Хроника
ЯЗУЧЫЛАР — СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЛАРЫ 16 марттагы сайлаулар көнне илебезнең күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәре, производство һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары белән беррәттән, танылган совет язучылары М. Шолохов, Н. Тихонов, А. Сурков, Л. Леонов, И. Эренбург, А. Корнейчук, В. Лацис Һ. б. СССР Верховный Советына депутат итеп сайландылар. Татарстан хезмәт ияләре СССР Верховный Советына үзләренең вәкилләре итеп ике язучыны: Чистай сайлау округы буенча Федор Иванович Панферовны һәм Яңа Чишмә сайлау округы буенча Гомәр Бәшир улы Бәшировны сайладылар. КОНКУРСЛАР Комсомолның 40 еллыгы уңае белән ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССР Культура министрлыгы, СССР язучылары союзы һәм СССР композиторлары союзы шушы елның 1 мартыннан совет яшьләренең югары мораль сыйфатлары, тормыш-көнкүреше, хезмәт сөючәнлеге, тынычлык өчен көрәшүләре һәм халыклар арасындагы дуслык турында язылган иң яхшы җырларга һәм бер пәрдәле пьесаларга конкурслар игълан иттеләр. Конкурслар ике турда: башта республика күләмендә, аннары бөтенсоюз буенча уздырыла. Бөтенсоюз конкурс жюриләре тарафыннан иң яхшы дип табылган әсәрләр өчен акчалата премияләр билгеләнгән. Бер пәрдәле пьесалар 15000, 10000, 5000 һәм 2500 сум күләмендәге 8 премия белән, җырлар 7000, 5000, 3000 һәм 1500 сум күләмендәге 11 премия белән бүләкләнәчәк. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 20 февральдә проза секциясенең еллык эше турында Г. Минскийның отчет доклады тыңланды. Г. Минский 1957 елда матбугатта чыккан проза әсәрләренә кыскача күзәтү ясады. Узган елда очерк һәм публицистика жанры бик нык үсеп китте, ди докладчы. «Совет әдәбияты» журналында кырыктан артык очерк һәм публицистик мәкалә басылды. Г. Ахунов нефть турында берничә очерк язды, Ә. Еники һәм М. Хәмитов укучыларны матур гына очерклары белән куандырдылар. Ләкин хикәяләр жанрында сүлпәнлек сизелде. Журналда нибары унлап кына хикәя басылган. Докладчы бу әсәрләр арасыннан Г. Нәбиуллинның «Бер көндә булган вакыйга», Э. Касыймовның «Мүкләнгән таш» исемле хикәяләрен уңай бәяләп үтә. Г. Нәбиуллинның хикәясе кыска, җыйнак, Гади генә нәрсә яңача бирелгән. Монда — алга баруга ярдәм итә торган тәнкыйть күренә, «Мүкләнгән таш»та чын әдәби конфликт бар. Авторның тасвирлый белүе, теле әйбәт. Тик атаның тиз җиңелүе генә акланып бетми, ди. Докладчы зуррак әсәрләрдән Р. Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби» повестена аеруча тукталып үтте. Проза секциясе отчет чорында аерым кулъязмалар уку, әсәрләр тикшерү кебек эшләр башкарган. Ләкин секциянең эше сүлпән алып барылган. Утырышларда иҗат фикере кузгатырлык бәхәсләр булмаган. Фикер алышуда катнашкан Г. Кашшаф, А. Шамов, Г. Бәширов һ. б. иптәшләр секциянең эшенә әнә шундый бәя бирделәр. Утырыш секциянең яңа бюросы составына Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ә. Еники һәм С. Сабиров иптәшләрне сайлады. Шагыйрьләр секциясенең 20 н ч е һә м 27 н ч е ф е в р а л ь д ә ге утырышларында яшь шагыйрьләр Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеевның яңа шигырьләре тикшерелде. Фикер алышуда X. Туфан, С. Хәким, С. Баттал, Ә. Исхак, Н. Дәүли, Г. Хуҗиев, Ә. Давыдов, 3. Нури, Ә. Юныс һ. б. лар катнашып, бу ике авторның уңышлы гына әсәрләр иҗат итеп, поэзиядә актив эшләүләре, үзләренең поэтик осталыкларын үстерә барулары әйтелде. Шулай ук бу яшь иптәшләрнең кайбер кимчелекләре дә күрсәтелде, поэзиянең заман белән бәйләнгән зур темаларын кыюрак яктыртырга, укучыларны дулкынландыра торган бүгенге көн мәсьәләләре турында күбрәк уйланырга кирәклеге әйтелде. Татарстан язучылары союзы правление- сенең 5 һәм 19 марттагы утырышларында яшь шагыйрьләр И. Юзеев, Ш. Галиев, X. Камалов, Ә. Бикчәнтәева, прозаик Л. Ихсанова Язучылар союзына член итеп алындылар. Татарстан китап нәшрияты бөек рус классигы Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романын татар телендә бастырып чыгарды. Тәрҗемәчеләр секциясенең 14 марттагы утырышы шушы зур әсәрнен татарча тәрҗемәсе турында фикер алышуга багышланды. Чыгып сөйләүчеләр, тәрҗемәче М. Максудның зур эш башкарганлыгын әйтеп, конкрет мисаллар үрнәгендә тәрҗемәнең телен тикшерделәр. Л. Н. Толстой кебек классик язучыларның әсәрләрен ничек, нинди принциплардан чыгып тәрҗемә итәргә кирәклеге турында кызыклы-кызыклы фикерләр әйттеләр. Кайбер мәсьәләләрдә тәрҗемәче белән бәхәскә керделәр. Фикер алышуда А. Шамов, Ә. Исхак, С. Әдһәмова, А. Гомәр, 3. Нури, X. Хис.мә- туллин, К. Минлебаев һәм башкалар катнашты. ЯЗУЧЫЛЫК ХЕЗМӘТЕ ТУРЫНДА КИТАП Татарстан язучылары союзына, газета- журнал редакцияләренә, китап нәшриятына әдәби хезмәтнең үзенчәлекләрен аңлатуны сорап бик күп хатлар килеп тора, йөзләрчә яшьләр укырга, өйрәнергә, әдәбият мәйданына чыгарга омтылалар. Әдәби алмаш тәрбияләп үстерү турында партиябез күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан язучылары союзы һәм Татарстан китап нәшрияты быел бастырып чыгару өчен «Язучылык хезмәте турында» дигән китап хәзерләделәр. Китап А. М. Горькийның «Яшьләр белән беседа» исемле мәкаләсе белән ачыла. Җыентыкта рус язучыларыннан А. Толстой, В. Маяковский, А. Фадеев, К- Федин, Н. Островский, П. Павленко, И. Эренбург, М. Исаковский һәм Н. Погодинның үз иҗат тәҗрибәләре турындагы мәкаләләре урнаштырылган. Шулай ук татар язучыларының иҗат тәҗрибәләрен туплауга һәм гомумиләштерүгә дә киң урын бирелгән. Китапның бу бүлегенә әдәбиятның төрле мәсьәләләре һәм үзләренең иҗат тәҗрибәләре турында К- Насыйри, һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Ку- туй, К- Нәҗми, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Ә. Исхак, 3. Нури һ. б. мәкаләләре кертелгән. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ДОКТОРЛЫК ДИССЕРТАЦИЯСЕ 17 мартта СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми советы утырышында әдәбиятчы М. X. Гайнуллин «Беренче рус революциясе чорында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән темага филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклады. Рәсми оппонентлар — филология фәннәре докторлары И. С. Брагинский, Н. А. Баскаков, Л. Җ. Җәләй, Мәскәү университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире, өлкән гыйльми сотрудник М. И. Богданова да, чыгыш ясаучылар — филология фәннәре кандидатлары А. Г. Вәлитова, Р. Г. Бикмөхәммәтов һ. б. лар да диссертациягә зур бәя бирделәр. Гыйльми совет утырышы М. X. Гайнуллин- ның бу хезмәтен', докторлык дәрәҗәсе бирергә лаеклы дип тапты. ЭЧ