыдырып, олырак яшьтәгеләре поляк костелларына карап теләр-теләмәс кенә чукына-чу- кына, яшьрәкләре исә уңайлырак җирдә очраган хатын-кызның берсен дә имин калдырмыйча һәм аларга начар авыру йоктырып, көзге яңгырлар астында, кайда аулак шуннан, җиде-сигез тәүлек буена өстерәлеп килә торгач, ниһаять, полк Висла елгасының урта агымына Варшава воеводствосына килеп чыкты. Шунда ук солдатлар арасында кайбер юраулар, имеш-мимеш хәбәрләр йөри башлады: «Имеш, полкны Варшаваны сакларга куячаклар», «Имеш, полкны позициягә җибәрмичә, Варшава төбендәге ниндидер бер шәһәрчектә гарнизон каравылына калдырачаклар», «Ичмасам, ;бер мунча кереп, бетләрне көйдерер, битләрне югандай итәр идек» кебек хәбәрләр, теләкләр, солдат күңелендә чак кына өмет чаткылары кабызып, авыздан авызга күчеп йөри иде. Дөрес, полкны мунча керттеләр. Ләкин бу гади телдә йөреп, гади кешеләр аңлый торган гади мунча булмады, Висланың бозлы суында, декабрьның карлы-бозлы яңгырлары астында, шинельдән, барлык амуницияләрне җилкәгә аскан килеш керслгәи мунча булды, һәм аларга, бетләренә генә түгел, үзләренә дә яхшы ук кызарга туры килде. Чөнки немец снарядлары һәм пулялары өстән дә, астан да, уңнан да, сулдан да берөзлексез явып тордылар. Висланың уң як ярында, кайда туры килсә, шунда ышыкланып, күбесе ачык һавада, карлы-бозлы яңгырлардан күшегеп ятучы частьләр монда, болай да байтак җыелган, берничә понтон күпере генә аларны үткәреп бетерә алмый иде. Шуның өстенә тегеннән дә, моннан да яңа частьләр өстәлә торды. Декабрь урталары җитеп килүгә карамастан, Висла әле туңмаган, кара янып һәм ямьсез җилдә ачулы котырынып агып ята иде. Бер заман уң як ярда төрле частьләрдән, -аларның һәртөрле тылларыннан, атлардан һәм кешеләрдән, артиллерия әсбапларыннан, пехотаның яңгырдан лычкылдаган таркау роталарыннан чын мәгънәсендә кырмыска оясы килеп тугач һәм, бу тәртипсез мыжгуның котылгысыз 5. .с. Ә.“ № I. 65 66 нәтиҗәсе буларак, солдатлар арасында йөгәнсезләнү күренешләре артканнан-арта башлагач, ни булса, шул дигән кебек, аннан-моннан гына әтмәләнгән кырыйсыз көймәләргә утыртып, роталарны котырып аккан Вислага куып төшерә башладылар. Берөзлексез явып торган снаряд яңгыры астында ул әштер-өштер көймәләр шундук таралып төшә, кем исән кала, кем бозлы суда тончыгып үлә — анда берәүнең дә эше юк иде. Бер заман елга өсте мең төрле тавыш, сүгенү, ыгы-зыгы белән тулып калды. Әгәр кайчан да булса, кайда да булса тере кешеләрдән һәм үле солдатлардан, каннан һәм бозлы судан, тамак ертып акыру-бакырулар- дан һәм каргыш-иәләтләрдән, өзлексез өскә явып торган утлы чуен кисәкләреннән һәм үлем алдындагы шашынулардан коточыргыч бер пәри туе уйналуы ^мөмкин икән, монда нәкъ әнә шул уйналды. Агып Балтикка китеп баручылар, нәрсәгә булса да тотынып йөзеп азапланучылар, калкып чыккан кокардалы бүрекләр белән су өсте тәмам чуарланды. Шунда ук тагын немец батареялары унике дюймлыдан эстеөстенә җибәреп, судан манаралар чөяләр, шунда ук аэроплан килеп, су өстендәгеләргә пулеметтан ут сибеп китә. Ничек кирәк алай сул як ярга чыгып ауган солдатларның, кайда да булса җылы куыш эзләп, шуышып йөгерүләре, солдатларны таратмаска тырышып, офицерларның револьвердан һавага шарт-шорт атулары ишетелә. Ә монда, уң як ярда, безнең артиллеристлар, снаряд булмагаилыктаи, орудие лафетларына ышыкланып, нишләргә белмичә аптырашып калганнар иде. Сәфәргали бу пәри туеннан ничек кирәк алай котылып, амунициясен яртылаш ыргытып бетергән хәлдә, йөзә-ага каршы як ярга якынлашып килә иде. -Шул вакыт дулкын арасыннан бер солдат гәүдәсе калкып чыгып, агым белән аңа таба бик тиз якыная башлады. Солдат әле үлеп җитмәгән, ярдәм сорап кычкырынгандай итә, ләкин тавышы чыкмый, үзе, ничек тә булса үлемгә бирешмәскә тырышып, көчсез хәрәкәтләр ясый, йөзгәндәй итә, якыннан гына агып баручы такта кисәгенә тотынырга азаплана иде. Моны күреп, Сәфәргали тактаны солдатка таба бар көченә этәреп җибәрде һәм тамак төбе белән, бөтен ачуын шушы батып баручы солдаттан алырга теләгәндәй: — Тотын тизрәк, балда!—дип акырды. Ләкин солдатның хәтта тактага тотынырлык та хәле калмаган, шул ук вакытта такта инде Сәфәргалидән дә ычкынган иде. Ул арада солдат, аннан һич көтелмәгән ерткыч бер көч белән, Сәфәргалинең үзен эләктереп алды... Монда инде ни дә булса уйлап торырга вакыт калмаган, тагын бер-ике минут, алар икесе бергә төпкә китәчәкләр... Кинәт күз аллары караңгыланып калды Сәфәргалинең һәм шундый ук кинәтлек белән дөнья яңадан ачылып китте. Күз алдында, инде ерак та түгел, агачлар белән күмелгән яр күренә иде. Кай җирендәдер яшеренеп сакланган көч калган иде булса кирәк, яраланган иңбашының сызлавына да карамастан, Сәфәргали җан ачысы белән йөзә башлады... Ә үзенә аның яр үзе аларга таба килә кебек күренә иде. Ничек булса да булды, бераздан инде алар, икесе дә-өннәрен югалткан хәлдә, ярда, шинельләреннән сарыккан һәм яңгыр суыннан җыелган пычракта чайрашып яталар иде. Тик байтак ятканнан соң гына аңына килеп, күзләрен ачты Сәфәргали. Күзләрен ачты, элек бер тын үзенең кайда, кем белән икәнлеген аера алмыйча ятты, аера башлагач, кинәт аптырап калды: аның белән бергә, ул судан коткарып алып чыккан солдат — Сәлмән байның уртанчы малае Хикмәт ята иде. Дөресен генә әйткәндә, Хикмәтнең хәзер танырлык җире дә калмаган, башындагы ярасыннан аккан кап белән чәче-сакалы оешып каткан, төсе көлдәй, иреннәре һәм күз кабаклары күгәреп суынганнар, эче коточыргыч булып күпергән нде. 5* 67 — Хикмәт абый... Хикмәт абый, дим... тапыйсыңмы мине?— дип, аның башыи үзенең алдына алды Сәфәргали. Хикмәт бик аз гына вакытка күзләрен ачты, берни аермый торган караш белән карап торды, аннары күзләрен тагын йомды, һәм бусы мәңгелеккә (йому булды. Туган иленнән еракта, чит-ят җирдә, Висла ярында, ышыксыз көзге яңгыр астында, Сәфәргалидә берьюлы әллә нихәтле каршылыклы уйлар кузгатып, бик күп исемсез геройлар белән бергә, Сәлмән карт малае да мәңгелеккә ятып калды... «Ничек тә өйләренә хәбәр итәргә кирәк булыр... Безнең кебек үк кеше ич ул да» дип уйлап куйды Сәфәргали. Ә тагын да бераздан инде ул, кем адресына төбәп сүгенгәнлеген үзе дә белмичә һәм белергә тырышып та карамыйча: — Паразитлар, сволочьлар... саталар, кешеләрне юри чертәләр,— дип сүгенә-сүгенә, яр буйлатып көч-хәл белән генә атлый, туктап, чайкалачайкала хәл җыеп басып тора да, аннары тагын атлый башлый иде. һәрберсе үз ротасын эзләп, көзге яңгыр астында башын кая куярга белмичә ашырашып йөргән солдатлар бу сул як ярда да инде байтак иде. Шулар арасыннан берсе Сәфәргалине танып алды булса кирәк, гайретабигый бер күтәренкелек белән: — Корбангалиев! Якташ! Җаным!—дип, кычкыра-кычкыра, аның артыннан килә башлады. Сәфәргали борылып карарга да өлгермәде, естебашы җеп бөртексез булып чыланган, бүрегенең кокардалы алдын артка әйләндереп кигән һәм мылтыгын, штыклы ягыннан тотып, җирдән өстерәп килүче Шаһиәхметов Сәфәргалинең муенына сарылды. — Сине дә күрер көн булыр икән, «Чалгы пәке!» Үлемнең авызына тотып аттылар бит, алла каргаган нәрсәләр, тереләй аттылар, үз сво- лочьларыбыз атты. Беттем дип торган идем, малай, әти-әнинең догасы тотып калгандыр. Ашыйсы ризыкларыбыз, эчәсе суыбыз бетмәгәндер. Күрми дә торам, сине дә тешләп алган булса кирәк, иңбашыңны кара, иңбашыңны... Ну, котылдым диген инде алайса. Ул көйләп-көйләп сөйләнә, бер кулын Сәфәргалинең иңбашына куйган хәлдә, икенчесе белән мылтыгын өстерәп, аннан һич кенә аерылырга теләмичә ияреп килә, үзе торып-торып Сәфәргалине үбә-коча башлый, аннары тагын: — Кеше әйтеп кеше ышанмас, үз мөртәтләребез шулай эшләде бит, — дип, бер үк сүзләрне кабатларга тотына иде. Кинәт ул Сәфәргалине кулыннан тотып бер читкә, куаклар артына өстери башлады. Сәфәргали карышмады, аның өчен хәзер кая барса да бер, бу минутта ул кайда яхшы, кайда начар булганын уйлап торырлык ?<әлдә түгел иде. Куаклар арасына кереп икәүдән-икәү генә калгач, Шаһиәхметов Сәфәргалинең каршысына чыгып басты, аның шинель җиңнәреннән чытырдатып эләктереп алды: — Якташ! Җаным! Бытбылдык түгелме син? Кешеме син? Ул әнә шул аңлаешсыз сорауларны бирә-бирә, Сәфәргалинең күзләренә текәлеп, мөлдерәп карап тора иде. Аның эчкә батып, нурсызланып калган күзләрендә кинәт яшь катламы елтырап китте. — Якташ! Үтә бер гозеремне, ат минем аякка. Үзем булдыра алмыйм, ничә тапкыр кул күтәрдем, булмый, йөрәгем җитми. Мондый сүзләрдән, бигрәк тә иптәшенең кыргый елтыраучы күз карашыннан Сәфәргали аптырап калган иде. Шулай да ул аңын тиз генә башына җыйды, иптәшен тынычландырырга тырышты. — Ташла юк сүзне, Шаһиәхметов. һаман болай булмас, бер рәте чыгар. « Ләкин Шаһиәхметовның котырынып кузгалган нервлары алай тиз буйсынырга теләмәделәр: — Чыдарлык чамам калмады, җаным. Көне-төне шушы җәһәннәм бит. Ничек чыдамак кирәк... Ичмасам, лазаретка кереп ятар идем. Сәфәргалинең бу солдатка якташ итеп, кеше итеп, ниһаять, нужа камчысын бергә татыган коралдаш дусты итеп ниндидер җылы, кешелекле сүз әйтәсе килде. Ләкин дөнья болан тетрәп торганда андый шәфкатьле сүзне тиз генә табып буламы соң! — Әллә син мәңге шушылай җәһәннәм булыр дип беләсеңме? — диде Сәфәргали һәм кинәт аптырабрак калды, чөнки тиздән нәрсә булачагын ул үзе дә белми, ә якташын ничек тә булса юатасы килә иде.—Тиздән бу сволочьларның үзләрен акылга өйрәтәчәкләр. Ә сии, дурак, үз аягыңа үзең кул күтәрмәкче... Курыкма, кайтып буразнага бассак, аякларыбыз кирәк булыр. Аның үзенә дә рәтләп аңлашылып җитми торган бу сүзләр үз эчләренә яшергән билгесез романтикалары белән аларны каядыр чакырган, күңелләрдә өмет чаткысы кабызган кебек булдылар. Юньле ныгытмаларсыз, ачык кырда утырып калган һәм тылдан сугыш припаслары ала алмаган частьлар, немец дивизияләре катырак кысрыклый башлау белән, кая керергә белмичә, яңадан Вислага ташланырга мәҗбүр булдылар һәм комаидованиенең бөтен бер полклар, дивизияләр язмышы белән болай шаяруы астында ниндидер яшерен серләр ятканлыгы турында солдатлар арасында «чыш-пыш» хәбәрләр китте. Шулай да рәсми даирәләр бу хурлыклы хәлне йомшартырга, ниндидер стратегик исәпләрдән чыгып эшләнгән бер эш итеп күрсәтергә тырышалар иде. Мәсәлән, башкомандующпй ставкасы үзенең ноябрь белдерүләренең берсендә болай дип хәбәр итте: «... Галиция дә- Австрия гаскәрләрен тар-мар итеп, Галиция тарафыннан куркыныч калмагач, без гаскәрләребезне Висла елгасының сул ягына сузарга тотындык. Шул вакытларда Германиянең Калиш, Ченстохов һәм Алькуш губерналарында безгә каршы гаскәр тупланганлыгы мәгълүм булды. Германлылар һөҗүмне аерым бер гайрәт белән башлаганга күрә, без, позицияләребез яхшырак булсын дип, бу гаскәрләрне Висла елгасының уң тарафына күчерергә карар бирдек. Менә шушы маневрларны тормышка ашыру өчен, безнең гаскәрләребезнең кайбер корпусларына ике йөз сиксәнешәр чакрым җир йөрергә туры килгәләде. Бу күченүләрне безнең гаскәрләребез көчле яңгырлар астында һәм зур чыдамлыклар күрсәтеп башкардылар».

(Ахыры киләсе санда.)