ӨЛКӘН ШАГЫЙРЬНЕҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Башкортстанның карт шагыйре Сәйфи Кудашның «Хәтердә калган минутлар» исемле мемуарлары Казанга килеп җитте. Китап зур форматта, шактый калын итеп (256 битле), фоторәсемнәр белән чыгарылган. Мемуарлар башкорт телендә басылганнар, ләкин алар тулысынча татар әдәбиятына, аның культурасына да карыйлар. Истәлекләр төбендә Мәҗит Гафури тормышына, 1 С ә й фи Куда ш. Хәтердә калган минутлар. Уфа. Башкнигоиздат. 1957. ул яшәгән мохитка, аның иҗатына, эшчәнлегенә карата язылган. Ләкин бу — Г афуриның эзлекле биографиясе түгел, ә аерым-аерым тормыш картиналары, баштан кичкән вакыйгалары, бигрәк тә олы тормышның автор күзәтеп барган өлеше сурәтләнә. Сәйфи Кудаш дистәләрчә еллар эчендә бик күп күзәтүләр ясаган, 40—50 ел вакыт эчендә меңнәрчә (үзенең әйтүенә караганда — өч мең) хат алган, көндәлек дәфтәрләре генә дә ике йөздән ашып киткән... Шушы бай, фактик мате риалның бөртекләрен, вакыты узгач истән чыгып онытыла торган детальләрне чүпләп алган һәм аларны бер үзәк тирәсенә туплаган, укыр өчен күңелле, мавыктыргыч әсәр язган. Китапның сүзбашында автор бу истәлекләрне инде 1935—36 елларда ук яза һәм бастыра башлавын әйтә. Димәк, әсәр үзе дә озак еллар дәвамында формалашкан. Чыннан да, татар укучыларына да кайбер өзекләр инде 1954 елда ук таныш иде. С. Кудаш сөйли белә, вакыйга зурмы-кечкенәме, ул аны сөйләгәндә укучыны үзенә карата, мавыктыра, fey яктан аны Гафури прозасы традициясен дәвам иттерүче дип танырга кирәк; озак еллар буе Гафури белән аралашу, дуслашу, иҗади элемтәгә керү Кудашта эзсез калмаган. Ул Гафурича гади . тел белән, в акы й ганы катл а ул а н д ы р м ы й ч а гына, булганынча җиңел генә стильдә сөйләп бара. Ул сөйләү җанлы да, табигый дә, аңардан аерыласы да килми. Шундый җанлылык белән безнең күз алдына әдәбият тарихына караган бик күп вакыйгалар килеп басалар. Ул фактик материалга бик бай хезмәт. Менә татарча беренче спектакльнең куелу вакыйгасы — ул революция хәрәкәтенә актив катнашкан һәм патша сөргенендә үлеп калган Талип Гобәйдуллин исеме белән бәйле икән. Менә Мәҗит Гафури әдәбият кичәсендә беренче тапкыр «Юктырсың ла, алла!» исемле шигырен укый. «Тетрәткеч бер көч җирне селкетеп куйган шикелле, калтыраткыч бер тойгы бирде», — дип яза автор. Бу — 1915 елдагы вакыйга. Менә шунда ук Сәгыйть Рәмиев «Таң вакыты»н укый. Әсәрдә без М. Гафуридан тыш Г. Ибраһимовны, Ш. Бабичны, Ш. Камалны, Г. Камалны, Ш. Әхмәдиевне, Ә. Таһиров- ны, Д. Юлтыйны, Б. Ишемгулны, Г. Гумәрне һ. б- бик күп язучыларны күрәбез. Билгеле, башкорт һәм татар әдәбиятларына бик күп хезмәт күрсәткән С. Кудаш үзе дә шул ук мохит эчендә эшләп йөри, фикер алыша, бәхәсләшә, үз мөнәсәбәтен билгели. Әсәрдә М. Гафуриныи Г. Тукай, X- Ямашев, Ш. Ходайбир- дин кебек шагыйрь һәм революционерларга булган җылы мөнәсәбәте җанлана. Мемуарда китерелгән Ф. Әмирханның Гафурига язган хаты игътибарга лаеклы. С. Кудаш төп вакыйгаларны сөйләгәндә, татар һәм башкорт әдәбиятының зур фигураларын гәүдәләндергәндә ваграк детальләргә дә әһәмият бирә; теге яки бу күләмдә әдәбиятта чагылып узган кешеләр турында да бик кирәкле, мөһим белешмәләр күрсәтә. Юсыф Шәркый, Хәким Искәндәров, Фәхри Гайнетдинов һ. б. турындагы юллар шундый кирәкле сәхифәләр булып аңлашыла. Безнең әдәбиятыбызның тарихы бай, ләкин анда мемуар жанры юк дип әйтсәк тә хата булмас. Бу жанрны җәелдерү турында инде күптәннән сөйләнелә. Бик күпне күргән, күпне кичергән язучыларга мемуар язарга тәкъдим ителмәде түгел. Шулай да аңа «икенче дәрәҗәдәге жанр» дип булса кирәк, әле чын-чынлап бу эшкә тотынган кеше юк. Моның аянычлы фактын да беләбез без: татар культура тарихына караган бик вак, башкалар күптән онытып бетергән фактларны да бик яхшы белә торган, үзе бер җанлы тарих, энциклопедист булып яшәгән хөрмәтле Кави Нәҗми барлык белгәннәрен үзе белән алып китте... Башка язучылар белән дә шундый ук үкенечле хәл килеп чыгуын кем туктата ала?!. Сәйфи Кудаш мемуар калдыруны үзенең изге бурычы итеп санаган, моның өчен дә ул тәкъдир ителергә хаклы: хәзер бу хезмәтне татар телендә эшләп бетереп, тагын да тулырак итеп бастыру өчен, яңадан өстәгән бүлекләре белән Татарстан китап нәшриятына тапшырды. Без аның тизрәк басылып чыгуын көтәбез.