Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИБГАТ ХӘКИМ ★ ЗӘҢГӘР чәчәк Шулай гамьсез син йөрисең кырда. Кыр буш, инде иген урылган. Бер ялгызы утыра зәңгәр чәчәк, Үткән чакта аның турыннан Сиздермәстән күңел моңсулана. Көз башланыр, артта җәй кала. Бөтен басуында шул бер чәчәк Әкрен генә җилдә чайкала... Син кирәксә әллә кайларга илт, Борчуларга, гомерем, сал мине: Әти-әниләре судлашканда Читтә утырып торган сабыйны Мин барыбер күз алдымнан җуймам — Ул да әнә зәңгәр башлыктан. Бер идәнгә, бер судьяга карый: Салкынчарак бу тын таш йорттан Ник кайтарып җибәрми ул тизрәк? Кузгатмый да сөтле шешәсен, Янәсе, суд хәтле суд алдында Оялмыйча ничек эчәсең. Кем теләсен җәйдән аерылырга: Җылы да ул... җәйдә барсы бар. Иелә-бәгелә җилдә нәфис чәчәк. Ул кем белән көзне каршылар? ТОРЫРСЫҢ, СӨЯРСЕҢ... Яңа ел көнендә йөрмәсләр судлашып... Булмады: килделәр, Керделәр нык басып. Яшьрәк бер ир кеше. Янында дүрт хатын; Кай якка борылма — Яндыра дүрт ялкын. — Котыла алмассың Ыргытып бүркеңне. Торырсың, сөярсең, Уйлама беркемне... — Баштарак чуалды, Әй, минем ирем дә... Тап шуңа бер бала, Тап тизрәк, иренмә. Кусаң да китми ул. Китми ул аннан соң... Селкетсен, тирбәтсен, Сөйрәсен арбасын... Ир сөйләп бетерми. Ташлана дүртесе. Хатыны — кайсыдыр, Кайсысы — күршесе? Барсы бер ноктага Сугалар аямый. Яратып яшәрсең. Аерылу кая, ди. Судьяга эш тә юк, Үзе сүз йөртми ул, Дүрт хатын әйткәнне Тыңлый да җөпли ул. Дүрт хатын суд ясый, Чыгара хөкемне. Боларга тарысаң Бөгәрләр хоть кемне, Яңа ел алды бу. Кар төшә, тын урам. — ...Тудырам, мин сиңа Ир бала тудырам... 70 ЗЫЯ МАНСУР ТАБИГАТЬНЕҢ ҮЗЕ КЕБЕК... Эшләп тапкан Хәләл ипи дигән нәрсә Авыз тәме, яшәү яме бирде миңа. Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүнсыман Карыйм әнә, шуннан бирле, җир йөзенә. Күрсәм дә бер яшь колынның уйнаганын, Поль Робсоннар җырлаганын ишетсәм дә, Юл буенда чирәм чемчеп йөргән берәр Каз бәбкәсен очратсам да, Балкый йөзем, Шатлыгымнан башым күккә тия минем! Табигатьнең үзе кебек матур итеп Башкарасы килә җирдә эшемне дә. Яратылган дип уйлыйм мин Бу дөньяның һәрнәрсәсе тик изгелек өчен генә! Таш пулатлар керми минем төшләремә, Кызыктырмый алтын сарай, оҗмах кошы. Уянмыйм мин иртә белән синең кебек: Эх, нигә, дип, өнем түгел икән шушы!., һәр көн иртән тыңлыйм соңгы хәбәрләрне, Күңелемнән ГЭС төзешәм Ангарада, йә бөтенләй ят бер илгә күчәм кинәт, Җаным әрни туры килеп әнә шунда Ат урынына кеше җиккән арбаларга. Ә син — тыныч. Бернәрсә дә булмагандай Карыйсын шул арбадагы ханжаларга... Җигелгәнне уйлау кая! Күделең каты. Әрнемисең изелә дип негр халкы. Идәнендә яхшы келәм. Койкаң йомшак. Ваксынмыйсың мин уйлаган уйлар белән. Җыелышларда яклыйсың син дәүләт милкен: «Нык булырга тиеш аның йозагы да!» Аулак кына калсын ләкин, һәр нәрсәне Өстерисең, әрлән булып, уз ягыңа. Ә урамда йөриләр каз бәбкәләре, Чемченәләр, үзләренчә шау-гөр килеп. Ник алар да рвач түгел, Ник алар да Гел хәйләгә кормый эшне синең кебек? Мин дә беләм кайда, нинди ишек барын, Кайда нинди сукмак барып беләм мин дә, Ташый китсәң, Аны-моны тутырырга Әзер тора чоланым да, келәтем дә. Нәфес дигән азгын нәрсә миндә дә бар, Ирек кенә куй син аңа, йөгәнләмә... Ләкин намус һәммәсеннән кадерлерәк, Аңа каршы аяк басмам үлгәндә дә! Эшләп тапкан хәләл ипи дигән нәрсә Авыз тәме, яшәү яме бирде миңа. Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүнсымап Карыйм әнә, шуннан бирле, җир йөзенә!.. Таш пулатлар керми минем төшләремә, Кызыктырмый алтын сарай, оҗмах кошы. Бөтен җирдә кешеләрчә яшәү өчен Көйләнсен дип омтылам мин җир тормышы! Кирәк түгел миңа алтын сарайларың; Бөтен эшне син аларга терәп куйма. Оҗмах кошың, зинһар өчен, үзеңә булсын, Чирәм чемчеп җирдә йөргән Ал тәпиле каз бәбкәсе кирәк миңа! 72 ХИСАМ КАМАЛОВ АРЫШ КЫРЫ Арыш кырын нати сөреп килә. Бигрәк матур инде сөргәне. Тракторист җырлый, Аның җырын зур бер пластинкага Язып бара гүя төрәне. Балчык йомшак—кара бәрхетсыман, Өсте матур тигез сыр гына. Буразналар кочак ачып шунда Бөртек сорый гүя куйнына. Тракторист җырлый Моңлы итеп, Ташлаганмы әллә сөйгәне? Аның җырын зур бер пластинкага Язып бара гүя төрәне... СИННӘН БАШКА (Әнкәй үлеменә) Син үлгәчтен, безнең өй эчләре, Ишек алды — Әллә ничек Караңгырак булып калдылар, Бер якты шәм сүнгән кебек булды, Эңгер моңга барсы талдылар... Таң нурлары җанны өшетәсыман, Сүрәнләнде көннәр шуннан соң... Юк, дөньяны кояш кына түгел, Син дә, әнкәй, Гел яктыртып һаман торгансың! ... Чишмәнең дә көмеш тавышы никтер Карлыккандай тонык, моңсулы. Синнән башка хәзер әллә ничек Ятим кебек арыш басуы... һавадагы якты йолдызларның Авыру төшкән мәллә күзенә? Ай да никтер зиһене бик таралган, Кимсетелгәнсыман күренә. Синнән башка ромашкалар, гөлләр Хуш-исләрен гүя җуйганнар. Шомыртлар да кинәт курыккандай Читәннәргә сыенып тынганнар... Бар да төссез булып тоела шунда, Мин торганга әллә ут йотып... Юк, дөньяны кояш кына түгел, Әнкәй, син дә Гел торгансың икән яктыртып! ӘХМӘТ ГАЙСИН ҖЫР Канат үссә, кошның баласына Урын кысык булып күренә. Яктылыкка чыгып оясыннан Биеклеккә табан үрелә. Охшатып мин кошның баласына Искә алдым әле шуны да, Канатланса, тотып булмый икән йөрәгендә туган җырны да.