Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН ЮЛЫ

Грузин халык шагыйре

 

Октябрь! Дан синең канатлы җырыңа! һәр аваз дан сөйли безнең зур хезмәткә. Азат илнең аяз күкләренә Унбиш байрак бердәм күтәрелә һәм алар заманның адымын тизләтә. Какшамас сафларда җиңүгә атларга Ленинның безгә киң, зур юлы балкыды. Унбиш байрак бердәм итә безне, Унбиш байрак алга илтә безне Бураннар, давыллар һәм язлар аркылы. Җиңүгә ирешә партия уллары, Халыклар кузгала көр сулап, нык басып. Хакыйкатьне ача Ленин уе, Хакыйкатькә илтә Ленин юлы — Яктыдан якты юл, саф юлның иң сафы. Тайпылмый атларбыз, максатка җитәрбез, Сафларда дуслар күп, адымнар ярсулы. Унбиш байрак бердәм итә безне, Унбиш байрак алга илтә безне Бураннар, давыллар һәм язлар аркылы. 3. Шәрәфи тәрҗемәсе.